Инфоурок / Другое / Презентации / "Г.Тукай иҗаты"- әдәби укудан презентация.

"Г.Тукай иҗаты"- әдәби укудан презентация.


библиотека
материалов
Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм ияс...
Инде бөек шагыйребезне бездән аерган ХХ йөз дә “узган гасыр “ булып тарихка к...
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләшәбез. -Габдулла Тукай кем ул...
Г.Тукай балалар өчен дә матур-матур шигырьләр ,поэмалар , әкиятьләр һәм чәчмә...
Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” , “Фатыйма белән Сандугач”, “Кызыклы шәкерт”...
Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең мату...
Г.Тукай халык телен бик яраткан.Ул та - тар теленең иң матур һәм күңелгә якы...
8 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1
Описание слайда:

№ слайда 2 Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм ияс
Описание слайда:

Татар әдәбияты үсешенә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Алай гына түгел , ул тугандаш төрки һәм Идел-Урал буйларындагы мари ,чуваш сүз сәнгатьләренең чәчәк атуына да зур йогынты ясады.Дөресен әйткәндә,Габдулла Тукай элеккеге зур илдәге барлык халыклар өчен дә ят булмады.киресенчә,аның әсәрләре тәрҗемә ителмәгән,чын мәгънәсендә югары сәнгатьчә шигырьләре яңгырамаган телләрне табуе кыендыр.Г.Тукай дигәндә-татар халкы күздә тотылса,татарлар дип әйтугә-Г.Тукай дигән шигъри исем аңга килә.Г.Тукай шагыйрь генә түгел,бәлки халкыбызның теле дә , моңы да,рухы да,язмышы да.Ул чын мәгънәсендә халыкның үз улы,шуңа күрә аның хасиятләрен,мәнфәгатьләрен тирән белүче һәм шуларны сәнгатьлелекнең иң югары кимәлендә сурәтләп бирүче.

№ слайда 3 Инде бөек шагыйребезне бездән аерган ХХ йөз дә “узган гасыр “ булып тарихка к
Описание слайда:

Инде бөек шагыйребезне бездән аерган ХХ йөз дә “узган гасыр “ булып тарихка кереп калды.Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә,”безнең гасыр”да калалар.Бу-шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз. Г.Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән –үзе җырлап торулары-на игътибар итми мөмкин түгел.Көнчыгышта шигырьләрне көй белән уку гадәте элек-электән килә .Ләкин татар теленең шигърилег е ,җыр сәнгатебезнең нык үскән булуы ,ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән көйнең аерылгысыз булып үрелүе - безнең үзебезнең дә табигый сыйфатыбыз.Г.Тукай шигырьләрендә эмоциональ һәм музыкаль төсмерләрне күп ялтыраткан. Болар Г.Тукайның иң әвәл халык авыз иҗатына,бигрәк тә җыр сәнгатенә , рух байлыгына нигезләнеп иҗат итеүеннән килә. Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды.Аның “Әллүки”,”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки ,аларны шагыйрь иҗат иткән дип тә сизелми. Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба.”Туган тел” җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый.Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.

№ слайда 4 Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләшәбез. -Габдулла Тукай кем ул
Описание слайда:

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында сөйләшәбез. -Габдулла Тукай кем ул ? -Тукай татар халкының бөек улы ,шагыйрь әдәби тәнкыйтьче ,җәмәгать эшлеклесе. -Ул кайчан туган? Тукай 1886 елда Татарстанда туган. -Ул кайчан үлгән ? Тукай 1913 елда 27 яшендә вафат була. Ул нинди әсәрләр язган?Ул шигырьләр , поэма- лар һәм чәчмә әсәрләр язган.

№ слайда 5 Г.Тукай балалар өчен дә матур-матур шигырьләр ,поэмалар , әкиятьләр һәм чәчмә
Описание слайда:

Г.Тукай балалар өчен дә матур-матур шигырьләр ,поэмалар , әкиятьләр һәм чәчмә әсәрләр иҗат иткән.

№ слайда 6 Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” , “Фатыйма белән Сандугач”, “Кызыклы шәкерт”
Описание слайда:

Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” , “Фатыйма белән Сандугач”, “Кызыклы шәкерт” шигырь- ләре балалар психологиясе үзенчәлекләрен истә тотып эшләгән. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим ,минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым,шунда ауныйсым килә.

№ слайда 7 Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең мату
Описание слайда:

Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен дә безгә Г.Тукай бирде.”Су ана- сы”,”Кәҗә белән сарык “, “Шүрәле “әкиятлә- рен кем генә белми? Халык авыз иҗаты ша- гыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк.

№ слайда 8 Г.Тукай халык телен бик яраткан.Ул та - тар теленең иң матур һәм күңелгә якы
Описание слайда:

Г.Тукай халык телен бик яраткан.Ул та - тар теленең иң матур һәм күңелгә якын иң гади үрнәкләрне сайлап алган. Аңарда сүзләр һәм тел чаралары энҗеләре булып ялтырый. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәм- нең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДВ-410883

Похожие материалы