Инфоурок Информатика КонспектыГ.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы. «Сахибҗәмал» поэмасы.

Г.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы. «Сахибҗәмал» поэмасы.

Скачать материал

Г.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы. «Сахибҗәмал» поэмасы.

 

Гарипова Фәридә Солтангали кызы,

 Балык-Бистәсе муниципаль районы Зур Мәшләк урта мәктәбенең

 беренче  квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат: 1.Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхеснең үзенчәлекле якларын ачыклау.

2.            Иҗатында мәхәббәт темасы.

3.            Г. Кандалыйның «Сахибҗәмал» поэмасы өстендә эшләү:

а) хатын-кыз шәхесенә хөрмәт, аларның авыр, фаҗигале язмышының реаль сурәттә бирелеше, чынбарлыкның гәүдәләнеше;

б) лирик геройның эчке кичерешләре һәм авыл кызының лирик геройга мөнәсәбәте;

в)  хатын-кызның авыр тормышының сәбәпләрен ачуы;

г)  хатын-кыз образын тасвирлаудагы осталыгы, яңалыгы;

д)  тел -сурәтләү чараларын һәм татар халкының җанлы сөйләм телендәге образлы гыйбарәләрне куллануы.

4.            Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

 

Дәрестә куллану өчен материал: Г. Кандалый портреты, «Татар мәгърифәтчелек әдәбияты» (К.,1979) (16-29б.), Г. Кандалый «Шигырь һәм поэмалар» (К., 1988) җыентыгы, Г.Кандалый “Сәхипҗамал” (К., 1999), мультимидея проектор һәм компьютер,  http://adiplar.narod.ru/kandali8.htm

 

«Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер, Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…»  Г. Кандалый.

«Бүген дәрестә» стенды

1.     Г.Кандалый  шәхесенең үзенчәлекле яклары.

2.     Мәхәббәт турында язылган әсәрләре:

а) кыска шигырьләре

б) «Сәлам язым сәңа, җаным...»

в)”Сагыну”

г) «Фәрхи»

д)”Сәхипҗамал” поэмасы.  

 

Дәрес барышы.

I.Дәреснең максаты белән таныштыру. Кеше гомере – уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң жиле кебек. Ул шулкадәр кыска ки , әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш дигән моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле…

Кеше гомеренең и садә, саф хисләргә бай чоры -әлбәттә, яшьлеге, ә яшьлекнең аерылгысыз юлдашы - мәхәббәт ! Мәхәббәтне каен тузына да, тактага да, тирегә дә, ташка да язганнар. Баштагылары янып, череп бетсә, соңгылары, таш диварларга, кыяларга язылганнары сакланып калган. Таш йөрәклеләрдә дә бар мәхәббәт ялкыны!  Тикмәгә генә шагыйрь аның турында болай дип язмаган булыр иде:

“Мәхәббәт ул – үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...”

  Менә без дә бүгенге дәрестә Г.Кандалый иҗатында төп урын алып торган тема – хатын-кызга мәхәббәт темасы белән очрашырбыз. Шагыйрь кичергән хисләрне күзалдына китерербез һәм мәхәббәт турындә белгәннәребезне берберебез белән уртаклашырбыз. II.Үткән дәрес материалын актуальләштерү:

1. Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм  шәхесенең үзенчәлекле яклары. (Укучылардан сөйләтү.)

Г.Кандалыйның тормыш юлы турында сөйләнгәннәрдән нәтиҗә ясала. (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

III.            Яңа тема өстендә эшләү. Г.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы 6 нчыслайдны уку:

    «Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер, Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…»

 Таратылган карточкалардагы һәм дәреслектәге  кыска шигырьләр анализлана.

-Укучылар шигырьләрне сәнгатьле итеп укыйлар һәм анализ ясыйлар.

-   Әсәр нәрсә турыда? Шагыйрь ни әйтергә тели?  Тел- сурәтләү чаралары бармы? «Сахибҗәмал» поэмасы өйдә укырга бирелгән иде. Укучылардан кыскача эчтәлеген сөйләтү. (3-4 укучы сөйли.)  

-   Жанры ягыннан нинди әсәр?

-   Поэма дип, нинди әсәрләргә әйтәбез?

Кандалыйның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы бу.

-   Ни өчен бу яңалык? (Укучыларның фикерләре тыңлана, аннан соң нәтиҗә ясала.)

-   Г. Кандалый Борынгы һәм Урта гасыр әдәби традицияләргә таяна, Йосыф - Зөләйха, Сәйфелмөлек һәм Бадигылҗәмал, Ләйлә - Мәҗнүн, Фәрһад – Ширин кебек образларны үрнәк итеп ала, 17-18 гасырларда йомылыбрак калган дөньяви традицияләрне яңарта. Ул үзенең «Бәдигага», «Фәрхигә», «Сахибҗәмал» поэмаларында кайнар сөю хисенең көчле тойгы булуын күрсәтергә тырыша. Аның төп герое реаль тормышның үзеннән алына. Билгеле бер авылда яшәүче кызлар.

-   Икенче төп герой кем?

-   Лирик герой төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

-   Димәк, әсәрнең тематикасы нинди?(Поэмадан бүлекне уку, гашыйк булган кешенең эчке кичерешләрен күрсәтү.)  ( 2, 5, 8,9,14 бүлекләр.)

Борнай авылы кызының язмышын сурәтләп күрсәткән урыннарын укыту. (12 бүлек.) Нәтиҗә : Яман эшкә - җәза, яхшы эшкә - яхшылык, ди. Сахибҗәмалның муллага кияүгә чыгарга ризалык бирүен яхшы эш дип бәяли. Шул яхшылыкны эшләсә, аның матур нәтиҗәләр китерүен яза. Ә яман эш ямьсез нәтиҗәләр китерер, ди. Борнай авылы кызы акыллы кеше сүзенә колак салмаган, ди.

-   Поэманың идеясе нинди?

Әлбәттә, бөтен гомерен авыл җирендә уздырган Кандалый хәзрәткә тормышның мондый картиналары яхшы таныш булган. Ул бар нәфрәтен, ачуын хатын-кызны бәхетле итә алмаган надан, тәрбия күрмәгән ирдән эзли. Ә ни сәбәпле ир надан һәм тәрбия күрмәгән? Шагыйрь бу турыда уйламый. Ә ни өчен ир кеше хатынын бәхетле итә алмый? Шундый авыр эштә эшләгән өченме? Авыр эштә эшләгән ир хатынын кыерсытырга тиешме? Ничек уйлыйсыз? (Укучыларның фикерләре.) - Поэманың теле буенча укучыларның җаваплары тыңлана.

Ә хәзер дәфтәрдә сүзлек эше

 IV.            Теманы ныгыту өстендә эшләү. 

-   Поэманың төп герое кем?

-   Лирик геройның Сахибҗәмалга мөнәсәбәте нинди?

-   Лирик герой үзенең уй-хисләрен ничек белдерә?

-   Шагыйрь ул вакыттагы хатын-кызлар тормышын ничек сурәтли?

-   Хатын-кызны авырлыктан коткару юлын нәрсәдә күрә?

-   Үзе яраткан хатын-кызларны тормышта нинди итеп күрергә тели?

-   Үзенең мәхәббәтен белдерү өчен нинди сурәтләү чаралары кулана?     V.            Аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

-   Ни өчен «Сахибҗәмал» поэмасын реалистик әсәр дип санарга мөмкин?

-   Автор реализмы монда нәрсәдән гыйбарәт?

-   Хатын-кыз гүзәллеген мактауда, мәхәббәткә дан җырлауда «Сахибҗәмал» поэмасы борынгы поэмалардан нәрсә белән аерылып тора?

-   Г.Кандалыйның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы нәрсәдә?

-   Кандалый иҗатының халыкчанлыгы нәрсәләрдә күренә?

-   Шагыйрьнең сурәтләү чараларын кулланудагы үзенчәлекле яңалыклары турында нәрсәләр белдегез?

 VI.            Йомгаклау.

Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. Күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән, сәламәтлеге какшаган, аяк-куллары яргаланган һ.б.

Чынбарлыкка турыдан-туры якын килергә омтыла, крестьяннар яшәгән социаль һәм тарихи шартларны тормышның үзендәгечә дөрес сурәтләү Кандалый реализмының уңышы. Бу реализм беркатлырак, башлангычы гына. Ләкин әдәбиятка 19 йөзнең беренче яртысында Кандалый алып килгән яңалык – яңа  тематика, яңа герой, яңача сөю хисе, шәхес бәхете. Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы.. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:

(укучы шигырь сөйли)

Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм, Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм! Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам, Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!.. Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,

Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм, Ташлама са, беләсең лә, сер генәм! Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем, Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!

Хәтта без яшәгән чор әдибе Х.Туфан да Мәхәббәт турында, сөйгән ярын югалту ачысын кичереп “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен иҗат итә. Сүз сиңа,

Энҗе.(укучы шигырь сөйли)

Чыннан да,    «Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

                    Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…»

VII.            Өй эше: «Мәхәббәт турында шигырь яки хикәя язарга».

Үрнәге “Мәгърифәт” газетасы , №49.  9 нчы декабрь 2011ел.  Билгеләр кую.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Г.Кандалый иҗатында мәхәббәт темасы. «Сахибҗәмал» поэмасы."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ландшафтный дизайнер

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

 

 

Дәреснең максаты: 1.Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхеснең үзенчәлекле якларын ачыклау.

2. Иҗатында мәхәббәт темасы.

3.     Г. Кандалыйның «Сахибҗәмал» поэмасы өстендә эшләү:

а) хатын-кыз шәхесенә хөрмәт, аларның авыр, фаҗигале язмышының реаль сурәттә бирелеше, чынбарлыкның гәүдәләнеше;

б) лирик геройның эчке кичерешләре һәм авыл кызының лирик геройга мөнәсәбәте;

в)  хатын-кызның авыр тормышының сәбәпләрен ачуы;

г)  хатын-кыз образын тасвирлаудагы осталыгы, яңалыгы;

д)  тел -сурәтләү чараларын һәм татар халкының җанлы сөйләм телендәге образлы гыйбарәләрне куллануы.

 

4. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен  үстерү.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.03.2015 1893
    • PDF 0 байт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гарипова Фәридә Солтангали кызы. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 19262
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Теоретические и методологические основы преподавания информатики с учётом требований ФГОС ООО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 154 человека из 49 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 717 человек

Курс профессиональной переподготовки

Создание и обеспечение электронного архива с использованием информационно-коммуникационных технологий

Специалист по формированию электронного архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 36 человек

Курс повышения квалификации

Методы и инструменты современного моделирования

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 69 человек

Мини-курс

Искусство и техника: совершенствование в художественной гимнастике

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История России: ключевые события и реформы

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 134 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 81 человек

Мини-курс

Управление и менеджмент в спортивной сфере

7 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе