Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Халыклар мәдәниятен әхлак тәрбиясе аша театрныӊ төрле төрләрен кулланып тормышка ашыру.

Халыклар мәдәниятен әхлак тәрбиясе аша театрныӊ төрле төрләрен кулланып тормышка ашыру.



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының

Гомуми төрдәге №23 “Золотой колосок” балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе









Халыклар мәдәниятен әхлак тәрбиясе аша театрныӊ төрле төрләрен кулланып тормышка ашыру.


Бүген, үсеп килүче буыннарның әхлагы түбәнәюе, балаларда әхлакый

үзаңың кимүе, аларның эмоциональ һәм социаль җитлекмәве балаларны әхлакый тәрбияләү проблемасының бик нык актуаль булуын күрсәтә. Илебез

бүген бик үк җиңел булмаган тарихи чор кичерә. Һәм бүген иң куркынычы икътисадның яки сәясәтнең какшавы да түгел, ә бәлки шәхеснең эчтән черүе. Бүген җәмгыятьтә рухи байлык түгел, ә бәлки матди байлык алга чыкты һәм

өстенлек итә. Шуңа күрә балалар ватанпәрвәрлек, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек әхлакый төшенчәләрне бик аңлап та бетермиләр кебек. Замана баласы математикадан, мәсәлән, биремне тизрәк чишә, әмма ләкин ул сирәк гаҗпләнә, соклана, моңлана. Булган вакыйгаларны йөрәге аша үткәрми, ә бәлки битараф калуны өстенрәк күрә. Бала күңеленең мондый катылыгын киметү өчен иң җайлы юл – уен, фантазия, уенны “уйнау”. Боларның барысына да театр эшчәнлеге аша ирешеп була.

Баланың әхлакый тәрбияләүдә театр эшчәнлеген куллану нәфис сүзне аңлауны, тормышта барган вакыйгаларны кабул итә белү, аны аңлау һәм аңлатып бирә белүне тәрбияли. Менә шунда кешенең кылган эш-гамәлләрен аңлыйсың, коллективка, бердәм эшкә өйрәнәсең. Театр эшчәнлеге ул хис ачышлары, рухи байлык, хисләрне үстерә торган тирән бер чишмә кебек. Театральләштерелгән оештырылган белем эшчәнлеге баланың эмоциональ өлкәсен үстерә, ул персонажлар белән елый-көлә, аның тормышы белән “яши”.

Театральләштерелгән эшчәнлек социаль күнекмәләр, тәртип күнекмәләре тәрбияли, чөнки балалар өчен язылган һәр әдәби әсәр, әкият һәрвакыт әхлакый юнәлеш ала. Яраткан геройлар аларны җанландыру һәм аларга иярү өчен үрнәк булып тора.

Театраль иҗатны куллану балаларда хәйләкәрлеккә, куркаклыкка, явызлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияли, әйләнә тирә мохит турында белемне тирәнәйтә.

Минем эшемнең төп бурычы өч өлештән тора.

Беренчедән балаларда гуман хисләр тәрбияләргә тырышам. Намуслылык, гаделлек, миһербанлык тәрбияләү төп бурычларның берсе. Театраль эшчәнлек үзеңне хөрмәт итү, өлкннәргә һәм балаларга, аларның күңел халәтен карата игътибарлылык тәрбияли, яшьтәшләренең уңышына сөенә белергә, авыр минутларда ярдәмгә килергә өйрәтә.

Менә “Өч кыз” әкияте. Татар халык әкиятен сәхнәләштереп уйнау балаларга бер бәйрәм булса, без, өлкәннргә, тәрбия процессында мөһим чара. Әлеге әкияттә өч кыз әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Беренче ике кыз әнисенең авыруына битараф, аларга үз мәнфәгатьләре кадерле. Ә кече кыз шулкадәр шәфкатьле ки, бөтен эшен ташлап, әнисенң ярдәмгә килергә ашыга. Бу спектакльне уйнаганда ук балаларның кече кыз булып уйныйсы килә. Бу инде төркемдәге кечкенә артистларда гуманлы хисләр өстенлек итүен сөйли.

hello_html_14267801.jpghello_html_m784f04f1.jpg












hello_html_7c251ea2.jpg













Менә “Сак белән Сок” бәете. Монда да өлкәннәр сүзенең дөреслеген, мөһимлеген аңлау кирәклеге күрсәтелә. Әнине тыңламасаң, ни буласын көт тә тор! Бу әкиятне куйганда да әти-әнигә хөрмәт кирәклеген күреп, бөтен балалар да моннан сабак ала.

hello_html_78b8ff0e.jpg

hello_html_52395790.jpg

hello_html_48758d2d.jpg











Театраль эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше коллективизм тәрбияләү. Балаларда, коллективтагы әхлакый кыйммәтләрне күреп, шуңа ярашлы эшләү формалаша.

Спектакльләргә әзерләнгәндә, аларны куйганда балалар коллективта аралашырга өйрәнә, үзен башкалар белән чагыштырып карый, яшьтәшенең уенына мөнәсәбәтен белдерә.

Балалар белән спектакльләр әзерләү, кую ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә аеруча булыша. Балалар әхлакый кыйммәтләрне – дуслыкның, үзара ярдәмләшү, батырлыкның нәрсә икәнлегенә төшенә. Башка милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәттә була. Баланың чит кеше өчен нинди дә булса яхшылык эшләү теләге уяна. Моның белән ул үзе йөри торган балалар бакчасына, шәһәргә, һәм ниһаять, Ватанга мөнәсәбәтле булуын аңлый.

Безнең төркемдә балаларда театраль эшчәнлек аша әхлакый һәм рухи тәрбия бирүгә бөтен шартлар тудырылган.

Предметлы үстерүче мөһхит булдырылган. Биредә театраль зона урнашкан. Ә анда театрның төрләре: өстәл театры, күләгә, бармак, фланеграф театрлар. Спектакльләрнең реквизитлары, курчаклар җыелмасы, курчак театры ширмасы, костюм элементлары, маскалар.



hello_html_m224567d5.jpghello_html_d7d8c78.jpg









Балалар спектакльләрне бик ярата. Аларны күрсәткәндә бик күп рольләрне уйный. Ә бу персонажларны йөрәге аша үткәрә, аның өчен шатлана, кайгыра, матурлыкны күрә.

Сәхнә образлары – гомумиләштерелгән образлар. Шуңа күрү һәр конкрет персонаж тормыш, кешеләр, әйләнә-тирә мохит турында зур информация бирә.

Без балалар белән бик еш кына кечкенә төркем балалар каршында чыгыш ясыйбыз. Бу аларга аеруча ошый. Иҗат процессында алар ялгышудан саклана, куркуны җиңә, чөнки һәркемгә акыллы, зирәк булу мөмкинлеге бирелгән. Әкият геройлары шундый акыллы, батыр, гадел бит!

Шулай итеп, шуны ассызыклыйсыбыз килә: театраль эшчәнлек – балалар өчен иң демократик, үти алырлык сәнгать төре, һәм ул әхлакый тәрбиянең актуаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Театраль эшчәнлекнең педагогик потенциалын куллану балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә , рухи-әхлакый кыйммәтләрне төшенергә, балаларның, без, педагогларның һәм әти-әниләрнең әхлакый культурасын, балаларга әхлакый тәрбия бирүнең эчтәлеген һәм формасын яңартырга һәм шулай ук балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.

Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:


Халыклар мәдәниятен әхлак тәрбиясе аша театрныӊ төрле төрләрен кулланып тормышка ашыру.

Бүген, үсеп килүче буыннарның әхлагы түбәнәюе, балаларда әхлакый

үзаңың кимүе, аларның эмоциональ һәм социаль җитлекмәве балаларны әхлакый тәрбияләү проблемасының бик нык актуаль булуын күрсәтә. Илебез

бүген бик үк җиңел булмаган тарихи чор кичерә. Һәм бүген иң куркынычы икътисадның яки сәясәтнең какшавы да түгел, ә бәлки шәхеснең эчтән черүе. Бүген җәмгыятьтә рухи байлык түгел, ә бәлки матди байлык алга чыкты һәм

өстенлек итә. Шуңа күрә балалар ватанпәрвәрлек, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек әхлакый төшенчәләрне бик аңлап та бетермиләр кебек. Замана баласы математикадан, мәсәлән, биремне тизрәк чишә, әмма ләкин ул сирәк гаҗпләнә, соклана, моңлана. Булган вакыйгаларны йөрәге аша үткәрми, ә бәлки битараф калуны өстенрәк күрә. Бала күңеленең мондый катылыгын киметү өчен иң җайлы юл – уен, фантазия, уенны “уйнау”. Боларның барысына да театр эшчәнлеге аша ирешеп була.

Баланың әхлакый тәрбияләүдә театр эшчәнлеген куллану нәфис сүзне аңлауны, тормышта барган вакыйгаларны кабул итә белү, аны аңлау һәм аңлатып бирә белүне тәрбияли. Менә шунда кешенең кылган эш-гамәлләрен аңлыйсың, коллективка, бердәм эшкә өйрәнәсең. Театр эшчәнлеге ул хис ачышлары, рухи байлык, хисләрне үстерә торган тирән бер чишмә кебек. Театральләштерелгән оештырылган белем эшчәнлеге баланың эмоциональ өлкәсен үстерә, ул персонажлар белән елый-көлә, аның тормышы белән “яши”.

Театральләштерелгән эшчәнлек социаль күнекмәләр, тәртип күнекмәләре тәрбияли, чөнки балалар өчен язылган һәр әдәби әсәр, әкият һәрвакыт әхлакый юнәлеш ала. Яраткан геройлар аларны җанландыру һәм аларга иярү өчен үрнәк булып тора.

Театраль иҗатны куллану балаларда хәйләкәрлеккә, куркаклыкка, явызлыкка карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияли, әйләнә тирә мохит турында белемне тирәнәйтә.

Минем эшемнең төп бурычы өч өлештән тора.

Беренчедән балаларда гуман хисләр тәрбияләргә тырышам. Намуслылык, гаделлек, миһербанлык тәрбияләү төп бурычларның берсе. Театраль эшчәнлек үзеңне хөрмәт итү, өлкннәргә һәм балаларга, аларның күңел халәтен карата игътибарлылык тәрбияли, яшьтәшләренең уңышына сөенә белергә, авыр минутларда ярдәмгә килергә өйрәтә.

Менә “Өч кыз” әкияте. Татар халык әкиятен сәхнәләштереп уйнау балаларга бер бәйрәм булса, без, өлкәннргә, тәрбия процессында мөһим чара. Әлеге әкияттә өч кыз әнисенә булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Беренче ике кыз әнисенең авыруына битараф, аларга үз мәнфәгатьләре кадерле. Ә кече кыз шулкадәр шәфкатьле ки, бөтен эшен ташлап, әнисенң ярдәмгә килергә ашыга. Бу спектакльне уйнаганда ук балаларның кече кыз булып уйныйсы килә. Бу инде төркемдәге кечкенә артистларда гуманлы хисләр өстенлек итүен сөйли.

Менә “Сак белән Сок” бәете. Монда да өлкәннәр сүзенең дөреслеген, мөһимлеген аңлау кирәклеге күрсәтелә. Әнине тыңламасаң, ни буласын көт тә тор! Бу әкиятне куйганда да әти-әнигә хөрмәт кирәклеген күреп, бөтен балалар да моннан сабак ала.

Театраль эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше коллективизм тәрбияләү. Балаларда, коллективтагы әхлакый кыйммәтләрне күреп, шуңа ярашлы эшләү формалаша.

Спектакльләргә әзерләнгәндә, аларны куйганда балалар коллективта аралашырга өйрәнә, үзен башкалар белән чагыштырып карый, яшьтәшенең уенына мөнәсәбәтен белдерә.

Балалар белән спектакльләр әзерләү, кую ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә аеруча булыша. Балалар әхлакый кыйммәтләрне – дуслыкның, үзара ярдәмләшү, батырлыкның нәрсә икәнлегенә төшенә. Башка милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәттә була. Баланың чит кеше өчен нинди дә булса яхшылык эшләү теләге уяна. Моның белән ул үзе йөри торган балалар бакчасына, шәһәргә, һәм ниһаять, Ватанга мөнәсәбәтле булуын аңлый.

Безнең төркемдә балаларда театраль эшчәнлек аша әхлакый һәм рухи тәрбия бирүгә бөтен шартлар тудырылган.

Предметлы үстерүче мөһхит булдырылган. Биредә театраль зона урнашкан. Ә анда театрның төрләре: өстәл театры, күләгә, бармак, фланеграф театрлар. Спектакльләрнең реквизитлары, курчаклар җыелмасы, курчак театры ширмасы, костюм элементлары, маскалар.

Балалар спектакльләрне бик ярата. Аларны күрсәткәндә бик күп рольләрне уйный. Ә бу персонажларны йөрәге аша үткәрә, аның өчен шатлана, кайгыра, матурлыкны күрә.

Сәхнә образлары – гомумиләштерелгән образлар. Шуңа күрү һәр конкрет персонаж тормыш, кешеләр, әйләнә-тирә мохит турында зур информация бирә.

Без балалар белән бик еш кына кечкенә төркем балалар каршында чыгыш ясыйбыз. Бу аларга аеруча ошый. Иҗат процессында алар ялгышудан саклана, куркуны җиңә, чөнки һәркемгә акыллы, зирәк булу мөмкинлеге бирелгән. Әкият геройлары шундый акыллы, батыр, гадел бит!

Шулай итеп, шуны ассызыклыйсыбыз килә: театраль эшчәнлек – балалар өчен иң демократик, үти алырлык сәнгать төре, һәм ул әхлакый тәрбиянең актуаль проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Театраль эшчәнлекнең педагогик потенциалын куллану балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә , рухи-әхлакый кыйммәтләрне төшенергә, балаларның, без, педагогларның һәм әти-әниләрнең әхлакый культурасын, балаларга әхлакый тәрбия бирүнең эчтәлеген һәм формасын яңартырга һәм шулай ук балалар бакчасы һәм гаилә хезмәттәшлеген ныгытырга мөмкинлек бирә.

Общая информация

Номер материала: ДВ-113962

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>