Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр (Йолалар турында дәрес планы)

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр (Йолалар турында дәрес планы)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет – йола фольклоры турында теорияне белү.

Предмет – халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү.

Шәхескәкагылышлы – йолалар турындагы әсәрләре белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау.

Материал: дәреслек(1 нче кисәк, 9 – 10 нчы битләр), эш дәфтәрендә 3 нче бит.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), йолаларга багышланган китаплар, слайдлар, 8нче биттәге таблица; төрле йолаларга иллюстрацияләр.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру- ориентлаштыру өлеше

1. Дәресне оештыру

Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

Халык авыз иҗаты турында укучылар белән әңгәмә:

Нәрсә ул халык авыз иҗаты? Узган уку елында нинди халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәндек?Халкыбыз мирасын өйрәнү ни өчен кирәк? Ул әсәрләр ничек барлыкка килгән, һәм безнең көннәргә аларны кемнәр китереп җиткергән?

3. Уку мәсьәләсен кую

Дәрестә халык авыз иҗаты нәрсә икәнен, аның жанрлары турында 6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерергә кирәк.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

1. Дәрестә кулланылачак төп сүзләрне – әдәби төшенчәләрне искә төшерү.

Тактада (экранда) сүзләр: “Нәүрүз”, “боз озату”, “язгы чәчү”, “сабан йолалары”, “яңгыр сорау”, “түгәрәк уеннар”, “корбан чалу”. Башта укучыларга эш дәфтәрләрендә сүзләрнең тәрҗемәләрен табарга тәкъдим ителә. Аннары бергәләп укыла, тәрҗемә тикшерелә. Сүзләр белән телдән җөмләләр төзелә, берничә җөмлә эш дәфтәренә язып куела.

2. “Халык йолалары” төшенчәсен аңлату.

Башта укучыларның фикерләре тыңлана, аннары дәреслекнең 9 нчы битендәге теоретик төшенчә укыла, төп үзенчәлекләренә игътибар ителә.

3. Халык авыз иҗаты жанрлары турында 6 нчы сыйныфта алган белемнәрне ныгыту, үстерү.

Дәреслекнең 8 нче битендәге схема белән эш:

а) барлык жанрларны әйтеп чыгу, русчага тәрҗемә итү;

ә) 6 нчы сыйныфта өйрәнгән мифлар, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, халык җырларына мисаллар китерү;

б) кызыл төс белән бирелгән жанрларга игътибар иттерү: бу уку елында өйрәнәчәкбез;

в) башка халыкларның йолалары белән чагыштыру, мисаллар уйлау.

4. Дәреслектәге (10 нчы бит) сорауларга җавап бирү.

III. Рефлексив бәяләү

1. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.

  • Дәрескә нинди уку мәсъәләсе куйган идек? Максатка ирештекме?

2. Өй эше: а) эш дәфтәрендәге 1, 2 нче биремнәр;

ә) халыкйолаларына мисаллартабарга;

б) үзегез белгән бер йола турында сөйләргә әзерләнергә.

3. Алдагы дәрескә проблема кую:

Икенче дәрескә нинди эшләр планлаштырырбыз? Бу теманы дәвам итеп, тагын ниләр өйрәнербез?


Укытучы өчен өстәмә материал

Халык уеннары милләтнең профессиональ мәдәнияте һәм сәнгате барлыкка килүдә нигез вазифасын үтәгәннәр. Әйтик, татарларның профессиональ бию, җыр, театр сәнгатенең электән үк шактый югары күтәрелүендә бу сәнгать төрләренең халыктагы тамырлары нык булудан килә. Тамашалы милли сәнгать төрләренең нигезендә халык уеннары ята.Уеннар борын-борыннан халыкның көнкүреше, хезмәт формаларын чагылдыру нигезендә барлыкка килгән иҗат җимеше булганлыктан, анда милләтнең әүвәлдән килгән милли традицияләре, тормыш рәвеше, милли характеры ачык чагылыш таба. Уеннарның эчтәлегендә, образларында сакланып калган аерым элементлар, мотивлар татар халкының этнографиясен өйрәнү өчен дә кыйммәтле чыганак булып торалар.Татар халкының уеннары һәм уен фольклоры милләтебезнең эстетик карашларын, милли характерын, генетик тамырларын ачыграк төсмерләргә дә мөмкинлек бирә. Аларда халыкның бөек рухы, иҗат куәте, иҗат мөмкинлекләре ачык чагыла. Икенче яктан ул халыкның рухи тормышын, көнкүрешен матурлык кануннары нигезендә оештыруның мөһим чаралары да булып тора. Кыскасы, уен ул – җитди шөгыль.

Кичке уеннар – татар яшьләренең традицион күңел ачу урыннарының берсе. Кыш көне кич утырулар, аулак өйләр булса, яздан алып көннәр салкынайтканчы, көз аена кадәр, яшьләр кичләрен табигатьтәкүңел ача. Һәрбер авылның үз кичке уен урыны һәм аның исеме була.Кичке уеннарда кулланышка керә торган күңел ачуларда җырлы-биюле, түгәрәк уеннары төп урынны алып тора.

Очраштыра, таныштыра,

Кавыштыра аулак өй.

Аулак өйдән китмәс егет,

Үзенә яр сайламый...

Әүвәлге заманнарда татар яшьләренең җыелып күңел ача торган урыннары – аулак өйләр. Әйтергә кирәк, аулак өйләргә җыелып күңел ачу күп урыннарда 1950 елларга кадәр дәвам итеп килде. Табигый ки, яшьләр-кызлар гына катнашкан бу традицион күңел ачуларның һәм андагы уеннарның тотрыклы бер тематик юнәлеше бар: анда үзеңә пар сайлау, яшьләр җәмәгате алдында үзеңнең уңганлыгыңны-булганлыгыңны, зирәклегеңне күрсәтү төп урынны алып тора. Гадәттә, кызның әти-әнисе күрше авылга кунакка киткәндә, ул алардан кызлар чакырыр өчен рөхсәт сорап калган. Хуҗалар киткәннән соң, кызлар кул эшләрен алып, шушы йортка җыелганнар. Алар җырлап, биеп, мәзәкләр сөйләп чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Бу хәбәрне ишетеп, авыл егетләре гармуннар белән әлеге өйгә җыелганнар.

Аулак өй – халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, киңәшү, танышу урыны булган.

Аулак өйләр һәрчак уен-көлке, җыр-бию белән гөрләп торган. Анда егетләрнең тапкырлыгы, кызларның матурлыгы макталган.

Мариларның гореф-гадәт, йолалары.

Май чабу (масленица) бәйрәме керәшеннәрнеке булса да, марилар аны борынгыдан зурлап билгеләп үтәләр. Ул Саргаяк бәйрәменнән соң җиде яки тугыз атна узгач була. Аны дүшәмбе көнне башлап, бер атна дәвамитәләр. Егетләр-кызлар, чаналарга төялеп, гармуннар уйнап, җырлап урам әйләнгәннәр. Күрше авылларга да барганнар. Соңыннан өйләргә кереп, пешерелгән ризыкны өстәлгә куеп “Авыз” теләк теләгәннән соң, бергәләп ашаганнар-эчкәннәр. Кичен олысы-кечесе ат чаналарында тау шуган.

Олы көн (пасха) – мариларның борын заманнардан зурланган бәйрәме.Ул 4 нче апрельдән 8 нче май араларындагы пәнҗешәмбе көненә туры килә. Шәм яндыру алдыннан Кун туе үткәрелгән. Кунның беренче көнендә өйдә дә,ихатада да, ризык әзерләүдән башка, бернинди эш тә башкарылмаган.Хәттасыер да саумаганнар, чөнкибутөрлесынамышканигезләнептыелган. Әйтик, букөннечәчтарасаң, өйтүбәсендавылкуптарыр, дигәннәр. Икенчекөннеңкичкә таба өйэченюганнар, мунчаякканнар. Аннарызираткабарып, үлгәнякыннарын “чакырып” кайтканнар. Хуҗабикәидәнгә чиста чүпрәкҗәеп, ризыкларынтезгән. Янәсе, үлгәнтуганнарыашый. Мунчакереп, чиста киемнәренкиепалгач, әлегечүпрәкөстендәшәмяндыраларһәм, һәртугангаисемләп, җирастынаөч яки бишйомыркакуялар. Шуннансоңхуҗабикәәзерләгәнсый-нигъмәтләрдәнавызитәләр, сыра эчәләр, шәмтотып, теләкләртелиләр. Шулрәвешлеөйдән-өйгәйөриләр. Аннарыолытеләктеләүкөненбәйрәмитәргәәзерләнәләр.






Автор
Дата добавления 12.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров181
Номер материала ДВ-056479
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх