Инфоурок Другое КонспектыГ. Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү

Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү

Скачать материал

                          

Тема: Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү.

Максат: 1. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын  анализлау.   2. Уку тизлеген, бәйләнешле сөйләм телләрен, фикерләү сәләтен үстерү. 3.Милли горурлык,  кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Бурычлар: Халык әкиятләреннән аермалы буларак, шигырь белән язылган булуын ачыклау; Татар сәнгатенең башка төрләренә дә этәргеч биргән әсәр булуын җиткерү; Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет – рәссам Б.Әлменов, Тавил Хаҗиәхмәтов, Ф.Әминов картиналары белән таныштыру; Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек тыңлау.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: Укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү;уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып- белү универсаль уку гамәлләре: Уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлелеккә салу; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

 Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: Фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

 Шәхескә кагылышлы: Дәрестә үзе башкарган эшләрне бәяләү, фикерләрен әйтә белү, экологик тәрбия бирү.

Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Җиһазлау: Интерактив тактада баручы презентация ,“Шүрәле”китабы,  укучылар әсәргә карата ясаган  рәсемнәр, “Әдәбият белеме сүзлеге”.

 

                                                       Дәрес барышы.

1. Ориентлашу – мотивацион этап (15 мин.).

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Барыгызның да кәефләре яхшымы? Бүген кемнең кәефе иң яхшысы? Ә кемгә бүген бераз авыррак? Яхшы кәеф булсын өчен мин дәресебезне уеннан башлап китәргә тәкъдим. Әлеге уен  фикер тупларга, дәрестә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.(уен аңлатыла, нәтиҗәләр ясала.)

2. Өй эшләрен тикшерү.Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләрен тикшереп үтик. Сез нинди эшләр башкарырга алынган идегез әле?

а) “Шүрәле” әсәрен укырга;

б) Әсәргә рәсем ясарга

Инде төркемдә киңәшеп алыгыз, кемнәр үз эшләре хакында сөйләр икән?

(Укучыларың чыгышлары тыңлана)

3. Белемнәрне тигезләү.

- Сезгә аеруча кайсы урыннар ошады?Шул урыннарны табып укып күрсәтегез.Бу юлы парларда киңәшәбез. Кайсыгыз укый.

(Җаваплар)

4. Уку мәсьәләсен кую.

-Ничек уйлыйсыз, балалар, дәресебезнең темасы нинди булыр?

(Г. Тукайның  “Шүрәле” әсәрен өйрәнү).

- Ә бүген дәрестә  безнең максатыбыз ?

 ( “Шүрәле” поэмасы аша  шагыйрьнең җиткергән фикерләрен ачыклау. Әсәрне анализлау).

(Тема тактага һәм дәфтәрләргә языла).

- Укучылар, “Шүрәле” әсәре нәрсә турында?  (төркемнәрдә киңәшегез).

(Җаваплар тактага язып барыла).

5. Операциональ – башкару этабы (27 мин.)

– Укучылар, сез әсәр белән таныштыгыз. Жанры буенча ул нинди төргә керә?   (Җаваплар)

“Поэма” сүзенә аңлатма бирү( “Әдәбият белеме сүзлегеннән” уку).

-         Укытучы. Әйдәгез, халык әкияте белән Тукай әсәрен чагыштырып карыйк әле?

-          Укучы. “Шүрәле” поэмасы Кырлай авылы табигатен тасвирлау белән башланып китә, ә халык әкиятендә Кырлай авылы турында бер сүз дә юк.

-         Укытучы. Укучылар, Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы сюжетына нигезләнеп төшерелгән мультфильмнан өзек карап китик әле.

-         Нәрсә күрдек? Поэма белән мультфильм арасында охшашлык бармы?

-         Укучы. Кырлай авылы табигатен, аның матурлыгын күрдек.

-          Укытучы. Укучылар поэманың беренче бүлегеннән сурәтләү чараларын табыйк әле? (чагыштыру- зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби, бик хозур рәт- рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат) (Эпитет Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр )

-         Укытучы. Поэмадагы һәм әкияттәге образларга игътибар итик .

-          Укучы. Поэмада да, әкияттә дә Былтыр образы бирелгән.

-         Аларга бәяләмә бирик (җаваплар).

(укучылар интерактив тактада  Былтыр һәм Шүрәлегә хас уңай һәм тискәре сыйфатларны “җыялар”)

                                                                                                                        

Былтыр

Шүрәле

уңай сыйфаты

тискәре сыйфаты                      

уңай сыйфаты

тискәре сыйфаты                      

матур

төнлә йөри

берүзе урманны якларга чыккан

үтермәкче була

көчле

кызганмый

батыр

 

эшчән

хайваннарны уята

ярдәмчел

 

тапкыр

 

ышанучан һ. б

 

хәйләкәр

 

 

 

уңган

 

 

 

җитез

 

 

 

 

(Эш дәфтәрләрдә дә башкарыла, соңыннан нәтиҗә ясала: )

Музыка яңгырый:

 

 6. Ял минуты

                                               

                                                  Шүрәле күзен ачты,

                                                  Төпкә дә менеп басты.

                                                  Уңга - сулга карады,

                                                  Унга кадәр санады.

                                                  1, 2, 3 – утырды,

                                                  1, 2, 3 – ул торды.

                                                  Я ботакка тотынып,

Алды таган атынып.

   Алан тулы төп тә төп,

  Сикергәли дөп тә дөп.

  Аннан кинәт тартыла.

 Физкультминут  тәмам була.

(Ш. Галиев шигыренә ияреп язылды)

7. Әсәрне өлешләргә бүлү.

(Укучылар тәкъдим итәргә мөмкин җаваплар: Авыл һәм урман, авыл һәм Шүрәле, авыл һәм әкият, табигать һәм Шүрәле һ. б.)

- Авыл сүзе еш кабатланды. Авыл табигате турындагы урыннарны табып укыйк әле(сайлап уку).

- Ни өчен Шүрәле әсәренә авыл темасы кергән? Төркемнәрдә киңәшегез.

(Җаваплар)

- Әсәр нәрсә турында? (Җаваплар тактага языла, дәрес башындагы җаваплар белән чагыштырыла)

- Әсәр шагыйрьнең туган җирен, балачагын сагынуы, яратуы турында.

Әлбәттә, Г. Тукай үзенең туган ягын, балачак истәлекләрен исенә төшерә, әлеге әсәр аша халыкның үткәненә карый.  Ә хәзер без бу искиткеч матур әсәрдән  өзек  тыңлыйк. Рәхим итегез.

(Укучылар “Шүрәле” әкиятеннән өзек сөйли)

Укытучы. Әсәр һәр өч телдә дә аһәңле, матур яңгырады. “Шүрәле” поэмасы 15 телгә тәрҗемә ителгән. Без ни өчен 3 телгә тукталдык дип уйлыйсыз.

Укучы. Татар теле - безнең туган телебез, рус теле- икенче дәүләт телебез, ә инглиз теле дөньяда аралашу өчен кирәк тел тел. Без бит мәктәптә дә 3 телне өйрәнәбез.

 Укытучы. Укучылар, ә безнең татар телебез башка телләр арасында нинди урында тора соң? Галимнәр планетабызның теләсә кайсы кешесе белән аралашу өчен 14 телне белү җитә дип саныйлар. Болар гарәп, инглиз,  япон, кытай һ.б. Шулар арасында безнең туган телебез - татар теле дә бар. Безнең татар телебез шундый бөек, затлы тел икән.

Ә Г. Тукайның  “Шүрәле” әсәре бөтен дөньяга танылган әсәр.

III. Рефлексия – бәяләү этабы. (3 мин.)

1.     -Укучылар, дәрестә нинди яңалык белдегез?

2.     Ә хәзер бүгенге дәрестә ничек катнашуыгыз хакында фразеологизмнардан файдаланып үзбәя бирегез.

Дәрестә үзегезнең ничек эшләвегезне бәяләгез:

            - җиң сызганып

            - күңел биреп

            - агым уңаена йөздем

            - баш күтәрми

             - кыек атып туры тидердем

  Дәресне ничек аңлавыгызны бәяләгез:

     - вакыт бушка китмәде

    - ничек кирәк шулай

    - суга җибәргән балык кебек

    - суга сәнәк белән язган  кебек

    - биш бармагым кебек

    - колак артыннан җибәрү

    - су урынына эчәм 

    - баш эшли

    - баш тишек

   - баш тубал кебек

3. Билгеләр кую.

4. Өйгә эш: 1) Дәрестә кичергән хисләргә таянып, Шүрәле турында хикәя, әкият яки шигырь язарга.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Список использованных источников

1.Әдәбият дәреслеге, 4 сыйныф. Автор А. Г. Яхин. Казан “Мәгариф” нәшрияты,  2008 ел.

2.Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын үстерелешле укыту программасы.1-4 сыйныфлар өчен.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан.” Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

3. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия: Ике томда. 2 том. / Төз. Л. И. Минһаҗева, И. Х. Мияссарова . – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (таРИХ), 2003

4. Тукай, Г.М. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр/ Габдулла Тукай; төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Бәшир;икенче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәнү"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыкальный журналист

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 989 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 19.04.2017 2291
    • DOCX 69 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Киямова Гульсина Рашитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Киямова Гульсина Рашитовна
    Киямова Гульсина Рашитовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 21608
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой