Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / Гадел Кутуй “Сагыну”, Әмирхан Еники “Мәк чәчәге” нәсерләре
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

Гадел Кутуй “Сагыну”, Әмирхан Еники “Мәк чәчәге” нәсерләре

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов



Гадел Кутуй “Сагыну”,

Әмирхан Еники “Мәк чәчәге” нәсерләре























Эчтәлек

  1. Кереш........................................................................................................3

  2. Төп өлеш:

1 нче бүлек: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсеренә анализ........................................................................................................................

2 нче бүлек: Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” нәсеренә анализ........................................................................................................................

  1. Йомгаклау.................................................................................................







































Кереш.

Нәсер (гарәпчә – проза, чәчеп җибәрү мәгънәсендә) –

  1. Гадәттә кечкенә күләмле, эмоциональ, ритмик төзелеше белән шигъри сөйләмгә якын булган, лирик – патетик характердагы проза әсәре. Бигрәк тә татар һәм башкорт әдәбиятларына хас.

  2. Көнчыгыш әдәбиятларында, шул исәптән татарларда элек проза, ягъни чәчмә әсәрләр, шигырьдән аермалы буларак, нәсер дип йөртелгән.

Нәсер рус теленә “арабеска” дип тәрҗемә ителә.

Нәсер – ул әдәби әсәрләрнең үзенчәлекле жанры, гадәттә, күләме буенча кечкенә һәм формасы буенча эшкәртелгән була.

Рус әдәбиятында бу жанр Николай Гогольнең “арабескалары” вакытыннан бирле билгеле.

Татар әдәбиятында “арабескалар” үзенчәлекле нәсер формасын алганнар. Аларда ак шигырь һәм фәлсәфи – лирика агымы сизелә.

Бүгенге көндә нәсер әдәбият белгечләре тарафыннан өйрәнелмәгән жанр дип санала. Шуңа да карамастан күп кенә язучыларыбыз бу жанрга мөрәҗәгать итәләр. Һәм матур – матур нәсерләр иҗат иткәннәр һәм иҗат итәләр дә.

Мәсәлән, Гадел Кутуй, Әмирхан Еникилар сугыш елларында шул вакытның ачы тормышын тулаем үз нәсерләрендә ачып бирә алганнар.

Хәзерге көндә күп кенә нәсерләр авторы дип без Рафаэль Мостафинны атый алабыз.

Эшебездә без Гадел Кутуйның “Сагыну”, Әмирхан Еники “Мәк чәчәге” нәсерләрен карап китәрбез һәм аларны анализларга тырышырбыз.





























Төп өлеш

1 нче бүлек

Гадел Кутуй “Сагыну”, Әмирхан Еники “Мәк чәчәге” нәсерләрен карап үтик.

Гадел Кутуйның Бөек Ватан сугшы елларында тудырган әсәрләрнең йөзек кашы – “Сагыну” нәсере.

Мәскәү ягыннан, Идел буеннан алып һәр карыш җир өчен җан тартышып сугышкан солдат күкрәгендә кайнаган хисләрне – газаплы чигенүләр кайгысын, тиңдәшсез җиңүләр шатлыгын, гаиләсен, балаларын, изге туган җирен сагынып янган йөрәк утын, явыз фашистларга карата чиксез нәфрәтен һәм ачуын бу әсәрендә Гадел Кутуй гаять зур эмоциональ көч һәм публицистик ялкын белән гәүдәләндерә. Бу – аның үз сагышы, үз горурлыгы. Гадел Кутуй нәсерен үзенең йөрәк каны белән язган “Сагынуым көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем” дигән юллар кемне тетрәтмәс!

Әмма Туган илгә әйләнеп кайту, җиңү тантанасын туганнары, дуслары бәйрәм итү Гадел Кутуйга насыйп булмады. Аның һәлакәтенә совет режимының тума билгеләреннән булган нәсерләр – һәркемнең шикләнү, иң тугърылыклы, иң намуслы кешеләргә ышанмау сәбәп булды, дисәм, шәт, хата булмас. 1944 елда фронттан вакытлы ялга кайткан чагында, аны мәдәният министры итеп кую фикере туа. Хәтта өлкә комитетына аны министр итеп раслауга да чакыралар. Алгы бүлмәдә көтеп утырган Кутуй КГБ кешесенең “ул бит җидегәнче” дигән сүзен ишетә. Әлбәттә, шул сүздән соң аны расламыйлар һәм Кутуй гаять төшенке күңел белән кире фронтка китә. Моңарчы да гел алгы сызыкта булырга тырышкан Кутуй, кара сакал миннән калмый икән инде, дип, үзен бөтенләй сакламый башлый. Юка шинельдән килеш каты салкыннарда танк өстендә көненә 150 шәр километр юл үтеп, бик нык салкын тидерә һәм бетмәс – төкәнмәс авырулар белән газаплана башлый, ниһаять, госпитальгә эләгә, шунда инде сугыш беткәч, 1945 елның 15 июнендә Польшаның Згеш шәһәрендә 42 яшендә күкрәк авыруыннан вафат була. Каты авыру хәлендә дә ул, Берлинга һөҗүм башлангач, госпитальдән качып чыгып, шул соңгы сугышларда катнашырга теләп, редакциягә кайта. Ләкин инде көч юк, хәл калмаган. Иптәшләре аны кире госпитальгә илтәләр.

Гадел Кутуйның кабере – туган илдән еракта, ә үзе – әдәбият сөючеләр күңелендә.

Сагыну” нәсере чит җирдә йөрүче солдатның туган илен өзелеп сагынуы турында бара. Ул чит илдә йөреп үзенең туган җирен сагынуын сөйли.

Нәсер лирик герой исеменнән язылган. Ләкин нәсердә сугыш еллары түгел, ә сугыштан соңгы еллар сурәтләнә. Без моны: “Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим”, дигән юлларыннан ачык күрәбез.

Чит ил табигате туган илнең табигатенә капма – каршы куелган. Нинди генә матур җирләрне, чәчәкләрне, тауларны күрмәсен солдат туган иленең гүзәллегенә җитмәгәнлеген әйтә. Моны без түбәндәге сүзләрдән аңлыйбыз: “Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла... Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап – салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам...”

Әсәрнең герое – лирик герой, туган илен сагынучы солдат.

Сагыну” нәсеренең образларына килгәндә төп һәм лирик образ булып – сагыну хисе тора. тагын бу әсәрдә: чит ил балалары, чит ил картлары, чит ил кызлары, Поляк яшьләре кебек образлар сүрәтләнгән. Шулай ук әсәрдә табигать: чәчәкләр, һава, елгалар, кое суы, Идел, Дон, Арагва, Дим буйлары, чишмәләр, Карпат, Эльбрус, Казбек таулары; хис – кичерешләр; җансыз предметлар образлары бар.

Эпик киңлек булып – европага чыккан сагыну хисе тора.

Драмматик образлардан – монолог һәм кара – каршы сөйләшү файдаланылган. Мәсәлән: “Чит ил балалары миңа бәйләм-бәйләм чәчәкләр сузалар, чит ил картлары миңа хәмер тәкъдим итәләр, чит ил кызлары миңа җимешләр сузып елмаялар һәм ялваралар:

  • Син безне үлемнән коткардың, инде кил, чибәр егет, кунак бул, бездә кал! – диләр...

Дусларым, кардәшләрем миннән: “Сагынасыңмы?” – дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота – йота җавап язам:

Телеграм баганасы – олы юлга маяк ул,

Сагынасыңмы? ” – дип сорыйсыз – сагынмаган кая ул! ”

Әсәрдә алдан ук хәл ителгән конфликт ята, ягъни җиңелгән дошман конфликты.

Гадел Кутуйның бу әсәре укучыларга рух күтәренкелеге биреп, Туган илне, туган халыкны яратырга һәм аның иминлеге өчен тырышырга өйрәтә.

Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

Сине сагынган саен, миндә көч – дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп, мин ачык аңладым: совет кешесе өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.

Гомумән, аның бөтен әсәрләре дә, без – укучылары өчен әхлакый тәҗрибә чыганагы булып тора.



































































2 нче бүлек

Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” нәсеренә анализ.

Кайбер әсәрләрендә Әмирхан Еники турыдан – туры табигатьнең үзе турында сөли башлый. Аларда тудырылган образлар, геройлар детальләр ярдәмендә гомуми кешелеклелек хис – кичерешләрен сүрәтләү югарылыгына күтәрелә. “Мәк чәчәге” нәсерендә үк чын поэтик образ тудыра. Мәк чәчәге – матурлык, тынычлык, иминлек символы булып тора. автор шул нәфис, шул ук вакытта ярдәмгә мохтаҗ образны кертеп тереклек һәм кешелек дөньясы арасындагы бәйләнешне асыл мәгънәсен ачып бирүгә ирешә.

Мәк чәчәге” нәсерендә сугыштан соңгы вакыт күрсәтелә. Киң авызлы тирән бомба чокырының төбендә мәк чәчәге үсеп утыра.

Нәсер тулаем мәк чәчәгенең монологыннан тора. чөнки төп образ булып та мәк чәчәге тора. Ул үзенең бу коточкыч хәрабәләр, котырып үскән алабута, кычыткан, әрекмән, шайтан таяклары... Ватык кирпич өемнәре, тагын әллә ниләр, әллә ниләр арасында үсеп утыруы турында чокыр кырыена килеп туктаган узгынчы бер солдатка карап сөйли башлый. Ягъни әсәр ачык монологка корылган. Шул ук вакытта үзенең бу чокырда ничек ялгыз булуы турында да сөйли : “Бик күптән инде Кеше заты күргәнем юк, һаман ялгызым, һаман ялгызым! Ичмасам, янымда берәр үләнчек булса иде!... Сез күрәсез: мин бер чокыр төбендә утырам, әйләнәмдә, биек тау булып, коры ком өелеп ята... Мин ышык урынымда башымны иеп кенә утырам. Дөнья буш кебек... Менә шулай үтә минем көннәрем.” Ләкин ул бу хәбәрне зарланып түгел, ә бәлки күптән кеше затын күрмәгәнлектән сөйләведер. Чөнки ул үзе дә: “Сез тагын бу юләр тормышыннан зарлана дип уйлый күрмәгез! Һич юк! Мин бит тере! Ничек мин тере булуымнан зарланыйм ди!”, дип әйтә.

Әмирхан Еники мәк чәчәге образын тулы итеп тасвирлау өчен аның тирәсендәге чолганышны, мохитне күрсәтүне әһәмиятле сәнгатьлелек чарасы буларак куллана.

Мәк чәчәге әсәрдә символик образ булып та тора. Символик образ булган мәк чәчәгенең тормышы ике чорга бүлеп бирелә:

Беренчесе – бакчада, барлык чәчәкләр белән бергә үсеп утырган вакытта,

Икенчесе – явыз дошман гүзәл бакчаны кара туфракка әйләндереп куйганнан соң.

Шушы капма-каршылык нәсердәге хис-кичерешләрнең тирәнлеген тагын да көчәйтә. Мәк чәчәге тирәлектән, тереклек дөньясыннан аерылган, кешеләргә булган җылы мөнәсәбәтен сагынып искә төшерү генә аның халәтен күпмедер яктылык иңдерә. Мәк чәчәге типик образ буларак бирелә. Ул- матурлык символы. Ул бу очракта гадәти булмаган хәлгә куелган, чөнки чокыр төбендә. Автор типиклашмаган образны типик булмаган хәлгә куеп, сугышның фаҗига булуын искшртә. Күрәбез, матурлык чокыр төбендә күренми, дөньяны, тирә-юньне күрми, анда бары тик өмет кенә чши.

Мәк чәчәге белән булган һәм булачак вакыйгаларны түбәндәге схема рәвешендә күрсәтергә була.





Табигать

Солдат

hello_html_2b60fbc5.gif







Тhello_html_75e9e092.gifhello_html_31cc0f83.gifүтәл Мәк чәчәге Тыныч тормышка,

(hello_html_38396549.gifтыныч тормыш) матур киләчәккә

ишарә.







Чокырдагы ямьсезлек



Мәк чәчәге образы үлемгә каршы куела. Сугыш тереклекне җиңә алмый. “... Бобаның ватыклары, бәлкем, җиргә коелып бетергә өлгермәгәндер, мин – бердәндер мәк орлыгы – кире үз урыныма, менә шушы чокыр төбенә очып төшкәнмен. Мин тере, мин яңадан җир куенында, үземнең туып – үскән урынымда!.. Ком бөртекләре каты дип тормадым мин, суларга дымы юк дип зарланмадым мин – бүрттем, шыттым, тамыр җибәрдем. Ә хәзер күрәсез: сылу бер чәчәк булып үсеп утырам! Безнең иркә, зәгыйф мәкләрнең дә нәселен корыта алмадылар алар...”. Димәк, мәк чәчәге – киләчәктә тормыш барлыгын сүрәтләүче образ.

Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” нәсерендә ярдәмче образлар бик күп очрый: чокыр, фронттагы солдат, чокыр әйләнәсендә биек тау булып өелеп ятучы коры ком, коточкыч хәрабәләр, ватык кирпич өемнәре, кара кисәүләр, ялгыз моңаеп утырган морҗалар, савыт-саба ватыклары, кием сәләмәтләре, китап битләре, балалар имезлеге – менә болар барысы да бу җир өстеннән үткән шомлы дәһшәтнең эзләрен, сугышның ачы афәтен сүрәтли.

Сугыш фаҗигасе халыкта, кешеләр язмышында, табигатьтә тирән эз калдыра.

Бу әсәре белән Әмирхан Еники нинди генә дошман көчле булмасын, ничек кенә авыр булмасын без сугышны җиңеп чыгачакбыз дигән идеяне үткәрә.



Общая информация

Номер материала: ДВ-098696

Похожие материалы