Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Г.Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.

Г.Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Г.Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.


  • әдипнең 50—60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турындагы лирик, публицистик әсәрләре өстенлек алуы күренә;

  • сатирик әсәрләре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, нигездә, ике төргә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә («Тотып җибәр, апам», «Тәвәккәл әби», «Танышлык белән»), икенчесендә исә һәркемгә яхшатлы булып, сафсата сатып, берни булдыра алмау- чылардан, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җа- ваплылыктан качучылардан мактаган булып көлә («Урынбасар булу яхшырак», «Буш мичкә», «Мыек борам», «Тун астында кыюлык»);

  • шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г. Тукай, М. Фәйзи, Ш. Бабич, С. Хәким, Н. Некрасов, С. Садыйкова, Б. Урманче, И. Шакиров һ. б. турындагылары бар;

  • шагыйрь кешеләрнең гадәт-психологиясен гаять яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була («Сайладым, их, сайладым», «Сак кеше»);

  • әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә, хәтта сатирик гротескка күчәргә булыша торган үткен чагыштырулар, җанландырулар, арттыру-үткенәйтүләрне актив куллана; әдип көлүендә моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, пародия кебек жанр формалары еш очрый («Бигрәк юаш», «Елмаям уйчан гына...»);

  • аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, әмма шуның артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлүе, аларны усал тәнкыйтьләве ачыла («Ахмак килә», «Чабаклар»);

  • табигатькә гаять игътибарлы, аны нечкә тоеп, уңышлы образ-сурәтләрдә тасвирлый («Өянкеләр моңы», «Көз», «Карт имән», «Зирек җырлый»);

  • лирик-публицистик шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикер, тормыш-яшәеш, кеше бәхете, җәмгыятьтәге шартлар турында уйлану-борчылу ята; ул илдә хөкем сөргән хаксызлык, гаделсезлек өчен борчыла, аның сәбәпләрен эзли («Язмышлар», «Гомер китабы», «Аю йөргән урман арасында», «Ачы язмышлар»);

  • әдипнең лирик герое битарафлыкны кабул итми, уй- хыяллар, өметләр белән тулы яшәешкә омтыла;

  • халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җырга салып әйтә («Татарстан таңнары»).

Өф-өф итеп

Темасы: бала тәрбияләү.

Эчтәлеге: дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәмтамак булып үсүе.

Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең. Нинди шатлык!

Икебезгә уртак бәхет таптык.

Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл малай бездә генә.

Затлы кием, ефәк аңа гына,

Тәмле-татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына:




Яңа мода костюм тапты уйлап,

Газиз парәң булгач, бостон юллап Йөгерәбез икәү урам буйлап,

Анда лап-лоп, монда лап-лоп.

  • Өченче өлештә «тәрбия »нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тапканга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына, һәр строфа ахырындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

Нәтиҗә ясыйбыз: автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы «өф- өф итеп», иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан килгән тәрбия чараларын санга сукмау тора.

«Кызыл балчык» промартелендә

Темасы: җәмгыятьнең гаделсезлеге.

Эчтәлеге: башкалар җитештергән матди байлык хисабына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кешесенә гаделсез карашка ачыну хисе.

Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күренешне каршы якларга аерабыз. Бер якта — сүз сөйләү, күрсәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип-фәлән карап тора,

Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора.

Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә,

Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә...

Икенче якта — чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык тудыручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәкмәгән штатларның артуын, конкрет эш өчен берәүнең дә җавап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатчы, кладовойчы, замначальник, начальник) хезмәт хакы алып яту күренешенең киң таралуын, моның гайре табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче строфада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра: Начальниклар, елмаешып, бүләк ала,

Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба.

Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә.


Гамил Афзал (1921) олы тарихны халык хыяллары югарылыгыннан килеп бәяли, туган иле аңа фаҗигале һәм бөек үткәне белән газиз.

Ераклардан килде ул, гасырлар түреннән,

Риваятьләр, җырлар аһәңенә торенгән.

Елаган-колгән,

Җиңгән-җиңелгән,

Алтын омет дигән рухым минем.

(«Рухым»)






1957 елда басылып чыккан «Кар сулары» исемле беренче җыентыгыннан алып, Г. Афзал чынбарлыкның яменә тап төшерүче кешеләрне, үткен сатира ярдәмендә камчылауны, кояш яктысына тартып чыгаруны язучылык максаты итеп калкытып куя.

Аның үткен каләме тудырган «Тәнкыйть сүзе», «Әсмабикә, җаным, ахирәт», «Тотып җибәр, апаем», «Шәрифулла күршем белән», «Өф-өф итеп», «Ярый, карчык», «Әгәр мин директор булсам» кебек халыкчан юмор һәм ачы телле тәнкыйть белән сугарылган шигырьләреннән башка хәзерге сатирик поэзияне күз алдына китерүе кыен. Алар халык телендә, күп еллар дәвамында сәхнә түрендә.

Гамил Афзал сатирасы — хаклыкны ялганнан аеруда ара- дашчы, яшәешнең авырлыкларын җиңүдә ярдәмче, кайгыда юаныч, шатлыкта сердәш, көрәштә киңәшче. Г. Афзал каләме тудырган типларның төп үзенчәлеген тышкы күренеше белән асылы арасындагы каршылык тәшкил итә.

«Минем хатын түрә булган» шигыре герое Габдрахман абзый үзе турында гаять югары фикердә яши. Ләкин гаҗәп хәл: Танау Сафура мөдир булып ала, хатыны да үсә, ә ул Әптери булып кала бирә. Аның күңеле әрни, кимсенә, рәнҗи:

Хатын — баш, значит, ә син аңа,

Габдрахман иптәш, муенмы?

Уенмы! «Мыек борам» шигырендә дә кеше күрмәгәндә «гайрәт белән мыек борам» дип һәр нәрсәгә битараф кешене мактаган булып фаш итә шагыйрь.

Г. Афзал эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып бара, киң гомумиләштерү белән интим хисләр, иҗтимагый тойгы белән табигать яме арасында якынлык эзли. «Кышкы иртә», «Моң», «Урман сукмагы», «Өянкеләр моңы» кебек шигырьләрендә ул табигать сурәте аша ил һәм шәхес язмышы, кешелек хыялы турында фәлсәфи уйлануларга килә. «Дөнья көлсен», «Матур кеше», «Татарстан» шигырьләрендә публицистик аһәң, иҗтимагый фикер өстенлек итә.

Халкының язмышы, киләчәге турында уйланганда шагыйрь куе буяуларга, кискен чагыштыруларга мөрәҗәгать итә («Ачы язмышлар», «Кара таплар», «Тәүбә итү»).

Шагыйрь татар халкының авыр үткәне, ачы язмышы турында уйланып борчыла, аның киләчәгенә ышана:

Ат аунаган җирдә төк калды.

Урманны кистеләр, төп калды.

Төп астында тирән тамырлар.

Шул тамырдан безне танырлар.

(«Ат аунаган...» )

Г.Афзалның лирик герое — ялкынлы йөрәкле, көчле ихтыярлы шәхес. Ул йомшап-җебеп, югалып калучыларны өнәми. Ә инде кешенең кешелеген билгеләүче сыйфат — хез-мәткә мөнәсәбәт. Анда да хезмәтнең, матди һәм рухи батырлыкның конкрет чагылышын сурәтләүдән бигрәк, шагыйрь игътибары гамәли эшнең нәтиҗәсен, гомум шатлыгын, тарихи алгырдагы әһәмиятен ачуга юнәлтелә: «Көрәш белән, хезмәт белән еллар үтә, уйлый Кеше, эшли Кеше, иҗат итә» («Дөнья көлсен»).

Гамил Афзал поэзиясе фәлсәфи байый, лирик затның рухи дөньясы катлаулана бара. «Сәясәт», «Дулкыннар», «Читкә киткәннәр сүзе», «Ике кеше», «Яңгырлы көз», «Кара таплар» кебек шигырьләрнең нигезендә мәкаль, әйтем, хикмәтле сүз традицияләренә барып тоташкан мәхәббәт-нәфрәт, яктылык-караңгылык, яшәү-үлем арасында барган көрәшнең мәгънә-сен ачуга омтылыш ята. Аның төп дошманы — битарафлык, икейөзлелек, рухи зәгыйфьлек: «Ә чынлыкта, ул сәясәт, иркәм, Сине көчләү өчен кирәк икән» («Сәясәт»). Коммунист-ларның илне, халыкны изүгә, сытуга алып килгән залимле-ген дүрт юлда фаш итүгә ирешә шагыйрь:

Большевиклар искелекне җиңде,

Яңа юлга чыгып шат булдык.

Яңа юлдан барган идек инде,

Колымага килеп тап булдык.

(«Яңа юл»)

Г. Афзал туган халкының язмышы, үткәне турында туктаусыз уйлана. «Сарматлар», «Тарих мең дә...», «Кол Гали», «Болгар бәете», «Болгарлар», «Сөембикә сылу» кебек шигырь-ләрендә ул ерак тарихны, аның сәхифәләрен бүгенге югарылыктан торып бәяли.



Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров223
Номер материала ДВ-045660
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх