Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / “Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укытуның эчтәлеген һәм методларын камилләштерү”. Проект эше.

“Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укытуның эчтәлеген һәм методларын камилләштерү”. Проект эше.

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

ӨСТӘМӘ ПОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ

ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”

54нче урта белем бирү мәктәбе”





Проект эше

5 нче сыйныф татар төркемендә татар әдәбиятыннан Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе

темасы буенча технологик карта




Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укытуның эчтәлеген һәм методларын камилләштерү” белем күтәрү курслары кысаларында





Башкарды:

54 нче урта белем бирү мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хайруллина Гөлназ Нәҗип кызы

Проект эше яклауга куела:







Казан – 2016




Эчтәлек


Кереш …………………………………………………........................…...…3

Төп өлеш ( технологик карта)........................................................................5

Йомгаклау......................................................................................................16

Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге..............................................................17
































Кереш

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшьбуынга белем бирү максатын бурычларын, һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Бу уку-укыту процессының эчтәлегенә генә түгел, формасына да таләпләр тудыра, үзгәрешләр кертә. Димәк укытучы дәресләрне кызыклы, файдалы, онытылмаслык итеп кенә түгел, ә бигрәк тә тормышта кирәкле итеп үткәрергә тиеш. Ә бу укытучылардан яңа алымнар куллануны таләп итә.

Теманың актуальлелеге

Нәрсә соң ул технологик карта? Ул укытучыга нинди мөмкинлекләр бирә?

Бу сүз безгә сәнәгатьтән килгән, ул политех энциклопедик сүзлеге буенча: “Нинди дә булса бер детальне ясаганда кулланыла торган материаллар, аерым детальләр, ресурслар, нинди инструментлар (кораллар) белән ясалган, технологик режимы, үтәлү выкыты язылган техник документ”. Педагогика теленә күчергәндә , технологик карта ул – дәүләт стандарларына (туры китерелгән) җайлаштырылган яки стандартлаштырылган дәреснең темасы,бер өлеше, план конспекты.

Икенче төрле әйткәндә, технологик карта ул – дәрес барышының гомуми-график чагылышы.

Дәреснең технологик картасы:

дәресне әзерләү-эшкәртү шартларын, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләрне;

дәрес үткәрү өчен кирәк булган укыту чараларын;

укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләрен;

теманы, дәрес тибын, максатларны, җиһазлауны, метод һәм алымнарны;

ФДББС буенча планлаштырылган нәтиҗәләрне үз эченә алган өлешләрдән торган схема-таблицаны тәшкил итә.

Технологик карта ярдәмендә белем бирү укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле итеп оештырырга, ФДББС таләпләре нигезендә предмет, метапредмет һәм шәхси осталыкларының үсешен тәэмин итергә, укытучының дәрескә әзерләнү вакытын җитди дәрәҗәдә киметергә ярдәм итә.

Технологик картаны кулланып башкарылган проектлы педагогик эшчәнлекнең асылы – мәгълүмат белән эш иткәндә инновацион технологияләрне куллану, теманы үзләштерү өчен бирелгән биремнәрнең тасвирламасын бирү, көтелгән нәтиҗәләрне формалаштыру. Технологик картаның үзенчәлекләреннән интерактивлыкны, алгоритмлыкны, төзеклелекне, мәгълүматларның гомумиләшүен билгеләргә була.

Технологик картаның төзелеше:

теманың исеме (сәгатьләр саны белән);

уку-укыту эчтәлеген үзләштерү максаты;

планлаштырылган нәтиҗәләр (шәхси, предмет, предметара, УУГ, мәгълүмати-интеллектуаль компетентлык);

метапредмет бәйләнешләр һәм аларны оештыру киңлеге (эш формалары һәм ресурслар);

теманың төп төшенчәләре;

теманы өйрәнү технологиясе (һәр дәрес этабында максат, көтелгән нәтиҗәләр, гамәли һәм диагностик биремнәр);

Көтелгән нәтиҗәләргә ирешү дәрәҗәсен ачыклау өчен каралган контроль биремнәр.

Технологик карта укытучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:

ФДББС нигезендәге планлаштырылган нәтиҗәләрне тормышка ашыру;

конкрет теманы өйрәнү процессында формалашачак УУГ билгеләү;

укучыларда эзлекле рәвештә УУГ формалаштыру;

дәрес темасын үзләштерүне күздә тотып, максаттан алып ахыргы нәтиҗәләренә кадәр булган эшчәнлекнең эзлеклелеген проектлаштыру;

билгеле дәрес этабында каралган төшенчәләргә төшенү дәрәҗәсен билгеләү;

эшчәнлекне чиреккә, яртыеллыка, уку елына проектлаштыру;

иҗади эшчәнлеккә вакыт булдыру;

предметара белемнәрнең тормышка ашу мөмкинлекләрен билгеләү ;

предметара бәйләнешне тудыру;

укыту-тәрбия процессында катнашучыларның килешенгән гамәлләрен оештыру;

планлаштырылган нәтиҗәләрнең гамәлдә ни дәрәҗәдә ирешелгәнлекләрен ачыклау һәм диагностика үткәрү;

оештыру-методик мәсьәләләрне чишү;

белем бирүнең сыйфатын арттыру.

Проектның максаты: Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру аларны дәреснең технологик картасында күрсәтү һәм проект эше рәвешендә тәгъдим итү, тормышка ашыру.

Проектның бурычлары:

1. ФДББС таләпләрен һәм методик кулланмаларын, норматив-хокукый документларны өйрәнү.

2. 5 нче сыйныф татар төркемендә татар әдәбиятыннан Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе темасы буенча дәрес этапларын билгеләү. Шулар нигезендә технологик карта төзү. Аны проект эчендә тәгъдим итү.


Көтелгән нәтиҗәләр: 5 нче сыйныф татар төркемендә татар әдәбиятыннан Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе темасы буенча эшләнгән технологик карта төзү. Бу технологик картаны укыту процессында файдалану.

Проектның нәтиҗәсе: дәреснең технологик картасы.

Эшләнелү срогы: 28.03.16 – 15.04.16







Дәреснең технологик картасы

Тема

Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Предмет

Татар әдәбияты

Дәреснең максатлары

  1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.

  2. Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.

  3. Ата-ананы хөрмәт итү бәхет чыганагы булуын аңларга булышу.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

1.Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.

2.Метапредмет нәтиҗәләр:

- Танып-белү УУГ: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗәне чыгару.

- Коммуникатив УУГ: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

- Регулятив УУГ: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу.

3.Предмет буенча: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.

Предметара бәйләнешләр

Рәсем сәнгате, татар теле, музыка

Җиһазлау

Таудан ятып шуучы малай” рәсеме, слайдлар күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, фонохрестоматия П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш”.

Эшне оештыру

Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү.

Төп төшенчәләр

Тема, идея, бәхет проблемасы, анализлау, чагыштыру, гомуми нәтиҗә



Дәрес тибы

Яңа белемнәр үзләштерү


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру. Мотивлаштыру

2 мин.

Максат: уңай психологик халәт тудыру.


Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Талгын гына музыка уйный (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары. Кыш.) Дәресебез уңышлы булсын өчен нишлибез?



Дәрестә төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерәләр: башкаларны тыңла, үз фикереңне ачык әйт, игътибарлы бул.

Шәхескә кагылышлы УУГ: әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерү,

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдә катнаша алу,

сорауларга җавап бирә алу,

уз фикеренңне дөрес әйтеп бирә алу

Регулятив УУГ: эшкә әзерлекле булу

Белемнәрне актуальләштерү

6 мин.


Максат: яңа белем алуга әзерлекне тикшерү, аның темасын формалаштыру.


Белем алуга эчке ихтыяҗ булдыру өчен, шартлар тудыру.

Искәрмә: хикәя алдан ук өйдә укыла, шуңа таянып, яңа белем алуга әзерлек эше алып барыла.

Узган дәрестә нинди хикәя укыдыгыз? Төп герой кем? Башка геройлар белән мөнәсәбәтен, бәйләнешен ачыклагыз.

Узган дәрестә Ф.Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя” әсәре, аның төп герое Биктимер белән таныштык.

Биктимер әнисенең сүзләрен онытты, вакытында кайтып җитмәде.

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлегендә бер-берсе һәм укытучы белән хезмәттәшлек оештыру.

Танып-белү УУГ:сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен күрү

Коммуникатив УУГ: геройның эш-гамәлләренә бәя биргәндә, ике төркем хезмәттәшлегенә ирешү.

Хикәядә сөйләнә торган вакыйганы тормыш белән бәйләп, нәтиҗә чыгаруны оештыру.

РегулятивУУГ: һәр төркемнең бәясен тыңлап, нәтиҗә чыгару, алдагы адымнарны фаразлау.

Һәр өлешнең кыскача эчтәлеге сөйләнеп, төп фикерләр әйтелгәч, 1, 2, 3 нче слайдлар күрсәтелә:

Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез? Сюжет буенча эшләп алыйк.

Өч өлешкә бүлүләре турында әйтәләр. Укучылар берничә җөмлә белән сюжетны сөйләп чыгалар, төп фикерне әйтәләр.


Шәхескә кагылышлы УУГ: эшкә җавплылык хисен аңлау

Танып-белүУУГ: нәтиҗә чыгара белү

Коммуникатив УУГ: Үз фикереңне әйтү өчен, төрле дәлилләр сайлый белү, аларны раслау.

РегулятивУУГ:башкаларның җавапларын бәяләү


Слайд №1. Коймак пешерү бәйрәм, ярык таба – ярлылык билгесе.

1 нче өлеш: Маһруй җиңги коймак пешерергә җыена, тик аларның табалары ярык. Ул улын Чат Җамалиләргә таба алып кайтырга җибәрә.

Шәхескә кагылышлы УУГ: кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү

Танып-белүУУГ: гади ситуацияләрне бәяләп, геройның конкрет гамәлен күрә белү, аны дөрес бәяләү.

Коммуникатив УУГ: фикереңне кыска һәм матур итеп әйтү,

дәреслектән мисаллар китерү.

Регулятив УУГ: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү

Слайд №2. Биктимер – иң бәхетле кеше.

Биктимер дөрес эшләдеме?

Ул кемгә кыенлык китерде?

2 нче өлеш: малайның юлы бозлы тау аша уза. Ул башкаларга кызыгып, чана шуа башлый. Өйгә вакытында кайтмый, әнисе коймак пешерә алмый.

Шәхескә кагылышлы УУГ: Бәхет турында үз фикереңне әйтә белү.

Танып-белүУУГ: Булган белемнәрдән чыгып, яңа фикерне формалаштыру

КоммуникативУУГ: төркемнәрнең фикерләренә мөнәсәбәтеңне белдерү.

Регулятив УУГ: башкаларның җавапларын контрольдә тоту

Слайд №3. Биктимер сабак алды: хатасын аңлады.

Хикәянең иң ошаган өлеше кайсы?

3 нче өлеш: әнисе борчулы, аны орыша, ә әтисе яклый.


Һәр төркемнең җавабыннан соң, уртак фикер тыңлана:

II өлеш: малайның, аз вакытка булса да, бәхетле булуы әйтелә?

Шәхескә кагылышлы УУГ: җаваплылык һәм аның киресе булган

сыйфатларны тану, бәяләү

Танып-белүУУГ: һәр төркем үз фикерен белдерә, аларның җаваплары тыңлана, чагыштырп, уртак нәтиҗә чыгарыла.

КоммуникативУУГ: фикерләрне үз мисалларыңа таянып раслау.

РегулятивУУГ: тиешле нәтиҗәгә килүдә эзлеклелекне саклау.

Слайд №4. Тема. Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Таудан шуучы малай рәсеме.

Ничек уйлыйсыз: бүгенге дәреснең темасы нинди?

Бүгенге тема бәхет турында.

Шәхескә кагылышлы УУГ: һәр укучы дәреснең темасын мөстәкыйль формалаштыра.

Танып-белүУУГ: үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү

КоммуникативУУГ: уртак фикергә килү.

РегулятивУУГ: дәреснең темасын мөстәкыйль таба белү


Уку мәсьәләсен кую

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү












Физминутка

Максат: укучыларны ял иттерү.

Сөйләгәннәрдән чыгып, проблемалы сорау куела.

Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Кешеләрнең бәхете бер төрлеме?


Укучының шәхси фикере формалашуга юнәлеш бирә.

Төркемнәрдәге аерым укучылар фикерләрен белдерәләр. Сорауга берьяклы гына җавап бирергә авыр, төп фикергә килергә кыенсыналар.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү

Танып-белүУУГ: үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү,: “бәхет” төшенчәсен ничек аңларга? соравы буенча фикер белдерү.

Регулятив УУГ: хикәя вакыйгаларын хәзерге тормыш белән бәйләп чагыштыру.


Төркем эшчәнлеген оештыру.







Физминутка үткәрүгә җаваплы укучының эшен оештыру.

Тәкъдимнәрен әйтәләр, төп нәтиҗәгә киләләр: алгоритмнарга нигезләнеп, алдагы эш планы төзергә.



Күнегүләр ясыйлар.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

төрле ял итү күнегүләре ясау.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә хезмәттәшлеккә ирешү.

Регулятив УУГ: күнегүләрне дөрес эшләүне контрольдә тоту.

Уку мәсьәләсен адымлап чишү

5 мин.

Максат: кыенлыктан чыгу юлларын ачыклау һәм план төзү.

Эшкә юнәлеш бирүче сораулар куя.

Һәр персонажның бәхетле булырга хакы бар. Бу сорауга җавапны ничек табарга мөмкин?

Планың төп алгоритмы билгеләнә: сәбәп-эшчәнлек-нәтиҗә.

Төркемнәрнең тәкъдимнәре тыңлана, план төзелә:

хикәянең төп өлешләреннән чыгып,

һәр геройның бәхетне күзаллавын ачыкларга.

күрсәтергә, һәр эшчәнлеккә бәя бирергә, нәтиҗә ясарга.

Шәхескә кагылышлы УУГ: Бәхетле булу турында үз фикереңне әйтә белү.

Танып-белүУУГ: Һәр укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль оештыруы, төркемнәрдә фикерләшү һәм төп нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту.

Коммуникатив УУГ: иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру.

Регулятив УУГ: иҗади фикер йөртеп, алдагы эшчәнлекне күрә белү күнекмәләрен үстерү.



Яңа белемне куллану.

6 мин.


Максат: “бәхет” төшенчәсенең асылына төшенү һәм хикәя персонажлары мисалында аңлату.

Сораулар бирә, эшнең эзлеклелеген тәэмин итә. Укучылар игътибарына эпиграф тәкъдим ителә:

Эпиграф буенча фикер йөртик. Биктимернең ата-анасы бәхетлеме?

Слайд №5. Бәхет артыннан кума: ул һәрвакыт синең үзеңдә.

Пифагор.

Атасы чабата ясап сата, дидегез.

Индивидуаль фикерләр тыңлана, төркемнәрдә тикшерелә, нәтиҗә ясала: геройның ата-анасы тормышта чын бәхетле түгел, чөнки алар ярлы. Атасының кушаматы да Чабатачы Әхми. Анасының коймак пешерерлек табасы да юк. Чабата ясап кына баеп булмый.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

хикәя буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, фикер җиткерү, аны расларга тырышу.

Танып-белүУУГ: дәлилләү, логик фикерләп, нәтиҗә ясау.

КоммуникативУУГ: фикернең ачык итеп әйтелүенә ирешү.

РегулятивУУГ: автор карашын аңлата торган сүзләр аша объектив һәм субъектив мөнәсәбәтләрне ачыклау.


Эпиграф тәкъдим ителә.

Тагын бер эпиграфка игътибар итегез.

Слайд №6. Бәхет – ул мәшәкатьсез һәм борчуларсыз яшәү, бәхет – бәхет ул җанның рәхәт халәте.

Ф.Э.Дзержинский.

Ул Биктимергә туры киләме?

Тормышта кешенең бәхетле минутлары бөтенләй булмыймы? Бу кайсы өлештә күренде?


Төркемнәрдә эшләү.

1 нче өлештә гаилә коймак пешерергә җыенуын күрдек. Ул көнне гаилә бәхет кичерә. 2 нче өлештә Биктимер генә бәхетле, чөнки ул башкалар кебек үк таудан шуа.

Шәхескә кагылышлы УУГ: герой халәтен тоеп, үз кичерешләреңне чагылдыру.

Танып-белүУУГ: әйтелгәннәргә нигезләнеп, чираттагы нәтиҗәне ясау.

КоммуникативУУГ: дәреслекнең тиешле өзекләреннән мисаллар уку.

РегулятивУУГ: үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү, башкаларның фикерләрен дөресли, бәяли белү.





Биктимер нинди малай?Әйе, аның табасы бар нәрсәдән дә узып шуа. Бар да аңа кызыгып карый.

Ул үзен канатлы кош сыман итеп тоя. Тел белән сөйләп бетерә алмаслык бәхет эчендә күмелеп кала. Ул физик һәм рухи рәхәтлек кичерә.

Һәр төркемнән берничә мисал кабул ителә: мавыгучан (дөньясын онытып шуа), уйлап табучан (таба белән шуу фикере бик сирәк кешегә килә), зирәк, югалып калмый.

Шәхескә кагылышлы УУГ: эпитет һәм чагыштырулар аша эмоциональ мөнәсәбәт белдерү.

Танып-белүУУГ: характеристика бирү күнекмәләрен үстерү, сәбәп-нәтиҗәләрне аңлау,синтез,анализ чыгару,гомумиләштерү.

КоммуникативУУГ: төрле фикерләрне тикшерү, уртак нәтиҗәгә килү.

РегулятивУУГ: төп геройга хас характер билгеләрен күрсәтү, шулар аша геройның тормышта тоткан урынын һәм аның шәхси мөнәсәбәтен объектив бәяләү.

Предмет: әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү.

Беренче ныгыту

6 мин.

Максат: яңа белемнәрне биремнәрдә куллану/тышкы сөйләмдә әйтеп күрсәтү



Сораулар куела.

Хикәядә сөйләнгән хәлнең сәбәбе нәрсәдә?

Төркемнәрдәге укучылар бәхәсләшеп, бер-берсенә ярдәм итешеп, фикерләрен белдерәләр: малай үзе турында күбрәк уйлады, шуңа күрә әнисе әйткәннәрне онытты.

Шәхескә кагылышлы УУГ: җаваплылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган

сыйфатларны тану, бәяләү

Танып-белүУУГ: төркемнәрдә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен

китереп чыгару һәм

аны мисалларга нигезләнеп исбатлау.

КоммуникативУУГ: фикереңне дәлилләү.

РегулятивУУГ: бер фикергә килә белү

Бәхетле мизгелләр өмет иткән ата-ана коймак ашый алмады. Әнисе малаен кыйнарга теләсә дә, әтисе аңа тидертмәде. Герой кичергән бәхетле минутлар озакка бармады.

Бу нинди нәтиҗәгә китерде?

Шәхескә кагылышлы УУГ:

ситуацияләрне бәйли белү, төркемнәрдә уртак фикергә килү өчен, эзлекле хезмәттәшлек булдыру.

Танып-белүУУГ: Дәреслекнең соңгы өлешенә таянып, андагы фразаларны кулланып сөйләү, эмоциональ кичерешләрне сөйләмдә дөрес бәяләү.

КоммуникативУУГ: бер фикергә килә белү

РегулятивУУГ: бер фикергә килә белү

Предмет: автор әйтергә теләгән идеяга төшенү.

Үз-үзеңне тикшерү өчен мөстәкыйль эш.

6 мин.


Максат: үзләштерелгән белемнәр буенча нәтиҗә ясау.


Тикшерү соравы куела. Ул дәреслектә каралмаган һәм көтелмәгән җаваплар бирүне таләп итә.

Сезнеңчә, әтисе ни өчен

Биктимергә җәза бирүгә каршы булган?

Төркемнәрдәге һәр укучының фикере тыңлана һәм системага салынып, дәфтәрләргә языла: ул малаен кызганган, чөнки ул бик ябык. Улының бала чагы фәкыйрь булуда үзен гаепле итеп тоя, чөнки ул бу һөнәре белән генә гаиләне бәхетле итә алмый. Әтисе башка эшне дә башкара алыр иде. Үз бәхете булмаган әтисе улының кечкенә бәхеткә хакы барлыгын аңлаган.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

һәр баланың үз фикерен ачык белдерүе, дәлилләп, үз нәтиҗәсен ясавы.

Танып-белүУУГ: укучыларның тормышка карашларын формалаштыру. Дәреслектәге “нужа” сүзен мисалга китереп, чорны аңларга ярдәм итү.

Охшаш фикерләрне гомумиләштерү, уртаклыкларын табу.

КоммуникативУУГ: бер фикергә килә белү

РегулятивУУГ: элекке тормышны үз гаиләләрендәге хәзерге тормыш белән чагыштырып карау, нәтиҗә ясау.


Рефлексия

2 мин.

Максат: үз эшчәнлегеңә кире кайтып бәя бирү.


Үз эшеңне бәяләүгә юнәлтелгән сораулар куела.

Укучылар, сез бүген нәрсә турында өйрәндегез?

Һәр төркемнең үз җавабы:

– Ф.Хөснинең Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсенең ничек чагылуын күрдек.

Берүзең генә бәхетле булу шатлык китерми.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үзбәя бирү.

Танып-белүУУГ: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

КоммуникативУУГ: үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү.

РегулятивУУГ: үзанализ һәм үзбәя булдыру.

Слайд № 7. Әти-әниеңнең сүзен тыңлау бәхет китерә.

Үзең турында уйлаганчы, башкалар турында да уйла!

Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

Төп нәтиҗә: әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк. Үзең турында гына түгел, якыннарың турында да уйларга кирәк.

Шәхескә кагылышлы УУГ: һәр баланың шәхси нәтиҗәгә ирешүе.

Танып-белүУУГ: аңлашылмаган якны ачыклау, бергәләп эшләгәндә, бердәм карар кабул итә белүнең әһәмиятен аңларга булышу.

КоммуникативУУГ: әңгәмәдә актив катнашу.


Дәресне йомгаклау

2 мин.


Максат: бер-береңнең эшен бәяләү, билгеләр кую.

Укытучы укучылар белән берлектә эшкә йомгак ясый.

Укучылар, үзбәяләрегезне карагыз һәм билгеләрегезне куегыз.

Һәр төркемнең эшенә һәм индивидуаль чыгышларга, үз эшләренә укучылар бәя бирәләр, билге куялар.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз эшеңә объектив бәя бирә белү һәм тәнкыйть күзлегеннән карау.

Танып-белүУУГ: нәтиҗә чыгару.

КоммуникативУУГ: әңгәмәдә актив катнашу, укучылар бер-берсенә рәхмәт белдерәләр.

РегулятивУУГ: үзбәя булдыру.

Өй эше

2 мин.

Нәрсә ул бәхет?” темасына инша язу.

Көндәлекләргә билге куела.

Укучылар, дәрес тәмам. Дәрестә яхшы эшләвегез өчен рәхмәт.


Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлегеңнән чыгып, өй эше алу.

Танып-белүУУГ:нәтиҗә чыгару

КоммуникативУУГ:сорауларга җавап биру,үз фикеренңе әйтә белү.

Регулятив УУГ: бәяләү,узбәя.






Йомгаклау


Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора.

Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була.

Бу зур максат. Менә шушы максатларны тормышка ашыруда технологик карталарның роле зур. Шуңа күрә дә мин үз алдыма Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты таләбенә туры килә торган технологик картаны өйрәнүне куйдым. Бу уңайдан бик күп чыганакларны һәм курсларда алган белемнәремне кулланды. Йомгаклап шуны әйтәсем килә, куйган максатларыма ирештем.

Дәреснең технологик картасы татар теле укытучылары белән 5 нче сыйныфта татар әдәбиятын өйрәнгәндә кулланыла, һәм бу матерал башка дәресләргә дә технологик карта төзүгә кыса була ала.


         

          
















Чыганаклар һәм әдәбият исемлеге

1.Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов .Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен татар әдәбиятыннан программа.

2. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов.Татар әдәбияты.Методик әсбап. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында (татар телен өйрәнүче укучылар белән эшләүче укытучылар өчен) .

3. Ә.Р.Мотыйгуллина,Р.Г.Ханнанов. Татар әдәбияты. 5 класс 2нче кисәк.

4. Өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреңдениесе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” Әдәбия укытуның үзенчәлекләре”

5.Казан шәhәр муниципаль бермлеге.Башкарма комитетының мәгариф идарәсе.Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле hәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре.


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 02.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров68
Номер материала ДБ-310821
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх