Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Габдулла Тукай. Әдәби- музыкаль кичә.
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Габдулла Тукай. Әдәби- музыкаль кичә.

библиотека
материалов

УТЯШКИНСКАЯ ООШ.

ӘДӘБИ – МУЗЫКАЛЬ КИЧӘ


Тукай яши безнең йөрәкләрдә.

(әдәби – музыкаль кичә)



Сәхнә артына шагыйрь портреты һәм плакатка аның туган көне язып эленә: “26 апрель, 1886 ел”. Кичә барышында бу саннар эченә урнаштырылган төсле утлар бер янып, бер сүнеп, җемелдәп тора. Сәхнәнең уң ягына экран беркетелгән. Анда чыгышларның эчтәлеген ачыклап, конкретлаштырып бара торган кадрлар күрсәтелә.Сәхнәдә өй, капка, койма макетлары, өстәл һәм урындык, сәхнә алдына гөлләр куела.Залда китапларыннан, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә ясала. Зал стеналарына “Сәнгатебез күкләрендә- Кояшыбыз, Аебыз, Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз” (И.Юзеев), “Без бәхетле, без шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә!” һ.б. плакатлар эленә.

Тукай маршы”(З. Хәбибуллин музыкасы) уйнатыла. Сәхнә алдына ике укучы (ир һәм кыз бала) чыгып баса. Көй әкренләп тына.

1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең кидә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

(Х. Туфан.”Чәчәкләр китерегез Тукайга”)

1 нче алып баручы.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь

Габдулладай;

Ул- караңгы төндә яктырткан матур,

ак тулган ай.

2 нче алып баручы.

Күп китапларның арасында

аның китаплары-

Ап- ачык нурлар чәчеп,

күренеп тора һәр яклары.

1 нче һәм 2 нче алып баручы бергә:

Алса, укыса халык шигырен аның-

истә кала,

Һәм аның шигыре халык күңеленә

зур хис сала.

( Ш. Бабич. “Габдулла әфәнде Тукаев”)

1 а.б.: Якташларың, Тукай сине укый...

Бәләкәйдән, бала чагыннан...

2 а. б.: Күңелләрдә- синең якты җырлар,

Синең моңнар күздә чагылган.

( Ф. Сафин.” Тукай ягы”)

Салмак кына “Бишек җыруы”ның көе ишетелә башлый. Алып баручылар чыгып китә. Пәрдә ачыла. Сәхнә бакчаның бер почмагы итеп бизәлгән. Бер якта- авыл өенең алгы өлеше. Өй тәрәзәсеннән бишек тирбәлгәне күренеп- күренеп китә. Ана җыры ишетелә.

Әлли- бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып китәр бу,

Йокла углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Әлли- бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем.

Бәхетле бул диярем.

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым

Тик син минем, синсең, син.

(“Бишек җыруы”.

Г. Тукай сүзләре, халык көе.)

1 а.б.: Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм- республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.

2 а. б.: Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

1 а. б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр

Кырлаеңда яши бүген дә.

Шигырь чишмәләре җырга күчеп,

Яши сандугачлар телендә.

Ничә буын сине иң кадерле

Бер кешесе итеп сагына.

Син остаз да, мөгаллим дә булып,

Яшисең күк туган ягыңда.

Туган авыл” көе.

1 а. б.: Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

2 а. б.: Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

1 а. б.: Азмы какканны вә сукканны

күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

2 а. б.: Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син- шагыйрьләр солтаны.

(Баян һәм скрипкада Тукайның “Син сазыңны уйнадың” көе башкарыла)

1 а. б.: Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык- шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавычта ул дөньяга аваз салган, Өчиле, авыр булса да, бабасы канаты астына сыендырып, үлемнән саклап калган, Саснада ул аз булса да әнисе куенында назланган...һәм иң зур югалту ачысын да татыган, Казан аны тәүге тапкыр ачлык тырнагыннан алып калса,соңыннан аны шагыйрь итеп бөтен дөньяга таныткан, Кырлайны ул үзе үк “дөньяга күзем ачылган урын” дип атаган, Җаек исә кечкенә Габдулладан шагыйрь Габдулла Тукай ясаган... Менә шул турыда үзеннән бераз гына сөйләтеп узыйк әле.

( “Исемдә калганнар” әсәреннән өзек укыла).

2 а. б.: Яр башлары яшел чирәм генә,

Инеш тулы ага язгы күбек,

Өйләреннән Сәгъди абзыйларның

Сабый Тукай йөгереп чыгар кебек.

( Өйдән бала йөгереп чыга һәм маэмай белән уйный, “Кызыклы шәкерт”шигыре сәхнәләштерелә, аннары эт кереп китә, бала дәрес карарга утыра. Кояш чыга.)

Кояш: И сабый, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди якты,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Тукта, сабрит, уйнамыйм, уйнасам, дәрсем кала.

Көн озын ич, ул уенның

Мин һаман вакытын табам.

Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәрсем тәмам.

( Сандугач, Алмагач, Күбәләк һәм Кояш “Бәйрәм бүген” 1нче куплетын җырлап бииләр)

Сандугач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың,

Торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка, нинди әйбәт,

Нинди шәп уйнар заман!

Бала: Юк, сөекле Сандугачым, уйнасам, дәрсем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнарым,

Син дә сайрарсың матурлап,

Мин авазың тыңлармын!

( Бергәләп “Бәйрәм бүген”нең 2нче куплеты җырлана).

Алмагач: Әйдә тышка, күңлең ач!

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага,

Җитте хәзер уйнар вакыт!

Бала: Юк, сөекле Алмагачым, уйнасам, дәрсем кала.

Тукта, сабрит аз гына, и кадерле Алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

( Кояш, Сандугач, Алмагач, Күбәләк бииләр. Бала, эшен тәмамлап урамга чыга.)

Бала: Әйдә, кем уйный, йә кем чакырды мине?

Тәмам иттем мин дәресемне!

( Кояш, елмаеп, малайны биергә ала, Алмагач аңа кып-кызыл алма бирә, Сандугач сайрый. Алар бии-бии сәхнә артына кереп китәләр.Ир бала әкрен генә кереп китә, сәхнәгә кыз бала чыга һәм “Бала белән Күбәләк” җыры башкарыла).

Бала: Юк, Күбәләк, сиңа һич тимәм,

Иркенләп оч җәйге кырларда.

Гүзәллекнең яме чагылсын

Былбыл моңы булып җырларда.

( “Күбәләкләр” биюе башкарыла).

1 а. б.: Кызганычка каршы, күбәләкләр гомере кебек, шагыйрнең дә гомере кыска була. Ул: “Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?”- дип яза, ләкин үз язмышы өчен беркемне дә гаепләми. Көннәрдән бер көнне Тукайның балачагы узган Кырлай урманнары, Казан артта кала, аны Җаектагы туган апасы үз янына алдырта.Җизнәсе укырга, рус телен өйрәнергә мөмкинлекләр тудыра. Булачак шагыйрь белем дөньясына кереп чума. Мәдрәсәдәге дустыннан төрек телен дә өйрәнә.

2 а. б.: Җаек-Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган, өлгергән урыны. Солдатка каралырга вакыт җиткәч,1907 елда ул Казанга кайта. “Пар ат” җыры башкарыла.

1 а. б.: Казанда шагыйрь шигырьләр,поэмалар,әкиятләр яза.Алар бик күп телгә тәрҗемә ителә. Менә бүген без аларның кайберләре белән танышырбыз.

2 а. б.: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

Су анасы”,”Шүрәле”ләр-

Безнең дуслар бары да. (“Шүрәле”балетыннан өзек яңгырый.Сәхнәгә Шүрәлеләр чыга, бию.)

(“Шүрәле” әкиятеннән 5 бүлек сәхнәләштерелә.)

1 а. б.: Г.Тукайның балаларга багышланган әсәрләре,җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираж белән һәм еш басылып тора.Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләре дә аерым китап итеп әзерләнә.Әйе,чынлап та,без бишектә чакта ук Тукайның көйләрен ,җырларын ишетеп үсәбез ,телебез Тукай шигырьләре белән ачыла.

Гали белән Кәҗә” шигыре.


Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.


(Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә,ә аның артыннан Сарык керә ,ул бер читкәрәк барып сузылып ята).

Кәҗә. Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде ,гел сусыл печән генә ашатып тора.(Сарык янына килә) Әй ,кортка,нишләп ятасың?Әйдә,тор,печән ашыйбыз (печән ашаган булалар).Әле ярый Гали бар,ул булмаса нишләр идек,чөнки әбинең дә печәне бетте .

Сарык .Әйдә урманга барыйк ,туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

Кәҗә белән Сарык “ әкиятеннән өзек.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.


Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,-

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: “Син тот, мин тот!”


Кәҗә әйтә: “Сарык абзый, син көчлерәк”.

Сарык әйтә: “Син, сакалбай, гайрәтлерәк”.

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.


Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.



Кәҗә белән Сарык (бергә)

Сандугачның балалары

Өздереп сайрый учакта.

Бүреләр дә качып бетте

Куркып Кәҗә - Сарыктан.

Кәҗә. Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

  1. а. б.: Тукай шигырьләре үзе исән чакта да, үзеннән соң да бик күп әдипләрне балалар өчен иҗат итәргә рухландырып торды: С.Рәмиев, Дәрдемәнд, С. Сүнчәләй, З. Ярмәки, М. Гафури, Г. Ибраһимов,

Н. Исәнбәт, Һ. Такташ, М. Җәлил һ.б.

2. а. б.: Күпме җырчы, күпме җырчы бүген

Күңелем мәйданында парадта.

Саф башында килә Кол Галиләр...

1а. б.: Тукай бара әнә пар атта...

2а. б.: Такташ белән Кутуй бергә атлый...

Укучылар. Нур артыннан сафта нур арта.

1а.б.: Җәлил килә...

2а. б.: Кәрим, Алиш килә...

Укучылар. Төркем- төркем яшьләр – күр сафта.

  1. а. б.: Күпме җырчы , күпме җырчы бүген.

Күңелем мәйданында парадта.


( Укучыларның үз шигырьләрен сөйләүләре.)

1. а. б.: Ак кирәк, дип, пакъ кирәк, дип

Укучылар. Җырлады, язды Тукай,

2. а.б.: Дәрт уятырга кешедә

Укучылар. Уянды, янды Тукай.

1. а. б.: Халкына бәхет эзләде

Авыр заманда Тукай.

Укучылар. Өмет бәйләде туачак

Яңа көннәргә Тукай.

2. а. б.: Җырлары белән мәңгегә

Укучылар. Йөрәккә керде Тукай.

1. а. б.: Иң матур моңлы җырларын

Укучылар. Халкына бирде Тукай, 1-2 а. б. бергә:

Азатлык, дуслык илендә

Һәркемгә кардәш Тукай.

Укучылар. Һәрчак безнең белән бергә -

Безнең замандаш Тукай.


Хор “Туган тел” җыры.


Автор
Дата добавления 11.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров57
Номер материала ДБ-340993
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх