Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

библиотека
материалов


Тема: Ф.Яруллин “Кояштагы тап” әсәренә анализ.

Максат: - “Кояштагы тап” әсәрен өйрәнүне йомгаклау, тулы анализ ясау;

  • әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашларын булдыру,

  • Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

  • Яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтү;

Җиһазлау. Ф.Яруллин “Сайланма әсәрләр”, компьютер, проектор, дәрескә презентация, карточкалар, фотолар, йолдыз формасындагы төсле (кызыл, сары, зәңгәр) фишкалар, 1 укучы ясаган кояш рәсеме.

  1. Актуальләштерү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек?

- Әйбәт. Кәефләрегез әйбәт булсын.

- Сезнең дә кәефләрегез кояшлы көн кебек булсын.

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә

Һәм иминлек телим илемә.

Ф.Зиятдинова.

Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр, хәлләрен сорашалар. Укытучы талгын музыка кабыза. Укучылар түгәрәк буенча йөриләр. Музыка туктагач, пар табалар.

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы. Нәрсә ул яхшылык?

(Парда басып торган укучылар бер-берсенә яхшылык турында сөйлиләр. 10 сек. )

Укытучы. Ә хәзер парда басып торган көе җавап бирәбез.

(укучылар җавабы тыңлана, укытучы һәр пардан 1 укучыдан сорап чыга шул балага исем белән дәшеп, рәхмәт әйтә).

  • Эльвина, син ничек уйлыйсың?

  • Әдилә, синең үз фикерең нинди?

  • Тимур, сиңа ничек аңлаттылар?

Укытучы. Нәрсә ул яманлык? (нәкъ алдагы сораудагыча җаваплар алына, фикерләр тыңлана һәм укучылар үз урыннарына утыралар)

Укытучы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендәге аңлатма белән сезнең фикер туры килде микән, тикшереп карыйк, экранга карыйбыз. (1 нче пардагы 1 укучы, яки укытучы үзе укый)


Яхшылык – файда, уңайлылык, изгелек.

Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.


Укытучы. Сезнең парталарда карточкалар бар.

(Әни, әти, туганнар, абый, апа, әби һ.б.)

Әйе, иң беренче торган сүз – әни.. Хәзер 1 бит, 1 ручка системасы буенча алдыбызда яткан кәгазьләргә әни турында яхшы сыйфатларны язып чыгабыз. Башлый 1 нче утырган укучы. Һәр укучы 1 генә сыйфат яза. Сыйныфтагы җавапны уң якта утырган укучы башлый.

(әни белән бала рәсеме, балалар җавабы тыңлана)


Укучылар, нинди матур сыйфатлар язгансыз! Барыгыз да әниләрен бик ярата икән.

Кайсы әсәрдә ана образы, яхшылык һәм яманлык белән очраштык?



-Дәресебезнең темасын билгеләү өчен, игътибар белән экранга карыйбыз. Экранда мәкальләр бирелгән. Мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә? Аларның эчтәлеген ничек аңлыйсыз?

Өйнең яме ана белән;

Яктылык - кояш янында, яхшылык - ана янында;

Ана җылысы – кояш җылысы;

Әни суккан авыртмый;

-Укучылар, бу мәкальләрне нәрсә берләштерә? (Алар барысы да әниләр турында)

-Ә кайсы мәкаль сезгә бигрәк тә ошады, кайсы мәкаль без укыган әсәргә ныграк туры килә? ( Ана җылысы-кояш җылысы)

-Ни өчен ана җылысы кояш җылысы белән чагыштырып бирелә? Әйдәгез шушы сорауга җавап эзлик әле.

Уку мәсьәләсен чишү.

I. : - Укучылар, без үткән дәрестә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әкиятен укып, бүлекләргә бүлгән идек . Бүлекләргә нинди исемнәр бирдек.

1 бүлек. Малайның әнисе авырый.( МАЛАЙ ҺӘМ ӘНИ) Малайның әнисе авырып китә.

2 бүлек. Малай әнисен алдый.(ЯЛГАНЧЫ МАЛАЙ) Малай әнисенә ялган сөйли

3 бүлек. Кояш елмаеп җибәрә.(КОЯШТАГЫ ТАП) Кояш малайны гафу итә.

1 нче өлешкә бәя бирәбез

Төркемнәрдә эш.

1 төркем 1 нче бүлек буенча диалог төзеп аны рольләргә бүлеп укыйлар

2 төркем эчтәлеген сөйли.

3 төркем 3 нче бүлеккә рәсем ясый, кыскача сөйли

2 нче өлешкә бәя бирәбез



Сорауларга җавап бирү

-Бу өзектән без малайның нинди сыйфатларын күрдек? ( Кара-каршы партнерлар , 30 секунд)

- Сез малай урынында булсагыз нишләр идегез?


-Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата?

Шул урынны табып укыгыз.

(Укучылар: Кемдер бу дөньяда ялган эш кылган булырга тиеш, улым. Кояшны шул кеше өчен оялудан йөзе каралып чыккан.)

Әсәрдән иң төп җөмләне табабыз. (укучылар җавап бирә, 1 төркем, 2 нче укучы)

  • Бер генә яманлык та эзсез калмый.

Бу әсәр белән автор нәрсә әйтергә теләгән? (төркемнәр фикер алыша)

  • Начар эш эшләсәң, барыбер беленә.

  • Алдашу – начар гадәт.

Беркемгә дә начарлык эшләргә ярамый

Сабак алган әлеге малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?

Әйе,татар халкында “Кырын эш кырык елдан соң да беленә”, - дигән әйтем дә бар.

Мин сезгә гыйбарә укыйм, аның без укыган әкият белән охшаш ягы бар микән?

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә. Әни, нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың? - ди. Әнисе: “ Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?” – ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә. Әнисе янына беркөнне килә дә: “ Әни, кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем”, - ди. Ә әнисе болай ди: “ Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм, шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә,  кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит”, - ди.

3 нче өлешкә бәя бирәбез


  1. Ныгыту.

Укытучы. Сезнең алда коробкада төсле фишкалар бар. Кемгә нинди төс ошый, шуны ала һәм тактадагы рәсемнәр янына баса. Сары – кояш, яшел – әни, зәңгәр – малай.

(балалар классның 3 урынына баса)

Хәзер шушы образларга характеристика бирәбез.

-Малай турында... (Малайның яхшы сыйфатын да табарга. Ул хатасын төзәткән).

-Әни турында...

-Кояш турында... ( Кояш бар нәрсәне дә күрә: яхшылыкны да, яманлыкны да. Кояш бу әсәрдә малайның ялганыннан оялып карала, ә малай гафу үтенгәч, ул елмаеп җибәрә. Кояш ул- безне яшәтә, җылыта, безгә нур һәм яктылык бирә.)


4 нче өлешкә бәя бирәбез



  1. Йомгаклау.

Ни өчен Ф. Яруллин кояш образына мөрәҗәгать итә?

  • Кояш – символик образ. Ул – яктылык, матурлык билгесе. Кояш җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык бирә. “Әнинең җылы кочагы” диләр. Әни дә безгә җылылык, көч, рәхәтлек бирә. Димәк, ана җылысы – кояш җылысы.

  • Хәзер кояш сүзенә якынрак килик әле. Аның мәгънәсе аңлатмалы сүзлектә ничек күрсәтелгән икән? (Бер укучы дәфтәреннән укып күрсәтә.)

Кояш. 1.  Без яшәгән планета – Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме – янар йолдызларның берсе.

    2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчмә мәгънәдә.)

IV Рефлексия

- Автор кояшны кем белән чагыштыра? (Әни белән.)

- Ни өчен? (Чөнки кояш та бер генә, әни дә.)

- Кояш булмаса, җирдә нәрсә булыр иде? (Берни дә... Җирдә тереклек булмас иде.)

- Ә әни булмаса? ( Без булмас идек, яшәү булмас иде.)

- Нәтиҗә: димәк, кояш та, әни дә бер генә. Шуңа күрә әниләр  - безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әйе, балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк, хәтерләрен калдырмыйк. Аларга кояш гомере телик. Укучылар, әти-әниегезнең, укытучыларның, олыларның сүзен тыңлагыз. Киң күңелле, мәрхәмәтле булыгыз.


Күзләрне йомып, “Әни - өебезнең кояшы”, - дип кабатлыйбыз.

(Экранда кояш рәсеме һәм нурлары саен, укучыларның әниләре белән

төшкән фотолары күренә)

Ә хәзер парталардагы сары кәгазь битләрен алабыз һәм үзебезнең яраткан әниебезгә теләк язабыз.

(бөтен укучы да яза һәм тактага беркетелгән сары түгәрәк янына чыгып беркетә)

5 нче өлешкә бәя бирәбез

V Үзбәя

5” ле билгесе- барлык сорауларга төгәл һәм тулы җавап биргән укучы кызыл фишкалар ала.

4” ле билгесе- берничә сорауга җавап тулы булмаса яки 1-2 сорауга җавап бирмәгән очракта уучы сары фишка ала.

3” ле билгесе - сорауларга җавап һәм төгәл булмаса яки 3-4 сорауга бөтенләй булмаса укучы зәңгәр төстә фишка ала.



VI Өй эше


1.“Һәрвакыт булсын әни” дигән темага миниатюр сочинение язарга.

2.. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.







Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 06.09.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров965
Номер материала ДБ-179330
Получить свидетельство о публикации

Комментарии:

5 месяцев назад

Рәхмәт материалыгыз өчен!!!! Притча тәрҗемәсен таптым!

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх