Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Галимҗан Ибраһимов «Җәйге көндә”

Галимҗан Ибраһимов «Җәйге көндә”


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

  1. Сарман районы , Җәлил бистәсе

  2. Гаскәрова Ләйсән Минифәвис кызы

  3. Дәрес эшкәртмәләре: ачык дәрес планы

  4. Галимҗан Ибраһимов «Җәйге көндә”

Аннотация

Предмет: әдәби уку

Класс: 3

Дәрес ,,Чәчәкле җәй” темасын өйрәнү бүлегендә өченчесе. Алдагы дәрестә Р. Бәшәрнең ,,Июнь” дигән хикәясе белән танышабыз. Әлеге дәреснең темасы Галимҗан Ибраһимовның “Җәйге көндә” әсәре. Бу әдәби уку дәресе яңа педагогик технологияләр кулланып төзелде.



Дәрес максаты:

  1. Галимҗан Ибраһимовның “Җәйге көндә” дигән әсәре белән таныштыру;

Бурычлар:

1) Текстта ориентлашырга һәм әсәрнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;

2)Логик һәм иҗади уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү;

3)Укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш булдыру, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту.

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

Танып-белү: дәреслектән үзеңә кирәкле материалны таба белү

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

Предмет буенча нәтиҗәләр :яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Предметара бәйләнеш: татар теле, сынлы сәгать

Ресурслар: компьтер, экран, презентация

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Дәреснең тибы: Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес барышында төрле методлар кулланыла: хәбәр итү методы, аңлату методы, гамәли күрсәтмә бирү методы, аңлату-дәртләндерү методы, эзләнү-иҗат итү методы, күрсәтмәлелек методы.

Дәрес башында психологик уңай халәт тудыру - укучыларга дәрестә үзләрен иркенрәк, кыюрак тотуларына ярдәм итә. Сәнгатьле уку күнекмәсен үстерүгә вакытны җәлләмәскә. Г.Тукайның “Яңгыр” шигырен сәнгатьле укырга өйрәнү бирелә, өй эше тикшерелә. Дәресләрдә бик еш халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итәбез. Бу дәрестә дә, теманы ачыклау өчен, табышмаклар белән эш оештырыла. Табышмаклар белән эшне төркемләп эшлибез. Төркемләп эшләргә балалар бик яраталар. Без әкренләп әсәр өстендә эшләргә өйрәнәбез. Бу дәрестә дә геройларны табабыз, төп геройга характеристика бирәбез, әсәрнең темасын, төп фикерен укытучы ярдәмендә билгелибез. Дәреснең башыннан ахырына кадәр табигатьне саклау темасы үрелеп бара. “Табигатьне ничек сакларга кирәк?” –дигән сорауга җавап бирәбез.Укытучы ярдәмендә бу сорауга җавап модельләштерелә һәм слайдта күрсәтелә. Хәзерге вакытта бик мөһим булган әдәплелек тәрбияләүгә басым ясала. Уен ярдәмендә кешенең уңай сыйфатларын аерырга өйрәнү дәвам ителә. ,,Ромашка чәчәге” уенында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә: әсәрнең эчтәлеген сөйләргә, текстка яңа эпитетлар өстәп сыныфташларыңа укып күрсәтергә, яки “Җәй” дигән темага хикәя язарга . Сораулар максаттан алынырга тиеш, алар укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерә, укуга кызыксыну уята. Сорауларга җавап биргәндә укучының сүзлек байлыгы арта, үз-үзләрен тоту камилләшә. Дәрес барышында аның эчтәлегенә яраклаштырып төзелгән презентация кулланыла. Ул укучыларның белем һәм күнекмәләрен ныгытуда әһәмиятле роль уйный.















Тема: Галимҗан Ибраһимов «Җәйге көндә”

Дәрес максаты:

  1. Галимҗан Ибраһимовның “Җәйге көндә” дигән әсәре белән таныштыру;

Бурычлар:

  1. Текстта ориентлашырга һәм әсәрнең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;

  2. Логик һәм иҗади уйлау- фикерләү сәләтләрен үстерү, уку күнекмәләрен камилләштерү;

  3. Укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш булдыру, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗы уяту.

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау

Танып-белү: дәреслектән үзеңә кирәкле материалны таба белү

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү

Предмет буенча нәтиҗәләр :яңа мәгълүматлар туплауда дәреслек белән эшли белү;йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби әсәр герое белән бәйле төрле эстетик һәм әхлакый ситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү.

Предметара бәйләнеш: татар теле, сынлы сәгать



Җиһазлау: әдәби уку, 3 нче сыйныф, 2 нче кисәк (Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х. Мияссарова); дәфтәрләр, кроссворд

Дәрес барышы:

    1. 1.Дәресне оештыру.

1) Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Минеке –кояш кебек.

Ә сезнеке?

Дуслар елмаеп караса,

Дөнья яктырып китә.

Я, кайсыгыз дусларына

Елмаю бүләк итә?

-Менә шулай бер-беребезгә елмаеп карап, уку дәресен башлап җибәрәбез. Дәрестә барыгызның да актив катнашуын телим.

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру(Максат:элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру)

Табышмак әйтәм :

* Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр) Слайд 1

  • Ни өчен бу табышмакны әйттем икән?

  • Үткән дәрестә яңгыр турында Габдулла Туайның шигырен укыдык.

1).Шигырьне сәнгатьле итеп уку

2) Автор яңгырны нигә алтын белән чагыштыра?

3) Г.Тукай бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?

4) Җәйге яңгырлар турында нинди сынамышлар беләсез?

(Таңда яңгыр яуса, тиз туктар. Салават күперенең яшеле бик ачык яшел күренсә, көн яңгырлы булыр, ә кызылы бик ачык күренсә, җилле булыр һ.б.) Слайд 3 Үз-үзеңә бәя кую.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Кроссворд чишү ( 4-12 нче слайдлар)

  1. Урманда урынсыз,
    Кырда койрыксыз.
    (Җил)

  2. Аягын-башын яшерә
    Таш күлмәге эченә.
    (Ташбака)

3. Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

4.Аяксыз-кулсыз дөп-дөп кое казый.
(Тамчы)

5. Үзе шушында, үзе беленми;
Тынга беленә, күзгә күренми.
(Һава)

6.Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)

7. Үзе мич башында,
Үзе тун ябынып йоклый.
(Мәче)

8. Уты юк, төтене бар.
(Томан)

9. Бәләкәй генә бер чүлмәк,
Авызы, җөе күренми,
Ничек кенә йөртсәң дә,
Ашы мичтә түгелми.
(Чикләвек)





җ

И

л







т

а

ш

Б

а

к

а





т

у

к

Р

а

н








т

А

м

ч

ы








Һ

а

в

а







ч

И

ш

м

ә








М

ә

ч

е







т

О


м

а

н



ч

и

к

л

ә

в


е

к





-Нинди сүз килеп чыкты?

-Ибраһимов

- Галимҗан Ибраһимов кем ул? Сез аның турында нәрсә беләсез?

Нинди максат куярсыз үзегезгә ? Әдәби уку дәресләренең максаты нинди?
Үз-үзеңә бәя кую.

IV.Танып-белү эшчәнлеге.Уку мәсьәләсен чишү.

Галимҗан Ибраһимов гади бер татар авылында туып үскән.Ул зур әдип, сүз сәнгате остасы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, педагог һәм журналист.

Аның балалар өчен язган “Алмачуар”, “Яз башы”, “Табигать балалары”, “Җәйге көндә” кебек әсәрләре бар.

Галимҗан Ибраһимовның “Җәйге көндә” әсәре өстендә эш:

13-14 нче слайдлар

Сүзлек эше:

Уҗым – озимы

Тубал –лукошко

Уйсулар –низины

Елтырый - блестит

1.Әдәби әсәрне беренчел кабул итү.( 15 нче слайд)

  • Ничек уйлыйсыз ул нәрсә турында?

Укытучының үрнәк укуы.

  • Әсәр сездә нинди тәэсирләр калдырды?

  • Ни өчен?

2.Әсәрне эчтән уку, чылбыр буенча уку

  • Әсәрдәге төп катнашучыларны табыгыз.

-Җәй билгеләрен санап чык.

  • Нәрсә ул әдәби әсәрнең темасы? (15 нче слайд)

  • Әдәби әсәрдә нәрсә яки кем турында да булса хәбәр итү

  • Әсәрнең төп мәгънәсе кайсы юлларда чагыла?

  • Соңгы юлларда .

  • Укып күрсәтегез әле.

  • Бу юллар нәрсәне аңларга ярдәм итә?

  • Нәрсә соң ул эпитет? ( 16 нчы слайд)

  • Эпитет – күренеш һәм предметның сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт.

  • Тексттан эпитетларны табып укы. Эпитетларны төшереп калдырып укып кара. Нәрсә үзгәрде? Кайсы текст матуррак яңгырады?

  • Үз-үзеңә бәя кую.

Физкультминутка (17 нче слайд)

Урманда”.

-Җәйге урманга килдек,бик матур җирләр күрдек.

Бик зифа каен уңда, ямь-яшел чыршы сулда.

Күп күбәләкләр оча,әйләнеп җирне коча.

Әнә куян утыра,ул бүредән качкандыр,

Сикер,сикер син куян-без сакларбыз бүредән.

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану



  1. Сәнгатьле уку

  • Әсәрнең рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз

  1. Табигатьтә бер нәрсә дә артык түгел” дигәнне ничек аңлыйсыз? (18 нче слайд)

  2. Табигатьне ничек сакларга кирәк? (табигатьне сакларга, суларны, чишмәләрне карарга, агачлар утыртырга тиешбез) (19-21 нче слайдлар)

  3. Ромашка чәчәге” уены

Укытучы әдәби китаптан шигырь укый:

Табигать ул- син дә, мин дә

Аны сакларга кирәк.

Утыртыйк без язлар саен

Кимендә 30 тирәк.

Су, һава, кояш, хайваннар

Табигать тереклеге-

Һәркемгә дә билгеле бит

Аларның кирәклеге.

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

  • Дәрес сезгә ошадымы?

  • Аеруча да нәрсә кызыклы булды?

  • Нинди яңалык белдегез?

  • Үз-үзеңә бәя кую.

Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт. Билгеләр кую.

IX. Өй эше

1.Г. Ибраһимовның “Җәйге көндә” әсәрен укы һәм сөйләргә әзерлән

2.Текстка яңа эпитетлар өстәп сыйныфташларыңа укып күрсәтергә әзерлән

3.Җәй турында кыскача хикәя яки шигырь язып кил.




57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 17.11.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров181
Номер материала ДВ-165591
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх