Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә кабатлау алымы

Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә кабатлау алымы

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә кабатлау алымы

Максатлар:

  1. дидактик – әдәби алым “кабатлау”ның үзенчәлекләрен, ягъни анализ нигезе булуын, хис дәрәҗәсен арттыручы һәм әсәр эчтәлеген ачарга ярдәм итүче әдәби алымнарның берсе булуын танып белү.

  2. үстерешле фикерләү ысулларын, ягъни охшаш вакыйгаларны җыю, берләштерү, гомумиләштерү, исем бирү кебек анализ күнекмәләрен үстерү;

  3. тәрбияви - төркемнәрдә ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен камилләштерү, башкалар фикерен хөрмәт итү, үз – үзеңә ышаныч хисе үсешенә ярдәм итү.


Дәрес тибы: Уку мәсьәләсен (УМ) кую һәм чишү дәресе. (Дәрес Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган)

Белем чыганаклары:

  • Дәреслек: А.Г.Яхин. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2010.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.

  • Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

Дәрес барышы


  1. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы ( 10 минут )


1. а) уңай психологик халәт тудыру.

Таңнар саен хәерле көн телим,

Аяз күкләр телим Җиремә.

Кояшлы көн телим бар кешегә,

Һәм иминлек телим илемә.


б) белемнәрне актуальләштерү:

Үткән дәрестә нинди УМ тикшердек? Ниләр белдек?

Көтелгән җавап: Үткән дәрестә без халык җырларында хиснең өч өлешен: дәрәҗәсен, сәбәбен, юану өлешләрен табарга өйрәндек. Кайгы, шатлык, үкенеч хисләренең дәрәҗәсен, сәбәбен, юану өлешләрен күрсәтүче дүртьюллыкларга анализ ясадык.


2. Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

Мәҗбүри: Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен укырга. Ярымиҗади: Хиснең өч өлеше чагылган бер җыр эзләп язарга.

Иҗади: Хиснең өч өлеше чагылган бер җыр иҗат итәргә.

Көтелгән эш: Мәҗбүри өй эше төркемнәрдә, ә иҗади һәм ярымиҗади вариантлары баштан төркемдә тикшерелә, “иң яхшы эш” ләр сыйныф алдында тыңланыла, бәяләнә.

Үзбәя өчен критерий:

  • Хиснең өч өлеше чагылган бер җыр эзләп язу яки иҗат итү -”5”;

  • Хиснең ике өлеше чагылган бер җыр эзләп язу яки иҗат итү -”4”;

  • Хиснең бер өлеше чагылган бер җыр эзләп язу яки иҗат итү -”3”;

3. УМ (уку мәсьәләсен) кую ситуациясе.

Тактада (экранда) бирелгән модельне тутырып бетерергә. Бәя бирү ысулларыннан кайсысы махсус өйрәнелмәде? Шуннан чыгып, дәрескә УМ формалаштырыгыз.


Бәя бирү ысуллары

чагыштыру


каршылык

мәгънә

сыйфат дәрәҗәсе

?


Көтелгән җавап: Тактада бәя бирү ысуллары бирелгән, шулардан без чагыштыру, каршылык, мәгънә, сыйфат дәрәҗәсен өйрәндек, ә кабатлау алымын әле өйрәнмәдек. Димәк, без бүген кабатлау алымын өйрәнербез.


Мәҗбүри өй эшеннән чыгып, УМ конкретлаштырыгыз.


Көтелгән җавап: мәҗбүри өй эше Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен укырга иде, шулай булгач без бүген Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырендә кабатлау алымы дигән теманы өйрәнербез.

( Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла).

Үзбәя өчен критерий:

  • УМ мөстәкыйль билгели алу -”5”;

  • УМ төркем ярдәме белән билгели алу -”4”;

  • УМ билгеләүдә төркем фикере белән ризалашу-”3”;

II.УМ адымлап чишү этабы. (25 – 30 минут)


1 нче бирем. Шигырьне укырга, аңлашылмаган сүзләрне аерып алырга.

Көтелгән эш: Татар теленең аңлатмалы сүзлеге һәм татарча-русча сүзлектән файдаланып, сүзлек эше оештырыла:

мөкаддәс– изге, бөек (священный,святой);

саз – кыллы музыка коралы:сорнай, думбра (щипковый музыкальный инструмент);

теләнче – сорашып тамак туйдыручы, ярлы (попрашайка);

хәйран – соклангыч, гаҗәпләнерлек, искитәрлек (удивительный, чудесный, дивный).


2 нче бирем. Шигырьне үз сүзләребез белән сөйлик әле:

- Персонажлары? (Лирик герой, әйләнә-тирә һавасы, саз, кояш, теләнче белән бай, дулкыннар, җил).

- Ни өчен лирик герой да, табигать тә шатлана? (Чөнки бәйрәм бүген).

- Нинди сүзләр юл саен кабатлана? Ничә тапкыр кабатлана?

- Автор ничек катнаша? (“ Бәйрәм бүген” сүзләрен кабатлый, персонажлардан да әйттерә)

- Автор нигә кабатлый икән? (Шатлык хисенең дәрәҗәсен күрсәтә).

- Бәйрәм көнне кояш чыннан да гадәттәгедән артык балкыймы? Гадәттә теләнче белән бай кочаклашалармы?

(Юк, автор шатлык хисенең дәрәҗәсен арттыру өчен шулай язган)

Үзбәя.

Шигырьнең сюжетын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үзбәя өчен критерий:

  • барлык персонажлар хакында да үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”5”;

  • текстка карый-карый гына барлык персонажлар хакында да үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”4”;

  • текстка карый-карый да берничә персонаж хакында гына үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”3”;

  • текстка карый-карый да сөйләп бирә алмау -”2”.


3 нче бирем. Әдәби әсәргә анализ ясар өчен без ниләр эшлибез?

Көтелгән җавап: ( балаларның фикерләре гомумиләштергәннән соң, анализ ысулы экранга да чыгарыла)

  1. Персонажларны табабыз, берләштерәбез.

  2. Ике өлешкә бүләбез ( чагыштыру, каршылык, кабатлау эзлибез).

  3. Һәр өлешкә анализ ясыйбыз.

  4. Өлешләр арасында бәйләнеш табабыз. Бәйләнешләр төрле була:

  1. өлешләр бер – берсен баетып киләләр,

  2. бер – берсенә каршылыкта торалар,

  3. уртак яклары була.

Үзбәя өчен критерий:

  • Анализ ысулын сыйныф алдында мөстәкыйль сөйләп бирә алу - ”5”;

  • Анализ ысулын төркем ярдәме белән сөйләп бирә алу -”4”;

  • Анализ ысулын белү,ләкин сыйныф алдында сөйләп бирә алмау -”3”;


4 нче бирем. Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыренә шушы тәртиптә анализ ясарбыз.

А) Төркемнәрдә киңәшеп, персонажларны һәм аларның эш - гамәлләрен табыгыз. Персонажлар кичергән хис һәм хисне тудырган сәбәпне ачыклагыз. Хиснең дәрәҗәсе нинди ? Автор аны ничек белдергән?

Көтелгән эш (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге таблица эшләнә, модельләштерү оештырыла):

Образлар

Гамәлләре

Бәйләнеш

Эчтәлеге

Лирик герой

табигатьне, кешеләрне күзәтә, соклана һәм сөенә

Уртак яклары бар: барысы да шатлана.





Шатлык хисе


Сәбәбе: бәйрәм көн


Әйләнә-тирә һавасы

Исле май исе кебек тәмле исле

Саз

бәйрәм көен, шатлыклы көй уйный

Кояш

гадәттәгедән артык балкый

Теләнче белән бай

кочаклашканнар

Су дулкыннары

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» дип сөйләшәләр

Җил

«Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!» дип көйли


Ә) Шигырьне ике өлешкә бүлегез. Ике өлеш арасында бәйләнеш табыгыз.


Көтелгән җавап: Монда бертөсле вакыйгалар кабатлана: табигать тә шатлана, лирик герой да шатлана, шулай булгач, кабатлау алымы ярдәмендә бүләрбез. 2 өлешнең дә уртак яклары бар: бәйрәм көнне лирик герой шат, шуның өчен аңа бөтен дөнья шатлана кебек тоела. Тирә – яктагы матурлык лирик герой шатлыгының дәрәҗәсен арттыра.

Укытучы ярдәмендә модель төзү.


1 нче өлеш:

Барысы да (табигать) шатлана.


2 нче өлеш:

Лирик герой шатлана.

КАБАТЛАУ


Б) Нәтиҗә ясыйк, Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыре нәрсә турында?

Көтелгән җавап: Бәйрәм көн тудырган шатлыклы хис турында.

Үзбәя

Үзбәя өчен критерий:

  • Бәйрәм бүген” шигыренең нәрсә турында булуын, авторның нинди әдәби алым куллануын модельгә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”5”;

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”4”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -”3”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -”2”.

5 нче бирем. Ничек уйлыйсыз, шигырьне сәнгатьле итеп уку өчен, нәрсәләргә әһәмият бирергә?

Көтелгән җавап: Бу шигырьне бераз елмаеп укырга кирәк, чөнки ул бәйрәм көн тудырган шатлык хисе турында. Тыныш билгеләренә, кабатланган урыннарга игътибар итәргә. Кабатлау интонацияне үзгәртә. Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясарга һәм тавышны көчәйтергә кирәк. Әйдәгез, шушы таләпләрне үтәп, шигырьне сәнгатьле итеп укып карыйк.

Үзбәя өчен критерий:

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку -”5”;

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку, ләкин 1 – 2 хата җибәрү -”4”;

  • Кабатланган сүзне укыр алдыннан, пауза ясап һәм тавышны көчәйтеп, сәнгатьле итеп уку, ләкин 3 – 5 хата җибәрү -”3”;

  • Сәнгатьле һәм йөгерек итеп укый алмау - “2”

4.Модельләштерү. Өйрәнгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясыйк. Кабатлау алымының үзенчәлеге нидә булды инде? (Укытучы ярдәмендә модель төзү)


Әдип нинди сүзне кабатлый? (иң әһәмиятле сүзне)

Кабатлауның вазыйфасы нинди? (хис дәрәҗәсен арттыра, төп эчтәлекне ача)

Кабатлау интонацияне үзгәртәме? (әйе)


Кабатлау алымы


Иң әһәмиятле сүз, урын кабатлана


Хис дәрәҗәсен арттыра

Төп эчтәлекне ача

Интонацияне үзгәртә


Үзбәя.



Үзбәя өчен критерий:

  • кабатлау алымының үзенчәлеген модельгә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”5”;

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”4”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -”3”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -”2”.


  1. Рефлексия, бәя этабы. (5 минут)


Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?

Көтелгән җавап: Без бүген дәрестә кабатлау алымын өйрәнергә тиеш идек. Моның өчен анализ ысулын искә төшердек һәм Габдулла Тукайның “Бәйрәм бүген” шигырен анализладык. Шигырьдә кабатлау алымының ничек кулланылуын ачыкладык. Кабатлау алымының үзенчәлеген (эшен) өйрәндек. Ул безгә әсәрне ике өлешкә бүләргә булышты. Без өлешләргә анализ ясадык, өлешләр арасында бәйләнеш таптык. Нәтиҗәләрне модельләштердек. Әсәрдә иң әһәмиятле сүз, урын кабатлана. Кабатлау хис дәрәҗәсен арттыра, төп эчтәлекне ача, интонацияне үзгәртә.


Дәрескә гомуми бәя.

Үзбәя өчен критерий:

  • дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга модельләргә карамыйча үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”5”;

  • модельдән файдаланып, үз-сүзләре белән сөйләп бирү -”4”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирү -”3”;

  • модельдән файдаланып һәм укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмау -”2”.

Билгеләр саны ачыклана. Укучылар белән килешенеп ( укытучы һәм укучы килешкән билгеләр) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

5”- “4”- “3” –


Өй эшләре:

  1. мәҗбүри – Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен укырга, сюжетын кыскартып сөйләргә әзерләнергә.

  2. ярымиҗади – кабатлау алымы кулланылган бер шигырь сайлап дәфтәргә язарга, аңлатып бирергә әзерләнергә.

  3. иҗади – кабатлау алымы кулланып, иҗади эш башкарырга ( шигырь яки әкият, хикәя язарга, рәсем ясарга, ребус яисә кроссворд төзергә).





Краткое описание документа:

“Кабатлау алымы” темасы 5 нче сыйныфта “Бәя бирү алымнары” бүлегендә өйрәнелә. Әсәргә бәя бирү алымнары : каршылык, чагыштыру, мәгънә, сыйфат дәрәҗәсе, кабатлау. “Кабатлау алымын” үзләштерү өчен  программада (“Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк  программалар” 1-11 нче сыйныфлар, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011 . Төзүче – авторы: А.Г.Яхин)   2 дәрес вакыт бирелгән. Анализ өчен 2 әсәр: Габдулла Тукайның “Бәйрәм   бүген” шигыре һәм Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсере тәкъдим ителгән.

       Моңа кадәр укучылар бәя бирү алымнары белән таныштылар һәм шушы алымнар ярдәмендә  әсәрдәге охшаш вакыйгаларны берләштереп, 2 өлешкә бүләргә, өлешләргә исем бирергә, һәр өлешкә анализ ясарга, өлешләр арасында бәйләнеш табарга өйрәнделәр. Бу ике дәрестә дә шушы махсус белем күнекмәләр камилләштереләчәк. Фикерләү ысуллары, ягъни охшаш вакыйгаларны җыю, берләштерү, гомумиләштерү, исем бирү кебек анализ күнекмәләре үстереләчәк. Хиснең дәрәҗәсен, сәбәбен, юану өлешләрен табу күнекмәләре ныгытылачак.  Дәресләрдә кабатлауның анализ нигезе булуы, аның хис дәрәҗәсен арттыручы һәм әсәрнең төп эчтәлеген ачарга ярдәм итүче  яңа әдәби алым булуы турындагы махсус белем  һәм күнекмәләр формалаштырылачак.

         Танып белү эшчәнлеге Әхмәт Зәкиевич Рәхимовның Иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырыла. ИҮТ нең  (иҗади үсеш технологиясе) үзенчәлекләре түбәндәгеләр:

-         Уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырыла.

-          Уку мәсьәләсен укучылар үзләре куя һәм адымлап, биремнәр чишү аша башкаралар.

-         Нәтиҗәләр модельләштерелә.

-         Өй эше өч дәрәҗәдә бирелә ( мәҗбүри, ярымиҗади, иҗади)

-         Һәр бирем саен үзбәя куела.

Автор
Дата добавления 10.03.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров300
Номер материала 434415
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх