Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / "Фразеологизмнарда тарих чагылышы" темасына доклад
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

"Фразеологизмнарда тарих чагылышы" темасына доклад

библиотека
материалов

Г.Г.Исламова

Татарстан Респупликасы, Әлмәт шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе “ Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназия”

ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘРДӘ ТАРИХ ЧАГЫЛЫШЫ

Әдәбият - әдәб сүзеннән алынган. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә сүз әдәб, әхлак, халкыбызның гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты турында булырга тиештер.

Гимназиядә, мәктәптә Vтән алып VIII сыйныфка кадәр әдәбият курсы һәр сыйныфта фольклорның кайсы да булса бер-ике жанрыннан үрнәкләр белән башлана.Иң авыры – укучыларга бу төр әсәрләрдә халыкның тарихы, тормышы чагылуын төшендерү дисәң, ялгыш булмастыр.

Ә IX сыйныф әдәбиятының эчтәлеге, теле катлаулы. Борынгы әдәбиятка кереп китәр өчен, V-VIII гасырларны бүгенге көнгә бәйләргә, тоташтырырга кирәк.

Моннан мең ярым еллар элек бабаларыбыз булган болгарларның урта һәм Түбән Иделдә, Донда һәм Азов-Таманда яшәгән булулары билгеле хәл. VI йөздә төрки халыкларның үзәкләшкән зур бер бөек патшалыгы булган каганлык (каганат) төзелә. Ул Төньяк Корея чикләреннән Азов буйларынача җәелгән була. Димәк ки, ул заманнарга Идел-Донда яшәгән безнең болгар, хәзәрләр дә бу каганлыклар системасында булганнар.

VI-VII гасырга гарәпләр ислам байрагы астында берләшәләр һәм Иран, Византияләргә басып керәләр.Идеологиядә фанатикча дини, китаби бер тәгълимат белән гайрәтләнгән һәм Ром-Иран белән сугышларда аларча хәрби филләр менеп, катапульталардан утлы нефтьләр аттырып сугыша белгән бу ислам мөҗаһидләре инде Бохара чүлләренә басып керәләр, кабиләләр союзы булган төркиләр каганлыгын дини тәгълимат белән дә, дин өчен “шәһит китеп” сугышулары белән дә эчтән-тыштан тарката башлыйлар. Икенче яктан, 50 елга сузылган кытай әсирлегендә халык бик каты бөлгенлеккә төшә һәм озак сузылган азатлык сугышларыннан соң, Урхан (Орхон) буйларында яңадан Көнчыгыш Төрки каганлык торгызыла.

Бу сугышлар хакында язылган борынгы ташъязмаларның берничәсе Себердә Орхон буйларында сакланып калган. Алар 730-735нче елларда утыртылганнар. Укучыларга Орхон-Енисей язмаларының әдәбият кыйбласын билгеләвен аңлатырга кирәк. Бу гасырларда әле сюжетка корылган әсәрләр юк. Үзеңә үрнәк итеп алырга идеал юк, ләкин җәмгыять кемнәрнеңдер җилкәсендә тора. Җәмгыять белән идарә итүчеләр ия булырга тиешле сыйфатлар ташка уелган. Әдәби-тарихи яктан аеруча Күлтәгин, Билгә-каган (патша, император), Төньюкук хөрмәтенә язылган каберташ ядкәрләре игътибарга лаек. Бу өч таш патшага, гаскәр башлыгына, акыл иясенә багышланган. Патша – оста идарәче, гаскәр башлыгы – батырлык символы, аксакал – Төрки империянең акыл иясен аңлата. Шушы өч сыйфатка ия булсаң, син V-VIII гасырның идеал кешесе булыр идең. Бу чорда бер кешедә шушы сыйфатларны сурәтләп бирә белмәгәннәр дип бирә әдәбиятчы Сафина З.М. Шунысы кызык: бу ташъязма васыятьнамәләр гарәпчә дә, фарсыча да, кытайча да түгел, бәлки безнең борынгы үз тамга хәрефләребез белән язылган булып, аларда ул замандагы төрки халыкларның гомуми һәм уртак әдәби тел үрнәкләре сакланган.

Шундый бер сорау туа: моннан мең-мең ярым ел элекке ташъязмаларда сакланган кайбер фразеологик әйтемнәр белән безнең бүгенге татар әйтемнәре арасында сүз һәм мәгънә тәгъбире булу ягыннан берәр төрле охшашлык, уртаклык яки мирасыйлык бармы, булса, ни дәрәҗәдә? Шул сорауга җавап йөзеннән фольклорчы галим Нәкый Исәнбәт хезмәтенә күз салыйк.

VI һәм VIII гасырлар каганлык чоры ташъязмаларыннан мисаллар:

Алла ярлыкасын. Теләк сүз. Бу әйтем гарәпчә “Алла” сүзе белән әйтелгәнгә, без аны болгарлар мөселман булгач кына телебезгә ясалган дип уйлыйбыз. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки VIII гасырда 730нчы елларда куелган Төньюкук тамга ташъязмасында “Тәңре ярлыкасын” дип язылган әйтем бар. Димәк ки, башта бу әйтем безнең телебездә “Тәңре” сүзе белән әйтелгән дә, соңыннан, ислам кабул иткәч, “Алла” сүзе белән алыштырылган була. Димәк ки, бу әйтем кайчандыр исламга кадәр мәҗүси-шамани заманнарда да телебездә йөргән. “Тәңре” сүзенең тагын күк түгәрәге (төңгер), шаман төңгере (түгәрәк барабан, аны кагып, шаман күк түгәрәгенә эндәшә, Тәңрене ярдәмгә чакыра...) һәм тагын башка мәгънәләре дә бар.

Аңар күрә. Кереш сүз.Айлыктан, аңа карап, аның буенча, аның белән чагыштырып карап; шуңа күрә, димәктән – бүгенге телебездә дә актив гыйбарә. VIII гасырга тамга хәрефләр белән язылган Күлтәгиннең кече ташъязмасында мондый сүзләр бар: “Аңар күрә билиң амты, төрек будун беглер” (анлыктан белегез инде, төрки халык бәкләре).

Кара тир түгү. Гипербола. Бик каты көч түгеп тырышу. VIII йөз Төньюкук ташъязмасында: “Кара терим йүгүртти” (кара тиремне түктерде). Хәзер дә шул ук мәгънә.

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән. Әкият алымынча әйтем. Бик ят, сәер, гаҗәп нәрсә яки хыялга килмәгән бер хәл, яңа бер эшләр димәктән. “Күз күрмәгән, колак ишетмәгән диярлек дәрәҗәдә яхшы чикләвек бирелде” (Г.Тукай).

734нче елда үлгән Билге каган ташязъмасында: “Көзин көрмедүк, колакыа эшидмедүк”. Ягъни шул ук мәгънәдә, шул ук төп сүзләр белән, шул ук төзелештә әйтелгән, кушымчаларда гына аерма.

Күк-җир. Куш сүз.Контраст әйтем. Мәсәлән, хәзер без: “Яхшы белән яман арасы – күк-җир арасы”,-дибез.731 нче елда язылган Күлтәгиннең зур ташында: “Тәңри – йир булгакы”. Тәңре – күк түгәрәге мәгънәсендә. Ягъни “Тәңре - йир” дигәне хәзергечә үк “күк-җир” дигәне. Димәк, күк-җир тәгъбире ул чакта да шул бер үк контраст мәгънәгә хәзергечә куш сүз ясап әйтелгән.

Күрер күзем күрмәстәй булуы, күрә торып күрмәс, ишетә торып ишетмәс булу. Бу әйтемнәр бездә хәзер күрәсе дә, ишетәсе дә килмәү, тую, тәмам гарык булу яки дә күрә торып күрмәгәнгә, ишетмәгәнгә салыну мәгънәләрендә. Мисал: “Күрә торып күрмәс булсак, ишетә торып ишетмәс булсак!” (Р.Фәйзуллин). VIII гасыр Күлтәгиннең зур ташъязмасында: “Көрүр козим көрмәз тег, билир билигим билмәз тег болты” (Күрер күзем күрмәстәй, белер белегем (акылым) белмәстәй булды).Ягъни шулкадәр авыр кайгы-сагышка төштем.

Тел алу. Хәрби әйтем. Сугышларда дошман кешесен тотып алып, дошман хәлен сөйләтү, дошман серен алу. Сугышта “тел алу”, “тел тотып китерү”ләр бик актив кулланылганга, бу әйте үзе дә бездә соңгы заман сугышларында чыгып таралган сүз кебек булып тоела. Ләкин бу дөрес түгел. Чөнки ул әйтем борынгы төрки каганлык гаскәрләрендә үк гамәлдә кулланылган. Мәсәлән,VIII гасырда утыртылган Төньюкук ташъязмасында:”Тылыг ала олыр” (“Телен” тотып алып утыр). Ягъни “тел алу” эшен дәвам иттер. Тагын “Тылыг көлтерде” (“Тел”не (дошман әсирен) тотып китерде).

Төн оемау, көндез утырмау... Хәзерге телебездә актив бу әйтем VIII йөз Төньюкук ташъязмасында: “Тун уңзуматы, күндүз удырмам”.

Ут чәчеп, буран уйнатып. Хәзерге телебездә актив кулланылыштагы бу әйтем VIII гасыр Күлтәгиннен зур ташында кыскарак бер вариантта болай дип әйтеп бирелгән:

Төркиш каган Болчуда отча, борача көлти” (Төркиләр каганы Болчу дигән җиргә уттай, бурандай (булып) килде).

Эшен-көчен бирү. Куш сүз. Хәзерге телебездә актив бу әйтем VIII гасырдагы Күлтәгиннең зур ташында: “Әллиг ел ишиг-күчиг бирмеш” (Илле ел эшен-көчен биргән). “Каганлык будун өртим каганым каны! Нә каганка ишиг-күчиг бирермен?” (Каганлы (ханлы) халык идем, каганым кайда? Нинди ханга эшемне-көчемне биреп торам?).

Үлем-җитем. Куш сүз. Үлем-бетем. VIII йөздәге Күлтәгиннең зур ташында үлү-йитү (җитү) рәвешендә очрый, үлү-бетү, үләр-бетәр хәлгә төшеп дигән мәгънәдә: “Иним Күлтәгин бирле өлу-йите казгандым” (Энем Күлтәгин белән үлә-бетә (дәүләт) казандым дигәне). “Йитү”нең бетү мәгънәсе безнең мәкальләрдә дә саклана: “Юнь юнеңне җетерер” (бетерер) һ.б.

Монда китерелгән мисаллардан һәм тарихка ясаган кыска гына экскурсиядән бер йомгаклау төсендә Нәкый Исәнбәт түбәндәгеләрне җиткерә: димәк ки, әйтемнәребезнең күпчелеге үзләренең чыгышлары буенча ерак тарихи заманнарга кайта. Ләкин, билгеле ки, без аларның тарихын борынгы төрки ташъязмаларга карап кына моннан мең ярым еллардан бирле килә икән дип тә чикли алмыйбыз. Чөнки тамга хәреф, чөй хәрефләрнең моннан 6-7 мең еллар элекке шумерлар культурасы заманнарында да булуы һәм алардан калган ташларда да борынгы төрки сүзләргә охшашлары булуы билгеле. Китерелгән мисаллардан шунысы бик ачык күренә: әйтемнәрнең язылып сакланганы да, телдән әйтелеп йөргәннәре дә күпмедер дәрәҗәдә тарихи элементларны һәм мөнәсәбәтләрне үзләрендә саклап киләләр икән, димәк, тел һәм әйтемнәребез, тарихи юнәлештән караганда, безнең өчен әлегәчә ачылмаган девон яки каты токым катламы кебек тирәндә яткан бер хәзинә дип белергә кирәк.

Безнең өчен иң мөһиме – ул халык шигыре һәм җырларының да төп тукымасы булган туган телебез, сүзебез һәм шулай ук әйтемнәребезнең меңнәрчә еллар сакланучанлыгы. Әгәр дә без бу бай хәзинә булган телебезне, аның тарихын, сүзләребезнең этимологик тарихларын, фразеологик әйтемнәрнең һәм гомумән фольклорыбызның тарихын кардәш төрки халыкларның тел өлкәсендәге эшләре белән мөнәсәбәттә өйрәнә белсәк, тел хәзинәбез безгә халкыбызның ерак үткән заманнарыннан алып иҗтимагый һәм матди культурабыз тарихын, аның дөньяга карашларын, аның әхлакый, фәлсәфи, рухи, мәгънәви йөзен һәм татар халкының тарихи чагылышы, формалашуы хакында әлегәчә сузылган кайбер бәхәсле мәсьәләләрне дә ачарга, ачыкларга ачкыч булып та хезмәт итәчәк һәм шунда башка күп тарихи яңалыклар да ачылачак.


Кулланылган әдәбият:

1. Р.Ә. Шакирҗанов, А.И. Нарбеков, Ф.Р. Шакирҗанов Мәшһүр татар галимнәре.- Казан : Тат.кит.нәшр., 2011.-152-155 б.

2. Х.Й. Миңнегулов, Ш. А. Садретдинов Әдәбият.-Казан : “Мәгариф” нәшрияты, 2005.-17-21 б.

3. Р.Х. Шәймәрданов Милли мәктәп җирлегендә әхлак тәрбиясен тормышка ашыру.- Алабуга дәүләт педагогика институты,1999.

Автор
Дата добавления 24.11.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров161
Номер материала ДВ-184229
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх