Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Презентации / Х.Туфанның башлангыч чор иҗатында эшчеләр образы

Х.Туфанның башлангыч чор иҗатында эшчеләр образы

  • Другое

Название документа Документ Microsoft Office Word.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Эчтәлек

I.

Кереш


3 бит

II.

Төп өлеш

Х.Туфанның башлангыч чор иҗатында эшчеләр образы




5 бит

III.

Йомгаклау


13 бит

IV.

Әдәбият исемлеге

15 бит

























































Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

МГББУ «Кече Шилнә гомуми урта белем бирү мәктәбе»





Х.Туфанның башлангыч чор иҗатында эшчеләр образы

(фәнни–тикшеренү эше)




Эшләде:

XI класс укучысы Валеев Ленар Дамир улы

Тикшерде:

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Әхмәтҗанов Нәзир Вәзир улы







2010 ел

Название документа Х?с?н Туфан.pptx

Хәсән Туфан 1900-1981
Туган йорты
Китаплары
Хәсән иҗаты Башлангыч 20нче еллар 30нчы еллар иҗаты Тоткынлыкта Тоткынлыктан...
Урал табигате
1 из 10

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Хәсән Туфан 1900-1981
Описание слайда:

Хәсән Туфан 1900-1981

№ слайда 2 Туган йорты
Описание слайда:

Туган йорты

№ слайда 3
Описание слайда:

№ слайда 4 Китаплары
Описание слайда:

Китаплары

№ слайда 5 Хәсән иҗаты Башлангыч 20нче еллар 30нчы еллар иҗаты Тоткынлыкта Тоткынлыктан
Описание слайда:

Хәсән иҗаты Башлангыч 20нче еллар 30нчы еллар иҗаты Тоткынлыкта Тоткынлыктан соң

№ слайда 6 Урал табигате
Описание слайда:

Урал табигате

№ слайда 7
Описание слайда:

№ слайда 8
Описание слайда:

№ слайда 9
Описание слайда:

№ слайда 10
Описание слайда:

Название документа Хасан Туфан 2.docx

Поделитесь материалом с коллегами:

Кереш

Тәүге әдәби әсәрләреннән үк үз шигъри стиле, индивидуальлеге күренеп, ачык төсмерләнеп торган шагыйрьләр була. Аларның өйрәнчеклек чоры әдәбият бусагасын атлаганчы үтә. Хәсән Туфан - менә шундый бәхетле язмышлы шагыйрьләренең берсе.

«Кая шулай ашыгасың, йөрәк?» дигән шигырендә Хәсән Туфан:

... Мәңгелекнең шушы төшендә, Аерым төстә балкып, һәр иртә Алтын эзләр калдырып китә...— дип язган.

Әйе, кешеләр, халыклар, илләр тормышында һәр иртә, һәр көн, һәр мизгел үзенчә ниндиднр эзләр калдыра. Ә инде ул эзләр киләчәк көннәрдән дә күренерлек итеп калкытылсалар, буыннан-буынга күчеп, кадерле ядкарь, мирас булып яши башлыйлар. Ядкарь генә түгел, халыкның тарих юлындагы төп юнәлешен билгеләргә булышучы маяклар алар! Юкка чыккан эзләр исә, һич булмаган да кебек, мәңгелек тузаны белән капланып, хәтердән җуела баралар. Шуңа күрә дә; мәдәниятле-цивилизацияле халыклар тарихтагы эзләренең килер буыннарда өзелеп калмавын, ялганып китүен кайгырталар: көн гаме белән яшәгәндә дә киләчәк өчен әһәмияткә ия зур эшләргә омтылалар; үз чорларының иҗтимагый тәҗрибәсен гомумиләштереп, кешелекнең уртак хәзинәсенә кушып калдырырга тырышалар...

Хәсән Туфан-мул татар әдәбиятын шигъри «эзләре», гыйбрәтле сабаклары белән баетып китә алган шагыйрь.

Шигърият алиһәсен ул һәрчак бик кыйммәткә төшкән тырышлык, хезмәт бәрабәренә чакырып ала, тормышындагы сират күперләре аша кичкәндә дә аны саклап кала алган. Туфан иҗаты — гаять зур тырышлыклар, авыр сынаулар аша үткән юлның шигърияте, көрәш шавы һәм җиңү авазлары чагылышы ул. Әдәбияттан, нәфислеккә әйләндереп калдырылган тормышның «алтын эзләре» ул. Ягъни, һәр уңышына, һәр казанышына осталагы камилләшү юлы белән генә түгел, тормыштагы билгеле бер юнәлешне, хәлләрне яклап чыгу, икенче берләренә принципиаль килешмәүчәнлек күрсәтү, каршы көрәшә белү аша ирешә Хәсән Туфан.

Туфан иҗаты татар әдәбияты кебек бай тарихлы һәм традицияле әдәбиятта, гадәттән тыш катлаулы һәм киеренке чорларда, ярты гасырдан артык вакыт дәвамында сафлар алдындагы байракчы булып бара алган. Нык рухлы, хезмәт сөючән зат кына мондый бурычны күтәрергә сәләтле. X.Туфан үзенең шундый ныклыкка ия булган талантлы шәхес икәнлеген исбатлый.

Давылларда, җилләрдә шагыйрь үткән юл, ул туплаган тәҗрибә һәм яулаган биеклекләр безнең бүгенге олы көрәштә катнаша: үрнәктә, таяныч та, акыллы киңәшчедә булып яши.

Тукай, Такташ, Җәлил, Туфаннар — «мәңгелекнең шушы төшендә» халкыбыз рухияте, әдәби-мәдәни хәрәкәт калдырып киткән «алтын эзләр» алар. Җентекләп өйрәнеп, үзләренә лаеклы сәхифәләргә теркәгәндә генә аларның хакыйкый бәяләрен билгеләү мөмкин. Хәсән Туфан иҗаты бүген әнә шулай өйрәнүне, әдәбият тарихындагы урынын дәлилле рәвештә ачыклауны көтә.

Туфан иҗаты җәмгыятебездәге бөтен каршылыкларны, киеренкелекне ялгышларны һәм самими ышануларны да үзенә тупланган.Туфан язган поэмалар һәм шигырьләр арасында сәнгать ягыннан да, иҗтимагый-сәяси яктан да төрле дәрәҗәдәгегеләрен очратырга мөмкин. Бүгенге көн таләпләреннән караганда, бер катлырак булып яңгыраганнары да бардыр. Ни генә дисәң дә шагыйрь – үз чорының җимеше. Ул үз халкының бүгенге шатлыклары, бүгенге газаплары белән дә яши. Үзен чолгап алган мохиттан, реалҗ чынбарлыктан кая китә алсын шагыйрь. Аннары шунсын да онытмыйк: шагыйрьнең ялгышырга да адашырга да хокукы бар. Әмма шагыйрьнең бөеклеге өчен бер бөек шигырь дә җитә!










Төп өлеш

"Туфан үзе бер чор1,"- дип язган иде Сибгат Хәким "Тукайларны эзлим" (1967) исемле мәкаләсендә.

Әйе, Хәсән Туфан поэзиясе татар шигъриятенең кабатланмас матур сәхифәсе булып тора.Әдәбиятка шагыйрь егерменче елларның икенче яртысында, Һади Такташ иҗаты ирешкән уңышлар дулкыны белән бергә килеп керә һәм тиз арада үз фикере, үз шигъри аһәңе булган шагыйрьләр белән бер рәткә баса. Үзенчәлекле, олы җанлы шагыйрь татар әдәбиятын искиткеч нәфис эшләнгән әсәрләре белән баета.

1925-1927 еллар Туфан иҗатында үзенә аерым бер урын алып гора. Күпсанлы шигырьләреннән тыш, шул өч ел вакыт эчендә ул "Зәңгәр бүре", "Урал эскизлары", "Ике чор арасында", "Башлана башлады", "Иске Рәсәй үлде", "Бибиевләр" кебек зур күләмле поэтик әсәрләр иҗат итә. Бу әсәрләр татар поэзиясендә эшчеләр темасын бөтенләй яңача яктыртулары белән аерылып торалар. Дөрес, Туфанга кадәр дә эшчеләр турында язучылар аз булмады. Ләкин моңача эшче образлары күбрәк абстракт, шартлы символлар рәвешендә сурәтләнә килде. Туфан әсәрләрендә исә без җанлы кешеләрне, тулы канлы характерларны очратабыз. Бу елларда иҗат иткән әсәрләре аның үз иҗатының гына түгел, гомумән татар поэзиясенең зур казанышы, кабатланмас матур бер сәхифәсе булып калды.

1926 елның җәендә Гыйльми Үзәк командировкасы белән Хәсән Туфан индустриаль Урал шәһәрләрендә иҗади командировкада булып кайта. Бу сәфәре аның иҗатын яңа баскычка күтәрә. Шул иҗат командировкасы буларак, укучыларны да, тәнкыйтьчеләрне дә җәлеп иткән беренче зур күләмле әсәре, мәшһүр "Урал эскизлары" барлыкка килә.

Әдәбият фәнендә "Урал эскизлары" шигырьләр циклы дип йөртелә. Әйе, анда "Козырь туз", "Соңгы сарай янында" дигән өлешләре кебек, аерым әсәр булып яши (һәм күренә) ала торган бүлекләр дә бар. Бер үк вакытта әсәрне үзенчәлекле поэма дип тә билгеләп була. Анда ачык күренеп торган сюжет та, традицион формадагы композиция, ярылып яткан кульминация һәм чишелеш тә юк. Бары автор хыялына гына буйсынып алар салмак кына җәелә - үсә баралар, укучыны ихтыярсыз рәвештә ияртеп - әйдәп китәләр. Ләкин өермәле елларның чын күренешләрен иңләү, фикерләренең фәлсәфи саллылыгы һәм автор хисләренең киеренкелеге ягыннан бу әсәр- чын поэма. Әлеге поэмада төп герой- "суыгаяк Хабул". Суыгаяк (суык аяк) дип Уралда һәм Себердә заводтан шахтага, шахтадан заводка күчеп "бәхет" эзләп йөрүче зимагурга әйтәләр. Хабул әсәр башында бунтарь холыклы була. Аның яшәг килгән тәртипләргә нәфрәте вакыт- вакыт бөтенләй чигеннән чыгып китә. Артык бунтарь иде, Тыңламады союз карарын...

Тик графның өенә бензин сибеп, ут төрткәннән соң аны төрмәгә утырталар. Шунда "суыгаяк Хабул"ның бунтарьлеге кими.

һәр таң саен Хабул Сызык саный: "Их, ерак ла, ерак... чыгар көн..." Төрмәдән чыккач, Хабул янә эшенә кайта. "Тимер, корыч иҗат итә Хабул, Алласы ул гүя Металлның..." –

дип автор "суыгаяк "ны үз эшенең остасы итеп бәяли.

"Соңгы сарай янында" дигән өлешендә эшчелернең шәьәр артында унбер мәетне яндырулары, патшаны үтерүләре сурәтләнә. Ә "Козырь туз" бүлегендә ял итеп утыручы картларның дин турында сөйләшүләре бирелгән. Бер карт болай сөйли:"Арабызда җор зимагур Хабул бар иде. Ә ул телгә дисәң- гармун, ә гәүдәгә - мартен торбасы,"- ди. Бервакыт Хабул үзләрен үгетләргә килгән мулладан сорый: Ярый, Вот әйтәле: Алла Кузыр тузны каплый аламы? Мулла бу сүзгә җавап таба алмый. Соң, билгеле, малай, Козырь тузны чурт та ябалмый,- дип төгәлли автор. "Хәсән Туфанның 20 нче еллардагы поэмалары" дигәндә әдәбиятчылар, гадәтгә 1927 елда язылган өч поэманы күздә тоталар. Алар - "Ике чор арасында", "Башлана башлады" һәм "Бибиевләр". ("Зәңгәр Бүре", "Урал эскизлары" алар тарафыннан поэма жанрына кертелмиләр."Еллар итәгендә" әсәре дә бу поэмаларның бер бүлеге итеп кенә карала.) 1927 ел поэмаларының өчесенә дә шагыйрь үзе "Соңгы мамонттан" дигән искәрмә бирә. Образлар уртаклыгы, тема һәм сюжет бәйләнешләре дә аларны бер-берсенә шактый якынайта. Шул ук вакытта, аларның һәркайсы мөстәкыйль әсәр итеп оештырылган.

"Ике чор арасында" поэмасы "Безнең юл"ның 1927 елгы 6-7 нче саннарында басыла. Бу әсәр дә, Хәсән Туфанның элекке поэмалары кебек үк автобиографик материалга корылган. "Соңгы мамонт" тибын Сәгыйть исемле абыйсының язмышына, холык-характерына таянып сурәтли. Сәгыйть абый Себер тимер юлын төзегәндә,- Байкал тирәсендәге тоннельләрнең берсен казыганда тау ишелеп имгәнгән була. Үсмер малай образында шагыйрь үзенең яшьлек көннәрен күз алдыннан кичерә. Поэмада геройларның әсәр язылган чордагы хәле сурәтләнә. Поэма бик тә оригиналь композицион алым белән язылган: "алаканат абыйның" хаты китерелә дә, шуннан соң хәтерләү итеп бирелгән бүлектә ("Онытылган гомер") геройларның ерак үткәндәге тормышы күрсәтелә, алга таба теге хаттагы проблемаларга кабат кайтып, аларга бүгенге яңа геройның мөнәсәбәте "документаль" төгәллек һәм эзлеклелек белән ачыла башлый. "Хат" бүлегендә "алаканат абый" язучы энесенә болай дип яза: "Бала идең. Батыр булсын,дидем, Сүгенергә азмы өйрәттем. Әрәм китте. Муеныңны борып өзгән булыр идем, Болай буласыңны белмәдем... ...Кайтсаң, Кулакларны тотып кисәр идек. Их, зимагур, йөрисең юкны." 1 Әсәрдә "Хат" һәм "Онытылган гомер" эпизодлары аша "Соңгы мамонт" тибы булган абыйга аз гына сүзләр белән күпьяклы характеристика бирелә. Укучы күз алдыннан аның газаплы гомер юлы уза. Менә ул,- ярлы крестьян улы, әгисе дә кайдадыр читтә эштә; сабый энесе, кырыктартмачыдан авыру әнисенә дару алып булмасмы дип, урамда сөяк, тимер эзләп йөри; өйләрендә көлдән пешкән бәрәңге генә бар. "Абый" читтә сезонлы эшче булып йөреп, имгәнеп- биртелеп, фәкыйрьлектә яшәгән ата - ана өенә кайтып егыла ... Еллар үтә. Хатыннан күренгәнчә, " кара сакаллы" - нужалы язмышы аны һаман калдырмаган: сыңар аты булган, ул да ачлык елда "беткән". Инде аның ишле гаиләсе бар. "Балалары яшь, хәле- асылынып үләргә генә. Бәхетсезлегенең нигезе - ярлы, ялгыз хуҗалык. Ә ул моны төшенми. Ил - яңача хуҗалык итүгә күчү юлында, "абый" исә: "алаканат хәлендә үтмәкче чордан - чорга..." Ул, ничек булса да, үзенең аерым хуҗалыгын аякка бастыру турында хыяллана. Поэманың "абый" яссылыгындагы темасы - кулак исәбенә генә үз хәлен яхшыртырга өметләнгән вак милекче крестьянның дөньяга карашы ялгыш булганын фаш итү. Шагыйрь моның өчен "Соңгы мамонт" тибы булган абыйны аның шәһәрдә яшәүче энесенә каршы куеп сурәтли. Шулай итеп, "абый" белән яңа геройны бәйләп торучы бөтен җепләр өзелә. "Абый"ның Февраль революциясеннән Октябрь алды көннәренә кадәрле халәте - революцион вакыйгаларга мөнәсәбәте "Башлана башлады" исемле икенче поэмасында сурәтләнә.Поэма "Безнең юл"ның 1927 елгы 10 нчы санында басылып чыга. Бу поэмада инде "абый" ның исеме- фамилиясе бар(Минап Зөләйхин), "Онытылган гомер" бүлегендә искәртеп үтелгән гарипләнү тарихы белән дә танышабыз. Әсәргә, төп персонажлардан булып, " Урал эскизлары"нда сурәтләнгән "элеккеге суыгаяк"- зимагур Хабул образы да килеп керә. Ул инде Себер кичеп кайткан, җитлеккән эшче - революционер.

Автор революциядән соң эшчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен бик оста итеп тотып күрсәтә белгән: Цехта очрашасың, Кул - күрешә,күңел – күрешми1...

Патша төрмәсендә утырып чыккан "ристан Хабул" хәзер инде күп нәрсәнең асылына төшенгән, элекке иллюзияләреннән ваз кичкән һәм аңлы көрәшче булу дәрәҗәсенә күтәрелгән.Баракка оратор килеп: "Автоном да ватан..."- дип сөйли. Шунда Хабул:"Яшәсен дип әйтәбез, ә үзебез кайчан яшәрбез? Революция безгә нәрсә китерде?"-дип сорый. Бу сүзләрдән соң оратор куркып кала. Шулай итеп, Хабул абый буржуйларның серле битлеген ачып сала.

Яки менә "алаканат" Минап: "Соңгы мужик" тибы... Соңгы мамонт кебек кызык ул." Минап - фабрика казанында кайнарга өлгермәгән, кендеге белән вак крестьян хуҗалыгына береккән кеше. Аның белән Хабул килешми, чөнки ул рус белән татарны аермый,главный кешесе кеше булсын, ди. һәм Чапыйны яклап: Ул өйрәтә безгә безнең "денне", Эшчеләргә кирәк "иман"ны.

Олы граф эшчеләргә ун мең сум бүләк итә. Чапый абый үз хакларын даулап забастовка белән чыгарга өнди. Забастовка белән күтәрелгәч, заводта бунт башлана. Казаклар килеп, бунт күтәрүчеләрне кулга ала башлыйлар. Шул вакыйгалар барышында туганнарның бер - берсенә булган каршылыкларын Хәсән Туфан бик оста итеп ачып бирә: Чапый абыйда Тентү барган чакта- Туган үзе - Гыймай Сөенде. Тезен сыйпый- сыйпый: -Бастовка имеш... әйттем бит!..-диде. Чапый абыйны алып киткән чакта, Туган үзе - Гыймай , хәерсез, Тезен сыйпый-сыйпый Елмайды: "Эзләгәнен тапты... хәерче..."


Чапый абый ун иптәше белән, богауланып,Себер киткәндә заводына борылып карады. -Кара, Хабул, Ничек гүли завод, Нинди көчле завод, Нинди зур! Кулга аласы иде, кулга аласы, Эшчеләрнең үз кул көче ул...

Шундый детальләр ярдәмендә эшче образлары укучы күз алдына искиткеч җанлы, хәрәкәтчән, тормышчан булып килеп басалар.

Туфан поэмаларындагы образлар моңа кадәр әдәбиятыбызда күрсәтелгән эшче образларыннан аерылып торалар. Алар һәм вакыт (1917 елның февраль белән октябрь арасы), һәм урыны (зур промышленность үзәкләрдән читтә, Урал таулар арасында урнашкан әллә ни зур булмаган заводлар), һәм милләте ягыннан бик конкрет итеп тасвирлаган.

Өченче поэма - "Бибиевләр" поэмасында "Урал эскизлары"нда инде телгә алынган стачка вакыйгасы якыннанрак сурәтләнә. Әсәрдә үткән чор күренешләре бүгенге геройларга контраст булып, бүгенге көнгә килү юлы булып ачыла. "Бибиевләр" - татар поэзиясендә стачка әзрләү һәм үткәрү картинасын киң колачлы итеп тасвирлаган беренче һәм иң күренекле поэтик әсәр. Поэма башында автор Ибрай Бибиев белән таныша, тик аны танымый. Ә бит ул Бибиевләрне инде өч ел Уралдан эзли. Поездда барганда Гыймай һәм Чапыйны исенә төшерә.

Гыймай абый Холык - ни ягыннан Алаканатчарак бер кеше: Йә ызгышу, яисә "майлау" белән, Күбрәк төшә торган эш эзли. Шуңа күрә эшли Йә күмердә, яисә утында. Чапый дисәң анысы корычланган Цехлардагы учак утында.

Шагыйрь социаль аерымлыкларның бер гаилә эчендә булганын да күрсәтә. Агай - энеләрнең дөньяга, тормышка карашларындагы аерымлыкларны Туфан гаҗәеп оста итеп бирә: Бибиевлэр, Туган булсалар да, Ятлар кебек гомер итәләр, Ни турында гына гәп бармасын, Сүзгә килә алар икәүләп. Гыймай абый яклый Мал табуны, Сатып алган җирдә Баюны. Чапый абый яклый Бөтен җирне Бушлай гына кулга алуны.

Гыймай абый җирне якын күрә, авылдан аерыласы килми.Чапыйныкы дисәң - казыгы да юк, туган иле - заводлар. Гыймай абый сүзе үтмәсә, дин турында сөйли башлый һәм Чапый абыйны да "динсез" дип,Туфанның беренче чор иҗатына йомгак ясап, шуны әйтергә була: шагыйрьнең бу елларда иҗат иткән әсәрләре саф эпик аламы, характерларның җанлы сурәтләнүе, образлы - эмоциональ чараларның тыгызлыгы, стиленең сөйләм интонациясенә корылуы, сюжет вакыйгаларының табигый һәм иркен үсеше белән аерылып тора.

Урал эскизлары:

Таулар.

Таулар түбәсендә

Антенналар басып торалар

Һәр көн саен шуннан

Киң Союзга һәбәр тарала:

Уйлар бергә-бергә,

Сүзләр берааыздан,

Кызу төзүуе һәр башта,

Киң Уралның

Йөрәк моторында

Партиянең тогы тоташкан.

Безнең

Бу аяклар элек

Юганына карап сузыла,

Безнң юрган инде

Аякларга карап сырыла

Агайларның бакыр мыегынада

Балкый кебек батыр сөенеч,

Бәйрәм көне кебек иркен монда,

Ямьле монда һәрбер эш көне.

Тормыш бүтәнәйде,

Бусы инде

Тегесенә бер дә охшамый:

Машиналар винты бушаса да,

Безнең уйлар винты бушамый.





Йомгаклау

Хәсән Туфанның иҗат юлы озын һәм дәвамлы була: шигърияте берничә буынга замандаш булып яши. Аның язганнары күп булса да китаплары аз: татар телендә нибары алты җыентыгы һәм ике томлы сайланма әсәрләре дөнья күргән. Китапларының аз чыгуын төрле сәбәпләр белән аңлатырга мөмкин. Шулардан берсе - аның характер хасиятенә барып бәйләнә. Шагыйрь бөтен барлыгын, энергиясен, игътибарын әсәрләрен иҗат итү процессына юнәлтеп аның соңгы язмышына - басылуына, тәрҗемә ителүенә, бу эшләрне практик яктан оештыруга игътибарын бермә - бер киметә. Аның өчен иң мөһиме һәм иң куанычлысы - әсәрнең язылуы. Шагыйрь иҗатны михнәт, газап һәм җәфа итеп бәяләүчеләр белән килешми. Аның өчен иҗат - бәхет, иң көчле, иң олы бәхет.«Иң бәхетле чагым - иҗади накалда яшәгән чак. Җанның - күңелнең - йөрәкнең - бәгерьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы. Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул»,- ди шагыйрь.

Әсәрләрен бастыру мәсьәләсендә ул гомере буена остазы Галимҗан Ибраһимовның киңәшләренә турылыклы булып кала, әсәрләре «халыкны сөендерерлек» дәрәҗәдә җыелгач, туплангач кына китап итеп тәкъдим иткән. Еш кына бу мәсьәләдә дә аңа өлгерлек җитми - каләмдәш дуслары ярдәмгә килә. Шагыйрь иҗатын өйрәнү мәсьәләләрен аерым проблемалар белән генә чикләү дөрес булмас иде, әлбәттә. Әйтик Туфан һәм рус әдәбияты, Туфан һәм Тукай, шагыйрь әсәрләренең жанр үзенчәлекләре һәм башка бик күп мәсьәләләре хәзергә «күтәрелмәгән чирәм» булып кала. Бу хәл, үз чиратында шагыйрь иҗатын өйрәнүче әдәбиятчылар-тәнкыйтьчеләр алдына яңадан - яңа бурычлар куя.Егерменче еллар уртасында ук татар поэзиясенең алгы сафларына чыккан шагыйрь гомеренең соңгы елларынача шул сафларда кала. Ул татар совет поэзиясендәге классик төзек, халыкчан, искиткеч камил эшләнгән шигырьнең иң матур үрнәкләрен тудырган. Поэзиябездә Туфан булып дулап һәм ялтырап үткән шагыйрь турындагы язмамны аның үз сүзләре белән йомгаклыйсым килә:

Юк, йөрәге аның- чын шагыйрьнең Пенсиягә китми, үлсә дә: Күмелсә дә, илгә эндәшә ул - Архивлары аша эндәшә.



































Кулланылган әдәбият исемлеге

  • А.Гиниятуллина . Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиогр. Казан – спр.: Татар. китап нәшрияте, Хәсән Туфан.

  • Н.Юзеев .:Шагыйрь дөньясы . Х. Такташ, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хәким.-иҗатлары турында. Казан: Татар. китап.нәшрияте ,

  • Мустафин Р. А. Древняя и вечно мәңге яшь.Татар шагыйрьләренең әдәбиятчан портретлары: - Казан: Татар. Китап нәшрияте.

  • С.Хәким . Аккош күле моңлана …// Әдәбият. Русия.- 1984.- 11 ноябрь.

  • Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер” нәшрияте (Тарих), 2004

  • Кутуй Р. Тишина памяти Хасана Туфана: Стихи// Сов. Татария.










1 Хәким С. Тавышың белән. Казан, Тат.китап нәшрияте, 1969, 61 бит.

1Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер” нәшрияте (Тарих), 2004, 47 бит


1Сайланма әсәрләр.-Казан: Татарстан Республикасы ”Хәтер” нәшрияте (Тарих), 2004, 58 бит


1


Автор
Дата добавления 06.10.2015
Раздел Другое
Подраздел Презентации
Просмотров211
Номер материала ДВ-034181
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх