Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Гисметдинов М.Г. Яркая личность - богатство народа.( на татарском языке)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Гисметдинов М.Г. Яркая личность - богатство народа.( на татарском языке)

библиотека
материалов

Батыр район администрациясенең белем, физик тәрбия һәм яшьләр сәясәте бүлеге.


Яшьләр һәм мәктәп укучыларының “Фән. Иҗат.Үсеш” иҗади фестивале.













Күркәм шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы






Фәнни-эзләнү эшен үтәде: Муниципаль

белем бирү учреждениесе

Тойси белем бирү үзәге”нең 11 сыйныф укучысы Сәлеева Дамирә Дамир кызы.


Фәнни җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ямалетдинова Рәмзия Гыйләҗ кызы.







Тойси-2008


Максат.1.М.Гисметдиновның тормыш юлын җентекләп өйрәнү.

2.Райондашларыбыз алдында Минсәгыйрь Гыйсметдиновның бөек шәхес

икәнен раслау.

3.Киләчәк буында аксакалыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү.




Эзләнү алымнары:

  1. Дамир Гыйсметдинның” Атта да, тәртәдә дә” китабын укып чыгу.

  2. “ Әткәй текә ярда кала...” исемле хикәясе буенча эш алып бару.

  3. Татар Тимәше авылында яшәп ятучы М.Гыйсметдинов белән аралашу.

  4. Халык әйтсә, хак әйтә”. Авылдашлар белән аралашу һәм төрле мәгълуматлар туплау.

  5. Минсәгыйрь исеменең нинди мәгънә белдерүен ачыклау.


Актуальлеге:

2008 нче ел ил күләмендә гаилә елы итеп игълан ителде. Гаилә - кечкенә генә бер дәүләт. Миндә райондашларым алдында кечкенә генә дәүләтнең бөеклеген күрсәтү теләге туды. Күркәм шәхес – милләт һәм Ватан байлыгы икәнен күрсәтәсем килде. Эшнең әһәмияте шунда: материалны мәктәп һәм район күләмендә үткәрелә торган кичәләрдә кулланып була.



Нәтиҗә: Күркәм шәхес - Милләт һәм Ватан байлыгы.


Киләчәге бар милләт без,

Шәхесләргә бай милләт без.

Г. Саттар- Муллиле


Күптән түгел авылдашыбыз, Ф.Бурнаш премиясе лауреаты Дамир абый Гыйсметдинның “ Атта да , тәртәдә дә” исемле китабы кулыма эләкте.

hello_html_m1837a122.jpg

Китапның исеме бик мәгънәле , ә эчтәлеге ничегрәк икән дигән сорау туды миндә һәм мин аны бер утыруда укып та чыктым.Бары эчтәлекле китапны гына шулай укып була. Дамир абыйның бу китабында туган авылы Тимәшкә, әти - әнисенә,туганнарына, дусларына багышланган шигырь һәм җырлары, юмористик хикәяләре һәм

күркәм шәхесләр, изге җаннар турында язган хикәяләре тупланган. Күркәм шәхесләр бүлегендә “ Текә ярда әткәй кала...” исемле хикәясе бар. Хикәя мине уйга салды һәм мин аны кабат игътибар белән укып чыктым. Шулай итеп эзләнү эшен башларга уйладым. Ни өчен мин бу әсәрне алдым? Моңа җавап итеп шуны әйтәсем килә:

Беренчедән, хикәядә Гыйсметдиновлар гаиләсе-үрнәк гаилә тормышы сүрәтләнгән, ә белгәнебезчә 2008нче ел ил күләмендә гаилә елы итеп игълан ителде. Гаилә - кечкенә генә бер дәүләт ул. Миндә райондашларым алдында кечкенә генә дәүләтнең бөеклеген күрсәтү теләге туды.

Икенчедән, күркәм шәхес -милләт һәм Ватан байлыгы диләр. Шәхесләр турында сөйләргә куштылармы, мәктәптә Тукай, Җәлил, Сәйдәш,Туфан һәм башкалар турында сөйли башлыйбыз.Аларның күпчелеге язучы яисә артист, рәссам, композитор булып чыга. Ә бит милләтем танылган физикларга, табибларга, укытучыларга һәм башкаларга да бик бай.Татарлар Берлинга Җиңү байрагын кадаганнар!

Шәхесләр сәнгатьтә, фәндә генә булмый. Безнең тирә - ягыбызны бик күп үзенчәлекле кешеләр чорнап алган. Бары тик аларны күрә белергә генә кирәк!

Өhello_html_m6d42c784.jpgченчедән, “Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш” дигән әйтем бар. Минсәгыйрь исеме үрнәгендә шуны ачыклыйсым килде.

Зур эзләнү эшенә керешкәнче, Татар Тимәше авылында, туган нигезендә яшәп ятучы, авылыбыз аксакалы Минсәгыйрь абый Гыйсметдинов белән очрашып сөйләштем. Зур кызыксыну белән Минсәгыйрь абыйның үз гаиләсе турында ялкынланып сөйләвен тыңладым. Миндә аксакалыбыз өчен горурлык хисе туды.Ачлы-туклы яшәп, зур авырлыклар белән белем алып, 8 баланы тәрбияләп,

hello_html_m75da5554.jpg

олы гыйлем иленә озатып, балаларын кеше иткән, үз тормышында бик зур югалтулар кичергән атаның бүгенге көндә дә олы яшенә карамастан күтәренке рухта булуы мине гаҗәпләндерде.

Менә ичмасам шәхес! Ә бит бүгенге көндә 1-2 баланы да кайгырта алмый торган ата- аналар да бар бит...

Дамир Гыйсметдин сүзләре белән әйтсәк:” Минсәгыйрь Гисметдиновның тормыш юлы хакында кимендә тулы бер роман иҗат итеп булыр иде. Безнең якларда

Тирән елга агар тавышсыз, сай елга агар шаулап” дигән гыйбәрә яшәп килә. Минсәгыйрь Гыйсметдинов турында шулай дип әйтергә ярый кебек. Үз- үзенә ябылып яшәмәсә дә , данлыклы , гыбрәтле вә катлаулы, озын гомер юлы узуы хакында шапырынып, мактанып йөрүчеләрдән түгел. Ә сиксән җидесен тутырган кешенең сөйләрлек нәрсәләре аз булмагандыр.

Гыйсметдин бабайның ишле гаиләсендә Минсәгыйрь , өченче бала булып, Идел буе төбәкләрендә ачлык котырган чорда дөньяга килә. Ач- ялангач баланы рәхимсез язмыш бик тиз балигъ итә.Үз куллары белән кызыл балчыктан ясалган сыбызгыларны чуваш авылларына алып барып сатып, бәләкәй Минсәгыйрь дә гаиләне яшәтеп калуга зур өлеш кертә.

Гыйлемгә омтылу аны гомер буе алга, биеклеккә һәм яктылыкка күтәреп килгән. Сориле авылындагы җидееллык мәктәпкә, көзен-кышын михнәтләр күреп, чабатадан 4-5 чакрым йөрергә ансат булмаган, әлбәттә. Минсәгыйрь абый укуын Батыр педагогия училищесында дәвам иткән һәм 1939 елда аны тәмамлагач, Кыр Бикшиге мәктәбендә укытучы булып эшли...

Армиядә хезмәт итү, сугыш еллары аның гомеренең аерым бер дәһшәтле сәхифәседер. Һәр елны 9 майда , майор мундирын киеп, орден - медальләрен тагып, исән калган ветераннар белән бергә Җиңү бәйрәменә багышланган чараларда ялкынлы чыгышлар ясап, күрше чуваш халыкларын шаккатыра.

hello_html_4c177d2a.jpg

Бөек Ватан сугышында ул санитар машинада яралыларны алгы сызыктан алып, тылга төрле госпитальләргә ташыган.

Җиде ел узгач, хәрби офицер, ниһаять 1945 елда туган авылы Татар Тимәшенә кайта. Тиздән өйләнеп җибәрә һәм 1945нче елның ноябреннән мәктәптә эшли башлый, бу хезмәтен 2003нче елга кадәр дәвам итә. Өч ел башлангыч класслар укытканнан соң 1952 нче елга кадәр завуч булып эшли. 1952нче елдан башлап 51 ел мәктәп директоры булып көч куя.( Илдә дә алар бары дүртәү генә!) Хезмәтен тырышып башкарганлыктан югары органнар бүләкләренә , Мактау кәгазьләренә дә лаек була... Мәктәпкә машина алгач, шофер вазифасын да үзе башкара. 1954 елда ике класслы мәктәп ремонтлата, 1957 елда ике катлы мәктәп төзетә. 1974 елда ике класслы мәктәп төзетә... “Мин җитәкчелек иткән мәктәп коллективы бик тату яшәде. Хезмәтем җиңел булмаган булса да, шундый кешеләр белән аралашуыма, халыкка файда китерә алуыма шатланып яшим”-,ди Минсәгыйрь абый. Шунысы кызык: чал чәчле абыйлар да аңа исеме белән түгел, хөрмәт итеп ”Абый” дип дәшәләр. Соңгы вакытта, лаеклы ялга киткәч тә, Минсәгыйрь абый мәктәп проблемалары белән кызыксынып тора. Һәм борчыла. Елдан-ел балалар саны кими, шул сәбәпле татар мәктәбенең киләчәге юк дип, без , укучылар , дүртенче класстан соң чуваш авылына укырга йөрергә мәҗбүрбез. Кайчандыр ике катлы агач мәктәп төзеткән Минсәгыйрь абый Горбачев чорында үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән таштан яңа мәктәп һәм балалар бакчасы бинасын салдыра башлаган иде.Акча табылмау сәбәпле, бу төзелеп бетмәгән бина, Рәсәйнең милли сәясәткә булган мөнәсәбәтен тасвирлап, авыл уртасында моңаеп утыра.

Минсәгыйрь абый бәләкәй татар авылының киләчәге өчен борчыла. Илдә барган сәяси, әхлакый тотрыксызлык, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау, яшьләрнең, сукбай балаларның язмышы аны хафага сала.

Гражданлык хисе ташып торган оптимист Минсәгыйрь абый беркайчан да ил, милләт язмышына битараф булмады. Гомер юлы кояш баешына таба барса да, ул бүген дә хәрәкәттә. Хәрәкәттә - бәрәкәт. 15 августа ике катлы мәктәпкә манара куелды.Димәк, укучылар, авылдашлар рухи белем алачаклар. Уку дәвам итә. Минсәгыйрь абый мәктәбе үлемсез!

Минсәгыйрь абыйның шундый олуг шәхес булуына , бәлки , исеме дә этәргеч булгандыр дигән уй килде башыма. “Кешенең исеме җисеменә туры килергә тиеш” дигән әйтемне ишеткәнем бар. Минем Минсәгыйрь исеме кайсы халык тарафыннан барлыкка килгән, кемне бу исем белән атаганнарын беләсем килде. Эзли торгач, мин исемнең нәрсә аңлатуын таптым.

Төрек исемнәренең күбесе гарәп һәм персид телләреннән мөселман диненә бәйләнгән.Төрек халкы өчен иң киң кулланышта булган Мингәрәйнең диалекталь варианты булып Минсәгыйрь исеме тора. Бу исем килеп чыгышы буенча төрек- татар-гарәп телләренә карый һәм ике өлештән тора.

Беренче өлеше - татар сүзе” Миңле”. Ул “миң “дигәнне аңлата, ә күчерелмә мәгънәдә “Миңле” бәхетле дигәнне аңлата. Элекке заманда шундый ышану булган: Миң бәхет алып килә. Әгәр бала миңле булып туса, аңа “Миңле” өлеше булган исем биргәннәр.

Икенче өлеше: гарәп исеме Сагир –“ кече, кечкенә” мәгънәсенә ия. Борынгы халыклар исемнең кеше тормышына йогынты ясавына ышанганнар. Шуңа күрә баланы явызлыктан, яман күзләрдән саклап, балаларына бәхет, саулык, шатлык , байлык теләүче исемнәр кушканнар..Минсәгыйрь исеме кечкенә генә ыру дәвамчысы өчен яхшылык, мәхәббәт теләүче,бәхетле язмыш һәм бөек шәхес тамгасы булган. Ислам диненең Көнчыгышка таралуы сәбәпле исемнең борынгы мәгънәсе онытыла, ләкин исем сакланып кала. Бүгенге көндә аналар Минсәгыйрь исеме белән үзләренең балаларын атыйлар.

Халык әйтсә, хак әйтә,”- диләр. Минсәгыйрь абый турында авылдашлардан да сораштым. Гөлнар апа Мулюкова: “ Без бер коллективта 30 елдан артык бергә эшләдек. Мин 19 яшемдә мәктәпкә килдем. Беренче чыныгуны Минсәгыйрь абыйның канат астында үттем. Ул безгә әти дә, таләпчән җитәкче дә, киңәшче дә булды. Авылдашларга укытучыны укытучы итеп танырга өйрәтте, безнең авторитетыбызны күтәрде. Кешенең хезмәтенә бәя бирә белде. Күпме хезмәт түгеп тә, бүгенге көндә дәүләт бүләгеннән мәхрүм булган укытучылар бар?! Ул һәрвакытта да: “Иң зур байлыгым минем- коллективым. Коллектив - минем тормышым”,-ди. Без бүген дә аңа рәхмәтле, аның шундый кешелекле, мәрхәмәтле, сау- сәламәт булуына шатланып яшибез...Ул хезмәте белән үрнәк, күңеле белән изге шәхес”.

Мhello_html_b6c69b3.jpgинсагыйрь абый белән очрашкач, “Бәлки, бүгенге яшьләргә әйтер сүзегез бардыр?” дигән идем. Ә ул бер мәлгә тын калды,аннары салмак кына итеп “Әйе, бар!”- диде. Без аларны хат итеп тупладык, Һәм сезгә, 21 гасыр яшьләренә, тапшырабыз.



Яшьләргә хат. Беренче хат.

Һәр кеше – бер - берсенә охшамаган тарих.

Каррель.

Сүзне алмагачтан башлап җибәрик әле. Күргәнегез бардыр: язлар җитеп, май кояшы җирне иркәли башлау белән, бакчадагы алмагачлар бер төн эчендә диярлек шау чәчәккә күмелә.Алар бер дә коелмас төсле. Карыйсың: кытыршы ботакларда берзаман төймә кадәрле генә чи, яшел алмалар пәйда булган...Карыйсың: алар инде сабый йодрыгы хәтле булып өлгергәннәр...Көзен инде әлеге алмалар кызарып, балланып, әрмәкләнеп пешкән-җитешкән булыр.

Тормыш агачы да шулай мәңге үсештә, үзгәрештә!

Сабый туа, тәпи атлап китә...

Кешенең шәхес булып китүе бик катлаулы, чөнки ул табигать баласы булу өстенә, җәмгыять баласы да әле. Кешенең шәхес булып китүенә өч төрле чыганак хәлиткеч роль уйный: нәселдәнлек, мохит, тәрбия.

Нәселдәнлек- кешенең “ чишмә башы”. Өлкәннәр”Кеше җиде буынга кадәрге нәселен белергә тиеш”,- дип әйтеп калдырганнар.

Мохит – тирә-юнь һәм җәмгыять белән үзара мөнәсәбәтләр патшалыгы ул.

Тәрбия – кеше рухының сафлыгын кайгыртучы шәфкать туташы.

Икенче хат.

Уңышка бер селтәнүдә генә ахыргача

ирешү мөмкин түгел. Аңа сәгатьләп,

көнләп ирешәсең.

Ромен Роллан.

Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял йөртә. Теләксез бәндәдә бернинди дәрт, гамь, борчылу, тетрәнүләр була алмый. Әмма теләкләрең тормышчан, чынга ашардай булсын.

Кеше үз – үзен сайлаудан беркайчан да, берничек тә котыла алмый: иманлы яки имансыз, гадел яки намуссыз... Үз – үзеңне генә түгел, һөнәр сайлауда да игътибарлы бул.

“Бәхет нәрсә ул?”- дип сорагач, берәү: “Эшеңә елмаеп бару, эшеңнән елмаеп кайту”,-дип җавап биргән.Үз һөнәрен яраткан, аңа көн дә гашыйк кешенең бәхетен аңлыйм мин: чөнки көннең, гомернең өчтән бер өлеше эштә,хезмәттәшләрең арасында уза.

Бу дөньяда син, шәхес буларак, бер генә, сине берәү дә кабатлый алмый. Үзең булып кал, башкаларны кабатлама!

Онытма: зур максатлар зур энергия тудыра.

Өченче хат.

Чын мәхәббәт, берәүне яратудан тыш, рухи халәтең

белән бар дөньяны яратуга да әзерлек.

Лев Толстой.

Мәхәббәт – талантка бәйле күренеш.Аны яулау һәм үзеңнеке итәр өчен күңел хәзинәсендәге әллә ничаклы байлыклар, кичерешләр, хыял яктысы, сафлык, пакълек белән түләргә кирәк. Мәхәббәт – шулай ук эш, хезмәт, илһам. Ул күпмедер дәрәҗәдә корбанга баруыңны да сорый: вакыт, тырышлык, югары әхләк, киеренкелек таләп итә. Кешедә шушы сыйфатлар бар икән, димәк, мәхәббәт бар һәм булачак. Мәхәббәт - дөньяны һәм үзеңне танып – белүнең бер төре.

Онытма: мәхәббәтне табуга караганда аны саклый белү күпкә кыенрак.

Дүртенче хат.

Яхшылыкның ни икәнен яманлыкны татып

караганнар гына яхшы белә.

Инглиз мәкале.

Татар халык тәҗрибәсе: “ Ташка аш белән җавап бир”,- дип киңәш итә.

Кайчандыр Конфуцийдан : “ Яманлыкка яхшылык белән җавап кайтару дөрес булырмы?”- дип сораганнар.Ул болай дип җавап: “ Ничек инде яхшылык белән? Явызлыкка гаделлек белән җавап бирәләр..Яхшылыкка яхшылык белән”. Киңәшләр төрле, теләгәнеңне сайлап ал!

Яхшылык һәм яманлык белән без көн саен очрашып торабыз.Аларның шулай “янәшә” булулары яманнан яхшыны аера белү өчен кирәктер, күрәсең.

Онытма: яманлык – ике башлы таяк шикелле, аның бер башы үзеңә кайтырга мөмкин.

Бишенче хат.

Кешедә егерме яшьтә - хисләр, утыз яшьтә - талант,

кырык яшьтә акыл патшалык итә.

Франклин.

Яшьлегем җил булып исте дә , урманнар артына кереп китте...

Монгол халкының фикер хәзинәсендә мондый юллар бар: “ Иң элек үзеңне кара, аннары ныклы гаилә кор, шуннан соң гына дәүләт эшләренә тотын”.

Кеше үз гомерендә гаҗәеп күп нәрсәләр эшли ала. Яшьлеген кире кайтарырга һәм үлемне туктатырга гына көченнән килми аның... Шуңа күрә яшьлекнең кадерен белеп, яхшылык эшләргә, яшәүнең мәгънәсен аңларга тырышыгыз!

Туу. .Яшәү. Үлем.

Гомер мәңге булмаса да , кеше әнә шушы сызыктан мәңгелеккә таба атлый. Үлем кеше гомеренә йомгак ясый. Яшәү рәвешегез, кылган гамәлләрегез белән үрнәк булыгыз!

Дөнья белән өч нәрсә идарә итә: мәхәббәт,хакимият, акча.Аларның өчесе дә сезгә килми калмас, һәркайсының чиген – чамасын бел!

Онытма: без тормыш өчен түгел, тормыш безнең өчен.

...Хатлар, хатлар. Бу хатларда күпме мәгънә салынган... Шушы хатларда да мин Минсәгыйрь абыйның бөеклеген күрәм. Һәм шуны раслап аңа багышланган кечкенә генә шигыребезне тәгъдим итәм.

Авылымның Әлмәндәре дисәм.

Мин ялгышмам, дуслар, ялгышмам.

Тирә-юньгә яшәү нуры сибеп,

Нык адымнар белән килә ул юлдан.

Авылымның аксакалы дисәм.

Мин ялгышмам,дуслар, ялгышмам.

Аның киңәшеннән башка безнең якта

Үтми кичә, үтми бер бәйрәм.

Авылымның сандугачы дисәм.

Мин ялгышмам, дуслар, ялгышмам.

Татар моңын сузган чакларында,

Сандугачлар талда тын калган.

Авылымның бөек мөгаллиме дисәм.

Мин ялгышмам, дуслар, ялгышмам.

Ярты гасыр гомерен гыйлем бирүгә

Багышлаган тагын кем соң бар!?

Авылымның горурлыгы дисәм.

Мин ялгышмам, дуслар, ялгышмам.

Милләт һәм Ватан байлыгы

Күркәм шәхес - Минсәгыйрь Гыйсметдин!

( Р.Ямалетдинова)

Мин олы бер горурлык белән “ Авылыбыз аксакалы – Милләт һәм Ватан байлыгы “ дип әйтә алам. 2006-нчы елда авылдашыбызны “Дөньяның Яхшы Кешеләре” хәрәкәте яхшылык һәм мәрхәмәтлелек өчен “ Слава Нации” 2 дәрәҗәдә ордены ( Көмеш Йолдыз) белән бүләкләде.

hello_html_12eda0fa.jpghello_html_m41222a7.jpg





hello_html_a3f404d.jpg


hello_html_m586f20a7.jpg


hello_html_3fd47f85.jpg

hello_html_m4fe5e8de.jpg







Мондый югары бәягә бары ватанпарвәр , милләт җанлы кешеләр генә ия!

Шулай итеп , без “Күркәм шәхес - Милләт һәм Ватан байлыгы” икәнен ачыкладык. Без бу эзләнү эшебезне Мәскәү каласында үткәреләчәк “Кеше һәм җәмгыять. Рәсәй 20нче гасыр” конкурсына тәрҗемә итеп җибәрергә уйлыйбыз. Эшнең әһәмияте шунда:

-материалны мәктәп һәм район күләмендә үткәрелә торган кичәләрдә кулланып була.

Мин зур ышаныч белән әйтә алам, үз алдыбызга куйган максатны без үтәдек.

Без бик зур һәм кызыклы эзләнү эшен алып бардык.

Ә минем чыгышымны тыңлаучыларга бик зур рәхмәт.Уңышлар сезгә!




Әдәбият:

1. Д. Гыйсметдин ” Атта да , тәртәдә дә”...Казан.2007.

2. Д.Гыйсметдин “ Әйтсәм әйтим”.Казан. 1996.

3. М.Гисметдинов “Гомерләр заяга узмаган”. “Авангард”. № 49,2005.

4. Исемнәр турында. “Новости Татарстана” 7,1995.

5. М..И.Гафуров Имя и история. 3.,1987

6. К.О. Хибегаун Русские фамилии. 3., 1995




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-237128

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"