Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Г.Зәйнашева иҗаты. "Әбиемне яратам" китабы буенча класстан тыш уку"

"Г.Зәйнашева иҗаты. "Әбиемне яратам" китабы буенча класстан тыш уку"

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Минзәләшәһәре “Гимназия”муниципаль бюджет

учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Бәдретдинова А.М.


Гөлшат Зәйнашеваның “Әбиемне яратам” китабы буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.

Тема: Юмор һәм сатира.

Максатлар:

  1. Гөлшат Зәйнашеваның балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу.

  2. Укучыларның юмор әсәрләре жанры турында белемнәренныгыту.

  3. Сыйныфтан тыш уку, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, тиз һәм аңлап укырга күнектерү.

  4. Балаларны иҗади эшләргә өйрәтү.

  5. Милли хисләр, әхлак сыйфатлары тәрбияләү.


Материаллар:

  1. Г.Зәйнашева “Әбиемне яратам”, К:Тат.кит нәш., 1997 ел.

  2. Хөсәенов Ә.М., Шакирова Р.Н. “Гөлшат Зәйнашева”: истәлекләр, мәкаләләр, К:Тат.кит нәш., 2011 ел.

  3. Язучының китаплары,иҗаты турында язылган библиографик һәм тәнкыйть материаллары,”Мәйдан”, “Аргамак” журналлары.

  4. А.Яхин “Татар акылы”, К:Тат.кит нәш., 2002 ел.

  5. Альбом “Татар халкының киемнәре”.

  6. Г.Зәйнашеваның тормышы турында презентация.

  7. Компьютер.

  8. Китап күргәзмәсе.

Дәрес формасы: дәрес-уен, дәрес-конференция.

Дәрес тибы: класстан тыш уку.

Дәрескә бирелгән эше: Якташ язучыбыз Гөлшат Зәйнашеваның “Әбиемне яратам” китабындагы шигъри әсәрләр белән танышырга, бер шигырен сәнгатьле итеп яттан сөйләргә, шигырьдәге юмор алымын билгеләргә.

Дәрес планы.

  1. Кереш.

  1. Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, дәрескә хәзерлеккә туплау.

  2. Актуальләштерү.

Юмор әсәрләренең ике юл белән ясалуын искә төшерү. ( 1 нче юл – килешкән булып, шуның капма-каршысын әйтү алымы, 2 нче юл – адәм ышанмаслык вакыйгаларны чын итеп язу, ягъни гипербола алымы).

  1. Төп өлеш.

1 нче китапханәче: Исәнмесез, китап сөючеләр. Без сезне бүген якташ язучыбыз Г.Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты белән танышырга, “Әбиемне яратам” китабы буенча конференциядә катнашырга чакырабыз. Сез Г.Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты турында ниләр белергә телисез? (Җаваплар: кайда туган, үскән, кайда яшәгән, нинди белем алган, беренче әсәрләрен ничек яза башлаган, хезмәт иткән урыны, нинди жанрдагы әсәрләр иҗат иткән, кемнәр өчен язган, гаиләсе,һ.б.)

  • Бүгенге конференциянең бурычлары һәм планы белән танышыйк.

Экранда: Якташ язучыбыз - Гөлшат Зәйнашеваның “Әбиемне яратам” китабы буенча китап укучылар конференциясе.

План.

  1. Г.Зәйнашеваның тормышы кайсы яклары белән кызыклы булуын ачыклау, чыгышлар тыңлау.

  2. Әбиемне яратам” китабына кергән шигырьләре белән танышу, шигырьләрдә авторның табышын билгеләү.

  3. Шагыйрәнең иҗаты кемгә башланган?Ул аларда нинди сыйфатларны төзәтергә тели? соравына җавап бирү.


2 нче китапханәче: Без Г.Зәйнашевага багышлап газета чыгардык. “Үзе моң, изе җыр иде” исемле мәкаләбелән таныштырабыз. (Чыгышлар презентация белән ныгытылып барыла).

Якташ язучыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның хәзерге Тукай районы Иске Теләнче авылында дөньяга килә. Ул үзенең балачагы турында “бала чакта бәхетем бишегеннән егылып төшкәнмен” дип әйтә торган була. 1930 елда, колхозлашу елларында, Г.Зәйнашеваның әтисе Хисам абыйны, кулак исеме тагып, Архангельск өлкәсендәге Соловки лагерына сөрәләр. Берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән йорт-җирсез, ач-ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган Әнвәр апа ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйның бертуганы – Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Маһруй апага асрамага илтеп бирергә мәҗбүр була. Матур табигатьле бу авыл, балачак хатирәсе булып, Гөлшат Зәйнашева күңелендә гомерлек эз калдыра.

Нинди авыл ул, дисәгез,

Моңлы авыл Тәкермән.

Китсәң, сагынып кайтасың,

Мәңге чыкмый хәтердән.

Өйләре клуб янәшәсендә була аларның. Минзәләдән артистлар килсә, аларга фатир төшерәләр. Кичләрен артист Сабир Өметбаев аны күтәреп клубка алып керә. Спектакль тәмамланганнан соң, артистлар аны, урындыкка бастырып, шигырь сөйләтәләр. Өйдә ялгыз калса, кечкенә кыз Гөлшат артист булып уйнарга ярата. Мич аралыгына корылган чаршау артыннан чыгып, яшелле-күкле тавыш белән: “Кәнсиртебезне башлыйбыз! Җырлый Гөлшат Зәйнашева”, - дип белдерү ясый.

Башлангыч мәктәпне авылда тәмамлагач, кечкенә Гөлшат күрше Хуҗамәт авылындагы җидееллык мәктәпкә биш чакрым йөреп укый. Аннары укуын Минзәлә педагогия училищесында дәвам иттерә. Ул чордагы кичергән авырлыкларны шагыйрә болай искә ала:


  • Мин 13-14 яшемнән үзбашыма көн күрә башладым. 1942-1943 еллар сугышның иң авыр еллары иде. Өс-баш ярлы, ашарга юк. Авылдан, өйдән бернинди ризык килми. Мин, аркага киндер капчыктан биштәр ясап, шуңа бераз бәрәңге салып өйдән чыгып киткән яшүсмер кыз бала, Минзәләдә кеше идәннәрен юып, кешегә бәрәңге утыртышып, бәрәңге казышып тамак туйдыра идем. Атнага бер тапкыр фотография идәнен юып чыгара идем. Фотограф абый шуның өчен бераз акча бирә иде. Шул акчага, базарга чыгып, берәр ризык алып ашый идем.

Безнең тулай торак пожарныйның аскы катында иде, ул ягылмый иде, аның миче юк иде. Без, студентлар, кышкы салкын көннәрдә, дәрестән кайтып кергәч, чишенмичә генә дәрес хәзерли идек. Өскә – бишмәт, аякка киез итек кигән килеш, башка мамык шәлләр урап, ятып йоклый идек. Юрганнар ябынып ятсак та, барыбер туңа идек.

Уйладым-уйладым да мин, мич чыгарырга булдым. Минзәләдә җимерек йортлар бар иде. Шул йортлар янында кирпеч ватыклары, калай кисәкләре аунап ята. Шул кирпеч ватыкларын, ташлар, калайлар җыеп алып кердем дә бер почмакка мич чыгарып куйдым. Ул мич, кыек-мыеграк булса да, хәйран җылыта иде. Бер-ике көннән пожарниклар килеп керде һәм мичне сүтеп ташларга куштылар. Ләкин берсе: “Менә сиңа кызлар! Балалар гына бит әле болар! Шулай да югалып калмаганнар! Молодцы! Эх, сугыш... сугыш...Әйдә киттек!” – дип, усал пожарникны алып чыгып китте.

Гөлшат Зәйнашеваны язмыш гел сынап тора. Казанга килеп, педагогия институтында укый башлагач та, аңа, халык дошманы кызы дип, тулай торактан урын бирмиләр, ул бер ел буена урындыкларда йоклап йөрергә мәҗбүр була. Нәкъ шул елларда алдынгы студентларга Г.Тукай исемендәге махсус дәүләт стипендиясе бирергә дигән карар чыга, стипендияне беренче булып Г.Зәйнашевага бирәләр. Шунысы да кызыклы: Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге дә хатын-кызлардан беренче булып, 1991 елда «Илле җыр» исемле китабы өчен Г.Зәйнашевага бирелә.

Г.Зәйнашева Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар һәм музыкаль тапшырулар мөхәррире булып эшли, аннары унбер елга якын Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир була. Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры, Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге инспекторы вазифаларын башкара. Шуннан соң ул профессионал язучы сыйфатыңда әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г.Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары һәм бер пәрдәле пьесалары «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе» кебек җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда «Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып, уңыш казана. 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән беренче шигырьләр китабы дөнья күрә. Аның егермедән артык китабы басылып чыккан.


Китап күргәзмәсе белән танышу.

2 нче китапханәче: Сезгә Г. Зәйнашеваның түбәндәге китапларын тәкъдим итәм. (Китап күргәзмәсе белән таныштыра). Нәниләргә һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре һәм җырлары шагыйрәнең «Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Бөҗәкләр концерты» (1984), «Гимназиядә дуслаштык» (1996), «Әбиемне яратам» (1997) исемле китапларында урын алган. «Илле җыр» исемле китабына җыр сүзләре тупланган.

Г.Зәйнашева бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы. Аны, шаяртып, “татарның җыр сандыгы” дип тә атыйлар. Туган җиренең бөтен табигатен, гүзәллеген, үз җаны аша үткәреп, халкына бүләк иткән шагыйрә ул. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең йөзгә якын шигыренә көй язылган, алар халык арасында киң таралган: (экраннан укып танышалар):

«Туган жирем —Татарстан» (А.Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р.Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С.Садыйкова музыкасы), «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (З.Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б.Гайсин музыкасы), «Кояш гомере» (Ф.Әхмәдиев музыкасы), «Аерылмагыз» (Ч.Зиннәтуллина музыкасы), «Туган авылым урамы» (Г.Сәйфуллин музыкасы)

1 нче китапханәче: Г.Зәйнашева сәхнәдән һәм радиодан ясаган чыгышлары белән халык арасында сәнгатьне пропагандалауга үзеннән сизелерлек өлеш кертә. Ул — сәнгать кешеләренә, артистларга багышланган мәкаләләр, мәшһүр җырчы Гөлсем Сөләймановага, җырчы һәм композитор Сара Садыйковага багышланган китаплар яза. Замандашлары күңелендә Гөлшат Зәйнашева - татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзендә туплаган олы җанлы, эчкерсез күңелле зыялы кеше булып саклана.Ул 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.

Г.Зәйнашева — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

2нче китапханәче: Г.Зәйнашеваның сәхнә әсәрләре дә бар. Аның «Бәхет кошым», «Кем гүзәл?», «Ирексездән әрәмтамак», «Рамай», «Яшел сумка», “Язмышлар һәм ялгышлар” драма һәм комедияләре үз заманында Минзәлә театры һәм башка татар театры сәхнәләрендә уйналып йөри. «Гайфи бабай, өйлән давай» һәм «Җаным жәл түгел сиңа» дигән комедияләре әле дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Г. Зәйнәшева әле бик бәхетле әни дә, кызы Асияның балалары - Дамир белән Камилгә әле ул дәү әни дә була. Алар аны, яратып, “Гөләни” дип йөртәләр. Г.Зәйнашеваның бүген без сөйләшәсе шигырьләр китабы да “Әбиемне яратам” дип атала, һәм ул, билгеле, аның оныкларына багышланган.

Укытучы: Китапханәчеләргә сорауларыгыз бармы?

Белемнәрне йөгерек юллар ярдәмендә кабатлау. (Экранда йөгерек юлларда Г.Зәйнашеваның тормышы һәм иҗаты турында информация чыга, эчтән генә укып, кабатлыйлар).

  • 1928 елның 13 гыйнварында Тукай районы Иске Теләнче авылында туа

  • 1930 елдан Минзәлә районына Югары Тәкермән авылында яши, укый, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый

  • 1941-1945 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый

  • 1945-1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый

  • Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире

  • Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир

  • Радиокомитетта музыкаль тапшырулар мөхәррире

  • Г.Тукай исемендәге клуб директоры

  • Беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм бер пәрдәле пьесалары «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» җыентыкларында басыла

  • «Рамай» исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куела

  • 1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исеме белән беренче шигырьләр китабы дөнья күрә

  • «Илле җыр» исемле китабы өчен 1991 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла

  • Татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен 1988 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә

  • 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була

  • СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Укытучы: Хәзер хәтерегезне тестлар ярдәмендә тишереп карагыз:

  1. Г.Зәйнашеваның туган авылы:

1) Тукай районы Иске Теләнче авылы

2) Минзәлә районының Югары Тәкермән авылы

  1. Минзәлә шәһәре.


  1. Г.Зәйнашева кайсы уку йортында укымаган?

  1. Минзәлә шәһәре гимназиясендә

  2. Минзәлә педагогия училищесында

  3. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә.


  1. Г.Зәйнашева хезмәт юлын кайсы эшчәнлектән башлый?

  1. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире булып

  2. Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г.Тукай исемендәге клуб директоры

  3. профессионал язучы.


  1. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем нинди хезмәтләре өчен бирелә?

  1. татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен

  2. сәхнә әсәрләре өчен

  3. тәрҗемә эше өчен.


  1. Авторы Г.Зәйнашеваныкы булмаган сәхнә әсәрләрен билгеләргә:

  1. «Рамай»

  2. «Язмышлар һәм ялгышлар»

  3. «Әлдермештән Әлмәндәр».


  1. Г.Зәйнашеваның кайсы сәхнә әсәре Минзәлә театры тарафыннан куелмаган?

  1. «Рамай»

  2. «Язмышлар һәм ялгышлар»

  3. «Гайфи бабай, өйлән давай».


  1. «Илле җыр» исемле китабы өчен Г.Зәйнашева нинди бүләккә лаек була?

  1. Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә

  2. СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы

  3. Рәшит Гәрәй бүләге.


Тикшерү.Үзбәя.


Ял минуты. Җыр башкару. “Гимназиядә дуслаштык”. Сафьян Ибраһимов көе.

Гимназия ишекләре
Ачылды безгә бүген.
Яулап алыйк мәгърифәтнең
Якты йолдызлы күген.

Гимназиядә дуслаштык,
Безнең дуслык гомерлек.
Беребез өчен беребез
Йолдызларга менәрлек.

Иделнең изге суында
Битебезне юдык без.
Идел-йортта игелекләр
Эшләр өчен тудык без.

Туган телебез көмештер,
Чыңлап тора сүзләре.
Туган телебез аркылы
Ачылыр фән серләре.

Укытучы: Г.Зәйнашеваның “Әбиемне яратам” китабы белән танышуны башлыйбыз.

Бу китап Казан шәһәрендә, Татарстан китап нәшриятында 1995 нче елда бастырылган,тиражы – 5 мең данә. Бу китапта Тукай бүләге лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның балалар өчен язган көлкеле, үзе гыйбрәтле шигырьләре, җырлары туплап бирелгән. Китапка керештә мондый сүзләр язылган: “Дөньяда иң кадерле, газиз балаларым – оныкларым Дания белән Камилгә багышлыйм”. Рәссамы – Диләрә Нәүрузова. Китапның тышындагы картина балалар дөньясын сурәтли. Бу дөнья – хыялый дөнья. Рәсемдәге бала сабын куыклары очырып тора, бу - аның хыяллары. Ул авыл турында, шул авылда яши торган әбисендә кунакта булганы турында рәхәт чакларны искә төшерә. Китап ике бүлектән тора, беренче бүлеге - “Шигырьләр”, икенче бүлеге - “Җырлар”.

Укытучы. Шигырьләр белән танышканда игътибар итегез, автор балаларның нинди тискәре сыйфатларыннан көлә икән? Тактада язып та барырсыз.

1 нче укучы.“Тиктормас”. Бу шигырьдә әби кечкенә оныкнытиктормас булган өчен кәҗә бәтие кебек бәйләп куйган.Ул аны хәйләләдем дип уйлый, ә чынында киресенчә: оныгы аның чүәкләренә ком тутыра, ул шуның өчен тыныч. (Чүәк рәсемен экранда карау).

2 нче укучы. “Спортсмен әби”. Шигырьдә лирик герой – әби, автор гипербола алымы куллана, чиктән тыш арттыра. Әби– спортсмен булган, төрле кызык хәлләргә калган.

4 нче укучы. “Пенсиягә”. Авторның табышы - ул кечкенә баланы пенсионер әби урынына куеп сурәтли, шулай көлке туа. Шигырьдә чагыштыру һәм арттыру алымы кулланылган.

5 нче укучы. “Камил үстергән көнбагышлар”. Камил үстергән көнбагышларны чыпчыклар “пеләш” калдырган. Автор җанландыру алымын куллана.

6 нчы укучы. “Чәчтем шалкан”. Бу шигырь халык әкиятләренә охшаган. Анда лирик герой чөгендердән шикәр ясаган, шикәрне чәчкән – шоколад үскән. Автор гадәттән тыш арттыру алымы кулланылган.

7 нче укучы. “Конфет”. Бу шигырь күп конфет ашаганга үсмичә калган малай турында. Чиктән тыш арттыру алымы кулланылган. Автор конфет яраткан балалардан яратып көлә.

8 нче укучы. “Сагыз”. Бу шигырьдә автор гел сагыз чәйнәп йөгән балалардан көлә. Әбисе аларга чын сагыз – чыршы сагызы чәйнәргә куша, жевачка дигән сагыз ул – ялган сагыз, явыз ди.

9 нчы укучы. “Телен йоткан Халик”. Бу шигырьдә автор“телне йоту” дигән тотрыклы сүзтезмәне оста куллана. Ул күршесеннән яратып көлә.

11 нче укучы.“Татарча ничек?” Бу шигырьдә малайның туңдырма ашыйсы килү – татарча белмәү каршылыкка килә. Әбинең “телеңне йотма” сүзенә ике төрле мәгьнә салынган. Әби туган телеңне онытма, дип әйтергә тели.

Укытучы. Сез ничек ничек уйлыйсыз, Г.Зәйнашева оныкларына карата нинди мөгаләмәдә булган? Ул кечкенә балалардагы нинди зарарлы гадәтләрдән көлә? (Тактадагы язмаларны уку, тулыландыру). (Ялкаулык, сагыз чәйнәү, шоколад ярату кебек әхлак гадәтләрен төзәтергә тели. Ул балаларның татар телен онытмауларын тели).

1 нче китапханәче. Балалар, сезгә бу китап ошадымы? Кайсы ягы белән ошады? (Җаваплар). (Әйе, аның көлкеле шигырьләре күңелне күтәрә, тәрбияли).

2 нче китапханәче. Шигырьләрнең теле нинди? Нинди чаралар шигырьләрне музыкаль итә? (Ритм, рифманың төзек булуы). “Чәчтем шалкан” шигырендә нинди сүзләр рифмага керә? (Экранда шигырь).

Чәчтем шалкан.

Чәчтем шалкан, чыкты кишер,

Җыеп алдым чөгендер.

Кып-кызыл эре чөгендер,

Һич тә ялган түгелдер.

Чөгендерне кайнаттымда,

Ясадым ап-ак шикәр.

Шундый тәмле шикәр чыкты,

Исең-акылың китәр!

Шикәрнең вак-вак кисәген

Чәчтем җиргә мин кабат.

Түтәл, түтәл, түтәл булып

Үсте җирдә шоколад!

И йөрим, йөрим бакчад

Ашап шоколад кына.

Һич тә ялган сөйләмимен,

Арттырамын чак кына!

(Рифмалы сүзләр: чөгендер – түгелдер; шикәр – китәр; мин кабат – шоколад; шоколад кына – чак кына,

ч, ш аваздаш авазлы сүзләр куллану).

Ритм нинди калыптан төзелгән?

1 нче китапханәче. Сез тагын Г.Зәйнашева әсәрләрен укырга теләр идегезме? (җаваплар)

Аның китапларын танышларыгызга тәкъдим итәрсезме? (җаваплар)

Укытучы.Укучылар, сез Г.Зәйнашевага шигырьләре буенча түбәндәге титулларның кайсын бирер идегез? (Интерактив тактада сызык белән тоташтыру)


"Иң яхшы дәү әни”

Татарча ничек?”

"сөйкемле дәү әни”

Спортсмен әби”

"иң кунакчыл дәү әни”

Тиктормас”

" иң юмарт дәү әни”

Безнең бакчада”

"иң җитез дәү әни”

Алтын куллар”

"иң яшь дәү әни”

Безнең инеш”

"иң акыллы дәү әни”

Гөлҗимеш”

"иң шаян дәү әни”

КамАЗ чәчәкләре”

"иң эшчән дәү әни”

Гөлүсә”

" иң тәҗрибәле дәү әни”

Пеләш башлы курчак”

" чиста күңелле дәү әни”

Бияләй түгел, перчаткы”

" саф телле дәү әни”

Авылда”


Корбан исемле малай турында әкият”


Укытучы. Әйе, укучылар, Г.Зәйнашевага бу титулларның һәркайсын биреп була, ул бу матур сыйфатларның һәрберсенә ия.

  • Ә сез шигырьләрне укыганда кемне күз алдына китереп укыдыгыз?

  • Сез дә үзегезнең дәү әниләрегезне яратасызмы? (Кыска әңгәмә).

  • Димәк, шагыйрьләр шигырь иҗат иткәндә үзләре турында язса да, ул образлар гомуми образ буларак кабул ителә икән, бу әдәбияттә гомумилек дип атала. Гомуми сыйфатларны җыйган образ җыелма образ була. Г.Зәйнашеваның шигырьләрендәге дәү әни кайсы халыкның әбисе булыр?

  • Татар әбиләренә нинди сыйфатлар хас?

Укучылар әбиләре турында үзләре язган шигырьләрен укый.


Ял минуты.“Әбиемне яратам” җыры. Асия Зәйнашева музыкасы.

Мин үзем шәһәрдә яшим,
Авылга кайтам җәен.
Чөнки ул авылда яши
Яраткан әбекәем.

Әбиемне яратам, яратам,
Әбием янына кайтам.

Әбием анда ялгыз яши,
Мине сагынып көтә.
Мин кайткач, шатланып йөри,
Мине бик кунак итә.

Әбиемне яратам, яратам,
Әбием янына кайтам.

Мин үскәч, әбием белән
Авылда торачакмын.
Әбием картаеп киткәч,
Ярдәмче булачакмын.

Әбиемне яратам, яратам,
Әбием янына кайтам!..


Белемнәрне системага кертү.

- Мин сезгә төркемнәрдә түбәндәге мәсьәләне тикшерергә тәкъдим итәм: ни өчен мәзәкләр озак яшәүчән? (Төркемнәрдә эш: кыска вакытлы бәхәс оештыру).

Якынча җавап: Мәзәкләрне тыңлагач, рәхәтләнеп көләсең. Мәзәкләр кешеләрдәге кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәләр. Аларга үткен фикер салынган. Мәзәкләрне уйлап тапкан кеше бик акыллы була. Кеше кыска сюжетлы әсәрләрне исендә калдыра, аларны башкаларга сөйли. Шулай итеп, ул мәзәкләр бер кешенеке генә булып калмыйча, дөньяга таралалар. Кешеләр арасына таралган мәзәкләр озак яши.

Укытучы:

- Гөлшат Зәйнашеваның замандашлары аның турында “юмор яратучы кеше, мәзәкләр сөйләп, һәрвакыт күңелләрне ача иде”, дип искә алалар. “Ни өчен Гөлшат Зәйнашеваны якыннары “Картая белми торган йөрәк” дип йөрткәннәр?”


Өй эше бирү:

1. Г.Зәйнашева шигырьләренә карата ирекле рәсем ясарга. Кроссворд чишәргә.

2. Г.Зәйнашева иҗаты буенча “Картая белми торган йөрәк” дигән темага инша язарга.

3. Көлкеле шигырьләр иҗат итәргә.

Сез кроссвордны газетадан таба аласыз. Төп сүздә (горизонт буенча) татар халкының үлмәс герое, танылган мәзәкче, Нәкый Исәнбәтнең комедиясендә төп образ килеп чыга.


Кроссворд сораулары:

  1. 1 нче хәреф. Мәзәкләрне кем уйлап чыгарган? (халык)

  2. 2 нче хәреф. Морожныйның татарча атамасы. (туңдырма)

  3. 3 нче хәреф. Г.Зәйнашева җидееллык мәктәпне тәмамлаган авыл исеме. (Хуҗәмәт)

  4. 1 нче хәреф. Г. Ибраһимов хикәясе. Төп герое – Закир. («Алмачуар»)

  5. 3 нче хәреф. “Мин дә ...гә китәм

Дип йөри Илсөя дә”.

  1. 4 нче хәреф. Г.Зәйнашевага “Илле җыр” китабы өчен бирелгән бүләк. (Тукай бүләге)

  2. 1 нче хәреф. “Әкият түгел, чындыр,

Әби булган ...!” (Спортсмен)

  1. 2 нче хәреф. Сәхнәдә уйнау өчен язылган әсәр жанры. (Драма)

  2. 3 нче хәреф. “Әби әйтә: “Иң элек син

... бул, улым”. (Кеше)

  1. 1 нче хәреф. “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясе авторы (Туфан Миңнуллин)

  2. 3 нче хәреф. Музыкалы комедия жанрындагы сәхнә әсәре. (водевиль)

  3. 4 нче хәреф. Көлкеле әсәрнең бер төре. (сатира)

  4. 5 нче хәреф. “Тәмле әйбер ашаганда

... йотма, диде”. (телеңне)

Йомгаклау. Дәрестә катнашкан укучыларга зур рәхмәт.

Билгеләр кую.



Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 20.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров250
Номер материала ДВ-080085
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх