Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Гәбделҗәббар Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт

Гәбделҗәббар Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Гәбделҗәббар Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт

Гәбделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына ,ягъни шагыйрь үзе исән вакытка яки үлгәннән соңгы беренче елларга туры килә.Бу башлангыч иң элек күренекле мәгърифәтчеләребезнең эшчәнлегенә барып тоташа. Мәсәлән,1859 елдаСалихҗан Кукляшев тарафыннан чыгарылган “Дивани хикәяти татар “дип аталган мәгълүм хрестоматиядә, автор исеме күрсәтелмичә,Кандалыйның бер шигри парчасы басылган булса, алтмышынчы елларның башында ук Хөсәен Фәезханов “Рисәләи –л- иршад” поэмасының хәзер фәнгә мәгълүм булган бердәнбер күчермәсен җентекләп өйрәнә һәм аның катлаулы текстына хашия- лексик аңлатма төзи, 1870 елда Рус география җәмгыятенең Оренбург бүлеге язмаларында И.Покровский бастырган татар һәм башкорт халык җырлары арасында Кандалыйныкы булуы шик тудырмыйторган алты шигырь(280 юлдан артык шигъри текст) дөнья күрә.1880 һәм 1881 елларда Казан университеты типографиясендә шагыйрьнең “Мәгъшукамә” дип исемләнгән әсәре, авторы күрсәтелмәгән хәлдә, аерым китап рәвешендә ике мәртәбә басылып чыга.

Шагыйрь әсәрләрен фәнни планда махсус җыю, пропагандалау,үз чоры өчен текстологик югары сыйфатлы бастырып чыгару эше иң беренче чиратта Каюм Насыйри исеме белән бәйле.”Фәвакиһ-ел-җөләсә фи-л- әдәбият” китабында исә мәшһүр “Сәхипҗамал”, “Фәрхи” әсәрләре һәм тагын башка шигырь текстлары (барлыгы 1502) басылудан тыш, бернче мәртәбә язучының тулы исеме аталып, аның иҗатына кыскача гына булса да бәя дә бирелә.Мәсәлән, моны галимнең: “ Бу мәзкүр әбиатның имля вә иншасы байтак яхшы төзелгәндер.Шул җәһәтдән игътибар кылынды.Мәрхүм Габделҗәббар – шагыйрь адәм имеш”,- дигән кыскача ремаркаларыннан күрергә мөмкин.

Гәбделҗәббар Кандалый мирасында гәүдәләнгән зур каршылыкның табигатен дәрес аңлар өчен безгә шул иҗатта яктыртылгн темаларга мөрәҗәгать итү дә җитә, әлбәттә.

Биография материалларыннан күренгәнчә ,гел мәхәббәт җырчысы сыйнфатында танылган . Ул татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт тематикасы белән бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән замнда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште.Ләкин аның бу юнәлештә узган юлы да турыдан гына бармады. Чөнки ул,чын-чыннан әдәби әсәр язу эшенә традицион иске әдәбият- суфичылык әдәбияты позициясеннән чыгып тотына.

Мәхәббәт хисен, аның көчен тасвирлауда шагыйрь ирешкән казанышлар хакында фикер йөрткән вакытта, аларның табигатен бары конкрет сөю хисе көченә,теге яки бу каләм иясенең әдәби мөмкинлекләренә кайтарып, шулар белән генә чикләп куярга ярамый. Шагыйрьнең мәхәббәткә карата булган мөнәсәбәте аның иҗтимагый позициясенә бәйле икәнлеген раслый торган дәлилләрнең башка төрләре дә бар. Кандалый кеше матурлыгын чын- чынлап олылый, аның физик гүзәллеген күреп, тоеп сокланыр өчен сүз сәнгатенең генә җитеп бетмәвен яхшы сизә. Шуңа күрә ул мәгъшукасының кыяфәтен рәссамнардан ясатуны хыял итә:

Йә сурәтең ясатырга

Барыйм микән лә нәкъкашка?

( “ Сахибҗамал,”XVII )

Ләкин сөйгән ярның матурлыгын күрә белгән, чын гүзәллектән соклана алган Кандалыйга мәгъшуканың сынын шулай рәсемдә тудыру бәхете насыйп булмый. Шагыйрь сурәтне сүзләр ярдәмендә генә ясау белән канәгатьләнә, һәм бу юнәлештә ул традицион кара кашлар ,алсу йөзләр, ак якутлар, нәргис күзләр ярдәмендә тасвирлап, гүзәл кыз рәсемен тудырудан тыш, аңа хәтле әдәбиятыбызда мисалы күрелмәгән кыю, тоеп сокланырлык конкрет образлар тудыра. Шагыйрьдә мәхәббәт хисенең дини ритуаллардан өстен куелуы Аллага ышанычка каршы куелуга кадәр барып җитә яза.Мондый фактларны бер “Фәрхи”әсәре өчен генә хас ялгызак күренеш дип карарга ярамый.Мәхәббәтне ул үлемнән өстенрәк куя.

Гыйшыклык мисаледер яхшы гөлдер,

Алалмасаң ахыры бер үлемдер...

(“Мәгъшукнамә “ )

Мәхәббәтне болай “мәңгелек категория “итеп карарга омтылу Кандалыйның Бәдига исемле бер кызга багышланган шигырендә гаять образлы һәм көчле әйтелгән.

Ки мән дәхи бу арага тезелдем,

Бәдигам!”- дип өзелдем лә,өзелдем!

(“ Сөйгәнемә инанмасаң Бәдига...”)

Кандалый иҗатында символик һәм аллегорик образлар да шактый.

Тулган ай дик йөзең матур икәндер,

Ике битең кояш дик нур икәндер.

Кашың кара сызылган күз өстендә,

Яңа ай дик һавада күк йөзендә –дип Сахипҗамалның гүзәллеген табигатьтәге ай, кояш образлары белән чагыштыра.Баш героинясы- Парау авылының кызы Сахипҗамалны Кандалый бик югары күтәреп , чын йөрәктән чыккан тирән кичерешләр, кайнар тойгылар белән тасвирлый.

Матур сүзләр өсте- өстенә өеп хис “ябырылдыру” да, гашыйкның мәгъшукасына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә.

Кандалыйның әдәбиятыбызда тоткан мөһим урыны, безнеңчә, Мәхәббәт дигән гаҗәп хикмәтле , серле һәм олы күренешне әдәби фикер урталыгына төп әдәби герой сыйфатында куя һәм соклангыч итеп гәүдәләндерә алуыннан гыйбарәт. Хатыннарны өчәү- дүртәү итеп асраса да(полигамчы – күпсөяр) ,Кандалыйның чын мәхәббәте бер генә – Сәхибҗамал! Шагыйрьнең беренче хатыны- Гөлбостан абыстай, ихтимал, өйләнешкән чакта гына егет кешене бераз мавыктырган,шуңа күрә исеме иренең бер –ярылы шигырьләрендә генә очрый. Хәлимәкәйгә багышланган шигырьләрнең дә халыкта киң таралмавы шундый ук нәтиҗәгә нигез бирә.Әмма әдәби яктан иң көчле әсәрләренең берсендә чын-чынлап табыну объектына әверелгән Фәрхигә килсәк, мәсьәлә катлаулырак, ләкин ике әсәрнең дә нигезендә бер үк хис һәм кичерешләр ята.

Әдәбиятка Кандалый алып килгән яңалык- яңа тематика, яңа герой, яңача сөю хисе дигән , бер карауга үтә шәхси , интим күренешне шәхес бәхете , аның бәхеткә хокукы, шуларның һәммәсе аша кешенең җәмгыятьтәге дәрәҗәсе дигән зур киңлекләргә алып чыкты.









Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 26.09.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров32
Номер материала ДБ-214451
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх