Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану фәлсәфәсе

XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану фәлсәфәсе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе Эшләде: Х...
Сёрен Обю Кьеркегор Яшәгән еллары: 05.05.1813 – 11.11. 1855 Даниядә туган, фи...
Экзистенциализм Ул – философия фәнендәге бер юнәлеш. Үзәк төшенчә – экзистенц...
Экзистенциализм термины 20 нче гасыр урталарында килеп керә. Сәнгатьтәге экз...
Фәлсәфи агымнар барлыкка килүгә бәйле галимнәр Гаребтә 17 нче йөзләрдән алып,...
Экзистенция фәлсәфәсен күрсәтүче әсәрләр: 1) Мәҗит Гафуриның “Болгар кызы Айс...
М. Гафуриның “Болгар кызы Айсылу” хикәясе Газапланучы кеше образы үзәккә куел...
Ф. Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе Геройның “хәрабә” – яшьлек, матурлык, мә...
М. Хәнәфинең “Бер гөл бакчасында” хикәясе Яшәү икегә аерыла; Тормыш үзе гаҗәе...
Н. Думавиның “Су кызы” хикәясе Рухи кыйммәт төсендә гафу итә, кичерә белүне к...
Сызлану фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләрнең әһәмияте Хикәяләүче – нечкә күңелле...
Әдәбият Әмирхан Ф. Бер хәрабәдә// Әмирхан Ф. Әсәрләр: 4 том. – Казан: Тат. ки...
1 из 12

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе Эшләде: Х
Описание слайда:

XX гасыр башы татар әдәбиятында сызлану (экзистенциализм) фәлсәфәсе Эшләде: Ханова Эльвина Зөфәр кызы, МБББУ “Сарман гимназиясе” нең 11 нче сыйныф укучысы Фәнни җитәкчеләре: Ханова Нурания Вәзир кызы, Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы  

№ слайда 2 Сёрен Обю Кьеркегор Яшәгән еллары: 05.05.1813 – 11.11. 1855 Даниядә туган, фи
Описание слайда:

Сёрен Обю Кьеркегор Яшәгән еллары: 05.05.1813 – 11.11. 1855 Даниядә туган, философ, теолог һәм язучы.

№ слайда 3 Экзистенциализм Ул – философия фәнендәге бер юнәлеш. Үзәк төшенчә – экзистенц
Описание слайда:

Экзистенциализм Ул – философия фәнендәге бер юнәлеш. Үзәк төшенчә – экзистенция ( кешенең яшәве), яшәвенең төп модусы (чагылышы): курку, намус, хәл итү, карау. Кеше экзистенцияне экстремаль ситуацияләрдә аңлый (көрәш, сызлану, үлем). Экзистенция дәрәҗәсенә җитеп, кеше азатлыкка ирешә, шур ук вакытта дөньяда барган һәр нәрсәгә үзен җаваплы итеп тоя.

№ слайда 4 Экзистенциализм термины 20 нче гасыр урталарында килеп керә. Сәнгатьтәге экз
Описание слайда:

Экзистенциализм термины 20 нче гасыр урталарында килеп керә. Сәнгатьтәге экзистенциализм, икенче төрле, “ялгыз кеше трагедиясе” мәгънәсендә аңлатыла ала. Экзистенциализм фәлсәфәсе дөньяда рухи кыйммәтләр җуелуны проблема итеп күтәрә. Ләкин экзистенциалистлар кешенең чарасызлыгын – ялгызлыгын гына сурәтләп калмый, бәлки яшәештәге хакыйкаткә туры карага, тормышта үз юлыңны табарга да өйрәтә. Экзистенциализм фәлсәфәсе тормышны ике чиккә аера: эссенция баскычында кеше туа, яши, эшли, үзенә максат билгели һәм шуңа ирешергә омтыла. Ә аннан соң экзистенциалиягә төшү чоры килә.

№ слайда 5 Фәлсәфи агымнар барлыкка килүгә бәйле галимнәр Гаребтә 17 нче йөзләрдән алып,
Описание слайда:

Фәлсәфи агымнар барлыкка килүгә бәйле галимнәр Гаребтә 17 нче йөзләрдән алып, экзистенциализм исеме тирәсенә туплана торган фәлсәфи агымнар барлыкка килгән. Аларның формалашуында Б. Паскаль, Ф. Бэкон, И. Кант, Г. Гегель, Ф.Ницше, С. Кьеркегор һәм башкалар зур роль уйнаган.

№ слайда 6 Экзистенция фәлсәфәсен күрсәтүче әсәрләр: 1) Мәҗит Гафуриның “Болгар кызы Айс
Описание слайда:

Экзистенция фәлсәфәсен күрсәтүче әсәрләр: 1) Мәҗит Гафуриның “Болгар кызы Айсылу” хикәясе; 2) Ф. Әмирханның “Бер хәрабәдә” хикәясе; 3) М . Хәнәфинең “Бер гөл бакчасында” хикәясе; 4) Н. Думавиның “Су кызы” хикәясе.

№ слайда 7 М. Гафуриның “Болгар кызы Айсылу” хикәясе Газапланучы кеше образы үзәккә куел
Описание слайда:

М. Гафуриның “Болгар кызы Айсылу” хикәясе Газапланучы кеше образы үзәккә куелган. Айсылу матурлык, идеал дәрәҗәсендә итеп сурәтләнә, хикәяләүче аны фәрештәгә тиңли. (Гомумән, мондый тип әсәрләрдә кыз образы янәшәсендә “фәрештә” сүзе һәрвакыт кулланыла һәм үзенчәлекле ачкыч вазифасын үти). Айсылу гади кыз гына түгел.Ул – Болгар кызы. Автор басым ясап, Айсылуның дөньядан китүен милләт үлеме белән тиңли, кыз образын символга әйләндерә. Айсылуның үлемендә тормышны гаепләү көчле.

№ слайда 8 Ф. Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе Геройның “хәрабә” – яшьлек, матурлык, мә
Описание слайда:

Ф. Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе Геройның “хәрабә” – яшьлек, матурлык, мәхәббәт, байлык, тәртип... җимрекләре белән очрашу моменты - тормыш мәгънәсенә төшенү, яшәүнең чиклелеген аңлау; Хәрабә – җимереклек.

№ слайда 9 М. Хәнәфинең “Бер гөл бакчасында” хикәясе Яшәү икегә аерыла; Тормыш үзе гаҗәе
Описание слайда:

М. Хәнәфинең “Бер гөл бакчасында” хикәясе Яшәү икегә аерыла; Тормыш үзе гаҗәеп матур гөл бакча итеп сурәтләнә; Берничә тормыш ситуациясен тергезеп, кешеләрнең төрле яшьтә, төрлечә экзистенциягә килү вариантларын күрсәтә, моның котылгысызлыгына ишарә ясала; Кешегә күтәрә алмаслык авырлык, кайгы килгән мәл – экзистенциягә аяк басу, хакыйкатьне аңлау моменты.

№ слайда 10 Н. Думавиның “Су кызы” хикәясе Рухи кыйммәт төсендә гафу итә, кичерә белүне к
Описание слайда:

Н. Думавиның “Су кызы” хикәясе Рухи кыйммәт төсендә гафу итә, кичерә белүне күрсәтә. Явызлыкка явызлык белән җавап кайтару чылбырын гафу итү өзә.

№ слайда 11 Сызлану фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләрнең әһәмияте Хикәяләүче – нечкә күңелле
Описание слайда:

Сызлану фәлсәфәсен чагылдырган әсәрләрнең әһәмияте Хикәяләүче – нечкә күңелле, сизгер, башкалар җанындагы һәр тирбәнешне үз йөрәге аша уздыручы, матурлыкны бәһали алыр дәрәҗәдә нәзакәтле, тәрбияле, уйланучы һәм борчылучы, эстет һәм философ төсле сурәтләнә. Шуның белән укучысының күңелен яулый, аның да эчке дөньясына үтеп керә, тормыш-яшәеш турында уйланырга мәҗбүр итә, һәм дә кызыксыну хисләре уята.

№ слайда 12 Әдәбият Әмирхан Ф. Бер хәрабәдә// Әмирхан Ф. Әсәрләр: 4 том. – Казан: Тат. ки
Описание слайда:

Әдәбият Әмирхан Ф. Бер хәрабәдә// Әмирхан Ф. Әсәрләр: 4 том. – Казан: Тат. кит. нәшр. , 1984. 1 нче том, 149-156 б. Гафури М. Болгар кызы Айсылу// Гафури М. Сайланма әсәрләр: 4 том. – Казан: Тат. кит. нәшр. , 1983. 3 нче том, 155-156 б. Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX гасыр башы татар прозасы. – Казан :, Татар. кит. нәшр., 2003. – 80- 115 б. Заһидуллина Д. Татар әдәбияты. Теория. Тарих/ Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов,Т. Ш. Гыйләҗев. – Казан: Мәгариф, 2004. 91, 92

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 26.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров382
Номер материала ДВ-380465
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх