Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Халыкара туган тел көненә багышланган “Иң татлысы – Туган тел” чарасы

Халыкара туган тел көненә багышланган “Иң татлысы – Туган тел” чарасы


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

«Бәйрәкә урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе











Халыкара туган тел көненә багышланган

Иң татлысы – Туган тел” чарасы














Төзеде: Халикова Гүзәл Илгизәр кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы











Бәйрәкә, 2014нче ел



Максат. Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, 5-6 сыйныф укучылары арасында дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау. Тактада туган телгә багышланган газета

Туган телем – татар теле,

Халкым теле – хаклык теле”,

Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылган плакат, Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры язмасы, компьютер, презентация.



Алып баручы.

Исәнмесез, укучылар. Бүген 21нче февраль – Халыкара туган тел көне. 2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан бу көн бөтен дөньяда туган тел көне итеп билгеләнә. Дөньяда 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла. Чөнки һәр тел кешегә мәңге сакларга тиешле байлык булып тора. Туган тел – беренче мәртәбә әйләнә-тирәне танып белергә, һәр нәрсәне үз исеме белән әйтергә өйрәтүче, шулай ук әти-әниебез, гаилә белән аңлашу һәм дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итүче тел ул. Ни аяныч, бүген кайбер телләргә онытылу, югалу куркынычы яный. Туган телләрен балаларына өйрәтүне кирәк дип тапмаучы ата-аналар да очрый.

Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, куәтле, моңлы тел. Рус милләтенең туган теле – рус теле, чуашларның – чуаш теле, үзбәкләрнең туган теле – үзбәк теле. Татар халкының туган теле – татар теле.

Без дә бүген туган тел көненә җыелдык. Ике команда туган телебезне никадәр яхшы белүләрен күрсәтерләр: мәкальләр әйтерләр, табышмакларга җавап эзләрләр, ребус, кроссвордлар чишүдә дә көч сынашырлар. Җанатарларга да биремнәр булыр, аларның дөрес җаваплары командаларга очко өстәр. Ярыш булгач, җиңүчеләрне билгеләр өчен жюри да кирәк булачак. (жюри билгеләү).


Туган тел көнен ачык дип игълан итәм.

1. Хәзер сүзне үзләре белән таныштырырга командаларга бирәбез. Сезнең исемне без өстәлегезгә язылган күрсәтмәләрдән беләбез. “Зирәкләр”, рәхим итегез.

Зирәкләр” үзләре белән таныштыра. Команданың hәр катнашучысы үзләрен үзләре иҗат иткән шигырь юллары белән таныштыра.

Тапкырлар” белән дә шулай ук.

Рәхмәт, сезнең белән танышуга без бик шат. Хәзер инде көч сынашуга күчик. Уңышлар сезгә!


2. Беренче эш итеп кроссворд чишәрбез. Кроссворд чишеп, үзебезнең нинди бәйрәмгә җыелуыбызны белербез. Җавапларны шакмакларга язып барырбыз.


  • 1) Авыз эчендә, ә йотып булмый. (Тел)

  • 2) Бәләкәй генә бөкре, бөтен кырны бетерде (Урак)

  • 3) Тәрәзә төбендә үсә (Гөл)

  • 4) Өй башында ярты кашык (Ай)

  • 5) Мәңге яшел (Нарат)


1. Т

2. У

3.

Г

4. А

5. Н

Е

Р

Ө

Й

А

Л

А

Л


Р


К



А





Т


3. Өй эшенә hәр командага тел турында шигырь ятларга бирелгән иде. Рәхим итегез. (hәр командадан бер укучы шигырь сөйли)


4. Икенче өй эшен тикшереп карыйк.


Күренекле шәхесләрнең туган телебез турындагы фикерләрен, сүзләрен язып алырга иде. Чиратлап, әзерләп килгән шигырь юлларын авторын әйтеп укыйбыз. Кем тукталып кала, шул җиңелә.

Татар теле – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел”, - дип яза шагыйрь Шәйхи Маннур.

Әхмәт Ерикәй болай дигән :

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый”.

Шәүкәт Галиев түбәндәгеләрне әйтә :

Җирдә миңа ни кирәк ? –

Тукай, туган тел кирәк !”

Каюм Насыйри болай язган :

Без – татарлар, телебез татар теле,

Мөстәкыйль һәм камил тел”.

Шагыйрә Энҗе Мөэминова:

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

Гасырларны кичте, исән калды,

Туган телебез булган бу алмаз.

Чабаталы, чабаталы чакта югалмады –

Татарстанлы чакта югалмас”, - дип язган Хәсән Туфан.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел”, - дигән Шәйхи Маннур.

Менә тел турында күпме матур, мәгънәле шигырьләр язганнар шагыйрьләребез.

Өй эшен бик яхшы билгесенә үтәгәнсез.


  1. Без зирәк, без тапкыр” уены.

Татар халкы гомер-гомергә зирәк, тапкыр булган. Уеныбызны дәвам итеп, тапкырлык, зирәклек таләп итүче табышмак-сорауларга җавап биреп карыйк.

- Үзе сөяксез, сөйләгән сүзе исәпсез? Ул нәрсә? (Тел.)

- Ачы да була, төче дә була.

Я, әйтеп кара, ул нәрсә була? ( Тел.)

- Карлыганны карлыгачка әйләндерү өчен нишләргә?

- 5 шакмак эченә 6 н хәрефе язып буламы?

- Татарстанның кайсы шәhәрен табада кыздырып була?

- Кайсы шәhәрдә аш пешереп була?

- Кайсы күл кыргый дуңгыз исемен йөртә?

- Нинди ике нота бакчада үсә?


6. Ике командага да берәр таблица бирелә. Таблицада бер сүзнең ничә тапкыр язылган булуын ачыкларга кирәк. Җавап : 8 тапкыр.


7. Һәр командага ребуслар бирелә. Алар биремне үтәгән арада без җанатарлар белән табышмаклар әйтешеп алырбыз.

  • Уң яктан да ашыйсың, сул яктан да ашыйсың. Әгәр ул сүздәге бер хәрефне үзгәртсәң, аны чүкеч белән кагасың. Ул нинди сүз? (Җавап: кабак – кадак)

  • Кайсы бодайдан кортлар бал ала?(карабодай)

  • Кайсы кошның исеменнән бер иҗекне алсаң, кар өеме килеп чыга? (көртлек)

  • Бер сүздә 100 ә буламы? (йөзә)

  • 4 шәм янып тора. Өчесен сүндерәләр. Ничә шәм кала?(3)

  • 7 үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр. Ничә үрдәк кала? (3, калганнары очып китә)

  • Океан белән диңгез арасында нәрсә бар? (белән)

  • Җөмлә беткәч нишлиләр?

  • Кәҗә 7не тутыргач нишли?


  1. Без мәкальләр дә беләбез, бервакытта да аптырап калмыйбыз.

Капитаннар ярышы. “Әйтеп бетер” уены.

Мин мәкальләрнең башын укыйм, ә сезгә аларны әйтеп бетерергә кирәк булачак.


Ул арада командалар бирелгән хәрефләрдән мәкаль җыярга тиеш.

(кисмә хәрефләр салынган конвертлар бирелә)


  1. Батырлыкта ... . (матурлык)

  2. Кем эшләми, ....(шул ашамый)

  3. Берәүнең кулы эшли, ... (икенченең теле эшли)

  4. Акылы кысканың ...(теле озын).

  5. Аягы пычрак - өй пычратыр, ...(теле пычрак - кеше пычратыр).

  6. Сүз бер көнлек, ... (тел гомерлек).

  7. Озын тел елан: ...(авыздан чыкса муенга урала)

  8. Иң татлы тел туган тел, ..(анаң сөйләп торган тел).

  9. Иле барның ... (теле бар)

  10. Инсафлының ...(теле саф)

  11. Йомшак телле бәрән ... (ике ананы имә)

  12. Татлы тел тимер (капканы ачар).

  13. Беләге юан берне егар, белеме ... ... ... . (юан меңне егар)

  14. Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә ... ... . (йөрәгең җилкенсен)

  15. Ашыккан ашка ... .(пешкән)

  16. Тырышкан табар, ташка кадак ... .(кагар)


  1. Бер сүз белән әйт” уены. Каршыдагы өстәлләрдә 6 шар фразеологизм язылган кәгазь әзерләнгән. Катнашучылар бер-бер артлы өстәл янына килә һәм фразеологизмнар янәшәсенә бер сүз белән мәгънәсен язып урынына утыра. Мәсәлән, Балавыз сыгу – елау.

  • Ике күзе дүрт булу –

  • Арага кара мәче керү –

  • Таш йөрәк –

  • Колагына аю баскан –

  • Күзгә кырып салырлык та юк –

  • Кәкре каенга терәтү –

  • Балтасы суга төшкән –

  • Энә төртер урын юк –

  • Чебеннән фил ясау –

  • Очы-кырые күренми –


  1. Дәвам ит” бәйгесе. Тактада язылган җөмләне дәвам итеп, шул темага миниатюр сочинение язып карыйбыз. Командадан берәр катнашучы чыгып, берәр җөмлә язып керә. Соңгы кеше текстны тәмамларга тиеш.


Жюри нәтиҗә ясаганчы, 6нчы сыйныф кызлары башкаруында җыр тыңлыйк.

Җиңүчене игълан итү. Бүләкләр тапшыру.


Һәр милләтнең үз туган теле була. Аны онытырга ярамый. Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә кирәк. Аның бай мирасын өйрәник. Ш.Маннаповның “Ат ник көлә” шигыре безне туган телне сакларга, белергә өнди:


Авылга әбиләренә

Кунакка кайткан Ирек.

Привет, конь!” – дип исәнләшкән

Җирән кашканы күреп.


Җирән кашка башын чайкап

-Миха-ха- хай!” – дип көлгән.

Ник көлә ул?” – дип Ирек

Сораган әбисеннән.


Әбисе хәйләкәр генә

Елмаеп болай дигән:

- Үз телен оныткан, диеп

Көләдер, улым синнән....

Укучылар, сез Ирек хәлендә кала күрмәгез. Үзегезнең туган ана телегезне онытмагыз! Аны яратыгыз, үз ана телегез белән горурланып яшәгез!


Бәйгедә бик актив катнаштыгыз, күп эшләдегез. Туган телне әйбәт белүегезне, аны яратуыгызны исбатладыгыз, рәхмәт.






Автор
Дата добавления 02.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров45
Номер материала ДБ-232392
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх