171448
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыГ.Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә. "Бәйрәм бүген, бәйрәм!"

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган әдәби кичә. "Бәйрәм бүген, бәйрәм!"

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.


МБОУ СОШ №175














Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичә

Бәйрәм бүген, бәйрәм!”














2016 нчы ел



Бәйрәм бүген,бәйрәм!



Максатлар:

1. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү.

2. Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

3. Татар телен, татар халкының тарихын өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.

4. Г. Тукай шигырьләре аша укучыларга тормышта дөрес юл сайларга өйрәтү, кечкенәдән эшчән, тырыш булып үсүне тәрбияләү.

Җиһазлау:

Г.Тукай портреты, рәсемнәр, китаплар күргәзмәсе, шигырьләрне сәхнәләштерү өчен костюмнар, презентация, кроссворд, тест.

Сыйныф: 2 (татар сыйныфы)



Бәйрәм “Бәйрәм бүген” җыры белән башлана.


Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын:

«Ул киенгәндер»,— дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:

«Ислемай сөрткән икән дөнья!»—дидем: бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын: \  

Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!»

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен; ...

Ансы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген !»



- Хәерле көн, кадерле кунаклар,укучылар!Нигә шундый күңелле, нинди бәйрәм икән соң бүген? Моны белер өчен укучылар, сезгә бирем тәкъдим итэм. Сезнең алда дүрт рәсем, аларны бер сүз берләштерә. Уйлап карыйк әле, нинди сүз булыр икэн ул? (Экранда Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Бала белән Күбәләк рәсемнәре, уртак сүз - Габдулла Тукай) Бик дөрес, дусларым!


- Табигать яшәргән,яңарган вакытта без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Быел Г.Тукайның тууына 130 ел. Бу бәйрәмне Татарстаныбызның һәр шәһәрендә, һәр авылында һәм башка республикада яшәүче татарларыбыз бәйрәм итә. Без дә бүгенге сыйныфтан тыш дәресебезне Г.Тукай иҗатына багышлыйбыз.




Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап синең туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең “Туган тел”еңне


Укучы скрипкада “Туган тел” җырын башкара.


Татар телем – минем туган телем,

Сөйләшүе рәхәт шул телдә,

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә!


- Г. Тукай – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.

- Укучылар, сез шагыйрьнең балалык еллары турында нәрсә беләсез? (Укучылар биографиясе белән таныштырып китәләр.)


1. 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Тукай 4 айлык вакытында әтисе үлә, ә 3 яшьтә 9 айда әнисе Мәмдүдә дә вафат булып, бу дөньяда япа-ялгыз кала һәм кулдан-кулга йөртелә башлый.

2. Башта ул Өчиле авылындагы бабасының 6 балалы гаиләсенә барып эләгә. Анда бу артык тамактан тизрәк котылу ягын карыйлар һәм тиз арада бер ямщикка утыртып Казанга озаталар. Печән базарында аны Мөхәммәтвәли исемле кеше уллыкка ала.

3. Казанда да ул озак яшәми, чөнки үги әти-әнисе берьюлы авырый башлыйлар һәм аны яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан аны Сәгъди исемле кеше үзенә уллыкка Кырлайга алып китә.

4. Кырлайда Габдулла 2 елга якын тора. Аннары соң аны Уральск шәһәрендә яшәгән туганнары соратып алалар.Габдулла башта апасы һәм җиңгәсе өендә яши, аннары мәдрәсәдә торып белем ала. Җаек Тукайга белем һәм иҗат дөньясына юл ача.

5. 1907 нче елда Г.Тукай Казанга күчә, иҗат эшчәнлеген дәвам итә. 1913 нче ел башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. 1913 нче елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның гомере өзелә.


- Безнең өчен гаять кадерле әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән. Язмыш аны аяусыз кыерсыткан, каккан-суккан. Ләкин никадәр газаплар кичерсә дә, шагыйрь шушы кыска гына гомер юлын горур атлап уза, үз халкына, аның киләчәк бәхете хакына армый-талмый хезмәт итә, туган теленә дан җырлый.


- Балалар, шагыйрьнең нинди әсәрләрен, әкиятләрен беләсез, искә төшереп китик әле (Укучылар саныйлар).

-Афәрин, укучылар! Төркемнәргә бирелгән иҗади өй эшебез белән дә танышып китик. Сезгә Г.Тукай әсәрләрен башкарырга кирәк иде. Рәхим итегез!






1 нче төркем.

Кызыклы шәкерт”

Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;

Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

- Укучылар, Тукайның бу шигыре безне кайсы яктан тәрбияли? Нинди булырга өйрәтә?

- Әйе. Г.Тукай бу шигыре белән безне кечкенәдән тырышып укырга, белем алырга, тормышыбызда кирәк булган төрле һөнәрләргә өйрәнергә өнди.


2 нче төркем.

Китап” шигыре


Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;


Шул вакытта мин кулыма китап алам, 
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, 
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;


- Укучылар, Тукайның бу шигыре безне кайсы яктан тәрбияли?

- Әйе, китапны кадерләп, саклап тотарга өйрәтә.


3 нче төркем.

Бала белән Күбәләк” шигыре сәхнәләштерелә

Бала:


Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?


Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?


Күбәләк:


Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.


Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.


Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!


-Шигырь табигатьне сакларга, бөҗәкләрне, күбәләкләрне рәнҗетмәскә өйрәтә.

- Кызганычка каршы,күбәләкләр гомере кебек,шагыйрьнең дә гомере кыска була. Г.Тукай бик аз яшәгән. Ләкин ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр,җырлар,әкиятләр,хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган,ул кечкенәдән үк ятим калып,төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән.Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч,Өчиле, Сасна, Казан, Кырлай. Ләкин зур сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә халкыбызның иң зур, иң бөек шагыйре, язучысы, журналисты һәм тәнкыйтьчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән.


4 нче төркем.

Туган авыл” шигыре


Тау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; 
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, 
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем, 
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; 
Абый белән бергәләшеп, кара җирне 
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, 
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; 
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, 
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем
.

- Тукайның бу шигыре туган илне яратырга, төрле җирләрдә булсаң да, аны онытмаска өнди.

5 нче төркем.

Гали белән Кәҗә” шигыре сәхнәләштерелә.


Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,


Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән .


Гали аны чирәм белән кунак итә,


Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.


- Шигырь дүрт аяклы дусларыбыз белән тату яшәргә өйрәтә.



6 нчы төркем.

Безнең гаилә”


Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи-

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул

Хезмәте дә бар, өйне тычкан явыздан саклый ул.



-Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди.



- Физминутка “Шүрәле”



- Без сезнең белән Г.Тукай тормышы, иҗаты турында булган белемнәребезне тикшереп карарбыз.


  1. Габдулла Тукай кайчан туган? (26 нчы апрель 1886 ел)

  2. Тукай кайсы авылда туган? (Кушлавыч)


  1. Әти- әнисенең исемнәре ничек? (Мөхәмәтгәриф, Мөмдүдә)

  2. Тукайны кечкенә чакта ничек атыйлар? (Апуш)


  1. Габдулланың бабасы кайсы авылда яшәгән? (Өчиледә)

  2. Тукайның Кырлай табигатен сүрәтләгән әсәре ничек атала? (Шүрәле)



  1. Кырлай авылы белән кайсы кеше бәйле? (Сәгъди абзый белән)

  2. Печән базары кайда урнашкан? (Казанда)



  1. Тукайның автобиографик повесте исеме? (“Исемдә калганнар”)

  2. Тукай Җаекта нинди мәдрәсәдә укый? (Мотыгыя)



  1. Тукайның Кырлай истәлегенә багышланган иң гүзәл әсәрләренең берсе? (“Шүрәле”)

  2. Габдулла Тукайга багышланган төп музей кайда урнашкан? (Кырлайда)



Дидактик уен. “Кайсы әкият кирәк-яраклары.” (тарак, капчык, күбәләк тоткыч, түбәтәй, балта, салам ...).


Фонетик күнегү.

Шүрәле юлга чыга.

Бара, бара, чишмә тавышын ишетә: [шшшш]

Кошлар сайрый: [чут], [чут], [чут], [чут]

Җил исә: [жжжжж]

Бал кортлары тавышы ишетелә: [җҗҗҗҗ]

Чебеннәр кушыла: [беззззз]

Черкиләр оча: [тсссссс]

Алар Шүрәлене тешлиләр. Шүрәле елый: [әәәәәәә]

Әйдәгез, аларны куып җибәрик әле: [көөөөөөш]

Шүрәлебез сөенә: [үүүүүүүүүүү].




- Ә менә сез Тукай әсәрләренең эчтәлеген яхшы беләсезме икән? Ягез тикшереп карыйк. Безнең бәйрәмгә биремнәр белән конвертлар килде. Анда сөекле язучыбызның әсәрләреннән өзекләр язылган. Сез аларны укып, өзекнең кайсы әсәрдән икәнен әйтегез.


1.) ”Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым”

Йә, иясе юк!” –дип, кеше әйберләренә тими башладым”(“Су анасы”)

“Су анасы” әкияте нинди булырга өйрәтә? (Алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.)

2) Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗапләнми аңа. (“Гали белән кәҗә”).

3) Урманга чыгар, үзе чабар. (“Бичара куян”).

4) Нәкь кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысты” – дип акыра,

Туганнарын чакыра. (“Шүрәле”).


“Шүрәле” әкияте нинди булырга өйрәтә?

-Табигатькә сак караш тәрбияли, кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

5)”Китте болар. Бара,һаман бара-бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара

Бара болар.Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башы таба. (Кәҗә белән Сарык)

-Бу әкият нинди булырга өйрәтә? Авырлыклар килсә куркып калмаска,тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

6) Тау башына салынгандыр безнең авыл…(Туган авыл)

- Тукайның бу шигыре туган илне яратырга, төрле җирләрдә булсаң да, аны онытмаска өнди.


Эш беткәч уйнарга ярый” шигыренә мультфильм карала (Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра)


Эшләпә” ысулы


1. Ак эшләпә – фактлар, геройлар турында сөйләү.

2. Сары эшләпә – хикәядәге уңай яклар турында сөйләү.

3. Кара эшләпә – хикәядәге тискәре яклар турында сөйләү.

4. Кызыл эшләпә – эмоциональ якны күрсәтү ( шатлану, соклану).

5. Яшел эшләпә – иҗади фикерләү.

6. Зәңгәр эшләпә – фәлсәфи, нәтиҗә ясыйлар.



Уку турында әңгәмә.

-Укучылар, безнең илебезгә белемле кешеләр кирәкме, яки белемсез надан кешеләрме?

- Әйе, белемле, күп белүче кешеләр.

- Ә әйбәт белем алу өчен ничек укырга кирәк?

- Әйе, тырышып, иренмичә укырга.

- Ә белемне картайгач кына алалармы яки кечкенәдәнме?

- Шулай. 7 яшьтән башлап балалар мәктәпкә белем алырга киләләр. Тырыш, эшчән балалар тырышып укып яхшы белемнәр алалар һәм бик әйбәт кешеләр булып үсәләр.



Тест эшләү.


1.Г.Тукай кайсы авылда дөньяга килгән?

а ) Өчиле

б ) Кушлавыч

в ) Кырлай

2.Шагыйрь туган ел

а ) 1884

б ) 1886

в ) 1875

3.Тукай ничә яшендә ятим кала?

а ) 5

б ) 6

в ) 3



4.Кырлайда ул кем гаиләсендә яши?

а )Сәгъди

б )Гариф

в )Мөхәммәтвәли

5.Шагыйрьнең кайсы шигыре көйгә салынган?

а )”Буран”

б )”Туган авыл”

в )”Китмибез”

6.Г.Тукай ничә яшендә вафат була?

а ) 27

б ) 32

в ) 17



Кроссворд чишү.

Туган тел сүзе килеп чыга.


1.Кызыклы шәкерт кем ул ? (Эт )

2.Г.Тукай туган авыл ? ( Кушлавыч )

3.Г.Тукайның Кәҗә белән дус малае ? ( Гали )

4. .Г.Тукай булган шәһәр Казаннан тыш. (Җаек )

5.Су анасының тарагы нинди ? (Алтын )

6. Шүрәле әкиятендә төп герой. ( Былтыр )

7. .Г.Тукайның Шүрәле әкиятендә язылган әсәр ? ( Балет )

8. Шүрәле әкиятендә телгә алынучы авыл. (Кырлай )



“Туган телне” яттан сөйләп,

Үсеп җиткәнбез шулай.

Барлык татар балалары

Ярата сине, Тукай!

Апрель җитсә, исемеңне

Җырына куша тургай,

Милләтемнең кояшы син,

И моңлы, нурлы Тукай!


-Әйдәгез, хәзер милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бергәләп башкарыйк. Кунаклар кушылса да була.


-Менә, дусларым, нинди матур кичәбез ахырына якынлашты. Бөек шагыйребез Г. Тукайны онытмагыз, аның иҗаты белән кызыксынып торыгыз дигән теләктә калабыз.

Дәрестә барыгыз да бик әйбәт катнаштыгыз. Рәхмәт.

Билгеләр кую.





hello_html_540f76b1.jpghello_html_m25fd6655.jpg






hello_html_553612ca.jpghello_html_m19d271.jpg





























а

б

д

у

л

л

а


у

к

а

й


Общая информация

Номер материала: ДБ-050573

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Активизация познавательной деятельности младших школьников с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) как стратегия повышения успешной учебной деятельности»
Курс повышения квалификации «Применение современных педагогических технологий в образовательном процессе в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.