Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”

”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”

Скачать материал

 

 

  Ф.И.О . : Таҗетдинова Лилия Миннулла кызы

Эш урыным: Азнакай районы , Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе, 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе

Белгечлегем : башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Эш стажым: 25 ел    

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ата-  аналар җыелышы

 

             Тема :”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны                            хәл итү юллары”.

 

              Максат :1.Гаиләдә барлыкка килүче низаглы хәлләрне билгеләү

                              2.Ата-аналарны низаглы хәлләрдән чыгу юлын таба һәм мондый

     хәлләрне анализлый белергә өйрәтү.

              Җиһазлау :  Презентация 

                                          Җыелышның барышы   

                 Хәерле кич, хөрмәтле әти –әниләр !

    Гаилә-тормышның нигезе.Гаилә нык ,тату икән , димәк , дәүләт тә нык , тату дигән сүз.Һәр кеше  бәхетле   гаилә корырга омтыла. Чөнки һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак ,тыныч почмак кирәк. Әмма илдәге катлаулы социаль-икътисадый хәл кешеләрнең рухи халәтендә киеренкелек, тормыш ыгы-зыгысы  тудыра. Бу үзара мөнәсәбәтләрдә ,шул исәптән ата-аналар белән балалар арасында еш кына низаглар китереп чыгара.Ә балаларга  җылы мөнәсәбәт ,игътибар кирәк . Ата-аналар исә һәрчак акча эшләү белән мәшгуль, өйгә соң гына кайтканлыктан ,аларның балалар белән аралашырга вакытлары калмый.Нәтиҗәдә  үзара аңлашылмаучылык барлыкка килә ,ягъни конфликт туа .

I.Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрә алмаучанлык . Шулай ук ул- кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

 Иң киң таралган  конфликтлар - гаилә конфликтлары .Алар һәркөнне булып тора .Сан буенча башка барлык конфликтлар суммасыннан  да артып китә.Бу конфликтлар кинәттән килеп чыгалар һәм кинәттән сүнәләр .Ә конфликттан соңгы киеренкелек – тискәре эмоцияләр ,авыр кичерешләр – болар барысы да  гаять көчле җимергеч факторлар . Әмма бу тормышта конфликтларсыз яшәп булмый . Ата – аналар һәм балалар арасында була торган низагларның сәбәпләре ниндиләр соң ?    ( слайд 1- 3)

1.       Бер – береңне  аңламау

2.       Канәгатьсезлек

3.       Фикер каршылыклары

4.       Бер-береңне кимсетү

5.       Артык зур таләпчәнлек

6.   Мөнәсәбәтләрне өзү      ( слайд 4)

                                                                                                                                                                                                                                                             

  Шулай ук күчеш чоры да балаларда ата –аналар белән аңлашылмаучылык китереп чыгара.Яшүсмер чак тәрбиягә кыен бирелә торган вакыт дип исәпләнә .Бу чорда алар  белән бәрелешләр дә ешрак була.Яшүсмер тиз үпкәли,кызып китүчән. Кызлар да, малайлар да әти – әниләрен якын итеп сөйләшмиләр .Кайчакта ата – ана моңа бик борчыла, баланың үзләреннән читләшү сәбәбен эзли , бу хәлгә бер-берсен гаепләгән чаклары да була. Ата – аналарның ул  читләшүгә ышанасылары килми . 13 яшьлек балаларда үзенең хисләрен яшерү ихтыяҗы  барлыкка килә .Тик иң якын дустына гына ул серен бераз ача . Өлкәннәр исә аны хиссезлектә гаепли .Бу дөрес түгел.                                               Килеш–килбәте, начар укуы,өйдә хуҗалык эшләрендә катнашмавы турындагы тәнкыйть  сүзләре  яхшы нәтиҗә бирми .Үсмер аны акыл өйрәтү дип кабул итә. Мораль уку ,аның ачуын китерә,ул әти – әнисеннән тагын да ныграк читләшә .Өлкәннәр моны искә алырга, түзәргә тиеш.14 яшьтә үсмер тагын әти – әнисенә якынлаша башлый .

   Психологлар бик әһәмиятле закончалыкны ачканнар .   Күп кенә ата –аналар балачакта үзләре  әти- әниләре белән низагта булганнар икән . Ата-ананың  балачакта әти – әнисе белән булган низаглары үзеннән – үзе аның баш миенә языла бара.Бу хәл  бик иртә, мәктәпкәчә яшьтә үк,уйламыйча эшләнә  .Ә инде олыгайгач,  ата-ананың бала белән аралашу алымы  үзеннән –үзе шулай кабатлана бара.Шулай буыннан –буынга дәвам итә :күп кенә әти – әниләр  үзен ничек тәрбияләгән булсалар , балаларын да шулай тәрбиялиләр .Димәк, бала -  ата - аналарда  булган сыйфатларның чагылышы .Ата –ана әхлаклы булса ,бала  да бәхетле  була ,диелә татар халык әйтемендә . “Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана ; кеше әле сөйләшми дә,   тыңламый да , әмма ул өйрәнә “,-дигән Ж.Ж. Руссо .

    “Нәрсәсе куркыныч соң моның диярсез? Чынлап та, әгәр  тормышыгыз белән канәгать булсагыз , үзегезне бәхетле итеп тоясыз икән  , мөһим проблемаларыгыз  килеп чыкмаса , сезнең бу турыда уйлавыгыз бик икеле. Димәк ,сез тәртипле гаиләдә үскәнсез,сезнең балаларыгыз шуның белән бәхетле .

       Яратуга ,кемнеңдер кайгыртуына  мохтаҗлык – һәркемгә иң  әһәмиятле  кешелек ихтыяҗларының берсе.Димәк ,кеше үзенең кемгәдер кирәклеген тоя.Көндәлек тормыш мәшакатьләренә күмелеп ,без  балаларыбыз  белән киңәшеп алырга өлгерми калабыз .Ә баланың үзе белән исәпләшү ,аңа мөрәҗәгать итү ,аны үсендереп җибәрә . Ул һәрнәрсәне  төптәнрәк уйлый башлый . Димәк ,ул кемгәдер кирәк бит.Балага ярату ,мактау сүзләре бик  кирәк .Урынлы мактау балага көч бирә ,аны яңа уңышларга  дәртләндерә. ”Әле ярый син бар ! “,Син өйдә булганда  нинди рәхәт “ ,Сине күрүемә шатмын ”  дип йомшак кына кагылып ,сөеп ,иркәләп җибәрү аңа үзенең кирәклеген тоярга ярдәм итә.  Аны   матур булганы ,яхшы укыганы, тырышлыгы өчен генә түгел ,ә бала буларак кабул итәргә   кирәк .Безнең иркәләүләребездән ,яратуыбыздан ,игътибарыбыздан башка аңа бик кыен булыр иде.Әгәр балагызны    игътибарсыз калдырып ,битарафлык күрсәтәсез икән,аңа дөньяның матур төсләре тоныклана башлар. Менә шулай итеп, балагыз “кыен тәрбияләнүчеләр “ рәтенә килеп эләгер  . Бөтенесе дә ата – аналардан тора.   “Җылы сүз таш  эретә”, дип юкка гына әйтмиләр шул . Димәк ,конфликтларны чишү юлларына нәрсәләрне кертәбез инде? ( слайд 5 )

      1.Ягымлылык,мөлаемлылык.

      2.Юмор ,мәзәккә борып җибәрү

      3.Компромисс – юл куеп килешү

      4.Арадашлык - проблеманы читтән торып чишүдә өченче якның катнашуы

      5.Үз гамәлләреңә бәя бирү

      6.Бер – береңне аңларга тырышу

      7.Фикер бердәмлеге

      8.Мөнәсәбәтләрне вакытлыча өзү

.

  Ата –ана бала шәхесен  төп проектлаучы ,уйлап табучы ,төзүче ,иң  катлаулы рольне башкаручы  .  Шундый катлаулы рольне без ни дәрәҗәдә үтибез соң ? Моны белү бик мөһим .

  Ата – аналар һәм  балалар арасында ягымлы, кешелекле ,ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле .Моңа ирешү максатыннан хәзер ата –аналарга киңәшләр тәкъдим итәбез .

Әти – әниләргә киңәшләр :

·          Балага елмаюлы караш белән карагыз : ул табак – савыты юамы , дәрес хәзерлиме , үзенең уенчыклары белән уйныймы , барыбер ;

·          Аны мактагыз , аркасыннан сөегез , башыгызны җилкәсенә куегыз ... ;

·          Аның тәртибендә кечкенә генә яхшылык  күренсә дә телдән мактагыз ;

·          Балагызның теләкләренә  , кызыксынуларына , уй – фикерләренә игътибарлы  булыгыз .

·          Сез  үз балагыз өчен үрнәк .Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели . Гаиләдәге ызгышлар,үзара мөнәсәбәтләр ачыклау ,баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү , хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала ,аны оялта ,  нәфрәтләндерә . Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә ,үзегезне дә тәрбияләргә , начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз .

·          Гаиләдә уңай гадәтләрне  даими камилләштерә барыгыз .Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз .Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөючән ,кешеләргә шәфкатьле, ярдәмчел булуын күрсәтә ала  һәм башкалар хезмәтен дә ихтирам итә .

·          Хөрмәтле әти – әниләр ! Кулыгызда – уч төбегездә чын бәллүрдәй нәфис бала йөрәге икәнен онытмагыз! Балагызның йөрәге куансын , шатлансын,  сөйсен , горурлансын өчен сез барысын да эшләргә тырышыгыз .

Бала – өйдәге  кояш . Шуны онытмагыз : туктаусыз кайгыртып , тәрбияләп үстерсәң  генә ул  һәрвакыт  балкып  торыр , өйгә җылы  нурларын сибәр.     ( слайд 6-14)

 

 

 

   

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "”Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Интернет-маркетолог

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 976 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.01.2016 626
    • DOCX 18.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тазитдинова Лилия Миннулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тазитдинова Лилия Миннулловна
    Тазитдинова Лилия Миннулловна
    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4890
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Одаренные дети. Особенности развития и система сопровождения в системе школьного образования в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 531 человек

Курс повышения квалификации

Стратегия формирования навыков смыслового чтения у младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 140 человек из 40 регионов
  • Этот курс уже прошли 829 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Основы религиозных культур и светской этики: проблемы и перспективы преподавания в начальной школе

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 207 человек из 54 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 436 человек

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Архитектурное творчество для подростков (обучение детей от 12 лет и старше)

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Фитнес: особенности построения смешанных групповых тренировок

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 19 человек