Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Герой пионерлар турында презентация

Герой пионерлар турында презентация

  • Начальные классы
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.Т. Герой пионерлар
Шепетовка авылына фашистлар бәреп кергәч , Валя партизан отрядының иң кыю раз...
Ленинград пионеры Саша Ковалев моряк булу турында хыяллана. Ләкин Бөек Ватан...
 ГЕРОЙ ПИОНЕР ЛИДА МАТВЕЕВА
1941 нче елның җәендә, мәктәптә укулар тәмамлангач, Ленинград кызы Лида Матв...
Бөек Ватан сугышы... Фронт сызыгы Мәскәүгә якынайганнан-якыная бара. Башкала...
Бөек Ватан сугышы... Галяның туган авылы — Ленинград өлкәсендәге Лужск район...
Лукино авылын фашистлар басып алгач, Лёня партизанлыкка китә. Разведкага йөри...
Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада – бронза орденнар...
Зина Портнова Ленинград кызы. 7 нче классны тәмамлагач, җәйге каникулга Бело...
Батыр бер үләр, ..... кеше өчен үләр. Батыр үзе өчен туар, ..... куркак мең ү...
Батыр бер үләр, куркак мең үләр. Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. Батырлы...
1 из 26

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.Т. Герой пионерлар
Описание слайда:

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Әхмәтшина Л.Т. Герой пионерлар

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 Шепетовка авылына фашистлар бәреп кергәч , Валя партизан отрядының иң кыю раз
Описание слайда:

Шепетовка авылына фашистлар бәреп кергәч , Валя партизан отрядының иң кыю разведчигына әйләнә. Командование өчен кирәкле мәгълүматлар алып кайта. , өлкәннәр белән беррәттән бәрелешләрдә катнаша. Кыюлыгы өчен орденнар, медальләр белән бүләкләнә.Ә 1958 нче елның 27 нче июнендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игълан ителә.Шепетовкада пионер-партизанга һәйкәл куела .Валя Котикның батырлыгы турында Г.Надзарованың “Кыюлар үлмиләр” исемле китабыннан укый аласыз. Валяның әнисе А.Р.Котик язган “Ул пионер иде “ дигән китап та сезгә күп нәрсә турында сөйләр.

№ слайда 4
Описание слайда:

№ слайда 5 Ленинград пионеры Саша Ковалев моряк булу турында хыяллана. Ләкин Бөек Ватан
Описание слайда:

Ленинград пионеры Саша Ковалев моряк булу турында хыяллана. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлана. Саша дөм ятим кала. Фронттан әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килгән көнне, йортларына бомба төшеп, әнисе дә үлә. Малай, пионер галстугын куенына яшереп, фронтка китәргә ниятли. Төньяк флоты өчен юнгалар хәзерли торган мәктәпне тәмамлагач, Саша торпеда катерының мотористы итеп билгеләнә. Бервакыт бик каты бәрелештә, снаряд тиеп, катерның коллекторы тишелә. Эссе су һәм кайнап торган май ургылып ага башлый. Шул минутта мотор шартларга тиеш! Саша күкрәге белән тишекне томалый. Корабль исән кала. Яшь пионер Саша Ковалев батырларча һәлак була. Саша Ковалев исән чагында Кызыл Йолдыз ордены һәм Ушаков медале белән бүләкләнә. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены аңа һәлак булгач бирелә. Заполярьедагы Североморск шәһәренең бер урамы Ковалев исемен йөртә. Ә Баренц диңгезе ярындагы Гранитный поселогында яшь геройга һәйкәл куелган.(слайд)  

№ слайда 6  ГЕРОЙ ПИОНЕР ЛИДА МАТВЕЕВА
Описание слайда:

ГЕРОЙ ПИОНЕР ЛИДА МАТВЕЕВА

№ слайда 7 1941 нче елның җәендә, мәктәптә укулар тәмамлангач, Ленинград кызы Лида Матв
Описание слайда:

1941 нче елның җәендә, мәктәптә укулар тәмамлангач, Ленинград кызы Лида Матвеева Мәскәү янындагы Иваново авылына әбиләренә кунакка килә. Җәйге ялны су кереп, болында чәчәк җыеп, әбисе янында рәхәттә генә уздырасы бит. Ләкин туган илебезгә куркыныч яный. Бөек Ватан сугышы башлана. Гитлерчы фашистлар, үз юлларында бөтен нәрсәне кыра-җимерә, Руза шәһәре янына ук килеп җитәләр. Иваново авылын басып алалар. Беркөнне Лида, өй түбәсендәге кечкенә тәрәзә аша тирә-юньне күзәтеп утырганда, авылга ике танкның керүен күрә. Башта ул аларны фашист танклары дип уйлый. Аннары күрә — безнекеләр. Совет танкларын гитлерчылар да күреп алалар һәм чокырда аларга тозак коралар. Кыз боларны күзәтеп тора һәм, тиз генә өй түбәсеннән төшеп, танкларны кисәтергә йөгерә. Танкистлар аңа рәхмәт әйтәләр һәм, фашистларга пулеметтан ут ачып, туп-туры чокырга юнәләләр. Танклар авылдан исән-имин чыгып китә. Фашистлар исә Лиданы искәреп калалар. Обер-лейтенант аннан сорау ала. Ләкин кыз аларга җавап бирергә дә теләми. Лиданы асарга алып китәләр. Үлгәндә дә ул дошманга сер бирми. Үлемнән куркуын да, яшисе килүен дә гитлерчы-ларга сиздерми. Үзен чын батырларча тота.  

№ слайда 8 Бөек Ватан сугышы... Фронт сызыгы Мәскәүгә якынайганнан-якыная бара. Башкала
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы... Фронт сызыгы Мәскәүгә якынайганнан-якыная бара. Башкалабыз янындагы Осташево авылында фа-шистларга каршы көрәшү өчен истребительләр батальоны тө-зелә. Пионер Толя Шумов шул батальонга языла. Батальон ил-басарларга каршы арысландай сугыша, аннары урманга күчә һәм партизаннарга барып кушыла. Толя Шумов, партизаннар белән бергә, юлларга миналар куя, дошманның корал складларын, сугыш кирәк-яраклары тө-ялгән машиналарын шартлата. Толя кыю разведчик һәм элем-тәче була. Фашистларның борын төбендә үк листовкалар ябыштырып йөри. Бервакыт Толя фашист офицерының «күңелен күрә». Мунча ягып, офицерны мунча керергә чакыра. Тегесе юынган арада, аның бик кыйммәтле документлар салынган кыр сумкасын эләктереп урманга тая. Полицайлар малайны бик озак эзәрлеклиләр. Ниһаять, то-тып алалар. Гестапода Толяны кыйныйлар, каты җәзалыйлар. Әмма батыр пионер иптәшләрен сатмый. Фашист илбасарларга каршы көрәштә күрсәткән батыр-лыгы өчен Толя Шумов, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә.

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10 Бөек Ватан сугышы... Галяның туган авылы — Ленинград өлкәсендәге Лужск район
Описание слайда:

Бөек Ватан сугышы... Галяның туган авылы — Ленинград өлкәсендәге Лужск районы Тарковичига фашистлар басып керә. Пионерка Галя Комлева илбасарларга буйсынырга теләми һәм көрәшчеләр сафына баса. Ул ел ярым дәвамында партизаннар элемтәчесе вазифаларын үти. Караңгы төннәрдә япа-ялгызы карурманнар аша узып партизаннарга азык-төлек ташый, кирәкле хәбәр-ләрне җиткерә. Үзе листовкалар язып, аларны коймаларга ябыштыра. Фашистлар батыр пионерның эзенә төшәләр һәм кулга алалар. Галя Комлеваны гестапода ике ай буе җәзалыйлар, партизаннарның кайдалыгын әйттерергә телиләр. Кызны һәр көнне аңын югалтканчы кыйнап, камерага кертеп ыргыталар. Иртәгесен тагын шундый ук хәл... Ләкин аның авызыннан бер сүз дә ала алмыйлар. 1943 нче елның 20 нче февралендә гестапочылар партизан кызны аталар. Фашистлар Германиясен җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм ит-кәндә, Галя Комлева, үлгәннән соң, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Совет флотының бер судносына Галя Комлева исеме бирелгән.

№ слайда 11
Описание слайда:

№ слайда 12 Лукино авылын фашистлар басып алгач, Лёня партизанлыкка китә. Разведкага йөри
Описание слайда:

Лукино авылын фашистлар басып алгач, Лёня партизанлыкка китә. Разведкага йөри, өлкәннәр белән бергә дошман поездларын шартлатуда ,күперләрне, юлларны җимерүдә, корал складларын юк итүдә катнаша, сугыш кырыннан яралыларны алып чыгуда булыша.Ә бервакыт чираттагы задание үтәп кайтышлый, Лёня ерактан немецларның штаб машинасын күреп ала. Машина якынлашкач, яшеренгән җиреннән граната ыргыта. Шулчак кабинадан кулына калын портфель тоткан гитлерчы атылып чыга. Лёня ата-ата аны куа китә. Шактый озак йөгергәннән соң малайның соңгы пулясы фашистны аяктан ега.Аның портфелендә бик тә әһәмиятле документлар булып чыга. Лёня Голиков 1943 нче елның 24 нче январенда , фашистлар белән каты бәрелеш вакытында һәлак була.1944 нче елның 2 апрелендә аңа Советлар Союзы исеме бирелү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителә. Ә Лёняның батырлыгы турында күбрәк беләсегез килсә, Ю.М.Корольковның «Партизан Лёня Голиков” дигән китабын укып таныша аласыз.

№ слайда 13
Описание слайда:

№ слайда 14 Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада – бронза орденнар
Описание слайда:

Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада – бронза орденнар һәм медальләр. Белоруссиядәге Станьково авылы тирәсендә ташланган фашист десантын Марат беренче булып күреп ала.Безнең сугышчыларга аны кулга алуда ярдәм итә. Сугыш башланганда ул 4 нче класста укый. Фашистлар Маратлар мәктәбен казарма итәләр. Әнисен фашистлар җәзалап үтергәч, Марат партизаннар янына урманга китә. Анда отрядның сугышчан заданиеләрен үти, бәрелешләрдә, күперләрне шартлатуда катнаша. Озакламый чираттагы разведка ваытында аны фашистлар чолгап ала. Яшь партизанны тереләй кулга төшерергә телиләр Марат соңгы патронына кадәр атыша., унлап немецны юк итә.Марат Казей дошман кулына тереләй бирелергә теләми. Соңгы гранатасы белән ул үз- үзен шартлата. Марат Казей үлгәннән соң I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.Бераз соңрак Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Маратның үлемсез батырлыгы В.Морозов китабында аеруча тулы итеп тасвирлана.

№ слайда 15
Описание слайда:

№ слайда 16 Зина Портнова Ленинград кызы. 7 нче классны тәмамлагач, җәйге каникулга Бело
Описание слайда:

Зина Портнова Ленинград кызы. 7 нче классны тәмамлагач, җәйге каникулга Белоруссиягә әбисенә кунакка китә. Ул офицерлар ашханәсенә урнаша һәм яшерен генә азыкларны агулый. Шулай Зина 100 фашистны үтерә. Аннан соң партизаннар отрядына китә һәм кыю разведчик була. Отрядта аны комсомолга алалар. Бервакыт, сугышчан задание үтәгәндә, Зинаны фашистлар тотып алалар. Аны озак кына җәзалыйлар, ләкин кыз берни дә әйтми. Сорау алган вакытта немец офицеры Зинага пистолет белән яный һәм ялгыш пистолетын өстәлгә куя. Зина тиз генә пистолетны ала да немецка ата. Аннан икенче офицерны үтерә. Шуннан соң аягы белән тәрәзәне тибеп вата да сикереп тышка чыга. Ләкин дүртенче тапкыр ата алмый: патроны бетә. Зинаны тотып алалар. Аны бик каты җәзалыйлар һәм атып үтерәләр.

№ слайда 17 Батыр бер үләр, ..... кеше өчен үләр. Батыр үзе өчен туар, ..... куркак мең ү
Описание слайда:

Батыр бер үләр, ..... кеше өчен үләр. Батыр үзе өчен туар, ..... куркак мең үләр. Батырлыкта - ..... исеме үлмәс. Батыр үзе үлсә дә , ..... кулың белән күрсәт. Батыр егет - ..... беленер. Батыр ярасыз ..... - ил күрке. Батыр яуда .....- яра да килешә. Батырлыгыңны ..... матурлык. Батырга ..... булмас.    

№ слайда 18 Батыр бер үләр, куркак мең үләр. Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. Батырлы
Описание слайда:

Батыр бер үләр, куркак мең үләр. Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр. Батырлыкта – матурлык. Батыр үзе үлсә дә , исеме үлмәс. Батыр егет - ил күрке. Батыр ярасыз булмас. Батыр яуда беленер. Батырлыгыңны кулың белән күрсәт. Батырга яра да килешә.    

№ слайда 19
Описание слайда:

№ слайда 20
Описание слайда:

№ слайда 21
Описание слайда:

№ слайда 22
Описание слайда:

№ слайда 23
Описание слайда:

№ слайда 24
Описание слайда:

№ слайда 25
Описание слайда:

№ слайда 26
Описание слайда:

Краткое описание документа:

Укытучы сүзе:      Бүген 2-4 нче сыйныф укучылары катнашында «Батыр да, язучы да”дигән А.Алиш иҗатына багышланган  бәйге  карап китәрсез.

 Бәйгене  башлыйбыз!

Уенда ике команда катнаша: һәр командада 4 әр укучы. Алар үзләренә исемнәр дә уйладылар:

 Беренче  команда- “Тапкырлар”

Икенче  команда- “Зирәкләр”.

Уенчылар үз урыннарын алалар.

Исәп- хисап алып бару өчен бүгенге уенда хөкемдарлар да катнаша. Таныштыру.

1.      Уеныбызның беренче туры. “Танышу”.

Уенчылар үз урыннарын алалар.

Һәр команданың катнашучы укучысы үзе белән таныштыра. Бу бәйгедә сөйләме иң кызыклы дип табылган команда 5 балл белән бәяләнә. “Тапкырлар” командасы башлый.                           

Тапкыр җиңәр, оттырмас.                                        

 Сезгә куып тоттырмас.                                             

 “Зирәкләр”.        

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик чын зирәк бик сирәк.

          2. Икенче тур. “Тел шомарту”.

 Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап биререгә кирәк. Әгәр дә сорауны белмәсәгез, “белмим” дибез. Һәрбер дөрес җавапка 1 балл. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл.       

2тур.“Зирәк ләр” башлый.    

 1.Без яшәгән район. (Әлки)

2. Татарстанның башкаласы. (Казан.)

3. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)

4. Бер тәүлектә ничә сәгать? (24)

5. Бал яратучы хайван. (Аю.)

 6. Кышның соңгы ае. (Февраль.)

7. Олысы да кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә.)

8. “Шүрәле” әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)

9. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)

10. Ел календаренда тугызынчы ай. (Сентябрь.)

11. Казан баскетбол командасынын исеме. (УНИКС)

12. Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке.)

2тур. “Тапкырлар” га сораулар.    

 1. Без яшәгән республика. (Татарстан.)                         

 2. Бер елда ничә ай? (12.)

3. Тавыклар яратучы хайван. (Төлке.)                             

 4. Көзнең соңгы ае.(Ноябрь.)

5.  Бер кискәнче ничә кат үлчәргә кирәк? (җиде)

6. “Туган тел” шигырен кем язган? (Г. Тукай.)                 

7. Озын койрыклы кош. (Саескан.)

8. Казан хоккей командасының исеме. (“Ак барс”.)      

 9. Бер сәгатьтә ничә минут? (60.)

10. Колакчынлы жылы баш киеме. (Бүрек)

11. Гыйнварда ничә көн? (31)

12. Мехтан тегелгән кышкы кием. (Тун)

 3. Өченче тур. “Безнең кунагыбыз”.

Экранда кроссворд күрсәтелә.Укучылар табышмакларга җаваплар табалар. Табышмакларның җаваплары А.Алиш әкиятләреннән алынган әкият геройлары. Һәр команда капитаннары  табышмаклар әйтәләр һәм кроссвордны чишәләр. Кроссвордта Абдулла Алиш дигән сүзләр килеп чыга.”Тапкырлар”башлый.

Укытучы: -Укучылар, димәк безнең бүгенге  кунагыбыз кем икән?

( Укучылар җавап бирәләр)

-Без бүген сезнең белән А.Алиш иҗаты турында  танышырбыз.

  4. Дүртенче тур. “Мин- сиңа, син –миңа”.

Командалар өйдә бер- берсенә сораулар әзерләп килделәр. Өчәр сорау, шуңа күрә дөрес җавап бирсәгез 3 балл була. “Зирәкләр” башлый.

1.Татарстан дәуләте гербында сурәтләнгән җәнлек. (Ак барс)

2.Жәйнең беренче аенда уткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе)

     3.Бер гасырда ничә ел? (100)

    1.Татарстан гимнынын көен кем язган? (Р.Яхин)

    2.Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл)

    3.Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак)

Тапкырлар”башлый.

 5. Бишенче тур. “ Хикмәтле чикләвекләр”.

Тактада номерлар  язылган  чикләвекләр. Капитаннар чиратлашып чикләвекләрне  килеп ала, санны әйтә. Шуннан соң, Абдулла Алишның бу номерга туры килгән бер әкият герое экранда барлыкка килә. Капитан әкияттән өзек укып күрсәтә. Сез тыңлыйсыз, әкиятнең исемен әйтәсез. Икешәр сорау туры килгәнгә, җавап  дөрес булса, бу турда 2 балл бирелә. “Тапкырлар” башлый. (4 нче слайд.)

        6. Алтынчы тур. ” Кем зирәк?” (Укучылар өйдә үзләре әкият уйлап, язып киләләр , әкиятләрне укып күрсәтәләр.) “Зирәкләр” башлый.

7.Җиденче тур.”Әкияттә кунакта”( Укучылар А.Алишның “Куян кызы”,”Сертотмас үрдәк“ әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр) “Тапкырлар” башлый.

8.Сигезенче тур.”Хикәяне таны!”(Команда капитаннары хикәяләрдән өзекләр укыйлар, һәр команда хикәянең исемен әйтә.”Дүрткүз”, “Әбиләргә кунакка”,”Утлы йомырка”, ”Чәчәк”)    “Зирәкләр” башлый.

     Йомгаклау. “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” арасындагы бәйге тәмам.

Хөкемдарлар балларны исәпләгәндә, кыскача А. Алишның  тормыш юлы белән танышып китәрсез.

1 нче укучы. А. Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спасс) районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша. 6-7 яшендә әтисеннән укырга- язарга өйрәнә.

 2 нче укучы. Авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала башлый. Кечкенәдән үк бик сәләтле бала була, яхшы укый, концертлар, кичәләр оештырганда башлап йөри, үзе дә шигырь, хикәяләр яза. 1937 нче елдан алып – 1941 нче елга кадәр “Ялкын” журналы редакциясендә эшли. Шушы вакыт эчендә ул ике дистәдән артык әкият иҗат итә.

3 нче укучы. А. Алиш 1941 нче елның июль аенда фронтка китә, радист булып хезмәт итә. Шушы елның 12 нче октябрендә Брянск шәһәре янында чолганышта калып, фашистлар кулына тоткынлыкка төшә. Лагерьдан лагерьга йөри, Берлин янындагы Вусрау лагеренда М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша.

4 нче укучы.  Алар белән бергә антифашистик оешмага берләшеп, дошманга каршы көрәшә башлый. 1943 нче елда бу оешма ачыла, аларны фашист туды тарафыннан үлем җәзасына хөкем итәләр. 1944 нче елның 25 нче августында М. Җәлил белән бергә А. Алиш һәм аларның көрәштәш дуслары фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Язучы да Алиш, батыр да,

Яуда яшен сыман яшьнәгән!

Ил алдында тик бер тапкыр да

“Мин батыр!” – дип гайрәт чәчмәгән. (М. Хөсәен.)

Укытучы. Шулай итеп безнең уеныбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне хөкемдарларга  бирәбез.    Уенчыларны  бүләкләү.

 *Шепетовка  авылына  фашистлар    бәреп  кергәч  , Валя партизан отрядыныңиң  кыюразведчигынаәйләнә. Командование өченкирәкле  мәгълүматлар алып кайта.  , өлкәннәр  белән  беррәттәнбәрелешләрдә  катнаша. Кыюлыгыөченорденнар, медальләр белән бүләкләнә.Ә 1958  нче елның 27 нче июнендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игълан ителә.Шепетовкада пионер-партизанга һәйкәл куела .Валя Котикның батырлыгы турында Г.Надзарованың “Кыюлар үлмиләр” исемле  китабыннан укый аласыз. Валяның әнисе А.Р.Котик  язган  “Ул пионер иде “ дигән китап та сезгә күп нәрсә турында сөйләр.

* * *       

Автор
Дата добавления 04.06.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров466
Номер материала 556515
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх