Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Г.Тукай иҗатында әхлак темасы.

Г.Тукай иҗатында әхлак темасы.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Нургалина Эльза Миргарифанкызы

МБГБУ «Зәй муниципаль районы

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү

юнәлешле7нче урта

гомуми белем мәктәбе»

elzaelza01111975@mail.ru


Габдулла Тукай иҗатында әхлак темасы

Шәхеснең формалашуында һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек – электән исбатлап – раслап килгән.Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, — дигән гыйбарә әйткән. Әхлак - кешенең эш хәрәкәтендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әдәп, тәртип кебек төшенчәләр дә әнә шул яссылыкта урын ала. Ә менә кыйммәтләр, кешенең эчке дөньясы, киңәйтебрәк күз алдына китергәндә рухи кыйммәтләре соңгы елларда уку-укыту гамәлендә еш куллана торган төшенчәләр генә түгел, балаларның аң-акылын формалаштыру процессында иң зур әһәмияткә ия булып торалар: кешелеклелек, ихтирамлылык, шәфкатьлелелек, миһербанлылык, булдыклылык, гаделлек, уңганлык, тапкырлык һ. б.  Бу кыйммәтләрне тәрбияләү бик күп чаралар, киң чыганаклар таләп итә.

Шуңа да дәресләремдә язучыларыбызның,шагыйрьләребезнең, композиторларыбызның күңел гәүһәрләре үрнәгендә укучыларда әдәплелек, сабырлык, акыл көче, намуслы булу, күңел сафлыгы, тормышны ярату хисе тәрбияләү төп максатларым булып тора. Белем бирү, укучыларның эчке дөньясын баетуда, кешелек кыйммәтләре формалаштыруда әдәби әсәрләрнең роле бик зур. Әдәбият фәне – тәрбия фәне ул. Күренекле галим, педагог, олпат дин әһеле, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин бу хакта: “Әхлак берлә әдәбият берлә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дигән.Фән буларак әдәбият курсын укытуда күренекле фикер иясенең бөек мирасын — тәгълим – тәрбия өлкәсендә калдырган васыяъләрен, кыйммәтле тәгълиматларын матур әдәбият уку аша укучылар күңеленә иңдерергә тырышам. Әдәбият укыту программасына кертелгән әсәрләр укучыларда уңай әхлак сыйфатлары булдыруга хезмәт итә. Бу максаттан Габдулла Тукай әсәрләре бик зур урын алып тора.Бөек Тукаебыз үзе дә мәгърифәткә битараф булмаган бит ул. “Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә нәзек вә латыйф булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне генә сөючән булалар”,- дип язган “Мәктәпләребездә милли әдәбият дәресләре” (1910 ел)  исемле дәреслегенең кереш сүзендә. Димәк, дәреслекләр язуны ул күз алдында тоткан.Балаларга аңлашылырлык җиңел һәм матур телдә язылган шигырьләре, әкиятләре һәм мәсәлләре балаларда иң матур сыйфатлар тәрбияли алырлык көч һәм куәт белән сугарылган.

Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләре белемле, зирәк, тапкыр булырга, туган телне, туган җирне яратырга өнди. Аның “Эшкә өндәү”, “Сабыйга” шигырьләре яшь буында хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп иҗат ителгән. Анда кешеләр өчен хезмәт иң кирәкле, иң бөек нәрсә итеп билгеләнә. Шигырьдә “Кешене кеше иткән нәрсә — эш”,- дип балаларны турыдан – туры өндәү рәвешендә иҗат ителгән бу шигырь балаларда хезмәткә дөрес караш, омтылыш тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйный. Яшь буынның туган төбәгенә, туган җиренә булган мәхәббәтен,ярату хисен үстерергә,тирәнәйтергә омтылу белән һәркемнең үз вазыйфасын намус белән башкарырга тиешлеге кисәтелә, намуслы хезмәтнең бөеклегенә дан җырлана,хезмәт кешенең дөньяда яшәве өчен иң кирәкле шартларның берсе булуы аңлатыла. Балалар өчен язган әсәрләрендә Тукай аларда хезмәтне сөю, эшчәнлеккә өндәү белән бергә онытылмаслык изге һәм данлыклы исем бары тик тырышып, намуслы эшләү аркылы гына була ала дигән фикерне ныгыта.”Тынма, эшлә, и сабый!... Күр, ничек эшли күктә кояш..”, яки  “Шүрәле” әкияте... Уңган, булдыклы, тапкыр, курку белмәс авыл егете бөтен кыенлыкларны, авырлыкларны, хәтта Шүрәле ише куркыныч дошманны да җиңә ала. Балада хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү өчен, үз хезмәтенең әһәмиятен аңлый белүе, башкарган эше өчен җаваплылык тоюы, башкаларның, өлкәннәрнең хезмәтен ихтирам итүе кирәк.  Тукай иҗаты нәкъ менә шуларга юнәлгән дә инде. Тукай әсәрләре шулай ук балаларда табигатькә карата дуслык, ярату мөнәсәбәтләре тәрбияли. Әйләнә-тирәбезнең бик үк ачык булмаган “серләре” турында мәгълүмат бирә, аларның карашларын киңәйтүгә ярдәм итә. Без моны “Елның дүрт фасылы”, “Яңгыр”, “Яңгыр илә кояш”, “Җир йокысы” һ.б. дигән шигырьләре ярдәмендә дәлиллибез.

Габдулла Тукай иҗатында яшь буынның укып, аңлы булып үсүенә зур игътибар бирелә. Мисал итеп “Кышкы кич”, “Китап” “Бәхетле бала” кебек шигырьләрен карарга була. Мөгалим-мөгалимәләргә карата ихтирамлы, аларны “олугъ”  күрү дә үзәк урында тора. Балалар белән ата-аналар арасында тирән мәхәббәт булырга тиешлеген, балаларның ата-аналарга хөрмәт белән карауларын бик күп әсәрләрендә кабатлый. Бала тәрбияләүдә кирәкле фәлсәфә нечкәлекләрен укучыларына җиткерү өчен, шагыйрь төрле тел чараларын, реаль тормыш ситуацияләрен, үсемлекләр, хайваннар дөньясының үзенчәлекләрен киң куллана. “Мияубикә”,  “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән сандугач”, “Туган тел”, “Су анасы” кебек әсәрләрендә кеше тәртибенең иң кечкенә берәмлеге булган гамәл, эш-хәрәкәтләре тасвирлана. Тормыш-катлаулы йомгак. Аристотель:“...катлаулы күренешне  һәрчак вак өлешләргә, бербөтенне хасил иткән өлешләргә бүлеп карарга кирәк”,- ди. Габдулла Тукай алда әйтеп киткән әсәрләрендә  әхлакый берәмлекләрне җентекләп, аларның төрле очракларда төрлечә чагылыш табуын,  бик күп факторларга, күренешләргә бәйле булуын ачыклап үтә. Укучыперсонажлар, геройлартәртибенәбәябирә, гыйбрәт ала.

Саран язмыш Габдулла Тукай гомеренә  иҗат өчен нибары 7-8 ел  вакыт бүлгән. Шуңа карамастан, ул ун мең юлдан артык шигырь һәм күп санда проза әсәрләре язып калдырган. Шулар арасында  лирик шигырьләр дә, изүчеләрне фаш итүче сатирик әсәрләр дә, политик һәм социаль мәсьәләләрне яктырткан мәкаләләр дә бар. Халык язмышын, халыкның ачы тормышын, моң-зарларын ул “үз сазына салып җырлаган”. Каләм Тукай кулындамоңлы саз да, үткенкорал да булган. Милләтнеарткасөйрәүчеләрнебөтенсоциаль төркеме беләнтәнкыйтьләгән, төрлеюллартабып, патшахөкүмәтенәкаршысүзләрәйтергәдәкурыкмаган. Оялчаншагыйрьзаманыныңиң батыр кешесебулган. Аныңтирәнхалыкчанлыкбеләнсугарылганәсәрләремиллионнарчакешеләрнеңкүңелдөньясыняктыртып, баетыпяши. Уләсәрләр татар әдәбиятыныңюгалмасҗәүһәрләренәәверелделәр. Алайгына да түгел, Тукай иҗаты татар әдәбиятындаберничәюнәлешкәнигез сала. Шулайитеп, без Тукайнышагыйрь, язучы, юморист,  журналист, революционер, әдипбуларакбеләбез. Татар әдәбиятында, гомумән, төркителлехалыкларарасындаһәрберкаләмтибрәтүче  кешеТукайныүзенеңостазы, мөгаллимеитепсаный. Ә мин аныукытучы, бөек педагог диптаныйм, чөнки аның үлемсез әсәрләре ничәнче буын балаларын тәрбияли.Кулдан–кулга күчеп үскән, ятимлекнең ачысын да, төчесен дә тулысы белән чөмергән бу Тукай ничек буыннарны тәрбияли алырлык, олысына да кечесенә дә үрнәк тә, гыйбәрәт тә, таяныч та, ышаныч та, куаныч та  була алырлык әсәрләр иҗат итә алды икән? Бу сорауга җавапны аның “Туган ягыма” дигән шигырендә табарга була: “Җөмләтән (барчасы) изге икән ич: инешең,чишмәң, кырың, юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең, ындырың...”. Димәк, Тукай иҗатының чишмәсе, тамырлары аның халыкчанлыгына барып тоташа. Язмышы нинди генә булуына карамастан, кечкенә Габдулла дингә нигезләнгән милли мохитта тәрбия ала, мәдрәсәдә белем туплый.Ул чорга хас гореф-гадәтләр,  кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, халык иҗаты, балаларга белем бирү эчтәлеге-болар барысы да халык педагогикасы элементлары. Халык педагогикасы-Тукай мирасының уңдырышлы туфрагы, әхлак тәрбиясе бишеге. Шуңа күрә, халык педагогикасын бүгенге көннең уку-укыту процессында куллану отышлы алым. Тукай иҗатына, әхлак тәрбиясе эчтәлегенә, халык педагогикасына игътибарны көчәйтеп,тормыш тәҗрибәсен аларга таянып үстерү балаларның, кешеләрнең аң-акыл сыйфатын арттырыр иде.


Автор
Дата добавления 10.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров82
Номер материала ДБ-073993
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх