Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Г.Тукай һәм гарәп графикасы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Г.Тукай һәм гарәп графикасы

библиотека
материалов

Дәреснең темасы: “Г.Тукай һәм гарәп графикасы”.

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты һәм теленнән интеграл дәрес.


Биектау районы Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Ильяс кызы Җамалиева


Дәреснең максаты:

  1. Гарәп графикасы һәм Коръән турында укучыларның белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

  2. Коръән мотивларының Г.Тукай иҗатында урын алуы турында төшенчә бирү, укучыларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен үстерү.

  3. Укучыларга әхлак тәрбиясе, үз-үзләрен тәрбияләүгә юнәлеш бирү.


Тибы: катнаш дәрес.


Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү эше, үзлектән эш, диктант, сәнгатьле уку, дәреслек буенча эш.


Җиһазлау: компьютерда слайдлар, Г.Тукай китаплары, борынгы кулъязмалар. Шәмаилләр, карточкалар, тест.



Дәрес барышы.

  1. Актуальләштерү.

  1. Психологик уңай халәт тудыру. Язмада “Әллүки” көе яңгырый.

  • Хәерле көн, кадерле укучылар, килгән кунаклар. Сезнең белән күрешүне мин сезнең йөзләрегез, күзләрегез, күңелегез аша башлыйм. Барыгызга да яхшы кәеф телим. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Сез бик шат күренәсез. Бер-беребезне аңлап, бу дәрестә күп эшләр башкарырбыз, дип уйлыйм.

  1. Дәрескә максат кую.

1 слайд.

Кешенең гүзәллеге - аның язуында. Ә бу гүзәллекнең акыллы кеше кулында булуы – бәхет.


Кешенең гүзәллеге - аның язуында. Ә бу гүзәллекнең акыллы кеше кулында булуы - бәхет", - ди шәрык афоризмы. Гаҗәеп бизәкләр рәвешенә кертеп язылган гарәп графикасы белән без алдагы дәрестә таныштык. Шуннан чыгып, бүгенге дәресебезнең темасын “Г.Тукай һәм гарәп графикасы” дип аталачак. Дәресебездә әлеге хәрефләрнең көче, могҗизасы турында сөйләшербез. Әйдәгез, искә төшереп китик әле.

  1. Үткән материалны кабатлау.

Укытучы. Гарәп графикасы татарларда кайчан кулланыла башлый һәм кайчанга кадәр әлеге графика кулланылышта була?

Укучы. Гарәпләрдә безнең эра башларында кулланылган бу язу, ислам дине урнашкач, VI-VII йөзләрдә бик нык активлаша. Ислам дине таралуга бәйле рәвештә, гарәп язуы башка күп кенә халыкларда, шул исәптән фарсыларда һәм төркиләрдә дә кабул ителә. Безнең борынгы бабаларыбызга ул кайбер җирләрдә IX йөздә үк керә. Ә Болгар илендә гарәп язуы 922 нче елда, ислам дине кабул ителгәч, активлаша һәм ул бездә 1927 нче елга кадәр кулланыла. Бу язуда безгә халкыбызның бик бай рухи мирасы килеп җиткән.

Укытучы. Гарәп графикасында язылган язмаларны күбесенчә күчереп язып таратканнар.

2 слайд.

Мөхәммәтгали Мәхмүдов мәдрәсәдә укыганда ул аеруча гарәп хәрефләре белән кулдан матур язу сәнгатендә зур сәләт күрсәтә. (портреты куела)


Шундый матур язу остасының берсе – безнең авылдашыбыз, Селәнгер авылында туып-үскән Мөхәммәтгали Мәхмүдов . Мәдрәсәдә укыганда ул аеруча гарәп хәрефләре белән кулдан матур язу сәнгатендә зур сәләт күрсәтә.


Укучылар, ә гарәп графикасында ничек языла?


Җавап. Гарәп графикасында хәзерге тәртиптә түгел, киресенчә, уңнан сулга языла. Һәр хәрефнең 4 төрле язылышы була: аерым, сүз башында, уртасында, ахырында.

Укытучы. Гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуында ничә сузык авазга гына билге булган?

Җавап. Гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуында өч сузык авазга гына билге булган: әлиф , уау, йа.

3 слайд.

Гарәп графикасының үзенчәлекләре:

1)Гарәп графикасында хәзерге тәртиптә түгел, киресенчә, уңнан сулга языла. Һәр хәрефнең 4 төрле язылышы була: аерым, сүз башында, уртасында, ахырында.

2) Гарәп графикасына нигезләнгән иске татар язуында өч сузык авазга гына билге булган:әлиф, уау, йа.

3) Гарәп графикасында саннар сулдан уңга укыла.




Укытучы. Бик яхшы, укучылар. Хәзер әйдәгез уку күнекмәләрен тикшереп алыйк.

  1. Хәрефләр укыла.

  2. Кыска сүзләр укыла.

  3. Тактада укучыларның исемнәрен яздыру.

  4. Җөмләләр уку. 2011 ел – Татарстанда Тукай елы. 26 ноябрь – Әниләр көне. 4 декабрь сайлаулар була.

  5. Диктант. Тикшерелә.


4 слайд.

Гарәп графикасында язылган Г.Тукайның “Туган тел” шигыре


  1. Г.Тукайның “Туган тел” шигырен бергәләшеп уку. Тел турында фикер алышу.

5 слайд.

Гарәп графикасында язылган Г.Тукайның “Шүрәле” шигыре


  1. Милли моңнар” шигырен дәреслектән уку, карап китү.65 нче бит.

Шигырьгә анализ.


Укытучы. Яхшы, укучылар. Сез үзегезгә бирелгән биремнәрне үти алдыгыз. Дөрестән дә, гарәп графикасы татарларда 1005 ел кулланылышта булган һәм шул вакыт эчендә документлар, өндәмәләр, әсәрләр иске татар телендә әлеге графика белән язылган. Менә безнең мәктәпнең музеенда да гарәп графикасы белән язылган китаплар саклана. 1878 нче елгы китапта шигырьләр, хәдисләр урын алган, ниндидер билгесез кешеләрнең үз куллары белән язылган язмалары сакланган һәм Уфа шәһәреннән бирелгән 1925 нче елда язылган Указны да күрә аласыз.

Мәктәпләрдә, уку йортларында гарәп графикасын уку программаларына кертү, димәк, ни өчен кирәк?

Җавап. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән әйтем яши татар халкында. Шуңа күрә без дә, үзебезнең тарихыбызны язма ядкарьләрдән белер өчен, гарәп графикасын да, латин графикасын да өйрәнергә тиеш. Бу язуда халкыбызның бик бай рухи мирасы саклана бит.

Укытучы. Шулай булмаса, алтын язулы, көмеш-кургашын бизәкле, нокта, өтер урынына гөлчәчәкләр, "җир күзе", нәни борыч сурәтләре төшелгән изге язуларны халкыбыз элек-электән үк өйнең иң түренә, кашага өсләренә, ишек башларына элеп куймас; беләзек, йөзек, чулпыларга уелган хикмәтле сүзләрнең бәла-казадан, бәхетсезлектән саклавына, уңыш китерүенә ышанмас, аларны кадерләп сакламас иде.

Бүген шушы көннәргә кадәр сакланып килеп җиткән милли сәнгатебез үрнәкләрен кайларда күрергә мөмкин?

Укучылар җавабы: бүгенге көндә без гарәп язулы борынгы дини китапларны очратабыз. Кабер ташларында, мәчет диварларында, саклагычларда, шәмаилләрдә күрә алабыз.

6,7,8 слайдлар

Кабер ташлары, мәчетләр, шәмаилләр

Укучылар, экранга игътибар итик.


Укытучы Дөрес, укучылар. Шәмаилләрнең борынгыларын да очратырга була, ә менә 1990 нчы еллардан башлап шәмаилләр ясау белән аерым кешеләр шөгыльләнә. Менә без дә шәмаилләрнең төрле үрнәкләрен карап китик.

( Укытучы күргәзмәдәге шәмаилләргә игътибар итәргә куша).

Шәмаил нәрсә соң ул?

Укучы Шәмаил – татар сәнгатенең үзенчәлекле, специфик төре. Ул шәһәр кешеләре тормышында да киң таралыш ала, авыл көнкүрешендә дә кирәкле элемент булып санала. Бер үк вакытта шәмаил халык аңында Аллаһы Тәгаләгә ышану билгесе буларак та кабул ителә. Татарларда борынгыдан ук Коръән сүрәләре, догалар язылган кәгазьләр бөти рәвешендә яисә кесәләрендә үзләре белән йөртелгән. Ә өй догалары китап киштәләрендә яки стенада эленеп торган махсус букчаларда сакланган. Шәмаилләргә беркайчан да табынмаганнар, алар ислам дине иконалары түгел. Алар Аллаһы Тәгаләгә барлыгын искә төшереп торган. Борынгы бабалардан калган традиция буларак, Коръәннән китерелгән сүзләргә хөрмәт, олылау белән караганнар

9 слайд.

Коръән рәсеме


Укытучы. Димәк, шәмаилләрдә Коръәннән сүрәләр язылган. Ә Коръән нәрсә ул?

Укучы. Коръән ул – дини китап. Аның үзенчәлекле стиле, читләтебрәк кулланылган мөрәҗәгате, таныш булмаган хәл-вакыйгалар турындагы мәгълүматлары бар.

Коръән – тәрбия чарасы. Анда тугрылык, ихласлылык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатьлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм шундый башка әхлакый сыйфатлар мактала, тискәреләре хөкем ителә.


Укытучы . Укучылар бүген безнең дәресебездә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап. Институтта белем алган гарәп теле укытучысы Рушан абыегызга бирелә. Ул сезнең сүзне йомгаклап куяр.Сүз кунакка бирелә.

  1. Уку мәсьәләсен кую

Азан тавышы яңгырый. Г.Тукайның “Коръән укысам” шигыре укыла:

10 слайд.

Коръән укысам” шигыре



Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, рухым ләззәтләнә, киләнә,

Китә күңелем тулган тау-тау кайгы, шәрк-зыйлләләрдән пакьләнәм,

Тәңремнән көтәм чиксез рәхмәт, әллә нәрсәдән сакланам.

Белмим, чынлап сорыйм: бу эшләрем якынлыкмы минем Аллага,

Мохтасар түгел, фәтва сормыйм, зәкятләрем дә юк, алдамам.

Җыелган да яшем, күзгә тула, шәһадәт сүрәсе шәүкыма,

Тәүкыйнадан сикереп “Аллаһу әкбәр!” дигән таушым чыга фәүкыма.

Һәр айәтдән көтәм әллә ниләр, күп өмидләремнең ачкычын,

Күңел көзгеләре ялтырый да, эзлим мин бәхетләр баскычын.

11 слайд.

Г.Тукай иҗатында Коръән мотивлары


Укытучы. Димәк, укучылар, без бүгенге дәресебездә гарәп графикасының татарлар арасында таралуының төп сәбәбе булган Коръәнгә бөек шагыйребез Г.Тукайның мөнәсәбәте турында сөйләшербез. Дәресебезнең эпиграфы итеп, Г.Тукайдан түбәндәге юлларны алыйк: “...Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин...”

12 слайд.

...Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин...”




Г.Тукай кыска гына вакыт эчендә татар милләтенең сөекле шагыйренә әверелә. Моның сәбәбе – шагыйрьнең күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таянуында. Әдәбиятка яңалык алып килүче реалист буларак танылса да, ул үзенең 7 буын мулла нәселеннән килүен яхшы белгәнгә, иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар һәм көнчыгыш әдәбиятларына, Ислам мәдәниятенә барып тоташа. Кече яшьтән үк ул гади халыкның самими ышануларын сеңдереп, борынгы Ислам әдәбиятын укып үсә, шулар җирлегендә тәрбияләнә, ә соңрак иҗат итә.

Игътибар итегез, шагыйрьнең 1909 нче елда язган кулъязмасы.

13-14 слайд.

Тукайның кулъязмалары


III. Уку мәсьәләсен чишү.

Укучылар, хәзер әйдәгез Г.Тукайның сез алып килгән шигырьләрен карап үтик.

1 нче укучы. “Тәәссер” шигырен укый. (Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. ТаРИХ-2002, 183 нче бит).

Әлеге 1908 нче елда язылган шигырьдә сүз Аллага ышануның кеше күңеленә тынычлык, сафлык китерүе, авыр вакытларны җиңеләйтүе хакында бара. Ул М.Ю.Лермонтовның “Молитва” шигыренә ияреп язылган, ләкин, милли, дини әсәр буларак кабул ителә. Шигырь Алланың барлыгын тагын бер кат раслап, шуңа канәгатьлек белдереп, мөселманнарның теленнән төшми торган гыйбарәләр белән төгәлләнә.

Укытучы. Рәхмәт. Алга таба дәвам итик.

2 нче укучы. Г.Тукайның Коръәнгә ихтирамы, мәхәббәте чиксез зур була, ул аны укып әсәрләнә, аннан үзенә чиксез илһам ала. Мәсәлән, “Васыятем” шигырендә мондый юллар бар:

Әһле тәгфир (динсезләр) бер гаҗәпләнсен күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган Иман берлә Коръән күңелемә.

Күңеленә Коръән урнашкан шагыйрь иҗатында Коръәннән кергән сюжетлар, мотивлар зур урын ала. ( “Кадер кич” шигыре укыла. )

Бу шигырь турыдан-туры Коръәнгә барып тоташа. Ул “Кадер” дип аталган 97 нче сүрәне шагыйранә тасвирлап биргән.

Г.Тукай Коръәнне бик яхшы белгән. Хәтта ул аның кайбер сүрәләрен уңышлы гына тәрҗемә иткән.

15 слайд.

М.Мозаффаров: : “Бервакыт әнием Тукайдан: “Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы, Габдулла?”-дип сорады. Тукай берничә көннән безгә: “Бу кадер кич – елда бер кич...”- дип башлана торган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде”.




Укытучы. Әлеге шигырьнең язылу тарихы турында әйтеп үтәсем килә. Композитор Мансур Мозаффаров болай дип язган : “Бервакыт әнием Тукайдан: “Менә Кадер киче җитә, балаларга җырлар өчен бер шигырь булмасмы, Габдулла?”-дип сорады. Тукай берничә көннән безгә: “Бу кадер кич – елда бер кич...”- дип башлана торган шигырен үз кулы белән язып, чәчәк ябыштырылган открытка алып килде”.

3 нче укучы. 1909 нчы елны язган “Ана догасы” шигырендә улына Алладан бәхет сораучы ана образы тудырыла. Тыныч төнге авыл, йоклап беткән өйләр фонындагы намазлыкта утыручы карчык самими, ихлас чын күңеленнән Аллага ышанган, аңа омтылучы булып күз алдына килеп баса. Лирик геройның соңгы строфадагы соравы аның да догалар кабул булуына ышанычын раслау булып яңгырый.

4 нче укучы. Г.Тукайны без “Таян Аллага” дигән шигыре өчен генә дә Ислам диненең иң зур сакчысы дип атар идек. Яшь балага шагыйрь һәр эшендә Аллага таянырга, аңа дога кылырга чакыра:

Кыйль дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!

Яки менә шагыйрьнең “Алла яратсын өчен” шигыре. Бу шигырь кешене инсафлы, тугры, белемле булырга өнди. Тик шундый бәндә генә Тәңренең мәрхәмәтенә ия булыр, ди шагыйрь.

Алла яратсын өчен” шигыре безгә конкрет киңәшләр бирә:

Без дә бер кешедәй дус булыйк,

Алла яратсын өчен;

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк,

Алла яратсын өчен.


Укытучы. Димәк, укучылар, нәтиҗә ясыйк. Шагыйрь иҗатында Ислам дине, Коръән нинди урын тоткан соң?

Укучы. Г.Тукай өчен дин – яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгърифәт чарасы. Шуңа күрә дә ул үзенең кайбер шигырьләрендә динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда гына эзләүче рухани-түрәләрне тәнкыйтьли дә. Әхлаксызлык, имансызлык кебек колакка начар яңгырашлы сүзләрдән ерак булу өчен без Габдулла Тукайның киңәшләрен тотарга, аларга колак салырга тиешбез

Коръән-кәримнең барлык өйрәтмәләренең дә кешегә дөрес юл күрсәтүенә иманы камил шагыйрьнең. Үзенең “Туган тел”, “Туган авыл” шигырьләрендә дә шуны искәртә Г.Тукай.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,

Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;

Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,

Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

(Туган авыл” шигыреннән).


И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам

Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам. (“Туган тел”)


  1. Ныгыту.

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Бер дәрестә генә барлык шигырьләрне дә карап чыгу мөмкин түгел. Ләкин сез алып килгән шигырьләр аша да без Г.Тукай иҗатында Коръәннең урынын билгели алдык.

Шулай да Тукай иҗатыннан күп тәрбия алырга мөмкин. Аның башка темаларга язган шигырьләре укучыга әдәп-әхлак, экологик, хезмәт тәрбиясе бирә, туган ил, туган җир, милләт төшенчәләрен аңларга ярдәм итә.


Ә Коръән, дөрестән дә, күп язучыларны илһамландырган. Бөек рус язучысы А.С.Пушкин да изге китапка мөрәҗәгать итә.

16 слайд

Бог милосерд:Он Магомеду

Открыл сияющий Коран.

Да притечем и мы ко свету

И да падет с очей туман.



Иҗади эш.

Г.Тукайның “Туган тел” шигырендә язган сүзләр дә шәмаил итеп элеп куярга мөмкин сүзләр. Әйдәгез, хәзер, дөрестән дә, әлеге шигырьнең үзегезгә ошаган өлешен язып карыйк. Ә сезгә гарәп теле белгече үзе ярдәм итәчәк.

(Шәмаилләр ясауда гарәп теле белгече Билалов Р. ярдәм итә, тактага язып күрсәтә).


Дәвам итеп, Флера Ханнанованың “Тукай иҗатында дини мотивлар” мәкаләсеннән өзек белән танышыйк һәм бирелгән биремнәрне үтик.


1) XX гасыр әдәбиятында тирән эз калдырган, аның үсеш юнәлешләрен билгеләгән классикларыбызның берсе ул - Габдулла Тукай.
2) Г.Тукай әсәрләре үз заманында ук зур уңыш казана.3) Кыска гына вакыт эчендә ул татар халык шагыйренә әверелә. 4) Бу хәлнең эстетик сәбәпләреннән берсе - Тукайның күп гасырлык бай әдәби мирасыбызга таянуында.5) Моның белән ул әдәбиятыбызның күптәнге күркәм традициясен дәвам итте.
6) Эш шунда: Тукай яшәгән һәм иҗат иткән яңа заман татар әдәбияты үткән мираска - татар, көнчыгыш һәм, гомумән, мөселман мәдәнияты мирасына нигезләнеп формалашты һәм үсеп китте. 7) Безнең әдәбиятка ислам мәдәнияты йогынтысы турында сүз алып барганда исә без, беренче чиратта, әлеге мәдәниятнең иң зур казанышы булган Коръәнне күздә тотабыз.
8)Коръән болгар-татар әдәбиятына мең ел буена көч-куәт биргән, аңа идея- эстетик яктан юнәлеш бирүче якты маяк булган. 9)Коръән әдипләр
өчен илһам чыганагы, гуманизмның, гаделлекнең, камиллекнең өлгесе булып хезмәт иткән.

10) Кол Гали, Рабгузыйлар традициясен актив дәвам итүчеләрнең берсе дә Габдулла Тукай булды.

11).Галимлек белән гадилекне үзендә чагылдырган зат буларак, Тукай үз заманына киң карашта торган, аның төрле якларына һәм мәсьәләләренә объектив карый алган. 12). Шушы хәл Тукайның дингә мөнәсәбәтендә дә ачык чагылган.


1 нче өлеш.

А 27. Текст татар әдәби теленең кайсы стилендә язылган?

  1. публицистик стильдә

  2. матур әдәбият стилендә

  3. хатлар стилендә

  4. рәсми стильдә

А 28. Текстның эчтәлегенә туры килгән мәкаль-әйтемне сайлап алыгыз.

  1. Туй беткәч, сүз күбәер.

  2. Каз канаты каләм булыр.

  3. Эш күрсәткән ирне ил онытмас.

  4. Туганыңа сөенмә, торганыңа сөен.

А 29. 6 нчы җөмләдә ике нокта куелу сәбәбен табыгыз

  1. Гомумиләштерүче сүз янында

  2. Иярчен кушма җөмләдә бәйләүче чараны күрсәтә

  3. Ия белән хәбәр арасына

  4. Аныклагыч янында


А30. 3 нче җөмләдә логик басым кайсы сүзгә (сүзләргә) төшә?

  1. Кыска

  2. Халык шагыйренә

  3. Әверелә

  4. вакыт


2 нче өлешне эшләү тәртипләре искә төшерелә.

В1. 7 нче җөмләдән ирен гармониясенә караган сүзне күчереп алыгыз.

В2. 1 нче җөмләдән рус теле аша кергән сүзне күчереп алыгыз.

В3. 11 нче җөмләдән ясалма исемнәрне табыгыз.

В4. 9 нчы җөмләдә аерып бирелгән сүзнең төркемчәсен билгеләргә.

В 5.Текстта кереш сүзләр кулланылган җөмләләрнең санын үсә бару тәртибендә күрсәтегез.

В 6. Текстта кушма сүз кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.

В7. Ия белән хәбәр арасына сызык куелган очракка туры килгән җөмләләрнең санын күрсәтергә.

В8. Сан кулланылган җөмләнең санын күрсәтегез.


  1. Үзбәя

(Укучылар үзләренең эшчәнлегенә анализ ясый.) Бүгенге дәрестә үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?


  1. Өй эше.

Әлеге текстка нигезләнеп, 150 сүздән дә ким булмаган әдәби-иҗади инша язарга.

  1. Текст нәрсә турында?

  2. Сез Г.Тукай турында ниләр беләсез?

  3. Ни өчен ул Коръәнгә мөрәҗәгать иткән?

  4. Сез үзегез нинди мөнәсәбәттә?

  1. Рефлексия

Бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Үзегез өчен яңалык булырлык мәгълүматлар ишеттегезме?

Гарәп графикасын өйрәнү ни өчен кирәк?

Г.Тукай иҗатында Коръәннең урыны булганмы?


17 слайд

Тукай ул –шәм, ерагайган саен яктыра гына бара”,-дигән иде Рабит Батулла


Укытучы. “Тукай ул –шәм, ерагайган саен яктыра гына бара”,-дигән иде Рабит Батулла. Дөрестән дә, укучылар, Тукай бездән ераклашкан саен аның милләт өчен, яшь балалар өчен эшләгән эшенең зурлыгы тагын да яктырак булып күренә. “Үткәнен белмәгән халыкны киләчәге юк”,- диләр. Ә Тукай - безне үткәнебез, ерак тарихыбыз белән тоташтырып торучы күпер дә, яшәү кагыйдәләрен өйрәтүче зат та ул.

Ә ерак тарихларның кайтавазы булган, “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс раушан көзгесе” булып сакланган, безнең көннәргәчә килеп җиткән милли сәнгатебезнең үзенчәлекле, кабатланмас булуын раслый.


Автор
Дата добавления 22.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров248
Номер материала ДВ-279858
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх