Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Галимҗан Гыйлҗмановның "Албастылар" әсәрендә символлар ситемасы
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Галимҗан Гыйлҗмановның "Албастылар" әсәрендә символлар ситемасы

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Чистай шәһәре
6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укучысы
Сибгатуллина Миләүшә Габдулла кызы



Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар” хыялый – кыйссасында

символлар системасы



Җир йөзенең яралуы белән дөньяда яхшылык белән начарлык көрәше башлана. Ул көрәш җир йөзенең соңгы көннәренә кадәр барачак. Кайсы як җиңәр соң?! Безгә билгесез түгел. Ләкин ышанасы килә: яхшылык җиңәчәк! Ләкин нинди бәя белән?!

Албастылар” хыялый – кыйссасын укыгач шул уйларны уйлагандыр укучы. Кыйсса - (гарәп сүзе. Күплек саны - кыйсас) Шәрык әдәбиятында һәм фольклорында эпик (кайчак лиро-эпик) жанр атамасы. Ул татар әдәбиятында да күптәннән актив. Кыйссада, кагыйдә буларак, нинди дә булса гадәттән тыш, кызыклы, мавыктыргыч, драматик, гыйбрәтле вакыйгалар, хәлләр хикәяләнә, бәян ителә.

Сюжет үстерелеше кайвакыт лирик кичерешләр, төрле уйланулар белән кушып бирелә. Кыйссада конфликт кискенлеге, кайвакытта трагик характерда булуы белән аерылып тора. Күп кенә кыйссаларда күчмә сюжетлар, төрле легендалар, риваятьләр, хәтта мифлар да эшкәртелә. Аларда романтик рух, гомумиләштерүләр, гайре табигыйлек өстенлек итә. Еш кына реаль тормыш белән фантастик күренешләр үреп бирелә... Кыйссада уйдырмалылык, маҗаралылык, сюжет катлаулылыгы, әкияти як көчле. Лириклык та үзен нык сиздерә. Геройлар да гайре табигыйрәк. Күләм дә чагыштырмача зур...

Албастылар” хыялый-кыйссасында символлар бик еш очрый. Әйтик, юл, тупыл агачы, тәре билгесе, артыш таягы, капкага дегет буяу күренеше, ат (Аксай), бүре (Аккүз, Азау), торна Гөлби.

Һәр символ билгеле бер нәрсә хакында сөйли. Вакыйгалар катламында автор Яшәеш моделен төзи, сюжет канвасына фәлсәфәсен яшерә. Шул модельне җыеп торучы, Яшәешне бербөтен итүче образ таба. Ул – юл образы. Хәлимнең районнан кайту юлы, албастылар утарына алып баручы юл, авылдан урманга илтүче юл, карчыкларны авылга алып баручы юл, Сания Хәлимне тапкан юл, онытылган догаларны искә төшерергә ярдәм иткән юл, хакыйкатьне аңлау яки албастыга әверелү юлы һ.б. Автор әсәрдә төп кешелекнең, яшәешнең асылын тирәнтен укучыга җиткерә. Әсәр “юл” күренеше белән башланып китә. Тормыш юлы һәрбер адәм затының тууы белән тәкъдиренә языла дигәннәр борынгылар. “Юл барсын да белә, аның да теле бар, җаны бар…” - ди автор. Башланган урыны да, тукталган җире дә юк аның. “Юл бетү бит ул тормыш бетү, гомер өзелү дигән сүз”, һәр кешенең үз яшәү юлы бар. “Юлы ерак аның. Күпме барасын ул үзе дә белми. Бер көн барырмы, бер атна, бер ай, бер ел барырмы? Әллә гомер буе барып та максатына ирешә алмасмы? “Максатка ирешү юлы юкмыни? Ләкин аннан да зуррак юл - Яшәеш үзе: “Явызлык та, изгелек тә юлга ияләшүчән була. Чөнки юл - язмышлар очраша торган урын. Һәм иң мөһиме: юлсыз урман, урмансыз юл булмый. Алар барыбер очрашалар. Алар очрашкан чакта башлана да инде яманлык белән изгелек көрәше”. Шушы тормыш юлында кеше ак көчләр ягына яки кара көчләр ягына күчәргә тиеш, чөнки кара көчләр дөньяга туган илаһи затны үз якларына күндерергә тырышачаклар. Ә инде ак көчләр илаhилыкны саклап калу өчен үз янында калдырырга тырышачаклар. Һәм бу көрәш һәрберебезгә бирелгән Тормыш юлы сәхнәсендә бара. Хәлим ак көчләр ягында булган уңай персонаж. Үткәннәр өчен үч алып, ак көчләргә каршы көрәш алып баручы, ике сихерче карчык тискәре персонажлар. Хәлимнең тормышында алар зур роль уйныйлар. Хәлимне юл өстендә дөньяга китерүче алар була. Хәлимнең әтисе югалуына да алар сәбәпче була. Инде Хәлимнең үзенең урманга алып кереп китүчеләр алар булалар. Ничә буын бабадан калган рәнҗеш дөнья җирлегендә эзсез югалмаганына автор әсәре аша исбат итә. Кайчандыр ул җиде буын нәселендә хәл ителәчәк. Бу әсәрдә инде Хәлим белән Нәфисә аша шушы рәнҗеш чишелеш таба. Һәм аңа өч ел гомер юлы сарыф ителә.

Юл тоташтырган-берләштергән яшәешне автор өч дөньяга аера:

1.Табигать, урман, албасты карчыклар дөньясы;

2.Кешеләр, авыл (җәмгыять), дөньясы;

3.Ышану, күк, иман дөньясы;

Шушы дөньяларда, шуларны кисеп узган юлларда яманлык белән изгелек көрәше бара.

Тупыл агачы үзәк идея белән бәйле символларның берсе. “Тупыл-шул ук Туба агачы, оҗмах үзәгендә үсеп утыручы Мәңгелек Агач, Дөнья кәүсәсе, Яшәү умырткасы” бу агач албастылар аланында да, Нәфисәләр өе каршында да үсә. Табигать, Иман һәм Кеше дөньяларын тоташтыручы булып тора. Явызлыкларга җәза итеп урмандагы агачны да, авылдагысын да яшен суга. Албастылар җиңсә, Яшәү умырткасы да тупыл кебек шартлап сынар дип кисәтә автор. Әсәрнең башында ук албастылар ясаган тәре, боҗра, сын билгеләренә игътибар итәсең. Хәлимнең үзенең дә йөрәге “жу” итеп китә (13 нче биттән). Албастылар гына түгел, авылдашлары да Санияләрнең капкасына тәре сызып китә. Тәре - фашизмның да, христианлыкның да билгесе. Шулай ук бу билге вакыт тәгәрмәченең тиз әйләнүен дә күрсәтә. Ә гомумән, тәре - татарлар өчен дәүләтчелек югалу хәтирәсе дә. Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: тәре сызу да, капкага дегет буяп китү дә - явызлык символы, кара эш тамгасы.

Хәлимгә көрәшергә ярдәм иткән догалар, Хозыр Ильяс кебек карт, Күктәге баш алла, артыш таягы - ислам дине атрибутлары. Алар һәммәсе дә Хәлимнең ышанычы, таянычы, өмете.

Романда хайваннар-кошлар катнаша. Табигать - Яшәешне автор Кешенең Әнкәсе, ди. Хәлим - аю, Майя - бүре нәселеннән килеп чыккан. Шуңа күрә Хабаровск тайгаларында аю Хәлимгә кагылмый киткән кебек, албасты сыерларын эзләп барган чакта бүреләр Майяга юл күрсәтә. Ат(Аксай), бүре (Аккүз, Азау), торна (Гөлби) образларын дә автор укучыга кеше белән чагыштырыр өчен бирә (Кеше - иң куркыныч хайван!).

Әйе, хайваннар-кошлар үзләренең нәсел туганнарын таный. Ә кешеләр... аны ерак хәтеренә яшергән (төшләр юрауда халык аны һәрчак куллана). Дөньяда һәр тереклек иясе бертуган дип раслый автор. Кайчандыр Күк кенә булган, кошлар гына булган, шуңа кеше җаны күккә омтыла икән. Коръәндә дә, үлгәннән соң, безнең җаннарыбыз төрле рәвешкә (кош, чәчәк, агач һ.б.) кереп яшәүләрен дәвам итәләр диелә. Димәк, безнең аңыбызга табигать кочагына яңадан кайтырга теләү яшеренгән булып чыга. Авторның идеясеннән табигать законнары белән яшәү кирәклеге, аңа буйсыну, аның үзеннән ярдәм табу аңлашыла.

Автор үзенең хакыйкатен кодлаштыру ярдәмендә биргән (постмодернизм үзенчәлеге). Ул кодлар халык гыйлеменә нигезләнгән.

Пәйгамбәребезнең хәдисенә нигезләнеп, гыйлемнең ике төрел булуын беләбез. Берсе телдәге гыйлем, икенчесе йөрәктәге, калебтәге гыйлем. Шуңа күрә алган гыйлем белән гамәл кылу бик мөһим. Әсәр белән танышу барышында халык – ул иң олуг галим икәненә инанасың. Ата-бабадан калган калебтәге гыйлем тупланмасы – халык гыйлеме - иң бай мирасларның берсе! Бернинди интернет челтәре белән тиң булмаслык база. Дөнья күләмендә гыйлем никадәр югары дәрәҗәгә ирешсә дә, халык гыйлеменә бер ягы белән дә тиң тормый ул. Әсәрдәге символлар системасына таянып автор халык гыйлемен югары дәрәҗәгә күтәрә. Бу әсәр чыннан да татар халкының акыл хәзинәсе булыа тора.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-388281

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"