Инфоурок Другое Другие методич. материалыГ. Тукайга багышланган кичә өчен тамаша сценарие

Г. Тукайга багышланган кичә өчен тамаша сценарие

Скачать материал

Ютазы муниципаль районының

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “Бәйрәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 

 

 

 

 

 

Габдулла Тукай тууның 130 еллыгына багышланган

“Мәңге яши, яшьни яшь Тукай”  кичәсенә

сәхнәләштерелгән тамаша сценарие

 

 

 

 

 

 

Әзерләде: Халикова Гүзәл Илгизәр кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Бәйрәкә авылы, 2016нчы ел

 

Пәрдә.

(Авыл күренеше. “Туган авыл” көе яңгырый)

Алып баручы.

“Туган авыл” шигырен укый.

(Ана ишегалдын себерә. Бала елаган тавыш ишетелә. Ана кереп баланы алып чыга, бишек җырын җырлый. Кырыйда эскәмиядә Гали песи белән уйнап утыра. Бала йоклап киткәч, Ана баланы өйгә кертә. Чыга).

Ана: Т-с-с-с, улым Гали, энең йоклап китте. Шаулама!

Гали: Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай hәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

(ояда Акбай өреп куя, ул көнләшә. Гали Акбай янына бара, башыннан сыйпый, сөяк белән алдап чыгара, уйната.)

Гали:

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор,

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,

Мин туганга тик ике айлап булыр я өч кенә.

Юк кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Гали:

Ах, юләр маэмай, тырыш яшьләй зурайгач җайсыз ул,

Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул!

(Гали Акбайны иркәли, кереп китә. Акбай йоклап китә. Күбәләкләр очып чыга, алар бии-бии аны уята, бергәләшеп бииләр)

Акбай: Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табыламы соң ризык?

Күбәләкләр:.

Мин торам кырларда,

Болында,урманда

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда

Иркәли hәм сөя

Кояшның яктысы

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомерем бик кыска:

Бары бер көн генә

Бул яхшы, рәнҗетмә

Hәм тимә син миңа.

(Алар куыша-куыша чыгып китәләр)

(Ана тәрәзәдән Галигә эндәшә)

Ана: Улым, Кәҗә белән сарыкка печән сал әле!

Гали: иии, әни, без малайлар белән урманга бармакчы идек! Кайткач салырмын!

Ана: И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш

Эш агачы hәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч hәм бик җиңел.

(Ана кереп китә. Гали печән бирә. Ата чыга)

Ата: Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән ,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

(Гали чыгып китә. Ата кәҗә янына килә)

Ата: Яле Кәҗә-мәкәрҗә!

Сөт бир әле миңа, җә!

(Ачуланып) ии, сине асрап ятудан ни файда! Ярты стакан сөт бирмисең!

Әнисе, чык әле монда!

Кара монда, Хатын!

Үзең яхшы беләсең печән хакын,

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Ана: (күз яшләрен сөртеп) Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?(Куып чыгаралар)

(Моңсу көй. Китеп баралар. Юлларында куян очрый)

Кәҗә: И, куян, куркак куян, йомшак куян,

Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

Куян:

И җаным, син яшҗ бала шул, белмисең,

Төште зур хәсрәт, ничек моңаймыйсың?...

Сарык: И бичара куян, кайгырма! Хәзер син ялгыз түгел, без синең дусларың. Без стне ташламабыз. Әйдә киттек дуслар!

 

2 пәрдә

Алып баручы. “Шүрәле” әсәреннән 1нче бүлекне укый.

(Авыл. Гали печән чаба. Кемдер сызгыра. Былтыр керә)

Былтыр: Гали, әйдә урманга барабыз!

Гали: И-и-и, куркам мин!

Былтыр: Нәрсәдән?

Гали: Урманда Шүрәлеләр яши , дип сөйлиләр!

Былтыр: ич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен әм убыр,

Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

Ич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк

Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк!

Киттек, дустым, курыкма!

Гали: Я, ярар, киттек, Былтыр абый!

(Артларыннан Шүрәле килеп чыга, аркаларына кулын сала, малайлар куркып китә. Бер-берсенә шаккатып карыйлар, әйләнеп чыгалар)

Былтыр: Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Гали: Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Былтыр: Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби.

Гали: Төз түгелдер куллар-аяклар да ботак-тармак кеби.

Былтыр: Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе.

Гали: Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.

Былтыр, Гали: Әй, син кем?

Шүрәле: Мин – Шүрәле!

Былтыр, Гали: Шүрәле?

Шүрәле: Кытыкларга яралгандыр минем бармакларым,

Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Килче, егет, икәү уйныйк бераз кети-кети.

Б. Яхшы, яхшы, мин карышмыйм, уйныймын.

Тик шартыма күнмәссең диеп кенә уйлыймын.

Ш: Нинди шарт?

Б: Шунда бар ич бик озын әм бик юан бүрәнә.

Шул агачны бергә-бергә арбага салыйк

Бүрәнәнең бер  очында бар ярык

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы.

(Шүрәленең бармагы кысыла, кычкыра)

Б: Я, хуш, Шүрәле!

Ш: Әйтче, мәрхәмәтсез, кем син? Исемең кем синең?

Б: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал:

Чын атым Былтыр минем!

(Шүрәле кычкыра, башка шүрәлеләр чыга,әйләндереп ала)

Ш: Кысты, харап итте явыз Былтыр мине!

Шүрәлеләр:

И, юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел?!

(Шүрәлене коткаралар, чыгып китәләр. Шүрәле бармагына өреп утыра. Су анасы чыга. Шүрәле шакката, әйләнеп чыга).

Ш: Бу кем тагын? Әй син кем?

Нишләп минем урманда рөхсәтсез йөрисең?

Су анасы: Ой-ой-ой! Зинар кычкырма шулай! Күрмисеңме ничек калтыранам. Җитмәсә балыкларымны, бакаларымны сагындым. Су анасы мин, Су анасы!

Ш: Су анасы булгач, бар үзеңнең суыңа элдерт, болай да ачу килгән чак. Минем урманымда кеше куркытып йөрмә! Бу сиңа пляж түгел!

С. А.: Әллә синең урманыңда йөрү бик рәхәт дип белдеңме? Хәлемнән килсә, суымнан чыкмас идем дә. Басмада калдырган алтын тарагымны бер авыл малае урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин?. Менә мин шул малайны эзлим. Ярдәм ит миңа, урман хуҗасы!

Ш: hай , туган, аңлыйм мин синең хәлеңне. Беләм мин ул гаиләне (йодрыгын селки).. Ул малайның абыйсы Былтыр минем бармакларымны шундый итеп кыстырды-ы-ы-ы! Әле дә авыртып тора. Өф-өф-өффф.

С.а. Тизрәк әйт, кайда ул авыл?

Ш: Авылмы? Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр.

С.а. Соң әйдә, киттек тизрәк шул Кырлайга!

Ш: Ә-ә-ә! Ашыкма әле! Алар авылда түгел шул. Пар атка утырып Казанга киттеләр. Үзем күрдем!(“Пар ат” җырының көе яңгырый)

С.а: hай кайгы минем башларыма, hай балыкларым, кыслаларым.

Ш: Я, ярар бик бетеренмә әле. Тиздән җәй җитәр, әлегә миндә кунак булырсың. Минем урманымның нинди матур икәнен белмисең бит әле син! Бу сиңа су төбе түгел! Беләсеңме, Су анасы, без бит бүген юкка гына очрашмадык. Безне монда барыбызны да кем җыйды дип уйлыйсың? (Тукай чыга)

С.а. Әлбәттә? Тукай үзе!

Якты йолдыз булып атылган ул

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган,

Тугры Тукай, моңлы Тукай булган,

Сизмәгәндер үзе дә

Зур Апушка әверелгәнен авыл улыннан!

(Костюм, түбәтәй кигән Тукай килеп чыга).

Тукай:

Еллар үтеп бара торгач, картайсам да,

Бөкерем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да,-

Күңелем минем япь-яшь калыр, hич картаймас,

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны,

Күңелемдә көн hаман аяз – hаман яз:

Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә,

“Без китәрбез, сез каласыз!” – дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

1 укучы

27 ел яшәде ул җирдә,

Гомерен шигырь белән бизәде.

Үтте гомере, калды шигырьләре,

Гомере үтүен үзе сизмәде.

Яши күңелләрдә бөек шагыйрь

Шигырьләрен hаман укыйбыз.

Әллә ничә тапкыр ишетсәк тә,

Укып, тыңлап hич тә туймыйбыз.

2 укучы.

“Тукай” дигәч, уйлар әллә кая –

Үткәннәргә кире йөгерә.

Бишектән үк халкым моңы булып

Кергән бит ул безнең күңелгә.

Тукай рухы – татар рухы бит ул,

Минем җанда, синең җаныңда.

Без инану белән әйтәбез бит:

“Татар яшәр Тукай барында!”

Тоясыздыр, бүгенгене узып

Тукай бара килер чорларга.

Шулай булгач, “Туган тел”не безгә

Җырларга да әле җырларга!

(“Туган тел” җыры башкарыла).

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Г. Тукайга багышланган кичә өчен тамаша сценарие"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по связям с общественностью

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 773 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.09.2016 3952
    • DOCX 55.5 кбайт
    • 53 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Халикова Гузель Ильгизаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Халикова Гузель Ильгизаровна
    Халикова Гузель Ильгизаровна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 46642
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой