Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча йомгаклау дәресе

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча йомгаклау дәресе

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча йомгаклау дәресе

Максат: 

  1. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәнү;

2) укучыларда чәчәмә әсәргә анализ ясау күнекмәләрен булдыру;

3) балаларда гаделлек, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.

Дәреслек: Әдәбият. 7 сыйныф.

Кулланылган метод: эвристик

Җиһазлау: дәреслек, интерактив такта, презентация.

Үткәрде: Минһаҗетдинова Ф.Г

Дәрес барышы

Дәрес этабы

Дәреснең эчтәлеге

Кулланыла торган алымнар

Уку-укыту гамәлләре

Оештыру моменты

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы: Хәерле көн, балалар!

Укучылар: Хәерле көн!

Укытучы: Татар әдәбияты дәресенә барыгыз да әзерме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Бик яхшы, һәрберегезгә дә тел ачкычлары телим, бер-беребезне игътибар белән тыңлап, фикерләребез белән уртаклашып барырбыз!


диалог

ШУУГ

Актуальләштерү


Укытучы: Укучылар, без сезнең белән татар халкының бөек әдибе – Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен өйрәндек. Сез бу әсәр белән тулысынча танышып чыктыгыз. Бүгенге дәресебез – йомгаклау тибында, ягъни без әсәр турындагы күзаллауларыбызны гомумиләштереп, билгеле бер фикергә килергә һәм хикәянең бүгенге көндә актуальлеген күрсәтергә тиешбез.

(интерактив тактада Г.Ибраһимов портреты күрсәтелә) – 1 слайд).

Укытучы: Әйтегез әле, хикәянең темасын без ничек билгеләдек?

Укучы1: “Алмачуар” хикәясе – гаделлек турында.

Укучы 2: “Алмачуар” хикәясен автор үзе “Бер мәхәббәт тарихы” дип тә атый. Димәк, әсәр үзәгенә атны ярату хисе белән бәйле булган вакыйгалар алынган.

(интерактив тактада 2 слайд күрсәтелә)

Укытучы: Яхшы, балалар, әйдәгез, әсәрдәге вакыйгалар барышына кыскача тукталып китик.

Диалог, юнәлдерүче сораулар бирү

ТБУГ

Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


Укытучы: Балалар, тактадагы плакатларга игътибар итик әле: (тактадагы плакатларга игътибар юнәлтелә:

Алмачуарның тууы;

Алмачуарның үсеп җитсә дә, сабанга җигелмәве;

Әлемголның бурлы бия бирүе;

Алмачуарның яралануы;

Ат чабышына әзерләнү белән бәйле вакыйгалар;

Ат чабышында җиңүгә ирешү;

Старостаның битенә камчы белән сугу;

Кара байның яла ягуы;

Алмачуарның сәламәтләнүе;)

Әсәрдәге вакыйгалар булган эзлеклелектәкүрсәтелгәнме?

Укучылар: Юк.

Укытучы: Әйдәгез әле, вакыйгаларны булган тәртиптә санап чыгыйк һәм һәрберсенә кыскача тасвирлама бирик. Игътибар булыгыз: әсәрдә вакыйгалар һәрвакытта да хронологик тәртиптә бирелмиләр!

Укучы1: Закирның гаиләсендәге авыр чор тасвирлана. Авылдагы кара бай, Закирның абыйсы Шәяхмәткә нахак гаеп тага, Шәяхмәтне кулга алалар, аңа ярдәм итү өчен тырышкан әтиләре Хафиз актык аты, сыерыннан колак кага.

Укытучы: димәк, хронология буенча беренче вакыйга – Кара байның яла ягуы.

Укучы 2: Бер көнне башкорт бае Әлемгол Хафиз һәм барлык авылдашлары каршында көрәштә хәрәмләшеп җиңүе хакында әйтә һәм, гафу үтенү йөзеннән, бурлы бияне Закирның әтисенә бүләк итә. Ат бирү – авыргач та аның әйткән нәзере булуы ачыклана.

Укытучы: Дөрес, икенче вакыйга – бурлы бияне бирү.

Укучы 3: Бурлы биядән Закирның горурлыгы, күркәм колын – Алмачуар туа.

Укытучы: Бик яхшы, өченче вакыйганы билгеләдек.

Укучы 4: Закир Алмачуарны бик ярата, ул аның тормышы мәгънәсенә әверелә. Ләкин көннәрдән бер көнне колынны бүреләр яралый.

Укытучы: Әйе, син хаклы.

Укучы 5: Закир бар игътибарын Алмачуарга бирә, ниһаять, колын савыга.

Укытучы: Бик дөрес.

Укучы 6: Алмачуар ныгыгач, аны сабанга җигәргә булалар, әмма Закирның нык каршы торуы аркасында, Алмачуар авыр эштән азат ителә.

Укытучы: Дөрес. Закирның максаты нинди була соң?

Укучы 7: Малайның хыялы – атны чабышка әзерләү һәм беренчелекне алу.

Укучы 8: Ярышта Күк бия бераз шомландырса да, Закир һәм аның аты беренчелекне алалар.

Укытучы: Дөрес. Алга таба нинди вакыйгалар була?

Укучы 9: Староста, ялгышып, Алмачуарны җиңүче дип танымый, ярсыган Закир аның битенә камчы белән суга. Староста ялгышын төзәтә.

Укытучы: Яхшы. Алга таба нинди вакыйгалар тасвирлана?

Укучы 10: Алдагы вакыйгаларга драматизм хас. Чабышта кызган атны кискен рәвештә туктатырга ярамый, ә беренче килгәнен дәлилләүне барыннан да өстен күргән Закир бу хакта оныта. Алмачуар, нык кына авырганнан соң, вафат була. Закирның йөрәгендә мәңге төзәлмәс җәрәхәт хасил була.

Укытучы: Бик дөрес, балалар. Димәк, вакыйгаларның эзлеклелеге түбәндәге рәвештә бара: (интерактив тактадагы 3нче слайд күрсәтелә).

Укытучы: балалар, әсәрнең төп темасы – гаделлек дигән фикер әйткән идегез дәрес башында. Гаделлек һәм гаделсезлекнең каршылыгы кайсы вакыйгаларда аеруча ачык күренә?

Укучы1: Кара бай, Шәяхмәтне дошман күргәне өчен генә, нахак рәвештә һөҗүм итүдә гаепли һәм нәтиҗәдә яралардан һәлак була.

Укучы 2: Әлемгол да гаделсезлек эшли. Көрәштә аяк чала. Ул үзенең нахак эш эшләгәненә борчыла. Чирләп киткәч, чирен гөнаһ эше өчен Алла каргышы дигән нәтиҗәгә килә. Ләкин ул бу турыда үзе генә белә. Халык аны җиңүче дип исәпли, хәрәмләшү икәнен белми. Әмма байны намусы борчый. Һәм гаделлек хисе байның үз-үзен ярату хисеннән өстен була.Терелә башлагач, гафу үтенү һәм атны бирү теләгеннән кире кайта. Тагын чирләп китә. Бай күңелендә сабан туенда эшләгән гаделсезлеккә борчылу хисе кабат кабынып китә. бу юлы ул саранлыгын җиңә. Гаделлек байга нәселле аттан да кыйммәтрәк булып чыга. Әлемгол байның күңелендә шулай итеп өзлексез көрәш бара. Ниһаять, намусы җиңә. Ул Хафиз алдында гына түгел, бөтен авыл картлары алдында үзенең гаебен сөйли. Хата төзәтелә, гаделлек, соңарып булса да тантана итә.

Укытучы: сез хаклы, димәк, әлеге вакыйгалар барышыннан яхшы хәбәрдар булган Закир гаделсезлек эшләүченең җәза татуын яхшы белергә тиеш була. Ә Закир катнашында гадел булмаган вакыйгалар сурәтләнәме?

Укучы 3: Әйе, староста игътибарсызлык белән Закирны җиңүче дип танымый. Әмма соңыннан ялгышын таный, гафу үтенә. Аның ярасы җиңел төзәлә.

Укучы 4: Закир исә үзеннән күпкә олы кешенең битенә камчы белән суга, гафу да үтенми. Нәтиҗәдә ул бик зур газап кичерә: аның тормыш мәгънәсе Алмачуар чабыштан соң инде аякка баса алмый.

Укытучы: балалар, гаделлек темасы нигезендә туган вакыйгалардагы каршылыкларны сез дөрес күрә белдегез, афәрин. Дүрт вакыйганың дүртесендә дә кабатланган җире бар: гаделсезлек эшләү шуны эшләгән кешегә бәхетсезлек китерә. Гаделсезлек, гомумән, башкаларга да зыян китерә. Әлемгол бай аркасында Хафиз җиңелә. Имгәнә. Танылган көрәшче бүтән көрәшкә чыкмас була. Хафизның малае төрмәгә утыра. Старостаның бите яралана. Алмачуар үлә. Әйдәгез, дүртенче слайдка игътибар белән карагыз әле. Дәфтәрегезгә әлеге вакыйга – нәтиҗә эзлеклелеген күчереп язып куегыз.

Укытучы: Гаделлек белән беррәттә дәрес башында мәхәббәт темасын да искә алган идегез. Әсәрдә сүз кемнең кемгә булган мәхәббәте хакында бара?

Укучы 1: Әсәрнең төп герое – Закир. Димәк, мәхәббәт белән бәйле вакыйгалар да аның катнашында бара. Хикәядә аның әтисе белән аралашырга яратуы турында әйтелә, минем фикеремчә, әнисен дә яратадыр ул, әмма берсүзсез буйсынучан, сукыр мәхәббәт түгел бу.

Укучы2: Авыл, аның табигате Закирда мәхәббәт, соклану уята. Әмма бу мәхәббәт тә әсәрдә зур урын алмый.

Укытучы: Шулай. Ә нинди мәхәббәткә зур урын бирелә?

Укучы 3: Алмачуарга булган мәхәббәт барысын да каплап китә дияргә була.

Укытучы: Шулай, балалар. Г.Ибраһимов үзе дә атларны бик яраткан, ат белән бәйле вакыйгалар аның бик күп әсәрләрендә урын алганнар. Шуңа күрә Закир хисләре язучыга яхшы таныш. Сезнең фикерегезчә, мәхәббәт нәрсә соң ул?

(5нче, 6 нчы слайд яктыртыла)

Укучы 4: Ярату хисе иң элек җаваплылык, тугрылык белән янәшә булырга тиеш.

Укучы 5: Яраткан кешең, башка җан иясе турында кайгыртасың, үзеңнән элек, аның турында уйлыйсың.

Укытучы: Тормышта мондый мәхәббәтне еш күреп буламы?

Укучы 6: Минемчә, әниләр үз балаларын нәкъ менә шулай яраталар. Минем әнием, мәсәлән, минем белән барлык сөенечләремә шатлана, мин борчылганда, минем белән бергә борчыла, ярдәм итәргә тырыша.

Укытучы: Укучылар, сез хаклы. Мәхәббәт белән үз-үзеңне генә ярату, ягъни эгоизм үрелеп бара алмый, андый хисләрнең нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин. Закирның Алмачуарга карата булган хисләренә әйләнеп кайтыйк. Сез аның атны яратуы турында каян, кайсы вакыйгаларда белдегез?

Укучы 1: Ул Алмачуарны авыр эшкә җиктерәс өчен барын да эшли.

Укучы 2: Алмачуар яралангач, борчыла, булышырга тырыша.

Укытучы: Алмачуарның сәламәт, көчле булуы ни өчен шул кадәр мөһим?

Укучы 3: Бу очракта ат, ярышларда катнашып, беренчелекне алырга мөмкин.

Укытучы: Алмачуарның җиңүе Закир өчен мөһимме?

Укучы 4: Бик мөһим, Закир дан, шөһрәт казанырга тели.

Укытучы: Шулай булгач, Атыннан да күбрәк кемне ярата соң малай?

Укучылар: Мөгаен, үз-үзендер.

Укытучы: Бик дөрес. Инде хәзер хикәядәге беренче темага – гаделлек темасына кире кайтыйк. Закир тарафыннан эшләнгән иң зур гаделсезлек нидән гыйбарәт?

Укучы 5: Алмачуар чабышта җиңү өчен – хуҗасының теләген тормышка ашыру өчен көчен, үзен кызганмый. Закир исә чабышта кызган атны кайгырту урынына беренчелекне дәлилләп йөри. Бу – гаделсезлек.

Укытучы: Закирның гаделсезлеге нинди җәза ала? Дәреслектән шушы моментны табып карагыз әле:

Укучы 6: “Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты. Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым”

Укытучы: Бик дөрес, Закир өчен тормыш яме калмый, ә бу – иң зур җәза.

Плакатлар белән эш; интерактив такта белән эш, әңгәмә.

РУУГ

Дәресне йомгаклау.


(Соңгы слайд күрсәтелә)

Укытучы: Балалар, тормыш – катлаулы да, кызыклы да сынау ул кеше өчен. Нинди генә шартларда да сезгә кешелекле, шәфкатьле булып калырга телим. Тормышыгызда гаделлек белән дә, гаделсезлек белән дә очрашырсыз дип уйлыйм. Иң мөһиме – үзегезнең намусыгызга тап төшермәгез. Яраткан кешеләрегез, җан ияләрегез турында кайгыртыгыз, мәхәббәттә эгоизм киртә булырга тиеш түгел. Әдәбиятны – тормыш көзгесе, диләр. “Алмачуар” хикәясе дә сезгә яхшы тормыш сабагы булыр дип уйлыйм.



Өй эше бирү

Укытучы: Балалар, өйдә хикәяне тагын бер кат күңелегездән кичерегез, дәреслектәге сорауларга җавап эзләгез һәм “Алмачуар” хикәясендә мине уйланырга мәҗбүр иткән образ” дигән әңгәмәгә әзерләнеп килегез. Бүгенге дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт, дәрес сезгә файдалы булды дип ышанасым килә. Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Укучылар: Сау булыгыз.

дәреслектәге материалны кабатлау, өстәмә чыганаклар белән эш.

ТБУГ, РУУГ





Автор
Дата добавления 01.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров513
Номер материала ДВ-402675
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх