Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Хуш киләсез, кошкайлар! Кошлар көненә музыкаль кичә
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Воспитательная работа

Хуш киләсез, кошкайлар! Кошлар көненә музыкаль кичә

библиотека
материалов

Хуш киләсез, кошкайлар!

(Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Максат:

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;

-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;

- Кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү;

- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар:

Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, ноутбук.

Кулланылган әдәбият:

З.Нури, Т.Кәримова,Н Арсланов,Ә Бикчәнтәева Г.Афзал, М.Фәйзуллина һ.б. шигырьләре, К.В.Закирова “Иң матур сүз .Уку китабы”- Казан, 2000, “Татар халык табышмаклары”- Яр Чаллы, 2002, ШакироваТ.Р. “Кошлар. Табигатькә сәяхәт”- Казан, 2007.

(Бәйрәмчә бизәлгән зал, балаларның яз һәм кошлар темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе)

Кичәнең барышы:


1бала: Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы-

Сагынып кәткән яз килә.

Җыр: “Язгы тамчы”


2бала: Апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. 1 нче апрель– Бөтендөнья кошларны саклау көне! Кошлар табигатьнең күрке, яме. Алар матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.


3бала: Кошлар нәкъ чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган. Кошлар кешедә күкләрне айкарга, очарга омтылыш уяткан. Алар, әйтерсең лә, җиһандагы бар моңны үзенә сеңдергән.


4бала: Кошлардан башка табигать җансыз булыр иде. Кошлар җир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Кошлар - урман табиблары. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә - 200дән,ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.


5бала Калкулыклар кардан арындылар,

Язгы сулар шаулап актылар.

Әкрен генә дымсу җилләр исте

Күтәрелде җирдә ак томан.



6бала: Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта, сагындырган

Туган-үскән җирләре.


7бала: Көннәрен юлда үткәреп

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп

Яз китерә ич алар.

Җыр “Яз җитә” Җ.Фәйзи муз, Ф.Кәрим сүз.


8бала: Кышның салкын бураннары үтте.

Менә кабат җиргә язлар җитте.

Таллар бөре ача, кояш көлә.

Кара карга җиргә тавыш бирә.


(Карга тавышы ишетелә. Кара карга очып керә)

Кара карга: Килдек, килдек очып ерак җирдән.

Курыкмыйча ачы салкын җилдән.

Яз хәбәрен сезгә китердек без.

Гафу, дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап тизерәк

Бала-чага үрчетергә кирәк.

Ямьле яз башлангач, иң беренче булып яз хәбәрчесе без- кара каргалар очып кайтабыз. Беләсезме, без тәүлегенә 50 км чамасы юл үтәбез. Без дә кешеләргә файда китерәбез. Җәен бер кара карга чама белән 8 меңгә кадәр бөҗәк ашый.

(Карга тавышы)

Карга: Тиздән җылы якка киткән башка кошлар да кайтырлар. Шатланып сайрашырлар.


9 бала Кайтыгыз инде кошкайлар!Сагындык үзегезне

Кайтырлар дип зәңгәр күктән,алмыйбыз күзебезне.

Каеннар көтә зарыгып,зәңгәр яз көтә сезне.

Үзегез дә очрашуны,яздан ук көтәсезме?


10бала Туган якның бизәге сез,туган якның җаны сез.

Туган якка сез бик кирәк, онытмагыз сез аны!

Ярый әле киткән чакта бөтенләйгә китмисез.

Яз быел да бигрәк гүзәл, тик сез генә җитмисез.


11 бала Чу туктагыз,тыныгыз.

Бу бит таныш моңыбыз

Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме, өздерә,

Ерак түгел , якында,

Әнә теге тирәктә,

Бу бит таныш сыерчык ,

Сыерчыгым очып чык!

(Сыерчык очып чыгалар )


Сыерчык: Ерак- ераклардан канат кагып,

Диңгезләрне кичеп, арып- талып,

Туган җиребезне сагнып кайттым

Җылы яктан сәлам алып кайттым.

(Сыерчык тавышы)

Без сыерчыклар – күчмә кошлар. Җылы яклардан гөрләвекләр ага башлау белән кайтабыз. Бик матур итеп сайрыйбыз. Башта ата сыерчык килә. Шуңа күрә аның җыры моңсурак була. Ә инде ана сыерчыклар кайтакач, бергәләшеп җырлыйлыр. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 2000 зарарлы бөҗәкне ашап , җәй буена 1 миллион корткычны юк итә.

 

12 бала:  Шатлыгы сыймый эченә,

Сайрый ул сузып-сузып.

Я әйләнә бытбылдыкка,

Я җырлый тургай булып.

 13 бала:  Юкка сөенми, аңа бит

Бик ошый яңа оя.

Шуны ясап биргән өчен,

Ул безгә концерт куя.

 

Сыерчык җыры” яңгырый 


14бала: Күпме кошлар килгәннәр

Ерак-ерак илләрдән.

Ягез әле чакырыйк,

Узсыннар алар түрдән.

Рәхим итегез, кошкайлар!

(Залга кошлар керәләр)


15бала: Исәнмесез, кошкайлар,

Безнең якын дускайлар-

Сандугачлар, тургайлар.

Кыштан туеп беттек без.

Сезне сагнып көттек без.

Тургай: Әйтегезче балалар беләсезме сез безне ?

Кырлар өстеннән очам,

Күлдән иелеп су эчәм.

Сайравым белән – җырларга,

Шигырь юлына күчәм

(тургай тавышы)

Бу якларга алдан килә торган күчмә кошларның берсе – тургай мин. Без басу-кырлардан зарарлы бөҗәкләрне дә чүплибез, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәбез.

Күке: Якты яз җиткәч

Яшел урманнан

Минем тавышым

Яңгырый һаман:

Кәккүк, кәккүк, кәккүк!

(Күке тавышын тыңлыйлар)


Бала чыгармыйсың диеп.

Гаеплисез мин беләм.

Йонлач кортларны аулыйм мин ,

Мактаулы шуның белән .

Мин күке – урман кошы. Мине башка исем белән “Кәккүк” дип тә йөртәләр. Мин эре күбәләк кортларын,хәтта башка кошлар чүпләми торган“йонлыларын” да курыкмыйча ашыйм. Сәгатенә 100 бөҗәкне юкка чыгарам.

Сандугач: Төскә – биткә бәхәссез,

Гап – гади кош мин үзем

Тавышымны тыңлап кара

Кемлегемне белерсең

Бар нәрсә йокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып,

Сайрыйм мин сары сандугач. (Сандугач тавышы)

Мин җылы яклардан май аенда гына кайтам. Минем сайравымны да май аенда гына ишетергә мөмкин. Мин – күренми торган бик сак кош. Бары кичен, төнлә яисә таң атканда – илһамланып сайраганда гына онытылып китәм. Ләкин, караңгы булганлыктан, мине бу вакытта күреп булмый.


Сыерчык: Озакламый тагын бер дустыбыз кайтып җитәргә тиеш


Карлыгач кайт “җыры

(карлыгач керә)


Карлыгач: Койрык озын , ак түшем

Кыска томшык мин үзем.

Соңга калып киләм мин,

Чебен-черки чүплим,

Үз эшемне беләм мин

(карлыгач тавышы)

Мин карлыгач җиргә бик сирәк төшәм. Хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән чумырып алам.


Күке Без туган якка очтык

Урман, кырлар аша.

Кичтек зур диңгезләрне,

Очтык без таулар аша.


Карлыгач: Салкыннар безне өшетте,

Ә кояшта без пештек.

Ничек итсәк тә без иттек

Туган илгә без җиттек.


Тургай: Туган илдә шундый рәхәт,

Дусларыбыз көтеп торган.

Агачларга безнең өчен ,

Матур-матур оя корган.


Сыерчык: Рәхмәт, дуслар, оялар һәм

Җимлекләр өчен.

Бурычлы булып калмабыз

Сайрарбыз иртән, кичен.


Сандугач: Басуларны, бакчаларны

Җырга, моңга урарбыз.

Зарарлы бөҗәкләр белән

Балабызны сыйларбыз.


Җыр “ Яз килә”

Кошлар- табигать сакчылары. Без аларның дуслары булыйк, аларга ярдәм итик, аларны саклыйк, яклыйк!

1.Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын

Кошчыклар булмаса.

Ни яме дөньяның?


2.Кыш үткәч, җир кипкәч.

Ни кызык сабанда,

Бүз тургай дәрт биреп

Тормаса яланда?


3.Нинди яз була ди.

Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

4. Сөегез, балалар,

Тимәгез кошларга,

Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга.


5.Яратам кошларның

Җырларын, моңнарын,

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның.

Җыр “Нәни дусларым”

Балалар: Канатлы дусларыбыз – кошларны саклыйк һәм яклыйк!






Автор
Дата добавления 12.04.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров415
Номер материала ДБ-025959
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх