Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм
мәдәниятара багъланышлар институты Г. Тукай ис. татар филологиясе
һәм мәдәниятара багъланышлар бүлегенең
10.2-903нче төркем студенты Фахртдинов Ильнар Ирек улының
Казан шәһәре Совет районында урнашкан
МАБУ «Мәгариф үзәге №178»нең 7нче B сыйныфында
«Хәл фигыль»темасына үткәрелгән татар теле дәресенә
анализ беркетмәсе
Катнаштылар:
1. Рәис: Валиуллина Рәмзия
Һашимовна.
2. Сәркәтип: Фахртдинов И.И.
3. Бәяләүчеләр: Карабаева А.С.
Бикчәнтәева
Р.Р.
Көн
тәртибе:
«Хәл фигыль » темасына үткәрелгән татар теле
дәресенә анализ ясау.
Тыңланды: Рәхмәтуллина Алия Шәрибҗановна
Дәрес тибы: яңа тема аңлату дәресе.
Чыгыш
ясаучылар:
1. Көн тәртибендә
торган мәсьәлә буенча беренче сүз Фахртдинов Ильнарга бирелде. Ул үзенең
үткәргән дәресенә үзанализ ясады. Сыйныфка кыскача характеристика бирде;
дәреснең темасы, максатлары, кулланылган методлар турында әйтте. Дәрескә
әзерләнү барышында кулланылган материалларны, җиһазлар, таратма материалларны
күрсәтте дәресенә гомуми нәтиҗә ясады.
2. Икенче булып
мин чыгыш ясадым. Мин Ильнар үткәргән дәреснең эчтәлекле, уйлап
оештырылганлыгын әйттем. Дәреснең күтәренке кәеф белән башланып китүен
искәрттем. Бу дәресне җанландырып җибәрде.
Дәрестә
кулланылган биремнәр, күнегәләр, презентация, куелган метод һәм алымнарның
материалның эчтәлеген, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлануын
уңай бәяләдем. Төрле күнегүләр эшләтеп, Ильнар үзенең дәресендә укучыларның
интонацияләренә нык игътибар бирде. Балалар актив җавап бирделәр. Дәрестә бәйләнешле
сөйләмгә дә, язу күнекмәләренә дә игътибар бирелде.
Дәрестә презентация
уңышлы бик кулланылды. Вакыттан нәтиҗәле файдаланды, дәреснең һәр этабы
арасында бәйләнеш бар иде. Укытучы дәрестә барлык балалар белән дә эшләргә
өлгерде. Ильнар үзен иркен тотты, балалар белән дустанә мөнәсәбәттә булды.
3. Алга таба сүз
җыелыш рәисе – Рәмзия Һашимовнага бирелде. Ул дәрес турында үз фикерләрен
әйттем. Фахртдинов Ильнарның тышкы кыяфәтен, интонациясен, дәрес барышында
алдарак үтелгән темаларга мөрәҗәгать итүен уңай бәяләде. Шул ук вакытта берничә
кечкенә генә кимчелекне дә әйтеп узды.
Гомумән алганда,
дәрес укучыларны һәм комиссия членнарын тулысынча канәгатьләндерде.
Карар: Фахртдинов Ильнарның «Хәл фигыль»
темасына үткәрелгән татар теле дәресен уңышлы дип табарга һәм
бишле билгесе белән бәяләргә
Рәис: _____________ /Валиуллина Р.Һ./
Сәркатип:
____________ /Карабаева А.С./
2нче декабрь, 2013 ел
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.