Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Ф.Яруллинның «Рәнҗү» хикәясе һәм аның тәрҗемәсе – «Обида» хикәяләрендә синонимнарның кулланылышы

Ф.Яруллинның «Рәнҗү» хикәясе һәм аның тәрҗемәсе – «Обида» хикәяләрендә синонимнарның кулланылышы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



ФИО автора материала.

Фахртдинов Ильнар Ирек улы

Место работы. МБОУ Нижнечекурская средняя общеобразовательная школа»

Населенный пункт. Республика Татарстан,

Дрожжановский муниципальный район.

Должность. Учитель татарского языка и литературы.

irek1221@mail.ru



Чүпрәле муниципаль районы

Түбән чәке урта гомуми белем бирү мәктәбе













Ф.Яруллинның «Рәнҗү» хикәясе һәм аның тәрҗемәсе – «Обида» хикәяләрендә синонимнарның кулланылышы





















Башкарды:


татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фахртдинов Ильнар Ирек улы

19.07.1991








Эчтәлек


Кереш.....................................................................................................................3-5


I бүлек. ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ СИНОНИМНАР ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА КЫСКАЧА МӘГЪЛҮМАТ


§ 1.1. Татар телендә синонимнар......................................................................6-13

§ 1.2. Тәрҗемә теориясенә кыскача күзәтү ..................................................13-15


II бүлек. Ф.ЯРУЛЛИННЫҢ “РӘНҖҮ” ҺӘМ АНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕНДӘ СИНОНИМНАР

§ 2.1. Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты .........................................16-18

§ 2.2 Ф. Яруллинның “Рәнҗү” әсәрендә һәм аның тәрҗемәсендә синонимнар.. …………………………………………………………………………………18-23

Йомгак....................................................................................................................24

Әдәбият исемлеге.............................................................................................25-27





























Кереш


Тәрҗемә төрле милләт халыкларының аралашуына, аңлашуына, рухи хәзинәләр алмашуына хезмәт итә. Төрле телләрдә сөйләшүче халыкларның хезмәттәшлеге никадәр элегрәк башланган булса, тәрҗемә тарихы да шулкадәр элекке чорлардан, борынгы заманнардан ук килә. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган документлар тәрҗемәнең борынгы греклар тормышында да шактый зур роль уйнаганлыгын күрсәтә. Хәзерге фән-техника, мәдәният дөнья күләмендә югары үсеш алган заманда тәрҗемәнең әһәмияте гаять зур. Аның роле бүгенге бөтен дөнья буйлап җәелә барган глобальләшү чорында тагын да арта төшә.

Синоним (грек. synonymos - бердәй исемле) – мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын тора торган сүзләр. Лексик синонимнар бер үк сүз төркеменә карыйлар, бер төшенчәне төрле яклап атыйлар, әмма бер-берсеннән мәгънә төсмерләре яки стилистик бизәкләре белән белән аерылып торалар: искиткеч, шаккаткыч, гаҗәп, хәйран калырлык, таң калмалы, уш китмәле. Синоним сүзләрнең мәгънәләре бер-берсе белән төгәл тәңгәл килми, аларның һәрберсе аерым мәгънә төсмере белдерү өчен хезмәт итәләр: аяусыз, рәхимсез, шәфкатьсез, мәрхәмәтсез, миһербансыз, кешелексез, кансыз синонимимк оясында иң көчле миһербансызлыкны белдерә торган сүзкансыз.

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туа. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, 1970 елда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

фәнни эшебезнең темасы “Ф.Яруллинның “Рәнҗү” хикәясе һәм аның тәрҗемәсе – “Обида” хикәяләрендә синонимнарның кулланылышы” дип атала. Максаты - татар телендәге синонимнарны рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен күрсәтү. Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

  1. Рәнҗү” әсәреннән синонимнарны туплау;

  2. Рәнҗү” әсәренең рус теленә тәрҗемәсеннән (“Обида”) синонимнарны эзләп табу;

  3. ике әсәрдә дә синонимнарның кулланылышын чагыштыру;

  4. синонимнарның кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау.


Эш барышында Р.А.Юсуповның ”Тәрҗемә һәм сөйләм культурасы” (2008), “Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре” (2011), Ш.С. Ханбикова, Ф.С.Сафиуллиналарның “Синонимнар сүзлеге”(1999) һ.б. фәнни хезмәтләргә мөрәҗәгать ителде.

Курс эше кереш өлештән, 2 бүлектән, йомгактан һәм әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.

Беренче бүлек “Татар тел белемендә синонимнар һәм тәрҗемә турында кыскача мәгълүмат” - дип атала. Әлеге бүлек татар тел белемендә синонимнарның кулланылышына һәм аларның төрләренә багышлана, тәрҗемә турында сүз алып барыла.

Ф.Яруллинның “Рәнҗү” һәм аның тәрҗемәсендә синонимнар” - дип аталган икенче бүлектә сүз әсәрдәге табылган синонимнар турында бара.

Ф.Яруллинның үзе турында кыскача мәгълүмат, шулай ук, “Рәнҗү” хикәясе һәм аның тәрҗемәсе – “Обида” хикәяләрендә синонимнарның роле, аларның кулланылышы бирелә.

Йомгаклау өлешендә курс эше буенча гомуми анализ ясала.































I бүлек. ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ СИНОНИМНАР ҺӘМ ТӘРҖЕМӘ ТУРЫНДА КЫСКАЧА МӘГЪЛҮМАТ



§ 1.1. Татар телендә синонимнар


Татарлар элек-электән үз телләре белән беррәттән рус телен дә яхшы беләләр һәм аны файдаланалар. Ике телдә эш итү, ягъни икетеллелек, аларга туган телләренең сафлыгын саклау өчен җаваплылык та йөкли. Бу җаваплылык шуның белән билгеләнә: даими рәвештә ике телне куллану ул телләрнең бер-берсе тәэсир итүенә китерә. Рус теле Россиядәге һәм аннан читтәге күп халыклар өчен аралашу коралы булганлыктан һәм тормышның төрле тармакларына караган яңа мәгълүмат, предмет һәм төшенчәләр татарлар мохитенә шушы тел аша кергәнлектән, татар теле рус теленең йогынтысына дучар ителә. [27; 240]

Тел - кешеләрнең үзара аралашу чарасы. Тел булмаса, кешеләр аңлаша, фикер алыша, аралаша алмаслар иде. Тел – шулай ук белем, тәҗрибә туплау, халыкның фән, мәдәният, әхлак өлкәсендәге казанышларын яңа буынга тапшыру чарасы, ягъни буыннарның аралашу чарасы да. Кешеләр һәм буыннар аралашмаса, гомумән, кешелек җәмгыяте барлыкка килә һәм үсә алмаган булыр иде.

Безнең туган телебез – татар теле. Ул – безнең милли телебез. Килеп чыгышы ягыннан татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Бу гаиләгә тагын башкорт, казакъ, үзбәк, төрекмән, азербайҗан, төрек һәм башка телләр карый.

Безнең татар теле - бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Ул башка телләр арасында үзенең аһәңле аваз составы, искиткеч зур сүзлек байлыгы, үзенчәлекле грамматик төзелеше белән аерылып тора.

XIX йөздә һәм XX йөз башында татар әдәби теленең сүзлек составында зур үзгәрешләр күзәтелә. Бу заман таләпләре, әдәби телнең җанлы сөйләмгә нигезләнүе белән аңлатыла. Шул җирлектә - лексик нормаларның яңа юнәлештә үсүенә юл ачыла. Бу юнәлеш инде XVIII йөздә үзен ачык сиздерә. Кешелек җәмгыяте туктаусыз үсештә булган кебек, телдәге сүзләр дә гасырлар дәвамында эволюцион үсеш кичерәләр: мәгънә ягыннан тараялар йә киңәяләр, яки телдән төшеп калалар. Яңа төшенчәләрне белдерү өчен неологизмнар туа, башка телләрдән алынмалар керә. [24; 256]

Синонимнар – мәгънәдәш сүзләр, һәм алар фикерне төгәл, анык, җыйнак итеп формалаштырырга мөмкинлек бирәләр, сөйләмне матур яңгырашлы, аһәңле ясыйлар, күренеш һәм төшенчәләрне, аларның билгеләрен төрле–төрле мәгънә төсмерләре һәм стилистик бизәкләр белән аңлатып, тасвирлап бирергә ярдәм итәләр.

Татар теле – синонимнарга бай тел. Бу телебезнең борынгыдан ук яшәп, чарланып килүеннән, халкыбызның мәгълүматлы, укымышлы тарихи халык булуыннан, үз теленә яратып, игътибар һәм ихтирам белән каравыннандыр.

Синонимнар телдә бер төшенчә аңлатып, сөйләмдә бер функцияне үти торган сүз һәм сүзтезмәләр. Ләкин болар телдәге вариантлар, параллельләр түгел, мәгънәләре уртак булган хәлдә, бер-берсеннән теге яки бу күләмдә аерым билгеләр, төсмерләр белән аерылалар. Алар арасында аермалык мәгънә төсмерендә яки кулланыш функциясендә булырга мөмкин. Мәсәлән, куныч, балтыр синонимик оясындагы сүзләр итек, оек кебек сүзләр янында яки шулар турында сүз барган контекстта бер үк мәгънә аңлатып, берсе урынына икенчесе килә ала: итек балтыры, оек балтыры, кыска яки озын балтырлы һ.б. телдә еш кулланыла, әдәби әсәрләрдә күп кенә язучыда очрый, ләкин төп мәгънәне куныч сүзе ачыграк бирә, аның мәгънәсе, кайсы контекстта яки нинди сүз янында килүенә карамастан, конкретрак һәм бер генә. Шуңа күрә ул синонимик ояда баш сүз – доминанта итеп китерелә. Балтыр сүзенең төп мәгънәсе аякның бер өлеше – тубыктан тезгә кадәрге аяк төшенчәсен аңлата һәм телдә сыйрак, чәркә, чәлтер сүзләре белән синоним кулланыла, термин буларак та, әдәби телдә йөри. Сыйрак, чәркә, чәлтер сүзләренең өстәмә мәгънә төсмерләре, балтырдан аермалары күзгә ташлана: сыйрак – озын, нечкә, сөякчел балтырны, гомумән колгасар ябык кеше аягын аңлатса, чәркә, чәлтер сүзләрендә бу төсмер тагы да көчлерәк бирелә, мыскыллы көлү карашы өстәлә. Бу ояда баш сүз – балтыр. Тагын бер мисал: калын һәм юан сүзләр нинди әйбернең билгесе булып кулланулары ягыннан аерылалар кебек, ягъни болардагы төсмер төп мәгънәгә якынрак тора, шунлыктан кайбер сүзләр янында синоним була да алмыйлар: калын такта юан була алмаган кебек, юан инә калын була алмый шикелле. Шулай да, “калын бармаклы куллар” ... (К.Нәҗми), ... “юан буынлы бармаклары белән” ... (Г.Бәширов) кебек танылган язучыларыбыздан китергән мисалларда боларның синонимлыгы табигый яңгырый, кешеләр дә бит, артык тазарсалар калынаялар, юанаялар, калын гәүдәле яки юан гәүдәлегә әвереләләр. Димәк, бу сүзләр арасындагы синонимлык та табигый, бары тик мәгънә төсмерләрен аңлап, урынлы куллана белергә кирәк икән. [24; 256]

Синонимлыкны барлыкка китерә һәм алар арасында аерымлыкны бирә торган төсмерләр – мәгънә төсмере нәрсә соң ул? Аның нинди төрләре бар?

Мәгънә төсмере – сүзнең семантик үзенчәлеге, мәгънәне, төшенчәне барлыкка китерүче билгеләр бердәмлеге ул. Сүз мәгънәсендә төп һәм өстәмә билгеләр була. Сүз мәгънәсендәге өстәмә билгеләр – синоним сүзләрне бер-берсеннән аера торган мәгънә төсмерләре алар. Болардан тыш, сүзнең мәгънәсенә карамый, бәлки сөйләмдә теге яки бу стилистик максатка хезмәт итүенә, функциясенә генә карый торган төсмерләр дә була. Мәсәлән, кадау-чәнчү, яки бату-чуму-күмелү ояларындагы өстәмә төсмерләр сүзләрнең мәгънәсендә үк булса (чәнчүдә кечкенә әйбер белән кадау, чумуда тирәнгә, төпкә китү, күмелүдә тулысынча бату), сәләт-талант яки кычкыру-акыру ояларындаиталантның зур сәләт, акырынуның нык, каты итеп кычкыру градацияне бирүдә күренә; ә чират-нәүбәт яки чиләк-бидрә, семья-гаилә кебек синонимнарда мәгънә ягыннан аерымлык сизелми, болар телдә актив яки пассив кулланышта булалар, стилистик төсмерләр белән генә аерылалар, күп очракта, контекстка карап, бер-берсен алмаштырып килә алалар.

Синонимлыкны билгеләүдә дә сүзләрнең бер-берсен алмаштыра алулары нигез билгеләрдән санала. Ләкин телдә андый паралельләр, дублетлар, беренчедән, күп түгел, икенчедән, мондый паралельлек телдә озак яшәми; андый тәңгәл сүзләр-вариантлар вакытлар үтү белән, я берсе активлашып, икенчесе телдән төшеп кала, яки берәрсенә нинди дә булса мәгънә төсмере беркетелеп, бу сүзләр мәгънә төсмерләре аерыла торган сүзләргә әйләнә баралар. Тел һәрвакыт үсеш, үзгәреш хәлендә булып, сүзләр дә семантик үсеш, үзгәреш кичерәләр. Шунлыктан, бу сүзләр тәңгәлләр, боларның мәгънәләре белән аерылалар дип бүлү билгеле бер чор өчен генә дөрес була. Телнең шундый үзгәреш хәлендә булуы, шулай ук сүздәге мәгънә төсмерләренең күп һәм төрле булуы синонимик ояларга җыйнау һәм оя чикләрен билгеләү эшен дә кыенлаштыра.

Тел – ул җәмгыять белән туып, үсә, һәрвакыт үсеш, үзгәреш хәлендә тора. Җәмгыятьтә булган үзгәрешләр яңа төшенчәләрнең тууы, халыкларның аралашуы, кушылуы нәтиҗәсендә бер үк халыкта бер төшенчәдә йөри торган параллель сүзләр барлыкка килә, ләкин болар параллель рәвештә озак йөрмиләр, вакытлар үтү белән, бердән артыгы кулланыштан төшеп кала, югала яки башка мәгънә төсмерләре белән файдаланыла башлый, телдә синонимнар барлыкка килә.

Телдә синонимнар барлыкка килүнең төп ике юлын күрсәтергә кирәк:

  1. бер төшенчәдә йөргән сүзләрнең төрле кабилә һәм халыклар теленнән керүе;

  2. телнең үз байлыгы нигезендә синонимнар ясалу.

Ләкин бу ике юлны бер-берсеннән аерып карау дөрес булмас, алар бер-берсенә тәэсир иткәннәр, бер үк тарихи процесста үрелеп барганнар.

Башка телләрдән сүзләр керү үзе берничә төрле юл белән барган:

а) кабиләләр кушылу процессында кушылучы телләрдәге сүзләр һәм сүзтезмәләр гомумхалык теленә кергәннәр һәм параллель яки синоним сүзләр булып киткәннәр;

б) халыклар аралашу нигезендә башка халыклар теленнән сүз һәм сүзтезмәләр алынган, телнең үз сүзе белән паралель йөри башлаган.

Моңа мисалны ерак тарихка китмичә, соңгы гасырда рус теленнән яки рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр, сүз-терминнарны күзәтү яки тугандаш халыклардан кергән сүзләрне искә алу юлы белән дә күрсәтергә була.

Берничә мисал: әдәби телдә соңгы елларда активлашып киткән башкортның тәүге сүзе беренче тапкыр мәгънәсендә бик матур һәм уңышлы яңгырый, ул беренче сан-терминның синонимы түгел; беренче мәхәббәт, беренче күрешү сүзтезмәләренә синоним кулланылган тәүге мәхәббәт, тәүге күрешү фомасында тагы да төгәлрәк, сәнгатьлерәк яңгырый. Башкорт телендә һәм Татарстанның күп кенә районнарында кулланыла торган муел сүзе дә хәзер инде татар матур әдәбиятында, шигырьләрендә, хәтта татар халык җырларында шактый еш күренә, ул шомырт сүзенә параллель кулланышка кереп бара. Ләкин хәзергә татарлар муел агачын һәм муел чәчәген мактасалар да, муелны түгел, шомырт кына ашыйлар кебек. Димәк, бер тел параллельлекне өнәми, аннан качарга тырыша, хәтта читтән алынган сүзне дә үзенчә формалыштыра, аның мәгънәсен я кыса, я киңәйтә, өстәмә төсмерләр белән баета. Сүзләрнең мәгънәләре үзгәрү, мәгънә төсмерләре өстәлү алынма сүзләргә генә карамый, алынма сүзләр тәэсирендә тел элек яшәп килгән сүзнең дә мәгънәсен үзгәртергә - киңәйтергә яки тарайтырга, функциясен кысарга мөмкин. Мәсәлән, соңгы елларда кергән закон сүзе телнең күп еллардан бирле кулланылган канун сүзен шактый тарайта башлаган иде. Шулай булуга карамастан канун сүзе өстәмә төсмер дә алды кебек: кагылгысызлык, катгыйлык законга караганда да көчлерәк . [24; 256]

Димәк, синонимнар барлыкка килүнең бәян ителгән ике юлы бер-берсе белән аерылгысыз, бергә үрелеп бара, берсе икенчесен барлыкка китерә.

Синонимнарның телнең үз байлыгы нигезендә ясалуы үзе берничә юл белән барган:

а) сүзләрнең мәгънәләре үзгәрү, мәгънә төсмерләре өстәлү яки кайбер билгеләрен югалту – семантик юл;

б) сүз яки грамматик формаларда авазлар үзгәрү – фонетик юл (себерү – сыпыру, күчү – кичү, тугры – туры – турылыклы);

в) төп сүзгә синоним сүз яки бер үк функцияле кушымчалар ялгану юлы белән – морфологик юл (ут – күз, бала – чага, булдыклы – булган, эшлекле - эшчән, динле – динчел – диндар, хөрмәт итү – хөрмәт әйләү – хөрмәтләү, баш – башлык – башчы һ.б.).

Болардан тыш тагын сүзләрне күчмә мәгънәдә кулланып, шул күчмәлекнең сүз мәгънәсенә әйләнеп китүе һәм тел берәмлегенә әйләнүен дә күрсәтеп үтәргә кирәк. Телебездәге синонимлыкка бер төшенчә аңлата торган сүзтезмәләр дә зур гына өлеш кертә. Мәсәлән, баш тартубаш куеруваз кичүкире кагукире кайту кебек бер төшенчә аңлатып торган синонимнар оясына телебездә сирәгрәк кулланыштагы түнүдүнү - айну сүзләрен генә өстәргә була, иң активлары сүзтезмәләрдән тора.

Димәк, синонимика – тарихи күренеш. Ул тел үсешенең барлык чоры өчен дә абсолют үзгәрешсез категория түгел. Бер чорда синоним итеп кулланылган сүзләр, вакытлар белән үтү белән, синонимлыкларын югалта, шулай ук синоним парлары булмаганнары синонимлашырга, яңа синоним парлар барлыкка килергә мөмкин. Синонимнар телнең иҗатчысы – халык тарафыннан тудырылалар. Төгәл, анык уй йөртүе, чынбарлыкны аңлавы, табигать серләренә төшенүе, иҗади һәм культура дәрәҗәсе үскән саен, халык телен дә синоним сүзләргә, сүзтезмәләргә һәм грамматик формаларга баета, ткамилләштерә, һәр сүзенә тарихи нигезләнгән анык, конкрет мәгънәне беркетә бара. Бу исә телнең үсешенә, сүзлек составының баюына китерә. Сүзлек составының баюы телнең үсешен тенденциясенә нигезләнә. Телнең үсеш тенденциясе, беренчедән, конкретлыкка, төшенчәне анык һәм төгәл бирүгә омтылу булса, икенчедән – кыскалыкка омтылу, кабатлаулардан, артык сүз һәм формалардан котылырга тырышу. Шул нигездә яңа синонимнар барлыкка килә, тел дә байый, камиллеккә, төгәллеккә ирешә.

Синонимнарның сүзлегенә килгәндә аның ике төрен күрсәтеп үтәргә кирәк:

а) аңлатмалы синонимнар сүзлеге;

ә) синонимик оялар һәм синоним сүзләр исемлеге.

1962 елда Ш.С.Ханбикова тарафыннан төзелеп нәшер ителгән «Синонимнар сүзлеге» беренче төргә карый. Анда доминанта сүз янына аның синонимнары тупланып, ояга һәм оядагы һәр сүзгә аңлатма бирелә һәм әдәби әсәрләрдән һәр сүзгә мисал китерелә. Сүзлек азагында синонимик оялар индексы һәм синоним сүзләрнең алфавитылы индексы өстәлә. Сүзлектән бер мисал:

Бурыч, әҗәт, көтәчәк, бирәчәк, үтеч.

Билгеле бер вакыт үтү белән хуҗасына кайтарылырга тиешле нәрсә мәгънәсен бирәләр. Бурыч – киңрәк мәгънәдә - үтәлергә тиеш булган эш мәгънәсендә дә йөри. Әҗәт, үтеч - көтәргә алган акча яки әйбер. Көтәчәк (көтәчәккә алу) – бераздан кайтару шарты белән алынган нәрсә. Бирәчәк шул ук бурыч мәгънәсендә йөри.


Таңнан талаганннар карт кешене,

Мескен бурыч хәле нинди кыен ул.

(Ф.Кәрим)


- ...Әгәр без җитмәгән орлыкны үз арабыздан җыеп алсак. Ә?! Әҗәткә биреп торсак көзгә хәтле? (Г.Бәширов).


Срогы җиткәч бирәчәкне түләргә кирәк. (Ш.Мөхәммәдиев)


Орлыгың аз булса, үзем

Көтәчәккә бирермен.

(М.Җәлил)


Үтечкә алган атка менгән тиз төшәр. (Мәкаль)


Синонимнар сүзлегенең беренче төре ике максатны – ике төрле эшне башкаруны тәлап итә: беренчедән, синонимнар рәтен дөрес төзү булса, икенчедән, тулы аңлатамалар һәм мисаллар ярдәмендә исбат итә, укучыга синонимнардан файдалану эшен җиңеләйтә. Мондый төр сүзлекләрдән телне яхшы белүчеләр генә түгел, телне яхшылап белергә омтылучылар, телне яңа өйрәнүчеләр дә файдалана ала,” – ди Ханбикова Ш.С, Сафиуллина Ф.С.1

Икенче төр сүзлекләр – синоним оялар исемлеге. Бу төр сүзлекчәләр синоним турында сүз барган мәкаләләрдә, укучылар һәм югары мәктәп студентлары өчен чыгарылган дәреслек һәм кулланмаларда ук күренә башлый, ләкин татар телендә аерым китап булып чыккан сүзлекләр әлегә күренми. [24; 256]


§ 1.2. Тәрҗемә теориясенә кыскача күзәтү


Тәрҗемә” төшенчәсе күп төрле гамәлләргә карата кулланыла. Бер телдән икенче телгә поэзияне дә, прозаны да, иҗтимагый-сәяси, фәнни, техник әдәбиятны да, дәреслекләрне, эш кәгазьләрен, матбугат, радио-телевидение материалларын да, төрле телдә сөйләшүче кешеләрнең әңгәмәләрен дә, кинофильмнарны да тәрҗемә итәләр. Тәрҗемә ителә торган материалның никадәр төрле булуына, тәрҗемәләрнең сыйфатына куелган таләпләрнең дә бертөрле генә булмавына карамастан, бу эшләрнең барысы өчен дә уртак ике нәрсә хас:

  1. тәрҗемәнең максаты – оригинал телен белми торган укучыны ( яки тыңлаучыны) бирелгән текстның яки сөйләмнең эчтәлеге белән таныштыру;

  2. тәрҗемә итү ул – инде бер тел чаралары белән белдерелгән нәрсәне, эчтәлек һәм форма бердәмлеген саклап, икенче тел чаралары ярдәмендә дөрес һәм тулы итеп бирү.


Чын тәрҗемәнең оригиналны төрлечә үзгәртеп, кыскартып, яраклаштырып бирүләрдән аермасы аны нәкъ менә төгәл һәм тулы итеп белдерүдә инде.

Тәрҗемә процессы объектив рәвештә төп ике гамәлдән гыйбарәт. Беренчедән, тәрҗемә итү өчен, тәрҗемә ителә торган нәрсәне, ягъни тәрҗемәнең предметын үзең өчен тәгаен ачыкларга, аңларга кирәк. Икенчедән, оригиналда бирелгән нәрсәне кабат гәүдәләндерү өчен, тәрҗемә теленнән тиешле чараларны (сүзләр, сүзтезмәләр, грамматик формаларны) сайлап алырга кирәк.

Механик рәвештә түгел, бәлки мәсьәләне тирәнтен аңлап, төбенә төшеп эш итүче тәрҗемәче тел чараларын сайлап алуга һич кенә дә битараф, ваемсыз карарга тиеш түгел. Чын тәрҗемәнең асылы – оригиналны объектив гәүдәләндерү – тәрҗемәчедән телнең тиешле чараларын катгый сайлап алуны таләп итә,” – ди Юсупов Р.А.1

Тәрҗемә эшенең аеруча киң колач җәйгән урыны – күпмилләтле Россия Федерациясе. Тәрҗемә - илебездә халыклар дуслыгын, аларның туганнарча хезмәттәшлеген ныгытучы иң әһәмиятле чараларның берсе.

Хәзерге вакытта тәрҗемә өч төрле формада: язмача, телдән һәм машина ярдәмендә, аерым алганда рус теленнән татар теленә, нигездә, язмача башкарыла.

Бер телдән икенче телгә күчерелә торган материалның характерына карап, тәрҗемә күптөрле була.

Тәрҗемә нинди генә формада һәм нинди генә төрдә булмасын, аның максаты бер була – бер бер телдәге текст яисә хәбәрне икенче телгә мөмкин кадәр тулы һәм төгәл итеп күчерү. Ягъни тәрҗемә ул – бер телдә әйтелгән яки язылган фикерне башка тел чаралары белән төгәл һәм тулы итеп белдерү.

Димәк, бер телдә белдерелгән фикерне икенче телгә күчерү, ягъни тәрҗемә итү, билгеле бер телдә мәгънәсе буенча икенче телдәгегә туры килерлек чаралар табуга нигезләнгән. Икенче төрле әйткәндә, тәрҗемә ул – ике тел белән эш итү, ике тел арасында тәңгәллекләр табу. Ләкин, тәңгәллекләр дигәндә, ике телдә һәрвакытта да, һәр очракта да эквивалентлар, тәңгәл берәмлекләр бар икән дип уйларга ярамый. Мондый тәңгәллекләрнең вариантлары чиксез күптөрле, һәм аларның һәркайсы билгеле бер очракка нигезләнеп сайлап алына. Сайлап алынган вариантларның уңышлылыгы тәрҗемәченең осталыгына, тырышлыгына һ.б. сыйфатларына бәйләнгән. Шунлыктан тәрҗемә итү иҗади эш санала. [ 27; 240]




















II бүлек. Ф.ЯРУЛЛИННЫҢ “РӘНҖҮ” ҺӘМ АНЫҢ ТӘРҖЕМӘСЕНДӘ СИНОНИМНАР


§ 2.1. Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты


Фәнис Яруллин (Фәниз Гатаулла улы Яруллин) 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче классны Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала. Бер-бер артлы операцияләр, хастаханәләр... Шәфкать туташларының, әнисенең, туганнары һәм дусларының тирән кайгыртуы яшь егеткә кыенлыкларны, авырту-газапларны җиңәргә көч, түземлек бирә. Аның яшәү теләге дә үлемнән көчлерәк була. Аяклары хәрәкәтсез, куллары хәлсез. Ләкин башы эшли, зиһене ачык.

Ф.Яруллин үзенең фаҗигале язмышында кичергән бәхетле көннәр өчен иҗаты аша олы җанлы кешеләргә рәхмәт белдерә. Шундый олы җанлы кешеләрнең беренчесе – аның әнисе.

Язмышымның иң зур бүләге Нурсөя, чөнки ул булмаса, мин бу җирдә яши дә, шундый зур уңышка, дәрәҗәгә ирешә дә алмаган булыр идем,” - ди Фәнис абый.

Мәхәббәт белән яшәү, гаилә бөтенлеге Фәнис абыйны бәхетле итә, иҗатына дәрт өстәп тора. Мәхәббәт кешелекне яшәтүче, изгелекләр калдыручы, гасырларны тоташтыручы изге хис. Нурсөя апа аның гомерлек тормыш иптәше, ярдәмчесе.

Озак еллар урын өстендә яки больницаларда дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар.

Ф.Яруллин – күп кырлы иҗат кешесе. Ул – шагыйрь, прозаик, драматург, журналист. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга,” – ди Хакимова С.Г.1

Җитмешенче еллар башында Ф.Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1973), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Ф.Яруллинның әлеге әсәре русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Ф.Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Татарстан АССРның М. Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Ф. Яруллин сәхнә әсәрләре дә яза. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Республика

драма һәм комедия театры сәхнәләренә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, “Современник”, “Аврора”, “Волга”, “Байкал” кебек журналларда һәм “Литературная Россия”, “Комсомольская правда” кебек үзәк газеталарда да урын ала килә. Мәсәлән, аның “Урман кызы” (“Дочь леса”), “Солдат пәкесе” (“Солдатская бритва”), “Курку” (“Испуг”) һәм без сайлаган “Рәнҗү” (“Обида”) әсәре һ.б. күп кенә хикәяләре рус теленә тәрҗемә ителгән,” – ди Хакимова С.Г.2

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф. Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Ф.Яруллин-1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.


§ 2.2 Ф. Яруллинның “Рәнҗү” әсәрендә һәм аның тәрҗемәсендә синонимнар


Әсәр Зиннәтулла карт белән Маһруй карчыкның кызлары Саҗидәләргә яңа фатир бирү вакыйгасы белән башланып китә. Кызларын өзелеп сөйгән ата белән ана өй котлап нинди бүләк алырга дип озак кына баш вата. Хатынының каршы килүенә карамастан, Зиннәтулла карт үз кулы белән шкаф ясап бирергә була. Моның өчен ул көчен кызганмый, өр-яңа бизәкләр төшереп, бик тырышып эшли. Ләкин замана артыннын куган кызының гына атасының бу бүләгенә исе китми, хәтта әлеге шкафны комиссионкага озата. Әлеге хәбәр Зиннәтулла картның йөрәгенә таш булып ята. Бар күңелен биреп эшләгән карт хезмәтенең кызы тарафыннан шулай аяк астына салып тапталуын күргәч, аның йөрәге чын-чынлап рәнҗи.

Безне әлеге әсәрләрдәге синонимнарның кулланылыш үзенчәлекләре кызыксындырды. Моның өчен ике әсәрдән дә синонимнар кулланылган җөмләләр язып алынды. Алар аерым карточкаларга тупланылды һәм кулланылыш ягыннан анализланды. Синонимнарны анализлауда татарча-русча, русча-татарча сүзлекләр, татар һәм рус телләренең аңлатмалы сүзлекләре кулланылды.

Рәнҗү хикәясе синонимнарга гаять бай. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә әлеге әсәрдә синонимнар булган 21 җөмлә табылды. Әлеге үзенчәлекләрдән чыгып, Рәнҗү хикәясендәге синонимнарны 5 төркемгә бүлеп карарга мөмкин:


I) синонимнарның ике әсәрдә дә тулы эквивалентлы булу очраклары. Мисаллар:

1) «Бөтен нәрсә өр-яңа, ялт итеп тора.» (143 б.) – «Всё новое, всё блестит.» (9 стр.);

2) «Өстәвенә фатирлары бишенче катта, һәрбер юнасы, шомартасы нәрсә өчен аска төшеп йөрүне уйлысы да юк.» (139 б.) – «Не станешь же каждый раз бегать вниз, чтобы что-нибудь отпилить или настрогать.» (6 стр.);

3) «Такта өстенә төшкән һәрбер яңа бизәк, һәрбер яңа сыр аның йөзенә дә төшә кебек.» (141 б.) – «Придумал совсем новые, доселе им не деланные узоры.» (7 стр.);

4) «Аның мәңгелек диюе дә, кеше гомеренә җитәрлек, тиз генә

тузмаслык яки искергән очракта да төсен җуймаслык әйбергә карата иде.» (138 б.) – «Ведь он хотел, чтоб это была память на всю жизнь, что-нибудь такое, что не изнашивалось и всегда имело вид.» (5 стр.);

5) «Буя, лакла.» - «… «Если разрешишь, я его покрашу и покрою лаком,» - попросил он меня.» (5 стр.);

6) «Теләсәң күпме дөбәрдә, теләсәң күпме балта чап – һичкемгә комачауламый идең.» (139 б.) – «Вот раньше, когда у них был небольшой сарай, сколько угодно стучи, строгай, пили – никому не помешаешь.» (6 стр.);

7) «Сибгатулла, бераз мактангандай, трюмоларга, шифоньерларга төртеп күрсәтте.» (140 б.) – «Сибгатулла, как бы подтверждая свои слова, указал на трюмо и трехстворчатый шкаф.» (6 стр.);

8) «Әйберләрнең караңгы төстә булуы гына җитмәгән, тәрәзәләрен дә катлы-катлы челтәрләр һәм пәрдәләр белән каплап бетергәннәр.» (140 б.) – «Да ещё окна завесили двумя слоями ткани – тюль и шёлк.» (6 стр.);

9) «Буяуларын, лакларын юнәтте.» (141 б.) – «Приобрёл краски, лаки.» (6 стр.);

10) «Такталарына ябышып ята ул, төшкелеккә ашарга кергәндә дә балтасын чарлап ала, йә ышкысының чөен рәтли.» (141 б.) – «Обедать придёт, так и то топор несёт наточить или рубанок подправить.» (7 стр.).

Әлеге төр тәрҗемәдә эчтәлек оригинал әсәрдә дә, тәрҗемә әсәрдә дә төгәл итеп бирелә. Һәр синонимның төгәл тәрҗемәсе – эквиваленты кулланылган. Җөмләләр арасында бәйләнеш бик тыгыз һәм аларда фикер бердәмлеге бар.


II) тәрҗемәдәге синонимнарның оригинал текстта бер генә сүз белән белдерелү очраклары. Мәсәлән:

1) «Ә бер эшкә керешкәч инде, аны туктатырмын димә.» (141б.) - «Но когда взялся – его уже нельзя было ни остановить, не оттащить от верстака.» (7 стр.);

2) «Аның кебек эшнең тәмен белеп эшләүче бар микән?!» (141б.) - «Диву даёшься, с каким рвением и любовью трудился.» (7 стр.);

3) « … - Матур чыккан дисең инде син, әнкәсе? Син ошаткач, кызлар да ошатырлар, шәт.» (142 б.) – « …- Красивый, говоришь? Раз тебе нравится, стало быть, и детям будет по вкусу.» (7 стр.);

4) «Кырык әйберләре кырык җирдә аунап ята.» (142 б.) – «Всё разбросано, всё перевёрнуто вверх дном.» (8 стр.).

Күргәнебезчә, әлеге очракта тәрҗемә әсәрдә эчтәлек тулырак, баерак итеп бирелә һәм тәрҗемәче образлылык, эмоциональлекне тагын да арттыра.


III) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемәдә бер генә эквиваленты булу очраклары. Мәсәлән:

1) «Кояш нурлары монда бик интегеп, зәгыйфьләнеп кенә керәләр.» (140б.) – «Солнечные лучи проникают с трудом, от всего веет каким-то холодом.» (6 стр.).

Әлеге очракта тәрҗемә әсәрдә эчтәлек төп мәгънәгә туры килеп бетми. Мәгълүмат гомумиләштереп бирелә һәм тәрҗемә әсәрдә яңа мәгънә төсмере дә өстәлә.


IV) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемә әсәрдә эквивалентлары (яки тәңгәллекләре) булмау очрагы.Мәсәлән:

1) «Йөрәге, кызган тимер кыршау белән кинәт китереп кыскандай, авыртырга, сызларга тотынды.» (143 б.);

2) «Саҗидәләр тугыз катлы бик күркәм һәм мәһабәтле йортка күчкәннәр иде.» (143 б.).


Әлеге җөмләнең тәрҗемәсе булмавы эчтәлекне гомумиләштерә, автор чагылдырган күңел халәте тәрҗемәне укучыларга җиткерелми һәм, нәтиҗә буларак, әсәрнең тәэсир көче югала.

V) тәрҗемә әсәрдәге синонимнарның оригинал әсәрдә эквивалентлары булмау очраклары. Мәсәлән:

1) «В душе старика кипели гнев и обида.» (10 стр.);

2) «…– Спасибо, жена, - Зиннятулла обнял Махруй за сухенькие плечи и слегка прижал к себе.» (10 стр.);

3) «В светлой, просторной кухне.» (8 стр.);

4) «Очень уж тонкая резьба по дереву, точно кружевная.» (8 стр.).


Әлеге төр тәрҗемәдә эчтәлек яңа, өстәмә мәгънәгә ия була. Беренче җөмләдәге синонимнар Зиннәтулла карт кичергән хисләрне тулырак итеп тасвирларга ярдәм итә. Икенче җөмләдәге синонимнар исә Зиннәтулланың хатыны Маһруйга булган мөнәсәбәтен ачарга булыша.


Соңгы ике очракны иҗади эшләүнең бер юлы дип аңлата алабыз. Чөнки тәрҗемә теориясендә компенсация дип аталган алым билгеле. Телләрнең специфик үзенчәлекле булулары аркасында, икенче телдә биреп булмаслык элементлар очрый. Андыйларга кайбер чагыштыру, метафора, мәкаль, әйтем, фразеологизм, диалекталь сүз, гади сөйләм сүзләре, церковнославянизмнар, каламбурлар һ.б.лар керә. “Адекват яки тулы кыйммәтле тәрҗемә принцибы андый очракларда тәрҗемәченең бурычын компенсация алымыннан оста файдалануда күрә. Әйтик, бер урында фразеологизмны тәрҗемә итеп булмый икән, тәрҗемәче аның өчен икенче урында – оригиналда фразеологизм булмаган җирдә – тәрҗемә теленнән сурәтләү чарасы кертергә тиеш,” – ди Юсупов Р.А.1

Шулай итеп, оригинал һәм тәрҗемә әсәрдә кулланылган синонимнар төрле вариантларда тәрҗемә ителгәннәр. Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү шулай эшләүне таләп итә дә.

Нәтиҗәдә, әсәрдә 21 синоним табылды. Шуларның I) синонимнарның ике әсәрдә дә тулы эквивалентлы булу очраклары – 45%, II) тәрҗемәдәге синонимнарның оригинал текстта бер генә сүз белән белдерелү очраклары – 19%, III) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемәдә бер генә эквиваленты булу очраклары – 4,8%, IV) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемә әсәрдә эквивалентлары (яки тәңгәллекләре) булмау очрагы – 19%, V) тәрҗемә әсәрдәге синонимнарның оригинал әсәрдә эквивалентлары булмау очраклары – 9,5% тәшкил итә.













































Йомгак


фәнни эшемнең теоретик өлеше өстендә эшләгәндә, күп кенә фәнни хезмәтләргә, словарьларга (под редакцией Ф.Ә.Ганиев (баш редактор), К.С.Миннибаев, Ф.М.Газизова, Г.Г.Сабирова, Ф.Ф.Гаффарова) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2005, Ожегов С.И. Словарь русского языка. 2003, Ф.А.Ганиев, Ф.Ф.Гаффарова. Русско-татарский словарь. 2001, Ф.А.Ганиев. Татарско-русский словарь. 2009 һәм Ф.Яруллинның сайлаган “Рәнҗү” (“Обида”) әсәренә мөрәҗагать итәргә туры килде. Эш барышында бу хезмәтләрдән бары тик иң мөһим, иң актуаль юллар гына сайлап алынды.

I бүлектә татар теле һәм аның килеп чыгышы, синонимнар, аларның төркемчәләре һәм төрләре турында сүз алып барылды.

II бүлектә Ф.Яруллин турында кыскача мәгълүмат һәм аның “Рәнҗү” (“Обида”) әсәреннән синонимнар табып алынды. Әйтергә кирәк, Ф.Яруллинның әсәрендә синонимнар аз түгел. Тәрҗемәче дә моны исендә тота һәм аларны сакларга тырыша, әмма ул аның эчтәлеген оригиналдагы шикелле калдырмый, ә дәвам итеп, үзенчә тәмамлый. Бу күрәсең, тәрҗемәченең иҗади эше булып тора. Ләкин тәрҗемәченең бу карары миңа ошап бетмәде, чөнки оригиналны укып чыкканнан соң кызгану хисе уятса, тәрҗемәдә бераз күңел йомшара төшә. Сайлап алынган синонимнар төркемнәргә бүленде (I) синонимнарның ике әсәрдә дә тулы эквивалентлы булу очраклары, II) тәрҗемәдәге синонимнарның оригинал текстта бер генә сүз белән белдерелү очраклары, III) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемәдә бер генә эквиваленты булу очраклары, IV) оригинал әсәрдәге синонимнарның тәрҗемә әсәрдә эквивалентлары (яки тәңгәллекләре) булмау очрагы, V) тәрҗемә әсәрдәге синонимнарның оригинал әсәрдә эквивалентлары булмау очраклары).





Әдәбият исемлеге


1) Алексеева И.С. Введение в переводоведение. Учебное пособие/ И.С.Алексеева. – Москва. – Санкт-Петербург: ACADEMIA, 2004. – 246 с.

2) Алексеева И.С. Профессиональное обучение переводчика/ И.С.Алексеева. – С-Пб, 2000.

3) Байрамова Л.К. Татарстан: Языковая симметрия и асимметрия/ Л.К.Байрамова. – Казань: КГУ, 2001. – 267 с.

4) Виноградов В.С. Введение в переводоведение/ В.С.Виноградов. – М., 2001.

5) Ганиев Ф.А, Гаффарова Ф.Ф. Русско-татарский словарь. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 207 б.

6) Ф.А.Ганиев. Татарско-русский словарь. – Казань: Татарское книжное издательство, 2009.

7) Казакова Т.А. Художественный перевод/ Т.А.Казакова. – С-Пб., 2002.

8) Ожегов С.И. Словарь русского языка. – Москва: ООО «Издательский дом «ОНИКС 21 век»: ООО Издательство «Мир и образование», 2003. – 896стр.

9) Салимова Д. Сиситема частей речи русского и татарского языков/ Д.Салимова. – Казань, 2000. – 230 с.

10) Сафиуллина Ф.С. Стилистические моменты, связанные с порядком слов в предложении в татарском языке/ Ф.С.Сафиуллина// Сб. аспирант. Работ. Гуманитарные науки. – Казань, 1968. – С. 143-155.

11) Сафиуллина Ф.С. Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков. Ч. 1. Простое предложение: Уч. Пособие для студентов/ Ф.С.Сафиуллина, М.З.Закиев. – Казань: КГПИ, 1976. – 87 с.

12) Сафиуллина Ф.С. Влияние русского языка на синтаксический строй татарского языка/ Ф.С.Сафиуллина. // Взаимовлияние и взаимообогощение языков народов СССР: Сб. – Казань, 1982. – с. 68-72.

13) Сафиуллина Ф.С. Шагыйрьнең бер тәрҗемәсе/ Ф.С.Сафиуллина // Казан утлары. – 1985. - №11, Б. 167-169.

14) Сафиуллина Ф.С. Сүзлектән карыйм әле… / Ф.С.Сафиуллина. // Сов. Мәктәбе. – 1986, - №8. – Б. 59.

15) Сафиуллина Ф.С. О языке перевода статьи В.И.Ленина «Задачи союзов молодежи» / Ф.С.Сафиуллина // Лениниана в филологии и журналистике: Сб. ст. – Казань: КГУ, 1990. – С. 62-67.

16) Скворцов Г.П. Учебник по устному последовательному переводу. Французский язык/ Г.П. Скворцов. – СПб, 2000.

17) Солодуб Ю.П. Теория и практика художественного перевода: Учебное пособие для студентов вузов. – М.: Академия, 2005. – 296 с.

18) Солодуб Ю.П., Альбрехт Ф.Б., Кузнецов А.Ю. Теория и практика художественного перевода/ Ю.П.Солодуб, Ф.Б. Альбрехт, А.Ю.Кузнецов. – Москва: ACADEMIA, 2005. – 304 с.

19) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 2005. – 848 б. (под редакцией Ф.Ә.Ганиев (баш редактор), К.С.Миннибаев, Ф.М.Газизова, Г.Г.Сабирова, Ф.Ф.Гаффарова)

20) Тезисы докладов на конференции по теории и критике художественноного перевода. – Л., 1961.

21) Теория и критика перевода/ Под. Ред. Б.А.Ларина. – Л, 1962.

22) Тер-Минасова С.Г. Язык и межкультурные коммуникации/ С.Г.Тер-Минасова. – М., 2000.

23) Учебное пособие для институтов и факультетов иностранных языков. – Киев: Изд-во КГУ, 1989. – 292 с.

24) Ханбикова Ш.С, Сафиуллина Ф.С “Синонимнар сүзлеге” – “Хәтер” нәшрияты, Казан, 1999.

25) Хакимова С.Г. Фәнис Яруллин: Тормыш юлы һәм иҗаты. Казан, 2006.

26) Юсупов Р.А. Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре. – Казан: ТДГПУ, 2001. – 312 б.

27) Юсупов Р.А. Тәрҗемә һәм сөйләм культурасы / Рүзәл Юсупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 240 б.

28) Яруллин Ф. Высота. Казань: изд-во «Дом печати». – 2003. – 320 стр.

29) Яруллин Ф. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 3 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 512 б.




















1 Ш.С. Ханбикова, Ф.С.Сафиуллина “Синонимнар сүзлеге” – “Хәтер” нәшрияты, Казан, 1999.


1 Юсупов Р.А. Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре. – Казан: ТДГПУ, 2001. – 312 б.


1 Хакимова С.Г. Фәнис Яруллин: Тормыш юлы һәм иҗаты. Казан, 2006.


2 Хакимова С.Г. Фәнис Яруллин: Тормыш юлы һәм иҗаты. Казан, 2006.


1 Юсупов Р.А. Тәрҗемәнең теоретик һәм практик мәсьәләләре. – Казан: ТДГПУ, 2001. – 312 б.





Автор
Дата добавления 20.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров48
Номер материала ДБ-370363
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх