Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту һәм аларның тәрбияви әһәмияте. ”

“Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту һәм аларның тәрбияви әһәмияте. ”


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:











Тема

Гамил Афзал шигырьләрен мәктәптә укыту һәм аларның тәрбияви әһәмияте. ”

Эшне башкарды:

Галина Илгиз кызы Чукурова,

Питрәч муниципаль районы,

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


















Эчтәлек

  1. Кереш өлеш.......................................................................3



  1. Төп өлеш..........................................................................4-10

  1. Гамил Афзал иҗатын мәктәптә өйрәнү.

  1. Йомгаклау.........................................................................12































...Минем шундый укымый калдырырга ярамый торган шагыйрьләрем бар...Гамил Афзал - шуларның берсе минем өчен.Шигырьләре нәрсәдер әйтәсе килү хисе кузгата. Шагыйрьлек тә бәлки, шундадыр...”

С.Хәким

Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын - барысын онытасың. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса - кулыңдагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгеңә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары...

Гамил Афзал шигырьләре дә укучыларга менә шулай тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.

Гамил Афзал... Аның исемен әйтү белән үк күз алдына авыр юл үткән, дөресрәге, бүгенге дәрәҗәсенә фәкать тырышлык, батырлык белән (рухи батырлык белән) ирешкән шагыйрь, талант иясенең мәһабәт образы килеп баса.

Аның әсәрләрен укыган һәркем үзенә таныш хис-халәт кичерә, теләгенә, борчуларына җавап таба... Ярты гасырдан артык гомер иҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Ул мирас йөзләрчә еллар халкыбызның рухын тотып торуга хезмәт итәр әле...

Әйе, Гамил Афзал - гаҗәеп бай әдәби мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Без бу бай мирасны, югалтмыйча, буыннан-буынга тапшырырга бурычлыбыз. Шушы бурычыбызны үтәү максатында без, дәрес кысалары белән генә чикләнеп калмыйча, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә Гамил Афзалның мирасын файдалана алабыз.




Рус мәктәпләренең татар төркемнәре өчен әдәбият укыту программалары буенча Гамил Афзалның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә сәгатьләр аз каралган. (11нче сыйныфта “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”, ”Кызыл балчык” промартелендә” әсәрләре өйрәнелә.) Шуңа да карамастан без, укытучылар, бу шәхеснең бай әдәби мирасын балаларга мөмкин кадәр тулырак өйрәтүне үзебезгә максат итеп куярга тиешбез.

Шагыйрьнең әдәби мирасын дәрес кысаларында гына тирәнтен өйрәнү мөмкин түгел, иҗатын тулаем күз алдына китерү өчен аларны төшереп тә калдырып булмый. Укытучы алдына программада күрсәтелгән вакыт эчендә тәкъдим ителгән бөтен әсәрләрне дә тирәнтен өйрәнү өчен дәресне һәм темага бәйле мөстәкыйль эшләрне методик яктан дөрес, уйлап оештыру бурычы килеп баса. Монда, әлбәттә, укучының яшь һәм белем үзенчәлеген истә тотып, күбрәк аларның үзләрен мөстәкыйль эшләтергә кирәк.(Мондый мөстәкыйль эш төрләренә өйдә әсәрләрне үзлегеңнән уку, алдан бирелгән сорауларга җаваплар әзерләү, Г.Афзалның үз җыентыкларыннан, аның турындагы хезмәтләрдән күргәзмәләр оештыру, аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау, иҗади, язма эшләр – докладлар, рефератлар язу һәм башкалар керә.)

Гамил Афзал иҗатын өйрәнү барышында, укучылар күренекле шагыйрьнең зур талант иясе, хәзерге татар поэзиясен үзенең нечкә юмор, үткен сатира ысулында шигырьләре белән баеткан, шул ук вакытта үзенчәлекле лирик булып калган олы әдибебез, чын халык шагыйре икәнлеген аңлап калырга тиешләр.

Г.Афзалның әдәби мирасын рус мәктәбендә укучы балаларга җиткерүне, аның шәхесенә, иҗатына хөрмәт хисе тәрбияләүне максат итеп куярга кирәк.

Шагыйрь буларак, аның шәхесе, шәхси сыйфатлары башкалар өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Аның иҗади мирасы яшь буынны тәрбияләүгә гаять зур йогынты ясый. Кеше кыйммәтләре тәрбияләүдә Гамил Афзал әсәрләре бик әһәмиятле. Гомумән, әдәбият - балалар тәрбияләүдә иң көчле корал.

Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 нче елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында тегермәнче гаиләсендә туа. Крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерү чорында аның әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китәргә мәҗбүр була. Туган авылы мәктәбендә беренче сыйныфны бетереп килгән кечкенә Гамил 1931 нче елда төзелештә эшләүче татар эшчеләренең балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35 нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән нык кызыксына, Г.Тукай, Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлый. 1937 нче елда Баку шәһәрендә нәшер ителә торган “Баку эшчесе” газетасында аның “Магнитогорск” дигән беренче шигыре басылып чыга.
Шул ук елда Гамил Афзал Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Ләкин беренче курсны тәмамлагач, каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Кыен-авыр еллар булуына карамастан, әдәби иҗат эшен дә онытмый; шигырьләр язуын дәвам иттерә, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, әдәбият-сәнгать кичәләре оештыра.
1949 нчы елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, Г.Афзал заводтагы эшеннән китә, аннары, аягын паралич сугып, тагы хастаханәгә эләгә.

1954 нче елның язында ул “II группа инвалид” дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал алдына үзенең киләчәк тормышын ничек кору турында четерекле мәсьәлә килеп баса. Озак уйланулардан соң ул, ниһаять, Башкортстан якларына - апасы белән җизнәсе янына кайтырга карар кыла.
Башкортстанның Калтасы районы Шәрип һәм Заболотский авылларында яшәгән еллар Г.Афзалның физик һәм рухи яктан терелүе-ныгуы өчен дә, иҗатының яңача ачылып китүе өчен дә ифрат шифалы тәэсир ясый. Табигать кочагына сыенып утырган, саф һавалы, урманлы, сандугачлы авыл, аның көндәлек мәшәкатьләр белән көн күрүче, садә күңелле, җөмлә саен мәкаль-әйтем, тапкыр, образлы сүзләр кушып сөйли торган җор телле халкы шагыйрьнең рухи дөньясын бөтенләй яңа төсмерләр, шигъри иҗатының эчтәлеген тормышчан кеше типлары, көлкеле-сатирик сюжетлар белән баета. Шушы бәрәкәтле мохиттә шагыйрь, үз сүзләре белән әйткәндә, “төннәр буе кич утырып, чумып-йөзеп” шигырь язарга тотына. А.Шамов, С.Хәким кебек өлкән язучылар үзләренең хатлар аша юллаган киңәшләре белән яшь шагыйрьгә даими ярдәм итеп торалар. Озакламый Г.Афзалның балаларга атап язган шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, ә 1957 нче елда балалар өчен “Кар сулары” һәм 1958 нче елда зурлар өчен “Вөҗдан сүзе” исемле беренче ике китабы басылып чыга. Халыкчан юмор белән сугарылган, эчтәлеге белән гаҗәеп заманча һәм үзенчәлекле яңгыраган бу шигырьләр укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан татар поэзиясендә бер яңалык булып кабул ителә. Шуннан соң шагыйрьнең бер-бер артлы шигырь җыентыклары басыла башлый, ул тиз арада халык арасында зур популярлык казанып өлгерә.
1957-2000 нче еллар арасында Г.Афзалның өч дистәдән артык китабы дөнья күрә. 1977 нче елда “Айлы кичләр” шигъри җыентыгы һәм “Борылам да карыйм...” циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен 1981 нче елда “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә, 1992 нче елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа “Татарстан Республикасының халык шагыйре” дигән исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы “Аргамак” журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 нче елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Г.Афзал - 1958 нче елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Гамил Афзал 2003 нче елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Гамил Афзал...Читтән килгән, әйләнеп, Магнитогорскидан, Башкортстаннан Шәрип авылына күчеп килгән. Шәриптән – Әлмәткә, Казанга кереп тә тормаган. Язучыларның зур җыелышлары булса, бер күренеп китә торган булган. Трибуналарга менмәгән. Гел читтә кебек. Ә шигырьләреннән бөтенләй икенче тәэсир кала. Шул “ читтәлек” юкка чыга, бетә. Шагыйрьнең гражданлыгы - шигырьләрендә. Һәр шагыйрьнең үз биографиясе, үз каршылыклары. Шигырьне каршылыклар беректерә. Г.Афзал үзе матур әйткән, “ядрә кебек шигырь язам”, дигән. Шагыйрьнең үз кичерешләре бүтәннәр язмышына да әйләнә, зурая.

...Тешем кысып,

Шушы җиргә

Ун тырнагым белән ябыштым.

Әйе, Г.Афзал башта ук, беренче шигырьләреннән үк, җиргә ябышкан. Икенче ныклап ябышкан объекты - Тукай, Җир, халык. Г. Афзалның Тукайдан күчкән иң әйбәт сыйфат - дөреслек, турылык, иман. Иҗатта эзлеклелек.

Тукай йолдызына карап бардым, -

Гомер буена бер иман.

Әдип бөтен иҗаты буенча Г.Тукайның мәһабәт образын тудыра, аңа сокланып, үрнәк алып яши һәм үзенең иң олы остазы дип саный. Бөек шагыйрьнең халыкның иҗтимагый һәм рухи тормышындагы урынын бәяләп, болай дип яза:

Илдә туган ил улы син, илдә яндың нур булып,

Ил күгендә яз идең син, илдә калдың җыр булып.

Г.Афзал иҗатына күз салсаң, 50 - 60 нчы елларда язылган әсәрләрендә юмор-сатира җанры, ә аннан соңгы елларда тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр турындагы лирик шигырьләре өстенлек алуы күренә.

Бу шагыйрьнең поэзиягә юлы гыйбрәтле. Аңа университет бетерергә дә туры килмәгән. Станоктан авылга, тагын нефтьчеләр арасына...Кыскасы, ул тормышның үзеннән. Бердәнбер максаты - халыктан алган шигъри таланты белән шул халыкка хезмәт итү.

Туган тел үзенчәлекләренә ул халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, ә язу осталыгына үзенә кадәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Шунлыктан, үзенчәлекле бай мирас калдырган атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г.Тукай, М.Фәйзи, Ш.Бабич, С.Хәким, Н.А.Некрасов белән бергә, сәнгатьнең башка өлкәләрендә зур уңышка ирешкән С.Садыйкова, Б.Урманче, И.Шакировка багышлап язылганнары бар.

Г.Афзал тормыш, яшәү мәгънәсе кебек зур төшенчәләрне шигъри формага төреп әйтә:

Фәлсәфәне ничек кенә боргалама,

Берәр генә нәрсәң бар бу дөньяда.

Иң кадерле, иң мөкатдәс, иң изге зат:

Туган илең, туган телең, туган ана.

Әдипнең фәлсәфи лирикасына да ачыклык, гадилек, тормышчанлык хас. Ул тирән мәгънәле фикерне дә гади итеп әйтеп бирә ала:

Әшәке кешеләр була,

Әшәке халык булмый;

Әшәке тарихчы була,

Әшәке тарих булмый.

Гамил Афзал - лирик, усал лирик. Шуның өстенә юморист, сатирик. Сатирасының үткенлеге, кыюлыгы ягыннан татарда бердәнбер. Совет чоры елларында безнең тормышта, көнкүрештә очраган эчүчелек, дәүләтне алдау, күз буяу, ришвәтчелек кебек барыбызның да җанын борчыган проблемаларны күтәреп язган сатирик әсәрләре аерым бер кызыксыну уята. Бу проблемалар бүгенге көндә дә актуаль. Әлеге темаларга башкалар да кагылган. Кагылган һәм онытылган. Ә Гамил Афзал иҗатында бу эзлекле. Мисал өчен, кайбер шигырьләре: “Тотып җибәр, апаем” , “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”, “Кызыл балчык” промартелендә, “Әйдә, ярар” , “Уйлап табучы куян”. Боларның исемнәреннән үк безгә таныш тойгылар уяна.

Гамил Афзал өчен бу тема бервакытта да вакытлы булмаган. Тукта, катырак әйтмәдемме, дип, тиз-тиз генә артына карап, язганнарын шомартмаган да ул. Үзе әйтмешли, хакыйкатьне “ярып салган” әсәрләр озын гомерле, шулар яши. Хакыйкатькә тугрылыклы талант кемнеңдер нидер әйткәнен көтеп ятмаган.

Күрә белү дә кирәк. Күреп алганны сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерү әдиптән осталык сорый. “Өф-өф итеп”, “Мыек борам”нар күптән инде безнең телгә күчте.

Гамил Афзал һәм лирик, һәм сатирик, дидек. Бер җан, бер йөрәк, бер иҗат. Икесе бергә кушылганда, шагыйрь җаны бөтен почмаклары, бөтен үткен кырлары белән ачыла. А. Яхин бик хаклы рәвештә: "Мин Гамил Афзал иҗатын, “сатирасы” һәм “лирикасы” дип, икегә бүлеп карамас идем. Аның лирикасы да, сатирасы да ил фаҗигасе тудырган үз фаҗигасенең сәбәбе һәм нәтиҗәсе дияр идем”, - дип яза.

Гамил Афзал иҗатын өйрәнгәндә, аның киң катлау укучыларга иң беренче чиратта сатирик әсәрләре белән танылуын искәртү кирәк.. Аның сатирик типлары гадәтилекләре, реаль тормыштан алынган булулары белән аерылып торалар, чөнки без аларны һәрдаим диярлек үз арабызда очратабыз. Әдип бигрәк тә авыл кешеләре турында, аларның гадәт-психологиясен яхшы белеп, үз итеп яза. Г.Афзал юмор-сатираның нигездә ике төр алымын куллана. Берләрендә әдипнең үткен каләме тормышта кешеләрнең әхлаксыз эш-гамәлләре китереп чыгарган эчүчелек ( “Тотып җибәр, апаем”, “Аракыга каршы”), урлашу (“Тәвәккәл әби”, Гөнаһ шомлыгы”), күз буяу (“Әйдә, ярар” колхозында”, “Кызыл балчык” промартелендә”), дәүләтне алдау (“Өч ялкау”, “Чүбек чәйнәп май чыкмый”), ришвәтчелек (“Танышлык белән”) кебек күренешләрне фаш итә. Икенчеләрендә исә, Г.Афзал, һәркемгә яхшыатлы булып, сафсата сатып та берни булдыра алмаган, үз шәүләсеннән үзләре куркып яшәгән “пескарь”ләрдән, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җаваплылыктан качучылардан, тормышта “җылы урын” эзләүчеләрдән ирония белән, усал сарказм белән көлә. (“Урынбасар булу яхшырак”, “Буш мичкә”, “Мыек борам”, “Тун астында кыюлык”). Әлеге көлүнең төп үзенчәлеге шунда: автор кешене мактаган булып көлә.

Мәктәп программасына кертелгән “Өф-өф итеп” шигырендә әдип мәңгелек темаларның берсенә - тәрбия мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Шигырьнең үзенчәлеге шунда: автор баланы ничек тәрбияләргә кирәклеге турында акыл сатмый, ә конкрет мисалда ничек тәрбияләргә ярамаганны күрсәтә. Аның фикеренчә, дөньяга яңа кеше тууы белән бәхет китергән малай әрәмтамак булып үсә. Автор, тәрбия нигезендә халыкның педагогик карашлары ятарга тиеш, дип саный. Ә алар, иң беренче чиратта, тәрбияне бала туганнан алып башлауны күздә тоталар.

Ә программа материалына кергән “Мыек борам” шигырендә үзәккә куелган проблемаларның берсе - сурәтләнгән дүрт вакыйгада да тормышның ямьсез яклары күрсәтелүе. Һәр вакыйгада да “мин” үзен мактау белән мавыга - “гайрәт белән мыек бора”. “Мин” тәрәзә аша урамда барган күренешләрне күзәтә. Урамда тәртипсезлек, хәвеф-хәтәр хөкем сөрә. Эчкече хулиганнар, трамвайда “үгез күзле аю егет”нең кондукторны кыерсытуы, күршесенең көне-төне хатыны белән сугышуы, футбол уйнаучы малайның тәрәзә ватуы “мин” күңелендә ризасызлык тудыра, ләкин бу күренешләргә нәфрәтләнгән “мин” гаделсезләргә каршы чыкмый. Шагыйрьнең мәгълүм чордагы лирик әсәрләрендәге кебек үк, юмор-сатира шигырьләрендә дә “мин” үз эченә бикләнә, протест белдерүдән курка. “Мин” урамга чыгып, гаделсезлек белән көрәшү, хакыйкать урнаштырудан баш тарта, аңа үзенең кечкенә, тынчу дөньясы чикләрендә яшәү кулайрак. “Мин” “күрмәмешкә салыну”, “тешне кысып”, “дәшми генә тыңлап тору” позициясенә баса. Төрле явызлыкларга нәфрәтләнгән, асылда исә тар фикерле, битараф “мин” үзенең тотрыклы кызганыч дөньясы җимерелүеннән курка:

Бирер идем каты җәза,

Килеп чыгар бәла - каза.

Явызлык хөкем сөрә. Әсәрнең эмоциональ тоны, "мин" урамга чыгып каты җәза бирсә, коллык кабыгы җимерелер иде дигән автор карашына аһәңдәш. Геройның каты җәза бирмәве (гамәл) аны бәла-казадан саклый(аң). Шул рәвешле, герой үзен ялган хөрлек белән чорный, холкының йомшаклыгын, куркаклыгын аклый.

Герой мактанса да, берни эшләми. Автор җәмгыятьнең яман чирләреннән булган битарафлыкны “якасыннан тотып” яктыга чыгара. Шигырьнең герое батыр, кыю булып күренмәкче була, читтән генә юньсезләрне ачулана, ләкин үзе һәрвакыт читтә кала. Әдип әдәби геройны мактаган булып, аннан көлә. Шигырьнең Ф.Баттал язган соңгы өлешендә геройга җәза бирелә - аны хулиганнар кыйный, беркем дә ярдәмгә килми. Бу әсәрләрне өйрәнүнең тәрбияви яктан әһәмияте зур. Әлеге әсәрләр игелекле, тәрбияле, гадел, намуслы булырга, кешеләргә, алар язмышына карата битараф булмаска өйрәтә.

Шагыйрь һәр шигырендә чорыбызның гаять үткен-четерекле мәсьәләсен - җәмгыять  һәм шәхес проблемасын яктырта.

Кайсы гына шигырен алсаң да, һәркайсында намуссызлык, кешелексезлек, битарафлык, буыннар арасында бәйләнешнең, гореф-гадәтләрнең юкка чыгып баруы, саранлык, комсызлык, үз-үзеңне генә ярату, үз максатыңа ирешү өчен намус белән алыш-биреш ясау, байлыкка табыну кебек әхлакый проблемалар күтәрелүен һәм  язучы тарафыннан шушы проблемаларга кагылышлы әһәмиятле идея үткәрелүен күзәтәбез.

Әдипнең туган җиргә, аның табигатенә, халыкның гореф-гадәтләренә, әхлак-кануннарына хөрмәте, кешегә мөнәсәбәте, үз кул көче белән көн күрүче гади кешеләрнең эш-гамәлендә, фикер-омтылышларында матурлык, гүзәллек, ягъни гомумкешелек кыйммәтләрен күрүе һәм шуны укучыларга да күрсәтә белүе аның шигырьләрен һәр чор өчен актуаль итә дә инде.

Әйе, аның бу шигырьләрендә күтәрелгән проблемалар хәзер дә актуаль. Бар нәрсә акчага гына корылган бу дөньда намуслы, әхлаклы булу, чит кеше проблемасына битараф булмау, комсызланмыйча, булганына шөкер кылып яшәү, тормышта үз урыныңны табу бик мөһим.
Гомер кичүләре ... һәркем тәкъдирендә ... һәркемнең үзеннән соң кылган эшләре
һәм аның үзе турында нинди дә булса истәлек кала. Гамил Афзал яшәгән канлы, газаплы 20 гасыр инде тарихка күчте, ул кичергән гомер исә һаман да дәвам итә. Ул кабаттан яшәрер, өлкәнәер һәм гел шулай кабатланып торыр. Чөнки ул кичергән гомер - безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, рухыбыз, иманыбызның аерылгысыз бер өлеше.

Гамил Афзал халык күңелендә мәңге яшәячәк. Ул тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык иманлы нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыга. Һәм укучыларны да шул хакта уйлануга этәрә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Гамил Афзал шигырьләре укучыларны намуслы булырга, эш сөяргә,туган җирне яратырга, олыларга мәрхәмәтле, кечеләргә шәфкатьле булырга, чын кеше булып яшәргә өйрәтә.                                              


Поэзия,

Сиңа багышладым

Изге минутларын гомернең;

Синең белән таңнар каршыладым,

Синең белән үлеп терелдем.

Шигырь булып туды әманәтем,

Шигырь булып чыкты хәсрәтем;

Матурлыкка - чиксез мәхәббәтем,

Явызлыкка - чиксез нәфрәтем.

Г.Афзал





Кулланылган әдәбият:

  1. Г.Афзал. “Шундый - шундый эшләр.” Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1988 нче ел.

  2. Г.Афзал. “Кояшка карап”. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1989 нчы ел.

  3. Ә.Закирҗанов. “Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту”. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2001 нче ел.

  4. Татар әдәбияты. 11 нче сыйныф. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2012 нче ел.






57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 10.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров856
Номер материала ДВ-142170
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх