Тугай куйнындагы аксыл томан
Кочагына алган талларны,
Ә талларның көчле күкрәгенедә
Сандугачның моңлы сайравы.
2. Әйтерсең лә шул саф аваз моңы
Тынып калган җилне кузгата,
Бүген бәйрәм, олы бәйрәм диеп,
Бөтен җиһанны ул уята.
Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, аксубайлылар! Сезнең белән очрашуыбызга чиксез шатбыз! Бәйрәмебезнең төп кунагы –
мөхтәрәм якташыбыз, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Татарстан Милли китапханәсенең баш фәнни хезмәткәре,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
“Россия ислам мирасы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе,
Кол Гали исемендәге Халыкара бүләк иясе,
Каюм Насыйри исемендәге исемендәге республика бүләге иясе.
Татарстан Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге бүләк иясе,
Халыкара Мәгълүматлаштыру академиясе академигы,
Санкт-Петербургтагы Петр 1 исемендәге фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы,
Археограф, тәрҗемәче, галим һәм язучы
80нән артык китап, 700ләп фәнни хезмәт авторы
Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин, тәхәллүсе буенча - Әнвәр Хәйри!
Сәхнәбез түренә рәхим итегез, хөрмәтле Әнвәр ага!
Йөрәк түреннән чыккан кайнар хисләребез, изге теләкләребез, матур җырларыбыз – барысы, барысы Сезнең хөрмәткә!
Номер1. Җыр.”Кайтам ,дуслар, Аксубайга”
____________________________________________________________________
________________________________________________________________________
5. Бүгенге тантанада шулай ук түбәндәге кунакларыбыз катнаша:
- Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Камал улы Гыйльманов
-
-
-
-
-
-
-
-
-
-Аксубай Мәгариф бүлеге башлыгы Роза Гомәр кызы Сәхабетдинова
- Шәрбән җирле үзидарәсе башлыгы Мәгъсүм Закир улы Шәйхутов
6. Якташларны төрле уйга салып,
Таралды бер хәбәр:
60 яшен тутырган ди, имеш,
Нәҗип улы Әнвәр!
7. Чыгышы –изге Шәрбәннән,
Хикмәттер барча сүзе.
Милләтебез горурлыгы,
Бәһасез аның эше.
8. Сезгә атап изге сүз башладык,
Юбилейга изге теләкләр.
Исән-имин булып, озак еллар
Бергә типсен дибез йөрәкләр.
9. Хөрмәтле Әнвәр ага! Сезнең рөхсәт белән тарих битләренә күз салыйк әле.
- 1947... 2нче декабрь... Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында Нәҗибулла һәм Гөлмиҗиһан Хәйруллиннар гаиләсендә 8нчебулып, ир бала дөньяга килә. Аңа Әнвәр дип исем кушалар.
- Әти-әнисенең, туганнарының сөенече, шатлыгы булып, Әнвәр бик зирәк һәм тапкыр бала булып үсә.Авылда сигезьеллык мәктәпне гел “5” ле билгеләренә генә тәмамлый.
- 1962нче елда хәзерге Нурлат районы Күлбай-Мораса урта мәктәбендә укуын дәвам итә.
- 1966нчы елда , әлеге мәктәпне уңышлы тәмамлап, мәркәзебез Казанга юл тота.Алда – якты хыяллар, зурдан-зур максатлар...
-Казан театр училищесында 1ел укыганнан соң, күптәнге хыялын тормышка ашыру максаты белән, Әнвәр ага Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетына укырга керә.
- 1969нчы елдан Казанның 80нче мәктәбендә гарәп теле укытучысы һәм татар Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли башлый.
- Соңрак педагогия институтында иске татар телен, университетта гарәп телен укыта.
-!973 нче елда КДУны уңышлы тәмамлый. Югары белемле , перспективалы белгечне СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына эшкә чакыралар.Биредә ул милли ядкярләребезне торгызу өстендә җиң сызганып эшкә керешә.
- !991-1995 нче елларда “Мирас”журналында бүлек мөдире, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
- 1995-1996нчы елларда- “Синдикат” ачык акционерлык җәмгыятенең “Рухи яңарыш” фонды рәисе
- 1996нчы елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан милли китапханәсендә баш фәнни хезмәткәр вазифасын башкара.
- Әнвәр аганың фәнни-тикшеренү эшчәнлеге төрле юнәлешләрдә күзәтелә: татар халкының иҗтимагый фикер тарихы,ислам дине, мәгърифәтчелек, мәдәният һәм сәнгать, матур язу,кабер ташлары, тел һәм әдәбият, татар халык медицинасы, педагогикасы, фәлсәфә, авыллар, Диния назәрәте тарихы, текстология, этнографиягә караган хезмәтләре – тиңе булмаган бай тарихи мирас!
-Хөрмәтле якташыбыз! Сезнең исем белән без чиксез горурланабыз, фидакяр хезмәтегез өчен баш иябез!
Номер2.____________________________________________________________________
___________________________________________________________________________
10. Әнвәр ага! Якташларыгызның, бүгенге тантана кунакларының да Сезгә әйтер сүзләре бар.
Чыгыш1.____________________________________________________________________________________________________________________________________________
Номер 3.___________________________________________________________________ ___________________________________________________________________________
11. Туплагансыз үзегезгә холык итеп,
Сыйфатларның иң күркәмнәрен,
Аксубайның рухи байлыкларын,
Туган якның сихри ямьнәрен.
Чыгыш.2_____________________________________________________________________________________________________________________________________________
Номер 4. ___________________________________________________________
Чыгыш 3.________________________________________________________________
__________________________________________________________________________
Номер5._______________________________________________________________________________________________________________________________________________
Җор сүзле Сез, төгәл,тәрбияле.
Сезнең белән рәхәт күңелгә,
Сезнең белән рәхәт сөйләшергә,
Сезнең белән рәхәт эшләргә!
Чыгыш 4.__________________________________________________________________
___________________________________________________________________________
Номер 6.__________________________________________________________________
___________________________________________________________________________
13. Тулы тормыш белән яшисез Сез,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек,
Юлдаш булсын Сезгә гомергә!
Чыгыш 5.
Номер 7._________________________________________________________________
_________________________________________________________________________
14. Иҗат дәрте ташламасын Сезне,
Һәр көнегез үтсен уңышта.
Дөрләп янсын Сездә илһам уты,
Һәрбер сүздә, һәрбер сулышта.
Чыгыш6._____________________________________________________________________________________________________________________________________________
Номер8._______________________________________________________________________________________________________________________________________________
15.Кояш Сезгә җылы нурлар сипсен,
Таң җилләре назлап иссеннәр.
Бары куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт читләп үтсеннәр.
Чыгыш7._____________________________________________________________________________________________________________________________________________Номер9._______________________________________________________________________________________________________________________________________________
16. Бәйрәмегез туган җирегездә,
Карагызчы, бүген текәләп:
Халык килде, Сезгә мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп!
Чыгыш8._____________________________________________________________________________________________________________________________________________
Номер10.______________________________________________________________________________________________________________________________________________
17. Алда көтсен әле алсу таңнар,
Зур ачышлар, яңа табышлар.
Ышанабыз, килер көннәрдә дә
Милләт Сезне җылы алкышлар!
Мөхтәрәм юбилярыбыз! Әнвәр ага! Сүзне Сезгә бирәбез!
___________________________________________________________________________
Чын күңелебездән Сезне тагын бер кат туган көнегез белән котлыйбыз! Туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез озын булсын, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез! Кабат очрашулар көтеп калабыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.