Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Газета о татарских поэтах: Мусе Джалиле, Фатихе Кариме, Абдулле Алише
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Газета о татарских поэтах: Мусе Джалиле, Фатихе Кариме, Абдулле Алише

библиотека
материалов

Ш а г ы й р ь г а и л ә с е


Кешенең иң зур бәхете- гаиләсе.

Ә гаиләнең нигезен мәхәббәт тәшкил итә. Җир йөзендә бу хистән мәхрүм кеше юктыр, мөгаен. Еш кына мәхәббәт, гаилә тормышы зур сынаулар, газаплар аша үтә.Илдә булган давыллы, шомлы еллар, сугышлар, шәхес культы күп гаиләләрне зур сынаулар алдына куя. Язмыш җиле аларны аерса да, алар мәхәббәт дигән олы хискә тугры булып калганнар. Чын мәхәббәт- матур һәм көчле күренеш. Ул яраткан кешеңә тирән ихтирам, дуслык, җаваплылык хисе һәм аны төрле авырлыклардан саклап калырга тырышу.

Без М. Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алишны сугыш батыры, талантлы шагыйрьләр буларак беләбез. Аларның гаиләләре белән танышу бер күркәм эш булыр.


М.Җәлилләр гаиләсе.

Алар 30нчы еллар башында Мәскәүдә танышалар. Бер кичәдә Мәскәү кызы Әминәнең күзе бер тере, бик мөлаем, кара чәчле, чем-кара күзле егеткә төшә. Муса да үзен бик тыйнак тоткан. Зифа буйлы, нәфис ак битле, акыллы кызга игътибар итми калмый. 5-6 елдан соң алар кабат очрашалар. Бу очрашудан соң алар бүтән аерылмыйлар. Гаилә коралар. 1937 елда кызлары Чулпан туа. 1939 елга кадәр Мәскәүдә яшиләр. Казанда Татар опера һәм балет театры ачылгач, Мусаны эшкә чакыралар.Ул гаиләсе белән күченеп кайта. Ләкин бәхетле гаилә булып озак яшәргә язмаган икән. 1941 ел, июнь. Сугыш... Ире Мусаны озатканда аңа 28 яшь була. Кулында 4 яшьлек кызы Чулпан. Арада хатлар йөри башлый. 1942 елда хатлар өзелә. Бераздан “хәбәрсез югалды” дигән рәсми кәгазь килә. 1943 елда Әминә әти-әнисе янына Мәскәүгә кайтып китә. Тормыш авыр. Ачлык. Бераздан ачыклана: Муса исән, Германиядә яши. Гаиләгә шик төшә. Газаплы көннәр башлана


Аралар ерагайса да...

Аралар ерак, ләкин күңелләр якын. Мәхәббәт шундый чакларда сынала да. “Хат – ярты күрешү” ди безнең халык. Күңелләрне җылытучы, өмет, шатлык бирүче хатлар йөри башлый. Ләкин хатларның соңгылары адресатларына барып җитә алмый. Сәбәпләре билгеле.



hello_html_m529cbf5.jpg


М.Җәлил хаты. Язылмый калган әкият.

1942 елның 15 феврале. Муса Җәлилнең кызына 5 яшь. Әтисе аңа фронттан болай дип яза:

“Мин синең өчен бик кызыклы әкият уйлап чыгардым, алтын әтәч турында. Аның артыннан фашистлар куалар, әмма үзләре тозакка эләгәләр...” Шул ук елның 24нче мартында язылган хатында да Муса бу турыда искә төшерә: “Кадерле Чулпаным!.. Мин яңа гына сугыш сызыгыннан кайттым. Сугыштан соң дуслар белән әтәч шулпасы ашадык. Ә менә сиңа ышандырган әтәч турында язарга һич вакыт таба алмыйм. Мин аны язармын. Ул- сугыш һәм әтәч турында бик кызыклы хикәят...” Башка хатларыннан да күренгәнчә, Җәлил алтын әтәч турында ниндидер кызыклы әкият уйлап чыгарган, ләкин аны кәгазьгә язарга вакыт кына таба алмаган... Чулпан исә әтисе вәгъдә иткән әкиятне бик көткән, үзе дә алтын әтәч турында төрле кызыклы хәлләр уйлап чыгарган. Әмма Җәлилнең әкияте язылмый калган.

Ә бәлки сез, укучылар, аны язып карарсыз?

hello_html_75d0d82c.jpg


Алиш мәхәббәте. Алиш гаиләсе.

Троицк якларында туып үскән гүзәл кыз Рокыя белән бәйләнә аның тормыш юлы. Икесе дә чибәр, шат күңелле. 1934 елда тыйнак кына туй ясап, гаилә корып җибәрәләр. Башкаларны сокландырырлык тату, бәхетле тормыш башлыйлар. Алиш гаилә тормышына бик җитди һәм җаваплы карый. Хатыны Рокыяга күп яклап ярдәм итәргә тырыша. 1935 елда уллары Алмаз, ә 1938 елда икенче уллары Айваз туа. Алиш бәхетле әти, кайгыртучан, ярдәмчел ир булып яши. 1941 елның җәе. Алиш пединститут тәмамларга җыена. Ил өстенә килгән сугыш барысы да үзгәртә, бәхетләрен җимерә.

hello_html_m4cc574f1.jpg


Рокыя ханым уллары Алмаз һәм Айваз белән.

Абдулла Алиш хаты.

“... без ярты ел Берлин төрмәсендә утырдык. Суд 7 февральдә 44 елда Дрездендә булырга тиеш.

-Килдем, көрәштем, киттем. Күрәсең, безнең язмыш шундый. Без соңгы сулышкача үз халкыбызга турылыклы калабыз. Аһ, ничек яшисе килә, сезне-кадерлеләремне күрәсе һәм бөтен кичергәннәрне сөйлисе килә. Язылган һәм уйланылган күп нәрсәләр үзебез белән китә... Бик каты үбәм. Бигрәк тә минем Алмаз белән Айвазны. Бәхил булыгыз, сезнең турылыклы улыгыз А.Алиш 28.01.44.


Ф.Кәримнәр гаиләсе.

Фатих белән Кадрия –яшьтәшләр.

Кадрия Петербургта дөньяга килгән. Алар Казанда җир төзү техникумында укыганда танышалар. Аларның икесенә дә Ходай язу сәләте биргән. Кеше сокландырырлык бәхетле гаилә корыла. 1935 елда кызлары Ада,ә 1937 елда Ләйләнең тууы зур шатлыклы вакыйгалар... Ләкин бәхетле гаилә күгендә болытлар куера. 1938 елның гыйнвар аенда фатихны кулга алалар. 3 ел буе ул үзенең нахакка гаепләнүен исбат итә, 1941 елны азат ителеп, бер айдан сугышка китеп бара. Кадрия 2 нәни баласы белән ялгыз кала. Күпме авырлыклар, кимсенү, җәберләүләр кичерә ул. Иренең гаепсез, батыр йөрәкле солдат булуына күпме ышаныч, өмет сыйган аның йөрәгенә. Нинди генә авыр чаклар булса да, зарланмый. “Без түзәрбез, тик син генә исән тор” дип тели. Кадрия –бик сабыр холыклы, тыйнак, сөйкемле кеше. Ул балалар язучысы, оста тәрҗемәче.

hello_html_3f0610f6.jpg

Фатих Кәрим хаты.15 февраль 1943ел.

Сөекле Кадриям, күз-нурларым- кызларым! Сезгә сагынычлы сәлам. Шулай ук мине сораганнарга сәлам. Үзем хәзергә исән-сау. Тик язарга гына вакыт аз. Мин “Разведчик язмалары” дигән повесть яздым һәм аны “Совет әдәбияты” журналына җибәрдем. Ә “Үлем уены” поэмасы барып җиттеме икән, сорашып бел әле. Күп хәбәрләр белән озын хат яз. Сагынып Фатихың.


Сагыну хисләре шигъри юлларга төрелә. Яраткан, сөекле хатыннарына багышланган әсәрләр иҗат ителә.

Ниһаять илгә Җиңү килде. Ватанны саклаучылар туган илләргә әйләнеп кайтты. Күпләр сугыш кырында ятып калды. Җәлил һәм Алиш фашист палачы кулыннан һәлак булды, Фатих Кәрим – фашист пулясы корбаны. Гаиләләргә зур кайгы килде. Балалар ятим, хатыннар тол калды. Калган гомерләрендә алар якыннарын сагынып, хөрмәт итеп, алрның рухына тугрылыклы булыпяшәделәр. Ә күңелдә хатирәләр яңара.

Истәлек-хатирәләр.

Әминә Җәлилова истәлеге.

“Муса бер генә минутын да әрәмгә үткәрми иде. Бөтен эшләре ихлас, чын, үзе ышанган эш иде. Ул нык иде, ул үзен-үзе чыныктырды.”


Кадрия Ишукова хатирәләре.

“Фатих- өлгер, пөхтә, таләпчән, хезмәт сөючән, киң күңелле, игътибарлы, чыдам, кайгыртучан, гаҗәеп ярдәмчел кеше иде.”


Рокыя ханым истәлекләре.

“Семьяда, көнкүрештә зур ярдәмче, киң күңелле, бик гади, кешелекле иде Алиш. Ул балаларны бик ярата иде. Алмазым, Айвазым дип, матур сүзләр әйтеп иркәли-сөя. Алар белән мәш килә. Әкиятләр сөйли, үзе язган әкиятләрне укый иде... Алиш кебек кеше юктыр.”


Фатих – Кадрия, Муса- Әминә, Алиш- Рокыя. Халкыбызның сөекле уллары тиңдәшсез батырлыклар эшләде. Барысы да гаиләләре, аларның якты киләчәге хакына гомерләрен бирделәр. Нинди генә шартларда да алар Кеше булып кала алдылар. Бүгенге көндә гүзәл ханымнар бакый дөньяга күчтеләр. Аларның сабырлыгы, тырышлыгы, уңганлыгы, ирләренә булган хөрмәте, мәхәббәте күпләрне сокландыра. Балаларын үстереп, белем, яхшы тәрбия биреп, тормыш юлына чыгардылар.Шагыйрьләрнең мирасын саклап, барлап,аларны халыкка җиткерүдә дә зур хезмәт куйдылар. Балалары, оныклары да аларны онытмыйча, тирән хөрмәт белән искә алып яшиләр.

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” диләр. Җәлилләр, Алишлар, Кәримнәр гаиләсе бүгенге яшьләргә дә үрнәк булып хезмәт итсен иде! Аларның якты рухлары рәнҗемәсен, тормышыбызга җылылык, нур сибеп торсын!



Краткое описание документа:

Шагыйрь   гаил ә се

 


Кешенең иң зур бәхете- гаиләсе.

 

Ә гаиләнең нигезен мәхәббәт тәшкил итә. Җир йөзендә бу хистән мәхрүм кеше юктыр, мөгаен. Еш кына мәхәббәт, гаилә тормышы зур сынаулар, газаплар аша үтә.Илдә булган давыллы, шомлы еллар, сугышлар, шәхес культы күп гаиләләрне зур сынаулар алдына куя. Язмыш җиле аларны аерса да, алар мәхәббәт дигән олы хискә тугры булып калганнар. Чын мәхәббәт- матур һәм көчле күренеш. Ул яраткан кешеңә тирән ихтирам, дуслык, җаваплылык хисе һәм аны төрле авырлыклардан саклап калырга тырышу.

 

Без М. Җәлил, Ф.Кәрим, А.Алишны сугыш батыры, талантлы шагыйрьләр буларак беләбез. Аларның гаиләләре белән танышу бер күркәм эш булыр.

Автор
Дата добавления 29.11.2014
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров343
Номер материала 162364
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх