Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Доп. образование / Научные работы / Габдрахман Әпсәләмовның “Яшел Яр” романында образлар системасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Доп. образование

Габдрахман Әпсәләмовның “Яшел Яр” романында образлар системасы

библиотека
материалов

ЭЧТӘЛЕК


Кереш 3


I бүлек. Татар әдәбиятында образ төшенчәсенең бирелеше 6-15


II бүлек. Габдрахман Әпсәләмовның “Яшел Яр” романында образлар системасы

    1. Романдагы образлар системасының парадигмасы 15-19


III бүлек «Яшел Яр» романындагы образларның характер үзенчәлеге 19-22

3.1 Төп образланың характер үзенчәлеге 22-64

3.2 Ярдәмче, эпизодик һәм аталучы образларның үзенчәлеге 64-78


Йомгак 78-82


Кулланылган әдәбият 82













КЕРЕШ


Габдрахман Әпсәләмовның “Яшел яр” романы 1968 елда иҗат ителә. Әдәби тәнкыйтьтә татар әдәбиятының бу чорына төрле бәяләмәләр бирелә. Әйтик, 1960 – 1980 еллар әдәбияты совет әдәбият белеме тарафыннан социалистик җәмгыятьнең иң югары казанышы кебек бәяләнде. Ләкин 1990 елларда башланган үзгәртеп корулар әлеге бәяне капма-каршысына әйләндереп куйды.

Ә. Еникиләр, М. Мәһдиевләр, А. Гыйлаҗевләр, Т. Миңнуллиннар, 60 нчы елгылар дип исем алган шагыйрьләр иҗаты белән билгеләнүче бу чор үзгә якын килүне таләп итә. Татар әдәбиятының 1960 - 1980 елларда милли нигезгә әйләнеп кайтуы, XX гасыр башында туган, 1917 еллар инкыйлаблары белән үсүдән туктаган яңалыкларга, эзләнүләргә тоташуы турында сөйли.1

Шушындый катлаулы чорда “Яшел яр” романы языла. Әлбәттә, әсәр социалистик реализм кысаларында иҗат ителә, автор тырыш, намуслы, җаваплы совет укытучысы образын гәүдәләндерә, аны үрнәк совет кешесе буларак тәкъдим итә. Бүгенге көн укучысына Г. Әпсәләмов дигән язучы “Ак чәчәкләр” романы белән таныш. Аның романының исеме хәтта бренд дәрәҗәсендә йөри. Табиблар өчен махсус “Ак чәчәкләр” премиясе булдырылган.

Яшел Яр” романы социалистик реализм иҗат методы белән язылса да, без аны бүгенге көн күзлегеннән чыгып тикшердек.

Хезмәтнең максаты – Г. Әпсәләмовның “Яшел Яр” романындагы образлар сисетмасын өйрәнү. Әлеге максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар куелды:

  • Яшел Яр” романын уку, аңа карата үз мөнәсәбәтебезне ачыклау;

  • романда булган образларны системага салу. Төп, ярдәмче, эпизодик һәм аталып үтүче геройларны барлау;

  • образлар системасының парадигмасын төзү;

  • әсәр нигезендә һәрбер образның характер үзенчәлеген ачыклау.

Хезмәтне язу барышында Ф. Галимуллин, Ф. Хатыйпов, А. Әхмәдуллин, Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминеваның, Ә.М. Закирҗановның хезмәтләреннән файдаланылды.

Тәнкыйть мәкаләләремнең булмавы хезмәтемнең актуальлеген билгели. Г. Әпсәләмов иҗатын тулаем алып тикшергән монографик хезмәтнең булмавы да шуны дәлилли. Әгәр роман бик борынгы заманнарда ук язылган булса да, аны һәр буын үз күзлегеннән чыгып бәяләр иде. Чөнки укытучылык эше һәрвакыт яңарып, үзгәреп тора, шул рәвешле әдәби әсәргә караш та үзгәрә. Җәмгыять бер урында тормый. Яки алга бара, яки артка тәгәри. Романдагы төп образларның берсе Җәгъфәр сүзләренчә әйтсәк, “Тормыш үсә, камилләшә. Ә кеше? Ул да үзгәрә. Кичәге үлчәмнәр инде аңа ярамый. Диалектика”2

Ләкин укытучылык һөнәре җәмгыять барлыкка килгәнән бирле, бик борынгы заманнарда ук яшәгән. Укыту, мәктәп, дәреслек дигән төшенчәләр, билгеле, ул вакытта әле булмаган. Көндәлек тормышта үзләштерелгән белемнәрнең буыннан буынга күчеп килүе – укытучы, тәрбияче һөнәренең бер чагылышы.

Әдәби әсәрнең, бигрәк тә романның образлар системасын төзү – авыр күренеш. Бу авырлык беренче чиратта тикшерелә торган романда образларның бик күп булуыннан килә. Бусы гаҗәп тә түгел, чөнки роман – аерым бер кешенең яки дәвернең тормышын сурәтли, ә тормышта кешеләр бик күп очырый. Икенче яктан караганда, образларны системага салучы критерийлар да бик күп: төп, ярдәмче, эпизодик, аталучы, архетип һәм башка бик күп образлар системасы билгеле.

Образлар һәм образ системасының күплеге әсәрне тикшерүгә кайбер кыенлыклар өсти, чөнки төрле кешенең фикерләре туры килмәскә мөмкин. Әлеге хезмәтем буенча мин фәнни конференциядә катнашканда да, миңа сорау бирделәр: “Шул чорда иҗат иткән тагын кайсы язучыларның әсәрләрендә образлар системасы “Яшел Яр” романындагы сыман?” – дип. Мин югалып калдым. Чөнки бу сорауга җавап бирә алмадым. Хәтта аны белү дә мөмкин түгел иде: бер төрле романда гына да образлар арасында берничә төрле бүленеш ясарга мөмкин. Ә инде ике ике әсәрне чагыштыру гомумән әйбәт фикер түгел.


























I БҮЛЕК. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА ОБРАЗ ТӨШЕНЧӘСЕНЕҢ БИРЕЛЕШЕ.


Әдәбият белемендә әдәби образ төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.3 Әдәби әсәр - үзе үк катлаулы бердәм образ, һәрбер элементы исә әлеге бергәлекнең чагыштырмача мөстәкыйль һәм кабатланмас, шул ук вакытта үзара тәэсир итешүче өлеше булып тора. Аны тәшкил итүче образлар системасы һәм әсәрнең предметлы дөньясы поэтик образлылыкның махсус сурәтләү чаралары ярдәмендә тудырыла.4

Образ – иҗат эшендәге гомуми категория, сәнгатькә хас, эстетик тәэсирле объектлар тудыру юлы белән тормышны үзләштерү, аңлату, яңадан тудыру формасы. Образ дип әдәби бөтенлекнең аерым өлешен атау да кабул ителгән. Киң (гносеологик) планда образ – әдәбиятның яшәү: тәэсирлелек, әһәмиятлелек, белдерелү рәвеше, кеше аңының әйләнә-тирә чынбарлыкны үзләштерү нәтиҗәсе. «Теләсә нинди образ – аң фокусына эләккән, аңа тәэсир итүче тышкы дөнья: ул аң фактына, эчтәлекнең идеаль формасына әверелә».5

Әдәби образ авторның теге яки бу күренешне иҗади үзләштерүе нәтиҗәсендә хасил була, әдәби әсәр яки аның өлешләре кебек тәкъдим ителә. Әдәби образ дип кеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган кемнеңдер, нәрсәнеңдер тышкы кыяфәтен, рәвешен, сыйфатларын атыйлар. Әле б. э. кадәр IV гасырда Платон, әйбер-күренештән тыш, аларның идеясе булуны билгели. Образ теориясе Аристотельнең «мимесис» (тормышка охшату, аны ирекле кабатлау) теориясендә дә таныла. Ләкин образның үзенә идея, фикер, концепция сыйдыру сыйфаты соңрак, Гегель һәм аннан соңгы эстетикада (В. Г. Белинский, Ап. Григорьев һ. б.) алгы планга чыга. Бу вакытта образ төшенчәсе әдәби фикерләүне фәнни танып белүдән аерып торучы төп кыйммәтләрнең берсенә әверелә, силлогизмга (нәтиҗә, дәлил, формулага) каршы куела.

Бүгенге әдәбият белеме фәнендә әдәби образның төп билгеләре ачыкланган. Иң әһәмиятлесе – эчтәлекнең тирәнлеге. Әдәби образ «чиксезлекне – чикле аша» (Шеллинг) белдерү сәләтенә ия. Бер-ике деталь ярдәмендә барлыкка килсә дә, образ бөтенлек буларак кабул ителә һәм бәяләнә. Чөнки адресат (укучы) үз аңында, күңелендә аны «тулыландыра», яңадан-яңа ваклыклар белән баетып кабул итә.

Икенчедән, әдәби образда гомумиләштерү көчле, ул гомумине, иң әһәмиятлене индивидуаль, шәхси сызыкларда җиткерә ала. Чөнки эстетик яктан образ камил бөтенлек хасил итә: анда артык, кирәксез, очраклы детальләр юк. Иҗади типиклаштыру, тормыш күренешләренең аерым бер якларын сайлап алу, ассызыклау, арттыру-күпертү аша, әдәби образ закончалыклы, табигый, әһәмиятле күренешләр хакында сөйләгән кебек тоела.

Өченчедән, экспрессивлык, ягъни авторның предметка идея- эмоциональ мөнәсәбәтен белдерү сәләте – әдәби образның укучы аңына, фикеренә, акылына гына түгел, бәлки хисенә, күңеленә тәэсирен тәэмин итә.

Әдәби образ әсәрдә эчтәлекне белдерүче форма ролен уйный. Ул еш кына язучы уйланмасында булмаган мәгънә төсмерләрен дә калкытып куярга сәләтле. Шуңа күрә әдәби образның шәрехләнү вариантлары күп. Дүртенче билге булып нәкъ менә төрлечә аңлану, кабул ителү мөмкинлеге күрсәтелә.

Образ үзенең материаль нигезе белән тәңгәл түгел, ләкин аның аша таныла, аңлана. Барыннан да элек образ уйланма дөньяны күз алдына китерергә ярдәм итә, аны кабул итүченең аңында кабат тергезелә. A. А. Потебня фикереңчә, образ эчтәлектән (мәгънә), эчке формадан (яңгыраш), тышкы формадан (образны күзаллау) гыйбарәт һәм сүздә яши. Тормыш-чын барлыкка якын итеп уйланылса да, образ аннан киңрәк, тирәнрәк була, кеше аңында, хәтерендә, тәҗрибәсендә яшәүче күп кенә мәгълүматларны «уята», файдалана.

Әдәби әсәрдәге урыны, роле, бирелешенә карап та образларны төркемләү мөмкин. Мәсәлән: бер-берсенә охшатып, янәшәлектә яки капма-каршылыкта тудырылган образлар.

Образ дигәндә кеше дә, табигать күренеше яки сүз-сурәт тә күздә тотыла. Шуңа күрә әдәбият белгечләре образ-персонажны һәм образ-күзаллауны, сөйләмнең беренчел субъектын (сөйләүче тавышны) аерып тикшерергә киңәш итәләр.6

Шулай итеп, әдәби әсәрдә образлар тулы бер тәртип — система хасил итә. Алар арасында төп рольне, әлбәттә, кеше образлары уйный. Кеше образлары ике төрле: объектив, ягъни сурәтләнгән дөньяда, әдәби әсәр тергезгән тормыш моделендә хәрәкәт итүче, катнашучы; һәм субъектив, ягъни шул дөньяны сурәтләүче, хикәяләүче булырга мөмкин. Субъектив образ дип вакыйгаларны бәян итүче «мин», автор образы, лирик герой, лирик «мин» атала.

Әсәрдә катнашучы образларны персонаж (фр. personnage, лат. persona – йөз, битлек сүзеннән), яки әдәби герой (грек. heros – ярымалла, аллалаштырылган зат) дип атыйлар. Болардан персонаж төшенчәсе әсәрдә катнашучы нейтраль кешене белдерә, ә герой (каһарман) сүзе күпмедер күләмдә үзенчәлекле («героик») сыйфатларга ия булу шартын куя.7

Персонажлар әдәби әсәр тукымасында биләгән урыны, роле ягыннан төрле дәрәҗәдә сурәтләнә. Төп герой яки персонаж әсәрнең сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә җыя, автор концепциясен тулы һәм төгәл белдерүгә хезмәт итә. Ярдәмче геройлар яки персонажлар шулай ук хәл-вакыйгаларда катнаша, алар төп геройны ачарга ярдәм итә. Болардан тыш, аерым бер күренеш яки вакыйгаларда гына күренүче персонажлар – эпизодик геройлар була. Әсәрдә үзләре күренмичә, әйтелеп-аталып кына уза торган кеше образлары – аталучы геройлар да бар.

Әдәби герой тудырганда, язучы аны теге яки бу холык- фигыльгә ия кеше итеп күзаллый. Әгәр геройның холык-фигыль сыйфатлары эш-гамәлләрендә, уй-фикер, теләк-омтылышларында калку сурәтләнә икән, аны характер дип атау кабул ителгән. Әлбәттә, һәр кеше үзенчәлекле холык-фигыльгә ия. Ләкин һәркемнең дә характеры ачык күренеп тормый, күзгә ташланмый. Шуңа күрә дә характер дип шәхси сыйфатлары көчле, истә калырлык булган персонажларга әйтәләр.

Характер (грек. charakter – аерып торучы билге, сыйфат) төшенчәсен эстетикага Аристотель алып килә. Юнан фәлсәфәчесе фикеренчә, эш-гамәлләрендә һәм сөйләмендә ниндилеге күренеп торган геройлар характер дип аталырга лаек. Аның укучысы Теофраст «Характерлар» исемле трактатында кеше сыйфатларын гомуми схемаларга салып карарга мөмкин икәнлеген күрсәтә: башсыз, тел бете, гайбәтче, авыллыгы күренеп торган һ. б.8

Галимнәр фикеренчә, характерлар урта гасырлар әдәбиятында әһәмиятле урын ала. Рухи дөнья белән кызыксынуның үсүе, Илаһига омтылу тышкы кыяфәт һәм рухи байлыкны янәшә куярга мөмкинлек бирә. Ә инде кешене яшәешнең үзәгенә әверелдергән

Яңарыш әдәбияты исемен әйтүгә үк бөтенлекле булып күз алдына басарлык характерлар (мәсәлән, Дон Кихот яки Санчо Панса) бирә. Шушы вакыттан башлап милли характерлар иҗат итү әдәби осталыкның бер күрсәткече кебек кабул ителә башлый. Чын мәгънәсендә тулы һәм төгәл характерларны исә романтизм һәм реализм юнәлешләре (иҗат методлары) формалашу мәйданга чыгара. XX гасыр әдәбияты сәер характерлар тудырырга омтылышы белән әдәбият тарихында аерылып тора. Шәхси сыйфатлары, үзенчәлекләре калку күренеп торган характердан аермалы буларак, тип гомуми сыйфатларны шәхси ярдәмендә күрсәтү сәләтенә ия. Әдәбият белемендә тип (грек. typos – үрнәк) – аерым бер төркем кешеләргә хас мәгълүм сыйфатларны үзенә туплаган герой. Язучылар үзләре үк тип тудыру алымнары хакында уйланалар. Ф. М. Достоевский язучыларның тип амплуасына тормышта сирәк очрый торган кеше модельләрен сайлавын, еш кына шундый бер прототипка нигезләнеп типиклаштыруын ачыклый. М. Горький исә, 30—50 кешегә хас сыйфатларны бер кешегә җыю-туплау ярдәмендә тип хасил була, дип яза. И. А. Гончаров типиклыкның гомумиләштерелгәнлеккә тәңгәл икәнлеген ассызыклый, тормышта туып кына килә торган күренешләрнең тип иҗат итү өчен җирлек була алмавын күрсәтә. И. В. Тургенев, киресенчә, тип ярдәмендә әдәбиятта әле халык күзенә чалынмаган яңа проблема-ситуацияләрнең калкытылу мөмкинлеген әйтә. Әлеге каршылыклы күзәтүләргә нигезләнеп, типларның ике төрле юл белән: күп кешеләргә хас уртак сыйфатларны ачыклап яки бер үзенчәлекле характерның сыйфатларын гомумиләштереп тудырылуы хакында нәтиҗәгә киленә.9 Ничек кенә булмасын, әдәбиятта типлар сурәтләнә торган күренешләргә төгәллек һәм төгәлләнгәнлек, җанлылык өсти.

Әдәбиятта чагылыш тапкан иҗтимагый-тарихи һәм милли тормыш-көнкүреш рәвеше аерым бер чорларга хас типлар, типик образлар тууга сәбәп була. Мәсәлән, XIX гасырның икенче яртысындагы татар әдәбияты – укымышлы, зыялы мулла; надан, кара мулла; надан шәкерт; русча укыган һәм әхлаклы яшь егет яки кыз типларын бирде. XX гасыр башы әдәбиятында милләтпәрвәр, доносчы, тоткын, кечкенә кеше һ. б. типлар әһәмиятле урын биләде. 1920—1930 еллар әдәбияты яңа тормыш төзүче, иске тормышны юксынучы, эшче, мещан һ. б. типлары белән танылды.

Әдәбиятта тергезелә-күрсәтелә торган характерларга, хәлләргә, ситуацияләргә, хәтта сюжет, әдәби сөйләмгә, жанрга карата типиклаштыру сүзен кулланалар.

Дөрес, тип төшенчәсе үзе марксистик әдәбият белеме белән бәйле рәвештә килеп кергән, идеологик эчтәлекле буларак ул күп кенә галимнәр тарафыннан кире кагыла. Дөнья әдәбият белемендә «тип» термины урынына аңа тулысынча тәңгәл булмаган «кеше моделе» төшенчәсе дә кулланыла. Мондый модельләрне әдәби процесстагы үзгәрешләргә бәйле төркемләүләр күп. Мәсәлән, Льюис Мамфорд әдәбият үсешенең төрле этапларында алгы планда торучы 6 модельне аера: архаик кеше, цивилизация кешесе, аксиаль кеше, постгарихи кеше, механистик кеше, яңа заман кешесе.1

Аерым чор әдәбиятын алып, анда хәрәкәт итүче кеше модельләрен күзәтү дә киң таралган. Мәсәлән, шул ук галим соңгы чор әдәбиятында «деформацияләнгән кеше» моделенең киң таралган булуын билгели.10

Төп сурәтләү предметы кеше булган әдәбиятта кеше образлары иң әһәмиятле рольне башкара, дидек. Кеше образлары бирелеше катлаулы күренеш хасил итә. Образ тудыру вакытында тышкы кыяфәт, портрет (йөз төзелеше, гәүдә, буй-сын, кием-салым, тышкы төс-кыяфәтне тасвирлау); психологик анализ (уй-фикер, тойгы-кичереш, теләк-омтылышлар); характер (башкалар белән мөнәсәбәттә, эш-гамәлләрдә, тойгы-хисләр тасвирланышында, сөйләмдә холык-фигыльне ачу); автор бәяләмәсе (турыдан-туры автор уйланулары яки нәтиҗәләре, шулай ук читләтеп бөя бирү); башка геройлар бәясе (уй-фикер яки сөйләшү вакытында белдерелә торган мөнәсәбәт); геройны башкалар белән янәшә яки каршы кую; яшәү шартларын, тирәлекне тасвирлау, табигатьне сурәтләү; герой яшәгән иҗтимагый тирәлеккә, җәмгыятькә бәя бирү, әдәби стиль (геройны сурәтләгәндә билгеле бер мәдәни яки иҗат юнәлеше-агымына караган күзаллауларга иярү); прототипның булуы-булмавы тәэсир ясый.

Геройларны нинди амплуада сурәтләнешенә, характерына һәм тормышта биләгән урынына карап төркемләү дә кабул ителгән. Мәсәлән, әдәбият белемендә заман кешесе, кечкенә кеше, ятим бала, морзалар, урталыктагы, көрәшче, хыялый, мәгърифәтче һ. б. геройлар дип атау яши.

Кеше образлары белән янәшә, әдәби әсәрдә хайваннар, үсемлекләр, кошлар, әйберләр, табигать стихиясе дә телгә килергә, эш- гамәлләр кылырга һ. б. сәләтле була. Алар әдәби әсәрдә үзәк урынны биләргә йә булмаса аерым бер күренешләрдә, ситуацияләрдә калкып чыгарга мөмкин. Табигать һәм әйбер образлары вазифалары ягыннан кешене алыштырып яки кеше образын тулыландырып киләләр. Кайбер жанрларда, мәсәлән, әкиятләрдә, мәсәл һәм балладаларда, фәнни фантастикада мондый образлар булу табигый.

Җыелма образлар әдәбиятта бик күптәннән яшәп килә. Антик драмадагы хәл-вакыйгаларны бөяләп баручы хор образы – шуңа мисал. XIXXX гасыр чигендә халыкчанлык мәсьәләләренең әдәбиятка үтеп керүе, иҗтимагый психология белән кызыксыну арту әдәбиятта җыелма образларны активлаштыра: халык, төркем, эшчеләр, авыл кешеләре, гаилә, сыйнфый төркемнәр, кунаклар, күршеләр кебек төркемнәр әсәр тукымасына бик иркен кереп урнаша. Алар кешенең яшәештәге урынын билгеләргә, тормыш мәгънәсен ачарга, кешегә очрый торган каршылыклар колачын күрсәтергә, шәхесне мөмкин кадәр күпьяклы сурәтләргә ярдәм итә. Җыелма образ нигездә ярдәмче роль уйный, тулысы белән шартлы-метафорик әсәрләрдә генә үзәккә чыгарга мөмкин.

Соңгы еллар әдәбият белемендә җыелма образларның бер төре – дөньяның милли образын билгеләү омтылышы көчәйде. Г. Гачев фикеренчә, «барлык халыклар бер кояш һәм ай һәм бертөсле диярлек күк астында йөрсәләр, бер тарихи барышка кергән булсалар да, алар төрле җирдә яшиләр, төрле туфракта үсәләр, тормыш темп-ритмнары ягыннан төрле. Шуңа күрә барлык халыклар өчен уртак кыйммәтләр (яшәү, яктылык, йорт, гаилә, сүз, Алла һ. б.) төрлечә әһәмияткә ия. Барысы өчен уртак элементларның үзенчәлекле структурасы милли образ, гадиләштереп әйткәндә, дөнья моделе хасил итә».11

Ясалма образлар исә шартлылык сыйфаты гадәттән тыш калку булу белән билгеләнә. Аларга аллегорик образлар, символлар, архетиплар һ. б. карый.

Аллегория (грек. allegoria – читләтеп әйтү) – ниндидер гому- миләштерелгән мәгънәне аңлатучы, белдерүче конкрет образ. Аллегория ике катлы: 1) образ белән янәшә, 2) мәгънә белдерелү беренче планга чыга. Мәсәлән, урта гасырлар әдәбиятында Хакыйкать яки Мәрхәмәт катнашучы геройлар төсен ала.2

Нигездә әдәбияттагы аллегория сынландыруга якын тора (мәсәлән, төлке хәйләкәрлекне белдерә), традицион беркетелгән эчтәлекле була.

Символ (грек. symbolon – билге, танытучы сыйфат) – күпсанлы ассоциатив сыйфатларны берләштерүче күпмәгънәле, гомуми образ.12 Туры мәгънәсеннән тыш, символ аңа бәйле булмаган күчерелмә мәгънә аңлата (мәсәлән, ак күгәрчен – тынычлык символы), ләкин шуның янәшәсендә башка мәгънәләр дә сиземләнә (ак күгәрчен – саф мәхәббәт, матурлык символы һ. б.). Аның аллегориядән аермасы да мәгънәләрнең берничә булуында.

Архетип (грек. archetypos – беренчел образ) – бик борынгы заманнарда коллектив аңда барлыкка килеп, кешелек хәтерен тәшкил итүче, гомумкешелек күләмендә әһәмиятле универсаль образ (мотив) схемасы. Мәсәлән, борынгы кешеләр үз тирәлегендә гомере буе бала булып калган (бала архетибы), башкаларны үз артыннан ияртерлек, җанында ир-ат башлангычы йөрткән хатын-кызны (анимус архетибы) яки киңәшче-терәк акыл иясен (карт архетибы) аерып чыгарганнар.13 Бу архетиплар гасырлар буе кабатланып килгән, әдәбиятта төрле образлар рәвешендә калкып чыга торган. Мәсәлән, анимус архетибын без М. Галәүнең Саҗидәсендә дә, Г. Бөшировның Нәфисәсендә дә күрәбез.

Ясалма образлар кешегә, тормышка, яшәешкә тирән, гадәттән тыш көчле бәя бирү өчен кирәк. Әсәрдәге күчерелмә мәгънә, эчке мәгънәне аңлауга ачкыч биреп, ясалма образлар эчтәлекне үзгәртү сәләтенә ия.

Әдәби әсәрдәге образлар системасын анализлау без югарыда карап узган төркемнәрне күзәтүдән башлана. Әсәр тукымасында әһәмиятле урын биләгән образларны аерып чыгару, аларның бирелешен күзәтү, әсәрдәге мәгънәви һәм эстетик ролен ачыклау – анализ эшенең этаплары.

Әдәби образ тудыруда катнаша торган (гомумән, әдәби әсәрдәге әйберләр дөньясын хасил итүче) аеруча әһәмиятле, аерып чыгарылган элементлар, әйбер, сызык, хәрәкәт, төс, күренешләр һ. б. деталь дип атала.14 Мәсәлән, X. Туфанның «Каеннар сары иде» шигырендә сабый бала образы бар. Аның нинди детальләрдән төзелүен карыйк: «ал йөзе сарылана» – кайгыда; «шәлләргә төренеп суыкта» – туңа; «уйланып утыра» – тирә-якта ни барганын аңламый; «аңардан... сәлам-хат китермиләр» – әтисен сагына, «килә ул... сурәтле китап сорап» – күңелсезләнә. Яки икенче мисал. Ә. Баяновның «Тау ягы повесте»нда әсәрне башлап Тау ягы образы тудырыла. Ул түбәндәге детальләрне үз эченә ала: ярлар, урман-куаклар, таулар.

Әдәби образ тудыручы детальләрне, нинди вазифа башкаруына карап, тышкы (портрет, пейзаж, әйбер) һәм эчке яки психологик (уй-фикер, хис-кичереш) детальләргә бүләләр. Әсәрдә тоткан урынына мөнәсәбәтле, җентекләүче, ягъни мәгълүмат бирүче, санап китүче һәм символик, гомуми бәя бирүче детальләрне аерып чыгаралар. Әйбер-детальләргә килсәк, аксессуар – кешенең җәмгыяви урынын билгеләүче; характерология – холык-фигыльгә ишарә ясаучы; культурологик – яшәү рәвеше белән бәйле төрләре дә күрсәтелә ала.

Әлбәттә, детальләрнең вазифасы образ тудыру белән чикләнми. Аларның сюжет детальләре, композицион детальләр, динамик яки статик детальләр дигән һ. б. төрләре мәгълүм.


































II БҮЛЕК. ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВНЫҢ “ЯШЕЛ ЯР” РОМАНЫНДА ОБРАЗЛАР СИСТЕМАСЫ.


2.1 Романдагы образлар системасының парадигмасы.

hello_html_m55e6e119.jpg
























Парадигмага игътибар итсәк, аның үзәгендә – төп образлар, аннан соң – ярдәмче, соңыннан - эпизодик образлар, ә парадигманың перифериясендә аталучы геройлар урнашкан.

Бу төзелеш дөрес кебек тоелса да, аның белән тулысынча килешеп тә булмый. Символик образларга кагылмый гына кайбер персонажларның урыннарын үзгәртергә мөмкин. Беренчедән, парадигманың иң кырыенда, перифериясендә торган Ламига апа белән Сылуның. Дөрес, алар әлеге романда бөтенләй катнашмыйлар, берсе дә беркем белән дә сөйләшми, җәмәгать эшләрендә катнашмый, чөнки Ламига апа мәктәпне калдырып Башкортстанга китеп барган, ә Сылу – мәрхүмә, Әгъзамның хатыны.

Шулай булса да, алар төп герой Гәүһәр белән турыдан-туры бәйләнештә. Гәүһәр мәктәптә укытканда һәрвакыт Ламига апа турында уйлый, ә Әгъзам янында исә – Сылу турында. Аларның өчесен бергә Гәүһәрнең бер соравы бәйли – аларны алыштырга мөмкинме? Ул иң элек Ламига апага карата шул сорауны бирсә, соңыннан, Әгъзам белән аралары якыная төшкәч, Сылуга карата да шуны ук кабатлады. Шуңа күрә аларның икесен дә үзәккә якынрак куярга мөмкин.

Төп образларга килгәндә, шулай ук үзгәреш керттек. Чөнки төп герой биредә бер генә. Ул да булса – Гәүһәр. Ә аның янында башка образлар – ул Гәүһәрнең эчке дөньясын, тормышын, характерын ачарга ярдәм итүче геройлар гына. Автор укытучылар турында яза, шуңа күрә бары тик Гәүһәр генә биредә төп герой роленә лаек.

Инде “ярдәмче” дигән сүз чыккач, шуны әйтү мөһим: әсәрдә төп геройдан кала барысын да ярдәмче дип атарга мөмкин, ни өчен дигәндә, алар кемнең дә булса характер үзенчәлеген ачарга ярдәм итәләр.

Шуңа күрә әлеге парадигманы үзгәртеп, икенче төрле парадигманы төзергә мөмкин.







hello_html_m3ac6b3af.jpg





















Әлеге парадигмага игътибар итсәк, аның төзелеше беренчесенең төзелешенә бөтенләй охшамаган. Иң үзәгендә – төп герой. Аны бүтәннәр белән катнаштырырга ярамый, чөнки романның башыннан алып ахырына кадәр Гәүһәр – укытучы турында сүз алып бара автор. Аның мәктәптә, тормышта булган вакыйгалары белән хис-кичерешләрен, ягъни психологизмын бәйли. Ә беренче парадигманың үзәгендә Гәүһәр белән янәшә торган образлар бары тик аны тирәнрәк ачу өчен файдалана. Д. Заһидуллина бу турыда болайрак әйтә: төп герой яки персонаж әсәрнең сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә җыя,15 – икенче төрле әйтсәк, аның характер-сыйфатларын ачарга ярдәм генә итәләр. Ягъни, төп герой әсәрдә бер генә була. Күз алдына китерер өчен, мондый чагыштыру китерергә мөмкин: агачта ботаклар бик күп, тармакланып беткән, ләкин агачның төбе бер генә.

Үзәктән икенче урында Гәүһәрнең тормышында нинди дә булса эз калдырган геройлар тупланган. Алардан соң символик образлар һәм мәктәп тормышына кагылган кешеләр – җыелма образ вәкилләре, биредә бигрәк тә укучылар һәм укытучылар игътибарга лаек. Аннан соң – ярдәмче, эпизодик һәм кайбер тискәре образлар.























III БҮЛЕК. ОБРАЗЛАРНЫҢ ХАРАКТЕР ҮЗЕНЧӘЛЕГЕ.


Роман – бик зур тормыш. Яки шул тормышта эз калдырган яшәешнең аерым бер кисәге, урыны. Г. Әпсәләмов романындагы геройларны анализлаганчы, шул “урын” турында күбрәк мәгълүмат тупларга кирәк. Әлбәттә, урын белән һәрвакытта янәшә йөри торган вакытны да онытырга ярамый. Шул рәвешле хронотоп барлыкка килә, ягъни, вакыт һәм урын берлеге.

Ни өчен нәкъ бу фикергә килдек соң? Моңа әсәрнең исеме сәбәпче булды: “Яшел Яр”. Әсәрнең исеме – аның көчле позициясе. Ул бик күп әйбер турында сөйләргә мөмкин. Ни өчен яшел, нинди яр турында сүз бара? Хәтта әсәрне укып чыкмыйча гына да берничә төрле фикер җиткерергә була. Яшел – ул төс. Яшел төс һәрвакытта да яшәү, яшьлек һәм тынычлыкны аңлата, ә зәңәр төстән икенче урында – бәхет мәгънәсен дә үз эченә сыйдыра.

Яр – омоним буларак, күп мәгънәгә ия сүз: елга яры була; сөйгән яр була, ягъни тормыш иптәше. “Яшел” белән “яр” сүзләрен бергә кушсак, түбәндәге ассоцияцияләр барлыкка килә:

  • Елга буенда чирәм үскән, шуңа күрә яр яшел. Бу шулай ук вакыт белән дә бәйле: димәк, табигатьтә – җәй, яки яз ахыры.

  • Бәхет китерүче елга яры.

  • Яшьлекне искә төшерүче елга яры.

  • Яшь вакытта аралашкан сөйгән яр.

  • Яшәргә, алга таба көрәшергә өндәүче сөйгән яр

Әлеге күзаллаулар аз гына алдаучан, чөнки биредә “Яшел Яр” дигән шәһәр турында бара. Дөрес, безнең ассоциацияләр дә читтә калмый. Аларның барысы да әлеге романда үз урынын алган. Биредә вакыйгалар Казан шәһәрендә башланып китә, Яшел Яр шәһәрендә төгәлләнә. Шуңа күрә роман җирлеген бер генә шәһәр диеп карарга ярамый. Төп герой Гәүһәр үз бәхетен Яшел Ярда таба. Шуңа күрә дә бу шәһәр исеме көчле позициягә чыгарылган.

Тагын бер көчле позиция – ул да булса эпиграф. “Кадерле укытучыларым Нурый абый Юсупов, Җәләл абый Хәсәнов, Фазыл абый Исхаков, Мария Константиновна Петропавловская, Маһинур апа Фәйзуллина, Александра Дмитриевна Аитова!.. Мин һаман сезне сагынам, сезнең турыда уйлыйм. Минем алдымда сез дөньядагы иң гадел, иң яхшы һәм иң зур кешеләр”16 – дип яза Г. Әпсәләмов укытучыларына.

Әсәрдәге укытучылар таныш түгел... Алай гынамы соң!? Г. Әпсәләмовның үзе турында күп информацияне белмибез. Чөнки без аны бервакытта да күрмәдек. Ләкин аның укытучылары турында фикерне романдагы укытучылардан, Әпсәләмовны үзен укучы буларак шулай ук романнан белергә була. Дөрес, романда укытучыларның да, шул исәптән укучыларның да төрлесе бар, ләкин эпиграфта авторның яхшы мөнәсәбәтеннән чыгып, ышанып әйтә алабыз: ул санап үткән укытучылар барысы да яхшы, Г. Әпсәләмов та әйбәт укучы булган.

Эпиграф күп әйбер сөйли. Беренчедән, әлеге роман укытучыларына багышланган истәлек. Бәлки автор биредә чынлыкта да мәктәп елларында булган хәлләрне язгандыр, кем белә? Икенчедән, укытучы эшчәнлегенә хөрмәтен белдерә. Роман дәвамында укыту эшен дөрес аңламаган кешеләр өчен тиешлесен аңлата да. Өченчедән, барлык укытучыларны да гомумиләштереп, “иң гадел, иң яхшы һәм иң зур кешеләр” дип атый. Әлеге сыйфатлар барлык укытучыларга да хас булырга тиеш һәм үзен укытучы диеп санаган барлык кеше дә әлеге романны укып чыгарга тиеш.

Китапка язылган рецензиядә инде шактый күп әйбер аңлашыла:

Автор әсәрдә мәктән тормышын сурәтли, мәктәп бусагасын атлап кергән баланы каршы алучы беренче укытучының авыр, әмма мактаулы хезмәтенә дан җырлый. Роман үзәгендә — яшь укытучы Гәүһәр образы. Эшендә, тормыш юлында очраган авырлыкларга карамастан, Гәүһәр яшь буынны тәрбияләүгә бөтен күңелен бирә.

Игътибар итсәк, парадигмадагы сыман, биредә автор үзе дә Гәүһәрне үзәккә куя.

Әсәрне анализлауны юкка гына көчле позициядән башламадык. Чөнки романдагы һәрбер җөмлә шул исемгә барып тоташа: кайсы турыдан-туры, ә кайсысыдыр – бүтән фикер аркылы.

Хәзер ике төрле юл белән дәвам итәргә мөмкин: яки әсәрнең сюжеты буенча, яки югарыда искә алган хронотоп буенча. Романда сюжет сызыгы бер генә түгел, шуңа күрә геройларның характерын ачу читен булачак. Сюжетта беренче чиратта ситуация анализлана. Ә безгә бер геройның төрле ситуациядә үз-үзен тотышын карарга кирәк.

Вакыт һәр урын берлеген күз алдына китерер өчен янә төп геройны аңлатырга ярдәм иткән агачка таянам. Хронотоп, Бахтин фикеренчә, әле тагын вакыт һәм урын бәйләнешенең образлы чагылышы да.17 Ә Яшел Яр образын тикшерү өчен ул бигрәк тә әһәмиятле. Моннан тыш, һәр кеше дә яшәештә катнаша, аның урыны билгеләнгән. Бары тик әлеге геройлар яши торган эпоханы күз алдына китерә белергә генә кирәк.

Менә – зур бер бакча. Аның уртасында алмагач үсеп утыра. Алмагачның төбе – Гәүһәр. Шул төп тармакланган берничә юан ботак ул – Әгъзам, Галимҗан, Зәбирә, Бибинур, Рәхимә һ.б. укытучылар. Яфраклар – Гәүһәрнең күңел чагылышы, рухи үсеш күрсәткече. Алмалар – һәрбер герой эшләгән эш нәтиҗәсе. Яки алар өлгереп өзелеп төшә, яки инде череп. Әлеге агач тирәсендә чәчәкләр үсә. Казанда вакытта алмагач шиңде, яфраклары саргайды. Һәм кышка килеп керде. Бу – Гәүһәрнең Җәгъфәр белән бергә яшәгән вакытлары. Ә аннан соң яз җитте – дөньялар терелде. Һәм шуның белән бергә алмагач та җанланды. Яз көнне ул янә терелә башлады, ләкин тиз генә үз акылына килә алмады – алга таба җәйгә барыргамы, ягъни Әгъзам янына, әллә яңадан кышка әйләнеп кайтыргамы? Менә шул икеләнү халәтендә алмагач озак уйланды, ләкин бу уйлану берничек тә аның тирәсендә, колачында үсүче чәчәкләргә тәэсир итмәде. Чөнки чәчәкләр һәрвакытта җәйдә иделәр. Чөнки “Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар”.18 Бары тик алмагачның яфраклары гына бер саргаеп, бер яшелләнеп, кайчагында коелып та тордылар. Ләкин ахырда алмагач тулысынча үткән тормышындагы авыр хәлләр белән арасын өзә. Һәм алга таба Яшел Ярда яшел булып кала бирә.



3.1. Төп образланың характер үзенчәлеге.


Әлеге роман социалистик реализм иҗат методы белән язылганга күрә, әсәрнең төп герое идеаль һәм башка кешеләргә үрнәк булырга тиеш. Әлеге агымның үз закончалыклары, кагыйдәләре бар. Автор үз теләгенә ирешкән – ул идеаль совет укытучысын инәсеннән җебенә кадәр яктырткан. Моның өчен мәктәптә укучы булып укып чыгу гына җитми – укытучы хезмәте белән бик якыннан таныш булырга кирәк. Г. Әпсәләмов безгә укытучылык һөнәрен дәлилләде. Ләкин, безнең фикеребезчә, романны ниндидер иҗат методы закончалыклары белән анализлау дөрес түгел. Шуңа күрә без аны, үзем дә укытучы кеше буларак, бүгенге көн күзлеге белән чагыштырып карадык.

Төп герой булганлыктан, Гәүһәрне характер үзенчәлеге ягыннан тикшерү бик катлаулы да һәм шул ук вакытта кызыклы да. Чөнки ул мәктәптә бер төрле, тормышта икенче төрле, ә уйларында исә бөтенләй бүтән. Ул менә шул өч әйберне бер-берсенә якын китермәскә тырыша. Әгәр гаиләдә, көнкүрештә берәр мәшәкать килеп чыкса, ул аны мәктәпкә алып бармый, анда күрсәтми. Ә үзенең уйларында, эчтә саклап тота, аларны берәүгә дә әйтми. Бары тик бик ышанган кешеләренә генә: укыту эшчәнлегенә кагылышлы булса, мәктәп директорына, ә шәхси тормышына кагылса, Рәхимә апага, Галимҗан абыйга сөйли.

Гәүһәр белән без романның башында ук танышабыз – автор аны ялгыз елга буенда итеп күрсәтә: Гәүһәр, иңенә чачаклы сөлге асып, су буена килеп басты. Тулы ак йөзендә, сылу гәүдәсендә йокы ләззәте бетмәгән кебек иде әле, әллә кай ягы белән ул яңа гына мичтән чыгарылган җылы ак күмәчкә охшый иде.19

Автор аны әле йокыдан уянып бетмәгән итеп бирә. Бу шулай ук бүтән мәгънә төсмере дә ала: Гәүһәр әле тормышны белми, аның киләчәге томан эчендә кебек... Автор бер үк вакытта аның тышкы кыяфәтен дә матур итеп сүрәтли.

Гәүһәрнең һөнәре – укытучы. Укытучы кулында – сабый балалар. Тормышта да Гәүһәрнең кулында бер сабый бала – ул да булса Җәгъфәр. Шулай ук Җәгъфәрне дә автор: “...Ире Җәгъфәр мендәрен кочаклаган да, тын гына мышнап йоклый,” – дип таныштыра. Бу да шулай ук аның әле киләчәккә күзләре йомык булуы белән аңлатыла.

Гәүһәр турында сөйләгәндә, автор аны иртә белән чагыштыра: “Озаклап чәй эчтеләр. Гәүһәрнең кәефе ачылып китте, ул күп көлде. Аның көлүе Җәгъфәргә дә ошый иде. Гәүһәр бөтенләй эчкерсез, хәтта беркатлы кебек көлә, ә кешенең беркатлылыгы, эчкерсезлеге аның сафлыгын күрсәтә түгелме?”20 Иртәнге кояш нуры кебек саф, чиста итеп сурәтләнә Гәүһәр.

Укытучы кулында гади чәчәкләр генә түгел, тормыш чәчәкләре – сабый балалар. Аларның язмышын халык, ышанып, меңләгән укытучылар кулына тапшыра. Укытучылар шул зур ышанычны аклый алырлармы? Гомумән алганда, бу турыда шик юк, совет мәктәбенең ярты гасырлык тарихы шуны күрсәтә. Ә менә аерым укытучы, атап әйткәндә, Гәүһәр үз вазифасына тиң булырмы? Аның бит тәҗрибәсе бик аз әле. Төрле ачы җилләр дә искәли, уйламаган, көтмәгәндә бураннар да чыгып куя.” 21

Шик юк – укытучы буларак, Гәүһәр балаларны укытыр, үстетер... Алар белән бергә сөенер, аларга кайгы килгәндә бергәләп кайгырыр. Ләкин тормышта бураннар да, ачы җилләр дә искәли. Биредә бураннар – тормышта була торган аянычлы хәләрне аңлата, шул рәвешле Җәгъфәр белән Гәүһәр арасындаг хәлләрне кискенләштерә. Ачы җилләр дә күчерелмә мәгънәдә.Ул кайгы-хәсрәтне белдерә... Бу гади генә сүзләр кебек, ә романны икенче кат укып чыкканда һәр сүзнең мәгънәсенә төшенеп барасың, әлеге очракта авторның пейзажны гына сурәтләмәвен аңлыйсың.

Гәүһәр – ятим бала. Аның әтисе дә, әнисе дә, якын кешеләре дә юк. Бары тик мәктәп кенә. Башлангыч сыйныфларны укыта башлагач, ул әле икеләнеп тә алды: “Башта Гәүһәргә бик кыен булды, өметсезлеккә төшкән көннәре дә булды. Нишләп бу Шәриф Гыйльманович Гәүһәрнең капризы белән бик тиз килеште икән, ул бит тәҗрибәле укытучы инде. Ник икенче классны алмадым икән. Әзер эздән рәхәтләнеп барыр идем, ә балалар гел иске укытучыны күз алдында тотарлар иде. Тотсалар соң, аның нәрсәсенә хәтерең калырга тиеш? Әгәр бик күпкә китсә, укыту эшендәге кайбер җитешсезлекләреңне дә аңа сылтарга мөмкин бит. Ләкин икенче секундта Гәүһәр мондый түбән уеннан нәфрәтләнә. Тизрәк завуч, директор янына йөгерә, үзенең барлык уңышсызлыкларын яшермичә сөйли”22

Өметсезлеккә төшсә дә, Гәүһәр аптырап калмый. Үзенең борчуларын һәм укыту эшендәнге кайбер кыенлыкларын яшермичә завучка яки Шәриф Гыльмановичка сөйли. Ә бу исә аның эчкерсезлеген һәм горурлыгы белән мактанмавын аңлата. Биредә шулай ук укыту эшенең дә бер ягын ачып бирә автор, ул да булса, уңышсызлыгыңны бүтән укытучыга сылтау. Алай да итәргә була, әлбәттә, ләкин бу гадел булыр идеме икән соң?!

Балалар күңелен автор бик ачык чагылдыра: “Укытучылар арасында сүз йөри: әле мәктәп күрмәгән, укый-яза белмәгән җиде-сигез яшьлек нәни баланың күңеле ап-ак кәгазь бите кебек, укытучы аңа үз “исемен” теләсә ничек яза ала диләр.” 23 Гәүһәр дә үс өстенә зур җаваплылык ала: яңа башлаган дәфтәрне сызмый-бозмый гына, иң актыккы битенә кадәр тутырып бетерү. Бу Гәүһәрнең җаваплы укытучы булуын искәртә.

Балалар күңелен Гәүһәр төгәл белә. Чөнки укытучы кеше үз чиратында әле бик яхшы психолог та. Моннан тыш, Гәүһәр оста итеп рәсем дә ясый. Һәр рәсеме аның үзенчәлекле һәм аларда балалар күңеле ярылып ята кебек. Гәүһәрнең балалар психологизмын аңлавы романда төгәл язылган:

Әнә тәрәзә янында гына Гәүһәрнең сөеклесе – Юлдаш утыра. Гәүһәр бу баланы нигәдер бик ярата, җәй көннәрендә хәтта дачасына да алып баргалый иде. Әнә кара инде: бер күзе урамда, бер күзе класста. Үзе көлемсери, үзе җитди дә кебек. Дәресен сорасаң, күзен дә йомммый җавап бирә.”24 Юлдаш – Гәүһәрнең яраткан укучысы. Ул аның портретын да ясый, ләкин ясап бетерә алмый, ниндидер көч туктата Гәүһәрне. Бәлки бу Юлдашның киләчәктә үлеме белән дә бәйледер, кем белә...

Класстан балалар тавыш-тынсыз гына чыктылар, әмма баскычта ук алар гөрләп-шаулаша башладылар. Ни әйтсәң дә, балалар балалар инде, тәртип ялыктыра аларны. Бала-чагага ирек булсын.”25

Яшел Ярда исә Гәүһәрне бүтән тойгы биләп алды. Казанда вакытта ул балаларны беренче сыйныфтан бирле укыткан булса, биредә аңа өченче сыйныфны бирделәр: “Өченче «А»... Нинди класс икән ул? Билгеле, Ламигага балалар ияләшкән булгандыр, аның киткәнен белсәләр дә, беренче сентябрь көнне иртән класска кермәвен күргәч, күңелсезләнерләр.”26

Гәүһәр балалар өчен бик каты борчыла. Хәтта үткәндә калган Казандагы сыйныфы өчен дә, үзенең эш нәтиҗәсе өчен дә: “Ихтыярсыздан Гәүһәрнең күз алдына Казандагы классы килде. Иртәгә ул класска яңа укытучы керер. Балалар ничек каршы алырлар аны? Гәүһәр апаларын сагынырлармы икән? Аның бөтенләйгә киткәнен белгәч, күңелсезләнмәсләрме? Гәүһәр классның язмышы турында Шәриф Гыйльманович белән дә, завуч белән дә күп гәпләште. Шәүкәткә, Дамирга игътибарлы булырга кирәклеген әйтте. Аларга ачкыч табылган иде. Менә шул ачкычны югалтмыйсы иде. Яңа укытучы шушы эшнең никадәр мөһим икәнен аңлармы, әллә Гәүһәр үз бәясен күтәрер өчен генә шаулаган икән дип уйлармы?”

Игътибар итсәк, ул вакыттагы укыту системасы бүгенге көндәге укытудан бер дә аерылмый: “Актыккы дәрестә балалар арыдылар. Гәүһәр бөтен классны аякка бастырып физкультура ясатып алды. Аннан дәресен дәвам итте.”27

Гәүһәрнең Яшел Яр мәктәбендә борчыган төп соравы – Ламига апаны алыштыра алуы-алмавы: “Каяндыр караңгыдан бөтенләй таныш булмаган Ламига килеп чыкты. Аның күзләре генә ялтырый. Ул күзләр Гәүһәргә текәлгән. Вакыт-вакыт бик якын сыман, кайчак шундый өздереп карый, Гәүһәр түзми, артына борыла: күзләр томан эченә чигенгәндәй була.”28

Романда укытучының эшчәнлеге генә түгел, хәтта укыту методлары да язылган: “Мәгълүм булганча, укытучылар балаларны бер үк вакытта укырга да, уйларга да өйрәтәләр. Тәҗрибәле укытучылар бу эшкә беренче класстан ук тотына. Башта баланың зиһене таралып тора. Укыганда ул аңлап укымый, чөнки бер үк вакытта укырга һәм уйларга өйрәнмәгән. Шул ук хәл язган чакта да кабатлана. Баланың бөтен игътибары хәрефләр язуга, хәрефләрдән сүзләр оештыруга китә, ә нәрсә язганын уйларга вакыты да калмый, йөзе, кулы киеренке, маңгаенда бөрчек бөрчек тир тамчылары. Бәхеткә каршы, элекке укытучы Ламига Гәүһәр классында балаларны беренче класстан ук укый-укый уйларга, уйлый-уйлый язарга өйрәтә башлаган булган. Бала кечкенәдән үк катлауланганнан-катлаулана барган шартларда эшләргә күнексә, соңыннан, өлкән классларда, бигрәк тә югары уку йортына кергәч, аптырап калмый. Билгеле, балаларны яшьләреннән өлкән итәргә ашыкмаска кирәк.”29

Балалар алдына дөрес итеп киенеп тә чыгарга кирәк бит. Бибинур Гәүһәрне бу мәсьәлә буенча сынап карый, Гәүһәр үзен сынатмый: “Бераздан өстенә ак кофта, кара костюм, аягына биек үкчәле ак туфли кигән Гәүһәр күренде. Ул бик тыйнак, шул ук вакытта бик нәфис. Бибинур апа укытучыларның киемнәренә игътибар итәргә күнеккән иде. Гәүһәрне укытучы буларак әле белмәгәнгә, бигрәк тә җентекләп күздән кичерде. Ул киеменә игътибарсыз булган укытучыларны яратып бетерми иде. Үзе яхшы итеп киенә белмәгән укытучы башкаларны ничек итеп яхшы киенергә өйрәтсен? Аннары сүз балаларның тышкы кием-салымы турында гына бармый, сүз аларны рухи киендерү турында бара. Укытучыдан балалар һәрьяклап үрнәк алалар бит.”30

Укытучы киеме – балалар өчен үрнәк. Гәүһәр шапшак киенеп, укучылары алдына чыккан укытучыны яратмый. Әле Казанда вакытында ук Гәүһәр үз класссында бер хәлгә очрады:

Әле укытуының беренче елларында аңа янәшә класстан бер шаян укучыны күчерделәр. Бу малай дәфтәр тышына үзенең укытучысын гел шайтан итеп ясый икән. Үзе пычрак, чәче җиткән, иртә белән, күрәсең, рәтләп юынмый да. Гәүһәр аңа: “Мәктәп баласы болай йөрергә тиеш түгел, бүген кайткач ук мунчага барып, чәчең төзәттер, чиста күлмәк ки, галстугыңны үтүклә” – диде.

- Иң элек Раушания апа үзе мунчага барсын, муенын юсын, чәчен тарасын, төймәсен таксын. Аннары мин... – диде малай, Гәүһәрне шаккатырып. Раушания – малайның элекеге укытучысы – үзенең шапшаклыгы белән телгә кергән иде. Җитмәсә, адым саен кычкыра, ачулана, акыл өйрәтә.”31 Бу – тиешенчә киенеп йөрергә тиешлекне тагын бер кат ассызыклый. Гәүһәр әлеге проблеманы тиз җиңә: Гәүһәрнең ничек киенеп йөрүенә карап, теге малай да үзгәрә, җыйнаклана, юынып йөри башлый. Хәтта ки сыйныфтагы иң үрнәк укучыга әйләнеп китә.

Бу мәктәптә килеп чыккан бердән-бер проблемалы ситуация түгел. Ләкин Гәүһәр чишә алмаган әйбер романда күзәтелмәде. Мисалга Казанда вакытта укуында аксый башлаган ике укучы – Шәүкәт белән Дамирга ничек итеп ярдәм иткәнен китерергә кирәк:

Гәүһәр балаларның өйләренә барды, ата-аналары белән ипләп сөйләште. Дамирның әтисе, кызып китеп, баланы шунда ук «акылга утыртырга» сикереп торган иде, Гәүһәр аны тотып калды. – Зинһар, балага кул тидерә күрмәгез, ул чагында без аның күңелен укудан бөтенләй биздерәбез. Сез аңа яхшы сүз белән тәэсир итегез, эшләгән эшен һәрвакыт үзегез тикшерегез. Ихтимал, ул урам тәэсиренә бирелгәндер. Кемнәр белән дус булуына аеруча игътибар итегез. Әлбәттә, әнисе белән бер сүздә булыгыз. Балага моның әһәмияте бик зур. Сез моны мин әйтмәсәм дә беләсез.”32

Ә Шәүкәтнең хәле Дамирныкына караганда күпкә авыррак иде:

Шәүкәтләрнең өеннән Гәүһәр авыр тойгы белән чыкты. Дамирны ата-анасы ярдәме белән төзәтергә мөмкин әле. Аңа игътибарлы булу, чит тәэсирдән тартып алу – җитеп торыр. Бу яшьтә чит тәэсир алай тирән булмый әле. Өлкәннәрнең уйлап эшләгән эше бу кимчелекне җиңә. Ә менә Шәүкәт... Ул бозылмаган, чит тәэсиргә бирелмәгән, аның психикасын имгәткәннәр, ул ниндидер шок хәлендә. Мәктәптән өенә кайткач, беркая чыкмыйча, сәгатьләр буе китабына төртелеп утыра икән. Былтыр бу ничектер күзгә артык бәрелмәде, әллә Гәүһәрнең игътибары җитеп бетмәдеме? Шулайдыр, балага ул илтифатсызрак карагандыр, күп нәрсәне без эш узгач кына аңлыйбыз шул.”33

Гәүһәр бөтен җаны-тәне белән Шәүкәткә ярдәм итәргә тели. Ләкин нигәдер аны Шәүкәтнең әнисе генә аңлый алмый:

Күрәсең, әнисе аны кечкенәдән үк бик каты кыерсыткан, баланың, әйтерсең, җилекләрен суырып алганнар. Әнисе шуңа канәгать кебек, әллә фаҗигане аңламыймы икән? Гәүһәр килеп йөри башлагач, бик турсайган булды, соңыннан күрмәмешкә салынды. Гәүһәр баланы урамга алып чыккаласа да, бала һәрвакыт куркып әнисенә карый иде. – Нәрсә бәбәкләреңне мөлтәйтәсең, апаң алып чыга икән, чык. Аңа синең өчен акча түлиләрдер,– ди иде ана чәпчеп.

Билгеле, бу хәтер калдыргыч сүзләргә каршы бик каты әйтергә дә мөмкин булыр иде, малайның әнисе шуны тели дә иде бугай, Гәүһәр эндәшми, баланы тизрәк урамга алып чыга, әмма Шәүкәт беркем белән дә уйнамый иде. Укытучы аны башка малайлар белән таныштыра, уйнарга, чабарга куша. Бала урыныннан да кузгалмый иде. Гәуһәр дә чигенмәде, ире белән сүзгә килеп булса да, бөтен буш вакытын шул балага багышлады һәм бервакыт аның урамда кычкырып көлүен ишеткәч, эченнән иллә сөенеп куйды.”34 Бу проблемага якынрак килергә булдым. Чөнки үз баласының хәлен аңламаган ана бүгенге җәмгыятьтә дә бик киң таралган. Күреп торабыз, улына ничек итеп эндәшкәнен дә, укытучыгы карата да бик дорфа кылана. Янәсе, укытучыга бала янына килгән өчен акча түлиләр! Мондый хәл романда бер генә тапкыр күзәтелмәде. Икенче шундый очрак Яшел Ярда Акназарның әнисе – Талия белән булды.

Талия – ялгыз ана. Ягъни иреннән аерылган, ләкин һаман да үзенә башка кияү эзләп йөрүче кеше. Гәүһәр Акназар турында сөйләшергә аларның өйләренә килә, ләкин Талияне бер тапкыр да очрата алмый. Бары тик талиянең кардәше генә аңа: “Кеше баласы артыннан йөрисең дә йөрисең,– диде.– Талиягә синең килүеңне әйткән идем, аларга шуның өчен акча түлиләр, тагын килер әле, диде. Мин үзем мәктәп күрмәсәм дә, укытучыга алай карамыйм, хәзерге яшьләрне белмәссең тагы.”35

Акназарның анасын күрә алмаган саен, Гәүһәр борчыла гына бара:

Гәүһәрнең күз карашы уйчанланды. Хәзер инде яшерен-батырын түгел, Акназар, бала булса да, үз эченә бикләнеп бара, сабакташлары әкрен-әкрен аннан читләшәләр, ул үзен ялгыз сизә. Аның беркеме дә юк, ул даладагы ялгыз тирәк, кайсы яктан җил катырак иссә, шул якка бөгелә, башкача аның бер чарасы юк.”36

Бу турыда мәктәп директоры Бибинур апа болай ди:

Тагын бер тапкыр барып кара, Гәүһәр. Укытучылар балаларның өйләренә йөргән өчен акча алмыйлар, ләкин бала язмышы аларга кадерле.”37

Акназар турында ишеткәч:

Аһ! – диде Талия, тирән эчке кичерешкә охшатып. – Мин боларны белмиммени! Минем болай да башым каткан... Әтисе кире беткән бәндә иде. Мин нишли алам. Колониягә озатырга кирәк аны, тимер сак астына! Минем көчем җитми, теләсә нишләтегез үзен, минем башка бер әмәлем дә юк...”38

Әниләр һәм бәбиләр проблемасы, әлбәттә, бик актуаль. Ул гомер буе дәвам итә. Аны укытучылар гына да, тагын берәр кеше дә хәл итеп бетерә алмый. Ләкин мондый ана булуы – акылга сыймаслык хәл бит! Дөрес, Талия мәктәпкә килгәләде, ләкин фәкать Гәүһәрнең чакыртуы буенча гына:

Талия бик җилләнергә дип килсә дә, вакыты-вакыты белән җилләнеп китәргә әзер торса да, Гәүһәр аны коралсызландыра барды. Талия хәтта мәктәптәй чыгып киткәндә дә үз-үзеннән канәгать түгел иде. Шул чүпрәк баш алдында эреп төште бит. Ире ни өчен куганын битенә бәреп әйтсәң, аннан соң кеше белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен белер иде. Уйларсыз, үзара киңәшерсез, имеш. Киңәштеләр ди, тот итәгеңне!”39

Билгеле инде, укытучы балалар күңеле белән яши, аларның беркемгә дә әйтмәгән һәм әйтелмәячәк серләрен укый. Бу серләр аны кайчак шатландыра, сөендерә, кайчак бик куркыта да: “Әнә Акназар терсәгенә таянган да, тәрәзәдән тышны күзәтә. Укытучының сүзләрен гүя тыңламый да. Сорасаң, үзе җавап бирә. Акназар гүя табигатьтәге һәм кешеләрдәге үзгәрешнең нәкъ киресе булырга тырыша, чырае көннән-көн караңгылана, иптәшләре белән сөйләшми, хәтта Зиләгә дә ачуланган бугай, аңа карамый, сорауларына җавап бирми, мәктәптән берүзе кайтып китә.”40

Талиягә дә, Акназарның әтисе турында да тулырак мәгълүмат биреп китәргә кирәк дип таптым:

Ходай кешегә буй бирсә, акыл бирми, ди, Талия дә шуның шикелле,–диде аннары Зәбирә түти.– Төскә-башка дисә, исләрең китәр, холкы – ташка үлчим. Әтисе мәрхүм Гапсаттарга охшаган. Авыр туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең, хатыны белән ут ягып кычкырышалар иде. Бөтен тирә-күрше тыңларга чыга торган иде. Без, балалар, исебез китеп карап тора идек. Каян шулхәтле сүз чыгарырта кирәк!.. Талия нәкъ әтисе инде, хәтта аннан да уздыра. Әтисе аның, ни әйтсәң дә, өе тирәсендә генә шаулый торган иде, ә монысы кая барса, шунда. Хәзер бит элекке заман түгел, хатын-кыз да күп йөри, күп җирдә була. Шул теле аркасында Талия бер җирдә дә төпләнеп эшли алмый, хәзер аңлап алалар үзен. Тормышын да рәтләп төзи алмый. Баштарак бер башкортка кияүгә чыккан иде. Башкорты болай бик ипле иде, берәүгә бер кычкырмас, берәүнең бер хәтерен калдырмас. Тик курай тарта, озын көйгә салып җырларга ярата торган иде. Мескен, Уралкаен бик сагына торган иде. Без бит Урал тауларын җырда гына ишетеп беләбез, безнең өчен ул җыр гына, ә Аралбай аны инәем ди торган иде. Мин үзем аның җырына мөкиббән идем. Татар да җыр белә, татар да борынгы җырларны ярата, әмма башкортның күңеле киңрәк, ахрысы. Аралбай җырлый башласа, бөтен тыкрыгыбыз аякка баса иде. Без бит җырлаганда кычкырырга яратмыйбыз, моңланабыз гына, башкортның каян тавышы чыга диген. Болай эштә, тормышта, Аралбай басынкы иде, машинасын да бик ипләп йөртә торган иде. Шофер иде. Хәзер ат бетеп бара бит, шофер кешегә һәркемнең йомышы төшә. Шул беркемне борып кайтармый иде, тик бичәгә генә әйтә күрмәгез, ди торган иде. Сөйләшүе гел татарча, тик кайчакта гына бармай, килмәй дип кыстыра иде. Куды бит шуны Талия. Аннары тагын кемгәдер кияүгә чыккан иде, дүрт-биш ай тордылармы икән, канга батып сугышып аерылдылар. Хәзер өченчесен йортка кертергә йөри, ди. Ата кулы күрмәгәч, малае да... төрле якка иярә. Күршеләре ул малайдан бик зарланалар...”41

Инде азрак аңлашыла да: ир-егеткә бала чакта әти кеше кирәк шул, ә Акназарга андый бәхет тәтемәгән. Бигрәк тә Талиянең тагын берәүгә кияүгә чыгарга йөрүе Акназарның тормышын тагын да авырайта. Гәүһәр моны вакытында аңлап ала.

Гәүһәргә күптән инде сер түгел: теге вакытта тәрәзә төбенә чәчәк куеп киткән бала шул Акназар булган. Димәк, аның күңеле яхшы, тик андагы яшел үсентеләрне генә корытмаска кирәк. Тормыш ул балага болай да каты бәрелгән. Акназарның әтисе ташлап киткән. Ламигага Акназар бик ияләшкән булган, ул да китеп барган. Бала элекке укытучысына булган мәхәббәтен яңа укытучысына күчергән, аның рәсем ясавын яр буенда яшеренеп күзәтеп торган. Укытучының рәсем ясавы балага бик ошаган, чөнки Акназар үзе дә рәсем ясый икән.”42

Моны белеп, Гәүһәр Акназарны өйгә алып кайтты һәм бүлмәсендәге рәсемнәрне күрсәтте. “Хәзер Акназарның рәсемнәрне үтә кызыксынып каравын күргәч, аз гына көлемсерәде. Тик ошыймы дип турыдан-туры сорамады, малайлар моны яратып бетермиләр.”43 Гәүһәр мәктәптә дә рәсем конкурсы оештырырга уйлады: “Үз рәсемнәреннән Гәүһәр бер-икене генә куяр. Алар күзгә бәрелеп тормасын, укучыларның рәсемнәрен басып китмәсен. Төп игътибар балаларның рәсемнәрендә булырга тиеш. Эш күп булыр, әмма Акназарны коткару өчен Гәүһәр барысына да риза иде.”44

Акназар турында ишеткәч, Зәбирә түти: “Әй, заманалар,– диде,– кешенең үзеннән алда уйлыйлар, ата-анасы да кайгыртмый, укытучылары барысын эшли.”45

Кызык та, кызганыч та дигәндәй, Акназарны барысы да кайгырта, Талиядән кала. Менә бу хәлләр – ананың үз баласына карата тупаслыгын күрсәтүче бердәнбер хәл түгел. Талияне Шәүкәтнең әнисе белән чагыштырып карарга ярый, ләкин алар бертигез түбәнлектә тормыйлар.

Акназар белән тагын бер күңелсез хәл була мәктәптә. Аны интернатка күчергәннән соң, беркөнне кинәт Акназар югала. Һич кенә дә таба алмыйлар. Ә малае югалгач Талия көн саен мәктәпкә килеп тавыш күтәрә:

Гәүһәргә дә, Бибинур апага да, Җиһан апага да, хәтта каян белеп алгандыр, Әгъзам Ибраһимовка да әллә нәрсәләр әйтеп ташлады. «Күз нурымны әнисенең җылы кочагыннан тартып алдылар да салкын суга салдылар»,–дип бөтен Яшел Ярга кычкыра, яхшылап әйткәнне, сабыр булырга кирәк, эзлиләр бит әле, дигән сүзләрне колагына да элми, ичмасам, күңел ярама тоз салмагыз, сезгә ни, кеше баласы сезне борчыймыни, ди.46

Акназар табыла, аның табылу “шатлыгын” Талия болай дип сөйли:

Чәчен йолыктым, сөйләшүем шул булды. Икенче качса, буып ташлыйм.”47

Укытучы күзе бөтен әйберне дә күрә. Күрәсең, шуңадыр да Акназар Гәүһәргә якын булгандыр. Акназарның җәйге лагерьда эшләгән батырлыгы шуны аңлатмый мени!? Бөтен бала да батып баручы иптәшен күреп, кыя башынан суга сикерми ләбаса...

Укыту эшендәге тагын бер проблема – Әхмәт белән Каюм арасында килеп чыккан хәл. Әлеге мәсьәлә бөтенләй буталчык була: Зөбәрҗәтнең кара савыты ватыла, шул ук вакытта класстагы балалар сугыша башлыйлар. Гәүһәр ни булганын җиңел генә хәл итә:

Гәүһәрнең классында ялагайланучылар һәм әләкчеләр юк иде. Ул көче җиткән кадәренчә балаларны ялганламаска, туры сөйләргә өйрәтте. Хәзер дә Зөбәрҗәтнең дөресен сөйләвенә шикләнмәде. Кара савытын кем алган дигән сорауга җапап итеп Зөбәрҗәт:

  • Белмим, Гәүһәр апа. Мин иртән класска кергәндә шунда тора иде.48

  • Ә сугыш ни өчен чыкты? Ул инде тикмәгә генә башланмагандыр? Әхмәт, син әйтәсеңме?

  • Әнә Каюм, ул мактана – диде иң иң арттагы партада утырган малай, аякка басып. – Минем лобзик, ди, бөтен кешенекеннән үткен, агачны гына түгел, тимерне дә выжт итеп кисә, үзе сынмый, ди”49

Хәзер инде мәсьәсә ачыкланды. Башта шул лобзик аркасында ике малай сүзгә килгән, берсе катырак суккан, ахрысы, икенчесе тагын да катырак. Аннары иптәшләре кушылган, шуннан киткән дә киткән, кара савыты да калмаган, дәфтәр, китаплар да.”50

Дөнья күрү, сәяхәткә чыгуның файдасын Әпсәләмов түбәндәгечә сурәтли: “Горький үзе бер дөнья бит. Синең фантазияң никадәрле бай, әтрафлы булмасын, язучының туган-үскән йортын карагач, шундагы һаваны сулагач, ул сиңа тагын да якынрак булып китә, син аның белән туганлашасын кебек. Укытучы өчен моның әһәмияте әйтеп тә бетергесез. Аның тәэссоратлары үз күңелендә бикләнеп калмый, алар барысы да әкрен-әкрен генә шәкертләренә күчә һәм алар йөрәгендә яңа үсентеләр бирә”51

Сәяхәткә чыкса да, Гәүһәр үзен ялгыз тоя иде. Әллә ул Әгъзамны юксына, әллә инде Җәгъфәр турында уйлый. Ниндидер бер мизгелдә ул үзен теплоход белән бергә болыт арасына, томанга кергән итеп тоя. Ләкин, “Халык бик дөрес әйткән: бер кечкенә болыт кисәге бөек елганы буеннан буена каплый алмый, шәхси кайгың тәэсиренә бирелеп, әллә ниләр уйлап чыгаруда мәгънә юк. Укытучы кеше тормышка бигрәк тә аек карарга тиеш. Ул пыяла савыт эчендәге гөл түгел, кайту белән аның бөтен серләре укучыларыныкы булачак. Ул никадәр күбрәк күрсә, белсә, шулкадәр кадере артачак.”52

Җәй көнне ял итү Гәүһәргә файдага булды. Укучыларга сөйләргә сүзләр дә күбәйде. Сеньтябрь килеп җиткәч, мәктәп тормышы тагын җанланып китте. Вакыт узган саен Гәүһәрнең балалар психологиясен аңлавы тагын да тирәнәйде. “Җәй буена балалар шактый үскәннәр, күп нәрсә күргәннәр, күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Укытучы менә шушы аерманы класска аяк баскан сәгатьтә үк сизәргә тиеш, югыйсә алга бару кыенлаша аңа. Балалар бит бер генә минут та тик тормый, аларда күзгә күренмәгән туктаусыз үзгәреш, туктаусыз күченү булып тора. Аларның җаннары барысын күрә, бигрәк тә алар ялганны, икейөзлелекне, пычраклыкны тиз сизәләр. Шуңа күрә аларның күңелен яулап алу да, аларның ышанычын югалту да бердәй җиңел.”53

Укытучының өй эшләрен һәм дәфтәрне тикшерү гади эш түгел. Гәүһәр исә моңа бөтен күңелен бирә: “Гәүһәр балаларның җәйге эшләрен сорашканда Акназарны мактап алды. Соңыннан балаларның Акназар тирәсенә җыелуларын күрде. Ул тагын бер мәртәбә үзенең алып барган төп юнәлешенең дөреслегенә ышанды: балаларның кечкенә генә яхшы эшен дә игътибарсыз калдырырга ярамый, һәммәсен күрергә, исәпкә алырга кирәк.”54

Укытучы өчен балаларның дәфтәрләрен укып чыктың да билге куйдың түгел шул. Эш анда гына булса, әллә ни кыен да булмас иде. Гәүһәр һәр дәфтәр иясе турында кайта-кайта уйлый, кайта-кайта баш вата. Шунда аның иртәге дәресе өчен өстәмә планы туа, үзенең көчле яклары да, көчсез яклары да күренә, балалар белән сөйләшәсе сүзләре дә бер-бер артлы исенә килә.”55 Дәфтәр – сихерле көзге, анда баланың өлгереше, дәресен ничек үзләштерүе генә түгел, укытучының дәресне никадәр тирән аңлатуы, фикере никадәр тулы, аңлаешлы булуы да күренә.

Гәүһәр балаларның киләчәк белән бәйле хыялларын игътибар белән тыңлый. Аларның кайсыдыр машина йөртүче булырга, кайсыдыр автомобиль заводында эшләргә, кайсыдыр космонавт булу турында хыялланы иде. “Ләкин укытучы анык белмәгәнне сөйләргә ашыкмаска тиеш. Шул ук вакытта аның балаларның хыялын чикләргә дә хакы юк.”56

Гәүһәр дәфтәрләр тикшерә башлады. Кулына Нияз дәфтәре эләккәч, ул аны әйләндереп-әйләндереп карады. “Булачак «космонавт» яхшы ук тырышып эшләгән, язуы да ару гына, хаталары да юк, пөхтә дә. Дәфтәрләрне тапшырганда бераз мактарга кирәк булыр үзен...”57

Яшел Ярда салыначак автомобиль заводы турында сөйләгән малайның да иншасы начар түгел. Ләкин ашыккан, ике урында хәрефен төшереп калдырган. “Булачак шоферга кисәтергә кирәк: машина йөртүчегә ашыгу һич ярамый, абайламый йөрсәң, кеше дә таптатырсың...”58

Гәүһәр башка класс укытучыларының. эшен күзәтә, үз эшен алар эше белән чагыштыра, яхшы якларын һәрвакыт күчерә. Ул, “Мин Казаннан килгән” – дип, аз гына да борынын чөйми. Кайчагында Гәүһәр юри дәфтәрләргә күз салган булып, теге-бу укучының ялгышын төзәтеп, Зиләгә игътибар итми. “Аның исәбе – Зиләне такта алдында күбрәк тотып, аңа үзенә күрә җәза бирү иде. Әмма кыз үзенең ялгышын сизеп, язганын бозды да, мәсьәләне яңабаштан чишә башлады. Бу юлы ул төртелмичә эшләп чыкты. Гәүһәр сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Зиһенле балаларны ярата иде ул, мәсьәләнең дә юри кыенрагын сайлаган иде. Болай булгач, Зилә молодец.”59

Табигатьне танып белүгә Гәүһәр аеруча игътибар итә. Аның классы кечкенә бер музей почмагы шикелле. Төрле үсемлекләр, яфраклар, гөлләр – барысы да бар. Ул рәсемнәр! Аларның иң яхшыларын сайлап, үзләре үк ясаган матур рамнар эченә куеп, стенага элгәннәр. Балалар класстагы бернәрсәне дә ватмаска, сындырмаска, җимермәскә тырышалар. Ул табигатьнең башкаларга мәгълүм булмаган бик күп нәфис якларын күрә, әгәр кирәк булса, алар турында сөйли дә ала. “Укучылары өчен Гәүһәр күп белә, күп белергә тиеш тә, чөнки ул укытучы. Сөйләгәндә ул балалар аңлардаен гына сөйли. Аннары кызык итеп сөйли. Табигать серләре балаларны мавыктыра. Әнә кояш җылытканга үләннәр ничек баш калкыткан, әнә чылтырап аккан су туфракка яшәү азыгы бирә, әнә кошлар ничек рәхәтләнеп һавада очалар, әнә беренче бөҗәкләр туфракта мәш киләләр. Гаҗәеп серле дә, гаҗәеп гади дә хәл бу.”60

Сыйныфта беркөнне кемдер гөл савытын терәтеп куя торган баскычны сындырып киткән. Балалар, әлбәттә, аны төзекләндергәннәр, ләкин Гәүһәрнең бүтән нәрсәгә исе китә һәм күңеле күтәрелә: балалар үзләре үк бу эшкә җаваплы карыйлар һәм укытучы апаларын катыштырмыйлар. “Гәүһәр балалар эшенә турыдан-туры «тыгылмаса да», балалардан барысын төгәл эшләтү аның вазифасы иде.”61 Үз-үзләре өчен җавап бирә ала торган укучылар үстерү нинди зур бәхет бит ул! Тиздән җәмәгать эшләрендә катнаша башларлар. Бу юнәлештә укытучы балаларны беренче сыйныфтан бирле үк әзерли. Чөнки укытучы киләчәкне әзерли:

Бүген беренче класска кергән бала сигез-ун елдан соң гына җәмәгать тормышында актив хезмәткә катнаша башлый яки тагын да белемен арттырырга керешә. Аңарчы ул җәмгыятьтән ала гына, бер нәрсә дә кайтармый. Иртәме, соңмы кайтарып бирер көне дә җитә. Укытучы укучының әнә шул кайтарып бирү көне турында беренче классларда ук уйлый башлый.”62

Җәмәгать эшләре буенча мәктәптә мәсьәләләр шактый калкып чыга.

Беренчесе, бер ана мәктәпкә килеп баласын артык күп эшләткәнгә күрә зарлана” Баламны рус мәктәбенә бирмәдем, татар мәктәбендә җәмәгать эшләре белән ул хәтле тинтерәтмәсләр дигән идем. Баланың бурычы яхшы итеп уку, дәресләрен өйрәнү, югары мәктәпкә әзерләнү. Музыкага бик һәвәс, ләкин өйдә пианино булса да, без аңа ял көннәрендә генә уйнарга рөхсәт итәбез. Чөнки музыка күңел ачу гына, җитди нәрсә түгел. Ә сез дәрестән соң калдырып, кичәгә хәзерләнергә кушасыз икән. Бу перегрузка ич! Җитмәсә, әледән-әле пионер сборлары булып тора. Әтисе хәтта пионерга бирергә кирәкмәгән икән дип әйтә... Кичә тагын артта калучы иптәшенә бер сәгать булышкан. Аннан элек бер авырган иптәше янына барган, чәчәкләр илткән. Бу кадәр перегрузка ярыймы соң балага? – диде.”63

Бу хәлнең ничек төгәләнүе, кызганыч, романда күрсәтелми. Ләкин бу ситуацияне анализлап, әлеге укучының ата-анасы турында да, үзе турында да әйтергә була. Бөтен бала да аның кебек йөри, бер дә перегрузка диеп тормыйлар, әле ятим бала була торып та, Акназар да нинди тырыш укучы. Ә әлеге баланы әти-әнисе кыса, күп эшләргә ярамый дигән фикер җиткерә. Хәтта баланың музыкага булган талантына да тулы ирек бирмиләр бит алар! Ләкин бала үзе тырыш, күреп торабыз, ул артта калучы иптәше янына барган, аңа ярдәм иткән. Фәкать бала, мәктәп һәм ата-ана каршылыгы килеп чыга биредә.

Икенче очрак. Бибинур апа:

Чама дигән нәрсәне кайчак онытып җибәрәбез, иптәшләр,–диде.– Гәүһәр каршы килми дип, аңа җәмәгать эшләрен өяргә тотындык. Соңыннан без үк анысын эшләмәгән дә, монысына җитешмәгән дип нәфрәтләнеп тавыш күтәрергә әзер. Юк, соңыннан әрләгәнче, хәзер уйлап эшлик: Гәүһәрнең моңа вакыты җитәме? – Ул берәм-берәм, бармагын бөгеп, Гәүһәрнең җәмәгать эшләрен саный башлады.”64 Бу Бибинур апаның аек акыллы директор икәнен күрсәтә. Тау булып өелә башлаган җәмәгать эшләрен гел Гәүһәр генә эшләп барганга ул каршы чыга. Җәмәгать эшләре турында бәхәс Гәүһәр белән Җәгъфәр арасында да килеп чыга:

  • Җәгъфәр, – диде, – син бит элекке комсомол работнигы. Институтта дүрт ел комсорг булдым, дисең. Соң, биш-алты елда синең комсомол утың бөтенләй сүндемени? Син бит җәмәгать эшенә хәзер бөтенләй диярлек катнашмыйсың. Җәгъфәр бу һөҗүмне үтә салкын кан белән кире кайтарды.

  • Синең активист булуың бик җиткән, ә мин укыйм, Гәүһәр, моны онытма. Кандидатскийны язу, үзең беләсең, җиңел түгел. Аннары еллар туктамый, тормыш туктамый, ә кеше? Ул да үзгәрә, үсә, камилләшә, кичәге үлчәүләр инде аңа ярамый. Диалектика.65

Гәүһәр кайчагында үзенең элекке тәҗрибәсенә таяна; я дәрес хәзерләргә вакыты булмый, я уйлары белән интегә. Ә быел исә дәрескә әзерләнмичә килми. Шуңа күрә дәресләреннән канәгатьсез калмый. Кайбер көннәрдә Гәүһәрнең, күңеле шактый күтәренке, балаларга шаян сүзләр дә әйткәли, берәрсенең йокымсырый башлавын күрсә, хәзер бөтен классны аякка бастырып, дәртле, күңелле тавыш белән физкультура командасы бирә, әлбәттә, үзе дә хәрәкәтләнә, карыйсың – дүрт-биш минуттан бөтен класс үзгәрә. Яңа дәрт белән Гәүһәр бүленеп калган дәресен башлый.

Укытучылар практикасында еш кына шулай була: бер якта ул үзе – укытучы басып тора, икенче якта – утызлап-кырыклап бала. “Укытучы сөйли дә сөйли, карап торсaн, бик акыллы да, бик матур да сөйли кебек, программаны да уза, кабатларга да өлгерә, өйгә эш тә бирә, укучылардан бераз сорарга да вакыт таба. Әмма класс барыбер икегә бүленеп кала, звонок булу белән укучылар төрлесе төрле якка чабып китә, укытучы үзе дә, дәресе дә онытыла, ул яңадан класста күренгәнче әйткәннәре балаларның башына кереп тә чыкмый. Инде сорый башласа, берсе дә рәтләп җавап бирә алмый.”66 Гәүһәр менә шундый аяныч хәлгә калудан курка иде.

Гәүһәр бер үк вакытта зур булып та, бала булып та кала белә: “Бер карыйсың, ул бик җитди укытучы кебек, көлмәс, көлдермәс, икенче карыйсың, аның бөтен игътибары яңага, күңеллегә юнәлгән. Сөйләгәндә, бала шикелле, йотлыгып сөйләр, яңак урталары аз гына кызарып чыгар, күзләре очкынланыр.”67 298б. Аның үзенчәлеген Бибинур апа да бик тиз аңлап алды:

Бибинур апа гомере буена бик күп укытучыларны күзәтә иде. һәрберсенең үзенә генә хас ниндидер үзенчәлеге, сөйкемлелеге, матурлылыгы бар. Балалар шуны бик нечкә сизеп алалар, олылар бу хәтле сизгер була алмый шикелле. «Гәүһәрнең кайсы ягы яхшы, ни өчен балалар аны шулкадәр ярата?» дип уйлый иде Бибинур апа. Гәүһәрне самими булуы өчен, бер үк вакытта олы булып та, бала булып та кала белүе, эчкерсезлеге өчен яраталар. Ул асыл таш кебек ялтырый.”68

Шактый вакыт узса да, Гәүһәрнең күңеленә тынгы бирмәүче тагын бер кеше бар. Ул да булса, Ламига апа. Бу турыда Гәүһәр Бибинур апага да сөйли: “Мин аның турында күп уйлыйм Бу чыгарылыш көннәрендә бигрәк тә. Сез бүген минем классымны мактап телгә алгач, Ламига апа турында уйладым. Ул үзе булмаса да, күзгә күренмичә Һаман минем классымда утыра кебек. Балалар күп очракта, миңа түгел, аңа карыйлар шикелле. Бу бер елдан соң шулай. Мин, билгеле, аңа үпкәләмим, рәнҗемим, тик аның авторитеты никадәр зур булуын гына уйлыйм.”69 Ламига апаны йөз процент әйбәт белмәсә дә, Гәүһәр аны яхшы укытучы дип исәпли. Моны ул бер ел күреп, сизеп килде. Бер ел эчендә Ламига апа Гәүһәрне укытучы буларак бик нык үстерде. “Моны минем бүтәннәргә әйткәнем юк, әйтмәм дә. Моны аңларга кирәк. Сезнең белән уйларымны бүлешәм икән, димәк, сезгә ышанам, сезне якын саныйм.”70

Карт укытучылар дөрес әйтә: нигездә, тирәндә, барыбер шул беренче классларда бирелгән белем, тәрбия ята. Әгәр Гәүһәрнең укыту эшендә хаталары булган булса, алар үзләрен аермачык сиздерәчәкләр. Ул чагында инде аларны төзәтүе дә кыен булыр, ә менә хәзер ул хаталаларны әле ниндидер күләмдә җибәрмәскә мөмкин: “Моның өчен һәрбер башлангыч класс укытучысының эшен җентекләп анализларга, яхшысын яманнан аерыргa кирәк. Бу исә бездә һәрвакытта да эшләнми, бик кадерле энҗеләр елдан-ел мәңгегә югала бара. Иң аянычы шунда, без моның югалуын да сизмибез.”71

Тик кайчакта гына аның белән янәшә класс бүлмәсендә Ламига басып тора иде кебек. Ул бик кырыс, җитди кебек, ләкин балалар аңардан бер дә курыкмыйлар, күрәсең, күңеле яхшы икәнен сизәләр. Юк, балаларга гына түгел, Гәүһәргә дә дустанә карый кебек ул...”72

Ләкин мин, Ламига апаның киресе булмасам да, башка кеше, Бибинур апа. Ул монда булса, мин Ламига апа белән бер киңәшер идем.”73

Гәүһәр – укучыларга һәрвакытта да үрнәк укытучы. Моны ул үзе дә сизә, югыйсә, теге юлы шакшак киенеп, юынмыйча йөрүче малайны ничек акылга утыртты соң?! Кызларның күбесе, үз дәрәҗәләрен саклап, артык кабаланмый. Алар кай яклары беләндер Гәүһәр апаларына охшарга тырышалар. “Күзәтүче булса, әлбәттә, елмаер иде.”74 Ул укучыларга ничек йогынты ясарга кирәген белә:

Гәүһәр өстәлдә яткан китапларын ашыкмый гына портфеленә тутырды, шул ук вакытта үзе белән хушлашып чыгып барган балаларга җавап бирергә дә өлгерде. Алар моңа бик игътибар итәләр икән.”75

Исәнләшү мәсьәләсенә килгәндә, “Былтырлары Гәүһәр бер малайның исәнләшүенә җавап бирмәгән булган, күрәсең, үз уйларына чумып, ишетми калган. Ә иптәшләре малайның күзен ачырмаганнар, «Гәүһәр апа синең чәрелдәвек тавышыңны ишетми дә», дигәннәр. Шуннан соң малай бер атна буе башын иеп йөргән...”76 Бу хәл һәрвакытта балаларга җаваплы карарга кирәк дигәнне аңлата.

Җавап дигәннән, Г. Әпсәләмов Гәүһәр образы аркылы сорауга җапап бирү методикасын да аңлатып уза: “мондый сәер сораулары өчен балаларга ачуланырга ярамый. Бик җитди итеп, бик төгәл итеп аларга җавап бир. Гәүһәр сабырлыгын җуймыйча, шул ук вакытта үзе дә ничектер бала сымаграк булып, аларга аңлата. Ихтимал, өлкәннәргә бу сәер тоела торгандыр, бу турыда әдәбиятта да әллә ни юк шикелле. Балаларның һәрберсе үзенә күрә кабатланмас бер дөнья ача бара бит.77

Укытучы балаларга бөтен йөрәген бирә. Ярты-йорты белән ул канәгатьләнә алмый, дөресрәге, аны ярты-йорты килеш кабул итмиләр. Тәҗрибә туплана, яшь олыгая барган саен, балаларны тирәнрәк аңларга мөмкин булыр. Һичбер дәреслекләрдән табылмый торган белем шунда ята. “Аларның хәтерен калдыру – ансатның ансаты, рухларын төзәтү – авырның авыры.”78 Әлеге сүзләрне барлык укытучылар да исендә тотарга тиеш.

Гәүһәр шушы эчкерсез мәхәббәтләре өчен күңеленнән аларга рәхмәт әйтсә дә, тыштан берни дә сиздермәде, ыгы-зыгы килүләре өчен ачуланмады, әрләмәде. Аңа шушы шау-шулы балалар арасында утыру бик күңелле иде.79

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Гәүһәр күңелендә әнә шундый уйлар бөтерелә иде. Ул күңелсезләнде дә, шул ук вакытта аның шатлыгы эченә дә сыймады. Әтергә генә җиңел – диде ул Әгъзамга – “ике ел буе аның кулында утыз өч бала иде. Бу утыз өч баланың утыз өч төрле холкы бар иде. Юк, утыз өч төрле генә түгел, аларның әле утырып җитмәгән холыклары көненә утыз өч төрлегә үзгәргәндер. Алар, үзләре дә сизмәстән, Гәүһәрнең күпме йөрәк җылысын алганнардыр, ничә төннәр аны йокламаска мәҗбүр иткәннәрдер. Дөньяда моны үлчи торган үлчәү бармы?”80 Язу да танымаган, акны кара, әлифне таяк дип тә белмәгән бу балалар ике ел буенча аның кулында булдылар, ул аларга хәреф өйрәтте, күзләрен ачты, йөрәк җылысын бирде, кешегә кеше итеп карарга өйрәтте. Дөресрәге, өйрәтә башлады, чөнки бу эш гомер буена сузыла.

Батып барган кояшка карап торгач та Гәүһәрнең күз алдына укучылары килә иде: “Мин менә классым турында уйладым,– диде Гәүһәр.– Балалар киләсе елда яңа класста күренерләр. Тик бүгенгедәй булмаслар. Алар белән аерылышу нигәдер ямансу.

Бу бик табигый, Гәүһәр. Кеше күңеле шундый инде ул. Ләкин син балаларның бер заман зур булуларын уйла. Аларны гаҗәп эшләр көтә. Ахыр килеп, укытучының бурычы да аларны кеше итү бит, аларны зур эшләргә хәзерләү.81

Гәүһәр әледән-әле укчылар күңеленә көмеш ачкыч эзли: “Мин элек бу турыда ачыктан-ачык хыялланырга курка торган идем. Кайчагында ул серле ачкычны ап-ачык күрәм, кайчагында ул югала, мин балалар күңеленә керә алмам, караңгыда адашып йөрермен кебек тоела иде.”82 Менә шул көмеш ачкычны гомер буе югалтмый гына сакларга тели Гәүһәр. Укытучы өчен иң кадерлесе шул булса кирәк. “Югыйсә ул меңләгән, миллионлаган кешеләргә тиң булып кала, алардан бер нәрсәсе белән дә аерылмый.”83

Югарыда китерелгән мисаллар Гәүһәрнең үзешчән икәнен ассызыклый. Шулай ук аның тагын бер шөгылен – рәсем ясарга яратуын да игътибарга алырга кирәк. Аны беркем дә өйрәтмәгән, ләкин Гәүһәр үзе үк рәсем ясауның кайбер закончалыкларын уйлап чыгарган. Мисал өчен: “Художниклар эшендә беренче сызык зур роль уйный бугай, һәрхәлдә, Гәүһәргә шулай тоела иде. Кайчакта ул әлеге беренче сызыкны таба алмыйча аптырап бетә, кайчакта бу беренче сызык ничектер үзеннән-үзе сызыла кебек. Шуннан соң инде туктамый эшләргә генә кала.” 84 Үз классы белән табигатькә рәсем ясарга чыккач та ул онытылып китә: “Ниһаять, ул эшеннән аерыла, үзенең укытучы икәнен исенә төшерә, яңадан балаларның мольбертлары тирәсендә йөри. Аннары якындагы Алабуга шәһәрендә генә туган бөек художник Шишкин турында сөйләргә керешә...”85

Әгъзам белән Гәүһәр укучыларга кул күтәрү мәсьәләсен турында сөйләшәләр. Гәүһәр:

  • Син минем балаларны кыйнавымны күз алдыңа китерәсеңме?

  • Юк, син андый түгел.

  • Менә белмәдең шул. Укытучыга тыштан гына карарга ярамый. Тыштан без барыбыз да ал да гөл. Әмма безнең профессия кайчак җилекләреңне суырып бетерә. Әгәр синең үзеңдә шундый четерекле хәл булмаса, мин сиңа сөйләп тә тормас идем. Тыңла.86 Гәүһәр үзенең классында булган мәгълүм вакыйганы сөйләп бирде. Мин – укытучы, теләсә генә нинди очракта да кулыма ирек бирмәскә тиеш идем...”87

Гәүһәрнең авторитеты Яшел Ярда күтәрелде. Хәтта Гөлназ да укуын бетергәч Гәүһәр апасы янына килде. Гөлназ да укытучы булырга тели. Ә Гәүһәр апасы аңа аеруча якын. Шуңа күрә киңәш сорарга, аның фикерен белергә теләде Гөлназ. “Ни әйтсен Гәүһәр аңа? Ул бары тик Гөлназның бу зур адымда ялгышмавын гына тели. Укытучы эше бик авыр. Моны аңларга кирәк, әмма бу турыда сөйләп яшь кызның күңелен кайтарырга ярамый.”88

Гөлназ шулай ук бу җәйдә пионер лагерында эшләргә җыенуы турында сөйләде. “Булачак укытучыга пионер лагеренда эшләп тору бик кирәк. Син балаларны яхшырак белерсең. Укытучыга үзенең кайчандыр бала булуы гына җитми, һәркем бала була, ә һәркем укытучы була алмый. Дөрес, пединститутка башка институтларга керә алмаган кешеләр дә кергәлиләр. Аларның күбесеннән барыбер рәт чыкмый. Мәктәпләргә чын укытучылар кирәк, Гөлназ.”89 – диде аңа Гәүһәр.

Гәүһәрнең милли күңеллелеген аның радиодан концерт тыңлаган эпизодыннан беләбез. Әлфия Галимова «Гөлҗамал»ны җырлады. Гәүһәр, карандашын читкә куеп, уң кулына таянды. Бу җыр аңа бик ошый иде. Анда халыкның «киң сулышы да, бай рухы да, бетмәс-төкәнмәс түземлеге дә бар кебек.90

Балалар дуслыгын күреп, Гәүһәр шатлана: “...Коридорда Зилә белән Акназарны күрде. Алар икесе дә бик шат, Гәүһәрне күргәч, чак кына кызарып, аның белән исәнләштеләр. Гәүһәр бу балаларның дуслыгын күптән белә иде. Ихтимал, ул берничә елдан үзеннән-үзе сүнәр, ихтимал, зур дуслыкка әверелеп китәр. Укытучы, билгеле, сукыр була алмый, ул һәрвакыт күзәтә, чөнки балалар алдында җаваплы.”91

Укытучы – авыр һөнәр. Бүгенге көн күзлегеннән караганда хәтта куркыныч та. Бары тик батыр йөрәкле кешеләр генә укытучы хезмәтен җиренә җиткереп үти ала. Ләкин Гәүһәр әле үзенең батыр икәнен белми бугай: “Әллә мин бик начар укытучымын инде, укытканда алай чамасыз кыенлыкларга очраганым юк. Гадәти кыенлыклар була, әлбәттә, борчыласың да... Беркөнне яшьләр газетасыннан хәбәрче килгән иде. «Кыенлыклар турында сөйләгез, кыенлыкларны җиңү – укытучының батырлыгы»,– диде. Теңкәмне корытты бит. Бер батырлык үрнәге күрсәтә алмадым.”92

Батырлык үрнәген Гәүһәргә башка бер укытучы аңлата:

Ярылып торган батырлык турында язуы ансат ул,– диде бер олырак укытучы. – Көн саен эшли торган гади эшебез батырлык түгелмени, нигә шуны язмыйлар. Менә кырык яшемдә минем чәчем агарып бетте. Оялып буяп йөрим.93 Укытучылык эшенең эчендә кайнамаган кешегә аның шигъриятен күрү кыен, билгеле. Гәүһәр исә башлангыч класста укытуның шигъриятен тоя. Шигърият иң авыр эшне дә нурлы итә, күңелне суытмый.

Гәүһәрнең мәктәптә һәм мәктәптән тыш булган барлык батырлыкларын да сөйләп бетерерлек түгел. Киләсе бүлекләрдә, бүтән образлар белән таныштырганда бу турыда тагын мәгълүмат бирермен. Әлегә Гәүһәрнең укытучылык, тормыш чәчәкләре үстерү хезмәтеннән аерылып, аның шәхси тормышындагы вакыйгаларга күчәм. Гәүһәрнең танышлары, аның ире Җәгъфәр, иренең дуслары турында фикерләремне язармын. Шулвакытта гына без Гәүһәрнең мәктәптә генә түгел, ә тормышта да батыр икәнлеген белербез. Моның өчен Гәүһәрнең тормыш иптәше – Җәгъфәр турында да сөйләргә кирәк булачак.

Аның белән алдарак инде таныштырган идем. Ләкин танышу белән чынбарлык бер-берсеннән бик нык аерылып торалар. Гәүһәрнең иң беренче, саф мәхәббәте дисәм, ачыграк яңгырар. Алар бер-берсен Гәүһәр педучилищеда укыган вакытта ук очраталар. Гәүһәр ялгыз, аның гаиләсе булмый. Якын дуслары да аз була. Шуңа күрә укып бетергәч аңа тормышын алга таба дәвам иттерер өчен терәк кирәк була. Бәхеткә каршы, ул үзенә андый терәкне Җәгъфәрдә таба.

Романны уку барышында, әллә язучы укучының шулай аңлавын теләгән, әллә Гәүһәрнең беркатлылыгын күрсәтеп, кайбер дөрес булмаган әйберләргә ышанабыз...

Беренче карашка, Җәгъфәр – җәмгыять белән бер сызыктан атлап баручы кеше. Ул бу тормышта барысына да үзе ирешкән, аңа әти-әнисе ярдәм күрсәтмәгән. Яхшы укыган, күп нәрсәләрне белә. Үз эшенең остасы. Бер урында гына тормый, һаман алга бара, кандидатлык дисертациясе яза. Хатыны белән дә әйбәт мөгаләмәдә – аңа авыр сүз әйтми, кызып китеп низагъка керми, тыныч... Ләкин бу сыйфатлар аның күңелендәге бүтән күзгә күренми торган гадәтләрне каплар өчен генә.

Егет кеше буларак, мин аның кайбер сыйфатларын хөрмәт итәм. Аның тырышлыгын һәм бигрәк тә хатынын эшләтергә теләмәвен. Ләкин бу бер очракта гына...

Җәгъфәр үзенең чын уйларын тирән яшерергә өйрәнгән иде, ул үзенең эчке дөньясына, мәгълүм күләмнән ары, хатынын да кертмәде. “Хатын-кызга барысын белергә димәгән, болай ул тынычрак йоклый”, дип уйлады. Җәгъфәр кече яшьтән үк кеше әйберләренә тимәде, үз малын да бирмәде, бүлешмәде. Тора-бара хатынын да кулына эләккән һәм бүленми торган малы итеп карый башлады. Гәүһәр төскә-башка чибәр матур гына, ирләр, табигый, аңа күз аталар иде. Җәгъфәр аның кыз чактагы барлык танышларын белеп алды һәм әкренләп аларны юлыннан алып ташлый барды. Моны беркем дә, хатыны үзе дә белми калды.94 Малны җанлы һәм җансыз итеп, ике мәгънәдә карарга була. Җансыз булса, курчак, җанлы булса, киртәдә торучы йорт хәйваны кебек. Кайсын гына карасак та, Җәгъфәрнең мондый адымын аклап булмый. Ирләр күз атсалар да, Гәүһәрне барлык дөньядан аерырга ярамый. Укытучы кешене бигрәк тә. Ә инде аны дусларсыз, ялгыз калдыру – шул ук төрмәгә япкан кебек бит. Чөнки Җәгъфәр үзе танышларсыз күп әйберне эшли алмый. “Москвичны” алырга берсе, холодильник сатып алырга икенчесе булыша. Шуңа күрә үзенең дусларын кунакка чакырганда өстәлне бик мул итеп әзерли дә:

Кунак бит синең өстәлгә куйганыңны барысын да эчеп бетерми, ә ни куйганыңны күзәтә. Бигрәк тә хатын-кыз.”95

Дөрес, Гәүһәрнең күзләре бөтенләй йомылмаган. Ул иренең кайбер гадәтләрен сизә: “...ире Исрафилга эчтән генә соклана, аныңча шат күңелле булырга, теләсә нинди темага сүз чыкканда да аптырап калмаска тырыша. Исрафилча шаярта, көлә һәм көлдерә. Кыскасы, Гәүһәр ирендә аз-азлап кына Дидаров сыйфатларын күрә, икесе янәшә утырганда бу бигрәк ачык сизелә. Тик Җәгъфәр моны тышка чыгарырга теләми, янәсе, аның үз акылы бар, ул үз акылы белән яши.”96

Тагын да җентеклерәк күзәтүче булса, Җәгъфәрнең гомумән үзенә йогынты ясардай кешеләргә еш иярүен абайлар иде.97

Ләкин Гәүһәрнең күзләре андый ук очлы түгел шул. Әгәр ул Җәгъфәрнең башындагы уйларын белеп алса – романның сюжеты туксан градуска үзгәрер иде. Ләкин Гәүһәр берни дә сизмәде... Дидаровтан кала:

Җәгъфәр чын уйларын тирән яшердем дип уйласа да, Дидаров аны бик яхшы аңлаган иде. Ул аның холкындагы тышкы сыйфатларны гына түгел, сиздерми асралган эгоистлыкны да, сандык төбенә нинди җәүһәр салырга тырышуын да ярыйсы ачык күрде.”98

Ә җәүһәрне нинди икәнен Гәүһәр соңрак белде. Чөнки “Җәгъфәрнең берникадәр психологик сизгерлеге дә бар иде: хәзер иске замандагыча кыланып булмый, гайрәтеңне күрсәтим дисәң, үзеңне комга утыртырлар, җаен китереп, белеп эшләргә кирәк.” Шулай итеп, акырын гына Җәгъфәр Гәүһәрне мәктәптән читләштерергә тели. Гәүһәр, әлбәттә, каршы чыга:

  • Укытычылыктан минем күңелем кайтканы юк, шулай ук укудан да. Вакытлы кыенлыклар бәгырьгә төшсә дә..

  • Бу сүзләрне җыелышта сөйләсәң, ихтимал, кул чабарлар иде, ә өйдә... әзер лозунглар әйтмә... кирәкми, Гәүһәр.99

Җәгъфәр үзе “әзер лозунг” буенча гына яшәгәч, Гәүһәрне дә шулай диеп уйлый. Элегрәк, тормышлары җайлансын өчен Гәүһәрнең эшләп йөрүенә каршы килмәде. Акчаны әрәм-шәрәм итмәделәр. Үзе әйтмешли, “Юрганыңа карап аяк сузарга кирәк.” – дигән принциптан чыгып эш итте. Дөрес, хәзер, яшәү рәвеше аякка баскач та акчаны әрәм итми – хезмәт хакын Гәүһәргә алып кайтып бирә. Ләкин шул мәкерле уе, хатыныннан кол ясау теләге генә үзенә карата фикерне үзгәртә.

Гәүһәрнең чигәләре чатный башлады, күрәсең, болай дулкынланып уйлау аңа һич ярамый. Әмма укытучы уйларга тиеш, ләбаса! Әллә, Җәгъфәр әйткәнчә, үз бүлмәңә, матур дачаңа бикләнергәме? Балаларың да булмагач, бер иреңнең кәефен күрү әллә ни кыен булмас. Гәүһәр шундук үз уеннан кире кайтты. Юк, авыр булса булыр, тик Гәүһәр укытучылык һөнәрен алыштырмаячак. Монысы – нык, гомерлек максат!”100 Гәүһәр, әлбәттә, зур, яхшы мәктәпләрдә укыту турында да хыяллана, ләкин “юрганыңа карап аягыңны сузасың” – ди ул бу турыда сөйләшү башлангач.

Җәгъфәр бу уеннан аз гына читләшеп тора башлый, Гәүһәр дә тынычлана. Ләкин шул вакытта аның күңеленә бүтән борчулар да керә: “Гәүһәр тагын шиккә төште һәм ут йотып йөри башлады. Һай, бигрәк авыр, бигрәк мәгънәсез икән көнчелек утында янулары. Гәүһәр мин көнләшә белмим дип йөри иде, кая ул, үзен генә танымаган икән.”101

Гәүһәргә гашыйк булучылар, әлбәттә, күп. Ә Гәүһәр үзе егетләрнең муеннарына асылына торган кыз түгел. “Дуслары Билалны мактасалар да, Гәүһәрнең аңа әллә ни исе китмәде. Ул арада кайтыр вакыт та килеп җитте. Дөрес, яшьләрдә адрес алмашу бар нәрсә, Гәүһәр белән Билал да адресларын алмаштылар. Хәтта бер-ике тапкыр бәйрәмнәрдә Билал Гәүһәрләрнең Арчадагы тулай торагына килеп китте. Аннары ул байтак еллар буе югалып торды.”102

Билал Шәңгәрәев – Гәүһәрнең студент вакытындагы дусты. Бер юлы урамда очарагач та алар бик күп сөйләшеп тордылар. Ләкин Гәүһәрне аның мәхәббәте түгел, ә кеше сүзе борчый иде. Җәгъфәргә берәрсе бу хәлне җиткерсә, ул нәрсә уйлар икән? Тик бу очракта да Җәгъфәр сынатмады.

Менә бит ул чын ир нинди була, имеш-мимешләргә исе дә китми. Хатын-кыз булса, әллә нишләп беткән булыр иде. Юк, ирләр, ни әйтсәң дә, ир инде, шуңа күрә алар янында сулыш алуы да җиңелрәк.”103 Гәүһәр Җәгъфәргә соклана да, шикләнеп тә карый. Кайвакытта ачуланышып та алалар:

Син бит шул «диалектика» артына яшеренәсең генә, әллә нинди купшы сүзләр әйтәсең. Чын, чын. Яхшылап үзеңә бер кара әле. Синең белемең үссә дә, үзең үсмисең, артка тәгәрисең, мещанлык базына шуасың, үзең шуны тоймыйсың. Син бер төрле сөйлисең, икенче төрле эшлисен. Тукта, бүлдермә, көлмә дә. Син эгоистлыкка чума барасың, ә бу безнең тормышта, беләсең килсә, үз-үзеңнән качу дигән сүз.”104

Гәүһәрнең үз иренә ышануы аның беркатлылыгын күрсәтүче бердән-бер очрак түгел. Ул Дидаровка да сокланып карый иде:

Исрафил Дидаров каядыр бик ашыга иде. “Барып йөрмәгез, өйләрендә ят кешеләр, сезнең болай да вакытыгыз бик кадерле” – диде дә, Гәүһәргә сәламәтлек теләп китеп тә барды. Гәүһәр аның артыннан сокланып карап калды. Нинди әйбәт кеше бу Исрафил абый, кеше өчен ничек шатлана, ә Гәүһәр аның турында ниләр уйлап бетермәде... Ярый әле үзе белми, белсә, сөйләшеп тә тормас иде. Гәүһәр шундый дорфа уйлары өчен тагын бер тапкыр үкенде. Ләкин терсәкне тешли алмыйсың.”105

Укытучылык эшеннән алырга тырышуы Җәгъфәрнең беренчел генә хыялы. Ә алга табарак ул тагын да башка нәрсәләргә үрелә:

Гәүһәр мавыкса, мәктәбеннән аерылса, аннары ул телиме, теләмиме ире ихтыярында кала, сукырая. Элек шулай иткәннәр бит. Әлбәттә, элек мең, миллион тапкыр җиңелрәк булган, хәзер заманы башка, социаль шартлары башка, гайрәтләнә башласаң, түбәңә дә бик тиз сугалар. Җәгъфәр боларны биш бармагы төсле белә, ләкин аның акылы бар лабаса. Шунда Җәгъфәр уйга да кала. Кайбер ярамаган эшләре чабуыннан тартып куя. Гәүһәр дөрес сизенгән, сары чәчле кыз белән шаяргалады шул. Кирәкмәс иде дә, шайтан аздыра. Без коеп куйган фәрештәләр түгел ич дип көрсенә Җәгъфәр, андый «вак-төякләр дә» булмагач, ул чын ир була ди мени, профессорлар да нәфесләренә каршы тора алмыйлар әле. Бары тик җүләр булмаска кирәк.”106

Җүләр булмаска кирәк, ләкин Җәгъфәрдә ул тулып ята. Без моны аның исерек Дидаров сүзләрен колагына киртләп баруында да күрәбез:

Шулай, Җәгъфәр дус, тормыш дигәнең хикмәтле нәрсә ул,–диде Дидаров, мыгырданып кына,– без әле күп нәрсәне белмибез. Кайчандыр минем хатыным да дипломлы укытучы иде. Мин аңа һәрвакыт әйтә торган идем: пожалысты, укыт, мәктәбеңдә, җыелышларда, киңәшмәләрдә, пожалысты, җаның күпме тели шул хәтле идейный укытучы бул, кирәк икән, пожалысты, хәтта речләреңне хезерләшергә могу, любой педагогический киңәшмәдә шартлатып укып чыгарга ярый. Только пожалысты, өйдә идейный укытучы булма. Булма и всё!”107 (Дидаровның Җәгъфәргә эчеп утырганда әйткән сүзләре) 67-68бб.

Икенче очрак. Бу Галиҗан абыйның Гәүһәргә Яшел Ярга язган хатында күренә: “Җәгъфәр, ди, Гәүһәрне бик сагына, юләр булганмын, шундый тугрылыклы хатынымны кеше сүзенә карап аерганмын, ди икән. Хәзер, ди, Гәүһәрнең аягына егылырга әзер. Чын булса, Гәүһәр янына да барырга уйлый икән.”108 (Галиҗан абыйның хатында Гәүһәргә сөйләгән сүзләре) 274б

Ни генә булса да, Гәүһәрнең намусы чиста, чөнки аның “чабуыннан тарта торган” эшләре юк. Аның әйбәт хатын икәнен тагын бер кат ирен хөрмәт итүдә күрергә була:

Калалар мәшәкате, читтән торып уку, имтиханнар Гәүһәрнең бөтен вакытын ала иде. Ул иренең үзенә карата суына башлавын сизде, ләкин моны вакытлы яки узгынчы сәбәпләргә кайтарып калдырырга тырышты . Эше тыгыз булганга, үзе дә Җәгъфәргә тиешенчә игьтибар күрсәтә алмады шул, аш пешермәгән чаклары да булгалады, ә Җәгъфәр – токмач корсак иде.” Күреп торабыз, ире турында кайгырта, борчыла. “Уф, җаным чыга инде” ди торган иде Гәүһәр кайчак институттан бик соң кайтып кергәч.

Ләкин Җәгъфәр аның тырышлыгын күрми, әлеге дә баягы укыту эшеннән китәргә, өйдә генә утырырга дип сүз кузгата. “Гәүһәр бу сүзләргә игътибар итми башлады. Гәүһәр үзенең гаебен сизгәнгә, сүзне куертмый, кухняга чыгып газ яндыра, чәй куя, я Җәгъфәрнең керләнгән күлмәкләрен юа. Галим кеше, укытучылар, студентлар арасында адәм хуры булып йөрмәсен.”109

Шушы авыр вакыйгалардан соң Гәүһәр үзләренең элеккерәк тормышларын күз алдына китерә. Элек алар бер-берсен күбрәк аңлыйлар иде, күңелсез минутлар булса да ничектер бик тиз үтеп китә, аларга әллә ни игътибар ителми иде. Ә хәзер бөтенләй башка, ниндидер бер система бар шикелле “күңел күтәренкелегеннән соң бер дә шикләнмичә упкын буласын әйтергә мөмкин.”11076б.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Гәүһәр гомердә ач күз булмады. Хәтта Билал Шәңгәрәев тә аның күңелен кытыкламады. Югыйсә, Билалның Җәгъфәрдән кайбер өстен яклары күзгә күренеп тора иде. Бик яратуы да Гәүһәр өчен сер түгел иде. Ул Гәүһәрнең һәр сүзенә күнәр, бөтен нәрсәне Гәүһәрнең ихтыяры хәл итәр иде. Әмма Гәүһәр Җәгъфәрдән башканы эзләмәде, Җәгъфәр аның өлешенә тигән көмеше иде.

Тик көмеш озак ялтырамады: “Җәгъфәр эштән бик соң кайтты һәм... исерек иде. Гәүһәрнең моңа исе китте, чөнки күпме торып та ирен мондый аяныч хәлдә күргәне юк иде.

Җәгъфәр нидер мыгырдап кулын гына селекте, эшләпәсен шүрлеккә ыргытты, пальтосын урындык башына ташлады. Шуннан ул икенче бүлмәгә узды, кинәт көлеп җибәрде, аннары, көлүеннән туктап, диванга килеп утырды да ике кулы белән башын кысып тотты.”111

Аларның талашулары шулай башланды. Җәгъфәр төгәл сәбәбен дә әйтмәде, Гәүһәр белән сөйләшмәде дә... Бу шулай күпме барган булыр иде, билгесез, ләкин Гәүһәр түзде... Вакыт-вакыт ире белән сөйләшергә дә тырышып карады – ләкин файдасыз. Җәгъфәр исә бу вакытларда “бер нәрсәгә шатланды: Гәүһәр сына башлаган иде бугай. Җәгъфәргә асылда шул гына кирәк тә бит. Өйне асраусыз тотып булмый. Гәүһәр, ахыр килеп, сүзсез асрау хәленә калса, аннары Җәгъфәр үзе хыялланган дөньяны төзи белер иде.”112 97б.

Гәүһәр көннән-көн боекты, түзде, көзге яфрак сыман саргаеп, кечерәеп киткән кебек булды. Киңәш сорап Рәхимә апа белән Галимҗан абый янына да барды, ләкин ирен ташлап чыгып китәргә тиз генә батырчылык итмәде. Үзе һаман да аны кайгыртты – ашарга пешерде, киемнәрен юды, өйне чиста тотты. Ире эштән кайтышка барысын да өлгертеп куя бирде.

Хатын буларак, әлбәттә, Гәүһәр ярап тора. Ләкин Җәгъфәргә бу – аз, аңа җанлы курчак, тере кол кирәк. Җәгъфәр ни әйтсә, ни кушса, шуны берсүзсез үтәсен, аның өчен генә яшәсен, үзенең бер уе, бер теләге дә булмасын, ә Җәгъфәр үзе теләсә ни эшли алсын, күңеле очынган минутларда башка гүзәлләргә күз кыса икән, кыссын, чөнки ул ир, ул – хуҗа... “Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, Җәгъфәр күңел тирәнлегендә элекке татар бае булырга хыяллана иде. Билгеле, моны хәзер кешегә, шул исәптән хатыныңа да әйтеп булмый, чөнки заманы башка, әгәр белсәләр...”113

Гәүһәргә генә түгел, бәлки укучыга да иң элек Җәгъфәр идеаль образ сыман тоелгандыр. Ләкин, аның эчке дөньясын белеп алгач, бар да кире якка үзгәрде. Гәүһәр өйдән чыгып китәр алдыннан Җәгъфәргә бу турыда бик аңлаешлы итеп әйтә:

... Иңбашларыңны җыерма, син бит өйдә хатының белән сөйләшкәндә дә ясалма кылана идең. Моны бер дә сизмәделәр дип беләсеңме? Мин синең чиксез кимсетүеңне, җансыз әйбер итәргә тырышуыңны да күреп килдем. Курыкма, мин сиңа пычрак атмыйм, сине буямыйм, бары тик үземнең шулай беркатлы булуыма гына гаҗәпләнәм. Синең зур идеалларың булгач, минеке дә бардыр, дип уйларсың дип көттем. Бик тирән ялгышканмын. Синең куян кебек мескен җаныңны озак күрмәдем. Син бит актыккы минуткача чын уйларыңны сөйләмәдең, куркакларча аларны яшереп килдең.”114 Җәгъфәр – тормыш курчагы, начар уйлары, хыялларының курчагы булып калды.

Яшел яр... Биредә Гәүһәрне иң элек икеләнү хисе биләп алды:

Гәүһәр әле яңа гына нинди адым эшләп ташлавын, кая таба атлавын сизә башлады. Шул ук вакытта эчке бер тавыш: «Өзеп дөрес эшләгәнсең, синең башка чараң юк иде»,– дип пышылдый иде кебек. Ләкин дөресме, түгелме – моны барыбер бер көндә белә алмыйсың, вакыт кирәк...”115

Бу бердән-бер икеләнү түгел. Шул ук минутта аның күңеленә икенчесе килә. Шәриф Гыйльманович Гәүһәрне озатканчы Галимҗан абыйларга килеп йөрде, һаман саен: «Уйла әле, бәлки, калырсың. Частный булса да бүлмә табарбыз»,– диде.

Гәүһәр калмады. Ләкин дөрес эшләдеме соң ул? Нәрсәдән кача иде ул?”116

Ул ирексездән үзен янәшә атлап баручы Миләүшә белән чагыштырып куйды: “менә тормышны да шулай бер шартсыз кабул итсәң, иде, аның әллә кай якларын уйламасаң иде. Ничек бар, шул көенчә алсаң, тормыш әнә нинди матур, әнә нинди тирән. Хәер кеше күбрәк яшәгән, күбрәк күргән саен алай беркатлы була алмый торгандыр инде, җаны борчулы булса, уйлары да ерак китми торгандыр.”117

Яшел Ярда аңа җиңел булмый – якын кешеләре дә юк, хәер, алар инде элек тә юк иде, чөнки Җәгъфәр аның дусларын юлыннан алып аткан була. Гәүһәрне тынычландыру өчен Зәбирә түти дә, Бибинур апа да, Миләүшә дә ярдәм итә.

Безнең әти, мәрхүм, гел әйтә торган иде. Мәрҗән өзелсә, тазарак тегәрҗепкә тез дип.”118 Зәбирә түти – тормышның төрле ягын күргән карчык, аның сүзләрендә дә ниндидер яшерен, шул ук вакытта төпле мәгънә ята. Әлеге сүзләр – аралар бозылса, ышанычларак кешене тап – дигән мәгънәдә яңгырый.

Бибинур апа да Гәүһәргә үзенең сүзләрен әйтә:

Син мине, Гәүһәр, рәхимсез дип гаепләмә. Мин бит хатын-кыз, мин синең башта ук Җәгъфәрне оныта алмавыңны сиздем, синең аңа кайтырга ниятең юк түгеллеген дә күрдем, тик ул үзенең хатасын гына аңласын, чистарсын, төзәлсен генә, дисең. Минемчә, Җәгъфәр андый юлга тиз генә басмас. Ул үзе бозык. Аңа тормыш сынавын үтәргә кирәк. Аннары, дөресен әйткәндә, ул сынауны... синең дә үтәсең бар. Тормыш җиңел холыклылыкны яратмый. Аның үз законнары бар.”119 Җәгъфәрнең бозык икәнен хәтта Бибинур апа да аңлап ала, тик Гәүһәр генә моны аңларга теләми.

Яшел Ярда Гәүһәрнең көннәре күңелсез үтә. Ул кайчагында көннәр буе бүлмәсендә утыра, бары Миләүшә генә аны урамга алып чыга, бергә шәһәр буйлап йөриләр, Каманы күзәтәләр. Зәбирә түти Гәүһәрнең күңелсезләнгәнен күреп: “Дөньяда ир белән хатынның аерылуы була торган хәл. Берүк кеше дигән дәрәҗәңне югары тотарга кирәк. Сыгылып төшеп, өстәлгә капланып берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Үзеңне генә түбәнсетәсең.”120

Җәгъфәрнең Фаягөлгә өйләнүен белгәч, Гәүһәр:

Мин Җәгъфәргә әйтергә тиешмен... Ул кешеләргә ышана, кеше һәрвакыт дөресен генә сөйли дип уйлый. Дидаров аның башын-күзен әйләндергән. Фаягөл бик мәкерле, ләкин Дидаров, минемчә, тагын да куркынычрак. Җәгъфәр бәлки мине тыңламас та, шулай да әйтәсем килә. Беренче саф мәхәббәтем хакына...”121 Бу аның беркатлылыгы турында сөйләүче тагын бер мисал. Ләкин аның сүзләренә каршы рәхмәт түгел, ә “Кара елан” дип җапап бирә Җәгъфәр.

Ничек кенә тырышып караса да, Җәгъфәрне оныта алмады Гәүһәр. Хәтта концертка бару да аңа элекке ирен исенә төшерә иде:

Өенә кайтып йокларга яткач та Гәүһәр әле Алчын турында уйлады. Төскә-башка Алчын бер дә үзгәрмәгән, бераз юанайган гына. Еллар үтә бит. Гәүһәр исенә төшерде, Алчын бер тапкыр аны кара роза, кара аккош дип атаган иде бугай. «Кара роза, кара аккош, кара елан...» дип уйлады Гәүһәр. Аңа күңелсез булып китте.”122

Ләкин Гәүһәр, үзен борчыган уйларны никадәр генә яшерергә тырышмасын, ахыр килеп үз алдында танырга мәҗбүр булды: “Аның тормышында да китапларда күп язылган «өчпочмак» бар икән: Җәгъфәр, Гәүһәр, Әгъзам. Сәерме? Әйе. Алчыннарны, Билалларны ул «почмакларга» исәпләми, чөнки үзе аларга битараф, аларны Җәгъфәр белән чагыштырып карамады. Әгъзам турыдан-туры үзен Җәгъфәр белән чагыштыруны сорый: кай ягы артык та, кай ягы ким?”123 Ләкин әлеге чагыштыру кабул ителми. Чөнки биредә бер әйберне генә аңлау җитә – Әгъзам тормыш иптәшен югалткач бүтән хатынга өйләнергә ашыкмый, һаман да Сылуны сагына. Җәгъфәр исә тизрәк өйләнү ягын карый – әйтерсең, аның тормышында Гәүһәр бөтенләй булмаган.

Казанга укырга барганда Гәүһәр янә Җәгъфәр белән очраша. Ләкин бу очрашу аңа уңай тәэсир итми:

Урында Гәүһәр бик озак түшәмгә карап ятты. «һәр хатын-кызның үз эчке дөньясы...» дип уйлады ул. Кем үлчәгән дә, кем гизгән ул дөньяны? Кем аны инәсеннән җебенә кадәр белә? Акыл белән Гәүһәр юләрлек эшләвен аңлый. Тимер кеше булса, ул һич еламас, бер эзгә ун басмас иде, уйлаганын эшләр иде дә вәссәлам. Ә ул елый, җитмәсә кеше өендә. Дөрес, үксеми, булдыра алган кадәр тыела. Шулай да күз яшьләре агалар да агалар.”124

Җәгъфәр Фаягөл белән аерылган, Җәгъфәр яңадан ялгыз”, дип уйлады Гәүһәр. Хатын-кызның иң көчле хисе – кызгану хисе Гәүһәрне биләп алды. Ул Җәгъфәрне кызганды. “Ялгыз бит, тамагына да рәтле азык капканы юктыр. Ачлы-туклы йөреп, ашказанын бозар инде, болай да ашказаным авырта, дип зарлангалый иде.” Гәүһәр гүя аерылмаган да, куылмаган да, мең газаплар да кичермәгән. Ул үзен гомумән оныткан. Җәгъфәр генә бар: “Ихтимал, аның өсте-башы каралгандыр. Ул әнә Гәүһәрне сагына ди бит, ул аңардан кеше сүзенә карап кына, юләр булганга гына аерылган. Ул хәзер Гәүһәрнең турылыклы булганын, һичбер вакытта да аңа хыянәт итмәвен аңлаган, ул Гәүһәрнең аягына егылыргa әзер...”125

Җәгъфәрнең Гәүһәргә язган хатында тагын бер кат аның салкын канлы икәнлелеге күренә:

Жәгьфәр, ниләр уйлавын, ниләр кичерүен бик тәфсилләп язганнан соң, Гәүһәргә син теләсәң нишлә, теләсәң ничек уйла, мин синнән башка тора алмыйм, дигән. Бөтен эш гүя Гәүһәрдән генә тора. Әгәр ул үзенең иске хаталарын таныса, әгәр ул гафу үтенсә, әгәр ул... “Тукта, бу нәрсә бу? Мин моны аңламыйм, Җәгъфәр. Бу синең шартларыңмы? – дип сорады Гәүһәр, хат урынында Җәгъфәр үзе утырып торган кебек.– Әйтерсең, минем ниндидер хаталарым булган да мин аларны синнән яшергәнмен, алай гына да түгел, мин синнән бөтенләйгә китеп барганмын, имеш. Бу коточкыч бит, Җәгъфәр, син ничек шуны яза алдың? Шул ук вакытта син үзең турында чынлап торып бернәрсә дә әйтмисең. Гүя син сабый бала, синдә бер гаеп тә юк. Алай түгел бит инде,– дип Гәүһәр әле һаман йомшак кына бәхәсләште.”126

Бигрәк гаҗәп хәл бу – Гәүһәр иренең нинди кеше икәнен белә бит, нигә ул аны кызгана, нигә һаман да юксына, һаман аның белән булырга тели?

Әлбәттә, Гәүһәр үз гаебен дә инкарь итми, кызу чакта башны иясе, сүз катмыйсы, түзәсе, салкынрак акыл белән эш итәсе урында ул тотты да китте, семьядан гына түгел, Казаннан ук китте.”127

Ләкин тышкы сәбәпләре булса да, аларның аерылышуы асылда очраклы нәрсәдән килеп чыкмады бит. Җәгъфәр, күрәсең, боларны телгә алырга курка. Ул әүвәлге Җәгъфәр Мәүлиханов булып калырга тели булса кирәк. Кайбер нәрсәләрне вакытлыча үзгәртсә дә, актыктан барыбер иске эзгә кайтачак. Аны үзгәртергә Гәүһәрнең көче генә җитмәячәк.Ул дөрес уйламый. Бөек Ватан сугышынан соң Германия җиңсә, бер хәзер бәхетле яшәр идек – дип уйлаучылар кебек, хаталану күзгә бәрелеп тора. Әгәр иренә кире кайтса, бергә яши башласалар, Җәгъфәргә үзенең күңел түрендәге хыялын тормышка ашыру берни дә тормаячак: Гәүһәр курчак булып кына калыр, “бәхет” дигән төшенчәнең эзе дә булмас иде.

Шуңа күрә Җәгъфәрнең сүзләренә Гәүһәр игътибар итмәде:

Юк, Гәүһәр, юк, син... Без аерым-аерым тора алмыйбыз. Син миңа һава кебек кирәк! – диде Җәгъфәр, Гәүһәрнең тел төбе кай якка таба баруын сизеп алып.

Гәүһәр ачы көлемсерәде.

Өй караучы булыпмы, аш пешерүче булыпмы? Синең бар капризыңа да баш иеп торыр өченме? Син бит мине түләүсез асрау итеп тотарга телисең...”128 284б (Дөрес!)

Гәүһәрнең актык сүзләре – түбәндәгеләр. Минемчә, боларны инде күптән, Яшел Ярга китәр алдыннан ук әйтергә кирәк иде:

Синең уең, мине әкрен-әкрен агулап, үзеңнең сүзсез колың итү иде. Минем актык минуткача моңа ышанасым килмәде. Бу кадәр түбән төшү... Мин сине үзгәргәнсең дип уйлаган идем. Юк, син бүлдермә. Мин сине тыңладым, инде син мине тыңла. Мин сине үлеп ярата идем, сине башка кеше дип йөри идем. Аерылганнан соң да күңелемнән чыгарып ташлый алмадым. Хәтта кабат өйләнгәч тә, сине оныта алмадым. Элекке кебек булмаса да, әле нәрсәдер калган иде. Бүген барысы да бетте. Мин сиңа һич үпкәләмим, син бервакытта да үзеңә хыянәт итмәдең. Мин үземнең шулкадәр сукыр булуыма гына гаҗәпләнәм. Теге вакытта без синең белән чынлап торып аерылмаганбыз икән, инде хәзер мәңгегә аерылабыз. Мин күңелемдә һичбер авырлык тоймыйм. Син дә шулайдыр дип уйлыйм, һәрхәлдә, шулай булырсың. Әнә синең троллейбусың килә. Хуш.129 287б.

Аның бу адымын Галимҗан абыйсы да хуплады:

Ничек мактамыйсың? Мин кешеләрнең искедән аерылуын югары күрәм. Димәк, аңа бәхеткә юл ачыла. Инде үзе аң булсын, күзләрен киң ачсын. Ике тапкыр ялгышмасын.130

Казаннан Яшел Ярга кайткач исә, Гәүһәрнең кайгылары шунда ук таралды. Гәүһәр берьюлы балалар дөньясына чумганлыгын сизде. Балаларның үзен бигрәк сагынганлыгын аңлады, үзе дә аларны ким сагынмады. Кемнәрдер аның чемоданын җилтерәтеп алып киттеләр. Гәүһәр, чебиләр арасындагы тавык кебек, балалар белән сөйләшеп кайтты. Әйтерсең, балалар янында ул ике атна түгел, ким дигәндә бер ел булмаган!

Зур йортка иелеп кергәнче, бәләкәй йортка бөгелмичә кергәнең мең артык. Гәүһәр бу сүзләрне кайдадыр ишеткән идеме, укыган идеме, әмма алар шушы бәләкәй ишек каршында хәзер генә туган булып тоелдылар. Ул эчке шатлык белән Зәбирә түтинең ишеген ачты.”131

Ире белән араларын тулысынча өзгәч, Гәүһәрнең төп юанычы булып дуслары һәм укучылары калды: Мин, Миләүшә, әллә яшәрәм, әллә тилерәм, баягынак урамда укучыларымны күргәч, чак елап җибәрмәдем. Чын менә. Шәкертләремнән дә кадерле затлар дөньяда бар микән. Хәзер яшермичә әйтергә була: мин мәктәпне югалтудан бик курыктым, мондый елак укытучыны мәктәптә тотмаслар дип уйладым.”132

Гәүһәрнең мәктәптә дә, шәхси тормышында да чын идеаль кеше булганын аңладык. Ләкин аның батырлыклары әле моның белән генә бетми. Киләсе персонаж – Әгъзам.

Гәүһәр үзе Әгъзам белән Җәгъфәрне мәхәббәт өчпочмагына кертеп, чагыштырып караганча күрә, мин дә шул рәвешле бәя бирермен. Дөрес, әйтеп киткәнемчә, аларны чагыштыру бик үк дөрес булмас иде, чөнки Әгъзам белән Җәгъфәр – җир белән күк арасы. Ләкин менә Әгъзам белән Гәүһәрне бергә янәшә куеп карарга була.

Беренчедән, алар икесе дә сөйгән яраларын югалтканнар. Икенчедән, икесе дә мәктәп эшчәнлеге белән бәйле тормыш алып бара. Шуңа күрә аларның сөйләшер сүзләре, кызыклы темалары, уртак фикер-карашлары бар.

Иң беренче булып Гәүһәр белән Әгъзам арасында батырлык турында сүз чыга. “Әгъзам аның тел төбен аңлый: ул батырлык турында сорый. Бу аңа балаларга сөйләр өчен кирәк. Ни әйтергә инде аңа? Көннәрдән бер көнне аларның саперлар взводын кечкенә генә бер шәһәргә җибәрделәр. Анда, яңа завод өчен котлован казыганда, гитлерчылар яшереп калдырган снарядлар складына тап булганнар. Әгъзамнар взводы ул базда төгәл ун көн буе эшләде, туфракны яланкул казып, снарядларын бик зур саклык белән алырга туры килде. Соңыннан аларны бүләкләделәр дә. Ләкин бу гади солдат хезмәте иде... Бу турыда авыз күтәреп сөйләмәссең бит инде.”133

Бу әле Әгъзамның батырлыгын гына түгел, аның тыйнаклыгын да күрсәтә. Югыйсә, армиядә булу, күмелеп калган снарядларны җыю – бик зур батырлык. Ләкин Әгъзам үзе алай уйламый.

Җәгъфәрдән аермалы буларак, Әгъзам Гәүһәрнең институтта укуына каршы түгел:

Син минем татар бүлегендә укуыма ничек карыйсың соң?

Мин татар мәктәпләре, татар теле гамәлдән чыккан, татар теле бары тик көнкүрештәге гади аралашу чарасы өчен генә ярый дигән фикердә түгел. Бүгенге көндә туган телебез зур коммунистик бурычны үти. Әйтергә кирәк, начар үтәми.”134

Әгъзамның акыллы икәне аның әйткән төпле фикерләрендә чагыла. Тагын бер очракны мисалга китерәм. Биредә алар әдәбият турында сөйләшәләр:

Әдәбиятны карап барам,– диде Әгъзам тыйнаккына.– Роман турында синең фикерең ничек соң?

Ә мин, киресенчә, синең фикереңне сорамакчы идем,– дип елмайды Гәүһәр.– Тормышны тирән белеп язылган, фикерләре кыю. Әмма миңа калса, бу автор башкалардан беркадәр аерылып тора. Ул укучылар массасын телгә ала. Ләкин ул аларны ни өчендер капма-каршы ике лагерьга бүлә: берләре аны ярата, аның фикерләрен кабул итә, алар чын совет кешеләре, алар күпчелек, икенчеләре аның белән тамырдан килешми, алар–дошман идеологиясе коллары. Гафу ит, Әгъзам, беркадәр гадиләштерәм бугай. Менә мин, укучы буларак, теге төркемгә дә, монысына да кереп бетмим шикелле. Романны укып чыккач, нигәдер канәгать булып калмадым. Ник икәнен анык кына әйтә алмыйм. Нәрсәсен төзәтергә, нәрсә өстәргә икәнен дә әйтә алмыйм, ә менә күңел тулышыча канәгать түгел. Югыйсә үземә ошаган бик күп фикерләрен билгеләп куйдым, күчереп тә алырга булдым.

Бәлкем, әсәрнең сәнгать дәрәҗәсе, авторның таланты гаепледер.

Белмим, Әгъзам, һәрхәлдә, бу әсәр турында, бу автор турында төпле берәр тәнкыйть укыйсым килә.135

Әгъзам Гәүһәрнең күңелен бервакытта да төшермәде. Ул Гәүһәрнең күңел яраларын белгәнгә, бик сак кыланды, бер артык сүз әйтмәде. Гәүһәр үзенең шәхси тормышын яңадан төзергә ашыкмас, шуңа күрә ул Алчынны да, Билалны да кире каккандыр, хәтта Ленинградка да кызыкмагандыр. “Дыр... Дырны чәчкәннәр дә уңмаган. Гәүһәрнең чын уйларын белү бик авыр, аның каравы, Әгъзамның үз хәле хәл. Сылу һәлак булганга өч елдан артык инде, ә Әгъзам аны әүвәлгечә сагына, бигрәк тә ялгыз калганда түзүләре читен. Хәтта Гәүһәр турында уйлаганда да аның уйлары Сылу белән үрелә. Шуңа күрә Әгъзам үзен кайчагында саташкан сыман тоя.”136

Әгъзам тәртипкә бик игътибар итә. Моны үзенә күрә тормыш законы итеп карый иде. Шундый кеше үзенә урын тапмый йөрсен, имеш. Тиле мәхәббәткә юлыккан дисәң, яше ул түгел. Аннары мәхәббәте бармы соң аның? Хыял корган бер чатыр гына түгелме?”137

Әгъзам Сылуның, моңлы җырын әле дә ишетә кебек:

Сикереп-сикереп ага кар суы,

Ник басылмый йөрәгем ярсуы.


Ул чакта Сылу беркая да китми иде, хәзер җырлый-жырлый да зәңгәр томанда югала. Мондый хәлләр соңгы вакытларда нигәдер еш кабатлана. Эш арасында искә төшкәндә дә Сылу, эше бар кеше кебек, тизрәк китәргә ашыга. Элегрәк ул күз алдында озаграк тора, елмая, хәтта нидер әйтә иде кебек, хәзер күренә дә әлеге шул зәңгәр томанга кереп китә, аның урынына башка бер кеше калкып чыга.”138 Ул кеше – әлбәттә, Гәүһәр иде.

Әгъзам белән Гәүһәр бервакытта та мөнәсәбәтләре хакында сөйләшмәделәр. Ул Зәбирә түтиләргә кунакка килгәләде, бергәләп чәй эчтеләр, Кама буйларын әйләнделәр, театрга бардылар – аларга шул җитә калды:

Бер-берең белән аңлашканга кадәр күңел яшерен җылылыкны тоя. Шул яшерен җылылык булмаса, синең купшы сүзләрең кирәк түгел, чөнки алар җанга рәхәт бирми.”139

Әгъзам аңлый иде: әгәр Гәүһәр аэропортка төшкән икән, бушка түгел, димәк. “Әгәр кешенең шул минуттагы рухын бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлый алсаң, әллә нинди ачышлар ясар идең. Абага чәчәге гомергә бер генә тапкыр ачыла, аны күргән кеше бик бәхетле була, диләр. Әгъзам бала чакта шул турыда хыяллана иде, хәтта бер тапкыр кайдадыр Иләт урманында торучы кардәшләренә кунакка баргач, төнлә, яшеренеп, урманга да чыкты. Менә шул серле абаганың чәчәк аткан минутын күрмәде күрүен, әмма күңеле белән шуны тойды шикелле. Гәүһәрнең кинәт сүзне башкага күчерүе әнә шул абага чәчәгенең сихереннән аны коткаруы иде бугай.”140 Биредә без Әгъзамның хыялый булуы турында, мәхәббәтне абага чәчәге белән чагыштырып каравын беләбез. Абага чәчәге Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары”нда башкача бирелә. Әммә әлеге очрактагы чәчәкнең көче Рөстәм ашаган чәчәктән бер дә ким түгел.

Әсәр ахырында алар бергә калалар:

Гәүһәр аз гына уйчан, Әгъзам исә шундый шат, гүя ул урманны да, Каманы да күрми, аның өчен бары Гәүһәр генә бар, аның бөтен игътибары Гәүһәрдә генә. Янында Гәүһәрнең җиңелчә сулышын тою, ара-тирә ярым тавыш белән генә «Алмагөл»не җырлап алуы, култыклаган кулыннан күчкән җылыга чак кына баш әйләнү – болар Әгъзамга әйтеп бетергесез бер рәхәтлек бирә.”141

Әгъзамның исеме әсәрдә бик күп тапкыр очрамаса да, (Г. Әпсәләмов аның исемен кимендә 313тапкыр телгә ала. Җәгъфәрне – 430, Гәүһәрне - 2085) Гәүһәрнең тормышында һәм әсәрдә аның роле бик зур. Беренчедән, ул үз эченә Җәгъфәрдән аерылып торган сыйфатларны җыйган, икенчедән, Гәүһәрнең киләчәге өчен терәк булырлык персонаж.






3.2. Ярдәмче, эпизодик һәм аталучы образларның характер үзенчәлеге.


Ярдәмче образлар – төп геройларның характер-үзенчәлеген ачарга ярдәм итүче персонажлар. Алар арасыннан иң мөһиме – Галимҗан абзый образы.

Галимҗан абзый турында сөйләгәндә, аны кем белән дә булса янәшә куеп карау мөмкинлеге юктыр, минемчә. Аны Гәүһәрнең әтисе – Рәшит белән янәшә куяр идем – аның турында романда берни дә сөйләнми. Шулай да әйтергә кирәк: Гәүһәр Галимҗан абзыйны әтисе кебек якын күреп ярата:

Галимҗан абый аңа бик-бик таныш, әтисе кебек якын. Гәүһәр аңа килгән көнендә үк тулай торакка күчәргә нияте барлыгын әйтте. Галимҗан абый бу турыда ишетергә дә теләмәде.”142

Ул фронтовик, шәһәр заводында эшче. Ул гомерен җәмгыятькә файда китерүгә багышлаган. “Югары дәрәҗәгә омтылмавы да дөрес. Ләкин ул бервакытта да кыенлыклардан качмады, үзенең иминлеген беренче планга куймады.”143

Янәшә куеп карап булмаса да, аны Дидаров – Галимҗанның фронтовик дусты белән чагыштырып карарга мөмкин. Карар күзгә Исрафил бик ыспай ир, аңарда үзенә күрә нәзакәтлелек, җитезлек бар. Киеме-салымы, төсе-башы шулай ук чибәр, һәрхәлдә, киенә белми, хатын карамый дип әйтмәссең – ә хатын-кыз моңа аеруча игътибарлы бит. Шулай ук сөләшүе, үз-үзен тотышы тел тидерерлек түгел144 – дип күрсәтә аны автор Гәүһәр образы аркылы.

Дидаровның хатыны, ире кебек, шактый сөйләмчән икән. Башта ул ирен мактады, бик уңгаң, булдыклы кеше, ди, кирәк әйберне таш астыннан да таба. Аның белмәгән кешесе юк, һәр җирдә әшнәсе бар. Бу алтын күзлекле дә аның бик якын дусты икән. Ә хатыны бер копировщица гына, карап торсаң, үзен әллә кемгә саный, дип, Дидаровның хатыны аны яратмавын да яшермәде.”145 20б.

Дидаровны үз чиратында Җәгъфәр белән янәшә куярга була. Һәм алар тирәсендә бөтерелгән “дус-ишләре” – барысын да бер төркем итеп карсак, ялгышмабыз. Галимҗанның да Исрафил Дидаров белән дуслыгы – фронт дуслыгы гына. “Гына” дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки фронт дуслыгы – иң көчле дуслык, ул мәңге күңелдә кала, онытылмый – туганлык дип әйтсәк тә була. Ләкин моны Галимҗан абзый гына зурлый, ә Исрафил үзе ул дуслыкны бар дип тә санамый, чөнки аңа бары тик файда китерүче дуслар гына кирәк. Заводта да Галимҗан югары үрләргә тартылмый. Үзенең иптәше Дидаров кына баш инженер буып йөрүдән тәм таба. Моңа бүтән хезмәткәрләр гаҗәпләнә. Мисал өчен, Светлана Нилинаның Галимҗанга әйткәне бар, “Ничек сез шул Дидаровка түзеп торасыз” – дип.

Светлана Нилина – яшь инженер. Әсәр ахырында заводта баш инженер булып ул кала, ә Дидаров, янәсе, үзе теләп заводтан китә. Исрафилның хатыны да аннан аерыла: “Гаҗәпләнмә, Гәүһәр, – диде Фәнүзә, бик күңелле хәбәр әйткән кебек, –берьюлы кистем дә ташладым. Дусларым әйтә, бөтенләй үзгәрдең дип, хәтта күзләреңдәге курку да беткән дип. Соң шулай булмыйча! Исрафил янында егерме ел күләгә булып йөрдем, киемем яхшы булса да, үземнеке дип әйтерлек бернәрсәм дә юк иде. Оекларыма кадәр көн саен барлап тора иде бит. Кешегә сөйләргә оят, сөйләсәң дә ышанмаслар. Сине дә тинтерәтеп бетергән. Фаягөлгә дә күз яше белән әйттем. Кешене җәһәннәм утына салмагыз, үзегез янарсыз. Көлде генә. Гел җизнәсен генә тыңлый, аның гына авызына карап тора иде. Хәзер гаҗиз булып йөри. Шул кирәк тә, сеңелем булса да кызганмыйм. Җәгъфәре дә артына тибеп чыгарган.”146

Фаягөл Гәүһәрдән бер-ике яшькә кечерәк булыр. Карап торырга аңарда ниндидер салкын матурлык бар. Куе сары чәчен түбәсенә урап куйган, күзләре зәңгәр, керфекләре озын, буе зифа. Кайберәүләр аны кияүгә чыккан булган, соңыннан аерылган, дип тә сөйлиләр. Бик ихтимал. Фаягөлнең чыраеннан астыртынлыгы сизелееп тора, күпләр белән ул аралашмый, үзе әче телле. Башын чөеп йөри, кешеләрне гүя бар дип тә санамый.”147

Гәүһәр Фаягөлне мәктәптә беренче күрүдән үк өнәп бетермәгән була. Аларның барлык сөйләшкән сүзләре дә исәнләшүдән ары китми иде. Ләкин нигәдер Фаягөл Гәүһәрне яратмый. Бәлки ул вакытта ук аның күзе Җәгъфәргә төшкән булгандыр. Гәүһәргә капма-каршы образ буларак бирелә ул. Дөрес, мәктәптә, уку-укыту эшләрендә аның да сәләтләре югарыдыр. Ләкин тормышта аның кешелек сыйфатлары бик түбән. Җәгъфәр дә бит аңа түзә алмый, куып чыгара. Бу – Гәүһәр ул вакытта күз алдына китермәгән мәхәббәт өчпочмагының берсе.

Тагын бер Гәүһәрнең “өчпочмакка” кертергә теләмәгән кешесе – Билал Шәңгәрәев, аны студент вакыттан ук яратучы дусты. Дусты дип әйтү дә, бәлки, артык булыр. Чөнки алар бик еш күрешмиләр, укулары беткәч гомумән бер-берсен югалталар. Икенчедән, егет белән кыз арасында дуслык була алмый. Ул мәхәббәт яки нәфрәт була, Җәгъфәр белән Гәүһәрнең мөнәсәбәтләре кебек.

Билал Шәңгәрәев – күзлекле, озын буйлы егет, җырга ярыйсы оста иде. Карап торырга аңарда ул чакта ук ниндидер интиллегентлык сыйфатлары бар иде. Теле дә бик шома, бервакытта да сүз эзләп аптырамас. Кием-салымы, билгеле, студентларча гына. Аннары, җәйнең эссе вакытлары булганга, киемнең әллә ни кирәге дә юк. Иртән, кичен майкачан, күлмәкчән генә йөрделәр. Шәңгәрәев яхшы гына рәсем ясый иде. Шул нигездә Гәүһәр белән дә бик тиз дуслашып киттеләр. Билал Гәүһәрнең рәсемнәрен мактый, сездән һәйбәт архитектор чыгар дип әйтә иде. Гәүһәр, билгеле, моңардан көлә генә иде. И, аңамы соң архитектор булырга! Педучилищены яхшы гына тәмамласа, анысына да мең шөкер итәр иде әле.”148

Минемчә, Билал белән бергә булса, Гәүһәр бәхетлерәк булыр иде. Чөнки ихластан, ничә еллар буе яратып йөрергә сәләтле кешене бик сирәк очратырга була. Аның Гәүһәр турында әйткән сүзләре генә дә ни тора:

Юк, Гәүһәр ханым, юк. Ленинградта торып, Париж, Лондоннарда йөреп сезнең кебек матур хатын-кызны очратканым булмады. Ихтимал, мин сукырмындыр, бернәрсә дә күрми торганмындыр, бәхәсләшмим, мин сезгә гашыйк! Башка миңа беркем дә кирәкми.”149

Билалның күңеле үзенчәлеген без аның Гәүһәр белән Камага карап утырган вакытында күрәбез: “Кама нинди киң, тирән, салмак... Ул кешеләрнең бөтен нәрсәне кабаланып эшләүләрен яратмый торгандыр,– диде кинәт Билал, карашын елга түренә төбәп.– Сезнең Кама турында уйлаганыгыз бармы, Гәүһәр? Мин Нева турында күп уйланам. Менә шулай аның дулкыннарына карыйм да әллә нәрсәләр исемә төшә. Онегиннар, билгеле, әдәби геройлар гына. Ә мин аларны да Нева ярында күрәм, алар да тирән уйларга батканнар кебек. Бер карасаң, заманалар башка, күп сулар аккан, революция җилләре искән, ә кешеләр...”150

Өчпочмакка керүче тагын бер образ – Алчын Локман, артист. Аның да Гәүһәргә әйтәсе сүзләре бар:

Мин, Гәүһәр ханым, барысын да ишеттем, барысын да беләм,– дип, Алчын берьюлы сөйли башлады.– Әлбәттә, сезнең бәхетсезлеккә мин көенергә тиеш идем, әмма, чынын әйткәндә, мин сөендем генә. Мин сезне беренче күргәннән бирле... Чынлап әйтәм, гаҗәпләнмәгез. Сезнең тормышыгыз башка бер кеше белән бәйләнгән булганга... Хәзер сез... мин сезгә чын йөрәгемнән әйтергә тиешмен...”151

...Барыбер берни дә әйтә алмады бу кыюсыз. Әллә артист халкы булганга гына шулай кыландымы, бәлки ул әйтә алмаган сүзләрне Гәүһәр үзе әйтеп бетерер дип уйлагандыр – билгесез. Ләкин Гәүһәр, беләбез, ирләр муенына асылына торганнардан түгел.

Менә Яшел Яр шәһәре урамы буйлап ике укытучы бара. Математика укытучысы Миләүшә Баһмановага тормыш һәм киләчәк ике тапкыр икең дүрт кебек ачык, аңлаешлы, аның бер күләгәле ягы да юк шикелле.”152

Зур игътибарга лаек тагын берничә образ – Миләүшә белән Вилдан. Дөрес, Вилдан белән Гәүһәр бик аралашмый – нәрсә дип сөйләшсен инде ул, ике гашыйкның сүзләрен бүлеп. Ләкин Миләүшә биредә уңай, күңел күгендәге болытларны куучы буларак китерелә. Әйтеп тә киткән идем, Гәүһәр бернче күргән вакытында хәтта аңа сокланып карый.

Миләүшә уртача буйлы, юка гына гәүдәле, кыска сары чәчле, ак йөзле, күзләре зәңгәр, кашлары кара – буягандыр инде, авызы кечкенә, борыны почык. Карар күзгә әллә ни матур дип әйтеп булмый, тик рәхәтләнеп бер көлүе сине әсир итә шикелле, син инде Миләүшә турында гомумән уйламыйсың, колак төбеңдә шул челтерәп торган көмеш көлүе барда, син шул көлүдән нәрсәдер өмет итәсең.” 153 дип таныштыра аның белән автор.

Гәүһәр сизеп алды: Миләүшә Баһманова кешеләр белән тиз дуслаша икән. Күрәсең, бик кеше җанлы булганга шулайдыр. Башкалар читтән килгән, тормышында нәрсәдер сынарга да өлгергән, аз сүзле Гәүһәргә саклана төшеп карасалар, Миләүшә аны берьюлы үз итте, Яшел Яр шәһәре белән дә, мәктәп һәм аның коллективы белән дә таныштырды.

Миләүшә, Вилдан һәм аның әнисе Нурдидә Гәүһәрне хөрмәт итәләр:

Гәүһәрнең бу квартирада булгалаганы бар иде. Монда аңа үзенчә «Гәүһәр җаный» дип Вилданның әнисе Нурдидә апа гына дәшә. Нурдидә апа гомере буе райком белән райсоветта мич ягучы, идән юучы булып эшләде. Хәзер инде пенсиягә чыккан. Элек алар райком артындагы йортта кечкенә генә бер бүлмәдә тордылар. Нурдидә апа пенсиягә чыккан көнне аңа әлеге ике бүлмәле квартираның ачкычын тоттырдылар. Яңа квартирага килгәч, Нурдидә апа, идән уртасына куелган урындыкка утырып, хәйран калып, туйганчы бер елады.”154

Нурдидә апа – авыр елларда үскән ана. Күпне күргән. Эшләгән эшләре әрәмгә үтмәгән – картлык елында булса да әнә квартира биргәннәр. Ул хәзер балалары бәхете өчен сөенеп яши. Аны Зиләнең әнисе белән янәшә куеп карарга кирәк. Ләкин бу турыда әле соңрак.

Миләүшәнең Гәүһәргә ышануын аны мебельләрне урнаштырыр өчен чакыруында күрәбез:

Миләүшә инде бер атна буе Гәүһәргә яна мебельләрне карарга кайчан керәсең дә, кайчан керәсең дип ялынып йөрде. Гәүһәр художник кеше, килешмәгән җирләрен табар әле. Ул ничек әйтсә, Миләүшә шулай җыештырачак. Әнә бит Зәбирә түтинең кечкенә өен ничек җыештырган, гөлбакчамыни!”155 Гәүһәр, менә боларны болай итсәк, монысын менә монда күчерсәк, дип сак кына әйтә куйды. Ә бераздан аның хезмәтен бәяләүчеләр дә булды:

Кара әле, Вилдан, без моны ничек күрмәгәнбез, болай чыннан да матуррак була бит,– диде Миләүшә һәм шул ук минутта Гәүһәр әйткәнчә күчерә башлады. Самовар кайнады дип әйтергә кергән Нурдидә апа хәйран калып:

Бәрәч, монда ни булган? – диде.”156

Миләүшә укытучы кеше буларак, аның да мәктәптә үз мәшәкатьләре бар. Бигрәк тә “технариклары”. Әлеге технариклар – сыйныфта ике укучы, инженер малайлары, математиканы бик әйбәт беләләр. Шуңа күрә калган дәресләрне укымыйлар. Миләүшә менә шул ике укучысы өчен бик борчыла:

Миләүшә чынлап торып дау күтәргәч, аның «технариклары» шүрләгәннәр иде, ахры. Бу арада тавыш-тыннары чыкмады, гуманитар фәннәрдән «икелеләре» күренмәде. Яңа уку елыннан тегеләрнең шыпырт кына йөрүләрен, бераз активлашып китүләрен күргәч, болар төзәлә башладылар, ахрысы, дип уйлаганнар иде, шушы көннәрдә «технариклар» яңадан Галина Алексеевна дәресеннән икеле алганнар. Алар хәтта Галина Алексеевнага: без «Сугыш һәм тынычлык»ны ул хәтле яхшы белмәсәк тә була, язучы булырга җыенмыйбыз, дигәннәр. Ә физика укытучысы: «Дөрес эшләгәннәр, мин аларны кызган табага бастырмас идем, чөнки кызган табадан сикереп төшәргә маташулары табигый хәл», – дигән.”157

Әлеге очрактан чыгып, укытучылар арасында да төрле фикер йөртүчеләр барлыгын күрәбез. Физика укытучысының шул сүзләре өчен Миләүшә үпкәли. Дөрестән дә, әгәр бер генә дәресне үзләштереп баралар икән, балаларның фикер йөртү дәрәҗәсе бик түбән була бит. Укытучы кешегә моны аңлау кыен булмаска тиеш, ләбаса. Ләкин эш укытучыларда гынамы икән соң?

Гәүһәр физика укытучысын көн саен диярлек күреп, сөйләшеп йөрсә дә бик якын белми иде. Япь-яшь кешенең шулай ялгыш фикер йөртүе сәер иде. “Ә Җәгъфәр?!” – дип уйлады Гәүһәр кинәт һәм кызарып куйды.158

Физика укытучысының Миләүшәгә гашыйк икәнен аның сүзләреннән белергә була:

Кызганыч, баштарак сез миңа булышкан идегез, соңыннан кул селтәдегез, күрәсез мин буш хыяллар белән йөрим дип уйладыгыз. Хатын-кыз практичный була диләр...”159 – дип әйтә ул Миләүшәгә мәктәптән киткәндә. Мәхәббәт өчпочмагы бу очракта да күзәтелә.

Вилдан әйтә, син гел ике «технаригың» турында гына уйлама, классыңда тагын утыз бала бар... Анысы мин, Гәүһәр апа, бөтен классым өчен янам. Әмма ике укучыма килгәндә мин дилбегәне нык тотарга, аларны дөрес итеп тәрбияләргә тырышам. Ләкин бу, дөресен әйткәндә, миннән генә тормый. Балага бик күп тәрбия факторлары тәэсир итә. Беренче чиратта семья. Мин ул ике семьяга, Гәүһәр апа, каникуллар вакытында да күп йөрдем. Алар югары белемле кешеләр, берсе инженер. Минем барлык сөйләгәннәрем белән килешәләр, бер генә яклы тәрбиянең зарарын да аңлыйлар кебек, ә үзләре һаман үз карашларын алга сөрәләр. Белмим тагы, әллә мин бик шикләнүчән булып киттем шунда. Миңа калса, алар миннән дә, мәктәптән дә көләләр кебек. Әгәр чынлап торып каршы килсәләр, ул чакта эш тә башка булыр иде...”160 Әлеге хәл мәктәпкә “балама перегрузка күп” –дип зарланырга килгән ана мәсьәләсенә ошаган. Ләкин аның баласы тырыш. Ә бу очракта исә хәтта балалары да укырга теләмиләр.

Миләүшә белән Вилдан – икесе дә укытучы, шуңа күрә дә алар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмый. Гәүһәр белән Әгъзам аралары кебек.

Романда шулай ук ике директор турында дасөйләнә. Беренчесе – Шәриф Гыйльманович, икенчесе, Яшел Ярда – Бибинур Нигъмәтҗановна. Романда ул бары тик Бибинур апа дип бирелә, ә әтисенең исемен Галимҗан абзыйның отчествосыннан гына алып яздым, чөнки Бибинур – Галимҗаннның сеңлесе.

Мәктәп директорлары икесе дә акыллы, зирәк. Беренче таныштыруда Шәриф Гыйльмановичны автор “Иделгә гашыйк” кеше итеп бирә. Гәүһәр сыман. Аларның сөйләшүләре дә шул турыда була. Ә Бибинур апа образына тирәнрәк тукталырга кирәк дип таптым.

Бибинур апа – кырык биш-илле тирәсендәге тол хатын икән, чәче ап-ак, үреп, артка төеп йөртә, йөзе кояшта янган, күзләре коңгырт, авызында ике якта ике алтын теше бар, борыны итләч, гәүдәсе уртача. Буйга-сынга, төскә-башка Галимҗан абыйга аз охшаган, әмма ачыклыгы, кешегә мөнәсәбәте аныкы төсле. “Гәүһәр аны гомерендә беренче тапкыр күрсә дә, бер дә каушамады, ничектер берьюлы үз итте. Гөлназ да Гәүһәргә ошады. Сигезенче класска күчкән бу кыз оялчан табигатьле, нечкә гәүдәле, чәчен толымлап үргән. Кулындагы чәчәкләрен Гәүһәргә биреп, үзе шунда ук Гәүһәрнең бер чемоданын алды.”161 Гөлназ белән Бибинур апа турында алдарак сөйләгән идем. Алар белән булган очраклар Гәүһәрне тирәнрәк ачарга ярдәм итә:

Беркөнне мәктәптәге киңәшмәдән соң, Бибинур белән Гәүһәр урамга бергә чыктылар. Караңгы төшеп килә иде. Әллә кайдан гына чыр-чу ишетелә, балалар йөгерешә. Укытучы инде бу тавышларга колак салмыйча булдыра алмый. Бу аның ихтыярыннан тыш эшләнә торган профессиональ үзенчәлегедер. Куркыныч булмаса, ул башын да күтәрми.”162

Укытучылар турында сөйләгәндә, ирексездән күз алдына Хәйбүш бабай килә. Ул – Әгъзамның бабасы, 105 ел яши инде, ләкин үзендә яшәү дәрте ташып тора. “Без, рабочий халык, ашаганда колак селкенә, эшләгәндә йөрәк җилкенә.”163 – ди ул уен-көлкене белән чынны бергә кушып. Без аны берничә эпизодта гына күрсәк тә, аның әйткән сүзләре шактый тирән мәгънәле. Гәүһәрне каршы алганда аны Әгъзам укытучы дип таныштыра. Шул вакытта ук Хәйбүш бабай:

Борынгыча әйтсәк, мөгаллимә. Мөгаллимәнең, әйтәләр иде: ике ягында ике фәрештә басып тора, кая керсә, шунда бәхет өләшә, дип. Әйдә, өйгә рәхим итегез.”164

Олы яшьтә булгангадыр, бәлки ул бу сүзләрне тагын бер тапкыр табын артында кабатлый:

Бетмәс тә, килен. Мин бит йөз яшәгән кеше. Менә Гәүһәр кызым бик олылап тыңлап тора әле. Мөгаллимәнең ике ягында ике фәрештә утыра дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул.”165

Хәйбүш бабай янына янәшә куярлык тагын бер образ – Рәми бабай. Ул Зиләнең – Гәүһәрнең яраткан укучысының бабасы. Гәүһәр үзе Зиләнең әнисенә бик зур ярдәм күрсәтте, шуңа күрә алар гаиләсе белән таныш. Зилә – әнисе белән ялгыз гына яшәүче укучы кыз. Дөрес, роман башында әле Рәми бабай исән була, ахырга таба үлә. Торак йорт һәм утын мәсьәләсе буенча ярдәм иткәч, Гәүһәргә Зиләнең әнисе:

Мәрхүм Рәми бабай әйтә торган иде, укытучы фәрештәләр белән сөйләшә дип, – диде Зиләнең әнисе, Гәүһәрне каршы алып, – валлаһи чын икән.”166 Рәми бабай турында Зәбирә түти дә яхшы фикердә:

Мәрхүм Рәми бабай юк инде. Шул яшьрәк чакларында җырлап җибәрә торган иде, без бөтен урамыбыз белән тыңларга җыела идек. Хәзергеләр аның җырларын да җырламыйлар инде. Бик гыйбрәтле җырлар иде югыйсә.”167

Рәми бабайның үлеп китүе – бик аянычлы һәм Акназарның, Гәүһәрнең икенче яраткан укучысының, әнисе Талиягә тагын да көчлерәк нәфрәт уята торган хәл:

Кемгә Рәми бабайның яхшысыннан башка начары тигәндер, белмим. Шул әүлия сыман картны эт итеп сүгеп чыккан бит. Сиңа күптән тончыгырга кирәк иде дигән. Кешенең теле зәһәр чәчәргә генә тагылып торамы икән.”168 Талия белән алдан ук таныштырган идем инде. Аның баланы – бала дип белмәве, олыны хөрмәт итмәве әлеге романга тирән мәгънә салыр өчен генә түгелдер, минемчә. Кызганычка каршы, тормышта да андый кешеләр бар шул.

Гәүһәрнең Зиләнең әнисенә ярдәм итүе юктан гына башланмады. Ул аның көннән-көн боегуын белгәч, дәресләрдән соң калдырды. Шул вакытта аның дусты Акназар Гәүһәр янына килеп:

Ачуланма инде... Ул бик бәхетсез,– диде дә ялт итеп китеп тә барды.

Ул бик бәхетсез”. Тукта, балалар сүземе соң бу? Кара инде. Гәүһәр аптырап калды, аннары тиз генә түбәнге катка төште. Зилә, боегып, көтеп тора иде.169

Шуңа күрә аларга ярдәм итәргә уйлады Гәүһәр. Зиләнең әнисенә ул: Апаның кулы кулга йокмый иде. Озын ак яулыгы, чуар күлмәге җилфердәп кенә тора, соры оекбашлары идәндә тавыш-тынсыз гына шуалар.170 – дип игътибар итте.

Акназар белән Зиләләрнең өе янәшә генә булганга, ике бала бик дус. Ләкин Талиянең шундый ямьсез адым ясавы гына аянычлы хәлгә китерә. Тик соңыннан ул үзе дә аның җәзасын ала. Талия каядыр бик начар авыру эләктергән һәм үлем хәлендә ята икән дип килеп әйтте Зәбирә түти Гәүһәргә. Гәүһәрнең Талияне, әлбәттә, күрәсе дә килми. Ләкин ахыр чиктә ул ризалашты, Акназарга хөрмәт йөзеннән генә.

Гәүһәр тупас сүз әйтмәс, шул ук вакытта укытучы дәрәҗәсен дә саклар.”171 Акназар бу вакытта интернатта була. Әнисе янына аның да барасы килми. Ләкин Гәүһәр апасының сүзенә каршы килә алмый. Улының кочагында Талия җан бирә.

Зәбирә түти исә романда иң үзенчәлекле урынны алып тора. Аны Хәйбүш бабай, Рәми бабайлар белән бер рәткә куеп карасак, дөрес булыр. Бибинур апа Гәүһәргә торырга бүлмә таптым дип әйтә. “Дөресрәге, бу бүлмә дә түгел, такта белән генә бүленгән бер почмак иде, ләкин квартир хуҗасы Зәбирә түти бер үзе генә торганга, олы якка да чыгып утырырга мөмкин. Кайчандыр Зәбирә апаның ире дә, әнисе дә булган. Ире сугыштан кайтмаган, әнисе былтыр үлгән. Зәбирә түтинең бер аягы бала чактан зәгыйфь булганга, шулай берүзе торып калган.”172 Зәбирә түтинең тормыш рәвешен ирексездән А. И. Солженицынның “Матрёнин двор” әсәрендәге Матрёна белән чагыштырырга мөмкин. Анда да бит укытучы кеше үзенә йорт эзләп йөри, аны Матрёна янына җибәрәләр.

Зәбирә түтинең сөйләшүе үзенчәлекле. Аның шаяртулы җавапларын гына карап китик:

  • Зәбирә түти, син, валлаһи, агитатор.

Гәүһәрнең сүзләрен ишеткәч, чынаягы чак түгелеп китмәде. Күзеннән яшь чыкканчы көлде дә, кулын селтәп:

Үтердең, Гәүһәрем, Чатан Зәбирә агитатор булган дисәләр, тавыклар егылып көләр иде. Минем сафсатам күбрәк чәй янында, капка төбендә, кибет юлында инде.173

Әгъзам белән сөйләшкәндә дә шундый шаян җавап кайтара:

  • Бик яхшы, Зәбирә түти, димәк, аң-белемгә тартыласың.

  • Әйтмә дә инде, Әгъзаметдин, Аксак Зәбирә аңлы булган дисәләр, тигез җирдә егылып үләрсең. Эч пошканнан гына.174 Үзен аңлы дип атамаса да, Зәбирә түтинең сөйләмендә гыйбрәтле сүзләрне, әйтемнәрне очратабыз:

  • Уйлы булсаң да, караңгыда утырма, өй караңгысы күңелгә күчә;

  • яшәүнең ямен җибәрмә диюем. Кеше бит ике яшәргә килми;

  • гомерем буе җебегәннәрне җенем сөймәде, әмма үзем авызымда кош сайрата торганнардан түгел идем;

  • нәрсә белән күңелне юатасың, анысы синең эш, диңгез төбеннән энҗе аласың килә икән, ал, әмма боегып утырма;

  • үткәнгә кайтсаң да, чыгар җирен таба алмыйсың... Кешенең күңеле кайчак, самовар кебек, бер дә көтмәгәндә сайрый башлый;

  • уйны... борынгылар да уйлап бетерә алмаган, бик уйлы булма әле;

  • авыр чакта бер-береңә канат булу кирәк;

  • дөньяда ир белән хатынның аерылуы була торган хәл. Берүк кеше дигән дәрәҗәңне югары тотарга кирәк. Сыгылып төшеп, өстәлгә капланып берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Үзеңне генә түбәнсетәсең;

  • такылдавык булырга акыл кирәкми;

  • ялгыз йөрсәң, юл озын була. Хәсрәтле башка бигрәк тә. Икәү булсаң, чабатаң астына тимер тәгәрмәч куялар кебек, тәгәрисең генә;

  • мәгънәсез сүз йокыны китерә;

  • яшь кешегә бераз дөнья күрергә кирәк. Үз ояңнан чыкмасаң, җиһанның зурлыгын каян беләсең. Укып кына яки кинода гына әллә ни күренми;

Зәбирә түтинең Гәүһәргә яңа тормыш башларга ярдәм итүе, һичшиксез, бик зур роль уйный. Аны да без зирәк кеше архетибына кертә алабыз.



ЙОМГАК


Г. Әпсәләмов татар язучылары арасында иң күп укыла торган язучы булып таныла. Бу аңа туган илен, халкын яратуы, тормышны яхшы белүе (ул фронтовик), тиңдәшсез тырышлыгы аркасында килгән бәхет175. Ул үзен күренекле романтик язучы итеп таныта. Заманында аның бер-бер артлы “Газинур”, “Ак чәчәкләр”, “Мәңгелек кеше”, “Алтын йолдыз” кебек зур күләмле романнары дөнья күрә. Әлбәттә, әлеге әсәрләренең һәркайсысы социалистик реализм кысаларында язылып, идеологиягә хезмәт итә. Шулай да “Ак чәчәкләр” романы авторга танылу китерә. Моның сере гади: романтизм иҗат юнәлешендәге искиткеч гүзәл әсәр булуы “Ак чәчәкләр”не югары күтәрә.

Ак чәчәкләр” һәм “Яшел Яр” романнары идея-эстетик яссылыгы ягыннан шактый охшаш романнар. “Яшел Яр” романы укытучылык һөнәренең серләре, аның авырлыгы, матурлыгы, игелекле гамәл булуы хакында бәян итсә, “Ак чәчәкләр” әсәре исә табиблык хезмәтенең шушы ук якларын ачып сала. Г. Әпсәләмов үз әсәрләрендә Совет кешеләренә файда китерә торган һөнәр ияләрен зурлап чыга, аларның асыл сыйфатлары турында яза. Ике әсәрнең исеме дә символик. Бу - авторның шактый оста, әдәбият мәйданында үз урынын яулаган әдип булуы хакында сөйли. Ак чәчәкләр дигән метафорик образ астында ак халатлы шәфкать ияләре мәгънәсе яшеренә. Яшел яр образы исә тормыш мәгънәсен ачып сала.

Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романы укытучылык эшенең матурлыгын, изгелеген яктырту белән беррәттән мәхәббәт өчпочмакларының күплегенә корылган. Барлыгы романда төп геройлар белән бәйле дүрт өчпочмак бар. hello_html_5a563c9e.png


Соңгы өчпочмак әсәрдә хәлиткеч рольне уйный. Әсәрнең мәхәббәт сюжет сызыгы шуңа корыла.

Хезмәттә образ төшенчәсе теоретик планда яктыртылды, өйрәнү объекты итеп алынган Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романындагы төп, ярдәмче, эпизодик һәм аталучы образлар тикшерелде.

Әсәрдә барлыгы 4 төп герой барлыгы ачыкланды: аларның дүртесе – кеше образлары, соңгысы - табигать образы. Гәүһәр, Җәгъфәр, Әгъзам, яр-елга (тормыш-яшәеш) образлары әсәрдән китерелгән мисаллар өстендә ачылды.

Ярдәмче персонажлар төп геройларны кабатлау принцибы буенча тикшерелде. Эпизодик һәм аталучы геройлар санап үтелде.

Нәтиҗәләргә ирешү юлында әсәрдән цитаталар китерү, рәсемнәрдә күрсәтү ысуллары уңышлы кулланылды.

Образлар системасы башкача образлар композициясе дип тә атала, чөнки ул тулаем әсәрне оештыра торган мөһим система. Образларны ачу барышында әсәрнең нинди иҗат юнәлеше һәм агымы кысаларында язылуын да, чәчмә әсәр закончалыкларын да (дуплекация, ретордация) истә тотарга кирәк. “Яшел яр” романы социалистик реализм кысаларында язылган, тик анда романтик ноталар да бар. Кешенең эчке дөньясына, рухи үсеш-үзгәрешенә мөһим урын бирелә.

Әсәр башы һәм азагы капма-каршы булып кабатлану (дуплекация) шулай ук төп геройның күңел халәтен, тормыш позициясен ачыклау өчен бик мөһим. Ретордация (әкренәйтү) ярдәмче, эпизодик, аталучы геройларның килеп керүен тәэмин итә.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, Г. Әпсәләмовның “Яшел яр” романы шактый кызыклы, шул чор мәктәп тормышын бүгенге көн мәктәп вәзгыяте белән чагыштыру өчен уңайлы, төп геройларның хис-кичерешләрен тулы яктырткан, үз чоры идеологиясенә хезмәт иткән әсәр. Заманында Г. Әпсәләмов иң күп укылучы прозаик, аның “Ак чәчәкләр” романы бик популяр була. Ә “Яшел яр” романы исә һәр чор укытучылары өчен мөһим дәреслек, өйрәтмә булып тора ала.



ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ


  1. Ак чәчәкләр бүләк итте: Габдрахман Әпсәләмов турында истәлекләр. Казан Мәгариф.2001.1596.

  2. Закирҗанов Ә. М. Яңарыш юлыннан (Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре). Казан: Тат.кит.нәшр., 2008. 303 б.

  3. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. Казан: Мәгариф, 2005. 110 6.

  4. Заһидуллина Д. Ф., Йосыпова Н. M. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек. 1 нче китап: XX йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты. Казан: Казан университеты, 2011. 230 б.








ЧЫГАНАК

  1. Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр 6 томда. Яшел яр. T. VI. Казан: Тат. кит. нәшр., 1972. 350 б.

1 Заһидуллина Д. Ф., Йосыпова Н. M. XX гасыр татар әдәбияты тарихы: дәреслек. 1 нче китап: XX йөзнең беренче яртысында татар әдәбияты. Казан, 2011. - 6 б.

2 Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр 6 томда. Яшел яр. T. VI. Казан, 1972. - 65 б.

3 Закирҗанов Ә. М. Яңарыш юлыннан (Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре). Казан, 2008. 196 б.

4 Шунда ук. – 197 б.

5 Скиба В. А., Чернец Л. В. Образ художественный // Введение в литера- туроведение /Под ред. Л.B. Чернец.— М.,1999.— С. 209.

6 Чернец JI.B. Виды образа // Введение в литературоведение.— М., 2004- С. 38-39.

7 Чернец Л. В., Исакова И. Н. Персонаж // Введение в литературоведение / Под ред. Л.B.Чернец,— М., 2004,- С. 197-198.

8Хализев В. Е. Теория литературы.— М., 1999. - С. 34—35.


9 Белинский В. Г. Полн. собр. соч. В 13 т,— М., 1953,— Т. 3.— С. 53.

10 Шунда ук.— 113 б.

11 Гачев Г. Национальные образы мира: Курс лекций.—М., 1998.—С. 17.

12 Основы литературоведения: Учебное пособие /Под общ. ред. В. П. Ме- щерякова.— М., 2000.- С. 97.

13 Эсалнек А. Я. Архетип // Введение в литературоведение /Под ред. Л. В. Чернец,- М., 1999.- С. 30-31.

14 Литературная энциклопедия терминов и понятий /Гл. ред. и сосг. A Н. Николюкин.— М., 2001.— С. 220.

15 Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары тудентлары өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 2005.-7б.

16Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр 6 томда. Яшел яр. T. VI. Казан, 1972.-5б.

17Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары тудентлары өчен кулланма.- Казан: Мәгариф, 2005.-50 б.

18 Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр 6 томда. Яшел яр. T. VI. Казан: Таткитнәшр., 1972. - 7 б.

19 Шунда ук. 6 б.

20 Шунда ук. 15 б.

21 Шунда ук. 7 бит

22Шунда ук 12 бит

23Шунда ук. 11-12 б.

24Шунда ук. 14 б.

25Шунда ук. 40 б.

26Шунда ук. 117 б.

27Шунда ук. 121 б.

28Шунда ук 11 6.

29Шунда ук. 142 б.

30Шунда ук 118 б.

31Шунда ук. 38 б.

32Шунда ук. 72 б.

33Шунда ук. 72 б.

34Шунда ук 72-73 б.

35Шунда ук. 158 б.

36Шунда ук. 160 б.

37Шунда ук. 161 б.

38Шунда ук 161 б.

39Шунда ук. 163 б.

40Шунда ук 170. б.

41Шунда ук 157-158 б.

42Шунда ук. 154 б.

43Шунда ук. 155 б.

44Шунда ук. 174 б.

45Шунда ук 175 б.

46Шунда ук 182 б.

47Шунда ук. 194 б.

48Шунда ук 39 б.

49Шунда ук 39 б.

50Шунда ук. 39 б.

51Шунда ук. 216 б.

52Шунда ук. 216 б.

53Шунда ук. 253 б

54Шунда ук. 254 б.

55Шунда ук. 262 б.

56Шунда ук. 261 б.

57Шунда ук. 262 б.

58Шунда ук. 262 б.

59Шунда ук. 269 б.

60Шунда ук. 319 б.

61Шунда ук. 260 б.

62Шунда ук. 320 б.

63Шунда ук. 322 б.

64Шунда ук. 255 б.

65Шунда ук. 64-65 б.

66Шунда ук. 259 б.

67Шунда ук. 298 б.

68Шунда ук. 298 б.

69Шунда ук. 190 б.

70Шунда ук. 190 б

71Шунда ук. 298-299 б.

72Шунда ук. 299 б.

73Шунда ук. 189 б.

74Шунда ук. 299 б.

75Шунда ук. 299 б.

76Шунда ук. 299 б.

77Шунда ук. 319 б.

78Шунда ук. 337 б.

79Шунда ук. 338 б.

80Шунда ук. 336-337 б.

81Шунда ук. 342 б.

82Шунда ук. 342 б.

83Шунда ук. 343 б.

84Шунда ук. 126 б.

85Шунда ук. 336 б.

86Шунда ук. 315 б.

87Шунда ук. 315 б.

88Шунда ук. 324 б.

89Шунда ук. 323 б.

90Шунда ук. 310 б.

91Шунда ук. 307 б.

92Шунда ук. 270 б.

93Шунда ук. 270 б.

94Шунда ук. 27 б.

95Шунда ук. 17 б.

96Шунда ук. 29 б.

97Шунда ук. 29 б.

98Шунда ук. 29 б.

99Шунда ук. 36 б.

100Шунда ук. 41 б.

101Шунда ук. 49 б.

102Шунда ук. 60 б.

103Шунда ук. 64 б.

104Шунда ук. 65 б.

105Шунда ук. 44 б.

106Шунда ук. 97 б.

107Шунда ук. 67-68 б.

108Шунда ук. 274 б.

109Шунда ук. 73 б.

110Шунда ук. 76 б.

111Шунда ук. 86 б.

112Шунда ук. 97 б.

113Шунда ук. 107б.

114Шунда ук. 108 б.

115Шунда ук. 114 б.

116Шунда ук. 115 б.

117Шунда ук. 113 б.

118Шунда ук. 130 б.

119Шунда ук. 144 б.

120Шунда ук. 148 б.

121Шунда ук. 144 б.

122Шунда ук. 150 б.

123Шунда ук. 243 б.

124Шунда ук. 253 б.

125Шунда ук. 275 б.

126Шунда ук. 277 б.

127Шунда ук. 284 б.

128Шунда ук. 284 б.

129Шунда ук. 287 б.

130Шунда ук. 289 б.

131Шунда ук. 291 б.

132Шунда ук. 295 б.

133Шунда ук. 206 б.

134Шунда ук. 316-317 б.

135Шунда ук. 317 б.

136Шунда ук. 200 б.

137Шунда ук. 204 б.

138Шунда ук. 205 б.

139Шунда ук. 308 б.

140Шунда ук. 308-309 б.

141Шунда ук. 340-341 б.

142 Шунда ук. 345 б.

143 Шунда ук. 57 б.

144 Шунда ук. 20 б.

145 Шунда ук. 20 б.

146Шунда ук. 344 б.

147Шунда ук. 35 б.

148Шунда ук. 60 б.

149Шунда ук. 62 б.

150Шунда ук. 197 б.

151Шунда ук. 151 б.

152Шунда ук. 110 б.

153Шунда ук. 110 б.

154Шунда ук. 263 б.

155Шунда ук. 265 б.

156Шунда ук. 265 б.

157Шунда ук. 271 б.

158Шунда ук. 271 б.

159Шунда ук. 296 б.

160Шунда ук. 296 б.

161Шунда ук. 114 б.

162Шунда ук. 189 б.

163Шунда ук. 239 б.

164Шунда ук. 234 б.

165Шунда ук. 236 б.

166Шунда ук. 305 б.

167Шунда ук. 310 б.

168Шунда ук. 302 б.

169Шунда ук. 300 б.

170Шунда ук. 306 б.

171Шунда ук. 331 б.

172 Шунда ук. 121 б.

173 Шунда ук. 131 б.

174 Шунда ук. 211 б.

175 Ак чәчәкләр бүләк итте: Габдрахман Әпсәләмов турында истәлекләр. Казан, 2001.19 б.

83


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.11.2016
Раздел Доп. образование
Подраздел Научные работы
Просмотров360
Номер материала ДБ-366004
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх