1162843
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокНачальные классыКонспектыГаилә бәйрәмнәре. Башалангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате.

Гаилә бәйрәмнәре. Башалангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате.

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.












Гаилә бәйрәмнәре.


Башалангыч сыйныфлар өчен тәрбия сәгате.














Раушания Насыйбуллина Әдһәм кызы,

Түбән Кама шәһәренең

Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең

югары категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы














Максат. Укучыларда гаиләгә – әти-әниләргә, әби-бабайларга, туганнарга мәхәббәт, олылау хисләре тәрбияләү. Бишек җырлары аша туган телгә, гореф-гадәтләргә хөрмәт уяту. Үз гаиләңнең нәсел җепләрен өйрәнүгә этәргеч бирү.


Җиһазлау: “Безнең гаилә” плакаты; “Бу минем гаиләм” фотостенды;

бала бишеге; курчаклар; “Талбишек” җыры; презентацияләр.





Тәрбия сәгатенең барышы.

1. Кереш өлеш.

- Исәнмесез, кадерле балалар, кунаклар! Бүгенге тәрбия сәгатебезне Габдулла Тукайның бик матур бер шигыре белән башлап җибәрәбез, игътибар белән тыңлагыз әле. Шигырьнең исемен белсәгез, тәрбия сәгатебезнең темасын әйтеп бирә алачаксыз. (1 укучы Г.Тукайның “Безнең гаилә” шигырен яттан укый.)

- Шигырьдә нәрсә турында сүз барды? (Әти, әни, балалар, ...)

- Ә аларның барысын бергә бер сүз белән ничек әйтергә була? (Гаилә.)

- Ә шигырьнең исемең кем белә? («Безнең гаилә»)

- Димәк, сыйныф сәгатебез нәрсәгә багышлана? (...)

(Экранда тема ачыла (плакатка язарга да мөмкин) һәм балалар белән бергәләп укыла - “Безнең гаилә”)

- Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул гаилә? (...)

(“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “гаилә” сүзенең мәгънәсе укыла.)

2. Төп өлеш.

1) - Гаиләне учак белән тиңлиләр. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, һәрбер кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк. Гаилә җылысын тоеп үскән балалар да бик бәхетле була.

- Кем үзенең гаиләсе турында сөйләп китәргә тели? (2-3 укучыга сүз бирелә. Өйдә гаиләләре турында әзерләп килгән презентацияләре күрсәтелә.)

2) - Һәрбер кеше үз гаиләсен яратырга, хөрмәт итәргә тиеш. Гаиләне ярату гына җитми, әле аның тарихын да белергә кирәк. Нәсел җебен беркайчан да югалтырга ярамый. Азат әти-әнисе белән бергә нәсел агачын төзеп алып килгән. Хәзер сүзне аларга бирәбез. (Презентация. Нәсел агачында күрсәтелгән җиде буынның иң өлкәннәре турында әти-әниләре, яшь буыннар турында Азат сөйли. Кунакларның сорауларына җавап бирәләр.)

- Балалар, сез дә әти-әниләрегез белән берлектә нәсел агачын төзи башлагыз. Әби-бабаларыгыз да сезгә бик теләп булышырлар.

3) - Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре була. Ә сез гаиләләрегез белән нинди бәйрәмнәр үткәрәсез? (2-3 гаиләгә сүз бирелә.)

- Зур рәхмәт сезгә. Бик матур бәйрәмнәрегез бар икән. Ә хәзер гаилә фотосурәтләрен карап китик әле.

(Бала тудыру йортыннан бәби алып кайту, балага исем кушу, бәби туе вакытын чагылдырган фотолардан, видеолардан төзелгән презентация күрсәтелә.)

Бала туу – гаиләдә иң зур бәйрәм. Бу эшкә алдан ук әзерләнәләр. Хәзер бар нәрсәне сатып алсалар, элек бу эшне булачак әти-әниләр үз куллары белән башкарганнар. Әти кеше туачак баласына бишек ясый. Ул аңа бөтен күңел җылысын сала, матур теләкләр тели-тели үрә, шуңа да бишек бик матур килеп чыга. Менә мин сезгә талдан үрелгән бишек күрсәтәм. Бу талбишек безнең мәктәп музеенда саклана. Матурмы, балалар? Бишекне сиртмәгә элеп түшәмгә беркеткәннәр. Бишек турында бик матур җырлар да бар. “Талбишек” җырын тыңлап үтик әле. (Җыр аудиоязмада тыңланыла. Әти-әниләр, балалар кушылып җырлыйлар.)

Ә бәби көткән әниләр үз куллары белән чыбылдык чиккәннәр, икенче төрле әйтсәк, чаршау була. Һәм булачак әниләр бишек җырлары өйрәнгәннәр.

4) - Бишек җырлары безгә борынгы бабаларыбыздан ук килә. Бу гади җырлар гына түгел. Аларны тыңлап, баланың теле ачылган, туган теленең матурлыгын да ул әнисенең бишек җырлары аша ишетеп үскән. Бишек җырлары аша әни баласына үзенең теләкләрен дә җиткергән.

Ә сез бишек җырлары беләсезме? (Балалар сөйләп яки җырлап күрсәтәләр.)

- Зур рәхмәт, балалар! Шундый матур бишек җырларын кем өйрәтте соң сезгә?

( Әниләребез, әбиләребез, ...)

- Кадерле әниләр! Балаларны тыңладык, сезне дә ишетәсе килә. Бишек җырларыгызны җырлап күрсәтсәгез, бик шат булыр идек. (Берничә әни бишек җырлары җырлап күрсәтә.)

- Безнең кызларыбыз - булачак әниләр. Башларыбызга ак яулык ябып, курчакларыбызга бишек җыры җырлап карыйк әле. (Кызлар, курчакларын тирбәтеп, кунаклар алдында бишек җыры башкаралар. Җыр алдан өйрәнелеп куела.)

- Ә хәзер сүзне малайларга бирәбез, аларның да сезгә бүләкләре бар. (Малайлар курайда татр халык көйләренә тезмә башкаралар.)

3. Йомгаклау өлеше.

- Кадерле укучылар! Мондый матур бишек җырлары белгән балалар әти-әниләрен, гаиләдәге барлык туганнарын яратучы, тәрбияле балалар булып үсәрләр дип уйлыйм. Ә сезгә, хөрмәтле әти-әниләр, безгә кунак булып килгән һәм кичәбезгә ямь өстәгәнегез өчен, зур рәхмәт! Гаиләләрегезгә бәхет, муллык телим. Йортыгызда һәрвакыт балаларыгызның шатланып көлгән авазлары яңгырап торсын! Сау-сәламәт булыгыз!




Общая информация

Номер материала: ДВ-157662

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-дефектолога: специальная педагогика и психология»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»

Комментарии:

7 месяцев назад

Балалар өчен бик анлаешлы материал.

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.