Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Габдулла Тукай премиясе лауреатлары.

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары.

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_70386b8d.gifТР Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе









Татар әдәбиятыннан ачык дәрес план –конспекты

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары”.












Азнакай шәһәре 7 нче гомуми

урта белем бирү мәктәбенең 1нче

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучылары Рәисә Вәгыйз кызы Абдуллина,

Ләлә Сәгыйдулла кызы Сәетова.






Тема: Габдулла Тукай премиясе лауреатлары.


Максат: 1. Габдулла Тукай премиясе лауреатлары белән танышу.

2. Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнү.

3. Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү һәм Фоат Садриев иҗатына кызыксыну уяту.



Материал: укучыларның Габдулла Тукай премиясе лауреатларына һәм Фоат Садриев иҗатына багышланган проект эшләре, китаплар күргәзмәсе; стенгазеталар.



Такта бизәлеше:

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары.


  • 26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә 125 ел була.

  • 2011 нче ел – Габдулла Тукай елы дип игълан ителде.


План.

I . Кереш өлеше.

1.Оештыру өлеше.

2. Актуальләштерү.

Габдулла Тукайга 125 ел. Аның исемен мәңгеләштерү .

II. Яңа тема өстендә эш.

1. Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары.

А) премия бирелә башлау тарихы.

Ә) премия алучыларның яше.

Б) премия бирелү өлкәсе.

2. Укучыларның проект эшдәре ( 1958-2010нчы елларда Г.Тукай премиясенә лаек булучылар).

А) рәссамнар, сынчы- скульпторлар, архитекторлар.

Ә) композиторлар, дирижерлар.

Б) артистлар, режиссерлар.

В) җырчылар.

Г) шагыйрьләр.

Д)язучылар, драматурглар, фольклорчылар.

3.Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнү.

А) Фоат Садриевның тормышы, иҗаты белән таныштыру.

Ә) үзәк китапханә хезмәткәре оештырган китаплар күргәзмәсе белән танышу.

Б) Азнакай мәдәният йорты каршындагы агитбригаданың нәфис сүз остасы Земфира Кашапова башкаруында “Таң җиле” әсәреннән өзек тыңлау.

III. Үткән материалны ныгыту.

1.Дәрес кунагы- Фоат Садриев белән әңгәмә.

А) Ф. Садриев хакында иҗатташлары һәм замандашлары әйткән фикерләр.

Ә) укучыларның сорауларына әдипнең җавабы.

Б) теләк-тәкъдимнәр.

IV. Йомгаклау өлеше.


А)Тукай премиясе лауретлары турында алган мәгълүматлар буенча нәтиҗә ясау.

Ә)Фоат Садриевны Г. Тукай премиясенә лаек булуы һәм 70 яшьлек юбилее белән тәбрикләү.


Дәрескә план – конспект.

I . Кереш өлеше.

(1нче слайд)

-Хәерле көн, укучылар һәм килгән кунаклар! Бүген безнең класстан тыш уку дәресе. Дәресебезнең темасы- Габдулла Тукай премиясе лауреатлары.

Максатыбыз -Габдулла Тукай премиясе лауреатлары белән танышу. Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнү. Матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү һәм Фоат Садриев иҗатына кызыксыну уяту.

-Укучылар, дәресебездә Габдулла Тукай премиясе лауреаты Фоат Садриев үзе катнаша.

(2-4 нче слайдлар)

II. Яңа тема өстендә эш.

1. Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары.


-Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. Белмисезме, Тукай премиясен ничә яшьтә бирәләр?

Өлкән яшьтә.

Яшькә түгел, китап санына карап…

Пенсиягә чыккач бирәләр..

(5нче слайд)

- Укучылар, сезнең җавапларда хаклык бар. Язучы, шагыйрь лауреатлардан Тукай премиясен 40-50 яшьтә алганнар – 11, 51-60 яшьләрдә лаек булучылар – 10, 60 ларын тутырып лауреат булучылар 30 га якын.

Ә пермия алган иң яшь кеше кем булган соң? Халык шагыйре Равил Фәйзуллин 1978 елда 35 яшендә «Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен лаек була.

Инде иң өлкән яшьтә лауреат булганнарга килик. Монда беренче урынны язучы Гомәр Бәширов алып тора. Аңар премия 94 яшендә бирелгән. 90 нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. .

Тагын бер күзгә ташланган үзенчәлек:әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага 1991 елны 63 яшендә «Илле җыр» китабы өчен Тукай премиясе бирелгән.

Менә шулай, мәртәбәле бүләкне алуның билгеле бер яше юк. Иң мөһиме – халкың алдында күрсәтерлек эшең булсын. Кайчан да булса бер премия үзе эзләп табар. Хәтта бу дөньяда булмасаң да…

- Ә бу олы бүләккә нинди өлкәдә эшләүчеләр лаек?


2. Укучыларның проект эшдәре ( 1958-2010нчы елларда Г.Тукай премиясенә лаек булучылар).

- Әйдәгез, проект эшләреннән тулырак мәгълүмат тыңлап китик.

1нче укучы- Садыйкова Аймара (рәссамнар, сынчы-скульпторлар, архитекторлар) Алдан әйтелгәнчә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елның 10 апрелендә ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә галәмгә кертелә. Татар сәнгатен үстерүдә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләргә бирелә.

Рәссамнәр арасында Г.Тукай премиясе 1958 – 2010 еллар эчендә 8 кешегә бирелгән.

Шуларның икесе 1958 елда ук, беренчеләрдән буларак, югары исемгә лаек була:

  1. Лотфулла Фәттахов – Татар халык әкиятләре китабына (русча) иллюстрация өчен;

(Харис Якупов, 6-8нче слайдлар)

2. Харис Якупов – Татар халык әкиятләре китабына иллюстрация өчен.

Аннан соң үзенең күпкырлы хезмәтләре өчен СССРның Дәүләт премиясе, И.Репин исемендәге премиясе, СССРның халык рәссамы дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Аның аеруча уңышлы дип Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камалга ясалган портретлары исәпләнә.

Харис Якуповның әсәрләре Мәскәүнең Третьяков галереясында һәм Шәрыкъ халыклары сәнгате Дәүләт музеенда, Татарстанның күп кенә музей һәм галереяларында, алай гына да түгел, ерак чит илләрдә, мәсәлән, АКШ, Бөекбритания, Франция, Италиядә саклана.

1998 нче ел башы, Татарстан сынлы сәнгатенә бик зур шатлык китерде: Харис Габдрахман улы Якупов Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайланды, республикабызда атаклы якташыбыз Николай Фешиннан соң икенче сәнгать академигы булды. Бу вакыйга шәхсән аның иҗатын зурлау белән бергә, гомумән, татар сынлы сәнгатенең югары үсеш алганлыгын да тагын бер кат раслау булды.

1978 нче елда Лывин Сергей Осипович – шулай ук рәссам, В.И.Ленинга һәм Г.Тукайга багышланган картиналар сериясе өчен Г.Тукай премиясенә лаек була.

Аннары 1994 нче елда Илдар Зарипов – «Буяуларда – халык моңнары» дигән сериясендәге картиналары өчен;

Шамил Шәйдуллин – «Яңа Сабантуй» картиналар циклы өчен Г.Тукай премиясен алалар.

2008 нче елда Г.Тукай премиясен өч рәссамчы ала. Беречесе, Искәндәр Рафиков – картиналарда татар хатын – кыз образлары сериясен тудырган өчен.

Гыймаев Зөфәр – ТРның әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары өчен.

Виктор Аршинов – «Тукайны укыганда» һәм М.Җәлилнең «Моабит дәфтәләре»ндәге шигырьләр буенча эшләнгән «Соңгы җыр» графика серияләре өчен Г.Тукай премиясен алуга ирешәләр.

Шулай ук, сынчы – скульптор, архитекторлар арасында Г.Тукай премиясенә лаек булучылар бар.

Менә алар:

(Бакый Урманче, 9-10нчы слайдлар)

1967 нче елда, Бакый Урманче – сынчы - скульптор буларак Татар мәдәнияте эшлекләре: Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Г.Ибраһимов һ.б.ның скульптур портретлары өчен бу мактаулы исемгә лаек була.

Бакый Урманче югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы була. Башта ул Казандагы сәнгать остаханәләрендә шөгыльләнә (1919), аннан Мәскәүнең ВХУТЕМАС уку йортында А.Голубкина һәм А.Шевченко остаханәләрендә сынчылык һәм нәкышка укый.

1934 нче елда Б.Урманче Россия яшь рәссамнарының беренче күргәзмәсендә катнаша. 1937нче елда Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзасы була.
1941–1956 нчы елларда Бакый Урманче Казахстанда эшли. Биредә ул республиканың мәдәният әһелләре, тарихи шәхесләренең сыннарын ясый.  Ташкент сәнгать институтында сынчылык факультетын ачуга нигез сала.
1957 нче елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Яңа сыйфаттагы рәсемнәр, сыннар ясый. 1976 нчы елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
1980 нче елда Васил Маликов – сынчы – скульптор буларак «Соңгысы», «М.Җәлил» дигән скульптуралары өчен;

1981 нче елда Бакулин Герман Алексеевич – архитектор буларак Казандагы Татарстан Рәссамнар берлегенең күргәзмә залын проектлау һәм төзү өчен Г.Тукай премиясенә лаек булалар.

Хәзерге вакытта Республикабызда 5 меңнән артык архитектура һәйкәлләр, тарихи урыннар исәпләнә. Болгар, Свяжскида торгызу эшләре бара, Архитекторлар, инженер – төзүчеләр, рәссамнар бу эшләргә җиң сызганып тотындылар.

Халкыбызның тарихи мирасын саклап калуда үз көчен кертүчеләр арасында да Г.Тукай премиясе лауреатлары табылыр дип уйлыйм.

2нче укучы- Алмакаева Ләйсән (композиторлар)

- Композиторлардан Г.Тукай премиясе 18 кешегә бирелә. 1958 елда Фәрит Яруллинга “Шүрәле” балеты өчен, Нәҗип Җиһановка “Җәлил” операсы өчен, 1959 елда Мансур Мозаффаровка Г. Тукай һәм Мулланур Вахитов истәлекләренә быгышланган симфоник поэмалары өчен, Рөстәм Яхинга “Дулкыннар, дулкыннар”, “Күңелем өзгәләнгән минутларда” һ.б. җырлары, романнары өчен Г. Тукай премиясе бирелә.

( Рөстәм Яхин , 11-12нче слайдлар)

-Минем Рөстәм Яхин турында күбрәк сөйләп китәсем килә. Рөстәм Яхин хезмәткәр гаиләсендә туган. Ул кечкенәдән үк музыка белән кызыксына башлый. 3 яшендә пионинада үзлегеннән халык көйләрен уйный башлый. 13 яшендә музыка мәктәбенә укырга керә һәм 7 еллык мәктәпне 3 елда тәмамлый. Ул бик сәләтле, тырыш бала була. Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Ул СССРның атказанган артисты дип сайлана. Аңа орден һәм медаль бирелә.

(Җәүдәт Фәйзи, 15-17 нче слайдлар)

- Бу мактаулы исем 1966 елда Җәүдәт Фәйзигә яңа җырлар өчен бирелә. Җәүдәт Фәйзи укытучы гаиләсендә туган. 15 яшендә үзе дә «Яшьләр» дигән драма яза. «Ташкыннар», «Шәмсекамәр», «Хуҗа Насретдин» спектакльләренә язган көйләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә, иҗатының офыкларын киңәйтә. Җ.Фәйзи музыкаль комедия жанрын үстерүгә күп көч куйган. Аның «Башмагым» музыкаль комедиясе илебезнең күп кенә сәхнәләрендә уйнала. Җ.Фәйзи иҗатының иң күренекле һәм үзенчәлекле өлкәсе – җырлар. Аларның саны ике йөзгә якын. Җ.Фәйзи бик еш авылларга, районнарга чыгып, халык җырларын, уеннарын язып йөри һәм шул җырларны, уеннарны бергә туплап 1971 елда китап итеп бастырып чыгара. Композиторның музыкаль сәнгать өлкәсендәге эшчәнлеген хөкүмәтебез югары бәяли. 1973 елда Әнвәр Бакировка “Су анасы” балеты өчен, 1984 елда Бату Малюковка “Кара йөзләр” операсы өчен, 1990 елда Сара Садыйковага үлгәннән соң җырлары өчен бирелә.

(Сара Садыкова, 13-14нче слайдлар)

- Сара Садыйкова үз заманының данлыклы кызлар мәктәбе – Фатиха Аитова мәктәбендә белем ала. Аны тәмамлагач, ул Казан педагогика техникумында укый.Техникумда җыр дәресләре алып барган остазы – татар халкының беренче композиторы Солтан Габәши Сараны хорда җырларга чакыра. 1921 елда Сара Садыйкова “Бүз егет” драмасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сәхибҗамал ролен башкара. Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Салих Сәйдәшев аның үзенә көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Әхмәт Ерикәй сүзләренә “Көтәм сине” тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.

3нче укучы-Закирова Азалия (җырчылар, дирижерлар)

-Безнең республикабызда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен 9 җырчы

һәм 4 дирижёр ала.

Иң беренчеләрдан булып,1959 елда Фәхри Нәсретдинов актив концерт эшчәнлеге

һәм совет композиторлары әсәрләрен пропагандалау өчен Тукай премиясенә лаек була.

(Илһам Шакиров, 18-19нчы слайдлар)

-Аннары 1970 елда халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. 2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясе белән бүләкләнә.
И.Шакиров иҗаты безнең татар сәнгатендә, гомумән татар дөньясында, аерым бер урын алып тора. Аның иҗаты – үзе бер чор. Татар халкына XX гасыр биргән бөек шәхесләр арасында, һичшиксез, Илһам Шакиров исеме дә бар.
Алдагы 1984 елда опера җырчысы Зилә Сөнгәтуллина “Кара йөзләр” операсында Галимә партиясен башкарган өчен бүләкләнә.

(Хәйдәр Бигичев, 23-24нче слайдлар)

-Шушы ук 1984 елда Г.Тукай премиясен Хәйдәр Бигичев та ала. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист буларак алалар. Табигать аңа үзенә генә хас булган матур тембрлы, киң диапозонлы тавыш биргән.

(Әлфия Афзалова, 20-22нче слайдлар)

Ә 1992 елда җырчылар арасында Тукай премиясе белән Әлфия Авзал кызы Авзалова бүләкләнә. 1952

елда Татар җыр һәм бию ансамбленә солист булып эшкә чакырыла. Тавышының сирәк

очрый торган искиткеч матур тембры белән ул тиз арада Татарстан дәүләт җыр

һәм бию ансамбленең иң төп солистларының берсе булып китә. Татар

халкының борынгы һәм заманча җырларын оста итеп башкара. Ә.Авзалова

һәрвакытта да күренекле композиторлар, шагыйрьләр һәм башка сәнгать әҺелләре

белән тыгыз иҗади  элемтәдә тора. Ә.Авзалова Советлар Союзының төрле

почмакларында һәм чит илләрдә дә чыгышлар ясый. Дөнья халыклары җырларын

пропагандалаган өчен Тынычлык саклау комитеты Советының“Дөнья халыклары

арасында дуслыкны ныгыту эшчәнлеге өчен”  Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Ә.Авзалова ике тапкыр Кызыл Байрак хезмәт ордены белән бүләкләнә, РСФСРның

атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә

һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

1996 елда – җырчы Фәридә Кудашева Татар халык һәм Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкарган өчен бүләкләнә.

1997 елда – җырчы Венера Ганиева төрле операларда партияләрне башкарган өчен Г.Тукай премиясен ала.

2008 елда – атаклы җырчы Салават Фәтхетдинов концерт программалары һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкаруы өчен бүләкләнә.

4нче укучы-Галәвова Гөлнур( артистлар, режиссерлар)

Халыкка дәрсе гыйбрәттер,

Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.

Театр-яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә”, -дип Габдулла Тукай театрга зур бәя биргән. Татар халкы театрны ярата, театрга йөри һәм аны зурлый.

Хөкүмәтебез үз чиратында театрга, театр артистларының, режиссерларының хезмәтенә зур бәя бирде. 1958 елда ук беренчеләрдән булып Ширияздан Сарымсаков-режиссер буларак, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасы куйган өчен, Хәлил Әбҗәлилов артист буларак “Җилкәнсезләр” спектаклендә Мисбах ролен уңышлы башкарганы өчен, Фатих Колбарисов Батырҗан роле өчен, Асия Хайруллина Рокыя роле өчен Г. Тукай премиясенә лаек булалар.

1960 елда режиссер Рифкать Бикчәнтәев “Беренче мәхәббәт” драмасын сәхнәгә куйган өчен һәм Минзәлә Татар дәүләт театры режиссеры Сабир Өметбаев “Язылмаган законнар” һәм “Тамырлар” спектакльләрен сәхнәгә куйганы өчен премиягә лаек була. Тагын җиде елдан, 1967 елда бертөркем артистларның хезмәте шулай ук югары бәяләнә. Тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителгән “Гүзәлем Әсәл” спектаклендә Әсәл ролен башкарганы өчен Наилә Гараевага, Байтимер роле өчен Шәүкәт Биктимеровка, Хәдичә роле өчен Шәхсәнәм Әсфәндияровага һәм Ильяс роле өчен Ринат Таҗетдиновка Тукай премиясе лауреатлары исеме бирелә.

( Марсель Сәлимҗанов, 25-26нчы слайдлар)

Күп еллар Г. Камал театрының режиссеры булган Марсель Сәлимҗанов та бу мактаулы исемгә лаек була. Аңа бу исем Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К. Тинчуринның – “Американ”, “Сүнмәс йолдызлар”, Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча “ Тирән тамырлар” спектакльләрен уңышлы куйганы өчен бирелә. Марсель Сәлимҗанов-театрның баш режиссеры. Халыкның сөекле артистлары Галия Нигъмәтуллина һәм Хәким Сәлимҗановлар гаиләсендә, театрның флигелендә дөньяга аваз салган.. Белеме буенча юрист һәм режиссер. 30 ел дәвамында театрның сәнгать җитәкчесе. Профессор, Татарстанның Г. Тукай, Россиянең К. Станиславский исемендәге Дәләт бүләкләре лауреаты. Кариевтан мирас алтын йөзекне йөртү хокукына ия булган бәхетле шәхес иде ул Марсель Сәлимҗанов.

1992 елда тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Равиль Шәрәфиевка да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иҗат иткән күп кенә образлар өчен Тукай бүләге бирелә. Ә инде 1998 елда бу мактаулы исемне Т. Миңнуллинның пьесасы буенча Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган “Хушыгыз” спектакле өчен режиссер Николай Дунаевка һәм якташларыбыз, горурлыгыбыз булган Әзһәр Шакиров һәм Н. Ихсановаларга да Г. Тукай премиясе бирелә.

Әзһәр абый белән Нәҗибә апа Азнакай районы Яңа Ташлыяр авылыннан. Икесе дә 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлыйлар.

( Нәҗибә Ихсанова, 27нче слайд)

1956 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Нәҗибә Ихсанова театр дөньясында кайный. Нәҗибә Ихсанова башкарган һәр роль хәтердә җуелмас хәлдә уелып кала, аларны караган чакта гына түгел, искә төшергәндә дә елмаясың яки уйга батасың. Шундый елмаю катыш уйландырган, дөресрәге, үземдә тирән тәэсир калдырган рольләрнең берсе дип, мин һичшиксез, “Әниләр һәм бәбиләр”дәге Гөлфинәне әйтер идем. Нәҗибә апаның Гөлфинәне ана булуга, гомумән аналарга чын мәдхия булып яңгырады. Гап-гади татар хатыны, әмма сүзнең төп мәгънәсендәге Олы Әни. Егерме йортлы татар авылыннан кыз бала килеш халкыбызның йөзек кашы булган атаклы театр сәхнәсендә дәрәҗәләргә ирешеп олыгаю - “Ходайның миңа бүләгедер ул,”-ди Нәҗибә Ихсанова.

(Әзһәр Шакиров, 28нче слайд)

Әзһәр Шакиров көчле драматик артист булып таныла. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар-барысы да диярлек фикер иясе. Эчке дәртен тиешле бәйдә тоткан хәлдә артист аларның кичерешләрен бар тирәнлеге белән бөтен тамашачыга җиткерә ала. Аның Т. Гыйззәтнең “Чаткылар”ында –Рамай, К. Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында-Надир мәхдүм, А. Островскийның “Бирнәсез кыз” пьесасында –Паратов, М. Кәримнең “Ай тотылган төндә” әсәрендә Дәрвиш, Т. Миңнуллинның “Хушыгыз”ында-Галимулла, Ю. Сафиуллинның “Идегәй” пьесасында Туктамыш хан кебек рольләре тамашачы күңелен яулап кына калмады, театр тарихында бер Әзһәр Шакиров белән бәйле булган сәхифәнең тууына да китерде.

Артистлар арасында Тукай премиясе лауреатларын барлаганда бер гаиләдән өч кеше- режиссер Рәфкать Бикчәнтәев, аның тормыш иптәше- Г. Камал театры артисты Наилә Гараева, аларның уллары, хәзерге вакытта режиссер Фәрит Бикчәнтәевларның бу мактаулы исемгә лаек булганнарын белеп күңелем сөенде.

Драматургларыбыз төрле сәхнә әсәрләре иҗат итеп торалар, сәхнәләрдә яңадан-яңа спектакльләр туа. Әле безнең Тукай премиясе лауреатлары булырдай артистларыбыз бик күп...

5нче укучы- Дәүләтҗанова Айгөл (шагыйрьләр)

-Шагыйрьләрдән 20 кеше Габдулла Тукай премиясенэ лаек булганнар.

Иң беренчеләрдэн булып, шагыйрьләр арасыннан, 1960 елда Сибгать Хәким – «По зову Ленина»(рус.) «Җил исми, яфрак селкенми» исемле шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай премиясен алган.

(Хәсән Туфан, 29-31нче слайдлар)

-Минем яраткан шагыйрем- Хәсән Туфанга тукталасым килә. Хәсән Туфанның исеме матбугатта беренче тапкыр 1924 елда күренә. Шул елны «Октябрь баласы» журналы һәм «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә аның берничә шигыре басылып чыга. Шуннан соң үткән ике-өч ел эчендә исә ул татар шигъриятенә һәм эчтәлек һәм форма җәһәтеннән яңа бер аһәң , сыйфат алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Бу елларда Хәсән Туфан поэма жанрында аеруча зур иҗади уңышларга ирешә.

«Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», , «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа”, «Төннәр дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи шигырьләре хис-фикер, форма, композиция бөтенлеге-камиллеге ягыннан татар поэзиясенең лирика жанрындагы энҗеләр булып саналырга хаклы.

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, ә «Сайланма әсәрләр» китабы өчен ул 1966 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1977нче елда Гамил Афзал-(«Айлы кичлэр» шигырьлэр җыентыгы, «Борылам да карыйм» дигән шигырьлэр циклы өчен);

1978нче елда Равил Фәйзуллин – («Шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен);

1991нче елда Гөлшат Зәйнашева –(«Илле җыр» китабы өчен) ;

1997 нче елда Мөдәрис Әгъләметдинов («Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» дигән китаплары өчен) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар.

(Роберт Миңнуллин, 32-34нче слайдлар)

-Ә 1998 елда «Күчтәнәч» дигән балалар китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә Роберт Миңнуллин лаек була.

Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа.Р.Миңнуллин балалар шигъриятен популярлаштыру юнәлешендә зур эшләр башкара. Ул балалар әдәбиятына, балалар язучылары иҗатына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра. Ун ел дәвамында Р.Миннуллин Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле махсус тапшырулар циклын алып бара. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый, матбугатта билгеләп үтелә яки, конкурсларда катнашып, бүләкләргә лаек дип табыла. Аның «Безнең авыл зоопаркы», «Энекәш кирәк миңа» исемле китаплары Республика конкурсларында беренче урынны яулый.

(Марсель Галиев, 35-36нчы слайдлар)

- Алга таба якташыбыз танылган әдип — шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиев 2006 елда ул «Гомер бизмэне» ,«Кайту» шигырь жыентыклары, «Догалы еллар» нәфис – публицистик эсәрләр жыентыгы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.М.Галиевнең юмор-сатира жанрында («Кәефең шәпме?», «Арыслан йокысы» җыентыклары), балалар әдәбияты («Ак рәсем», «Шүрәле һәм җил» исемле шигъри җыентыклар, «Җиңәсем килде» исемле нәни хикәяләр җыентыгы), драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. М.Галиевнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин, үзбәк, казакъ, каракалпак, осетин, чуаш телләренә тәрҗемә ителә.

2007елда Разил Вәлиев –(«Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен) Г.Тукай премиясенә лаек булган.

6нчы укучы-Габидуллина Илүзә ( язучылар, драматурглар, фольклорчылар.)

-Халкыбызның әдәби телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауда һәм халкыбызда әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә үз өлешләрен керткән язучылар, драматурглар, фольклорчылар арасында Габдулла Тукай премиясенә лаек булучылар шактый – 33, шуларның 28е – язучылар һәм драматурглар, 5се – фольклорчылар.

Сүземне Әхмәт Фәйзидән башлыйсым килә. Әхмәт Фәйзи ХХ гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, прозаик, драматург, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм публицист. Ул гомеренең зур өлешен Тукай шәхесен өйрәнүгә багышлый. Нәтиҗәдә 1952нче елда “Тукай” романы дөньяга чыга. Тукай – үзе бер чор. Тукайга алыну өчен йөрәк кирәк, үзеңә бик нык ышану кирәк. Бу язучыдан күп энергия сорый иде. Әхмәт Фәйзи әдәбияттагы утыз еллык тәҗрибәсен, көчен, осталыгын шушы зур эшкә юнәлтә. Ул архивларга чума, Тукайның замандашларын эзләп таба, Тукай белән яши. Тиз арада “Тукай” романы русчага тәрҗемә ителә, берничә тапкыр рус телендә, аннары казакъ, үзбәк һәм болгар телләрендә басылып чыга. Шул романы өчен Ә.Фәйзи Татарстан Республикасын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

1959нчы елда Габдрахман Әпсәләмов “Сүнмәс утлар” романы өчен; 1960нчы елда драматург Хәй Вахитка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган “Беренче мәхәббәт” драмасы өчен; 1968нче елда язучы, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәткә “Татар халык мәкальләре” дигән 3 томлы хезмәте өчен; 1972нче елда татар әдәбиятында иң оста хикәяче булып килеп кергән Фатих Хөснигә “Гыйльмениса һәм аның күршеләре” хикәясе өчен Габдулла Тукай премиясе бирелде. Соңрак, 1972нче елдан 2004нче елга кадәр, Гариф Ахунов, Мирсәй Әмир, Атилла Расих, Ибраһим Сәләхов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Ибраһим Нуруллин, Ринат Мөхәммәдиев, Фәнис Яруллин, Гомәр Бәширов, Әхсән Баян, Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм Миргазиян Юныслар да бу дәрәҗәле исемгә лаек булдылар.

Шул чорда Тукай премиясенә лаек булган кайбер язучыларга тукталып китәсем килә.

(Нурихан Фәттах , 37-39нчы слайдлар);

Нурихан Фәттахка бу мактаулы исем 1994нче елда “Сызгара торган уклар” роман - трилогиясе өчен бирелә. 1960нче елларда Нурихан Фәттах татар халкының үткәнен өйрәнергә керешә, археологик экспедицияләргә кушыла, борынгы язмаларны өйрәнә. Эзләнү – өйрәнүләрнең нәтиҗәсе булып “Итил суы ака торур” романы, “Кол Гали”, «Сармат кызы Сәринә” трагедияләре иҗат ителә. “Сызгыра торган уклар” романы бездән 2 мең елдан да борынгырак чорны – сөннәр тарихын чагылдыра. Борынгы бабаларыбызның яшәешен, кабиләләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, борынгы кешеләрнң уй – гамәлләрен сурәтли.

(Туфан Миңнуллин, 40-41нче слайдлар)

Драматург Туфан Миңнуллин да Тукай премиясе алучылар рәтендә. Туфан Миңнуллинның Г.Камал театрында гына 26 пьесасы буенча спектакль уйнала: “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Ай булмаса, йолдыз бар”, “Диләфрүзгә дүрт кияү”, “Авыл эте Акбай” һ.б. “Нигез ташлары” комедиясе һәм “Үзебез сайлаган язмыш” драматик хикәясе өчен 1974нче елда Туфан Миңнуллин Муса Җәлил исемендәге бүләккә лаек булды.”Үзебез сайлаган язмыш “ әсәре өчен 1979нчы елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Аңа татар театр сәнгатен үстерүдәге аеруча хезмәтләре өчен Татарстанның, Россиянең, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә.. 1984нче елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. 2005нче елда “Татарстан Республикасының халык язучысы” дигән исемгә лаек була һәм “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” дигән орден белән бүләкләнә.

(Мәхмүт Хәсәнов, 42-43нче слайдлар)


Мәхмүт Хәсәновның иҗат эшчәнлеге безнең яклларда нефть чыккан елларга туры килә. Ул Азнакай якларына күчеп килә. Мәдәният сараенда үзешчән сәнгать колллективын җитәкли, “Маяк” газетасында эшли. Нефтьчеләр тормышы турында “Саф юллар”, “Юллар, юллар”, “Шөгеровлар” исемле романнарын иҗат итә. Яшь укучылар өчен “Җирән кашка”, “Диас, Ильяс һәм робот Мияз” дигән әсәрләр яза. 80 нче еллар башында ул “ Язгы аҗаган” романын иҗат итә. Ул бу әсәрләрдә колхозлашу елларында авылдан куылган кулакларны гаепсезгә рәнҗетелгән тырыш, эшчән кешеләр буларак сурәтли һәм ул шул романы өчен 1988нче елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Без аның белән горурланабыз! Тумышы белән безнең яклардан булмаса да, озак еллар Азнакайда яшәп иҗат иткән. Мәктәбебез урнашкан урам хәзер Мәхмүт Хәсәнов исемен йөртә.


3.Фоат Садриевның тормышын, иҗатын өйрәнү


(Фоат Садриев, 46-48нче слайдлар)

Бөек шагыйребез Г.Тукайның 125 еллык юбилее алдыннан 2010нчы елда безнең дәресебезнең хөрмәтле кунагы Фоат абый Садриевка “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен Г.Тукай премиясе бирелә.

-Автор, гомере буе Мөслимдә торып иҗат итүче буларак, авыл тормышы проблемаларын һәм конфликтларын яхшы белә, аларны гыйбрәтле язмышлы характерлар бәрелешендә сурәтли. Югары әхлак кануннары буенча яшәүче төп геройлары аның һәр әсәренең композицион үзәген тәшкил итә, аның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре гади авыл кешесенә рухи һәйкәл рәвешендә гәүдәләнә.

Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра. Авыл һәм партия тормышын әйбәт белү, сәнгать һәм әдәбият мәсьәләләренә җитди мөнәсәбәт әдипкә партия җитәкчелегенең асылын, аның яшерен интригаларын, ялган икейөзлелеген, ялагайлык, властька ашыгу, куркытуга корылган булуын КПСС райкомы секретарьләре образлары аша бөтен тулылыгы белән сәнгатьчә югарылыкта сурәтләу мөмкинлеге биргән. Партиянең эчке тормышындагы череп таркалу билгеләрен әле Ф.Садриевка кадәр тормышны тирәнтен өйрәнеп, материалны кичереп, йөрәктән үткәреп фаш итү, болай калку итеп күрсәтә алу булмады.


-Хәзер иҗатыгыз белән ныграк танышу өчен сүзне балалар китапханәсе хезмәткәре Тәслимә ханыма бирәбез. (49нчы слайд. Китаплар күргәзмәсе. Фоат Садриевның иҗаты белән танышу.)


-Азнакай мәдәният йорты каршындагы агитбригаданың нәфис сүз остасы Земфира Кашапова башкаруында Фоат Садриевның“Таң җиле” әсәреннән өзек тыңлыйк: (50-51нче слайдлар).

И, гомеркәйләр! Бәндәләрнең яшәүләре таң җиле генә шул. Бик кыска гына арада, табигатьнең уяныр-уянмас серле, моңлы чагында исә дә үтә. Чәчәкләрне, үләннәрне, агачларны, су өсләрен әз генә селкетә, тере җан ияләренә кагылып, сафлык өрә, татлы йокыларыннан уятырга тели, яшәргә чакыра...Кеше гомере дә шул җил кебек тормыш күгеннән сизелмичә исә дә үтә. Бу шул кадәр дә татлы, шул кадәр дә кыска һәм аны берничек тә яңадан кабатлау, аңа кире кайтмак юк иде. Эчәр суың эчелгән, җыяр ризыгың җыелган, суласы һаваң суланып беткән. Син башка җан ияләре, башка кешеләр кебек түгел, син алар арасыннан, бу якты дөньядан инде кысрыклап чыгарылгансың, менә шушы тар караватта вакытлыча гына урын билисең. Ә әйләнә- тирәңдә тормыш элеккечә үк кайнап тора. Әнә юкә җилдә җилфердәп утыра, кошлар чыр-чу килә. Бөтенесе хәрәкәттә, һәр тереклек иясе кояштан яктылык һәм җылылык, җирдән туклык ала, зәңгәр күк астында үз урынын даулый. Кеше каядыр кабалана, каударлана, борчыла, талаша-сугыша нидер эшли һәм шушыларның бәхет икәнен юньләп тоймый да кала. Йөрәкнең һәр тибеше, һәр сулыш, һәр күз карашы, һәр сүз, һәр хәрәкәт, ишетелгән һәр тавыш үзе- бәхет. Әгәр кешеләр шушыны аңласалар, гомер буе елмаеп-көлеп, куанышып кына яшәрләр иде. И, гомеркәйләр...!”


III. Үткән материалны ныгыту.

Дәрес кунагы- Фоат Садриев белән әңгәмә.(52-56нчы слайдлар)

-Фоат абый! Тормышыгыз, иҗатыгыз белән танышканнан соң укучыларда күп сораулар туды. Рөхсәт итсәгез, шул сорауларга күчәр идек.


-Фоат абый! Премияне алгач, нинди хисләр кичердегез?

- Якташыгыз - Ф. Әхмәкнең “Без Мөслим төбәгендә туып – үскән яшь буын язучыларга Фоат ага Садриев, аеруча якын, аны икеләнмичә остаз дип атыйбыз” ,-дигән сүзләре бар. Безнең халыкка, кызганычка каршы, “көнчелек” дигән хис хас. Бүләкне алганнан соң, тирә-юньдәгеләрнең, якташларыгызның мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?

- Сезнең турында Т.Миңнуллин: “Бик шәп язучы бит син, Фоат дус! Зур язучы! Оста, ләкин синең зурлыгыңны әдәби тәнкыйть бәяләп үк бетерми сыман.” “Фоат Садриев дигән олы язучы бар”, дигән. Сез бу фикер белән килешәсезме?

- М.Әгъләмовның “Фоат Садриев – татарның Шолоховы ул” дигән сүзләре бар. Сез язучылардан кемнәрне үзегезнең остаз дип атый аласыз?

-Алга таба нинди планнар белән яшисез, пенсиягә – лаеклы ялга туктыйсыгыз килмиме?

-Ни өчен балалар өчен әсәрләр иҗат итмисез?Оныкларыгызга кем язган әкиятләрне укыдыгыз?

-Бәләкәй чагыгызда кем булу турында хыялландыгыз?Нинди билгеләргә укыдыгыз?

--С.Хафизов “Зур принциплар белән яшәгән көчле кеше чагылышын мин янә замандаш язучыбыз Ф.Садриевның “Таң җиле”романындагы Нуриасмада күрдем”, дигән. Бу әсәрегез бездә дә бик җылы хисләр уятты. Укыганда арабызда, күңелләре тулып, елаучылар да булды. “Таң җиле” романының язылу тарихы, әсәрдәге прототиплар турында сөйләгез әле, мөмкин булса?

-Р. Миңгалим “Фоат Садриев Әлмәт театрының ышанычлы авторы булып калды” дип язган, мактанган сыман. Балалар өчен сәхнә әсәрләре язу планыгызда юкмы? Без дә рәхәтләнеп уйнар идек.

(Фоат ага тулы эчтәлекле һәм шаян җаваплар кайтарды. Укучылар аны йотлыгып тыңладылар. Кызыклы маҗаралы вакыйгаларны ишеткәч, рәхәтләнеп көлделәр.

Фоат абый , бигрәк тә, Г.Тукайның бөек шәхес икәнлеге турында ялкынланып сөйләде. Укучыларга аңардан үрнәк алырга, һәрвакыт хакыйкать юлында булырга киңәш итте. Иң күп гыйлемнең китапларда яшерелгәнлеген әйтте. Балалар өчен әсәр иҗат итәсе килү серен ачты. )



IV. Йомгаклау өлеше.

(57нче слайд)

-Укучылар, 11нче мартта безнең дәресебезнең хөрмәтле кунагы - язучы, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мөслим районының мактаулы гражданы - Фоат Садриев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

- Фоат абый! Олуг юбилеегыз белән без дә Сезне ихлас котлыйбыз!


-Котлавыбызны дәвам итәр өчен сүзне районыбызның бик күп көйләр авторы, җырчы Ландыш Шәрәфиевага бирәбез. Рәхим итегез!( Җыр тыңлау)

(58нче слайд).


-Укучылар, дәресебез азагына якынлаша. 26нчы апрель –Габдулла Тукайга 125 ел тулган көнне премия кабат үзенең ияләрен эзләп табачак... (59нчы слайд).

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 02.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров334
Номер материала ДВ-025605
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх