Гаилэ
бэйрэме
-
Сәлам,
Чулпан!
-
Сәлам,
Айдар!
-
Чулпан, болай
матур киенеп, кая ашыгасың?
-
Бәйрәмгә,
Айдар, бәйрәмгә.
-
Бүген нинди бәйрәм булсын инде, я?.Мин бернинди дә бәйрәм күрмим.
Өйдә күпме эш бар.
-
И Айрат, Айдар! Синең бар белгәнең эш инде. Бәйрәм итә
белергә дә кирәк.
-
Соң бүген нинди бәйрәм булсын? Календарьда кызыл белән
билгеләнмәгән бит. Сез һаман нинди бәйрәм турында сөйлисез?
-
Май бәйрәмнәре әллә кайчан бетте бит.
-
Син , Айдар, дөнья куа – куа, бөтенләй онытылгансың икән
инде. Соң аз гына хәтереңне эшкә җигеп, яхшылап уйлап кара әле, бүген нинди
көн?
-
Мәктәп
гаиләбезгә- кунаклар килгән көн.
-
Юк,
буген гаилә көне. Гаилә ул –олы сүз.Гомумән яшәү рәвешебез безнең гаиләгә барып
тоташа: өйдәге гаилә, мәктәптәге гаилә. Тату гаилә булганда гына без үзебезне
иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз.
-
Әәә!Әйе шул,Чулпан, бу бәйрәм истән чыккан дисәм дә
аптыраш тугел, чөнки без һәрвакыт тату яшәгәч һәр туар таң үзе бәйрәм ул.
-Шушы урында
Айдар, мин сиңа үзем ишеткән бер риваять сөйләп китәсем килә.
Борын заманда,бер
бик матур утрауда, кешелекнең иң асыл сыйфатлы хисләре яшәгән. Менә
беркөн,утрау су астына китә башлаган һәм алар Олы Җиргә чыгарга булганнар.
Һәрберсе үз көймәсенә утырган,Мәхәббәтнең генә көймәсе булмаган. Ул Горурлык
янына килгән:
o
Зинһар,ал
мине үзең белән,- дигән Мәхәббәт.
o
Мин,Горурлык
булганда,син Мәхәббәткә урын юк,- дип көлгән генә.
o
Шатлык,ал
мине үзең белән,- дип сораган Мәхәббәт.
o
Шатлык
булганда,ничек Мәхәббәткә урын булсын инде,-дигән ул да.
o
Сагыш,бәлки
син риза булырсың,- дип ялварган Мәхәббәт.
Сагыш та:Мин
булганда,сине уйламыйлар да,-дип җавап кайтарган.
o
Байлык,син
калдырма мине бу утрауда ялгызымны,үзең белән ал-дигән Мәхәббәт.
o
И,Мәхәббәт,ни
сөйлисең син! Байлык булганда нинди Мәхәббәт инде,-дип көлгән Байлык.
Шулай
итеп,Мәхәббәт утрауда ялгызы калган. Көтмәгәндә янына ак сакаллы Карт килгән
дә:
o
Әйдә,Мәхәббәт,минем
белән,үземнән калдырмам,- дип Олы Җиргә алып чыккан.
Бермәлне Мәхәббәт
Картны күздән югалта һәм Акыл ияләреннән кем булуын сорый.
- Ул-вакыт,берни
белән дә сынатмаучы Вакыт иде,- дип җавап кайтаралар Мәхәббәткә.
А.б.Шушы
риваятьне ишеткәч,күз алдына Укытучы килде. Чыннан да шулай түгелме? Мәхәббәт
тулы йөрәген кызганмый,вакыт үтү белән дә сынатмый укытучы. Мәктәпкә тәүге
тапкыр аяк басачак бала укытучы апасын күңелендә барлый. Нинди булыр ул:
яхшымы,мине аңлармы,әнием кебек яратырмы... Беренче укытучы- шул баланың күңел
соравына җавап бирүче кеше! Әйе, әгәр иң беренче очрашудан бала сиңа елмайса,
ышанычлы күзләре белән сина караса,киләчәктә күңелен сиңа ачса,син чын Укытучы!
Еллар үтә тора.
Нәни балалар инде үсә,ныгый. Алар сокланып туймаслык кызлар һәм егетләр. Шул
уку еллары дәвамында, «Вакыт» белән бер адымда, Мәхәббәт тулы йөрәген, күңел
җылысын биреп бала янәшәсендә мәрхәмәтле укытучы атлый...
-
Шулай шул, Чулпан,әйдәгез алкышлыйк соң үзләрен.
Жыр
Замалова
Гузэл
1алып баручы.
-Тагын бер кат,
Исәнмесез,кадерле
кунаклар!
Менә сез дә килеп
җиткәнсез,
Мәктәпнең шау
тормышын
Күреп китик
дигәнсез.
2аб.
Мәктәбебездә –
ыгы – зыгы,
Күп тәрбиячеләр
килгәннәр.
Бездә бәйрәм
буласын
Әллә кайдан
белгәннәр.
1а.б.
Хөрмәтле
кунаклар!Мәктәбебез укыту-тәрбия процессын бар көченә алып бара. Элеккеге
традицияләрне дәвам итеп кзыклы очрашулар үткәрәбез, конкурс-фестивальләрдә
катнашабыз, өлкәннәргә булышабыз. Алга максат куеп, тырышып укыйбыз.
Каршы
алыгыз, сезне үзенең дәртле җырлары белән сәламли Анжелика Максимова.
Музыка Максимова Анжелика “Бәрәңге”
1а.б.
Тиңләп булмый
Сезнең эшне башка хезмәт белән:
Үлчәнми ди минут
белән,сәгать белән.
Сезнең хезмәт
айлык тугел,еллык тугел,
Яз төшүгә көз
өлгергән орлык түгел.
Хезмәтнең
нәтиҗәсен күрер өчен,
Дистә еллар
түгәсез Сез акыл көчен...
Сезне
сәламли куп конкурслар -фестивальләр лауреаты Мансур Закиров.
2а.б
Куңелләрдә
яз аеның
Бар
шатлыгы бар яме
Кук
йөзендә кугәрченнәр,
Илдә
җиңү бәйрәме.
Ул
еллардан куп яралар калды
Тән
ярасы йөрәк ярасы
Тән
ярасы инде төзәлгән дә
Юк
төзәлми йөрәк ярасы
Музыка
Гилмутдинова Адилә шигырь(музыкасы бар)
А.б.
Җиңү
көне җиңел бирелмәде
Җыр
җырланмый шөһрәт-дан өчен
Яңгыра
гармун тыйнак илем өчен
Рәхмәт
ватан җиңдең талпындың
Яңгыра
җыр горурлыгы булып халкымның
Гиздуллина Алия
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.