Инфоурок / Другое / Конспекты / Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла” шигыре. 11 класс

Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла” шигыре. 11 класс


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

11 нче сыйныфның татар төркеме укучылары өчен татар әдәбияты дәресенең

план-конспекты


Гатауллина Мәвә Габделбәр кызы, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Тема: Хәсән Туфан. “Агыла да болыт агыла” шигыре.

Максат: 1.Укучыларны Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү.

2. Х. Туфанның “Агыла да болыт агыла”шигыренә анализ ясарга өй-

рәнү.

3.Укучыларда әсәр эчтәлеге аша авторга ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Х.Туфан портреты, әдип әсәрләреннән төзелгән китаплар күргәзмәсе, компьютер,экран һ. б.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

-Исәнләшү.

-Дежур рапорты (Бүген 9нчы декабрь,.......).

  1. Укытучының кереш сүзе.

Бүген 9нчы декабрь,- дидек. Нәкъ шушы көнне, 9нчы декабрьдә 111ел элек Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында әти-әниснең соңгы, унынчы баласы булып Хисбулла исемле малай дөньяга килә.Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына”Хәсән” дип язар, фамиличсен Туфан дип танытыр.

Бүгенге дәрестә без сезнең белән Х.Туфанның тормышы һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез, “Агыла да болыт агыла” шигыренә анализ ясарбыз.

3.Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү.

Алдагы дәрестә без Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча хронологик таблица тутырган идек. Өйгә эш: шагыйрьнең иҗаты буенча тестка әзерләнергә иде. Хәзер парталарыгыздагы битләрдә слайдтагы тестларны эшлибез.

1.) Хәсән Туфанның туган ягы:

А. Аксубай районы Иске Кармәт авылы

Ә. Тобол губернасы Лысьва шәһәре

Б. Казан шәһәре

2. ) Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә:

А. Оренбургтагы “Хөсәения”

Ә. Казандагы “Мөхәммәдия”

Б. Уфадагы “Галия”

3.) Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала?

А. Габдулла Тукай

Ә. Галимҗан Ибраһимов

Б. Шәехзада Бабич

4.) Хәсән Туфан җәяүле сәяхәт иткән яклар:

А. Урта Азия һәм Кавказ

Ә. Урал һәм Себер

Б. Кавказ һәм Урал

5. ) Бу юллар Х.Туфанның кайсы шигыреннән алынган?

...Әгәр тагын килсәләр:

- Сау! – дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.

А. Илдә ниләр бар икән?

Ә. Кайсыгызның кулы җылы?

Б. Сез кемнәр?

6.) Бу сүзләр кем турында?

...гәрчә язу яза белмәсә дә, халыкның бер баласы буларак, ифрат шигъри җанлы кеше иде. Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл ... өйрәтте мине”.

А.беренче укытучысы.

Ә. Әнисе.

Б. Әтисе.

7.) Хәсән Туфанның хатыны?

А.Наилә

Ә.Кадрия

Б.Луиза(Гайникамал)

8.) Кайсы елда кулга алына?

А. 1937

Ә. 1981

Б. 1940

9.)Нинди бүләкләре бар?

А. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге.

Ә. Россиянең Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләге.

Б. Россия Дәүләт бүләге.

10.)Кайсы елда тулысынча аклана?

А. 1956ел, март.

Ә. 1981ел,13нче июнь.

Б.1957ел, 27нче август.

4.Үзбәя кую.

Хәзер үзбәя куябыз. Экранга карап җавапларны тикшерегез.

(Хатасыз-“5”, 1хата-“4”, 2хата- “3”)

Җаваплар:

1.-а 6.-ә

2.-б 7.-б

3.-ә 8.-б

4.-а 9.-а

5.-ә 10.-б

Рәхмәт. Эшләрегезне җыегыз. Мин яңадан карап чыгармын.

5.Алдагы дәрестә үтелгән теманы ныгыту.

Әйдәгез Х.Туфанның тормыш юлын слайдлар ярдәмендә искә төшерик.

Дата


9.12.1900





Аксубай районы Иске Кармәт авылында Фәхри абый һәм Гәлзизә апаның унынчы баласы булып Хисбулла-Хәсән Туфант туа. Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь әнисен:” Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды»,-дип искә ала. Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри – һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый.


1914нче ел

1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына китә. Ул вакытларда мин авылдан бөтенләй китүемдер дип һич уйламаган идем” – дип яза Хәсән. Юк, бакыр чыгару “баеп” була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен – укуга җибәрергә карар кылалар.

1916нчы ел

Туфан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.”Галия”дә остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Бу мәдрәсәдә 2 ел укый.

1922нче ел

1918нче елдан ул казах авылларында, Чита шәһәрендә балалар укыта.Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына китә.

1924нче ел

Казанга алар икәү килеп керәләр. Шагыйрь һәм булачак хатыны, артистка Луиза Салиаскаровна. Алар 1934нче елда язылышалар. Хәсән беренче шигырьләрен дә шушы елда яза һәм мәтбугатьтә бастыра.

1929нчы ел

Хәсән Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп 2 елга сузылган җәяүле сәяхәткә чыгып китә.

1940нчы ел

Туфан иҗатташ дуслары белән. Партиягә җаны-тәне белән бирелгән Туфан бер көн эчендә халык дошманына әверелә. 1940нчы елның кышында кулга алына.Ел ярым Казан төрмәсендә утыра

1942нче ел

Үлем җәзасына хөкем итәләр. Үлем җәзасы 10 ел төрмә һәм 5ел сөрген белән алмаштырыла.

1956нчы ел

Хәсән Туфан Казанга әйләнеп кайта.

1966нчы ел

Хәсән Туфанга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

1981нче ел,13нче июнь

Хәсән Туфан Казанда вафат булды.

6. Шигырьләре белән танышу.

Туфан шигырьләрендә олы талантны һәм киеренке иҗади хезмәтнең бер-берсенә тыгыз үрелүен сиземләргә мөмкин. Шигъри көче укучыны үзенә җәлеп итә, буйсындыра, гашыйк итә. Алар – фәлсәфи эчтәлекле, бай хисле, кеше җанына сизгер шигырьләр. Туфан хис һәм акыл көче бергә кушылган шигырь үрнәкләре бирде. Олы җанлы шагыйрь үзеннән соң зур шигъри мирас калдырды. Аның шигырьләренә җылылык, ихласлык хас. Алардагы самими юлларны укыгач, күңелгә яктылык, нур үтеп кергәндәй була. Җырдай агышлы шигыръләр ләззәт белән укыла.

Туфан шигырьләре автобиографик характерда. Шигырьләре никадәр генә ачы хакыйкатьне, кешене сынауда аеруча кырыс тормыш кануннарын чагылдырсалар да, аларда балавыз сыгу, аһ ору кебек пессимизм элементлары юк. Туфан шигырьдә дә, тормыштагы кебек, сабыр холыклы булып кала алган.

-Укучылар, сез шагыйрьнең нинди шигырьләрен беләсез?...

Рәхмәт. Бүген без шагыйрьнең “Агыла да болыт агыла” әсәренә тукталырбыз.

1кат эчтән укып чыгыгыз.(1-2 бала кычкырып укый)

-Ә хәзер шигырьне шагыйрь Хәсән Туфанның үзе башкаруында тыңлыйк.

7.Шигырьгә анализ.

УК:-Әсәрне шартлы рәвештә өлешләргә бүлик.

-1нче өлеш-лирик герой һәм болыт,2нче өлеш- лирик герой һәм юллар

УК: Фокусны табыйк. Фокус ул- әсәрнең барлык өлешләрен үзенә җыеп торучы урын.

-Минемчә, ул “Нәрсә әйтер туганнарыма?” дигән юл. Беренчедән- әдип аны ике тапкыр кабатлый, икенчедән- тавышны арттырып, тонны күтәреп әйтергә куша, берьюлы сорау һәм өндәү билгесе куя.

УК:-“Нәрсә әйтер туганнарыма?” дип нәрсәгә карата әйтә?

-Болытка.

УК:-Лирик геройның хәлен нәрсәләр күрсәтә?

-Кукурузлар, яңгырлар, ертык итекләр, юллар.

УК:-Агыла да болыт агыла” юлын 4 тапкыр кабатлый. Ә болыт символы нәрсә ул?

-Ул символ буларак гомер узуын, күп вакыт үтеәнлеген күрсәтә.

УК:Болыт якын кешесенә хәбәр илтерлек бердәнбер чара. Лирик геройның болытка үпкәсе зур. Ул аның хәлен белми, аның язмышына битараф (аңа кукуруз ни, ул ни). Ә юл?

-Юл-монда автор үзе үткән юл. Ул күңелле һәм газаплы ,ди. Аның гомере юлда узган, хәерчелектә үткән( чабата киеп), хәзерге көндә кигән аяк киеме дә ертык. Аягына су үтә.

УК:_Әдип үз хәленә ирония белән бәя бирә, авырлыкны мактый. Ирония белән итеге турында нәрсә ди?

-Итегенең ертыгын хәерчелегеннән күрми, теге дөньяга киткәндә итекләрнең кирәге юк, ди.

УК:-Үлемгә ничек карый?

-Үз үлеменә дә көлеп кенә карый.

-УК:-Зират символы –ул нәрсә?\

-Ул үткән һәм үтәсе юлның ахыры.

УК:- Димәк, лирик геройның язмышы урынына килә, язмыш символы вазифасын үти. Лирик герой “Нәрсә әйтер туганнарыма?”-дип сорый. Болыт һәм юл ничек җавап бирә?

-Болыт герой хәлен белергә дә теләми. Җитмәсә яңгырлары белән зыян ясап китә.

УК:-Лирик герой болыт аша үзенең ялгызлыгын, чарасызлыгын ачыклап килә, җир йөзендә үзенең кешеләр рәтендә йөрмәвен аңлата. Әболытның болыт буларак эчтәлеге нәрсәдә?

-Лирик герой юаныч эзләп сүзсез, күзсез, җансыз болытка мөрәҗәгать итә. Димәк, юаныч бервакытта да була алмый.

УК:”Нәрсә әйтер туганнарыма”-ди һәм болыт әйтергә мөмкин хәбәрләрне юл вакыйгаларына бәйләп сөйли.Бәхетсез язмышын нинди образлар аша бирә?

-Тузган чабаталар, ертык итек- бәхетсез авыр тормышы турында сөйли.

УК:- Юл чаты- зират якын. Лирик геройга башка итек кирәкми, ул аны көтми дә.Герой әйтерсең үзенең язмышына риза. Тиздән үлүе турында да гадәти бер хәл итеп сөйли. Шигырьдә сабырлык, шомлы тынлык бәреп тора.Герой хисенең сәбәбе,дәрәҗәсе туганнарына хәбәр иттереп якыннырын да, үзен дә юатырлыкмы?

-Юк, юатырлык түгел.”Нәрсә әйтер туганнарыма?!” сүзләренең эчтәлегенә хәбәрнең әйтә алмаслык авыр булуы керә. Ләкин ул тормышының нәтиҗәсез тәмамлануын теләми.

Х.Туфан “Агыла да болыт агыла” шигырендә тоткынның авыр язмышын чагылдыра.

7.Йомгаклау.

-Без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?(........)

-Әйе. Рәхмәт.Без бергәләп куелган максатка ирештек.

8.Билгеләр кую.

Дәрестә актив катнашканыгыз өчен”5”-

4”-

3”-

билгеләрен куябыз.

9.Йомгаклау

Дәресне күренекле драматург Туфан Миңнуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Хәтта Х.Туфанны урыслар да “святой” дип йөрткәннәр. Шагыйрь йөрәгендәге чамасыз сагыш хисләре аның әүлиялыгын барыбер басып киткән бит. Шулай булмаса, йөрәкләрне актара торган, күңелләрне сызлата торган шигырьләр яза алыр идемени шагыйрь?”

Әйткән идең” җырын башкару

Күренекле шагыйребез сүзләренә язылган бу җыр Хәсән Туфан рухына дога булып барып ирешсен дигән теләк белән дәресебезне тәмамлыйбыз.




Общая информация

Номер материала: ДВ-294310


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Правовое обеспечение деятельности коммерческой организации и индивидуальных предпринимателей»
Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Введение в сетевые технологии»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Этика делового общения»
Курс повышения квалификации «Страхование и актуарные расчеты»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс повышения квалификации «Финансовые инструменты»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация процесса страхования (перестрахования)»
Курс профессиональной переподготовки «Стандартизация и метрология»