Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Г.ТУКАЙ ИҖАТЫНДА Г.ИСХАКЫЙНЫҢ “ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ”НЫҢ ДӘВАМЧАНЛЫГЫ
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Г.ТУКАЙ ИҖАТЫНДА Г.ИСХАКЫЙНЫҢ “ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ”НЫҢ ДӘВАМЧАНЛЫГЫ

библиотека
материалов

Г.ТУКАЙ ИҖАТЫНДА Г.ИСХАКЫЙНЫҢ “ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ”НЫҢ ДӘВАМЧАНЛЫГЫ

Чистай муниципаль районы Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Гаязов РәзилНурсәет улының фәнни-эзләнү эше.

Фәнни җитәкче: Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Исхакый һәм Тукай... Аларның бер-берсенә үзара хөрмәти мөнәсәбәте инде мәгълүм. Бөек шагыйрь Исхакыйны зурлый, аны “ даһи” шәхес, милләтне туплауга сәләтле “ чабан” рәвешендә күзаллый. Бөек әдип тә үз чиратында Тукайны олылый, аның шәхесе, иҗаты, әсәрләренең халык тормышындагы әһәмияте хакында махсус мәкалә яза.

Бүгенге көндә дә татар милләтенең торышы – актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. 

Г. Исхакый милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссыллыкта яктырта. Бер төркем әсәрләрендә ул, милләтне инкыйраздан саклап калу максатында, укучының игътибарын халыкның милли яшәешенә, милли колоритына, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбәсенә, борынгы тамырларына юнәлтә.

Гаяз Исхакый - татар халкының XX нче гасыр милли-сәяси тәрәкъкыятендә тирән эз калдырган, аның рухи-мәдәни үсешенә тирән йогынты ясаган әдип. Аның иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар һәм милләтләр белән тигез хокуклыгын исбатлауга юнәлтелгән.

Иҗатының башлангыч чорында, ягъни мәгърифәтчелек дәверендә, татар халкының киләчәге турында кайгыртып, Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902 ) исемле әсәрен иҗат итә. Әлеге әсәр аның алдагы бөтен иҗаты өчен ачкыч вазифасын үти. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре - проблематикасы, жанры һәм сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре буенча да бик катлаулы әсәр. Галимнәр аның жанр үзенчәлеген төрлечә - хикәя, повесть, роман, антиутопия дип тә атыйлар. Сәнгатьчә фикерләү ысулы ягыннан караганда, бу антиутопиянең беренче өлеше мәгърифәтчелек реализмы, ә икенче өлеше мәгърифәтчелек романтизмы белән язылган.

Г.Тукай иҗатында Г.Исхакыйның “ике йөз елдан соң инкыйраз”ның дәвамчанлыгы” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшебезнең максаты– Габдулла Тукай иҗатында Г.Исхакыйның “ике йөз елдан соң инкыйраз”ның дәвамчанлыгын тикшерү.

Төп максатка ирешү өчен үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрен өйрәнү;

Г.Тукай иҗатыннан Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә чагылган инкыйраздан котылу концепциясенең штрих-детальләрен барлау.

Теманың актуальлеге бәхәссез. Г.Тукай иҗатын яңартып яктыртуда шагыйрьнең идея-эстетик карашларын объективрак өйрәнүгә,аның шигъриятенең милли асылын яңача ачуга игътибарны юнәлтү тора.

Тукай- Исхакый, Исхакый- Тукай... ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Татарның бу бөек ике әһеле, аларның үзара мөнәсәбәте- һәм әхлакый, һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп актуаль мәсьәлә. Бу бөек каләм осталарының хәятында уртаклык ифрат күп. Кыйбла-омтылышлар, иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт– һәр икесенең дә асыл сыйфатлары. Табигать аларга искитмәле иҗади егәр бүләк иткән. Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте милли әдәбият үсеше патша хакимияте тарафыннан ясалма рәвештә тоткарланган заманда буаларны ерып киткән куәтле ташкын кебек була. Ул буржуаз-демократик инкыйлаб алдында торган татар милләтенең зиһенен кинәт яктыртып кына калмый, бәлки ул чордагы татар әдәбиятының магистраль юлын билгеләгән бер маяк та була.

Халкыбызның Гаяз Исхакый билгеләгән ике йөз елдан соң юкка чыгуын, милләтебезнең киләчәгенә янаган афәтне, беренчеләрдән булып, сейсмограф кебек, сизгер йөрәкле Тукай күңеле аңлаган.

Инкыйразга китергән сәбәпне беренчесе итеп Гаяз Исхакый халыкның тәхет әсирлегендә булуын, аның азатлык өчен көрәшмәвен саный. Бу мотив Тукай иҗатының үзәк өлешен тәшкил итә. Моның көчле йогынтысын аңлау өчен, “Мөридләр каберстанындин бер аваз” шигырен мисал итеп китерергә була. Анда Г.Тукай Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” фантастик-публицистик әсәренә мөнәсәбәтен шигъри юллар аша белдерә:

Тукай шигъриятенең төп эстетик-фәлсәфи концепциясен төзүдә катнашкан Исхакыйның бу әсәре шагыйрьнең башка шигырьләре өчен дә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә. Мәсәлән, “Сорыкортларга” шигыре рухы белән Исхакый әсәренә аваздаш.

Г. Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар хәзер, яңадан калкып, бүгенге көндә иҗат итүче татар әдипләренең яңа әсәрләренә үтеп керә, алар әйткән фикерләр бүгенге чорның милли яңарышында актив катнаша, татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә ныклап тоташа, аның көч- көч-куәтен арттырып җибәрә.

Дөрестән дә, Гаяз Исхакый – тәүге әсәрләреннән үк милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. Дине,теле,мәдәнияте,гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыятькә (халыкка) милләт диелер.





Эчтәлек

Кереш: Г. Тукай иҗатында Г. Исхакыйның” Ике йөз елдан соң инкыйраз”ның дәвамчанлыгы..............................................................................................................5

Төп өлеш

Параграф 1.ХХ гасыр башы татар әдәбиятына кергән әсәрләрдә Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә чагылган инкыйраздан котылу концепциясенең штрих-детальләре.............................................................6

Параграф 2.Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясендә музыка культы...........................................................................................................10

Йомгаклау..................................................................................................................13

Файдаланылган әдәбият........................................................................................15



















Кереш

Г.ТУКАЙ ИҖАТЫНДА Г.ИСХАКЫЙНЫҢ “ИКЕ ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ИНКЫЙРАЗ”НЫҢ ДӘВАМЧАНЛЫГЫ


Тукай- Исхакый, Исхакый- Тукай... ХХ йөз башы татар иҗтимагый-мәдәни тормышының терәк баганаларыннан булган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карау һич тә мөмкин түгел. Татарның бу бөек ике әһеле, аларның үзара мөнәсәбәте- һәм әхлакый, һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп актуаль мәсьәлә. Бу бөек каләм осталарының хәятында уртаклык ифрат күп. Кыйбла-омтылышлар, иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт– һәр икесенең дә асыл сыйфатлары. Табигать аларга искитмәле иҗади егәр бүләк иткән.

Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте милли әдәбият үсеше патша хакимияте тарафыннан ясалма рәвештә тоткарланган заманда буаларны ерып киткән куәтле ташкын кебек була. Ул буржуаз-демократик инкыйлаб алдында торган татар милләтенең зиһенен кинәт яктыртып кына калмый, бәлки ул чордагы татар әдәбиятының магистраль юлын билгеләгән бер маяк та була.













Төп өлеш

ХХ гасыр башы татар әдәбиятына кергән әсәрләрдә Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә чагылган инкыйраздан котылу концепциясенең штрих-детальләре.

Әйе, ХХ гасыр башы татар әдәбиятының кайсы гына әсәренә күз салма, аның нигезендә Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә чагылган инкыйраздан котылу концепциясенең штрих-детальләрен күпләп табарга була.

Әдипнең әнә шулай татар тормышын сискәндереп җибәргән бу повестена аваздаш булган яки аның лейтмотивын үстереп җибәргән башка әсәрләр дә хәзер инде милли яшәеш проблемаларына кыюрак мөрәҗәгать итә башлыйлар.

Халкыбызның Гаяз Исхакый билгеләгән ике йөз елдан соң юкка чыгуын, милләтебезнең киләчәгенә янаган афәтне, беренчеләрдән булып, сейсмограф кебек, сизгер йөрәкле Тукай күңеле аңлаган.

Инкыйразга китергән сәбәпне беренчесе итеп Гаяз Исхакый халыкның тәхет әсирлегендә булуын, аның азатлык өчен көрәшмәвен саный. Бу мотив Тукай иҗатының үзәк өлешен тәшкил итә. Моның көчле йогынтысын аңлау өчен, “Мөридләр каберстанындин бер аваз”1 шигырен мисал итеп китерергә була. Анда Г.Тукай Г.Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” фантастик-публицистик әсәренә мөнәсәбәтен шигъри юллар аша белдерә.

Тукай шигъриятенең төп эстетик-фәлсәфи концепциясен төзүдә катнашкан Исхакыйның бу әсәре шагыйрьнең башка шигырьләре өчен дә бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә. Мәсәлән, “Сорыкортларга” шигыре2 рухы белән Исхакый әсәренә аваздаш. Шагыйрь, дин битлеге астында халыкны алдап, аның зиһенен томалап яткан, мал-мөлкәтенең бер өлешен алдау юлы белән үзләштерүгә ирешкән кадимче ишаннарны һәм башка шикле типларны күралмавын кискен рәвештә сиздерә:

Аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!...

Патриархаль-феодаль калдыкларның берсе булган ишанчылыкка, тарихи прогрессны тоткарларга теләүче инкыйразчыларга каршы көрәш идеясе биргән бу шигырьдәге фикерләр Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”3 дигән фантастик сюжетлы поэмасында да үткен сатира аша кабат яңгырый. Бу поэма татар дөньясындагы кадими тәртипләрне һәм иске гадәтләргә ябышып ятучы кайбер реакцион дин әһелләрен сатира утына ала. Кисекбаш, Миңлебай, цирк көрәшчесе Карәхмәт, Гали батыр, Камчылы Ишан кебек реаль образлар ярдәмендә Г.Тукай “Көфер почмагы” каһарманнары”ның милләтне инкыйраз чигенә китереп җиткерә торган гамәлләрен ачып күрсәтә.

Гаяз Исхакый инкыйразга китерүче икенче сәбәпне мәктәп-мәдрәсәләрдәге уку-укыту эшләренең заман таләпләренә җавап бирә алу-алмавыннан күрә. Бу җитди мәсьәлә Г.Тукайны да битараф калдырмый. Шәкертләрнең кадими мәдрәсәләрдә нигезле белем ала алмыйча михнәт-газап чигүләрен, дөньядан артта калуларын тасвирлап, ул 1907 елда “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?”4 шигырен иҗат итә. Яшь буынга нигезле тәрбия бирү, уку-укыту эшләрен көйләү, дөньяви фәннәрне чит итмәү кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелгән бу шигырь инкыйраз юлына җитди киртә салуы белән үзенчәлекле.

Биредә яшь гомерен шулай наданлыкка корбан иткән шәкертләр фаҗигасе тасвирлана.

Гаяз Исхакый ”Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрендә инкыйразга дучар иткән сәбәпнең өченчесен милләт мәнфәгатен шәхси файдасыннан өстен куючы, кадими ысул белән укытуны яклаучы консерватив хәлфәләр, дин әһелләреннән күрә.

Безнең уйлавыбызча, Г.Тукайда да бу мотивлар шактый. Ниндидер бер билгесез авыру нәтиҗәсендә инкыйраз куркынычы янаган татар милләтен дәвалау турында сөйләнүдән ары китә алмаган “милләтче”нең абстракт образы Г.Тукайның “Милләтчеләр”5 исемле шигырендә ирония төсмере аша чагылыш таба. Үзләрен халык хезмәтчесе дип йөргән, аңа намус белән хезмәт итәбез дип башкаларны да ышандырырга омтылган кайбер “ялган милләтпәрвәрләр” асылда үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар булып чыга. Авыру булган, ярдәм өмет иткән милләт турында кайгырту сылтавы белән аны савым сыеры урынына сауган бу бәндәләрнең чын йөзен Тукай ассоциацияләр аша төгәл тасвирлап бирә:

Милләтче бик куркак бит ул, судан курка,

Гәрчә милләт диеп авыз суын корта.

Бу шигырьдә милләт җилкәсенә утырып “җир сөргән” һәм үз корсагы турында гына кайгырткан икейөзле “зыялы”ның типик образы ачылса, “Сибгатуллин” 6 шигырендә (1910) исә ул төгәлрәк, конкретрак төс ала. Монда да Тукай милләткә хезмәт итү урынына акча капчыкларына иманын саткан кайбер зыялыларның намусын йокыдан уятырга омтыла.

Тукай үзләрен зыялы милләтчеләр, халык киләчәге өчен яшәүчеләр дип, аерым игътибарга дәгъва кылып йөргән адәмнәр белән милләт арасындагы мөнәсәбәт кебек җитди проблеманы калкытып куя. Алдап, сүз куертып, шомартып, үтәлмәс вәгъдәләр биреп, чынында халыкның соңгы тиенен үзләштерү кәсебенә керешкән алдакчыларга мөнәсәбәтендә ул рәхимсез, кырыс, кисәтеп чаң суга. Үзләрен милләтче дип йөргән икейөзле, алдакчы, сатлык җаннар сүздә “татар халкы яши, тиз арада җанлана, аякка баса ” дип сөйләнеп йөрсәләр дә, үзләре милләтнең үзаңын уяту өчен берни эшләмиләр, шәүләләреннән куркып яшиләр. Әсәрнең эчтәлеге милләтчеләрнең битлекләрен салдырып, кояш яктысына тартып чыгаруга гына кайтып калмый. Тукайның максаты ─ халыкка чын хакыйкатьне җиткерү һәм торгынлыктан чыгу юлларын күрсәтү.

Гаяз Исхакый - татар халкының XX нче гасыр милли-сәяси тәрәкъкыятендә тирән эз калдырган, аның рухи-мәдәни үсешенә тирән йогынты ясаган әдип. Аның иҗаты тулысынча татар милләтенең олылыгын, бөеклеген дәлилләүгә, аның башка халыклар һәм милләтләр белән тигез хокуклыгын исбатлауга юнәлтелгән.

Иҗатының башлангыч чорында, ягъни мәгърифәтчелек дәверендә, татар халкының киләчәге турында кайгыртып, Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902 ) исемле әсәрен иҗат итә. Әлеге әсәр аның алдагы бөтен иҗаты өчен ачкыч вазифасын үти.

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәре - проблематикасы, жанры һәм сәнгатьчә фикерләү үзенчәлекләре буенча да бик катлаулы әсәр. Галимнәр аның жанр үзенчәлеген төрлечә - хикәя, повесть, роман, антиутопия дип тә атыйлар. Сәнгатьчә фикерләү ысулы ягыннан караганда, бу антиутопиянең беренче өлеше мәгърифәтчелек реализмы, ә икенче өлеше мәгърифәтчелек романтизмы белән язылган* (*Ганиева Р.К. Татарның сөекле улы // Татарстан. - 1998 .- № 2. - Б. 3-6.).

















Г. Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" антиутопиясендә музыка культы

«Ике йөз елдан соң инкыйраз» татар-иҗтимагый тормышы һәм рухи яшәеше алмашыну көннәрендә - XX гасыр башында иҗат ителгән. Бу - феодализм тарих сәхнәсеннән киткән, капиталистик мөнәсәбәтләр тамыр җәйгән бер чор. Чор үзенчәлегенә һәм ихтыяҗларына җавап рәвешендә әсәрдә бик күп мәсьәләләр күтәрелә. Аларның иң әһәмиятлесе татар халкының иҗтимагый тәрәкъкыяте мәсьәләсе. Бу бик тә әһәмиятле мәсьәләгә нисбәттә автор «Ике йөз елдан соң ин-кыйраз»да бик күп мәдәни, әдәби-эстетик мәсьәләләрне дә күтәреп чыга. Шуларның берсе - музыка мәсьәләсе.
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә Гаяз Исхакый татар халкының музыкаль сәнгате тарихына байтак кына күзәтүләр ясый. Аныңча, урта гасырларда, башлыча голәмәләр басымы астында, татарлар арасында м
узыка әллә ни үсеш ала алмаган. Бу - чыннан да шулай.
Исхакый XX гасыр башында музыка «машиналары» күренә башлавын искәртә. Музыка «машиналары» дигәннән ул рояль, пианино, граммофон, патефон кебек музыка коралларын күз алдынды тоткандыр. Чөнки ул татарлар арасында гармун һәм скрипкада уйнаучылар булганын яхшы белә: «Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә - фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны нәзафәте табигыяләренә (табигый пакьлек) кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн тәдәнни итә, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә инде»* (*Исхакый Г. Ике йөз елдан соң инкыйраз // Әсәрләр.
Унбиш томда.- 1 т. Повестьлар һәм хикәяләр (1898-1908). - Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. - Б. 191.).

Музыка тарихыбызга кагылып, Гаяз Исхакый болгар-татар музыкасын сакларга тырышучы, аны пропагандалауга омтылучы шәхесләр булганлыкка да игътибар итә. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә әдип халык иҗаты әсәрләрен, көйләрен җыеп, теркәп баручы Гариф Минкин образын иҗат итә. Гаяз Исхакый татар музыкасын, татар моңын, башка халыкларның музыкасы белән чагыштырып та карый, татар музыкасының милли үзенчәлеге турында да фикер йөртә.

Милләт язмышы турында уйлаганда, Гаяз Исхакый хатын-кыз мәсьәләсенә дә зур игътибар бирә. Аларның милләт яшәешендә бик мөһим роль уйнавын автор болай аңлата: «Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар - хатыннар, һәммә милләтнең теленең, хосусый тәләффызларын (әйтелешен), шивәсен саклаучылар - хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар - хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм». Шулай фикер йөртеп, Гаяз Исхакый хатын-кызларга белем бирүнең иң әүвәл милләт яшәеше өчен кирәклеген күрсәтә. Хатын-кызларыбызга тиеш аң-белем һәм тәрбия бирелмәү исә милләткә зур зыян китерә, чөнки андый очракта татар дөньясында фәхишәлек арта һәм төрле авырулар тарала, ди ул. Татар музыкасының үсеп китә алмавына, Исхакый фикеренчә, хатын-кыз азатлыгы булмау да йогынты ясый.
Гаяз Исхакый музыканың вазифасын мәгърифәтчеләрчә аңлый, аны «әхлак мөгаллиме» дип атап, әдәбият һәм музыка ярдәмендә кешеләрдә югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә зур игътибар бирә. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» антиутопиясендә 24 яшьлек автор халык музыкасын, аның үзенчәлекләрен искиткеч, яхшы белүен күрсәтә һәм милли музыканың киләчәктәге язмышы турында кайгырта.

Гаяз Исхакыйның әсәрендә музыканың миллилеге югала һәм халык арасында әһәмияте бетә баруы, рәсем сәнгатенең торышы, юкка чыгу мөмкинлеге хакында әйтелә. Тукайның да милли көйләр, музыка сәнгатенә мәхәббәте искиткеч зур. “Милли моңнар”ы үзе генә дә ни тора бит! “Милли моңнар”7 (1909) шигыре телгә килүгә исә күңелдә каяндыр тирәннән, тарих чоңгылларыннан килгән татар халкының гасырлар дәвамында рәнҗетелгән милли моңы яңгырый башлый кебек. Татар җырының тирән моңында шагыйрь өч йөз еллык милли изелү эзләрен, халык чиккән бик күп михнәтләрнең, түккән күз яшьләренең чагылышын күрә. Яки шагыйрьнең : “Мин татарга бәхет, шатлык телим; мин татарга тәхет, шаһлык телим”, дигән юлларында бәйсезлек һәм дәүләтчелек гамен күрәбез.

Татар җыры, моңы гади һәм гадәти күренеш, күңел ачу чарасы гына түгел икән. Ул халыкның өч йөз ел дәвамында михнәт чигеп, изелеп, авыр тормыштан күз яшьләрен агызуын, йөрәгендә кайгы-хәсрәт сыркып ятуын, сызлануын эченә алган сәнгать әсәре икән.

Авыр, кыен мизгелләрдә халыкның төп таянычы, юанычы, юлдашы, бар сызлануын үзенә сеңдергән, киләчәккә ышанычын саклаган моңлы җыры булган. Аның рухи хәләте “Милли хисләр белән ялкынланып, Сызланып-сызланып чыга күңеленнән”, бары тик моңга баткан җыры гына “татар күңеле ниләр сизгәнен” әйтеп бирә алган. Шагыйрь халкының яшәеше өчен борчылып, сызланып, милләт хәсрәтен үз шәхси кайгысы дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли.

















Йомгаклау

Исхакый һәм Тукай... Аларның бер-берсенә үзара хөрмәти мөнәсәбәте инде мәгълүм. Бөек шагыйрь Исхакыйны зурлый, аны “ даһи” шәхес, милләтне туплауга сәләтле “ чабан” рәвешендә күзаллый. Бөек әдип тә үз чиратында Тукайны олылый, аның шәхесе, иҗаты, әсәрләренең халык тормышындагы әһәмияте хакында махсус мәкалә яза. 1938 нче елда дөнья күргән бер язмасында ул Тукайны “ татарның иң зур шагыйре” дип атый.

Г.Исхакый инкыйраздан котылуның бер юлын хатын-кызларның җәмгыятьтә тоткан роле үсүендә күрә.

Хатын-кызның тормыштагы роленә, аның авыр һәм катлаулы язмышына Г.Тукай да битараф калмый. Шагыйрьнең 1909 елда язылган “Хатыннар хөррияте”, “Эштән чыгарылган татар кызына”, “Өзелгән өмид” һ.б. шигырьләре гражданлык хокуксызлыгыннан интеккән, иҗтимагый-социаль институтларның тупас тәртипләре тарафыннан изелгән татар хатын-кызларының эчке кичерешләрен, авыр җан газапларын контраст буяуларда бирә алу сәләте белән күңелгә тәэсир итәләр, инкыйраз хакындагы борчулы уйларга юл ачалар.

Г.Тукай җәмгыять һәм гаилә тираниясе тарафыннан икеләтә изелүгә, кысылуга, хокуксызлыкка дучар ителгә татар кызының эчке фаҗигасен иҗтимагый-социаль проблема югарылыгына күтәрә һәм аның тууына сәбәпче булган күренешләрнең әле һаман да яшәвенә сызлана:

Сөялгәнсең чатта баганага,

Яфрак төсле сары йөзләрең;

Кызганмыйча күңлем чыдый алмый:

Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган кош, адаштырган эттәй,

Үткәннәргә мәэюс карыйсың;

Күрәм, ике ирнең селкенәдер:

Кайсы татар баен каргыйсың8?..

Г. Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләрендә күтәрелгән проблемалар хәзер, яңадан калкып, бүгенге көндә иҗат итүче татар әдипләренең яңа әсәрләренә үтеп керә, алар әйткән фикерләр бүгенге чорның милли яңарышында актив катнаша, татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә ныклап тоташа, аның көч-куәтен арттырып җибәрә.

Г. Исхакый, Тукай иҗатының зурлыгын, әһәмиятлелеген яхшы аңлап, аның шигырьләрен: “... чишмәсенең суы бетмәенчә, урта бер җирендә, сонгый рәвештә киселеп калган өлеше генәдер”, - ди. Кызганыч ки, халкына бирергә теләгән иң матур җырларын шагыйрь “ орлыкта көенчә, күңелендәге нур көенчә” үзе белән алып китә.

Татарның моң-зарын, гасырлар буе килгән аңын, рухи сулышын шигъри юлга салып аңлаткан, аның үткәненә, бүгенгесенә тәнкыйть күзлегеннән караган Тукайны Г. Исхакый бик хаклы рәвештә “милләтнең милли хисен уятучы” дип атый. Дөрестән дә, XX гасыр башы татар әдәбиятында һәм халык бәхете өчен көрәш мәйданында Тукай тавышы, Исхакый шигарьләре кебек үк, иң көчле ишетелгән һәм хәзер дә милли, әдәби әһәмиятен югалтмаган. Уяу, бердәм булырга өндәгән тансык тавыш булып кала бирә.











Кулланылган әдәбият

  1. Ганиева Р.К. Татарның сөекле улы // Татарстан. - 1998 .- № 2. - Б. 3-6

  2. Нуруллин И. ХХ йөз башы татар әдәбияты. Монография.─Казан: Университет нәшрияты, 1966. ─Б.174.

  3. Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда.Шигырьләр. Поэмалар. ─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. — Б.36.

  4. Тукай Г. Әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар. Биш томда.─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.─ 1 т. ─ Б.299.

  5. Тукай Г. Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр. ─ Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. ─ 511 б.

  6. 5.Тукай Г. Сибгатуллин. Шигырь //Ялт-йолт.─1910.- 15 август.─№ 11.


1 Тукай Г. Әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар. Биш томда.─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.─ 1 т. ─ Б.66.

2 Шунда ук, Б.92.

3 Тукай Г. Әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар. Биш томда.─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.─ 1 т. ─ Б.260.

4

5 Тукай Г. Әсәрләр: Шигырьләр һәм поэмалар. Биш томда.─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.─ 1 т. ─ Б.299.

6 Тукай Г. Сибгатуллин. Шигырь //Ялт-йолт.1910. 15 август.№ 11.

7 Тукай Г. Сайланма әсәрләр.Шагыйрь турында истәлекләр. ─ Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002. ─ 511 б.


8 Тукай Г. Әсәрләр. Биш томда.Шигырьләр. Поэмалар. ─ Казан: Тат. кит. нәшр., 1985. — Б.36.


14



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 18.02.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров408
Номер материала ДВ-467317
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх