Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе

Габдулла Тукай иҗатына багышланган дәрес эшкәртмәсе


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:

ТЕМА: Тукай – халык шагыйре

МАКСАТ: 1.Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында өйрәнгәннәрне искә төшерү һәм ныгыту

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

3.Шигърияткә кызыксыну уяту,туган

җиргә,шагыйрьгә карата ихтирам хисе тәрбияләү

Җиһазлау: Г. Тукай портреты, китаплар, рәсемнәр

күргәзмәсе, тест,шагыйрьнең иҗатына багышланган стент,магнитофон

Дәресне оештыру:


1.Оештыру моменты.Уңай психологик халәт

тудыру


Укытучы:_-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?Барыгызда дәрескә әзерме? Әдәбият дәресен башлыйбыз. Ягез әле балалар, тактага карыйк әле. Анда ребус бирелгән, Әгәрдә бу ребусны дөрес итеп чишсәк,дәресебезнең темасын белә алырбыз(ребус чишелә) Без бүгенге дәресебездә яраткан шагыйребез Габдулла Тукай турында сөйләшербез,аның тормыш юлы, иҗаты турында булган белемнәребезне кабатларбыз,искә төшерербез, ныгытырбыз.Ә хәзер тест ярдәмендә Тукайның тормыш юлын кабалап алыйк.(тест таратыла) Әйдәгез хәзер тестларны тикшереп карыйк .Бер-берегезнең тестларын алыгыз.Әгәрдә җаваплар дөрес икән, 1бал куярга(тест тикшерелә)

-Укучылар,Тукай кем ул?

-Шагыйрь.Ул татар халык шагыйре.

-Сез аның нинди шигырьләрен беләсез?

-“Туган тел”,”Безнең гаилә”,”Көз”, ”Туган авыл” һ.б

-Ул нинди әкиятләр язган?

-“Су анасы”,”Шүрәле”,”Кәҗә белән сарык” һ.б



Бу юллар кайсы шигырьләрдән?(исемен әйтергә)

1. И туган тел, и матур тел!

Әткәм, әнкәмнең теле

2. Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән

3. Тау башына салынгандыр безнең авыл

4.Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле ,

Тукта, үтсен кыш.

  1. Әйдә әле, Акбай

Өйрән син

Арт аягың белән тор

Ә хәзер укучылар,Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” дигән шигыре белән танышабыз.Шигырьне укыганнан соң,түбәндәге сорауларга җавап бирербез,фикер алышырбыз. 1.Малайны уйнарга кемнәр чакыра?

2.Ул ни өчен чыкмый,ничек җавап бирә?

3.Малай дөрес эшлиме?

4.Сез малай урынында булсагыз нишләр

идегез?

_Яхшы ,укучылар,сез шагырьнең нинди шигырьләрен яттан беләсез (берничә укучы шигырьсөйли)

Магнитофон тасмасыннан Тукай шигырьләрен тыңлау

-Балалар,безнең Тукай абыебызны чит илләрдә дә яхшы беләләр бит.Тукайның иҗатын өйрәнәләр,аңа атап шигырьләр язалар(шигырьләр уку)

Кроссворд чишү

Йомгаклау: Укучылар, бүген без сезнең белән Тукай иҗаты турында сөйләштек. Алдагы дәресләрдә дә әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез. Сау булыгыз

Билгеләр кую

Дәрес “Туган тел” җыры белән тәмамлана




Автор
Дата добавления 26.04.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров177
Номер материала ДБ-055368
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх