Инфоурок / Другое / Конспекты / Г.Кашаповның “Киек каз юлы” әсәрен өйрәнү
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Г.Кашаповның “Киек каз юлы” әсәрен өйрәнү

библиотека
материалов

7 нче сыйныфта Г.Кашаповның “Киек каз юлы” әсәрен өйрәнү

Максат һәм бурычлар: ХХ йөзнең атаклы язучысы Г.Кашаповның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

1.Г.Кашапов һәм “Киек каз юлы” повесте турындагы белемнәрне ныгыту;

2. “Киек каз юлы” повестен укып анализлау;

3. Туган җир төшенчәсенә ихтирам тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Җиһазлау: Техник чаралар: проектор, ноутбук, экран;

Таратма материал: карточкалар, маркерлар.

Дәрес планы.

  1. Мотивация (1-2 минут). Исәнләшү.

  2. Актуализация (5-6 минут).

  3. Очраган авырлыкларны билгеләү.

  4. Авырлыклардан чыгу юлын эзләү.

  5. Яңа материалны аңлату.

  6. Белемнәрне беренчел ныгыту.

  7. Мөстәкыйль эш.

  8. Кабатлау һәм ныгыту.

  9. Рефлексия.


Дәрес барышы

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Уку-укыту гамәлләре

Мотивация

(2 минут)

Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. Интерактив тактада язылган фикерне укырга тәкъдим итү.

-“Кеше, кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый. Кечкенәме-зурмы, баймы-ярлымы, кендек каны тамган җир – бердәнбер изге җир. Ә иҗатчы өчен туган җир йөз мәртәбә газизрәк, чөнки иҗатның чишмә башы – туган җир” (Марат Әмирханов)


Сәлам алу һәм бирү, уку.

Әдәп-әхлак нормаларын исәпкә алып сөйләү

Актуальләштерү (5-6 минут)


Дәрес эпиграфлары белән эшләү,

мәгънәсен аңлату

Балалар, бу олы мәгънәле сүзләрне танылган язучы, публицист Марат Әмирханов әйтеп калдырган. Сез бу фикер белән килешәсезме?





































-Укучылар, сезнеңчә, нәкъ менә иҗатчылар өчен туган җирнең газизлеге 100 тапкыр кадерлерәк дию дә хакмы икән?























-Бик дөрес әйтәсез, балалар, җавапларыгыз бик ошады, рәхмәт. Эпиграфны дәфтәрләрегезгә күчереп алыгыз, алдагы дәресләрдә дә аның буенча эш дәвам итәчәк.

Диалогта катнаша, сорауларга җавап бирә

(көтелгән җаваплар:

- әйе, килешәм, туган җирне, туган әнине кебек үк сайламыйлар. Нинди генә булса да ул – иң газиз, иң яраткан.

- мин дә килешәм, балачак үткән җир һәрвакыт истә кала, дип уйлыйм. Кая гына күченеп китсәң дә, нинди бай тормышта яшәсәң дә, туган җир кебек кадерле урын табый булмый. Чит илгә күченеп киткән кешеләрнең, аеруча картайгач, туган туфракларын сагынып саргаюлары, аз вакытка булса да күрергә теләүләре дә шул хакта сөйли.

(көтелгән җаваплар)

-Әйе, күп кенә шагыйрьләр, язучыларның иҗатында туган җир кадере, туган җиргә мәхәббәт темасы зур урын ала. Туган авыл еш кына илһам чыганагы да була әле.

-Иҗатчылар туган җирләрен яратып кына калмыйлар, шигырьләре, әсәрләре белән туган илнең якты киләчәге, иминлеге өчен көрәшәләр дә.





Дәфтәргә язалар

Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның җавабын бәяләү

Очраган авырлыкларны билгеләү

















-Укучылар, әлеге эпиграфның Г.Кашаповка нинди катнашы бар икән соң, уйлап карагыз әле.















-Балалар, әлбәттә, сезнең җавапларыгызда хаклык зур. Г.Кашапов – Ватанын чын мәгънәсендә сүздә генә түгел, эшендә дә, иҗатында яратуын раслаучы олы әдип. Ләкин әлеге эпиграф әдипнең үзенә генә түгел, без өйрәнәчәк “Киек каз юлы” повестенә дә турыдан-туры бәйле. Дәрес ахырында без әңгәмәбезнең бу өлешенә тагын бер кат әйләнеп кайтырбыз әле.

(балалар Г.Кашаповның “Киек каз юлы” повесте турында 1 тапкыр ишетеп, андагы төп теманы белмиләр, шуңа күрә эпиграф белән дәресне бәйләп аңлата алмыйлар)



(яңгырарга мөмкин җаваплар):

-Г.Кашаповның иҗатында туган яктны ярату темасы зур урын ала;

-Г.Кашапов чын язучы-патриот буларак, Ватанын каләм көче белән дә, корал көче белән дә яклый.




Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның җавабын бәяләү



Авырлыктан чыгу юлы

Г.Кашапов турында сөйләү, дәреслектәге библиографик белешмә белән танышу















Яңа материалны аңлату (9-11 минут)

Г.Кашаповның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.

-Укучылар, Г.Кашапов мирасы бүгенге көндә әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелеп бетмәгән, шулай да аның оригинальлеге, фикри тирәнлеге, ихласлылыгы белән җәлеп итүе шиксез. Әйдәгез, әлеге шәхес турында белемнәребезне тирәнәйтик.

(экранда 1 слайд күрсәтелә, Г.Кашапов фотосы)

-Газизҗан Салих улы Кашапов 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып, әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда – туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлый, аннары ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясенә алына, хәрби заданиеләрнең берсендә каты яраланулар ала, сәламәтлеге бик нык какшау сәбәпле, 1971 елның февралендә отставкага чыга. 

(2 слайд)

-Хәрби офицер булу – Г.Кашаповның 1 хыялы булса, 2 хыялы – язучы булу. 1973 елда Г.Кашапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.





Газиз Кашапов әдәби иҗат эшен шигырьләр һәм хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. 1976 елны «Казан утлары»нда «Сәмум җиле» повесте дөнья күрә. Яшь авторның шул ук хәрби тормыш белән бәйле вакыйгаларны үз эченә алган «Солдат иртә ир була» (1982), «Гомернең утлы өлеше» (1985) исемле повестьлары да бар. Г.Кашапов иҗатын А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев кебек күренекле язучыларыбыз да бик югары бәялиләр.



Г.Кашапов исеме танылган шагыйребез Х.Туфан белән дә бәйләнгән. Книверситетны тәмамлаган чорда, Г.Кашапов диплом эшен якташы Хәсән Туфан тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлый. Эшне язуда Х.Туфан үзе дә актив катнаша. Шуннан соң алар арасындагы дуслык өзелми. Аның “Киек каз юлы” романы Х.Туфанның тууына алып 13 яшькәчә гомерен сурәтли. Роман булачак шагыйрьнең Уфага “Галия” мәдрәсәсенә барырга җыенуы белән тәмамлана. Г.Кашапов планнары буенча, роман 2 китаптан торырга тиеш була. Кызганыч, әсәр язылып бетми...

Г.Кашаповның хәрби хезмәттә алган җәрәхәтләре үзләрен сиздереп тора һәм 1991 елда йөрәк өянәге сәбәпле, ул якты дөньяны калдырып китә. Бүгенге көндә Яңа Үзидә аның истәлегенә музей эшләп килә.



-Укучылар, менә шундый гыйбрәтле тормыш юлы үткән әдипнең әсәрләрен бүгенге көндә уку кирәктер дип уйлыйсызмы?











-Бу, чынлап та, шулай, балалар. Әйдәгез, әдип турындагы белемнәребезне тагын да тирәнәйтү өчен, төркемнәрдә эшләп алабыз. Дәреслекнең 84-85 нче битләрендә язучы турында мәгълүмат бирелгән. Шуларга нигезләнеп, түбәндәге эшләрне башкарабыз:

1 төркем: биография буенча хронологик таблица төзи;

2 төркем: әдип әсәрләренең исемлеген төзи



























Тыңлыйлар, портретын күрсәткән слайдны карыйлар.





















Тыңлыйлар, университет бинасын күрсәткән слайдны карыйлар









Тыңлыйлар, язучы китапларыннан торган слайдны карыйлар

























Тыңлыйлар, Х.Туфан портретын сурәтләгән слайдны карыйлар.



















Тыңлыйлар, музей янындагы Г.Кашапов бюстын тасвирлаган слайдны карыйлар.



































(көтелгән җавап):

-Әйе, хәрби буларак, ул гаделлек, дөреслекне язарга тиеш, дип уйлыйм, иҗат кешесе буларак, хис кичерешләрен төгәл, тәэсирле җиткерә белә, дип уйларга була.







Тәкъдим ителгән эш дәфтәрләрдә язма рәвештә башкарыла.






Әсәрнең язылышы һәм чор арасындагы бәйләнешне аңлау, язучының кыйммәтләр системасы формалашуына шарт булган вакыйга-фактларны күзаллау



























































































































Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның җавабын бәяләү









Текст белән мөстәкыйль рәвештә эшли белү




Материалны беренчел ныгыту (6-7 минут)

-Укучылар, менә беренче төркемебез әдип тормышындагы төп вакыйгаларны хронологик таблица рәвешендә язды, икенче төркемебез әсәрләр исемлеген төзеде. Минем соравым 2 төркемгә дә бер төсле: Газиз Кашапов белән шагыйрь Хәсән Туфанны ниләр, нинди фактлар берләштерә, якынайта?









-Бик дөрес, балалар. Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты сезгә танышмы?











-Укучылар, хәтерлисездер, Хәсән Туфанның тормыш юлы да үтә катлаулы, гыйбрәтле була. Менә шуларны тагын бер кат искә төшереп китәргә безгә Лилия ярдәм итәр. Ул шагыйрь тормышындагы аерым фактларны безнең хәтеребездә яңартыр.













































































































































































-Укучылар, Лилиянең чыгышын игътибар белән тыңлагансыздыр, дип өметләнәм. Сыйныфташыгыз сөйләгән мәгълүматның күп өлеше Г.Кашаповның “Киек каз юлы” романында чагылыш таба. Дөрес, роман язылып бетми. Ә бит Г.Кашапов, роман өчен материал эзләгәндә, шагыйрь эзләре буйлап, Пермь, Новосибирск, Том шәһәрләрендә була, шагыйрь сөргендә яшәгән землянкаларда куна, Х.Туфанны белгән кешеләр белән таныша, архив материаллары белән эшли. Без өйрәнә торган өзекләрдә исә Х.Туфанның “Галия” мәдрәсәсенә укыргы китәр алдыннан булган вакыйгалар тасвирлана, шагыйрьнең туган авылы белән хушлашу күренешләре сурәтләнә.


(Көтелгән җаваплар):

1 төркем: Аларны кече Ватан берлеге берләштерә, Х.Туфан да, Г.Кашапов та Татарстанның Аксубай районында туып үскәннәр.

2 төркем – Г.Кашаповның иҗатында зур урын алып торган әсәре – Х.Туфан тормышына багышланган “Киек каз юлы” романы.



(көтелгә җаваплар)

-әйе, ул танылган шагыйрь, без аның “Кайсыгызның кулы җылы”, “Агыла да болыт агыла”, “Тамчылар ни диләр” шигырьләрен өйрәнгән идек.





-(алдан әзерләнгән укучы чыгышы):

Татар шагыйре Хәсән Фәхри улы Туфан 1900 елда хәзерге Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Булачак шагыйрьнең әтисе Фәхри абзый иген игүдән тыш, сәгать төзәтү, пыяла кую, тимерчелек кебек эшләр белән шөгыльләнгән һәм бу һөнәрләргә балаларын да өйрәткән. Хәсән укырга-язарга әтисеннән һәм үзлегеннән өйрәнә, ә 1905 елгы революциядән соң Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөреп укый башлый. 1914 елның язында ул Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алып урнашкан абыйлары янына китә һәм җәен алар белән бергә бакыр колчеданы руднигында эшли. Шул елның көзендә абыйлары аны Уфага «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган бу мәдрәсә X. Туфанның белем даирәсен киңәйтүгә һәм әдәби иҗат эшенә тартылуына уңай йогынты ясый. Шунда ул Г. Ибраһимовтан әдәбият дәресләре тыңлый, шул ук мәдрәсәнең шәкерте Ш. Бабич оештырган түгәрәккә йөреп, шигырь серләренә өйрәнә, әдәби кичәләрдә С. Рәмиев, М. Гафури, С. Сүнчәләй кебек шагыйрьләрнең чыгышларын ишетә.
Җәйге каникул вакытларында яшүсмер егет, укуын дәвам итәргә акча юнәтү өчен, Урал рудникларында шахтер, сәгать төзәтүче, Лысьва металлургия заводында токарь булып эшли. 1917 елның Февраль көннәрен, аннары Октябрь революциясен ул шунда, Лысьва заводында, каршылый. 1928 елның язында X. Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына җәяүле сәяхәткә чыгып китә. Анын бу сәяхәте ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә ул төрле халыкларның тормышлары белән якыннан таныша, халык иҗаты әсәрләрен өйрәнә, ашуглар, акыннар белән очрашып сөйләшә. Болар һәммәсе шагыйрь иҗатын яңа темалар, яңа хисләр белән баеталар. 1940 елда Х.Туфанны кулга алалар, тоткынлыкта, сөргенлектә күргәннәре турында олы китаплар язарга булыр иде, әмма Х.Туфан мондый шартларда да рух ныклыгын сындырмый, кешелеклелеген саклап кала. Озак еллар үткәч, аның гаепсез булуы, әлбәттә, раслана.


Үзеңнең һәм сыйныфташларыңның җавабын бәяләү








































































Мөстәкыйль эш (7-8 минут)

Укучылар, әйдәгез, дәреслекләрне ачып, әсәрне 89 биттәге “Ярар, алайса, әти, шулай булыр” дигән сүзләргә кадәр укыйк. Безнең максатыбыз, әсәрне укып аңлау һәм дәреслектәге 103 биттәге 1, 2 сорауларга җавап бирү.







































































-Дөрес, укучылар.

(текстны эчтән аңлап укыйлар). Сорауларга җавап бирү. Көтелгән җаваплар.

-Патша хакимияте чукындыру сәясәте нәтиҗәсендә үз динен сакларга тырышкан татарларны мыскыл итүнең төрле юллары булган. Шуларның берсе – бабай исемен фамилия итеп алырга рөхсзт бирмичә, кешене әнисе исеменнән ясалган фамилия белән дәкументларда теркәү. Шуңа күрә чукындыруга карамастан, яңадан үз диненә даими кайткан Х.Туфаннарны да әнисе исеменә яздырганнар. Әтисен Зөләйхин, Туфан һәм абыйларын Гөлзизин фамилияләре белән рәсмиләштергәннәр.



-Х.Туфан кечкенән китап җанлы, шагыйрь җанлы шәхес буларак формалаша. Ул белә: күп кенә талантлы шагыйрьләр фамилияләре урынына авыллырының исемнәреннән ясалган тәхәллүс – псевдонимнар кулланалар. Аның хыялы – үзенең иҗат җимешләрен Кармәти исеме астында таныту.

Мөстәкыйль рәвештә аңлап уку күнекмәләре, фикерләрне телдән әйтеп бирә белү күнекмәләре.

Кабатлау һәм ныгыту (6-7 минут)

-Балалар, белемнәрне ныгыту максатыннан тест эшләп алыйк. Игътибар белән экранга карыйк, тәкъдим ителгән җаваплар арасыннан 1 дөресен сайлап алыйк та, шул җавап тамгаланган хәрефне сорауның номеры янына дәфтәрләргә язып куйыйк.

Мөстәкыйль рәвештә тест эшләнә, соңыннан җаваплар тикшерелә. (Тест биремнәре ахырда бирелә)

Үз эшен контрольдә тоту, иптәшләреңә ярдәм итү

Рефлексия, өй эше (2-3 минут)

-Укучылар, бүгенге дәрес сездә нинди тәэсирләр калдырды?

-Укучылар без бүген “Киек каз юлы” романын өйрәнә генә башладык. Алдагы дәрестә әсәр буенча эшне дәвам итәчәкбез. Шуңа күрә өйдә әсәрне укып бетереп, дәреснең эпиграфы белән “Киек каз юлы” романы арасындагы бәйләнешне аңлатырга әзерләнеп килерсез, шулай ук

дәреслектәге, 3, 4, 5 сорауларга җавап бирергә зерләнеп килерсез, дип ышанам. Сау булыгыз!

Дәрес уңай тәэсир калдырды, дигән җавап көтелә, кимчелекле яклар аталса, алар анализлана.



Саубуллашалар.

Укытучы белән бергәләп үзләренең һәм иптәшләренең эшчәнлеген бәяләү.


ТЕСТ

  1. Газиз Кашаповның туган ягын атагыз:

а)Аксубай районы Иске Кармәт авылы;

ә)Аксубай районы Яңа Үзи авылы;

б)Арча районы, Кушлавыч авылы;

в)Арча районы, Гөберчәк авылы.

2. Газиз Кашаповның атаклы райондашын атагыз:

а)Г.Тукай;

ә) Т.Миңнуллин;

б)М.Җәлил;

в)Х.Туфан.

3. Г.Кашапов авыр җәрәхәтләр алуы нинди вакыйгалар белән бәйле?

а)хәрби хезмәт үтү;

ә)сөргенлектә булу;

б)Бөек Ватан сугышында катнашу;

в)революциядә катнашу.

4. Г.Кашапов эшләп алган басманы атагыз:

а) Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”)

ә) “Азат хатын” (хәзерге “Сөембикә”)

б) “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”)

в) “Аксубай таңнары”

5.Г.Кашаповныкы булмаган әсәрне атагыз:

а) “Җир җылысы”;

ә) “Сәмум җиле”

б) “Исемдә калганнар”

в) “Киек каз юлы”.

6. “Киек каз юлы”ның жанры:

а) документаль роман;

ә) тарихи роман;

б) автобиографик повесть;

в) баллада.

7. Х.Туфан белән Г.Кашаповның дуслыгы кайчан башлана?

а) Г.Кашапов хәрби хезмәтне үтәгән вакытта;

ә) Г.Кашапов университетта укыган вакытта;

б) Г.Кашапов “Киек каз юлы” романын яза башлагач;

в) Г.Кашапов “Киек каз юлы” романын язып тәмамлагач.

8. Гөлзизин фамилиясенең чыгышы нәрсә белән аңлатыла?

а) әсәрнең төп герое – Х.Туфанның әнисенең исеме;

ә) әтисенең исеме;

б) бабасының исеме;

в) нәсел кушаматлары.

9. “Киек каз юлы” әсәрендә Х.Туфанның кайсы уку йортына укырга керергә җыенуы турында сүз бара?

а) Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә;

ә) Иске Ибрай авылындагы урта мәктәпкә;

б) Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә;

в) Казан дәүләт университетына.

10. Г.Кашаповның истәлеген мәңгеләштерү өчен нинди чаралар күрелә?

а) һәйкәл салына;

ә) аңа багышлап роман языла;

б) музей ачыла;

в) әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителә.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-402708

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"