Инфоурок Другое Другие методич. материалыӘхмәт Фәйзинең "Яшьлек" шигыренә әдәби анализ

Әхмәт Фәйзинең "Яшьлек" шигыренә әдәби анализ

Скачать материал

Әхмәт Фәйзинең “Яшьлек” шигыренә анализ.

Яшьлек.[1]

Әхмәт Фәйзи.

Зур таш баганың төбенә

Яшь гөл чыккан шытып.

Сыгылып тора яшь гөл, багананы

Җилкәсендә тотып.

Тик ул гөлнең зәңгәр күзләрендә

Шундый шатлык,  көрлек.

Әйтерсең лә багананы түгел,

Тауны күтәрерлек.

Яшь гөл ничек авыр багананы

Күтәрсен ди, тиле!

Әмма никтер шушы әкияткә

Ышанасы килде.

 

Әхмәт Фәйзинең “Яшьлек”  шигырье – XX гасрның 40 елларында иҗат ителгән күп санлы лирик әсәрләренең берсе. Әсәрнең темасын билгеләгән вакытта ике төрле фикер туа. Беренче карашка, шигырьдә фәлсәфи тематика дигән уй килә. Шулай ук,  табигать күренешләрен тасвирлаучы пейзаж да үз урынын тапкан дип әйтергә мөмкин. Тик шулай да, мин әлеге шигырьне әдәби яктан анализлаган вакытта аны фәлсәфи тематикага караган әсәр буларак кабул иттем һәм аны шул яктан өйрәнергә булдым.

Әсәрнең тематикасы – фәлсәфи. Шагыйрь, минемчә,  бу әсәрендә яшьлеккә мәдхия җырлый, яшьлекнең нинди көчле булуын тасвирлый.  Яшьлеккә күп вакытта ниндидер уңайлы шартлар да кирәк түгел, ул һәрвакыт матур, үзененң самими, табигать тарафыннан бирелгән сафлыгы, гүзәллеге белән үзенә тартып тора.  Автор:

Зур таш баганың төбенә

Яшь гөл чыккан шытып,

 - дип яза. Әлеге  юллардан без яшьлекнең беркем дә көтмәгән урыннарда да яшь гөл кебек шытып чыгып, һәркемне сокландырырга мөмкин булуын күрәбез.  Җирдә яшәгән һәр тереклек өчен яшьлек иң матур, иң күркәм вакыт дип әйтә кебек шагыйрь һәм  безне – гади укучыларны – янәшәбездәге һәр тереклктә шул гүзәллекне күрергә, аны тоярга чакыра.

Яшьлекнең  көченә, кыюлыгына дан җырлап, әдип  мондый сүзләр әйтә:

Сыгылып тора яшь гөл, багананы

Җилкәсендә тотып.

Шагыйрь әлеге юллары белән яшь кешегә тормыш авырлыклары да, яшәү шартлары да җиңелрәк кабул ителүенә игътибар итә кебек. Шул ук ваыттта алдагы шигъри юллар бу карашка ачыклык  та кертә кебек:

Әйтерсең лә багананы түгел,

Тауны күтәрерлек.

Яшьлекнең һәрвакыт шат булуына, күңел көрлегенә шагыйрь түбәндәге юллары белән ишарә итә:

... ул гөлнең зәңгәр күзләрендә

Шундый шатлык,  көрлек.

         Әсәрнең ахырында автор таш багана төбенә шытып чыгып, нечкә рухлы  шагыйрьнең күңелен җәлеп иткән зәңгәр күзле гөлнең авыр багананы күтәреп тора алмавын аңлап, аны әкият итеп кабул итә:

Яшь гөл ничек авыр багананы

Күтәрсен ди, тиле!

Беренче карашка, яшьлек, чынлап та, матур әкият кебек бик тиз үтеп китә. Бүген син тауларны күчерерлек көчле дә, кеше ышанмаслык кыю да буласың. Ә күпмедер вакыт үткәч, кичә генә янып йөрергә көч биргән, сине ниндидер яңалыкларга, кайбер вакытта уйланмаган адымнар ясарга этәргән яшьлекнең үткәнлегенгә йөрәгең белән ышанмасаң да, акылың белән төшенәсең. Шул мизгелдә яшьлекнең тиле һәм бер үк вакытта кеше гомеренең кабатланмас һәм иң гүзәл өлеше булуын аңлыйсың. Үзеңнең яшьлегеңдә кылган эшләреңә әйләнеп кайтасың һәм бу сиңа очарга канатлар биргән мизгелнең әкият кенә булганлыгына ышанасың.  Вакытлар үткәч тә шушы әкияткә ышанп, сагынып искә төшерәсең кебек. Шагыйрьчә итеп әйтсәк:

Әмма никтер шушы әкияткә

Ышанасы килде.

         Әсәрнең төп идеясы, минемчә, яшьлеккә дан җырлау, аның матурлыгын тоярга чакыру.

         Әсәрнең лирик герое гадәти тормыш шартларында  кечкенә генә матурлыкны да зур итеп кабул итә алучы киң күңелле итеп күз алдына китерәбез. Әсәрдә лирик герой авторның уй-фикерләрен, кичерешләрен җиткерүче дә. Шул сәбәпле без әлеге шигырдә лирик геройны автор образы белән тәңгәлләштереп кабул итәбез. Моңа нигез булып лирик геройның шагыйрьнең шәхси хисләрен әйтеп бирүе тора.

         Әсәрнең теле дә игътибарны үзенә тартып тора. Әлеге шигырьдә без күп кенә сурәтләү чараларын (чагыштыру, сынландыру, гипербола, метафора) таба алабыз. Мисал өчен, чагыштыруны алырга мөмкин. Шагыйрь  баган төбендә шытып чыккан зәңгәр күзле гөлне яшьлек белән чагыштыра.  Шулай ук сынландыруны да күрәбез. Әдип яшь гөлгә кыю егетләргә хас билгеләрне күчереп, аны сынландыра һәм мондый юллар яза:

Сыгылып тора яшь гөл, багананы

Җилкәсендә тотып.

         Шулай ук без әлеге шигырьдә метафора белән әочрашабыз. Шагыйрь зәңгәр төстәге гөлне зәңгәр күзле гөл дип бирә.

         Шигырь белән танышу вакытында без тормышта, чынбарлыкта булганнан артык күп, күтәренке итеп тасвирлау – гипербола  белән дә очрашабыз. Бу сурәтләү чарасы түбәндәге юллрада чагылыш тапкан:

Тик ул гөлнең зәңгәр күзләрендә

Шундый шатлык,  көрлек.

Әйтерсең лә багананы түгел,

Тауны күтәрерлек.

Шигырьдә шагыйрь әйтрегә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп әйтү өчен стилистик чара – риторик сораудан файдалана:

Яшь гөл ничек авыр багананы

Күтәрсен ди, тиле!

Минемчә, әлеге риторик сорау, әсәрне тагын да җанландырып, тормышка якынайта кебек тоелды.

Әсәр интонацион яктан шатлыклы. Чөнки әлеге әсәрдә шагыйрьнең  табигатьнең иң гөнаһсыз һәм үз-үзен яклый алмаучы, әмма шул ук вакытта иң матур күренешләренең берсе – кечкенә генә зәңгәр күзле гөлнең таш багана төбендә тишелеп чыгып, кешеләргә тормышны матуррак итәргә өндәүче гөлне сурәтләп, яшьлеккә мәдхия җырлавын күрәбез.

 

        

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



[1] Фәйзи Әхмәт. Әсәрләр. 5 томда. I том. Шигырьләр һәм поэмалар. – Татарстан китап нәшрияты. – 1983.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әхмәт Фәйзинең "Яшьлек" шигыренә әдәби анализ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Ректор

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әлеге эштә Әхмәт Фәйзинең "Яшьлек" шигыренә әдәби анализ бирелә. Әлеге әсәр мәктәптә программалары буенча өйрәнелми. Тик нинди дә булса шигъри әсәргә әдәби анализ ясау өлкән сыйныфларда авырдан бирелә.

Әлеге әсәргә анализ ясаган вакытта, мин әсәрнең төзелешенә, анда кулланылган сурәтләү чараларына, шагыйрьнең әйтергә теләгән фикеренең ничек, нинди чаралар ярдәмендә җиткерелүенә игътибар иттем. Әдипнең табигатнең иң матур чагы - язның һәм кеше гомеренең иң матур чагы яшьлекне ничек чагыштыруына, яшьлеккә карата әйтелгән фикернең, шагыйрьнең яшьлеккә карата соклану хисләренең бирелешенә игътибар иттем.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 730 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.01.2015 1461
    • DOCX 22.8 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мингатина Лейсан Ахмадулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мингатина Лейсан Ахмадулловна
    Мингатина Лейсан Ахмадулловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 16195
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 66 человек из 34 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 19 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 458 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Путь к внутреннему спокойствию: освобождение от тревоги, злости и стыда

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 308 человек из 65 регионов