Г.Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәрен анализлау

Предпросмотр материала:

МБОУ «Лицей №159»

 

 

 

 

Тема: Хезмәткә    хөрмәт     (Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел   бишек”әсәренә анализ.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Башкарды:татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Ихсанова Альбина Альбертовна

 

 

 

Казан,2014

 

 

 

 Хезмәткә    хөрмәт     (Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек”әсәренә анализ.)

Максат:   1. ,,Туган ягым-яшел бишек” әсәрен уку.

                    2.   Сөйләм телләрен баету.                                                  

                    3.Туган төбәккә,халкыңның гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм аның       белән горурлары хисләре тәрбияләү.

 

Материал:     Г.Бәширов  портреты,   әсәрнең тулы басмасы,  язучының китаплары,  рәсемнәр, чигелгән, тукылган сөлгеләр.

 

Укыту методлары:    иҗади  уку,эвристик, әңгәмә.

 

Дәрес барышы

I Кереш   өлеш

                 1.Исәнләшү

                   2.Дәрескә әзерлекләрен барлау

                   3.Әйтем өстендә эш

http://www.museum.ru/imgB.asp?37589

 

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк»

                                                   Шиһабедтин Мәрҗани

 

 

-Ата-бабаларыбыз бик күп авырлыклар кичергән, ә барыбер үзенең гореф – гадәтләрен саклап калган.Шуларны истә тотып, Г.Бәширов үзенең “ Туган ягым-яшел бишек” дигән бик матур әсәрен язып калдырган.(Узган дәрестә укылганнан истә калган гореф-гадәтләрне әйттерү)

- Г.Бәшировның  якташы мәшһүр мәгърифәтче Ш.Мәрҗәни киләсе буынга бик  тә  мәгънәле  сүзләр  әйтеп  калдырган. Сез  аның  сүзләре  белән килешәсезме? Бу әйтемне сез ничек аңлыйсыз?(Укучылар фикере тыңланыла)

II Төп өлеш

                      1.Рәсемнәр буенча эш (элекке һәм хәзерге хезмәт турында сөйләшү).

 

 

http://i250.photobucket.com/albums/gg275/aiwn07/romanovka/romanovka110.jpg

http://ls2011.ru/_ld/46/88273667.jpg

 

 

- Кайсы рәсем  Г.Бәшировның  “Туган ягым – яшел бишек” әсәренең эчтәлегенә  туры килә?  Ни өчен?

                 2.Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү.

- Өй эше итеп ,,Орлык чәчкән көн” бүлеген укырга кушылган иде.Без бүген сезнең белән хезмәткә хөрмәт турында сөйләшербез.

                 3.Сүзлек өстендә эш.

 

 

Сбруй  -  ат җигү әйберләре

Верстак  - эш өстәле

Тәүфыйклы – тәрбияле

Кыяфәт – килеш-килбәте,төсе

 

-Тәүфыйк сүзенә караган өлешне кем укып күрсәтә?

           (Әдәбият дәфтәрләренә дәреснең темасын,эпиграфын,сүзлекне күчереп яздыру)

                   4. Текст өстендә эш

- Орлык чәчәсе көнгә ничек әзерләнәләр?

- Гомәр нәрсәләр турында хыяллана?

- Хатын-кызлар нинди эшләр башкара?

(Хатын-кызларның тормыш көтүләре сокландыра:  ир-атлар белән беррәттән эшлиләр, алардан калышмыйлар).

-Әйдәгез  хәзер Бәшир аганың  хезмәткә  булган  мөнәсәбәте  турында сөйләшик.  ,,Җир ул – нәкъ яшь бала кебек “-ди.Татар халкында  ,,Язның бер көне ел туйдыра”-дигән мәкаль дә бар.

- Тагын нинди йолаларга игътибар иттегез?Бәшир аганың күршесе Галимҗан  белән сөйләшкән урынны табып укыйк әле.

- Гомәрнең әтисенә нинди сыйфатлар хас?

- Галимҗанга  нинди сыйфатлар хас?

- Без үзебезгә үрнәк итеп нинди сыйфатларны алырга тиеш?

- Гомәрнең эшен җиренә җиткереп эшләмәгәнен күргәч, Бәшир ага нишли?(өзектән табып укыла).

- ,,Үзең тапкан мал гына кадерле “-дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

- Нинди хезмәт кенә хөрмәткә лаеклы?

- Бәшир ага гаиләсе хөрмәткә лаекмы? Ни өчен?

- Әйе, агач җимеше, кеше эше белән матур.

 

III Йомгаклау

          1.Дәрескә нәтиҗә ясау

- Әсәр безне нәрсәгә өйрәтеп калдырган?

- Үзебез өчен нинди яхшы сыйфатларны алырга кирәк?

- Язучы хөрмәткә лаекмы?

            2.Өй эше бирү

            3.Саубуллашу

                          

 

 

 

 

Краткое описание материала

Г.Бәшировның "Туган ягым- яшел бишек" әсәрен анализлау

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Ихсанова Альбина Альбиртовна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 5923
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 5923
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Ихсанова Альбина Альбиртовна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~110

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: