“Театр
— безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы һәм
өмидле бер нәрсә”.
Г.Тукай, 1906 ел
“Без шундый театр төзербез, аның исеме
алтын хәрефләр белән язылыр”.
Г.Кариев, 1908 ел
“Милли театрыбызның мәдәни шәкелгә керүен, театр сәнгате гражданлык алып,
уйнаучыларның да, театрга язучыларның да
күбәюен һәм камилләшүен телим”.
Г.Камал, 1913 ел
“Театр — кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать,
һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый.
Милли театр бигрәк тә”.
М.Сәлимҗанов, 1996 ел
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры (рус. Татарский
государственный академический театр имени Галиаскара Камала) – Казанда урнашкан театр.
Тарих
«Сәйяр» чоры
1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче
публик татар спектакле күрсәтелде. Бу дата татарча театрның барлыкка килү
датасы булып санала.
беренче профессиональ татар театр труппасы «Сәйяр» исемен
алган.
Соңрак Түбән Новгородта труппага
«беренче татар артисткасы» булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак
җитәкчесе 21 яшьлек приказчик Миңлебай
Хәйруллин кабул
ителә. «Сәйяр» – 1908 елда труппага Габдулла
Тукай кушкан
исеме (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә
гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казакстан,
Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә
гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән
башкарып килә.
1918 ел ахырына
кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык
авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары
10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли
театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр.
Драматурглар Галиәсгар
Камал, Гаяз
Исхакый, Шәриф Камал, Мирхәйдәр
Фәйзи, Фәтхи
Бурнаш, Кәрим
Тинчурин, Мольер, Фридрих Шиллер, Уильям
Шекспир, Николай Гоголь, Антон Чехов, Максим
Горький, Александр Островский әсәрләрендә Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Сакаев, В.Мортазин-Иманский, Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский,
Ф.Ильская, К.Шамил, З.Солтанов,
Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина,
Ш.Шамильский, Ә.Синяева, С.Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр
белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе
үрнәгендә (монда «Сәйяр» труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко,
А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади
яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр.
1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская
«Сәйяр» төркеменнән китеп, Уфада «Нур» исемле
– икенче татар театры труппасы оештыра. Оренбург шәһәрендә 1915 елдаВ.Мортазин-Иманский
җитәкчелегендә татарча өченче театр – «Ширкәт» труппасы эшли башлый. Шулай
итеп, 1917 елгы Октябрь
революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән
кызыксынучылар арта.
1917 елгы революциягә
Г.Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Русия күләмендә
даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән,
иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган
труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да
күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар
алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең
актив эшчәнлеген дәвам итә.
Гражданнар
сугышы елларында
артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш
республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап
дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар
артистлары була.
Дәүләт театры
1922 елда асылда
«Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан
артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул
«Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры» дип атала,
аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте – артист, режиссер, драматургК.Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр
Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар
Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә.
1920–1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург
Ф.Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: «Безнең театрда ... романтизм да,
футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты – реалистик». Халык тормышыннан
алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре,
чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына
ярдәм итә.
1923 елда Казанда
театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә.
1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия
Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек
яшь талантлар белән тулылана. 1930 елда театрыбыз
Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе
буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар
әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар
театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы,
13нче йорт).
Татар
театрлары өчен артистлар, алда әйтелгән милли студияләрдән тыш, 1960 нчы
еллардан алып даими рәвештә, Казан театр училищесы базасында тәрбияләнә.
Актерлык осталыгы дәресләрен, нигездә, Г.Камал исемендәге театр артистлары һәм
режиссерлары алып бара. Бүгенге көндә театрның төп көчләрен тәшкил иткән
артистлар — Н.Әюпов, Х.Җәләлов, Д.Нуруллина, Н.Ибраһимова, И.Хәйруллин,
И.Мәсгутов, А.Хафизов, А.Гайнуллина, Р.Мотыйгуллина, З.Зарипова, Ф.Әкбәрова,
Д.Касыймов, Ә.Хисмәтов, Р.Төхвәтуллин, Л.Хәмитова, В.Шакирова, Н.Юкачев,
Р.Юкачева, М.Ибраһимов, Ф.Сафина, О.Фазылҗанов — һәм башкалар татар театр
мәктәбенең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрделәр.
1990 елда татар театр сәнгатен югары белемле кадрлар белән тәэмин итү
юнәлешендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында театр җитәкчелеге
ярдәме белән, профессиональ театрлар өчен артистлар һәм режиссерлар хәзерләү
бүлеге ачылды. Бүген бу уку йортын тәмамлаган артистлар — И.Хәйруллин,
Ф.Җиһаншин, Р.Бариев, И.Мөхәммәтгалиев, М.Габдуллин, М.Шәйхетдинова, Р.Вәҗиев,
Ф.Сафин, А.Каюмова, Л.Рәхимова — театрда репертуар тотучы иҗат көчләре булып
үстеләр.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе
лауреаты Фәрит Бикчәнтәев үзенең остазы М.Сәлимҗановның эшен дәвам итеп, 2002
елдан баш режиссер вазифасында театрны җитәкли. М.Сәлимҗановның икенче бер
укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров
1985 елдан бирле данлы театрның абруйлы директоры.
Театр егерме беренче гасырга ышанычлы адымнар белән килеп керде. Үзенең яңа 100
еллыгын да яңа уңышлар, яңа планнар белән башлап җибәрә. Бүгенге татар театры
халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне
заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар,
Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да
Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты
белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен
саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без.



Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.