Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Статьи / Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак мәсьәләләреннең күтәрелеше
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак мәсьәләләреннең күтәрелеше

библиотека
материалов

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә гаилә, әдәп-әхлак

мәсьәләләреннең күтәрелеше

Бакый Урманче исемендәге

2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы

Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зарипова Әнисә Газизулла кызы


Г. Кутуй үзен шагыйрь, драматург, прозаик, публицист, тәрҗемәче буларак таныткан, үз заманының әдәби хәрәкәтендә кайнаган җәмәгать эшлеклесе.

Алга омтылыш, тормышның һәр өлкәсендә зарур үзгәрешләр, гомуми җанланыш, капма – каршы карашлар бәрелеше әлеге сәләте тулы файдаланылмаган хатын – кызны да иҗтимагый яшәеш мәйданына чыгара. Гадел Кутуй исә кордашлары арасында нәфис затларга мәдхия җырлаучы буларак аерылып тора, алданрак бара. Һәм менә нәкъ хатын – кыз бөеклеген данлаган “ Тапшырылмаган хатлар “ повесте аны бөтен дөньяга танытты. Кечкенә генә күләмле, гади итеп язылган әсәр ни өчен бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмады! Минем уйлавымча, иң саф, иң олы хис – мәхәббәт хисе, балаларны пар канатлы нигездә тәрбияләү – гаиләнең төп кануны , кешенең күңелен биреп эшли торган һөнәри хезмәте һәм, гомумән, бу тормышта бәхетле кеше булып яшисе килеп яшәү теләге, чорлар, гасырлар, буыннар алышынса да, үзенең асыл кыйммәтләрен, мәгънәсен югалтмый.

Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәренә бүгенге көн күзлегеннән чыгып, әдәп-әхлак каннуннарын, яшәешебезнең асыл кыйммәтләрен, дин нигезләрен, җәмгыятебездә барган үзгәрешләрне аңлап, хөкүмәтебезнең гаиләләрне кайгыртуга йөз белән борылуын күреп заманча бәя бирү актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Тапшырылмаган хатлар” повесте исеменнән үк күренгәнчә, эпистоляр жанрда, ягьни хатлар рәвешендә язылган. Әсәрдә дүрт хат – дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе – мәхәббәт тарихы, икенчесе – гаилә тарихы, өченчесе – хезмәт юлы тарихы, дүртенчесе – бәхетле булырга теләү тарихы. Бу тышкы бүленеш кенә түгел, бәлки идея-композицион бүленеш. Һәр хат повестьта күтәрелгән проблеманың билгеле бер ягын сәнгатьчә хәл итүгә буйсындырылган. Аларның барысын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәләреннән хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, бала тәрбияләү, кешенең үз хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте кебек проблемаларга кадәр үсә.

«Тапшырылмаган хатлар» повестеның төп темасы – мәхәббәт. Г.Кутуй, гаҗәеп зур осталык һәм җылылык белән, Галия образын психологик үсештә күрсәтә. Галия Казанда рабфакта укый. Искәндәрне очрата, аңа чын күңелдән гашыйк була.

Мәхәббәт искиткеч гүзәл хис, ул кешегә яңа яшәү көче, энергия, тормышына шатлык өсти торган, илһам, дәрт бирә торган серле, сихри бер халәт. Мәхәббәт кыенлыкларны, авырлыкларны җиңәргә булыша, яшәү дәрте сүнгәндә дә, кем өчендер бик кирәк булуыңны аңлау, аның өчен генә яшәү – мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуына ышандыра. Мәхәббәт хисен тормыш азагына кадәр вакламыйча, кадерләп саклау – кешенең тормышын тулыландыручы иң зур бәхет. Кызганыч, безнең геройларыбыз икесе арасында туган олы мәхәббәт хисен ахырга кадәр саклый алмыйлар. Бу очракта Искәндәрне генә гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар икесе дә гаилә корып яшәргә әзер кешеләр түгел, ә гаилә кору өчен кешедә җаваплылык һәм төп тәрбияне биргән нигез – гаилә, ата-ана җылысын, назын тоеп, гаилә тәрбиясе нигезендә үсәргә кирәк. Искәндәрнең алдагы тормышы турында сөйләнми. Галия ата-ана назы, гаилә җылысы күрмәгән, гомумән, гаилә тормышының нинди булырга тиешлеген аңлап җитмәгән, яшь, беркатлы, тәҗрибәсез кыз. Искәндәр белән Галия ир белән хатын булып гаилә корып яши башлагач та, аларның кимчелекләрен аңлатырга, киңәш бирергә янында әти-әниләре юк.

Галия белән Искәндәр яратышып өйләнешәләр. Бергә китап уку, роль өйрәнү. Искәндәр Галияне ярата, спектакльдән соң ул, мәсәлән, гримын да сөртмичә өенә ашыга.Чөнки, ди ул Галиягә “мин бу рольне син күрсәткән төзәтмәләр белән, сине сөеп, синең турыңда уйлап, син биргән шатлык эчендә уйнадым.”-ди.

Әмма озакламый гаилә күгендә болытлар куера башлый. Беренче бәрелешү Галия университетның медицина факультетына укырга керегә карар иткәч була. Искәндәр Галиягә “Артистка булырга теләмисең икән, миңа яхшы иптәш бул. Белемең болай да җитәрлек... Күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшик”,-ди. Искәндәр аның артистка булуын, укымыйча, өйдә утыруын, хатын гына булып калуын тели. Ләкин Галия Искәндәрнең сүзләре белән килешми.

Бер яктан Искәндәрнең сүзләрендә хаклык бар, аның нияте изге. Гаиләнең ныклап аякта басу чорында бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәү бик мөһим. Галиягә теләгенә ирешү өчен бераз сабыр итәргә, тормыш җаена кереп киткәч, теләкләрнең үтәлүен тормышка ашыру турында уйларга кирәк. Хәзерге көндә Татарстан Республикасында хатын-кызлар арасында театр әһелләре, җәмәгать эшлекләре, журналистлар, лидер хатын-кызлар бар. Димәк, артистка булу, эшлекле хатын-кыз булу гына гаиләсез булырга һәм аны җимерергә сәбәп була алмый.

Мәхәббәт үз алдына гына яши алмый: ярату ике яктан да тигез булырга тиеш. Гаилә төзеп, балалар тәрбияләп яши башлагач, карашларның да уртак булуы кирәк. Галия гаиләдә килеп чыккан ызгышлар турында Искәндәр белән ипләп кенә сөйләшергә тели. Әлеге низагларда Галиянең дә гаебе бар: җәмгыять эшен иреннән, балаларыннан өстен күрә. Балалары үскәнче генә, стена газеталары чыгарып йөрмәсә дә ярый иде!

Галия, гаилә дәфтәре уйлап чыгарып, гаиләдәге конфликтларны бетерергә тели. Ләкин Галия ир-ат характерын бөтенләй белми һәм аңламый да. Бер генә ир кеше дә дәфтәр тутырып утырмый, хәтта аның белән бер тапкыр утырып сөйләшергә мөмкин, ә гаиләдәге конфликтларын хатын-кыз үз зиһене, акылы, сабырлыгы аша гаилә җылысын сүндерми сакларга, туры юлдан алып барырга тиеш.

Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тулыландыралар. Ул-уртак бәхет. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу-икесенең дә гаебе. Хәтта кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны да парлап ташыйлар. Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер- берсенә охшамаганнар. Кеше язмышы турында әйтәсе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез.

Дини күзлектән чыгып караганда да ир белән хатының гаилә алдында җаваплылыгы бер үк дәрәҗәдә. Хатын-кыз ир-ат сүзен санлаучы, үтәүче, балаларына дөрес тәрбия бирүче булса, ә ир-ат гаиләнең башлыгы, туйдыручы, балаларына яхшы ата сыйфатлары күрсәтүче, җаваплы кеше буларак бәялләнә. “Ирнең йорттагы урыны зур. Шуның өчен дә һәр вакытта да аның белән йортта да, вә балаларын каршында да аны кадерләп вә ихтирам итеп кенә мөгамәлә кыл. Иреңне ихтирам итүең үзеңә ихтирамны гына арттыра, ә аны кадерләвең-үзеңнең кадереңне генә үстерә.”1

Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, аның табигате шундый. Галия беренче мәхәббәтеннән, яраткан кешесеннән авырга уза, ул аның өчен бик зур шатлык, куаныч була. Ләкин Искәндәр ана булырга бөтен күңеле белән әзер Галияне аңлап җиткерми, бу халәттә хатын-кызның нинди хисләр белән януын аңламый, ә бары тик үзе турында гына уйлый, аның аталык вазифасын үтәргә әзер түгел икәнлеге ачыклана. Ләкин Галия дә Искәндәрнең бу халәтен аңлап җиткерми. Ата назы, җаваплылык хисе булмаган Искәндәргә тагын бер бала – Рафаэльне бүләк итә. Балалар табып кына гаиләне саклап калып булмаганлыгын һәм Искәндәрне үзгәртеп булмаганлыгын ул аңламый. Галиянең балалары Искәндәрне һәрдаим сораштырып: «Әти кая?» кебек сораулар биреп торалар. Искәндәр нинди кеше булса да, ул – балалары өчен ата. Беркем дә балаларга әти-әниләреннән кала ата һәм ана назы бирә алмый.

Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канаты пардыр...”,- борынгылар әнә шулай җырлаган. Пар канатлы булып ,бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып яшәү бик мөһим. Өйләнешкәннән соң һәр яшь кеше бер-берсе алдында җаваплылык тоярга, ә яшь пар гаилә бәхете һәм балалары алдында җаваплы булырга тиеш. Шушы таләпләр үтәлгәндә генә, гаилә нык һәм бәхетле булачак, таркалмаячак. Яшь парлар бер-берсенә терәк булып яшәгәндә генә балалар бәхетле булачак.

Галия образы әсәрдә үсештә итеп күрсәтелә. Галия һөнәри үсештә алга китә, осталыгы, кешеләр арасында абруе арта. Нәфисәне коткару вакыйгасыннан соң ул безнең алдыбызга бөтенләй икенче шәхес булып килеп баса. Ата-ана өчен баланың үлеме – зур фаҗига, мәңгелек күңел ярасы. Галия зур батырлык эшли, Нәфисәне үлемнән коткара. Нәфисәнең әти-әнисен гомерлек газаптан саклап кала. Табиблар, шәфкать ияләре, кешеләрне савыктыру белән бергә кешеләргә шатлык өләшәләр. Галия дә үз эшен яхшы белгән тәҗрибәле белгеч. Аның бу әйтеп бетергесез зур хезмәте мактауга лаек.

Повестьның ахыры Галиянең Вәли Сафиуллин белән гаилә корып яши башлавы, бәхетле гаилә булуы белән сурәтләп бирелә. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, ләкин тормышта әкияттән аермалы буларак могҗизалар бик аз була. Хәзерге көндә үз балаларын да ташлап чыгып киткән, «ата» исемен йөрткән ир – атлар да шактый. Ир-ат бик сирәк очракта ике балалы хатынга өйләнә. Мәхәббәтнең әллә нинди тормыш киртәләрен җимерергә сәләтле булуына ышанабыз.

Бәхет... Нәрсә соң ул бәхет? Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә бәхет төшенчәнең бирелешен бүгенге көн күзлегеннән чыгып аңлаганда, түбәндәге нәтиҗәгә килербез. Кеше җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа. Тулы бәхет минем уйлавымча, мәхәббәт хисләрендә янып , олы мәхәббәтне вакламыйча тормыш азагына кадәр саклау, уртак балалар булу һәм ир белән хатынның пар канатлы булып яшәве, кешенең шәхес булып иҗади үсеше өчен яраткан эше булып һәм һөнәри хезмәтеннән ләззәт табып, рухи, күңел тынычлыгы белән яшәве – бәхет төшенчәсенең бөтенлеген тәшкил итүче кыйммәтләр дип аңлыйм мин.

Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте яшьләрне бүгенге көн тормышына әзерләүгә, җирлек тудыручы, Галия белән Искәндәр хатларыннын сабак алып, гаилә корып яшәү – бик җавплы, кеше тормышның асыл мәгънәсе – бала тәрбияләү, аңа ата – ана назын тоеп яшәргә шартлар тудырырга кирәклеген бөтен тулылыгы белән укучы күңеленә җиткерүче әсәр.




Файдаланган әдәбият

  1. Галимуллин Ф. Гадел Кутуй хаты: (Язучының сугышта язган хаты турында) / Фоат Галимуллин // Шәһри Казан.-2002.-5 февраль.

  2. Попов Г. Г. Кутуйның “Сагыну” нәсеренә лингво-стилистик анализ //Фән һәм мәктәп.-2004.-№4.-Б.30-31.

  3. Мансуров З. Мөбәрәк тәсбих мәрҗәне: Гадел Кутуйның тууына 100 ел (Әдип каберенә бару юлында туган уйлар) // Мәдәни җомга.-2003.-19

  4. Ситдыйков Л.Н. Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре (Дәрес-композиция үрнәге) /Ләлә Ситдыйкова // Ачык дәрес.-2006.-№ 11.-Б.-6-7.

  5. 100 ел элек, 1903 елның 28 ноябрендә мәшһүр татар язучысы Гадел Кутуй туган: Кыскача биографиясе // Татарстан.-2003.-№9.60-61.

  6. Нуруллин Р. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына - 100ел // Мәгариф.-2003.-№11.-Б.7-8

  7. Нуруллин Р. Нәфис затларга мәдхия җырлаучы: Язучы Гадел Кутуй // Сөембикә.- 2003.-№11.-Б.14-17.

  8. Нуруллин Р. Дәртле һәм моңлы күңел: Гдел Кутуйның тууна 100 ел // Мәдәни җомга.-2003.-5 декабрь.

  9. Сәмигуллина В. “Тапшырылмаган хатлар” повестена анализ: (Гадел Кутуй әсәре) // Фән һәм мәктәп.-2004.-№6.-Б.38-40.

  10. Хөсәенов Р. Кутуйны сагыну: Гадел Кутуйның тууна 100 ел // Шәһри Казан.-2003.-28 ноябрь.

  11. Нурмөхәммәт Т. Җидегән йолдыз яктысы: Язучы Гадул Кутуй турында // Мәдәни җомга.-1998.-8 май.

  12. Рамазанов Ә. Гадул Кутуйның “Сагыну” нәсере: Дәрес үрнәге //Мәгариф.-2000.-№7.-31 Б.

  13. Әгъләмов М. Атадан бала яшь кала: (Шагырь Гадел Кутуйның иҗади портреты ) // Мәйдан.-2005.-№4.-Б.36-39.

  14. Исламов Ф. Язучы-патриот: Г. Кутуйның тууна 100 ел тулу уң аеннан // Ватаным Татарстан.-2003.-28 ноябрь.

  15. Исламов Ф. Тынгы белмәүче, янар хисле зат: Гадел Кутуйның тууына 100 ел тулу уңаеннан // Татар иле.-2003.-№48.-Б.7.

  16. Гарәпшина Л. Гадел Кутуй-драматург:(Язучы турында) // Фән һәм мәктәп. -2005.-№1. -Б.15-18.

  17. Гарәпшина Л. “Тапшырылмаган хатлар” язылмыйча кала: Г. Кутуй прозасында заман һәм герой концепциясе //Идел.-2003.-№11.-Б.72-73.

  18. Кутуй Г. Яза белеп языгыз!:Күренекле шагырьнең ана телебезне кайгыртып язган мәкаләсе //Мәдәни җомга.-2003.-28 ноябрь.

  19. Гарипова Р. Гаилә-гомер чишмәсе: (Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча татар әдәбияты дәресе) /Ризәлә Гарипова //Ачык дәрес.-2007.-№5.-Б.4-5.

  20. Шакир А. Гадел Кутуй белән бергә: (тууына 55 ел тулу уңаеннан) // Казан утлары.-2006 .-№ 2. -Б.77-78.

  21. Кутуева Г. Сагыну: Гадел Кутуйның тууына – 100 ел // Сөембикә.-2003.-№11 .-Б.14-17.



















1 Ниязетдин мулла Миңлеәхәт әл- Хәнәфи ”Ир бәлән мөгамәлә итү серләре” Түбән Кама , 2009 нчы ел


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 10.09.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров3145
Номер материала ДБ-185840
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх