Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Олуглык, игелеклелек вә гыйззәтлелек гыйлем һәм күркәм әхлак нәтиҗәседер.
Р.Фәхреддин.
Әхлак – изге хисләр
бәйләме ул...
2 слайд
Әхлак – изге хисләр бәйләме ул...
3 слайд
Наркомания – гасыр афәте
Җиргә кеше бәхет өчен туа...
4 слайд
Сан - сыйфатның көзгесе.
Саннар дөньясына игътибар итик әле.
- Татарстанда 100 мең, Россиядә 12 млн. наркоман бар. Ә рәсми статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә-3 млн., Татарстанда- 9 мең наркоман исәпләнә.
- Соңгы елларда гына да безнең республикада наркотиклар буенча 1000нән артык җинаять эше ачылган.
- Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр саны артканнан арта бара. Наркоманнарның 13% ы- 12- 13 яшьлекләр, 60% - яшүсмерләр.
5 слайд
Язмышыңа аяк чалма!
Наркоманиядән
саклануда
иң яхшысы –
"бер генә тапкыр
татып караудан"
катгый баш тарту!
6 слайд
Ә кемнәр наркоманлыкка тиз бирешүчән?
Үз хисләре белән идарә итә алмаучы;
күпчелеккә каршы тора алмаучы;
сәламәтлеге һәм тормышының кадерен белмәүче;
ниндидер төркемгә ияреп, андагы кануннарга буйсынудан баш тарта алмаучы;
ихтыяр көче булмаган кешеләр.
7 слайд
Аракы, шәраб, тәмәке дә - наркотиклар
ТӘМӘКЕ: О дусларым, мине көтеп тордыгызмы? Менә мин- Тәмәке . Мин үземнең клиентларымны бик яратам һәм хуш исем белән алдап, аларның барысын да әкеренләп кабергә тартам!
МАЛьБОРО: О, гуд монинг! Мине хәзерге заманда яшьләр, бигрәк тә кызлар яратып тарта. Ә шулай да мин мәкерле, барысын да агулыйм!
АРАКЫ: Минем минимум план:
1) кешеләрне юлдан яздыру;
2) гаиләләрне таркату;
3) ятимнәр, гарип, авыру, ярым юләр балалар санын арттыру.
Максимум план: милләтләрне, илләрне, планетаны юк итү.
МАСКА: Мин Чулпан исемле кыз идем. Миңа әле 20 генә яшь булса да, хәзер яшәмим. Минем хәзер бар шөгылем- наркотик табу. Мине башка бер нәрсә дә кызыксындырмый.
Башта кызык итеп кенә тәмәке тартып карадым, аннан бәйрәмнәрдә генә дип аракы да капкалый башладым. Мин иң куркыныч булган афәтне- СПИД вирусын эләктергәнмен. Үз теләгем белән алып барган мәгънәсез һәм җиңел тормыш минем өчен менә шулай аяныч төгәлләнде. Минем өчен хәзер бер генә юл – үлем.
8 слайд
Җәмгыятебездә күзәтелүче әхлаксызлыкның сәбәпләре нидә?
Дөньяда ямь бетәр шунда,
Халык китәр уңга-сулга.
Изге гамәл һич кылмаслар,
Тәмам мал күп булыр кулда.
Аталарда гайрәт бетәр,
Балаларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхмәт бетәр,
Менә шундый заман җитәр…
9 слайд
Сәламәт яшәү рәвеше
10 слайд
Авылыбыз һәм мәктәбебез тулы игелек һәм мәрхәмәт,
Тимурчылык эше гөрли һәр атна һәм һәр сәгать
11 слайд
Күңелле ял итәбез
12 слайд
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.
13 слайд
Ислам дине һәм әхлак
Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләрендә болай диелә:
“ Яман гадәтләрдән сакланыгыз.
Монда бернинди дә шик юк,
ул- гөнаһларның һәм золымнарның
чыганагы”
14 слайд
Иң беренче, кеше белән
Исәнләш үзең.
Чытык булма,борын чөймә,
Балкысын йөзең.
Беркайчан да, балакаем,
Кешедән көлмә.
Тыңлый да бел, сөйләгәндә
Сүзен бүлдермә.
Яман сүз белән күңелгә
Җәрәхәт салма.
Хәрәм малга кулың сузып,
Оятка калма.
Туганнарың, дустың белән
Ризыгыңны бүл.
Ятимнәргә, гарипләргә
Мәрхәмәтле бул.
Вөҗданыңны, намусыңны
Беркайчан сатма.
Кырын эш белән чуалып,
Тормышың ватма.
Авырлыклар килгән чакта
Тагын шул сүзем:
Кирәк, балакай, өйрән син
Булырга түзем.
Чыршыдай биек булыгыз,
Нараттай төз булыгыз,
Зиректәй алсу булыгыз,
Кояштай сылу булыгыз,
Имәндәй таза булыгыз,
Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз.
15 слайд
Бәхет - үз кулыңда...
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. Моңа кадәр безнең җәмгыять кеше тәрбияләнүне мораль кодекска, пионер, комсомол, партия оешмаларының уставлары, дәүләт органнарының боерыкларына таянып алып барды. Тәрбия өлкәсендә баланы тыю, кисәтү, гаебен күрсәтү алымнары өстенлек алды. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап торды. Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алдыкмы икән? Әхлаклылык күрсәткече булган гомумкешелек сыйфатларының (тугрылык, намус, шәфкатьлелек, өмет, ышаныч, сүздә тору, җаваплылык һ.б.) асылын-мәгънәсен ачуга бирә алмадык. Чөнки укытучы кулында андый ысул юк иде. Гаилә дә тәрбияне күбрәк мәктәп өстенә йөкләргә тырышты. Иҗади үсеш технологиясенең атасы, психология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Зәки улы Рәхимов әйткәнчә, хәзерге укытучы алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
6 653 501 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Фархуллина Гульзада Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
8 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.