Инфоурок Другое Другие методич. материалы«Гомер буе чыңлар күңелдә»

«Гомер буе чыңлар күңелдә»

Скачать материал

Гомер буе чыңлар күңелдә.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Безнең чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Соңгы кыңгырау- ул урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, соклангыч та, тынгысыз да, авыр да булуын искәртеп тора. Бу- мәктәпне тәмамлап китүчеләрнең хушлашу тавышы да.  Бу- быелгы уку елының соңгы бәйрәме, ә сез, укучылар, бу бәйрәмнән соң олы тормыш юлына аяк басачаксыз.Мәктәбебез бүген канат ярган кошчыкларын олы тормыш юлына озата. Гыйлем әнкәләре кочагыннан алар белем, тәрбия алып, көч туплап, очар канатларын ныгытып зур сәфәргә юл алалар.Бүген безнең мәктәпне 2 укучы тәмамлый аларның уңышлары,дәүләт имтиханнарына керүләре белән таныштыру өчен сүзне мәктәп директоры Галялиев А.Р ка бирәбез. (Гимн) (Котлаулар)

 1. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

 Укытучыларның моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә.

 

2.  Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы, көләргәме бүген,

Күңелләрнең иләс бер мәле?!

 

2. Тәүге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һәр яшьлекне тормыш юлына.

.              

    3.Көмеш звоноклар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескә.

 Бүген алар- чакыру һәм озату

Алда торган бөек зур эшкә.

 

4.Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак?

Ник ул чәчәкләргә төренгән?

 

5.Киткәнче үк сагындырмакчы шул

Тәрәз янындагы партасы

“Җиде юл чатында адашма!”- дип

Киңәш бирә тормыш картасы.

 

6.Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык- сагышлардан тасма үргән

Кыңгыраулар чыңлый җыр булып.

 

7. Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе.

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

 

8.Узып китте мәктәп елларыбыз.

 Ямансу да бүген, читен дә.

Шатлыгыбыз бүген әллә ничек

Ватылган да төсле, бөтен дә.

 

9.Без бит үстек безгә белем биргән

 Укытучым, сезнең кочакта.

 Авырттырып сезнең йөрәкләрне

“2”леләр алдык кайчакта.

 

10.Укытучым, минем укытучым,

Өйрәттегез безне барысына.

Рәхмәт белән, мең- мең рәхмәт белән

Башым иям сезнең каршыда.

 

       11.  Әй, мәктәбем,  үстердең син безне

Бирдең белем.

Чәчәк атты синдә яшьлегем.

Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем.

№1   җыр___________________

Мәктәп еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.Мәктәп турындагы хәтирәләребезнең иң түрендә, әлбәттә беренче укытучыларбыз урын ала.

Җырдагыча, бишкә бишне кушарга,иҗектән сүз ясарга, кулыбыздан тотып беренче хәрефне язарга өйрәтүче дә, кешеләргә, табигатькә карата безнең сабый күңелләребездә мәхәббәт уятучы һәм зур белем юлына җитәкләп алып керүче дә- ул беренче укытучыларыбыз! Нурия апа,  Хәлимә  апа,Наилэ апа ,Ләйсән апа!

БулатБер-бер артлы еллар узсалар да

Маңгайларга салып эзләрен

Мин хәтерлим әле  Нурия  апаның

Ягымлы һәр җылы сүзләрен.

ЭльзаХәрефләрдән сүз ясарга,

Апа, сез өйрәттегез.

Минем нәни кулларымны

Сез эшкә өйрәттегез.

Ялгыш, хата, бозуларны

Язганда кисәттегез.

Күпме сабырлык сыйгандыр

Сезнең күркәм йөрәккә.

Барлык эшләрегез өчен

Сез бик лаек хөрмәткә.

 Кыенлыклар килсә, әле дә Хәлимә апа,Наилэ апа

“Бирешмә”,- дип гүя эндәшә.

  Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

 

-Һәрвакытта күңелләрдә, Ләйсән апа,Рания апа

Олы җанлы булып калырсыз

Онытмабыз сезне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырбыз.

 

-Каршыгызда-  үсмер егетләр

Матурдан матур кызлар

Алар бит синең җимешләр

Алар бит инде зурлар.

 

(Сүз беренче укытучыларга  бирелә. 11  класс укучылары аларга чәчәк бүләк итәләр)

 

Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез  Әминә апа,Гөлүзә апа!Без барыбыз да Сез­нең үз балаларыгыз кебек идек. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлы­кларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче кешеләребез Сез булдыгыз. Без һәрвакыт сезнең акыллы киңәшләрегезне,үгет-нәсихәтләрегезне исебездән чыгармабыз.Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

                  Бер тутырып күзгә карау белән

                  Уебызны аңлый алдыгыз.

                  Шуңа күрә безнең күңелләрдә

                  Онытылмаслык булып калдыгыз.

 

Минем өчен күпме тырыштың син,

Уйладың син гомер эчендә.

Онытмамын, әни, һичбер вакыт,

Рәхмәт яусын барсы өчен дә.

 

                    Һәр яңаны элек сездән белдек,

                   Киңәш сорап сезгә йөгердек,

                   Анабыздай сезне якын итеп,

                   Дустыбыздай сезне үз күрдек.

 

                 Нурлы йөзләрегез, тәмле сүзләрегез,

                 Һәрчак булыр безнең күңелдә.

                 Баштан сыйпап юаттыгыз безне

                 Урыныгыз йөрәк түрендә

( Котлау өчен сүз класс җитәкчеләренә бирелә)

Хөрмәтле әти-әниләребез! Безнең бүгенге уңышларыбызда сезнең дә өлешегез чиксез зур. Сезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Мәктәптә укытучыларыбыз белем нигезләрен төшендерсә, өйдә әти-әниләребез икенче мөгаллимнәребез булды. Алар безнең белән укыды, санады, гомумән, мәктәп тормышы белән яшәделәр.

Кадерле әти-әниләребез! Сез безне җил-яңгыр тидермичә, сау-сәламәт итеп, үстердегез, тәрбияләдегез. Без сезнең каршыгызда гомеребез буена бурычлы. Сезгә бездән бары тик куанычлы хәбәрләр генә ирешсә иде.

 Безне кеше итү өчен

Китте сезнең бөтен көчегез.

Шуңа да сез безнең өчен

Алтынга тиң кешесез.

 

Сез булганда без дә бәхетлебез,

Бөтен яме сездә дөньяның.

Сәламәтлек, тигез тормыш,

Бәхет тели ул һәм кызларың .

 

Әткәй -әнкәй  - минем пар канатым,

 Сез булганга дөньям түгәрәк.

Иңне иңгә, җанны –җанга куеп ,

Яшик әле , һәрчак бергәләп.

 

Акыллы сүз , алтын киңәш белән,

Авыр чакта ярдәм итәсез,

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе ,ул Сез икәнсез.

 

Әниләргә сүз бирелә.(Укучылар әти-әниләренә чәчәкләр бирәләр)

Жыр  “Рэхмэтлемен ходаема”

Безне тәрбияләүдә  үзләренең хезмәтләрен кызганмаган, безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәче Фәнисә апа,тәмле ашлары белән безне  сөендергән Гөлнур апа,Раушания апа, мәктәпнең чисталыгын даими кайгыртучы Гөлсинә апа,Энҗе апа, мәктәбебезне җылытучы Зөфәр абый ,автобуста җилдертеп йөрүче Илшат абыйга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 

Бәйрәм белән котларга иң нәни дусларыбыз- беренче сыйныф укучыларына сүзне бирәбез.

 

--Кара алар нинди зур һәм акыллы!

--Алар барлык сорауларга да җавапны беләләр, аларга рәхәт...

--Без кайчан шулай үсеп җитәрбез икә-ә-ә-ән?

--Дәрес әзерлисе булмас иде...

--Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр...

1 бала Бүген абый- апаларны

            Олы юлга озатабыз.

            Имтиханда гел бишлеләр

            Булуын теләп калабыз.

2 бала Алга таба да тырышып

             Югары белем алыгыз.

             Профессор, академик,

             Фән докторы булыгыз.

3 бала Тик кем генә булсагыз да

             Дуслык хисен югалтмагыз.

             Сезгә тырышып белем биргән

             Укытучыларны онытмагыз.

4 бала Безне алда каникуллар көтә

             Сезне исә авыр сынаулар.

             Сез теләгез безгә яхшы яллар,

             Без теләрбез сезгә ак юллар.

 5 бала     Гел уңышлар гына юлдаш булсын,

Сынатмагыз, һәрчак түзегез!

                     Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз

                     Якты булсын һәрчак йөзегез.

 

6балаКем булсагыз да

Кая барсагыз да,

Ак бәхетләр телибез сезгә

Һәрбер таң шатлык кына алып килсен  һәммәгезгә.

 

 

7 бала   Бу- безнең класс теләге,

Күңелдән чыккан сүзләр.

Телибез корычтай саулык,

Кояштай озын гомер.

 

 

Эльза Укыгыз сез гөрләп мәктәпләрдә,

Нур балкысын сезнең йөзләрдә,

Сез бәхетле һәм иң сөеклеләр

Безнең бөек Татар илендә!.(бүләкләр тапшыру)

 

 

Җыр_______________

 

-Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барыгызга да  чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең өчен  борчылып  яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт! 

Укытучым!

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы.

Һәркөн сезгә ничә сабый карап тора,

Алар сезне әниседәй якын күрә.

 

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Үстерәсез ничә буын балаларын.

Киткән чакта  мәктәп белән саубуллашып,

Елый-елый озатасыз  сез аларны

 

Укытучы –остаз, укучының

Иң кадерле, якын кешесе.

Белем орлыкларын таратканга

Хөрмәт итә аны һәммәсе.

Кыен чакта кабат Сезне уйлап,

Йөрәгемә тынгы алырмын.

Кайда булсам, ниләр эшләсәм дә

Укучыгыз булып калырмын.

 

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

 

-Кадерле кешеләребез,

Сезне без бик яратабыз.

Сезгә бүген чәчәкләрнең

Матурын таратабыз.

(Укучылар укытучыларына чәчәк бәйләмнәрен бүләк итәләр).

Кыңгыраулы мәктәп елларында

Сәнгать туа

Туа матурлык.

Буыннарның бәйләнеше монда

Монда көрәш

Монда батырлык.

 

Эшче,

Академик,

Космонавтлар-

Барысы да

Моннан башлана.

Канатларын сынап очар өчен

Яшьлек күккә

Моннан ташлана.

 

Дулкын чакыра ерак киңлекләргә,

Хыялларга чума күңелләр.

Алда өмет, мәктәп башлап биргән,

Ышанычлы киң юл күренә.

 

Мәктәп стенасы, парта-өстәлләр

Безнең имза белән бизәлгән.

Кичерегез безне моның өчен!

Аерылулар үзәк өзәләр,

Шуңа монда имза тезәләр.

 

Кайчан гына бу көн бик еракта.

Килеп җитмәс булып тоелды

Күңелемә мәктәп балачактан,

Китмәс өчен кереп уелды.

 

Мәктәбем, газиз мәктәбем,

Аерылу җитә безгә дә.

Сиңа тагын яңа дуслар килер,

Безгә кайту юк бит көзгә дә.

 

Хуш, мәктәбем, дуслар, остазларым,

Балачагым, яшьлек, мәхәббәт!

Барлык хисләр монда ихлас һәм чын,

Бөтенесе өчен мең-мең рәхмәт.

 

 

Хуш, мәктәбем!

Сау бул, укытучым!

Башым иеп рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч,

Киләчәккә миңа көч бирә.

 

Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп,

Таралабыз төрле якларга

Аерылганда бергә сүз бирәбез

Гел биеккә - алга атларга.

 

Соңгы звонок яңгырый- сихри аваз,                                                                    

Йөрәкләрне телә чыңнары.

Чыңнар гади кебек иде, бүген

Күз яшьләре белән тыңладым..

 

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

 

Җыр_____________________

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Гомер буе чыңлар күңелдә»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Спортивный психолог

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 654 865 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.11.2016 630
    • DOCX 17.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фарукшина Амина Габделахатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7510
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой