Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Гаилә һәм мәктәп белән берлектә бала тәрбияләү процессында Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

Гаилә һәм мәктәп белән берлектә бала тәрбияләү процессында Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану.


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Гаилә һәм мәктәп белән берлектә бала тәрбияләү процессында Р.Фәхреддин хезмәтләрен куллану.

Хәзерге тормышыбыз бик катлаулы. Аның төрле вакытлары була: сөенеп туя алмаслык шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмастай авыр мизгелләре дә. Ә безнең киләчәк буын балалары шатланырга да, авырлыкларны җиңәргә өйрәнергә дә, матурлыкны күрә белергә дә, матурлыкка омтылып яшәргә дә тиеш. Алар мәрхәмәтле, итәгатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш.[ 3: 182]

Кеше гамәлләренең әхлакый сыйфатларына бик яшьли нигез салына. Гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар яшьтән үк әхлакый гадәтләр буларак тәрбияләнгәндә генә, кешенең гомерлек ышанычлы юлдашына әйләнәчәк. Бала кечкенәдән үк үз - үзенә хезмәт күрсәтү һәм билгеле бер режимны үтәү бурычларын, нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне ярамый икәнлеген белергә тиеш. “Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзендә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын”,- ди мәшһүр тәрбияче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин.

Тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә тукталып, галим аны чорларга бүлеп карый һәм шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм җәигыятьнең рольләре гаять зур икәнлегенә басым ясый. Гаилә тәрбиясе - беренче, мәктәп тәрбиясе - икенче, җәмгыять тәрбиясе - өченче, ди галим. Димәк, һәр гаиләнең төп бурычы - балага тәрбия бирү.

Балаларга дөрес тәрбия бирүдә ата - ананың абруе көчле. Аларның шәхси үрнәге генә балаларның мәхәббәтен яулый ала. Шуңа күрә ата-аналар дөрес тәрбияне иң беренче чиратта үзләреннән башларга тиеш. “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы җимешләрне дә үзегез җыярсыз”, - ди Р.Фәхреддин.

Бөек галим гаиләдәге сәламәт яшәү рәвешенең түбән булуның сәбәпләрен хатын - кыздан эзли. ”Яхшы тереклек – гүзәл холык иясе хатыннан башка булмас. Дөньяның бәхетсезләре-тәрбияләре хатын белән баладан булган затлардыр. Адәм балаларының бәхетләре - хатыннар кулында… Аналар балаларның һәр эшләрен гадәткә салырлар. Тәрбияле аналар - олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларның хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.” – дип әйтелә “Тәрбияле ана” исемле хезмәтендә.

Ата – аналар җыелышларында мин олуг галимнең сүзләрен еш кабатлыйм: ”Балагыз күз алдында үз - үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр, вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларны ялган сөйләргә өйрәтер, вә атаның хөрмәтен киметер”[2: 123 ]

Р.Фәхреддиннең тәрбиягә караган кайсы гына хезмәтен алып карасак та, һәрберсендә балага ныклы тәрбия бирүдә гаилә һәм мәктәпнең роле зур булуы күренә. Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт” китабы һәр гаиләнең өендә булырга тиеш. Бу - тәрбия китабы. Бу китапта барлык әдәпләргә дә билгеләмә бирелгән. “Яхшы хәлләр- күркәм холыклар, начар хәлләр- ямьсез холыклар”, - дип языла бу китапта [1:67].

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына һәр ата - ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ә моңа тиешле педагогик белем алу, тәрбия бирү чараларын белү, үтәү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Ә мәктәп менә шул зур вазифаны башкара ала. Бу юнәлештә Р.Фәхреддин хезмәтләрен файдаланып, түбәндәге темаларга ата-аналар җыелышлары, кичәләр һ.б. үткәрү зур әһәмияткә ия.

1. “Эчкечелек- бозыклыкларның анасы”.

2. “Ни чәчсәң- шуны урырсың”.

3 “Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер - берсеннән нәрсә белән аерыла?”.

4. “Укучы нинди шәкерт әдәпләрен үтәргә тиеш?”.

5. “Ата-ана әдәпләре”.

6. “Хатын-кыз – дөньяның тоткасы”.

7. “Ата-ананың олуг бурычы”.

Гаиләдә эчкерсезлек булганда гына, балалар белән ачыктан - ачык сөйләшеп була. Шуңа күрә аларның фикерен дә тыңлагыз, әңгәмәгә җәлеп итәргә тырышыгыз. Мөстәкыйль фикерләре, үз инанулары барлыкка килүгә шатланыгыз. Үзегезнең хаксызлыгыгызны таный белегез. Бала зур тормышка чыгар алдыннан беренче сынауны гаиләдә үтә.



Тәрбияле бала” исемле китабында Р.Фәхреддин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеген, аның гаилә һәм җәмгыять өчен нинди зур байлык икәнлеген күрсәтеп яза: “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелмәс һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас; аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, бәлки хурларлар вә кимсетерләр генә”. Галим әлеге хезмәтендә баланы җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре. Әхлак нормалары белән таныштыра.

Пәйгамбәребез с.г.в: “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия”, - диде. Байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне дә кире кайтарып, баланың да холкын үзгәртеп булмый. Бөек галимебез үзенең “Тәрбияле бала” исемле китабында болай дип яза: “Тәрбиясез баланың ата һәм анасы никадәр бай яки мәртәбәле булсалар да, кешеләр каршында игътибары булмас, бәлки бала тәрбиясез булса, ата һәм анасының хөрмәте китүгә сәбәп булыр. Тәрбияле баланың атасы һәм анасы никадәр фәкыйрь булсалар да, кеше арасында кадерле булыр. Бәлки моның сәбәбеннән ата һәм аналары кеше арасына керерләр һәм хөрмәтле була башларлар”.

Һәр укытучы тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Җәмгыятькә лаеклы алмаш, лаеклы шәхес тәрбияләү мәсьәләсендә Р.Фәхреддин үзенең бөтен гомере буенча уйлана, борчыла, кешене бөтен яктан да камил итеп күрәсе килә. Безнең, балаларга тәрбия бирергә алынган укытучыларның, төп максаты – җәмгыятькә файдалы шәхес тәрбияләү. Бала тәрбияләү кебек үтә дә җаваплы эштә Р.Фәхреддиннең хезмәтләрен системалы рәвештә куллану тиешле нәтиҗәләр бирерләр дип уйлыйм.

Әдәбият

1. Балаларга үгет-нәсихәт. – Казан: Дом печати, 2002. – 192 б.

2. Ризаэддин бине Фәхреддин: Тормыш юлы, иҗади мирасы. Дәреслек- хрестоматия/ Төз.-мөх. Р.Шаһиев.- Казан: РИЦ “Школа”, 2007.

3. Р.Фәхреддин. Тәрбияле бала. // Тәрбия.-1999.-Б. 121, 157.


57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 09.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров141
Номер материала ДВ-045472
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх