Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән ”

“Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән ”

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

МБГБУ “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”


Тема

Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән ”















2015 нче ел











Эшнең максатлары:

  1. Габдулла Тукайның балалар өчен язган әсәрләрен өйрәнү.

  2. Габдулла Тукай иҗатының татар балалар әдәбияты үсешендәге ролен билгеләү .

  3. Габдулла Тукай иҗатына Коръәннең тәэсирен ачыклау.



Бурычлар:

  1. Габдулла Тукайның иҗаты белән танышу.

  2. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнүне дәвам итү.

  3. Габдулла Тукайның ислам диненә мөнәсәбәтен ачыклау.





















Эчтәлек

  1. Кереш өлеш.......................................................................4

  1. Әдәбиятта Коръән мотивлары



  1. Төп өлеш..........................................................................5 -10

  1. Габдулла Тукай иҗаты һәм Коръән.

  1. Йомгаклау.........................................................................11

























Үзем үлсәм дә, гаҗиз исемем үлмәсен, югалмасын;

Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен.

Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса,-

Шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

Г.Тукай

Әдәбият-сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезендә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Меңъеллык әдәбиятыбыз тарихын күздән кичергәндә, күңел үзеннән-үзе борынгы әдәбиятка, сүз сәнгатенең ерак тамырларына барып тоташа.

Белгәнебезчә, борынгы әдәбият нигезендә гомумкешелек проблемалары ята. Әдипләребез әдәплелек, итагатълелек, шәфкатълелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлеше дип саныйлар.

Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Корьән китабын күрсәтергә кирәк. Соңгы елларда “ислам”, коръән” дигән сүзләр өлкәннәр телендә дә, без – яшьләр сөйләмендә дә еш ишетелә. Мин, шәхсән, үзем дә соңгы араларда Коръән белән кызыксына башладым.

Коръән – тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык кебек әхлакый сыйфатлар мактала, ә тискәреләре хөкем ителә.

Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап - тормыш кануннарын билгеләүче кыйбла булып тора. Биредә кешеләрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күздә тотыла: Аллаһ Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып.

Гомумән, Коръән әдипләр өчен илһам, материал чыганагы булып хезмәт иткән. Күп кенә әдәби әсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган.

Габдулла Тукай иҗатында да бу темага атап язылган шигырьләр аз түгел. Мәсәлән, Бөек көчкә атап язылган “Алла гыйшкына”, Коръәнне күздә тоткан “Китап” шигырьләре. Коръәнне изге китап итеп белдергән әсәрләре: “Туган тел”, “Туган авыл”, “Яз хәбәрләре”, “Ана догасы” һәм башкалар. Г.Тукай ислам динен шактый югары бәяләгән.

Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган... Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра...

Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый. Белем бирү, кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә Габдулла Тукай әсәрләре бик әһәмиятле. Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә югары художестволы шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.

Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына “Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә” дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.

Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң-белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Г. Тукай, балаларны тәрбияләүдә диннең дә әһәмияте зур, дип саный. Аның өчен дин — яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгьрифәт чарасы. Әдип фикеренчә, динне яхшы белгән бала бозык юлга керә алмый. Шуңа күрә дә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүче рухани-түрәләрне тәнкыйтьләгән шигырьләрен яза. Коръән-кәримнең барлык өйрәтмәләренең дә кешегә дөрес юл күрсәтүенә иманы камил шагыйрьнең. Тукайның балаларга багышланган шигырьләреңдә никадәр самимилек, бала психологиясен яхшы белү, аларның нечкә күңелләренә юл табу, аларны тәрбияле, динле. укымышлы итеп күрергә теләү! Диннең әһәмиятен әйтеп китәргә дә онытмый. Һәрберебезгә таныш булган “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләрендә дә бар андый юллар. Болар барысы да баланы кешелекле булырга этәрүче юллар. Автор фикеренчә, кечкенәдән дини белем алган бала юньсез була алмый.

Габдулла Тукай шигырьләрендә татар-мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп бирелгән. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый. Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен “Туган авылым” шигырендә түбәндәгечә сурәтли:

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Ана илә бала” шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:
Җавап бирсәң икән, әнкәй, минем әйткән сөальләргә,

Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган, ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
– Яраткан, әйләгән мәүҗит боларның барчасын Тәңрең,
Җиһанда барча эшләр, барча хәлләр Тәңредән, бәгърем.

Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт, ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята. Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый. Коръәннең күп кенә аятьләрендә ата-анага игелекле булу Аллаһ Тәгаләгә гыйбәдәт кылуга боерган әмерләрдән соң икенче урында тора. Ә инде ананың роле Ислам динендә гаять зур. Аналар турында Пәйгамбәребез галәйһиссәләм болай дигән: “Җәннәт сезнең аналарыгызның аяк астында”.

Габдулла Тукайның әлеге әсәре дә әниләргә карата игътибарлы, миһербанлы булырга өйрәтә. Шагыйрь балалар белән ата-аналар арасында тирән мәхәббәт булырга тиешлеген, балаларның ата-аналарга хөрмәт белән карауларын бик күп әсәрләрендә кабатлый.

Таян Аллага” шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:

Йа Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Гыйбадәтнең бер төре буларак дога - мөселманнар тормышында аерым бер урын били. Шатлык килгәндә дә, кайгы килгәндә дә мөселманнар һәрчак Аллага дога кылалар, аннан ярдәм сорыйлар.
Ана догасы шигырендә дә намаздан соң дога кылучы ана образы сурәтләнә:

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?

Ана, баласы өчен борчылып, бары Алла гына ярдәм итә алуын таный һәм Аңа ялвара. Укучы күңелендә ана догасының кабул булачагына ышаныч туа, чөнки ул – ихлас күңелдән кылынган дога. Ислам дине тәгълиматыннан билгеле булганча, ананың баласына булган догасы, һичшиксез, кабул ителә.
Аллага дога кылу күренеше Тукайның
Туган тел, Йокы алдыннаншигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.
Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы-хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе – Коръәнне укый, шуның белән җанын тынычландыра, рухи азык таба. Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укудан табуы турында
Тәэссер, Китап кебек шигырьләрдә бәян итә.

Гомернең читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Иман...Иманлы кеше булу.. Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу - ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә безне дин бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормый.

Пөхтә, матур, чиста итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу - шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан.

Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз. Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр. Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. “Ата илә бала” шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:

Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше.

Коръәннең бик күп аятьләрендә ата-анага карата игелекле булу Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылуга боерган әмерләрдән соң икенче урында тора, дидек. Димәк, аларга карата игелекле булу Исламда олы мәртәбә санала.

Һәрбер мөселман үзенең ата-анасын бөтен кешедән дә артыграк ихтирам итәргә тиеш.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм үзенең күркәм нәсыйхәтләрен җиткергәндә кешеләргә үзләренең ата-аналарына карата, хәтта алар мөселман булмасалар да, һәрвакыт игелекле һәм яхшы мөнәсәбәттә булырга васыять итеп калдырган. Аллаһ үзенең Коръәнендә: “Аллаһ сезне күтәрә алмаслык йөк белән сезне йөкләмәс”, – диде. Әмма шушы балаларга ата-аналары хакында һәм алар каршында буган хокукларын үтәү өчен, бер сүз генә әйтте: итагать. Итагать – киң мәгънәдәге сүз. Моңарга безнең әти-әнигә булган барча мәрхәмәтебез, аларның сүзләрен кире какмауларыбыз, алар олылайгач та, аларны тәрбияләүләребез – һәммәсе дә керә.

Бәхетле бала” шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас – менә бәхете аның шунда.

Биредә шагыйрь, белем алуның кирәклеген ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә. “Ике юл” шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:

Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр – бәхет эстәү;
Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак – мәгърифәт эстәү.
Синең кулдан теләрсең – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да, чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә авырлыкларны сабырлык белән кичереп, гыйлем эстәү бәхеткә китерә.
Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга “Эш” шигырендә үтемле аңлатып бирә:

Тынма, эшлә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә – көн,
Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.

Эшкә өндәү” шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеңнән соң күркәм эз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурилыгын дәлилли Тукай.

Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү кирәклеген әлеге әсәрләрендә сурәтли. Аның бу шигырьләрендә күтәрелгән проблемалар хәзер дә актуаль. Бар нәрсә акчага гына корылган бу дөньда белемле булу, әхлаклы булу, тормышта үз урыныңны табу бик мөһим.

















Г.Тукай халык күңелендә мәңге яшәячәк. Ул тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга. Һәм укучыларны да шул хакта уйлануга этәрә.

Габдулла Тукай —укыту-тәрбиядә халыкчанлык идеяләрен үстергән бөек шәхес. Хәзерге вакытта, халкыбызның үзаңы үсә барган чорда, тәрбия өлкәсендә халыкчанлыкны яңадан торгызу бик зарур. Бу рухи байлыгыбыз кешелеклелек, миһербанлылык, гомумкешелеклелек кебек кыйммәтле әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ышанычлы юл булып тора.

Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та. Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Шагыйрь үзенең шигырьләре, әкиятләре аша безне туган телне, туган якны яратырга, аның табигатенең гүзәллеген күрергә, аңа хозурланырга, аны сакларга өнди. Шигырьләрендә тасвирланган табигать күренешләре аша күзәтүчәнлек тәрбияли, бай мәгълүмәт бирә.

   Кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга өйрәтә.                                              












Кулланылган әдәбият:

  1. Габдулла Тукай. Шигырьләр. Поэмалар. Әкиятләр. Казан, 1951 нче ел.

  2. Галиуллин Т. “Без Тукайлы шигърият”. “Мәгариф”, №4, 2006 нчы ел

  3. Заһидуллина Д. “Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә яңача караш”. “Мәгариф”, №4, 2006 нчы ел

  4. Исмәгыйлева С. “Габдулла Тукай – балаларга”. “Мәгариф”, №3, 2004 нче ел.

  5. Миңнегулов Х., Гыймадиева Н. Татар әдәбияты. 10 нчы сыйныф.Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012 нче ел.

  6. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. 3 том. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1986 нчы ел.






Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров565
Номер материала ДВ-142209
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх