Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / "Хуш киләсең Яңа ел!"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

"Хуш киләсең Яңа ел!"

библиотека
материалов

Яңа ел кичәсе

Катнашалар:

1 нче алып баручы - Чулпан

2 нче алып баручы - Назлыгөл

Кыш бабай - Рафис

Кар кызы – Алена


Бәйрәм барышы:

1а.б. Ачылды кояшның алтын нур керфеге,

Җемелди энҗедәй ап-ак кар бөртеге

Уянды Ватаным, атласын киң итеп,

Дөньяда иң батыр халкыма тиң итеп.

2а.б.

Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел

Әйтерсең җиңугә өнди ул яңа ел

Ямь-яшел чыршылар Яңа ел байрагы

Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.


1а.б. Хәерле кич хөрмәтле укучылар, укытучылар, хәм бәйрәмебез кунаклары. Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән, бик тиздән узенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2015 нче Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.


2а.б. Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2015 нче елның тарих битләренә ниләр язылыр? Хәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгел әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.


1а.б Тәңкә-тәңкә карлар яусын

Бар дөнья тулсын

Карлар кебек безнең көннәр

Ак һәм пакь булсын.


2а.б. Бәйрәм булгач бәйрәм инде. Бер беребезгә изге теләкләр, ихлас күңелебездән чыккан кайнар котлаулар җиткерү үзе матур гадәт. Ә без исә сезне иң беренчеләрдән булып тәбрикли алуыбызга шатбыз.

1а.б. Яңа өмет белән яңа еллар килэ.

Ачылсыннар ябык капкалар.

Бар кешелек өчен теләк телик.

Кушылсыннар безгә башкалар.

2а.б.

Күз яшьләре онытылып торсын

Артта калсын кайгы-борчулар.

Элеккечә утлар Янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар.

1)Каршы алыгыз жырлый Динә Мубаракшина.

2)Скетч 7класс.

3)Ә хәзер сезнен каршыгызда җырлый Гөлсылу Галимова.




1а.б. Чыршыларда җем-җем килә утлар,

Бөтен дөнья нурда, тамаша.

Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

Шатлык калып күзләр камаша.


2а.б. Яңа ел яңа ел дибез, ә беләсеңме Чулпан Яңа ел сүзен ишетүгә минем нәрсәләр күз алдыма килә?


1а.б. Әлбәттә, яшел чыршы, бүләкләр, изге теләкләрдер инде,мөгаен. Мин үземдә яңа ел сүзен ишетүгә хыяллана башлыйм. Дуслар белән яңа елны каршы алулар, әти-әниемнең миңа бүләкләре, дусларның СМСлары...


2а.б. Я, я онытылып киттең түгелме? Хыялый. Үзеңнең тамашачылар алдында икәнеңне оныттыңда бугай. Бүген яңа елда без әһәмиятле кешеләр. Безгә зур вазыйфа тапшырылган. Шулай булгач Яңа ел бәйрәмен никадәр яхшырак үткәрсәк, киләсе елда шулкадәр яхшырак булачак дияләрме әле?


1а.б. Әйе шулай диләр. Ә син үзең моңа ышанасыңмы соң? Яңа ел киче могҗизаларга бай була диләр бит. Менә 31 декабрь көнне нинди хыялың тормышка ашуын теләр идең?


2а.б. Сиңа барын да әйтеп бетерсәң хыялың 31 декабрьгә кадәр дә тормышка ашып куюы бар. Эйдэ,хыялланып тормыйк.Алдагы номерны карап утик. 4)Каршы алыгыз жырлый Алсу Габидуллина.

5)9 класс скетч”Тулай торак.”
6) Ә хәзер 8нче сыйныф укучыларының чыгышын карап үтегез.”Барбарики”





1 а.б. Карале Назлыгөл, Кыш бабай белән Кар кызы нишләптер һаман күренмиләр. Берәр җирдә тоткарландылар ахры, яңа ел килмәсә хурлыкка калачакбыз бит.


(Ерактан Кыш бабайның тавышы ишетелә)

2 а.б. Чулпан, ишетәсеңме, бу бит Кыш бабайның тавышы.

Кыш бабай. Исәнмесез, дусларым! Яңа ел белән сезне! Җир шары буйлап атлап килүче Яңа 2015 ел белән.


Кар кызы. Чын күңелдән тәбриклибез

Сезне Яңа ел белән!

Сәламәтлек,ак бәхетләр

Бездән теләк шул сезгә.


Кыш бабай. Яңа ел котлы булсын,

Дөньялар тыныч торсын!

Һәрберебез булсын тырыш,

Күңелле үтсен тормыш!

1а.б. Рәхмәт сезгә Кыш бабай белән Кар кызы, матур теләкләрегез өчен!

Кыш бабай. Биегез, җырлагыз, күңел ачыгыз.Күңелле үтсен, гөрләп торсын чыршы яныгыз.


2а.б. Юлда озак килеп арыгансыңдыр, бераз ял итеп ал Кыш бабай!


Кыш бабай. Бик риза кызым, ай рәхмәт. Карт кешене шулай хөрмәт иткәч, бик әйбәт инде ул.


1а.б. Эйдэгез,дусларым,Кыш бабайны ялыктырмыйк, жырлап-биеп, аларнын кунелен кутэрик.

7)Көнчыгыш кызлары биюен карап үтегез.

8)Галиев Радик Шигырь.
9)Чулпан жыр.
10)9класс скетч.”Инвестор”



Кыш бабай. Менә рәхмәт, Кыш бабагызның күңелен күтәрә беләсез. Бик күркәм, бик күркәм.(Яңа ел керә) Әнә Яңа ел үзе дә килеп җитте. Эйдэ улым,турдэн уз!

Яңа ел(Рамазан)



Кар кызы

Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле.

Сез, балалар кул чабыгыз

Бер биеп алыйк әле.

(Барысы бергә биешәләр)


Кыш бабай. Сезнең бәйрәмнәрегез бик күңелле, дусларым! Матур итеп ял итә беләсез. Җырлыйсыз, биисез. Кызганыч, әмма кызым Кар чәчәк, безгә китәргә вакыт. Безнең бит әле башка авылларга да барасыбыз бар. Сезгә Яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхетләр телим.


Кар кызы Күкләрегез һәрчак аяз булсын,

Һәр таң бетмәс шатлык китерсен,

Табыныгыз тулып ташып торсын,

Йөзегез гел янып балкып торсын,

Зур уңышлар сезгә юлдаш булсын,

Тормышыгыз тыныч матур үтсен.


Бергә: Сау булыгыз дуслар!


1а.б. Сау булыгыз, хушыгыз, Кыш бабай, Карсылу!

Зур өметләр баглап, эре атлап,

Өр-яңа ел килде җиремә.

Имин тормыш,куанычлар гына

Алып килсен туган илемә.

2а.б. Ә иске ел инде Түбән Соннән,

Тавыш-тынсыз гына чыгып бара.

Ишегалдындагы Кыш бабабыз

Үрелә-үрелә аңа карап кала.

11)Усачева Ульяна һәм Киреева Анна башкаруында җыр”Без авыл кешеләре.”
12)7класс скетч”Шаян больница”
13)Безнең Яңа елга чит ил кунаклары да килгән бит.Әйдәгез,әле аларның чыгышын карап үтик.(8кл)


1а.б.Бәйрәм булгач кунаклар да килер.Өстәлгә нәрсәләр әзерләрмен дип борчылам әле.


2а.б.Хи,тапкансың кайгырыр нәрсә.Сарык елы булгач,пешкән бәрәңге,кәбестә куярсың,яшел печәнне бигрәк тә яратып ашый.Шуларны куярсың.


1а.б.Әй синең белән сөйләшеп торам тагын. 14)Анда урманнан безгә кунаклар килгән,әйдә аларның чыгышын карап китик.
15)Сезнең каршыгызда Усачева Уляна һәм Кашина Диана башкаруында җыр”Әткәй-әнкәй”
16)7 класс укучылары башкаруында Заманча бию
.


1а.б.

Кил, яңа ел, безгә карлар алып,

Ак карларны телим күрергә.

Бураннырың синең уласа да,

Җылы була минем күңлемдә.


2а.б.

Кил, яңа ел, якты йөзең белән,

Йолдызларың белән яктырып.

Көмеш аең белән чаңнар кагып,

Бөтен дөнья торсын яктырып!


1а.б.

Йомшак кына җылы җилләр исә,

Тибрәндереп матур инешне.

Эй , дусларым ,уйнап- көлеп,

Ямьләндерик бергә бәйрәмне!


2а.б.

Сезне бәйрәм белән котлап җырлый

17)Газизуллин Ирек.”Карлар ява

1алып баручы. Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела.

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела.

2 Алып баручы. Җырламыйча туй итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый,

Бу тугызлар җырламаса,

Бәйрәмнең яме булмый.

18)Мубаракшина Динә һәм Шафигуллина Гөлинә башкаруында җыр”Сандугач”


1 Алып баручы. Биик әле, биик әле,

Биик әле туйганчы

Кунакларның һәм дусларның

Күңелләре булганчы!

19)8 нче класс укучылары башкаруында бию”Чебиләр”


1. Алып баручы. Сезгә булган теләгебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык- куанычлар, зур бәхетләр

Юлдаш булсын гомер –гомергә.


2. Алып баручы. Бәхет чишмәләрегез мул аксын,

Зур шатлыклар белән таң атсын.

Боекмасын һич тә күңелегез,

Гөлле булсын тормыш юлыгыз.

20)10 класс скетч


1 а.б.Гомер аты чаба-чаба

Сарык елын китерде.

Күңелләргә яшь бәрәндәй,

Уйнаклап килеп керде.


2 а.б.Яшь бәрәндәй, бөдрә йоның

Назлы җилләр тарасын.

Кешеләргә бәхет алып кил,

Ныгыт илләр арасын.

Игелек, мәрхәмәт дигән

Төшенчә югалмасын.

Ата- ана карт көнендә

Ялгызлыкта калмасын.


Теләкләр. 1 а б. Озын гомер бирсен ходай сезгә,

2 а б Кояш бирсен сезгә яктылык.

1 а б Балаларыгыз гына түгел, оныкларыгыз да,

2 а б Китерсеннәр сезгә яктылык.

1 а б Ак бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

2 а б Көнегезне шатлык бизәсен

1 а б . Сәламәтлек- үзе бәхет бит ул,

2 а б . Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.


1а.б. Хөрмәтле дуслар, шуның белән безнең Яңа ел кичәсе тәмам.

2а.б. Бәйрәмне уеннар, дискотека белән дәвам итәбез.


Краткое описание документа:

 "Хуш киләсең Яңа ел!" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе югары сыйныфларда үткәрү өчен тәкъдим ителә. Кичә алып баручылар һәм укучылар чыгышы (җыр, бию, нәфис сүз, скетч) белән алып барыла. Кичә Кыш бабайны каршы алу, төрле уеннар белән дәвам итә.

ЯНА ЕЛ
Узалар соңгы минутлар,
Үттелэр инде көннәр,
Чынга ашсын бар хыяллар
Шушы сихерле тондә.

Котлыйм сине чын дустым,
Котлыйм сине туганым,
Яңа бәхет, яңа шатлык,
Бирсен яңа ел моңы!!

Урамда карлар явалар,
Килә яңа бәхетләр,
Сәламәт булсын балалар,
Булсын яңа өметләр.

Дусларыма мин телимен,
Яңа елда уңышлар,
Бәхетле генә булсыннар
Яна елда яшь парлар!

 

Автор
Дата добавления 04.02.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров483
Номер материала 364983
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх